Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (дәвамы (2))

  (Башыннан УКЫГЫЗ)

Канцлер Җозефинага әйтте.

– Хатын! Ирең голгофадан алына! Гаделлек кануны буенча без аның җинаятен тикшерергә бурычлыбыз. Гаебе расланмаса, азат кылыныр. Ә син хәзер хөкем бинасына кереп, кардинал-инквизитор каршында җавап тотарга тиешсең!

       –  Рәхмәт, кардиналым! – диде Җозефина,

Канцлерның ярдәмчеләре Жозефинаны сарайга таба, кардинал  сакчылары  Самироны дарагачтан алып, икенче як бинага алып китте.

Жозефина ирен күреп, алга ыргылды.

– Җаным, синьор кардиналга рәхмәт укы!

Самиро артык буйсынган булып:

О-о, җиде кат күктән чиксез рәхмәтләр яусын Бөек Бонифаций белән кардинал-инквизитор Бардини җәнапларына! Гаепле кешене голгофадан коткарырга кардиналның хакы юк. Димәк, мин гаепле түгел. Гаебем булмаган килеш мине ялкында чытырдап янудан коткарганы өчен инквизиторга Иисус Христос яше санында рәхмәтләр! Димәк, мин кардиналга бер мең дә өч йөз җитмеш сигез тапкыр рәхмәт кычкырам! Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт...

–  Телеңә салынма! – дип боерды Канцлер.

Җозефина һаман иренә тартыла:
        – Җаным, без озакламый күрешербез! Түз, күп сөйләнмә!

Самиро аянычтан шаркылдан көләргә тотынды.

Мин түзәрмен, ә менә син Гадел Хөкем йортында ничек түзәрсең икән? Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт...

– Алыгыз икесен дә! – дип боерды Канцлер.

Самиро һаман юри иелә-бөгелә шамакайлана иде:

– Рәхмәт, рәхмәт...

Сакчылар Самироны  зинданга, Жозефинаны Хөкем сараена алып киттеләр. Карадәрвиш бер почмакта чүгәләп утыра иде. Кардинал Бардини дәрвиш ягына карый, әмма  теләнче кыяфәтендәге дәрвишкә ныклап игътибар итми иде.

Бардини Канцлерга әйтте:

– Сабый корольне дарагач янына  алып барыгыз! Аның беренче көне еретиклар белән көрәшүдән башлансын! Күрсәтегез сабыйга, кереп калсын миенә: алда әнә шундый корбаннар көтә!

Дая сабыйның йөзен ачып куйды. Кешеләр чиратлап сабыйга багып, мәйданга таба йөри башлады. Карадәрвиш тә сабыйга якын килеп мәгънәле караш ташлады:

– Аум мани падме һум! Бөек Алланың исемен данлыймын!  

Ул кулы белән сабыйның башын тотмакчы булды, аның кулына сакчы каты итеп сукты.  Дәрвиш таягын төшереп җибәрде. Кардинал кинәт Карадәрвишкә игътибар итте.

        – Бу нинди шәүлегән? – диде кардинал Бардини. – Нигә аны корольгә якын җибәрдегез?

Канцлер аптырап калмады:

–  Мәхлук Алла бәндәсе, хәер соранып килүедер.

Бардини Карадәрвишкә әйтте:

– Сарай янында хәер соранмыйлар. Сарайга, кардиналга хәер китерәләр, бәндә!

Карадәрвиш сыңар кулы белән таягын ала алмыйча азаплана иде, Кардинал сырт якасыннан тотып, дәрвишне калкытты да  чыраена бакты.  Бардини як-ягына каранып алды  да,  Карадәрвишне  аулакка алып чыкты.

Канцлер нидер сизенеп, җыелган халыкны тарата башлады.

– Барыгыз да дарагач янына, еретикларны яндырганны карарга килегез!

Кешеләр  җәза мәйданына таба агыла башлады.

                Бардини аулак урында Карадәрвишнең якасыннан алды:

Чулак Дәрвиш?! Син каян килеп чыктың монда, Тере Мәет – диде.  

Карадәрвиш бер дә исе китмичә генә якасын Бардини кулыннан ычкындырдырып:

– Койрыклы йолдыз ташлап китте, кардиналым! – диде.

Кардинал як-ягына карап әйтте:

– Бөек Бонифацийның әмре белән син үлемгә хөкем ителгән бәндә!

