Зәңгәр кыңгыраулар (роман)
Башта сезгә игътибар итмиләр.
Аннары сездән көләләр.
Аннары сезнең белән көрәшәләр.
Аннары сез җиңәсез.
Махатнама Ганди.
Пролог
– Ни ди? Туганнан бирле рәхәт күргән юк, диме? Син туганда мин дә туган! Син күргән кыенлыкны, хәсрәт ачысын мин дә татыган!.. – Үпкә-сапкалы уйлар бертуганы белән әрепләшә, аяклары Чишмәсуга, Баланлы тавына таба әле атлап, әле чабулап бара. Аңы туктаусыз Хәбир белән әйткәләшә: – Мин нинди рәхәт күрдем соң? – дип изү аермыйм ләбаса...
Зөлхәбирә туктап калды. Каршында – күңеленә газиз тау. Мең дә беренче мәртәбә үз-үзенә сорау бирде:
– Кирәкме ми-и-н?..
Чияле тау итәге чамасыз киң иде, оеш-оеш чиялекләрне санамаганда, агач-куаксыз, гел яшел чирәмлек. Соңгы вакытта төшенке тавыш белән сөйләшкән Зөлхәбирәнең, йөрәк әрнүе дә кушылганга, авызыннан көчле чыгуы булдымы, әллә аваз салырга комачауларлык киртәләр табигать кочагында булмагангамы – тавышы яңгырап еракларга, җил уңае белән тау өслеге буйлап таралды. Әмма җиһаннан көтелгән җавап кайтмады. Зөлхәбирә, ике кулы белән күлмәк изүен чытырдатып учлап тотты. Әйтерсең, җавапны шуннан йолкып ала:
– Кирәкме син, бу дөньяга-а? – Тавышы ачыргаланып күкрәк авызыннан чыкты. Зөлхәбирә дөньясы монда да кышкы шомлы җил кебек гүелдәде, кыңгырау күк чыңлады, диңгез шикелле шаулады, чәйнек сыман сызгырып кайнады:
– У-ү-ү, ф-ф-ф, ч-ч-ч, сь-ш-ш-ш, щ-ц-с-с-с...
Ул җавап көтеп озак кына Баланлы тавына карап торды. Июнь кояшы баешында кызарып киткән тау бите күңелен тагын да ярсытты, алгысытты. Нишләгәнен дә аңламастан, күзләрен тауга төбәп, йөгереп китте.
И-и, акылсыз түгел лә, белә! Тауга табан чапмыйлар, ашыкмыйча җай белән менәләр. Юк, Зөлхәбирә, бара икән барлык мөмкинлекләрен эшкә җигеп алга бара, юк икән – юк! Үзен кызганып биек тауларны урап уза торган түгел, түгел...
Күңелдән китмәвеме, кайтаваз сыман һаман бер сүз әйләнә дә кайта:
– Кирәкме, си-и-ин?! – Шушы сорауга җавап таба алмавыннан гаҗизләнә, үзен белештермәс дәрәҗәдә йөгерергә мәҗбүр була.
– Кирәк-ме си-и-и-н-н?!
Юлында очраган яшел үлән каплаган алдавыч чокырларга төшеп, тигез җирдән күтәрелеп торган ташлы каты түмгәкләргә сөрлегеп тигезлеген югалтты; чия куакларының бөгелмәс карт ботаклары киемнәрен йолкып алды, кырык яшен куып барганда да әле беркем кагылмаган саф тәнен тырнап җәрәхәтләде. Күлмәге ерткалануны түгел, тәне сыдырылуны да тоймады, Зөлхәбирә. Бар вөҗүден үзен кирәксез тою хисе биләгән...
Тау итәге сөзәк. Сөзәк булса да, үргә каршы йөгерү җиңел түгел. Тауга таба чапкан саен сорауга җавабы да, әрнүлерәк аваз булып, тау итәгеннән аска тәгәри сыман:
– Кирәкми, син! Беркемгә дә кирәкми!
Сулуы капты, тавышы гырылдап чыга, ләкин туктыйсы килми. Чарасызлык аңлаешсыз гамәлгә әйди. Ник йөгерә? Ник? Кая йөгерә? Белми. Ул бары үртәлүдән җаны үрсәләнүен генә белә.
Йөгерү дигәннән, мәрхүмә әнисе кызының җитез атлап йөрүен, ара-тирә чабулап алып ашыгуын өнәми иде. Уенын-чынын бергә кушып, орыша иде: “Мәктәпкә баруыңны артыңнан карап калам. Хәбир малайлар белән салмак кына атлый. Җигелгән байталга ияргән тай кебек нигә чабулыйсың? Матур гына атла-а!”
