«Илем» дияр өчен ил кирәк
Яңа ел көткәндә
...кырмыскаларның патшасы Сөләйман гаскәрен күреп әйтте:
“Ий кырмыскалар, Сөләйман гаскәре белән килә, тапталырсыз,
алар сезнең тапталганыгызны сизмәсләр, өйләрегезгә кереп качыгыз”, - дип.
Коръән тәфсире. 27нче Кырмыска сүрәсе. 18 аять.
Яңа ел кергәндә тик бәйрәм итәсе.
Тик ниләр көтәр соң халкымны иртәсен?
Уйларым – еракта, ә бәйрәм якында,
Фикерлим Сөләйман пәйгамбәр хакында.
...Ел башы булгандыр, ә бәлкем, ахыры,
Һич мөһим түгелдер, алда тик яу кыры.
Үтәчәк икән, ди, Сөләйман гаскәре,
Килсә бит килә ул һәрбер эш тискәре!
_ Качыгыз! – ди, ана кырмыска, халкына. –
Тапталып үләрбез ни гөнаһ хакына?
Сөләйман ишетә: туктата гаскәрен,
Тыңламый беркемнең аһ-ваһын һәм әрен.
Сөйләшә ул ана кырмыска телендә,
Кем дучар итәлсен ул телне үлемгә?!
Аны бит Аллаһы яраткан, тараткан,
Яклаган, саклаган һәр барча тарафтан!
Тетрәндем уйлардан, җанны ут ялмады,
Нишлисең, илемдә пәйгамбәр калмады...
Барыбер көтә җан бер фәрман Аллаһтан,
Бер яшәп мең төрле гыйбрәтләр алмактан...
Туктале! Бүләкләр чыршылар төбендә...
Без әле исән бит Яңа ел төнендә!
Сөйләшкән сүзебез бит ана телендә...
Балачакны сагыну
Сандыгымның төпләренә салдым, –
Балачагым күлмәк белә кебек.
Чыршы исе аңкый сыман аннан,
Һәм мандарин исе килә кебек.
Ул сандыкны ачкан саен мине
Бер яктылык тотып ала сыман.
Шәмгә утлар элдергәндәй булам,
Караңгыда калган бала сыман.
Сандыгымны ачкан саен һуш ис:
Заман шуны эзли... (Ушлы ла ул).
Җилләр йолкып ала тәрәзәмнән,
Еллар агышына кушыла ул.
Ә гомерем мандариндай көләч,
Энәле дә булган чыршы кебек.
Яңгырларга юлыкканда көнем
Мандариндай кояш алган үбеп.
Һуш исле җил иярткәнме мине,
Күкләр биектәрәк бер иңлисе.
Очам, очам... Киек каз юлында
Чыршы исе һәм мандарин исе...
Син бел, улым...
...Кеше яши торган илләр бар...
Марсель Галиев.
Кисеште... кисеште кинәт
ай юлы белән юлым.
Син инде мине уйламый
да торгансыңдыр, улым.
Син яшәгән ул шәһәрдә
һәммәсе кеше өчен,
Дисәләр дә, шыбыр тиргә
батып уйланам кичен.
Уйланам төннәр буена,
йокы эленми бер дә.
Туган илең синең, улым,
әнкәң яшәгән җирдә.
Кендек каның тамган көндә,
телең ачылган түрдә.
Тәпи атлап киткән җирдә,
син башлап менгән үрдә.
Кызыктырадыр кешене
яшәткән яхшы илләр.
Уемда минем туган җир,
җанымда әллә ниләр...
Ай күк ялгызлык тоймассың,
ямансу булмас бер дә.
Туган илең, бел, син, улым,
әткәң яшәгән җирдә,
әнкәң яшәгән җирдә.
Йолдыз ул, диярмен...
И җаным талпына, җан берни аңламый,
Минем яшь хисләрем үземне алдалый.
Этә ул утларга, суларга салмакчы,
Җир-судан күкләргә күтәреп алмакчы,
Гомергә җуелмас нур булып калмакчы.
Барсы да югалыр, таралыр бик тиздән,
Кемнәрдер сау булыр, кемнәрдер тик исән.
Шулай да иртәгә ни калыр ул хистән?
Уйланам көндезен, уйланам мин кичтән,
Ә бәлки хатирә? – Чыкмастыр һич истән.
Кадерле ул хисләр хәтергә дәвадыр,
Тончу-тар көнемдә бер йотым һавадыр.