Карадәрвиш сабый чагындагы дусты Бардини белән шаяртып сөйләшергә хокуклы иде:

 Мин үземне үзем үтерергә әмер биргән булып чыгам түгелме,  кардинал? – диде,

– Син, Руи Гонсалес Клавизхо,  Бөек Инквизитор түгел!

– Күземә туры кара, Бардини!.. Карый алмыйсың! Чөнки син ата җинаятьче! Чөнки син карак! Син урладың минем исемемне, җисемемне. Мин – чын Бонифаций!

– Сиңа кем ышансын хәзер! Син – чулак дәрвиш!

– Син мине чулак ясаган кеше, Бардини. Син ялган Бонифацийга минем кулны чабарга киңәш биргән бәндә, Бардини! Чөнки  син мине сабый чактан ук белә идең. Мин сине бер тапкыр су астыннан тартып чыгардым. Мин сине маврларның зинданыннан коткарып калдым, син төрекләргә әсир төшкәч, төрек солтаныннан сатып алган кеше мин. Син белә идең бит, ул түгел, мин Бонифаций. Минем урында ялган карак утырганын белмисеңдер дип, хәерче кыяфәтендә калган дәрвиш буларак, мин сине эзләп таптым: коткар, дустым, мин сиңа күпме  игелекләр кылдым, син дә миңа игелек кыл, кайтар үз тәхетемә, дидем. Минем исбатым бар иде, дидем. Сул кулымның беләгендә зур гына көрән миңем бар, дидем. Сул беләгемдәге миңемне атам-анам, туганнарым, дусларым күрә белә иде. Карак Педроны  фаш итәр өчен халыкны җыеп, минем миңле беләгемне генә күрсәтергә кирәк иде. Ялган Бонифаций минем арттан шымчылар җибәреп, сул кулымны чаптыртты.

– Бонифацийның сул кулы янган, аның сул кулындагы миңе дә янган. Өйдән сабый балаларны коткарганда янды  Бонифаций, - диде.

– Нинди янгын, нинди бала? Сез ул янгынны махсус оештырдыгыз. Имеш, шул янгында Бонифацийның сул беләге янган, беләгендәге зур көрән миңе дә янган! Гомерлеккә сайланган Бөек Кардинал булып, байлык, муллык, ләззәт эчендә утырыр өчен сул беләк кенә кызганыч түгел.

– Дустым! Бу сөйләшүнең сиңа ни файдасы бар? Син еретик. Син католикларга каршы хәрәкәт итүче гыйсъянчы, син дененнән язган нәҗес. Синең урының учакта!

–  Син бит миндәйләрне хөкемгә тартмыйсың, чөнки минем таларга малым юк. Сез бит бөек кардинал-инквизиторлар, бай яһүдләрне, бай маврларны, бай баскларны гына талыйсыз. Әнә, син гаепсезгә голгофага бастырган бу егетне коткармакчы, чөнки аның малы юк, аның каравы гүзәл хатыны бар. Ул хатынга кендектәш булганнан соң син аны да, ирен дә коткарачаксың. Син аңа күз ташладың. Аутодафеда яһүдне яндырганнан соң ала торган байлыгы бар. Гаебе булмаса да, аны гаепле итәчәксең. Бичара баскның ни гаебе бар? Аның да гаебе бай булуда. Мул көтүлекләре, шәһәрдәге, авыллардагы таш йортлары һәм чибәр кызлары бар. Шул ләззәтләр өчен син хакыйкатьне, Бөек инквизиторны, динне, Христосны саттың!

– Җитте! Чулак дәрвиш! Син ересь сөйлисең!

Карадәрвиш усал көлде.

– Гаделлек сакчысы, миһербанлы католик, бөек инквизитор, череп беткән нәҗес, әхлаксыз, син еретик, Бөек Кардинал үзе карак!

– Тсс! Кеше ишетсә, мин сине утка атарга мәҗбүр булачакмын! Тсс!

– Ярлы янудан курыкмый. Син Гаделлек сакчысы, Бөек Кардинал-инквизиторны һәм  католиклыкны якларга алынган пычрак дуңгыз!

– Чыгырымнан чыгарма.

        – Иблис токымы католиклыкны эчтән җимергәндә харап була христианнар, харап була Ауропа. Бернинди Хач-тәре сәфәрләре дә коткара алмый безне. Чөнки ул сугышлар безнең тарафтан гадел түгел иде, безне татар-мөселман, мавр мөселманнарыннан берләшү генә коткара ала. Католиклар үз кешеләрен яндырганда дөнья татарларга калачак. Коткар дөньяны, коткар христианнарны. Әйт син ышанычлы кешеләреңә: сарайда Ялган Бонифаций утыра диген, чын Бонифацийның миңле кулын чаптылар, Ялган Бонифаций сул кулын үзе көйдерде, хәзер чын Бонифацийны үтеререгә әмер бирелгән, диген.