Матур гына атлап яшәп булмады шул, әни! Бик иртә аерып, бакыйлыкка күчтең. Өйрәнмәгән килеш тәртә арасына керттең. Син түгел! Син түгел, язмыш шулай итте.
“Һи, әни! Син минем клубка эшкә баруны күрмәдең. Сәхнәдән халык күңеленә ирештерәсе иҗади бөек омтылышлар җирдән йөртмәде... Исән булып, йөгерә-чаба эшләгәнемне күрсәң, тагын орышкан булыр идең. Барын да аңлаучан әни булсаң да, мәдәният дигән серле дөньяны син дә аңламас идең...”
Зөлхәбирә, алагаем зур ташка абынып, егылып китте. Күкрәк турысы ташка бәрелде булса кирәк – мизгел эчендә көчле авыртудан куырылып килде. Күңел әрнүенә авырту газабы кушылды. Аңын уятып, башына, “нишләвем бу?” дигән уй йөгерде. Күкрәген учы белән тотып җиргә утырды. Күзләрен үзәнлектәге авылга төбәде. Кичке эңгер төшсә дә, ул үрдән яхшы күренә.
“Кая чабам мин? Үткәннәрдән качаммы? Үз-үземнән качам мин! Кимсенүле гомердән туеп, шуны үзәндә калдырып чабам...” – Күңеле тагын да ныграк әрни төште. Авырткан урын онытылды. Җан тилмереп сызлаганда тән авыртуы ни соң әле ул?
– Кирәкме мин бу дөньяда? Эһе-һе... – Сыкрап, сыктанып, ишетер кеше юк дип, җәелеп такмаклап елады Зөлхәбирә. Сорау бер генә иде бу җиһанга: “Кирәкме мин?” Елау да яхшы нәрсә икән бит. Бераздан күңеле бушап калды. Күңелгә җиңеллек килде. Торып басты. Кая барырга? Кайтасы килми! Ничек кайтып керәсе ди анда?! Күзен дә алмыйча түбәнлеккә – Балантауга карап торды. Бу үзәнлектә кеше күңелендә миңа урын юктыр! Акрын гына борылып, Баланлы тавына карап басты. Моңарчы күңелдән әллә ничә тапкыр күңелдән сөйләшкән Ходай белән, тауга менеп, кара-каршы очрашасы килде. Әйе шул, нәни чагында әнисе аңа: “Аллаһ Тәгалә галәмдә, кайдадыр – күкләрдә ул!” – дигәч, алайса нигә күренми дип, аптырата иде. Башка аптыратмасын диптер, “Тау каплап тора аны, кызым, ләкин ул безне күрә, без генә аны күрмибез!” – дия иде әнисе. Төннәрен, шул тауга менеп, Ходайның үзен күрәсе килеп, йокламыйча ятканы күп булды Зөлхәбирәнең. Кечкенәдән шундый хыялый иде, үзе кечкенә булса да, омтылышлары зур иде. Ә аннан... аннан үсте, аңлады. Зөлхәбирә, әнә шул чакларын искә алып, киң итеп сулап куйды. Нык фикергә килде:
– Тауның башына менәргә!!! Якынрак торып, Үзеннән сорарга! Кирәксез булсам, үз хозурына алуын үтенергә!..
Инде ул йөгереп менми, ашыкмыйча, ныклы адымнар белән максатына таба бара. Караңгы төште. Кояшны офык кызыллыгын алган тау башы алыштырды. Кояш баюы аны куркытмады, киресенчә, максатына көч бирде.
Баланлы тавының түбәсенә таба гына текәлек, ә тулаем сөзәк ул. Шуңа да туры тотты юлны. Кайда зуррак үләннәргә тотынып, кайда үрмәли биреп, югарыга таба баруын белде. Аңын максатчан ярсу көч биләгән. Каян атлавы да мөһим түгел аңа. Авыр иде, әмма ниятеннән кайтмады, кире борылырга бөтенләй дә уйламады. Чү! Бу, бу бит Яшьлек аланы! Шул! Әйтәм аны атлавы җиңелрәк сыман – тигезлек икән бит. Күңеленә рәхәт җиңеллек килде – туктап калды. Яшьлек аланына кул сузымы ара калган...
