Логотип Казан Утлары
Повесть

Каргыш (ахыры)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Ислам муенын кытыклаган ниндидер бөҗәк безелдәвенә уянып китте. Ул кулы белән муенын сыпырды. Ләкин бөҗәк һаман безелди, беркая китәргә дә уйламый иде. Ул шунда бөтен тәне буйлап нәрсәләрнеңдер йөгерешкәнен сизде. Караса, кызгылт-сары вак кырмыскалар икән. Күрәсең, ул кырмыска оясына яткан булгандыр. Ә муенындагы нәрсә берзаман аны каты итеп тешләп алды. Ул аны кулы белән сыпырып атты. Ләкин бөҗәк дигәнең беркая да китмәгән, аның кулында ябышып калган саташкан бал
корты булып чыкты. Ул коты алынып сикереп торды. Умарта корты чаккан урыны шунда ук кызыша башлады. Кинәт аның күз аллары томаланды, ул башы әйләнеп, җиргә ауды. Аның бал корты агуына аллергия иде. «Һәлакәтем шушы утрауда икән! Гомер буе кылган әшәкелекләремнең, ишеткән каргышларның чиге менә шушы икән», – дип уйлады ул һәм күзләрен йомып, тын калды.
Ләкин кеше беркайчан да өметен өзми, диләр бит. Нинди генә әшәке кеше булса да, Аллаһы Тәгалә аңа гөнаһларын юарга, каргышлардан котылырга мөмкинлек тудыра.
Шулвакыт утрауга якынлашучы моторлы көймә тавышы ишетелде. «Агу йөрәккә барып җиткәнче килеп кенә җитсәләр ярар иде», дигән өмет белән ул: «Егетләр, коткарыгыз!» – дип кычкырды. Көймә ярга килеп туктады, аннан башта Шамил сикереп төште.
– Ята, – диде Шамил. – Беркая да китмәгән.
Шунда ул Исламның: «Егетләр, коткарыгыз!» – дигән тавышын ишетте.
– Нидер булган, ахры, коткарырга чакыра, – диде дә Шамил Ислам янына йөгерде. Ул аның муенының түгәрәкләнеп кызарып чыкканын күрде. Түгәрәкнең уртасында бал кортының угы кадалып тора иде.
Ислам тагын: «Егетләр, коткарыгыз!» – дип ыңгырашты.
– Кәрим абый, аракы алып кил әле, тизрәк! Муенын бал корты чаккан моның. Корт агуына аллергия, ахры, аракы эчерергә кирәк! Тизрәк! – дип кычкырды да Шамил үзе үк көймә янына йөгерде. Бал кортына аллергия булган кешене корт чакса, аракы эчерергә кирәк дигәнне аның ишеткәне бар иде. Аракы эчереп, шундый кешене үлемнән коткарып калулары хакында да
ишеткән иде. Хәлне Кәримулла да тиз төшенде. Ул сумкасындагы шешәне алып, Шамилгә тоттырды.
– Эчереп бетермә, калсын үзебезгә дә, – диде Кәрим.
Шамил шешәнең бөкесен ачып, аңын җуя башлаган Исламның авызына көчләп диярлек аракы койды. Тегесе айнып киткәндәй булды, голт-голт китереп йотты.
Шулвакыт һавада вертолёт гүләгән тавыш ишетелде.
– Чукынды, бетте баш. Рыбнадзор инспекторлары килә. Йөгер, җәтмәне суга ташларга кирәк. Күрсәләр, штраф! – дип кычкырды Кәримулла Шамилгә.
Вертолёт тавышын ишеткәч, Ислам да айнып киткәндәй булды.
– Егетләр, берүк ташламагыз. Үзем алып калырмын, сезгә берни дә булмас, – диде ул, аларның ташлап китәргә җыенганнарын күреп.
– Коткарырсың атаң башын. Үзеңне коткарырга кирәк әле монда. Тизрәк алып китеп, Лаешка хастаханәгә илтсәләр, әйбәт булыр иде.
Ул арада Шамил җәтмәне көймә астына яшергәләгәнче, бөтен дөньяда җил туздырып, утрауга вертолёт та төшеп утырды. Аннан өч кеше килеп чыкты. Аларның берсе ак халат кигән, кулына хач сурәте төшкән кызгылт чемодан тоткан табиб иде. Килүчеләрнең берсе шәрә яткан Ислам янына
килеп:
– Хәлең ничек, Ислам Мөхәммәтович? – дип сорады.
Ислам күзләрен ачып, пышылдап кына:
– Рәхмәт, Хәбир. Сез килгәч, котылдым инде болай булгач, – диде.
Ул арада табиб аның пульсын тикшерде, йөрәк турысына кулын куеп торды. Градусник чыгарып, култык астына тыкты.
– Аны бал корты чаккан. Корт агуына аллергия икән. Без аңа аракы эчердек, – диде Шамил авыруны тикшерүче табибка.
– Абзыйлар, кайсыгыз шалтыратты безгә? – дип сорады авыруның хәлен белешкән кеше. – Мин Хәбир атлы кеше булам, бу абзыйның ярдәмчесе.
Кәримулла сорауга ни дип җавап бирергә дә белмичә, аптырап калды.
– Мин, – диде Шамил. – Ә нәрсә?
– Рәхмәт сезгә. Үлемнән алып калдыгыз кешене, – диде дә Хәбир
Шамилнең кулын кысты.
– «Рәхмәтеңне машина әрҗәсенә ташла шунда, дыңгырдап кайтыр», дип әйтә торган иде безнең авылда бер шофёр, юлда ул утыртып кайткан кешеләр рәхмәт әйтеп төшеп калганда. «Рәхмәт белән ботка пешереп булмый», дип өстәүчеләрне дә ишеткән бар.
– Тапкыр егетләр икәнсез, алайса буш калдырып булмас инде, – диде дә Хәбир вертолётка кереп, ике шешә коньяк алып чыкты. – Менә, үзегез коткарган шушы абзый исәнлегенә дип эчәрсез.
– Рәхмәт, зурладыгыз, – диде Кәримулла һәм шешәләрне көймәгә илтеп, аннан Исламга киертергә дигән чалбар белән күлмәкне пакеты белән Хәбиргә тоттырды.
– Рәхмәт инде, без аны болай шәрәдер дип уйламаган идек, – диде Хәбир. Бераздан коткаручылар Исламны күтәреп алып, вертолётка утырттылар. Кәримулла белән Шамилгә тагын бер тапкыр рәхмәтләр әйтеп, очып та киттеләр. Ә Исламның күзләрендә яшь иде.
– Борчылмагыз, Ислам Мөхәммәтович. Сөртегез күз яшьләрегезне. Котылдыгыз, бәхетегез бар икән! – дип юатты аны ярдәмчесе Хәбир.
Ислам Ибляминовның шушы дәрья кочагында үлем белән күзгә-күз калганнан соң кылган бөтен гамәлләре өчен тәүбәгә килүеннән туган күз яшьләре икәнен Хәбир белми иде шул.
– Менәтерә булды бу! – дип куйды Кәримулла, Атабай ягына таба очып киткән, күктә энә карагы кебек кенә булып күренгән вертолётка карап. – Рыбнадзор инспекторлары дип котым очты. Кай арада шалтыраткан идең соң син анда? Коткарган өчен контрибуция түләттерәбез дип, зур планнар корып килгән идек. Ике шешә коньяк булды контрибуцияләре...