– Исбатың кайда? Исбат кирәк. Синең миңле кулың юк. Бонифацийның сул кулы янган. Бетте дәлил. Шайтан тәгәрмәче гамәлгә куелган, Иблис тегермәне тарта башлады инде. Инквизицияне туктатып булмый, инквизиция, дустым, ул бөек рухның чиксез гайрәте. Бу гайрәт хәрәкәткә китерелде, бу хәрәкәт рухның куәтен арттырганнан арттыра бара, шулай итеп, инерция барлыкка килә. Инерцияне туктата алырлык көч дөньяда юк, мин алардан куркам, мин аларга каршы бара алмыйм.

– Әле соң түгел, туктагыз, зинһар, туктатыгыз бу кырылышны!

– Артка борылганчы – алга, тагын да күбрәк корбаннар аша алга барырга кирәк.

–  Ә мин, канун тарафыннан сайлап куелган чын Бонифаций ни кылырга тиеш?

– Синең язмышың хәл ителгән, син рух тегермәне куласасына килеп кысылган мәхлук. Синең исбатың юк.

–  Исбатым бар минем!

–  Нинди исбат?

– Фаш итә торган кәгазьләрне, кисек кулымны ышанычлы урынга куйдым, үтерә калсагыз да юлбасар фаш ителәчәк, аның белән бергә сез үзегез яккан учакта чытырдап яначаксыз. Хуанның шикле үлемендә Ялган Бонифацийның да, синең дә турыдан-туры катнашы бар түгелме?  Чөнки ул сезнең койрыкка баса башлаган иде. Хуанның агуланган икәнен исбат итү бик җиңел бит, Бардино.

– Тсс!

– Кыскасы, мин әле сезнең белән көрәшәм, яхшы чакта күч минем якка.

– Синең якка күчеп, син җиңсәң, мин малымнан колак кагаммы? Син бит фәкыйрь Монахлар Ордены яклы.

–  Сиңа җитәрлеге калыр.

– Мин инде бай тормышка күнеккән.

– Тегермән ташын бер ялаган эт тегермәнгә яңадан килми калмый. Кыскасы, син  әлеге гүзәл хатынны, аның ирен хәзер үк иреккә чыгарасың, чөнки аларның гаебе юк. Әгәр дә син ул хатынга кул салсаң, аның ире бөтен көчен синнән үч алырга куячак. Дарагачы янындагыларны син хәзер үк, сафсатага корылган нотыгың белән аклыйсың яки җиңелчә генә җәза биргән булып, аларны коткарасың!

– Бөек инквизитор алдында ни дип җавап бирермен? Яһүдне, баскны ядырып, мин ул процесстан кырык мең алтын реаль, егерме мең мараведи алып кайтырга тиешмен? 

– Гаепләре  дә акчалары да, маллары да юк иде диярсең! Җә!.. Яки бөтен җыйган байлыгыңны алтынга әверелдереп, Англиягә качарсың.

– Бөек Иквизиторның кулы Англиягә дә җитәрлек. Дөнья тулы аның шымчылары.

       – Алайса, Кордовага, Гранадага, Мавританиягә кач. Гарәпләрдә инквизиция юк. Вакыт чыкты, Бардино!

– Күч минем якка, Бардино! – диде дәрвиш, – Үзеңне дә, илне дә  афәттән коткар.

– Артка юл юк, бары тик алга! – диде Бардини: – Без – кардиналлар Христосның ярдәмчеләре! Дустым, син Италия, Испания, Франция кебек илләрнең чик буена да килмә. Сине аутодафедан коткарып, мин дуслыгыбыз каршындагы бурычым үтәлгән, дип саныйм. Хуш!

Бардини тәвәккәл  адымнар белән сарайга кереп китте.

Карадәрвиш  мыскыллы елмайды.

– Хуш, хуш, Бардино! Рәхмәт! Чиксез күп рәхмәтләр, сезгә кардинал-инквизитор Бардини. Бу яхшылыгыңны мәңге онытмам!