Зөлхәбирәнең күңеленә тынычлык иңде. Әрнүе басылды. Тик максатыннан кире кайтмады. Ул Хак Тәгаләдән теләген сорарга тиеш! Тиеш! Юк, ул бернинди хилафлык эшләмәячәк. Балачактан омтылган үргә, үрмәләп булса да, бүген менә, бүген сорый, бүген җавап таба! Югыйсә, артыннан ияргән теге сорау өзлексез бимазалый.
Кичке караңгылык куера. Ярсыну кимегән саен шомлырак була бара. Тау күлмәгенең балитәге тигезлек сыман бер яссылыкта җәелеп ята. Шуңа да Баланлы тавы тау өстендә тау сыман. Менә шушы яссылыкка элек яшьләр уенга менгәннәр. Яшьлек аланы дип йөрткәннәр аны. Әле Зөлхәбирәләр яшьлегендә дә еш менәләр иде монда. Хәзер инде яшьләр чит җирләрдә ял итәләр. Хәзерге заманда, Баланлы тавын шәп телефоны аша сурәткә төшереп куйган рәсемне кемдер социаль челтәрләрдән карап кына да ләззәтләнергә мөмкин. Зөлхәбирә дә еш кына шулай итә. Телефон? – Зөлхәбирә кесәләрен капшады. Тәсбих килеп чыкты. Ах, мин бит телефонны өйдә өстәл өстенә куйган идем... Ә нигә кирәк ул? Кем кирәксенеп шылтыратсын, кем язсын миңа? Кемнең кадерлесе соң мин?..
Уйлар, уйлар... Ярый ла үткәннәрне яңартып уйларга, хәтергә алып ләззәтләнергә була! Әнә шушында Минвәли, яратуын теле белән әйтеп, нык итеп кочаклаган иде. Элек, тере-җанлы аралашуларны Интернет кысрыкламаганда, Балантау авылының һәр гашыйк егет-кызлары яратуларын шушында белдергәннәр, иңне-иңгә куеп, матур киләчәккә план корганнар. Тауның иң өстендә үскән карт юкәләр, наратлар, бердәнбер каен – өлкән яшьтәге элекке гашыйкларның тәүге үбешүләрен әле дә хәтерендә саклыйдыр. Зөлхәбирә Яшьлек аланына Минвәли белән кулга-кул тотынышып менгәнен һич онытмас. Айлы кичтә, яшьлек таңында бит ул!.. Әйе, Зөлхәбирәнең яшьлеге таң кебек тыйнак кына чәчәк атты да, саф сөюне тоеп, кояш кебек күңел түренә күтәрелде. Кайда гына булса да, айлы кичләр кебек серле итеп, үзенә ымсындырды. Һәм... гел шулай күңел җылытасы мәхәббәт, көзге пыскак яңгырлы көннең кояшы сыман кара болытлар артына посты. Яшьлек дәрте сүнде, хурландырып ярсытты, юрган асларында шыңшытып елатты.... Минвәли аны калдырып, Суфиягә өйләнгәннән соң аның күңелендә гаилә учагы тергезерлек кояш кабынмады. Бу аланга яшьләр, парлылар гына менгәнгә, шушы сукмак та аның өчен ябык булды. Хәер, алай гынамы, Зөлхәбирә өчен күп ишекләр ябылды. Бит, ялгызлар өчен күп юллар бикле. Гайбәт дигән камчы сызып кына тора: һәр ялгыш адымны, һәр караңгы почмакны шымчылык итүче, һәр кыек юлны күзәтеп торучылар бар бу дөньяда. Аптырарсың, Раббының ялгызак итеп бар иткән Аен, күкнең кайсы ягында ялтырап күренсә дә, гаеп табып карамыйбыз ләса!..
Ә бүген ул беркемнән курыкмый. Һәм кеше сүзеннән куркырга кирәкмәгән дә! Бу алан, яшьлек хатирәләрен исенә төшереп, күңелен күтәрергә тиеш иде бит! Алай булмады шул. Зөлхәбирә тизрәк тауның иң биек урынына менү җаен карады. Каршыда текәрәк иде. Ерактан әйләнгеч булса да, арырак китеп менәргә булды. Алар – классташлар – егерме бер сәйлән, чыгарылыш кичәсендә, уй-хыяллары кабул булсын өчен, кулга-кул тотынып бер-бер артлы тау башына менгәннәр иде. Егерме бер ел элек! Зөлхәбирә, шуны исенә төшереп, юлны күзаллады. Әлеге мизгелдә, җиһан шавын басып, шул чактагы җырлар, шаярулар, яңгыравык көлүләр ишетелгәндәй булды. Ул чакта төне дә якты иде, ул чакта алар егерме бер кеше иде...
