Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (10))
Шулай да:
– Ә үзеңә хыянәт итсәләр, ни дияр идең? – дип сорый алды ул.
– Лилияме? – Рамил Зөлхәбирәгә күзен акайтып карады. Аннан хаклык эзләп күзләре әрле-бирле йөренде. – Ю-ук, – диде, туктаусыз башын уңга-сулга селтәп, – хатын иргә хыянәт итәргә тиеш түгел! Балалар күзенә ничек карый ул әнкә аннары? Ә ир кешегә ярый! – Рамил мизгел эчендә күзләрен кысып, хәйләкәр иргә охшап калды. Үзенең сүзләрен ошатып көлемсерәде.
Хыянәт!.. Озак уйлады Зөлхәбирә бу хис турында. Кимсетә торган хис! Ярты җаныңны биреп яраткан кешең сине кирәксенми, сине алыштырыр кешесе бар! Шуңа үртәлә-үртәлә, көнләшә-көнләшә гомер кичерәсең. Әтисе әнисенә хыянәт итте. Минвәли үзен Суфиягә алыштырды. Инде хезмәттәшләре сөяркәле уен уйныйлар. Яраткан кешеңә тугрылык, хөрмәт кайда?! Уйлый белмәү, оятсызлык түгелме соң бу? Лилия дөрләп хыянәт утында яна. Зөлхәбирә бу хистән газапланганда кем җиңеллек китерде? Беркем дә җылы сүз әйтмәде... Ә ничек ярдәм итеп була? Мин Лилиягә ярдәм итмәдем булып чыкты. Хезмәттәш буларак, аларны хурлап торсам, Рамил Гөлсу мөнәсәбәтләре туктаячак имеш. Юк бит! Ә нигә Рамилнең әнисе – акыл иясе Зәйтүнә апаның акыл-нәсыйхәте тәэсир итми? Әнкә бит ул!
Уйлар, уйлар... Очы, кырые юк! Зөлхәбирә тагын йоклый алмады. Дөнья черелдәп-зыңгылдап бу сорауга җавап эзли иде, ахрысы. Зөлхәбирәгә, шул авазларга кушылып, Хәбир исемле үз яшендәге баланың гырылдаган тавышы ишетелә иде.
***
Очрашудан соң классташлар тагын да якынаеп киттеләр. Зөлхәбирә белән Хисмәт кабат якыннан аралаша башладылар. Куясы комедиядә төп рольләрнең берсен уйнарга теләк белдерде ул. Инде очрашу үткәнгә дә бер ел буладыр. Ул һаман әле исерүе өчен гафу үтенә. Зөлхәбирә аңлаган иде инде аны. Эчүе дә эшсез калганга эче янудан. Хезмәт сөючән, саф күңелле кеше бит ул! Хәбир дә урамда ишләр таба, салмыш йөри. Ул көннәр озын йоклый. Авыл хуҗалыгы таралды шул. Лилиягә эшләргә райпо кибете дә ябылды. Хатын-кыз, балалар, тормыш, акча дип, һәр җайсызлыкка җайлаша. Лилия акчасы аз дип тормады, почта башлыгы вазыйфасына кереште. Хисмәт Казанга китеп эшли алмыйм, аягым тартмый диде. Хәбирдән юк та юк иде. Зөлхәбирә бер нәтиҗә ясады. Болар, башка эшкә урнашырга дипломнары, теләкләре юк кына түгел, икесе дә трактор иярләүдән башка бер генә эшкә дә сәләтле түгел. Аннан, җан-тәне белән авылга береккәннәр. Чын авыл мокытлары! Хәбирнең кешелектән чыга баруын күргән Зөлхәбирә, Хәбиргә эш эзләү белән мәшгуль булды. Мәдәният институтында бергә укыган кызлар белән аралаша иде. Алар аша Казанда гөмбә кебек үрчегән оешмаларга каравылчы эшенә вакансия еш булуын белде. Армиядә хезмәт итүләре ярап торды. Алай итте, болай итте, Хәбиргә эш тапты. Хисмәткә Хәбир тапты.
Хисмәтнең эштән кайтып килеше иде.