Мәйданда бәйрәм иде. Карадәрвиш кыяфәтендәге Руи–Бонифаций дустының хыянәтен онытып, үз эшен дәвам итте:

 Койрыклы йолдыз узып китте. Җаннарны кыеп китте. Йа Иисусе Христосе! Күрәсеңме син, ишетәсеңме син! Синең исемнән, син күтәргән байрак астында нинди җинаятьләр кылына. Әллә соң Мөхәммәд пәйгамбәр хаклы булып чыктымы? Әллә чыннан да, Ислам дине иң дөрес динме?  Тьфү-тьфү, җылы авызымнан җылы җил алсын! Мин дә ересь сөйләп торам түгелме? Изгеләрнең изгесе, миһербанлыларның миһербанлы кызы Мария гадел хөкем чыгарсын! Амин!

Карадәрвиштән бер адымга да калмыйча йөрүче сакчы Олонсо  әйтте:

Сир, безгә монда калырга ярамый. Бардининың кире уйлавы да бар. – диде.

– Җир йөзендә менә ниләр кылына, дустым! – диде дәрвиш – Күк йөзендә ниләр кылына? Алланың хөкеме кайчан иңәр? Дөрес, Олонсо! Бер син калдың миңа тугры булып.

– Сир, кардиналларның, Педро Бургосның котырган чагы. Юкка чык син, сир. Киттек Кордовага, аннан Гранадага, анда инквизиция юк.

– Әйттем исә кайттым, – диде Карадәрвиш,мөселман илләренең берсендә дә инквизиция юк! Бу – аларның какшамас ныклыгы. Дөрес әйттең, Олонсо дустым; вакытлыча без юкка чыгыйк!

 

 

                             Җ и н а я т ь ч е н е   э з л и л ә р

 

Гарәбстан да Алеппо шәһәре янында

 

Бөек Инквизитор Бонифаций дәрәҗәсе алган дон Руи Карадәрвиш кыяфәтендә, үзенең җан дусты Олонсо сагында илдән-илгә каңгырып йөрергә дучар ителде. Руи чыннан да фәкыйрь монах хәлендә иде. Алар икесе: Карадәрвиш белән аның тугры сакчысы Олонсо илдән илгә, каладан калага йөри киттеләр. Ислам илләрендә йөри торгач, Карадәрвиш Коръәнне шундый итеп өйрәнде ки, аның аһәңен, мәкамен ишеткән мөселманнар гына түгел, башка дин әһелләре дә сокланып туя алмый иде.

Диңгез буе шәһәрләренең көймәләр туктый торган урынындагы каһвәханәләргә, ширбәтханәләрнең диварларына: “Ата җинаятьче, өч тапкыр үлемгә хөкем ителеп тә тагын зинданнан качкан юлбасар Педро Бургосның кайдалыгын әйткән кешегә 500 000 алтын дукат биреләчәк!” дип язып куйганнар.

Кая гына бармасыннар, алар шушы игъланга юлыга тордылар. Кемдер  нәкъ Бонифацийга охшаган юлбасарның сурәтрен дә ясап ябыштырган иде.

Киндерә белән аркылы-торкылы бәйләнгән башмак кигән аяклар юл тузанын ерып каядыр баралар.

Сакалга баткан Карадәрвиш белән Олонсо көчкә атлый. Офыкта ниндидер бер шәһәрнең шәүләсе күренә башлады. Ком өстендә дүрт аяк эзе офыкка хәтле сузылып калган. Юлчылар шәһәр урамы буйлап бара. Манаралардан йөз тавышлы азан яңгырый. Мөселманнар мәчеткә ашыга. Юлчылар җыелган халыкка якын килде. Мәчет капкасы янында имам басып тора иде, ул кулына төрелгән киндер тоткан. Имам сүз башлады:

– Мөселман кардәшләр! Аллаһ исеме белән әйтәмен ки, башкисәр, юлбасар, талаучы Педро Бургос әле һаман да иректә, кешеләрне талап йөри! Шәһәр диварларына аның исеме ябыштырылган. Кем дә кем юлбасар Бургосны тотарга ярдәм итә, аның кайдалыгын әйтә яки аның  мәетен күрсәтә,  шул кеше безнең падишабыздан гына түгел, башка илләрнең патшаларыннан да олы бүләкләр алачак!

Имам кулындагы киндерне сүтеп җибәрде. Киндердә Карадәрвишкә тач охшаш Педро Бургос сурәте  иде.