Күкләр дә болыттан юрганын ябадыр,
Йолдызлар коелмый – бары кар явадыр..
Һәм минем йөземә аклыгын ягадыр..
Канәгать шуңа да, яусын ла мамык кар.
Карда да йом-йомшак тоелган аклык бар.
Яшәдем. Яшьнәдем, чикмәдем һич иза,
Йолдыз ул, диярмен, яусын кар – мин риза!
Һәммәсе вакытлы, һәммәсе бер уза...
Тормыш
Гәрәбә яфраклар
Бер күчкә сыенган –
Туйганнар җилләрдән,
Туйганнар уеннан.
Эземә коелган,
Көземә коелган.
Ниләрдер алынган,
Ниләрдер куелган.
Һәммәсе бердәнбер
Күңелгә җыелган.
Шуңа да бу җирдә
Яшим күк тоелган.
Йә соң ни үзгәрер
Минем бу тоемнан?
Алдану, ялгышлар
Китми һич уемнан.
Ә алар әйтерсең,
Коелган чуеннан.
Бу тормыш кешелек
Сутыннан туенган.
Ник болай? Аклыгы
Бит бәби туеннан...
Җавабын табармын
Бәлки бик кыеннан.
Сынар ул мине дә
Чыкканчы уеннан...
Түмгәк бар...
И бар иде заманалар,
Ил план кора иде.
Бәйрәмгә безне әләмнәр
Чакырып тора иде.
Бер плансыз яши бит ил,
Яши бит кешеләр дә.
Ниләр барын белеп булмый
Хәтта ки күршеләрдә.
Ишек тимер. Ниләр бардыр?
Үземә бирәм сорау.
Һай тормыш катлаулы булган,
Һай юллар булган урау.
Әләмнәр дә тузган күптән,
Яшибез әләмсез дә.
Аллаһы үзе яраткан
Ирекле адәм без дә,
Димен дә... Сүземме?
Үзем
Эләгәм давылларга.
Җиңел түгел күңелдәге
Өзеләсе кылларга.
Баксаң-күрсәң, һәрбер чорда
Түмгәк бар... Абындыра.
Ә үткән бит (ул безнеке!)
Барыбер сагындыра.
Бәхеткә – юл
Бәхеткә юл якын...
Нибары
Мең газап аркылы чыгасы.
Батасы, калкасы, янасы,
Барысына-барысына чыдасы.
Бәхеткә юл ерак...
Газаптан
Ләззәткә кадәрле үтәсе.
Әрнүле күз яшен сөртәсе,
Кемнедер бәхетле итәсе.
Әйләнә Җир шары (кеше дә)...
Бер узган юлларын мең урап.
Чал җилләр пышылдый тын гына:
“Бәхеткә юл якын... юк, ерак...”
Тамчы яшь
Унҗидем тулганда тутырдым биштәргә
Бар кирәк-яракны.
Мин әле белмимен: авылым күңелгә
Якынмы, еракмы?
Мин әле белмимен, озаткан әнием
Судамы, уттамы?
Мин әле белмимен: әйдәгән юл башым
Әллә соң юккамы?
Уйларда кайнадым, шул мәлдә нәрсәдер
Пешерде яңакны.
Тамчы яшь! Ачы яшь! Утлы яшь! Менә ул
Аңлатты берчакны...
Мин үзем еракта. Калганнар барсы да
Якында! Якында!
Барсы да йөрәктә. Ә йөрәк мәңге дә
Сүнмәслек ялкында...
Кылганнар
Кылганнар, кылганнар...
Белмим ни кылганнар? –
Изгелек? Явызлык?
Әллә тик торганнар,
Әллә бар булганнар,
Әллә юк булганнар.
Үзләре йөгерә,
Йөгерә каядыр,
Чәчләре чал инде,
Җаннары чаядыр.
Ияртә алмассың,
И Вакыт, таяндыр.
Йөгереп, йөгереп,
Бер адым китмәгән,
Максатка җитмәгән,
Үз-үзен чикләгән.
Рәхәт тә күрмәгән,
Газап та чикмәгән.
Ашыгу, ашкыну
Юлларын каплаган,
Үз-үзен югалткан,
Һәм үзен тапмаган.
Югала-югала
Өметен саклаган.
Бу сезнең биләмә,
Мин анда һич кермәм.
Ул кысыр өметне
Җаныма, юк, төрмәм.
Кылганга кушылып
Йөгермәм, йөгермәм...