– Рәхмәт, Зөлхәбирә. Эшле иттең. Алкашка әйләнә идем мин, – диде ул.
– Мине фермадан клубка кодалаучы син бит, – дип елмайды, кыз. – Тик эшләп булырмы икән, Хисмәт? Клубка янкорма салынып бетсә, бәлки тынычланыр. Аннан бераз ераклашам бит инде. Көн дә нидер җитми инде Суфиябезгә, – дип куйды.
– Җитми инде, нишләтәсең. Исең китмәсен, тик йөр шунда.
– Нервылар бозыла шул. Сәламәтлек артка китә.
– Зөлхәбирә! Мин мәдрәсәгә заочно укырга керәм.
Кыз көтмәгән сүздән аптырап китте.
– Сәерсендеңме? Әйткәнем бар иде бугай ич? Мин күптән уйлый идем бу турыда. Буш сүз сөйләүдән май чыкмый. Яхшысынмый гына идем. Безнең авылда, дингә керешсәң, гөнаһысын юа, дип көләләр. Әйтерсең, гөнаһысы юк шундыйларның. Әллә кемне әйтеп тормыйм, абыйга әйтсәм, кычкырып көләчәк. Әле, “кеше көлдереп йөрмә ир башың белән” дип каршы төшәчәк. Ә мин мәдрәсәдә укыганымны беркемгә дә әйтмәячәкмен. Ә син сер саклаучы, акыллы кеше, шуңа уртаклашам. Хәбир белсә дә курыкмыйм. Авызыннан келәшчә белән ала алмаслар.
– Бик хуп, беркемгә дә әйтмәм, борчылма. Аннан мине өйрәтерсең, яме.
– Беркемгә дә әйтмәм дигәннән, бер әйбер әйтәм: “Ник шундый яртылаш үле ул?!” дип Хәбиргә рух кертү өчен җаныңны бирә яздың. Үле түгел ул! Үле булса, катын-кызга игътибар итмәс иде.
Зөлхәбирә көлде.
– Кая инде... Юри әйтәсеңдер? Күтәрелеп тә карамый ич ул кешегә.
– Килен төшерергә әзерлән. Син әнисе бугай аның. Кара аны, мин әйткәнне белдермә! Үпкәләсә, әллә никадәр сөйләшми йөри.
– Бәй! Ышанмыйм әле түлке.
– Үзеңә кара инде, – диде дә, аркасына аскан сумкасын ипләп, ашыгып китеп барды Хисмәт.
Килен озак көттермәде. Хәбир алдан әйтеп тә куймады, ияртте дә кайтты. Очрашу бик гаҗәп килеп чыкты. Буянган-ясанган, мода күрсәтүче модель кебек озын, нечкә хатын килеп кергәндә, Зөлхәбирә, гомер булмаганны Хәбирнең трикосын, футболкасын киеп, ашыга-ашыга цементка каткан янкорма идәнен кырып-кырып юа иде. Күз-керфекләрен каты буяган, иреннәрен кызарткан Маша теле-телгә йокмаган бик ачык йөзле хатын булып, ике сүзнең берендә Хәбирчик дип назлы кыз баладай, янында оялчан гына басып торган Хәбиргә сырпаланды да сырпаланды.
– Без берберебез өчен туганбыз икән. Моңарчы кайда йөргәнбездер?! – диде бугай. Кинәт булган вакыйгадан, әллә никадәр чытлыкланып сөйләнгән сүзләреннән тубал булган башында әнә шул ике җөмлә калды. Тагын чыгышы белән Черёмушка авылы керәшене булуын әйтте. Икенче кайтканда, Маша, ун яшьлек кызын кунакка алып кайтасын исендә калдырган икән. Тагын... Тагын шунысы икән, Хәбир, ул хатынга “Машы” дип эндәшкәндә аз гына да тотлыкмый...