Арткы рәттә басып торучы  Олонсо эшне аңлап, тиз генә кесәсеннән каралып беткән чүпрәк чыгарып, Карадәрвишнең бер күзен бәйләп куйды. 

Олонсо хуҗасына пышылдады:

– Тәкъсирем, тизрәк китик моннан. – диде.

Тагын аяклар атлый. Һәр капкадан, һәр дивардан аларга Педро Бургосның чырае карап тора. “500 000 алтын дукат!”

Арган булсалар да, алар йөгерә башлады. Ике юлчы шәһәр читенә чыгып егылды.

Карадәрвиш таягын бер янга куеп, күзендәге кара чүпрәкне алып, тирен сөртте:

– Фу-у, монда да миңа көн юк икән. Кастилиядә ялган Бонифаций мине эзәрлекли. Монда юлбасар буларак таптыралар.

Аяклар тагын юл тузанын туздыра. Иреннәр чатнап кипкән. Ачлык аларның йөзенә чыккан иде.

Еракта таулар күренде.

Юлчылар тауларга якыная.

Тау чишмәсе шаулап ага. Чишмә суы астагы уйсу җиргә җыелып, буа хасил иткән. Шул буа янына куй көтүе тупланган. Чабаннар малларның су эчкәнен карап тора. Чабаннарның иң яше, бер үсмер баядан бирле аты өстеннән сәер юлчыларны күзәтә иде.

Юлчылар су кырына җайлашты. Сакчы Олонсо биштәреннән савыт чыгарып, су алды да иң башта Карадәрвишкә бирде. Дәрвиш йотлыгып су эчте. Калган су белән битен сөртте, бер күзен юеш кара чүпрәк белән тагын бәйләп куйды.

Үсмер чабан бик игътибарлап юлчыларның ни кылганын карап торды. Үсмергә бу чулак кешене кайдадыр күргәне бар кебек тоелды. Ә-ә, куй ыстаны янындагы баганага ябыштырылган сурәттә шушы юлчы ясалган лабаса!  Бу кабахәтнең кайдалыгын хөкемдарларга әйтеп, ул каһарман булачак, баеп китәчәк!

Үсмер атын кинәт борып, җан-фәрманга чаптырды. Өлкән чабаннарга барып нидер әйтте дә кала ягына очты.

Юлчылар хәл алгач, кузгалып, олы юлга чыкты.

Шәһәр ягыннан тузан күтәрелгәне күренде.

Юлчылар акрын гына атлый. Олонсо  артына борылып, шәһәр ягына карады. Аны офыкта күтәрегән юл тузаны борчый иде.. Тояклар куптарган тузан иде ул.

Атын яндырырдай булып чабып килеп, үсмер чабан әйдәвендә унлап нөкәр юлчыларны урап алды.

Чабан ярсыган атын тыя төшеп:

– Менә ул, юлбасар Педро Бургос! – дип кычкырды. – Мин аны таныдым! Ул сукыр түгел, үзен танытмас өчен күзенә чүпрәк бәйләгән.

Нөкәрләр  башлыгы бөереннән чыккан аваз белән юлчыларга кычкырды:

– Кузгалмагыз! Хәзер багарбыз.

Ул ияреннән сикереп төште, Карадәрвишнең күзендәге чүпрәгнен салдырып ташлады. Кулындагы киндерне сүтеп, киндердәге юлбасар Бургос сурәтен күрсәтте.  

– Охшаган! – диде куа килүчекләрнең берсе,

Шул! – дип кычкырды нөкәрләр башлыгы. – Бу Педро Бургос... Алыгыз!

Нөкәрләр юлчыларны чолгап алды.

 Рәхмәт сиңа, егет! – диде баш нөкәр. – Әйдә, безнең белән  хөкемдарлар янына, сине анда олы бүләкләр көтә!  

Ике юлчыны да атларга атландырып, нөкәрләр шәһәр тарафына чабып китте. Шәһәр урамына керделәр. Карадәрвишнең  сыңар кулын атка такканнар. Юлдашы янәшәдән атлый.  Халык аларга таш атып кала.  Ара-тирә нөкәрләр Карадәрвишнең аркасына камчы оралар. Аның әрнүле чырае да кырыс  халыкның күңелен йомшарта алмады.

Дәрвиш тарафына каргыш сүзләре орылды.

- Кәрваннарны талаучы, корабларны яндыручы Педро Бургосны тагын тотканнар!

– Үлем  юлбасарга!