“Ялгызым ай яктысында сукмак таба алырмынмы?” дигән сыман озаклап алга таба карап торды кыз. Курыкмады, ул бер Раббысына ышана, аңа таба ашкына! Аланның сул ягыннан үргә сукмак күтәрелергә тиеш. Бераз атлагач, чамалау өчен башын югары күтәреп, тауга карады. Монда әрәмәлек киңәйгән икән шул. Таба алырмынмы? Зөлхәбирә арырак атлады һәм... аяклары бушлыкка төшә сыман тоелды. Шул кадәр тиз булды: гәүдә нидер аша үтте, суырылып караңгылыкка арты белән төшеп утырды. Мизгел эчендә “үлүем шушы” дигән уй йөгереп узды. Котчыкмалы куркыныч хәл иде бу. Акылдан язарлык! Аңын югалтмады, әмма берни аңларлык түгел иде. Йөрәге “чыгам-чыгам” дип, дөп-дөп тибә. “Үлдем?!. – Шулай дип уйлады. Арт саны, куллары җир тойды. Юк, исән!.. Тирә-як дөм караңгы, күзләр берни күрми.
– Бәлки мин үлгәнмендер? Ниятемне белдең, газиз Раббым, тау башына интегеп менеп торма дидеңме? Их!.. –Зөлхәбирә кычкырып еларга кереште. Куркып, калтыранып озак елады. Һәр нәрсәнең – елауның да ахыры бар. Тирә-якка каранды. Шәйләнә иде инде – тирә-як балчык стена. “Каберем шушы була микәнни? Башта җаным чыгып күккә ашарга, аннан соң гына кабергә иңдерергә тиешләр иде бугай. Укыганы бар: сорау алырга тиешләр...
– Динең нинди?
– Әлхәмдүлилләһи, мөселманмын!
Ах! Хәбирне Маша христианга күндермәсме?.. Йә, Аллам, беләм, ахирәт дөньясында һәркем үзе өчен генә җавап тота. Их! Ә мин биредә дә игезәгемне уйлыйм икән. Мин бит бертуганым өчен яшәгәнмен...
Зөлхәбирә берни аңламый иде. Тилемсә сыман башына нинди уй килсә, шуны озаклап уйлап, асылына төшенергә тырышып утыра.
Монда беркем юк, сорау да алмыйлар... Кайда булуы аңлашылмый. Кинәт күңелен котычкыч курку биләде.
– Эһе-һе-ее. – Бер шыңшу гына булды. Инде елап булмый... Йөрәк ярсып тибә, ә күңел, күңел актарыла гына, кая юнәлергә – сукмак та, яктылык та күренми... Я Аллам, мин хәзер үк үләргә уйламаган идем ич әле...
– Эһег-эһе-эһег... Син күптән үле идең бит инде... – Әһе-әһе.... – Сине күпләр исән чагыңда ук үлегә саный иде, инде үземне үзем күмдерәсе булдыңмы? Әле мин бүген үк үзеңә ал димәгән идем. Эһе-эһе-һе... Аллам, бу дөреслек кайда соң? Дөньялыкта юк та юк! Ахирәттә дә юк мәллә? Эһе-һе... – Тетелде күңел, ерылды – буа. Елап бетермәле түгел. Инде каткан күңел тәмам йомшап калды. Зөлхәбирә изрәп аягын сузды. Янбашы хәйран авырта иде. Авырткан урынны кулы белән кат-кат уды. Ул дөньялыкта да язмышка ризалашты. Монда да атылмады-бәрелмәде, акырмады. Күзләрен кысып тирә-якны күзәтте. Караңгылык!.. Ләкин шәйләнә... Уйлар өермәсендә баш әйләнә.
– Бу – каберлек! – Күңелендәге сабырлык сәерлек белән бәйләнде. Чәбәләнәсе Зөлхәбирә, кабат үзен битәрләргә кереште: – Телгә түгел, уйга да китерергә ярамый шул. Җанны сакларга, яшәргә, тәкъдир белән килешергә кирәк! Нигә соң әле кабергә төшкәч кенә искә төште бу? Белә идем бит! Көфер уй уйлаган өчен минем җан күккә ашмады, тәнем белән туры кабергә иңде?! – Үкенү хисе җанны ярып керде. Күзләрдән яшь саркыды. Әмма елый алмый иде инде ул – кабергә төшүе белән килешеп тын гына утырырга мәҗбүр булды...