***
Суфиянең эштә шат йөрүе сизелә. Зөлхәбирә, бу ниндидер планнар белән йөри дип хәтеренә беркетте. Суфиянең тантана итүе Зөлхәбирә өчен шикәр булмас анысы. Ләкин Суфиянең булыр-булмас планнарын уйларга вакыты юк аның. Клубта төзелеш тәмамланды.. Хыялый җаннарны канатландырып, яңа, матур зал, зур сәхнә эшләргә яңа сулыш өрде. Ә өйдәге янкорма эшен төгәллисе бар әле. Хәбир тәүлекле эштә булгач, бөтен эш үзенә. Маша: “Йокларга урын юк, пристройны эшләп бетергәч кайтам”, – дип, кайтмас булды. Хәбир эшкә бармаган көннәрдә эшләнеп бетмәгән эшләрен башкара. Исе китеп йөри Зөлхәбирәнең: эш белми дип уйлаган иде Хәбирне. Белә икән, эшләмәгән генә. Зөлхәбирәнең күңеле тынычсыз. Ничек яшәрмен гаиләле игезәгем янында дип уйлаштыргалый. Нидер эшлисе, тормышын үзгәртәсе килә. Каян туды икән бу хис? Аның томырылып иҗади эш белән шөгыльләнәсе килә. Ә аңа вакыт кирәк. Бәлки театрда гына эшләгәч, эше ул кадәр тыгыз булмас.
Сәнгать җитәкчесе вазыйфасына Гөлсу урнашты. Җыештыручы итеп кабаттан әниләрен теркәттеләр. Ләкин идәнне юарга уйламады да. Зөлхәбирәнең эш кабинетында җылылык бөтенләй юк иде. Ашык-пошык эшләнгән эш шулаерак булучан шул. Ул сәхнәнең бер ягына артка шкаф куеп, бер почмак бүлеп алды. Үзенә бик ошады бу почмак. Тамашачылар залында да салкынча иде. Рамил, Зөлхәбирә үтенгәч, җылылык килмәгән торбаларны карап чыгарга булды. Зөлхәбирә кичен буласы репетициягә текстны кулдан күчереп язып утыра иде. Бермәл ачкан краннан су аттырып җибәрде. Фонтан кебек аткан җылы суда коенып Зөлхәбирә көлә-көлә утырган урыныннан торып китте. Шундый күңелле тоелды бу күренеш, әйтерсең, бала Зөлхәбирә кояшлы көнне яуган җылы яңгыр астында рәхәт чигә. Рамил тиз генә кранны ябып, Зөлхәбирәнең битендәге, түш-беләкләрендәге су тамчыларын сыпырып төшереп, гаебен аклыйсы килде. Шул мизгелдә ишек ачылды, анда Лилия күренде – ишек төбендә рәнҗүле карашы белән карап тора бирде. Зөлхәбирә ярамаган эш эшләгән сыман йөзе кып-кызыл булып килде.
– Их, оятсыз! Әйтәм аны “себерке”не яклый. Үзе дә шул икән бит!
– Лилия! Ни сөйлисең син! – Рамил йодрыкларын болгап, ярсып-җикереп, хатынына таба атлап китте.
Зөлхәбирә, Лилиянең ни әйткәнен аңышмады. Рамилдән Лилияне кыйнатасы килмичә, йөгереп барып араларына басты. Бермәлгә Зөлхәбирә өнсезләнеп калды: Лилия елый-елый Зөлхәбирә аркасына шап-шоп сукалый иде:
– Оятсыз, их син, оятсыз!
Зөлхәбирә тәмам миңгерәде. Лилиягә әйләнеп карап, гаҗәпләнеп катты. Сукма дип тә әйтә алмады. Ә Лилия Зөлхәбирәне өс киеменнән эләктереп, җилтерәтә ук башлаган иде. Шул мәлдә ишекне ачып, Суфия керде. Каян килеп чыкты Суфия? “Лилия клубка ничек килеп чыкты соң?” – дип аптырарга да өлгермәгән иде. Ә Суфиягә гаҗәпләнде менә. Аның көндезләрен сәхнәгә гомерендә аяк басканы булмады ләбаса.
– Нишлисең син? – дип хатынына акырды Рамил һәм Зөлхәбирәне кулыннан тартып артына алды, хатынын тыярга тырышты. Ярсып беткән хатын, ире кочкан саен ныграк чәбәләнде.
Болай да тыеп булмагач, Рамил хатынына кизәнде. Сугар иде, шул мизгелдә арага таш баганадай җансыз Зөлхәбирә пәйда булды.