Гаебе булмау сәбәпле, нөкәрләр Олонсоны азат итте. Аның юлдашын зинданга алып кереп киттеләр. Олонсо бичара остазы төрмәгә кереп киткәннән соң, озак кына басып торды-торды да үз юлы  белән китеп барды. Ул шәһәр читендәге ярым җимерек сыман йорт хәрабәләре янында җайлы урын табып, ял итәргә ятты. Бик нык арыганлыктан, тиз йокыга китте.

Аны татлы йокысыннан сөрән тавышы уятты.

– Хөрмәтле шәһәр халкы, ике атнадан соң  урта мәйданда Педро Бургос атлы ата карак, юлбасарны җәзалап үтерү мәрәсиме булачак. Күрми калмагыз, ишетми калмагыз, килми калмагыз!

Сакчы-Олонсо сикереп торды, ул урам буйлап китте. Капкаларда Бургос сурәтләре. Халык һәр сурәт янында тукталып гәп кора.

Сакчы–Олонсо рәсем янына җыелган кешеләр тарафына әйтте:

– Мөселманнар! Зиндандагы кеше юлбасар түгел! Ул Педро Бургос түгел! Аллаһ исемен әйтеп ант итәмен! Валлаһи, аның гаебе юк! Ул карак түгел!

Олонсо дәвам итте:

– Әгәр дә сез гөнаһсыз кешене җәзалап үтерәсез икән, үзегез гөнаһка батачаксыз!

Сөрәнченең Олонсога ачуы килде:

– Шул  каһәр суккан килмешәкнең бугазыннан тагын бер сүз чыкса, мин аның  үзен зинданга атачакмын!

Сөрәнече камчысы белән Олонсоның сыртына орды да чаптырып китеп барды.

Сакчы– Олонсо камчы сызганнан хасил булган ярасын тотып, рәнҗү катыш нәфрәтле аваз чыгарып,  иелеп төште. Кешеләр салмак  кына тарала башлады.

Мәчет капкасы янында Олонсо басып тора. Ул кулын алга сузып, хәер эсти. Кемдер аңа бер кыерчык икмәк бирә, кайсыдыр алма суза, кемдер учына бакыр акча салып китә. Нөкәрләр аны мәчет яныннан куып җибәрде.

- Китеп олак моннан, әрәм тамак! – дип аның артыннан кычкырып калдылар.  

Бичара Сакчы -- Олонсо моннан кусалар, тегендә барып басты. Ары йөгерде, бире чапты, тоткынны якларга алынучы табылмады. Олонсо хәер сорашып җыйган бар ризыгын зиндандагы дустына - Карадәрвишкә илтә китте.

Менә ул зиндан капкасы янына килеп җитте. Баштанаяк коралланган нөкәрләр, кешеләрне капкага якын китерми. Кулына төенчек тоткан Сакчы – Олонсоны да алар сөңгеләрен аның юлына аркылы куеп, туктатты.

– Тоткынлыкка алынган  бичарага мин бераз гына тәгам китергән идем. – диде Олонсо кыюсыз гына.

– Кит моннан! – диде сөңгече. – Тоткыннар белән күрешү, аларга ризык тапшыру тыела!

–  Бу нинди ил инде? – диде Олонсо кыюланып. – Ә  шәһәр әһелләренең хокуклары кайда? Ул гаепле булган очракта да, аның кешелек хокуклары юкмыни бу илдә? Аның ризык кабул итәргә, тәгам ашарга хокукы бар лабаса!

–  Әйтелде бит: ярамый! – дип кычкырды сөңгече,

Олонсо әйтте:

–  Әгәр дә ул ашамаса, зиндан идәненә сузылып,  ачлыктан җан тартса, ике атнадан соң сез кемне җәза мәйданына алып барырсыз икән соң?.. Шәһәр халкы олы бәйрәмгә, кеше үтергәнне карарга әзерләнә. Әгәр ул бәйрәмгә хәтле үлсә, сез шәһәр халкын олы ләззәттән мәхрүм итәчәксез! Халык моны гафу итмәс! Баш калкытыр!

Сөңгечеләр шиккә калды, алар үзара киңәшә  башлады. Озак кына киңәш-табыш иткәннән соң сөңгечеләр башлыгы әйтте:

-  Әйдә,  кыерчыкларын алыгыз да, юлбасарга кертеп бирегез! – диде.

Карадәрвиш әле генә нөкәр алып кергән төенчекне тешләп, сыңар кулы белән калтырана-калтырана чиште. Ипине сындырды. Ипи эченнән бер кечкенә пәке белән кәгазь килеп чыкты.