Өч дус
Кызлар тау итәгеннән баланлыкка күтәрелделәр. Суфия юл уңаенда ялгызы гына үсеп торган балан агачыннан бер тәлгәш өзеп алды.
– Өскәрәк менгәч җыярбыз, Суфия! – диде Лилия, Суфия кулындагы балан тәлгәшен күреп.
Ә өстәрәк, балан агачлары куелыгы башланып, мәмрәп пешкән балан тәлгәшләре тагын да матур, кызыктыргыч булып күренеп торалар. Зөлхәбирә белән Лилия, әнә шул матурлыкка хозурланып, сүзсез генә елмаеп атладылар. Ә Суфия, атлаган уңайдан, кулындагы тәлгәшен бармак битләрендә орчык әйләндергән кебек әйләндереп ләззәтләнә: әле Лилия йөзенә якын китерә, әле Зөлхәбирә күзләре каршында уйнатып ала, тәмләп авызына капкан кебек авызын чәпелдәтә. Күңелле кызларга! Сүзсез генә елмаешалар... Көзге кояшның җылысы киемнәр аша үтә. Тәнгә бер төрле изрәткеч рәхәтлек иңә. Кояш чагылдырган күзләр күңелнең рәхәт халәтеннән тагын да кысыла, ә шаян сүзләр әйтәсе килеп торган иреннәр өзлексез елмая.
– Тәмлеме? – дип сорады Лилия Суфиядән, кулларында уйнаткан тәлгәштән иреннәре белән балан өзеп кабуын күргәч.
Суфия, елмаеп, тәлгәшне Лилиягә таба сузды:
– Кабып кара!
– Абау! Ух, әче! – диде Лилия капкан баланнарны авызында әүшәләп. Һәм шундук, чыраен сытып, йотып та җибәрде. – Салкыннар баланның ачысын алды дигән булды әни. Әче-е-е! – дип сузды ул.
Суфия, нечкә иреннәрен сызык сыман калдырып, рәхәтләнде көлде. Зөлхәбирә, Лилиягә карап, балан капкандай йөзен чытты, шулай да Суфия кулыннан балан алып капты. Ачы булса да, чырай сытарга яхшысынмады:
– Баланнан балан тәме килә инде. Ул кадәр әче түгел ич! – диде ул. Шулай дисә дә, кызлар сизделәр: ачы тәмнән Зөлхәбирәдә калтыравык үтте.
– Нигә йотасыгыз соң аны? Матур, кызыл дип кызыгып каптым, әче булгач, өфелдәттем. Юләр сез, кызлар! Пирогын да ашамыйм, җыярга сказано-о – җыеп кайтам! – диде Суфия бераз эшлекле кыяфәт белән һәм дусларына өстен караш ташлады.
Зөлхәбирә белән Лилия ирексездән елмайдылар. Җитез куллы кызлар, муеннарына капчык сыман итеп аскан ашъяулыкка чемләп җыялар да, авырайган саен, тәлгәшләрне зур бадья чиләкләргә бушаталар. Суфиянең кулы сөйләшкәндә тик тора. Күрә, үзенең җыйган баланы азрак.
– Җыя белмисез сез! Нәрсә дип ашыгып эшлисез, ә? – дип тиктомалдан тузынып алды Суфия.
Зөлхәбирә белән Лилия көлешеп куйдылар.
– Юк ла, ашыкмыйбыз, – диде Зөлхәбирә елмаеп. – Телең тегермән тартканда кулың да эшләсен, җаныем!
– Хикмәт шунда, Суфиякәй! – дип куйды Лилия. Аннан, Суфиягә бу сүз ошамаячагын исенә алып: – Кызлар! Мин бит киләсе елга сәүдә техникумына укырга барам, – дип әйтергә булды, шуның белән серен ачканын сизми дә калды. Ләкин үкенми иде. – Син уйладыңмы әле, Зөлхәбирә?
– Балачак хыялым үзгәрмәде.
– Укытучы булам дисең, алайса?
Зөлхәбирә сүзсез генә баш какты.
– Ә мин кияүгә чыгам! Сразу, унны бетерү белән! – Суфия, үз сүзеннән канәгатьләнеп, башын артка ташлап көлде. Сары чәчләре көлтә булып сибелде.
Зөлхәбирә оялып, баш чайкап елмайды. Лилия тел шартлатты:
– Алай ук килешеп бетмәс ул. Өлгерерсең әле, – диде.