Суфиянең тавышында гаҗәеп вәкарь:
– Лилия, тынычлан! – Аңарчы стенага терәлеп барысын да күзәтеп торган Суфия аны ишеккә таба кысрыклады.
– Мәңге гафу итмим, Зөлхәбирә – җир бит! – Ябылырга өлгергән ишек артыннан Лилия авызыннан әйтелгән сүзләр иде болар.
Зөлхәбирә ярымүле хәлдә зур итеп ачылган күзләрен Рамилгә төбәп, багана сыман баскан урынында тора бирде...
Хәттин ашу
Лилия, бар дөньяны күрә алмас булып, ачуына чыдаша алмый өенә кайтты. Кайнанасы бер генә тапкыр күз салды да:
– Нәрсә дип кара көйдең тагын? – дип сорарга мәҗбүр булды.
Башта эндәшмәде килен, ә аннан:
– Әгәр улың мине мыскыл итүдән туктамый икән, – асылынам, – дип ярсыды. Бу улын тыю өчен Зәйтүнә нидер эшләргә тиеш дигәнен аңлатуы иде Лилиянең.
Авыр сулап куйган кайнананың йөзенә кызыллык йөгерде. Инде ничә елдан бирле гаиләдәге тынычсызлыкка гаҗизләнеп яшәве иде аның:
– И-и, юләр! Шуннан ни? Шуннан? Сәлия кызын алып кайтып утырта ирең! Шул да булдымы сүз?!
– Мин кирәксез, әйеме?! Менә бит, яңа киленле булу да бик тиз.
– Утыз тулды сиңа, бәбкәм. Балаларыңа кара! Сәлия кызына кирәкме алар? Их, юләр, юләр! Авызыңнан җил алсын! Ир өстән йөри дип элмәккә менәләрме соң? Кем ирексезләп кияүгә алган сине? Чыктыңмы – тора бел, хурын да күтәр!
– Син тыйсаң иде аны азрак. Акыл сатып тәсбих тартып йөргән буласың, ә улың подряд бөтен хатын артыннан сөйрәлә. – Лилия әйтә-әйтә елады.
– Җитте! – Зәйтүнә шактый көчле тавыш белән кистереп әйтте. – Акылыңны җый! Бер синнән калмаган. Үтте... Итәк күтәрүче булганда, сыланучы табылыр.
– Һәр хатын артыннан чапкан ир нигә миңа? Минем җаным бар ич! – Лилия акыра төшеп йодрыгы белән күкрәген төйде.
– Тукта дим. Ярсыма! Түз, басылыр...
– Син гел улыңны яклыйсың. – Лилия лып итеп урындыкка утырды да, йөзен учлары белән каплап, еларга кереште.
– Ярсып тавышланып күңел генә чыгарасың. Хатын тузынган саен ир гаиләдән читләшә бара. Гаепле булып калырга яратмый ир заты, аңлыйсыңмы? Синең тавышлануыңны сәбәп итеп, Сәлия кызы кочагында ял итеп кайта ул, белдеңме?! Бөтен ялгышың шул. Чыкмый аңа, ни атлы әле ул, Алсумы, Гөлсумы? Иреңнең холкы ташка үлчим ич. Алам дисә дә, кияүгә чыга дип беләсеңме ул кыз-катын аңа?
– Ирең түгел, улың! Ул әле, ул... Зөлхәбирә белән дә типтерә икән. – Лилия инде тыела алмый иде, башын өстәлгә куеп үксеп елый башлады.
– И-и, аллам, күзеңә күренә инде! Менә шулай була инде ул бәбкәм, бу кадәр шашу юньлегә түгел.
– Су-уфиия әйтүенә ыш-а-анмаган идем. Ү-үхү-хү... Үз күзем-м белән күреп кайт-тым. – Шыңшып көч хәл белән әйтә алды сүзен Лилия.
– Күзеңә күренгәндер... Йөгәнсезлек нәсел белән йөри ул! Халисә кызы җыр-моңга сәләтледер, ләкин монысына булмас. Соңгы тапкыр әйтәм: гауга чыгарган саен начарлык арттырасың гына. Асылынасы да юк, нирбыдан хастага әйләнәсең, бел.