Тоткын читлек өстендәге сакчыларга күренмәскә тырышып, бер янга посты.

Ул авызына ипи тутыра, үзе кәгазъгә язылганны укырга маташа. Чәйнәвеннән туктап, язуны кат-кат укыды.

“ Сир, син Гарәбстанда Коръәнне яттан өйрәнеп, хафиз булдың. Синең кебек Коръәнне моңлы мәкам белән укучы юк. Сине мөселман кешесеннән аерып булмый. Менә шушы пәке белән син үзеңә үзең сөннәт яса. Ярасы төзәлеп беткәч, кычкырып азан әйт, моңлы итеп Коръән укы. Мәйданнарда йөреп, мин синең юлбасар түгеллегең, мөселман кешесе икәнлегең турында кычкырырмын. Ант итәмен ки, мин сине зинданнан йолып алачакмын! Синең сакчың Олонсо булыр.” дип язылган иде кәгазъгә

Тоткынның  йөзе  тантаналы рәвештә яктырып китте.

Бармаклары  белән пәкенең үткенлеген тикшереп бакты. Сөннәт пәкесе Гали кылычыдай үткен иде.

Карадәрвишнең киеренке йөзе чалшаеп килде: ул үзен үзе сөннәтләде.

Бер атна узар-узмастан, Базар Мәйданындагы калкулыкка басып юлдаш–Олонсо халыкка эндәште:

- Мөселманнар! Минем юлдашым харами Педро Бургос түгел! Ул чын мөселман кешесе, әлхәмдүлиллаһ. Аның һичбер гаебе юк, әфәнделәр. Барып карагыз зинданга, ул чын мөселман кешесе буларак, кечкенәдән сөннәткә утыртылган. Сез беләсез, карак Педро ул чын христиан, сөннәтсез. Бургос ике куллы иде. Бу бичараның бер кулы юк! Чын мөселман буларак, ул сөннәкә утыртылган!

       Мәйданга җыелган кешеләр шаулаша башлады.

Кемдер:

- Ул Педро белән бер чыбыктан сөрелгән! – дип кычкырды.

Кайсысыдыр:

– Аттыр моннан, килмешәк! – дип акырды.

Өченчесе тегеләренә каршы төшә:

– Чыннан да әллә ялгышлык бармы бу эштә? – дип кешеләрне хафага салды.

Олонсо аңлады, ул бәндәләрнең күңеленә шом өстәде, икеләнү уятты. Бәндәләр икегә аерылды, аларның яртысы тоткынны яклый, канга сусаган икенче яртысы юлбасар Педрога үлем тели иде. Олонсо аларны

Базар мәйданында калдырып, шәһәрнең үзәк мәйданына барып, тагын сөрән салды:

- Мөселманнар! Аның гаебе юк, ул Бургос түгел, аның исеме Исрафил, ул чын мөселман кешесе! Аның сөннәте бар, әфәнделәр!

       Олонсо Хөкемдарлар йорты каршында да шул ук сүзләрне кабатлады. Әңгер-меңгер җиткәч, ул тагын кунар урын эзли башлады. Кәрвансарайлык акчасы булмау сәбәпле, шәһәр читендәге, зиндан янындагы мәчетнең намаз бүлмәсендәге келәмгә ятып йоклады. Аны таң алдыннан иртәнге намазга уяттылар, ул тәһарәт алды, башкалар белән бергә намаз укырга әзерләнде. Мәчетнең мәэзине азан әйтә башлады,  Мөселман шәһәренең өстендә, кәрвансарайлар, манаралар очында йөз тавышлы азан йөзде.

       Зиндан эченнән дә азан әйткән тавыш ишетелде. Бу – Карадәрвишнең тавышы иде. Ул көчле матур аһәң белән азан әйтә. Башка манаралар аңа кушыла.

Мөселманнар мәчеткә җыела башлады. Бөтенесе дә туктап азан тыңлый.

Имам  сәерсенгән, каушаган.

       – Гаҗәеп матур тавыш! – диде имам. – Каян килә бу азан? Кем, кайсы мөәззин шундый могҗиза ясый?

Азан дәвам итә.

Голамә сокланудан гаҗиз булган, барысының да йөзе балкый иде.

- Бу теге зиндандагы тоткын Педро шулай азан әйтә, диләр.