– Укыгач, эшләргә кирәк була! Эшләмәгәч, нигә укырга? Ә кияүгә эшләр өчен чыкмыйлар, бик беләсегез килсә! – Суфия классташларына карап, күз уйнатып, мут кына елмайды.
Кызлар рәхәтләнеп көлделәр.
– Буем кечкенә, кәнишне... Ни игътибар иттерергә тырышам инде, име, бала-чага итәләр, җыен пацан. Рәхәттер инде ул, име, егетләр белән йөрү? – Суфия күзләрен тиз генә йөгертеп Зөлхәбирәгә карап алды да Лилиягә күз кысты.
Зөлхәбирә, үзенә әйтүен аңласа да, ирен чите белән елмаюдан ары реакциясен күрсәтмәде. Суфия моның белән генә чикләнеп каласы килмичә, балан җимешен бармак битләре белән кысып, Зөлхәбирәгә турылады. Үзе, бу шаянлыгына куанып, рәхәтләнеп көлде.
– Ай-й! Юләр, күзгә керттең. Әче бит ул! – диде Зөлхәбирә шактый гына тавышын күтәреп.
– Әче түгел дигән идең бит әле.
– Төртмә тел! Миңа төрттергәнеңне болай да аңлаган идем инде. Соң, беләсең килсә, йөреп кара берәрсе белән!..
– Миңа карамыйлар дим ич.
– Алайса, зуррак үс!
– Турникта сәгатьләр буе асылынып торам, ишек яңагына басып билгеләнәм, фиг! Миллиметр да юк!
– Егетләр буйга карамый инде, Суфия. Гел усал, гел төртмә телле син.
– Берсенә дә усаллык эшләгән юк әле. Әнидән шүрли торгандыр алар. Әни бит безнең Сәлия-Усалия. – Аз гына сүзсез торган Суфия, күзләрен уйнаткалап йөгертте дә, Лилиягә күз кысып:
– Зөлхәбирә, үбештегезме әле Минвәли белән? – дип ярып салды.
Суфия авызыннан чыккан һәр сүзгә күнексәләр дә, Зөлхәбирә кызарып килде. Моны күреп алган Лилия:
– Үбешкәнне кешегә сөйләмиләр инде, Суфия, – дип куйды.
– Үбешәсе килә минем. Әй татлыдыр ул, ә? – Суфиянең кылануы кыяфәтендә күренә иде.
– Нәкъ балан төсле, – диде Зөлхәбирә, шактый төксе итеп.
– Әчемени?!
– Үбешкәч белерсең, яме!
Суфия, кыланып, авыр сулап куйды. Кызлар эндәшми генә балан җыйдылар.
– Әни миңа күп җыйма диде. Бер-ике тапкыр балан пиругы пешереп ашарлык булса, шул җиткән диде. Күп тә булды әле бу, – диде Лилия килеп чыккан уңайсызлыкны җиңәргә тырышып.
Зөлхәбирә акрын тавыш белән генә:
– Килгән-килгән, берәр чиләк алып кайтыйк инде, – дип әйтеп куйды.
– Моның урынына хөрмә үссә икән, ә, кызлар! – Суфия уена килгән сүзенә куанган сыман шар ярды. – Шәп булыр иде ул, ә? – дип күзләрен кысып, авызына татлы хөрмә капкандай чапылдатты.
Бер-берсенә карап, күңелле генә елмаештылар дуслар.
– Балан – балан инде ул! Хөрмә баланны алыштыра алмый. Әнигә дә, миңа да пиругы ошый. Үләм дә китәм шуны ашаганда, – диде тыныч холыклы Зөлхәбирә.
– Менә! Шуңа Пирог Халисә кызы инде син! – Суфия сүзен ничек әйтте, шулай ялгыш әйтеп ташлавына йөзенә мескенлек кыяфәте чыгарды. – Валлаһи ялгыш әйттем, Зөлхәбирә туган! Валлаһи менә, ипидер! – Җитез генә Зөлхәбирәнең баланга үрелгән кулын кушучлап тотып күкрәгенә кысты. – Туган! Ачулана күрмә инде, телем тик тормый бит инде, беләсең. Зинһар, яме.
Зөлхәбирә, кулын тартып алды. Шактый кәефсезләнеп:
– Сүзеңне кайчан уйлап сөйләшә башлыйсың әле син? – диде.
– Ялгыш, малай-җаным, теш аралы бит минем. Эф-ф итә дә, чыга да китә, – диде дә Суфия көләргә тотынды.