– Сиңа җиңел... Үхү-хү...
– Җиңел инде хәзер... – Карчык чигә тирәсендәге ак чәчләрен яулык астына кертеп маташты. Куллары калтырады. – Үтте баштан, бәбкәм. Гыйбрәт алырга өйрәнергә вакыт. Мәхмүтне Халисә тиргәде, тиргәде... Ә тегесе күп уйлап тормады, Сәлиягә йортка керде. Хыянәтче иргә дәшми булмый, ләкин хәттин ашарга ярамый! Коръәни Кәримдә хәттин ашмаска әйтелгән. Нирбы какшатма! Акылыңны җый да, сабыр гына гомер ит. Менә шул сиңа, бәбкәм.
Елаудан туктый алмаса да, кайнанасының соңгы сүзләре аңына күпмедер тынычлык иңдерде. “Кайната да шундый иде микәнни?”
Адәм баласына читтәгене күрсәтеп гыйбрәтле хәл сөйлә! Ул вакыйга үз хәленнән бераз кайтыш яки начаррак булсын! Зыян күрүче гыйбрәтләнә, тынычлана төшә. Үзенә бер өлеш алып куя: “Мин генә түгел икән! Түгел! Әнә... Минем хәлләрдән дә яманрак, хәтәррәк хәлләргә төшүләр дә була икән...” – дип уйлый һәм сынауга ризалашып, яшәвен дәвам итә.
Лилиянең күз алдыннан үзе бу йортка килен булыр төшкәч вафат булган кайнатасы тере сыман үтте. Кайнанасы аны соңгы көнгәчә бик яратып тәрбияләде. Инсульттан соң биш ел урын өстендә ятты ул. Бер ягы хәрәкәтсез, үзе телсез иде. Аңы яхшы булып, бар нәрсәне аңлый иде. Әмма сөйләшә алмады. Зәйтүнә, ягымлы тавыш белән итагатьле итеп, карты белән сөйләшә: “Атасы, менә шулай итәргә уйладык әле”, – дип киңәшә иде.
“Нәрсә хәл итә ала? Моңа барыбер бит! Нигә аңа авыз суын корытып әйтеп утыра инде кайнана?” – дип уйлаганы күп булды Лилиянең. Кара инде бу кайнананы! Өстеннән йөргән иргә, “шул кирәк сиңа” димәсә дә, бу кадәр хөрмәт булырга тиеш идеме соң? Шуларны уйлап та күңелендә гаделсезлек туды. Кайнанасының “баштан үтте” дигәне күңеленә сыймады.
“Йә, Аллам! – Лилия күзен йомды. Бар да бүгенгедәй күз алдына килде. Гомер буе тимерче булып хезмәт куйган кайната күп итеп русча-татарча газета-журналлар яздырып ала, укып бара иде. Ә менә хыянәтче булуын ул бүген генә ишетте. Күз алдында! Түрдә, биек караватта ап-ак урын өстендә авыру кайната ята. Карчыгыннан газеталарны кычкырып укыта. Күрергә кирәк булмаганны да күргәли иде шул Лилия: кайнатасының хәрәкәт иткән кулы карчыгының кулын үрелеп кыса да, гыты-гыты килеп елый... Зәйтүнә, битләреннән сыйпап, гөрли-гөрли картын тынычландыра...
Лилияне калтырау алды. Элек, “Кара инде син бу картлачларны! Мәхәббәт чыпчыклары!..” дип бераз мыскыл белән караган, башкача аз гына да уйландырмаган бу күренеш бүген башына сыярлык түгел. Башын селекте. Ә бүген, “Өстеңнән гүләйт иткән иргә хөрмәт күрсәтү чын юләрлек ләбаса”, – дип кайнанасына төбәлеп уйлана. Ләкин һич аңлый торган түгел. Аның каршында шундый мөлаем, чиста карчык сабыр гына намаз укырга йөри...
