Логотип Казан Утлары
Публицистика

“КИЛӘЧӘККӘ ХАТЛАР” КИЛӘ ТОРА

Гыйнвар - татар әдәбиятына талантларны мул биргән ай. «Татарстан радиосы» 2021 елны даһи шагыйребез Һади Такташның тууына 120 ел тулуга багышланган тапшырулар циклы белән башлап җибәрде. Шушы җитди эшкә әзерлек көннәрендә аңа кагылышлы фонд язмалары тагын бер кат өйрәнелде, аларга җентекле аннотацияләр язылды.

Замандашларының истәлекләренә караганда, Һади Такташ радионы һәрвакыт үз иткән, тапшыруларда катнашырга, шигырьләрен укырга бик теләп килә торган булган. Шуңа да карамастан, үз тавышы сакланып калмаган, чөнки ул елларда әле, гомумән, тавыш яздыру эше җайга салынмаган, тапшырулар фәкать турыдан-туры эфирда алып барылган. Шулай да шагыйрьнең тавышы кайда да булса сакланып калу ихтималлыгы юк түгел. Ник дисәң, инде ХХ гасыр башында ук балавыз конусларга, соңрак граммафон тәлинкәләренә яздыру гамәлгә кергән булган бит. Менә шул фикердән чыгып, хезмәттәшебез Рөстәм Акъегет бөек милләттәшләребезнең тавышларын эзләү белән шөгыльләнде. Ул Муса Җәлилнең дә, Һади Такташның да, хәтта Габдулла Тукайның да язмалары булырга, кайсыдыр архивларда сакланырга тиеш, дип инана иде. Бәлки, киләчәктә Рөстәмнең эзләнүләрен дәвам иттерүчеләр табылыр, дигән өметтә калыйк.

Үз тавышы булмаса да, радио фондында Такташ әсәрләренә кытлык юк. Аның шигырьләре төрле елларда иң затлы нәфис сүз осталары тарафыннан микрофон алдында башкарылган. “Казан утлары” журналын укучылар өчен әлеге язмалар арасыннан без данлыклы актер һәм режиссер Хәким Сәлимҗановның 1970 елларда ясаган чыгышын сайлап алдык. Биредә ул үзенә генә хас халыкчан һәм мавыктыргыч тел белән Такташның берничә шигырен укый, аннары шагыйрьгә бәйле истәлекләре белән уртаклаша, аны дрматург буларак бәяли, пьесаларын сәхнәгә әзерләгән вакытта туган кызыклы хәлләрне сөйли. Такташ иҗатын сөючеләр өчен бу язма зур бер бүләк булыр дип өметләнәбез, чөнки Хәким Сәлимҗанов шушы истәлекләрдә шагыйрьнең холкын-фигылен художникларга хас җете буяулар белән ачып бирә алган.