Лилия дә, эчен тотып, озак көлде. Зөлхәбирәгә кушылмыйча чара юк иде. Шулай да, әнисенең кушаматын искәртүенә үпкә күңеленнән китмәде:
– Кайтыйк, алайса, берәр чиләк тутырганбыз бит инде, – дип куйды.
Кызлар шаярышып, Баланлы тавы итәгеннән төшеп, Яшьлек аланы аша авылга табан юнәлделәр. Һәр чактагыча алан читендәге ялгыз каен янында туктап ял иттеләр.
– Азрак утырыйк, кызлар! Киләсе елда килсәк тә, болай иркенләп йөри алмабыз дип беләм. Студент булабыз бит! – Гел игътибар үзәгендә булырга тырышкан Суфия аркасы белән каенга терәлде, Зөлхәбирә белән Лилия балан җыярга алып килгән иске ашъяулыкларын җиргә җәеп тезләнделәр.
– Монда каенга тамга салып, язып бетергәннәр икән, – диде Суфия каен кәүсәсенә кулын тидереп. Аннан кесәсеннән ручка чыгарып:
– Бүгенге көнне истәлеккә язып калдырыйм әле. Ничәсе әле бүген? – диде ул Лилиягә сораулы карашын төбәп.
– Егерме тугызы инде, син бигрәк тагы!
– Суфь плюс Зөль плюс Лиль тигез була дуслык. Йөз процент! По блату беренче үземне яздым.
Лилия:
– Сүз дә юк! Ручка синең кулда бит, Суфия! – дип ярарга тырышты.
– Кара! Кызык килеп чыкты ич бу: Суф-Зөл-Лил! – Суфия теләктәшлек эзләп Зөлхәбирәгә борылып карады. Аның игътибары булмаганын күреп:
– Көлми бу! – дип куйды. Аннан хуплау сүзен Лилиядән көтте. Лилия, аңлап, сүз булсынга:
– Көл-ми бу дип тә яз, Суфия! – диде.
Суфиянең күзләре зур ачыш ясагандай очкынланып алды.
– Күр син моны! Көл-Ми-Бу!!! – Суфия, имән бармагын өскә таба күтәрде дә, эшлекле кыяфәттә борылып, кәүсәгә яза башлады: – Зөл! Икенче иҗек сиңа туры килә икән бит.– Ул күз кысты. – Мин-вәли!
Кызлар күңелләнеп көлделәр.
– Болай да аныкы бит инде ул! – дияргә ашыкты Лилия.
– Сиңа “бу” иҗеге туры килде. Классташ Булат! О-о! Кысып кара, Лилия! Чибәр дә инде име, кызлар! – Суфиянең күзләре ялтырады, йөзеннән серле елмаю озак кына китми торды. Суфия кебек Лилия дә, озын буйлы, кара бөдрә чәчле, йөзендә һәрчак матур елмаю балкыган классташ егетне исәрләнеп күз алдына китерде.
– Гитара кылларына да чиертеп җибәрсә-ә... – дип сузды Суфия.
– Ярар, миңа булды ди. Үзеңә кемне билгелисең соң? – Лилия күңеллелекне озакка сузасы, шуның белән арадагы дуслыкны саклыйсы килә иде.
– Миңа-а, м-м, “Көл”дән исем табып булмас шул. Кол Гали булган инде булуын, ир затыннан...
– Ай-яй, Суфия, бер дә дөрес әрләми инде укытучылар сине, Кол Гали дә мизгел эчендә искә төшә үзеңнең.
Суфия үзеннән канәгать иде – башын артка ташлап рәхәтләнеп көлде.
Зөлхәбирә эчпоштыргыч мәгънәсез сүзләрдән туйды:
– Егетләрне кол итү көче синдә булыр инде, Суфия! – диде түзә алмыйча.
– Турникта буй гына үстерим әле, йөгертәм аннан, дистәләгән Гали-Вәлиләрне, артымнан.
– Булыр, ышанам мин, – диде Лилия, елмаеп.
– Бүгенге истәлек язу монда калды, кызлар, – диде Суфия шат елмаеп
– Ручка белән язган бетә ул. – Лилия Суфиянең биленнән кочты.
– Бетсә, яңасын язарбыз, исең киткән.
– Дуслык-туганлык күңелдә булырга тиеш ул һәм бетмәскә тиеш, – диде Зөлхәбирә.