– Йә, Ходаем! Үхү-хү... – Бу юлы көнләшүдән түгел, яшәешне аңлый алмыйча, чарасызлыктан, үзе дә сизмәстән йөрәгенең түреннән үксү тавышы күтәрелде. Зәйтүнә әкрен генә борылып, килененә мәгънәле караш ташлады. Инде кайнатадан соң кызын, бер оныгын соңгы юлга озаткан нурлы йөзле сабыр хатынның бу карашыннан Лилиягә оят иде.
– Лилия, кызым! Табын әзерлә, кайтыр... Вакытында бергәләп ашап алырбыз. Азан әйтә...
Лилия учлары белән яшьле битләрен сыпырды да тиз генә табын янына килде... Куллары җитез генә табын әзерләде, ә башында уйлар гөжләде. “Ачу белән кайтачак!.. Зөлхәбирә алдында оятлы иттем... Суфия юри әйтте микәнни? Алай дисәм, алар бер-берсен сөешеп басып торалар иде бит!.. Кайнана ышанмады, ә мин Суфия сүзенә ник ышанам? Гафу үтенергә!!! Рамил авыр холыклы кеше, гафу итмәс. Итмәсә дә гафу үтенергә! Башка юл юк. Аннан, Зөлхәбирәдән...”
Кичке аш өлгереп җитүгә, балалар – урамнан уеннан керделәр, аннан Рамил эштән кайтып җитте.
“Ул бүгенге гаугадан соң Гөлсуны кочмагандыр, шәт” – Көнчелекле уйлар тынган иде. Җиңелрәк иде. Үзенә күтәрелеп карамаса да, Лилия күңел күтәренкелеге белән:
– Әйдә, аш та өлгерде! – дип иренә мәхәббәтле күзләрен тутырып карады. Үзе дә аптырады, кая китте соң нәфрәт?! Лилия күрде: кайнанасының күзе, гаме ашауда түгел, улында.
– Улым! Пычранып кайткансың ахры. Торбалар берәр нишләгән мәллә?
– Әйе, сәхнәдәгесенә җылы бармый. Һавасын чыгарганда, пычрак су аттырды, юешләнергә туры килде. Исле судан Зөлхәбирә дә пычранды. Җылы җибәреп булмады, барыбер... Нәрсәдер дөрес түгел.
Лилия башын аска иде. Зәйтүнә мөнәсәбәтләрдә гел дипломатларча эш итә иде.
– Ярар, көчең, акылың бар, төзәтерсең, Аллаһ бирсә. Мунчага бик аз яктым бүген. Җылысы аз. Берәмләп керсәгез, мунча булмас ул. Кызларым, сез, әтиегез әниегез яныннан чыккач керерсез. Мин, әниегез чыккач, сезнең янга керермен ямегез. Абыегыз кермим диде ул.
Лилия аңлады. Күңелен тутырып ризалык хисе керде. Үзенең әйткән сүзләренә уңайсызланды. Мунчага җыенды. Зәйтүнә киң итеп сулап күз карашы белән улы белән киленен мунчага озатты. Күп тә үтмәде, йортка, битләре кызарып шешенкеләнгән Зөлхәбирә килеп керде. Зәйтүнә мизгел эчендә нинди максат белән килүен аңлап алды.
– Әйдүк, Зөлхәбирә балам! – Янына урындык куйды. – Утыр әле, әйдә! – Хәбир өйләнгән дип ишеттем. Өйләнүе яхшы булган. – Зәйтүнә тавышын акрынайта төште, кыюсыз гына сорап куйды: – Безнең кеше түгел диделәр, хакмы, балам?
– Диннәр төрле, апа! – Бик илтифатсыз җавап иде бу. Андамыни уе Зөлхәбирәнең? Кыз тамагына килеп төелгән төенне кат-кат йотып, – Лилия бик рәнҗетте Зәйтүнә апа, күңелемә берничек тә сыймады. Мине... – Күкрәк турысын пешергән кайнар дулкыннан теле сүз әйтә алмады.
Аның каравы, Зәйтүнә үз сүзен бик тиз әйтте.
– Ә син сыйдыр, балам!..
“Лилия Зәйтүнә апага кайтып әйткән, димәк.” – Мизгел эчендә уй үтте Зөлхәбирә башыннан.