- Бургос түгел икән лә ул, аны ялгыш тотканнар, ди бит. Бу  Педрога охшаган мөселман кешесе, ди.

Олонсо тараткан хәбәрдән соң халык фикере икегә аерылды. Баш казый үлем җәзасын кире какты.  Бераз сабыр итәргә боерды.

Зиндан капкасы янына  азан тыңларга халык җыелган. Халык арасыннан бай киенгән бер сәүдәгәр килеп чыкты.

Сәүдәгәр үзенең яраннары  белән иртәнге намазга килгән иде.

– Гаҗәеп бер мәкам! – диде сәүдәгәр.

Аның  янына Олонсо  килде. Сәүдәгәрнең колагына кызып-кызып  нидер сөйли башлады.  Шуннан соң сәүдәгәр сакчы нөкәрләр башлыгына әйтте:

Хөрмәтле тәкъсир, гаделлекне якларга алынган адәми зат, бу мөәззин белән күрешергә рөхсәт итче!

– Ярамый! – диде баш каравылчы.

Сәүдәгәр яшертен генә Башлыкның учына акча сонды:

–  Зинһар, тәкъсир... – диде.

Башлык сакчыларга:

– Үткәреп җибәрегез бу әфәндене! – дип боерды.

Сәүдәгәр капкадан узды. Ул Карадәрвиш белән байтак сөйләште һәм тоткынның Педро Бургос түгел, мөселман кешесе Исрафил булуына нык ышаныды, Зинданнан чыккач, сәүдәгәр турыдан-туры Гадел Мәхкәмә Йортына китте.

 

Гадел Мәхкәмә йортындагы тәбәнәк өстәлчекләр янында хөкемдарлар утыра иде. Сәүдәгәр хөкемдарлар  каршысына аягүрә баскан. Аның аякта торуы мәгърур, җиңәсенә ышанган яклаучыныкына охшаш иде.

       – Әссәләмүгаләйкүм!.. – диде мәгърур сәүдәгәр.  – Мин постаулар, киек-җәнлек тиреләре белән сәүдә итүче алтын тәхетле Җучи олысының ватандашы буламын. Азиядә, Фрәнк илләрендә, Һиндстанда сәүдәм бар. Исемем Турай.   Хәзерендә минем хаҗга китеп барышым. Хаҗ юлында йөргәндә бер колны азат итәсем килә.

– Машалла, бик хуп, алтын тәхетле Җучи Олысының сәүдәгәре Турай хаҗи, машалла. – диде баш казый.

–  Сезнең зинданда бер тоткын бар. Аны юлбасар, ата җинаятьче Педро Бургос дип атыйлар...

– Әйе, ул юлбасарны без бер атнадан җәза мәйданында...

– Тәкъсирем! Ул Бургос түгел, аның исеме Исрафил! Тәртипләп сөйләргә рөхсәт итегез, зинһар.

– Дәвам ит, Турай сәүдәгәр, – диде казый.

     –  Беренчедән Педро - христиан кешесе. Мәгълүмдер ки, христианнарның барысы да сөннәтсез, хөкемдарларым. Мәгълүмдер ки, юлбасар Бургос зинданда утырганда Коръән уку түгел, гел атасы-анасы белән сүгенеп, көфер сүз кычкырып яткан. Мин бичара Исрафилның ничек итеп гүзәл мәкам белән Коръән укыганын тыңлап килдем. Һо-о, тәкъсирем! Мин дөньяны әйләнеп чыккан кеше. Бер җирдә дә болай итеп, матур, куәтле тавыш белән азан әйткәннәрен ишеткәнем бумады... Хөкемдар әфәнделәр, чыгарыгыз аны иреккә, аның гаебе юк!

Урамда җыелган халыкның  шаулаганы ишетелде:

- Тоткынны азат итегез!

- Ул Бургос түгел! Ул мөселман кешесе!

– Ишетәсезме, халык таләп итә! – диде Турай сәүдәгәр. – Сез аның сөннәтен тикшердегезме?

– Тикшердек, тәкъсир. – диде утырышчылар. – Һо-о, әлхәмдүдиллаһ, Исафил хәзрәтләре сөннәтле!

– Ярый, – диде баш казый. – Турай сәүдәгәр хәзрәтләре, без Исрафил мөәзинне сезнең карамакка  йөз алтын бәрабәренә зинданнан чыгарабыз.

– Шөкран, тәкъсир! Аллаһ сезгә юлдаш булсын! – диде Турай сәүдәгәр.

(Дәвамы бар)