Лилия, колачын җәеп, дусларын кочты:
– Әйе, гомерлек дуслар булыйк, кызлар!
Фәрештәләр
Чиста күк йөзеннән атылган фәрештәләр кызлар артыннан юл алдылар.
– Безнең кызлар бик тә чибәрләр!
– Клиентлар дип сөйләш! Суфияңә җан иңгәннән бирле синең карамакта ул!
– Ярар, гел вазыйфа кысасына кертеп торма! Җирдәгечә шаяртып аз гына иркенәйсәм, зыяны юк ләса. Яшьлек янында бик рәхәт, күңел җырлый әле минем, дуслар...
– Аның үзенекен дә төзәтәсе! Пациент, клиент сүзләре насаралардан кергән сүз. Их, дуслар, ни дисәгез дә, яратам шул инсаннарны, син әйтмешли, үз клиентларымны – бигрәк тә!
– Яратырга кирәк шул. Җир йөзендәге әхлакый гариплек – дөньяга мәхәббәтле күзләр белән карамаудан булуын инсаннар да аңласа иде. Арыйм мин бу Суфия гамәлләреннән... Башында җил уйный. Ходай акылны биргән, әмма, ни кызганыч, анда мин-минлек, ялкаулык, усаллык көчле.
– Яшьлек шундый бит инде ул, дуслар! Яшьлек – йөгәнсезлек! Күбесе шундыйрак. Тыңлагыз, бер шигырь оттым:
Яшьлек, нинди матур исем!
Кирәк аның кадерен белергә,
Үткәрегез яшьлек елларын
Үкенмәслек итеп гомергә.
Бу шигырьне кичә Зөлхәбирәм ялкынланып сөйләде һәм Лилиягә атап, мәктәптә кулдан кулга йөргән истәлекләр дәфтәренә язды.
– Ах, бәндәнең яшьлеге кебек үк матур, аһәңле икән! Тик кайсы яшь кеше яшьлекнең кадерен уйлый?!
– Хикмәте дә шунда: яшьлекне гомерлек дип уйлыйлар.
– Дөресрәге, бер дә уйламыйлар.
– Шулай шул, авыз пешкәч, мондый шигырь юллары туа аннан...
Яшьлек! Нинди гүзәл вакыт,
Нигә гомерлеккә тормыйсың?
Кичен чәчәк атасың да,
Ә иртәгесен инде корыйсың..
– Анысын кем сөйләде?
– Чит тирәлектән узып барышлый оттым. Караңгы төндә мышкылдап елап ята иде. Алданган мескен кызый...
– Алла бәндәләреннән шигырьләр откансыз, – дип күңелсезләнде Суфия фәрештәсе. Суфиям буш сүз сөйләргә ярата шул. Хәер, мин ияләшәм бугай – кызык, тирә-ягындагы бәндәләргә дә күңелле. Шайтаннар үрле-кырлы сикерә.
– Күрәм, түбән мәдәниятле ул кыз.
– Булыр түбән! Язмыш дәфтәренә киләчәк елларда авыл мәдәниятен җитәкли дип язылган. Алдан сөйләмәгез, белмисез!
– Телгә оста булган бәндә, бигрәк тә хатын-кыз заты дөньялыкта кем генә булып бетми дә, нинди генә вазыйфаларны колачламый?! Эх-ма!.. Күреп торабыз ләбаса, ирләр белән генә түгел, илләр белән дә идарә итәләр. Бер гаҗәп нәрсә юк монда. Телдән дә көчле, телдән дә алдакчы әгъза юк кешедә! Ормый-сукмый, кеше язмышларын пыран-заран китерергә дә сәләтле...
– Минем Зөлхәбирәмдә тел байлыгы да бар, тик нәселләре шундый – аз сүзлеләр. Бар белгәннәре – томырылып эшләү...
– Дуслар, сүз белән мавыктык, клиентларыбыз өйләренә кайтып җиттеләр. Очыйк, без аларга һәрдаим кирәк, әлегә безнең барлыкны белмәсәләр дә.
– Кызларны сакларга кирәк, күңелләренә дәрт керде – ялгыша торган чаклары. Мин инде борчылам.
– Борчылма, ял ал азрак. Әниләре янында булганда, безнең вазыйфа артка чигә, аналарның күңеле сизгерлеккә, кайгыртучанлыкка безнекеннән ким түгел. Бик-бик кирәкле чакларыбыз алда әле – әниләре кочагыннан чыгып киткәч...
– Алайса, әйдә күккә күтәрелик, ял итик!