– Мин... күп нәрсә сыйдырдым бугай, нахакны сыйдыра алмыйм икән.
– Дөнья булгач, хагы гына түгел, нахагы да бар шул. Күбрәк тә түгелме икән әле? Кызым! Синең гамәлләрең, күңелең дөресме? – Зәйтүнә кызның кулларын куш учына алып кысты, күзләрен кысып, йөзенә сынап карады.
– Аллам сакласын! Сәхнәдәге торбалар җылынмый иде.
Зәйтүнә кызны бүлдереп:
– Рамил әйтте. Лилия коткыга бирелгән. Ялгышкан ул, балам. Югыйсә, киленем бик акыллы минем. Кызулык белән әйтеп ташладым ди. Үкенә. Гафу үтенер ул. Ә син кичерә күр. Без барыбыз да,“ир бирмәк – җан бирмәк” булып йөрибез. Соң әниеңнән гыйбрәт ал! Ир дип утларда пеште. И Аллакаем... – Зәйтүнә авыр сулап тынып калды да, аннан, күтәренке тавыш белән, – Зөлхәбирә, сез Лилия белән дуслар идегез бугай ич? – дип сорап куйды.
Зөлхәбирә баш какты.
– Ун җыл бер класста укыдыгыз да бит әле, әйеме? Гайбәт артыннан кума, кызым! Акыллы бул! Һәр нәрсә үз урынында бу дөньяда! Син – Халисәбез кызы!!! Сәлиянеке түгел! – Зәйтүнә Зөлхәбирәне иңбашларыннан яратып кочты. – Зөлхәбирә-җаныем, Рамил белән Лилия парлашып мунчага киттеләр. Татуланырлар, иншалла. Үпкәңне әйтеп йорт тынычлыгын бозма, яме. Хыянәт булган гаиләдә болай да тынычлык булмый ул. Беләсең бит! Син мондый нәрсәләр күреп үстең. Нахакка да әзер бул! Дөнья бу, бәбкәм! – Зәйтүнә бик тынычсыз иде. Соңгы җөмләләрне әйткәндә бер калкына, бер утыра. Урам якка колак салгандай сагаеп ала. – Бар кайт син, Зөлхәбирә. Мин бу гайбәткә ышанмыйм. Юньле кеше ышанмый моңа. Син – җан дускаем мәрхүмә Халисә кызы!
– Апа! Лилия мине Суфия янында азгынлыкта гаепләде. Ичмаса... – Кыз йөзен учлары белән каплады, сүзен әйтә алмыйча тамак төбенә төер төелде.
Зәйтүнә ныграк кочты. Зөлхәбирә, тамак төбенә утырган ачы төерен йотып, ниһаять, иң курыкканын җиткерде:
– Бу булмаган хәл телдән телгә күчеп авылны әйләнеп чыгачак!
– Гайбәттән курыкма! Ахирәттә игелегең күп булыр диләр моңа каршы. Исеңдә тот! Беткән кеше турында гына гайбәт сөйләмиләр. Кемдә нинди тормыш юлы: кем гайбәт ашап тамак туйдыра, кем тормыш ямьләп, томырылып хезмәт итә... Аллаһы тәгалә пәйгамбәребезгә дөрес яшәү юлын күрсәткән. Әниең Аллаһ кушканны үтәп яшәде, син дә шул юлда бул! – Зәйтүнә өзлексез ишеккә таба карый. Ахыр чиктә, тотып басты да:
– Кызым, бар кайт, җаныем! – диде. – Лилиягә рәнҗемә! Аңладым, нахакны күтәрә алмый килгәнсең, Лилия хыянәтне күтәрә алмый. Аны да аңла. Рәнҗемә! Ялгышып килдең син дә... – Зәйтүнә чыгар ишеккә таба атлады.
Зөлхәбирә корт чаккан кебек торып басты да, ишеккә юнәлде.
– Ачуланма, балам. Мине дә аңла. Алар мунчадан чыкканчы кайт инде, балам. Хәттин ашмагыз!..
Лилияләргә килүенә үкенү хисе Зөлхәбирәнең күңелен кисәкләргә аерды. Колагында чыңлау авазы белән Зәйтүнә апасының: “Хәт-тин аш-ш-магыз-з-з!” дигәне дә чыңгылдый сыман иде. Хәттин ашмагыз! Ишеткәне бар иде бу сүзне. Мәгънәсенә төшенгәне булмады. Ул бераз тынычлангандай булды. Тик урам буйлап кайтканда, исәнләшкән бер авылдашы аның намусына тап төшерә кебек тоелды...
Кичке эш вакытына иртәрәк булуына карамастан, ул туры клубка китте. Хәер, аның беркайчан да эш сәгате килеп җитүен көтеп йөргәне булмады. Өйдә эш бетсә, эшенә чапты. Аяклар түгел, күңел шунда ашкына бит. Тыеп кара үзеңне! Ярты җаныңны үзенә бәйли. Яртысын гына микән әле? Бүген рольләр бүлешәчәкләр. Егет роленә бер ир кирәк. Рамил уйнар дип уйлаган иде. Болай булгач, аның белән парлап уйнап булмас. Тукта-тукта! Теге юлы, концертта Рамил белән парлы конферансьедан соң, нигә Лилиянең йөзе шул кадәр куркыныч дип уйлаган иде. Лилиянең көнләшү гадәтен белсә дә, үзеннән көнләшер дип һич тә уйламый иде. Кәефе начардыр дип кенә уйлады ул чакта. Аңлашылды.
Урам яктан ишек ачылып ябылганы ишетелде. Театр түгәрәгенә киләләр дип уйлап, җитез генә урындыкларны сәхнә түренә тезде. Көтелмәгәнчә булды. Сәхнәгә Лилия килеп керде.
– Гафу ит мине, Зөлхәбирә, – диде дә Зөлхәбирәне кочып елап җибәрде. – Көнләшүдән акылымны җуям ахрысы инде.
– Миңа да бик авыр булды. – Лилияне ике иңбашыннан тотып үзеннән ераклаштырды, йөзенә карады. – Шуңа килдем сезгә.
Кашлары җыерылды:
– Безгә?!
“Әй, Зәйтүнә апа! Шундый акыллы син!” – Бу уй башыннан үтте.
– Дөресрәге, күңелем белән барып кайттым, – дияргә мәҗбүр булды, Зөлхәбирә. – Синең кайнанаң шул кадәр акыллы, сүзләренә колак сал әле. Әнинең ахирәте иде ул, хәтерләсәң. Бергә ничә ел сыер саудык. Миңа алтын киңәшләр бирде ул. Рәхмәт яусын аңар! Кайткач, сәлам әйт яме.
– Әйтермен. Зинһар гафу итә күр! Ачуланма гына.
Зөлхәбирә якын итеп сөйләшә алмавына уңайсызлык тоя. Гафу итмим дип уйламый да үзе. Ләкин ни бу? Күңел түрендә авыр нәрсә тора, һич китми генә менә... Аңлыйсы, гафу итәсе килә. Бит балачактагы, яшьлектәге никадәр матур хатирәләр уртак.
– Минем баштан да күп нәрсә үтте. Балачакта да... Хыянәт дигәнне үзем унҗиде-унсигездә үк татыдым. Онытмагансыңдыр инде син ул хәлләрне?..
– Үз башыңнан үткәч кенә аңлашыла икән ул...
– Балаларыңны Рамилгә ныграк йогыштыр, Лилия. Алар зур түгел бит әле, хыянәтне аңламыйлар. Безгә Суфия еш килә иде. Сәлия-хәйләкәр әти белән араны өздермәде. Тәки әтине үзләренә авыштырдылар.
– Мин беләм бит бу турыда. Миңа алар турында бүтән әйтмә яме. Мин бер генә төрдә! Икейөзләнә белмим.
– Нәни Суфия уйнаган ул спектакльләрне еш искә төшерәм. Син дә балаларыңны өйрәт диясем килә. Көнләшеп нахак такканчы, ярсып хәттин ашканчы, атага мәхәббәт тәрбияләү дөресрәктер ич?! Нигә гайбәт куып йөрисең ир артыннан? “Әти” дип кызың белән малаең йөрсен! Алардан күреп, үсә төшкәч, кечесе дә, “әти-и!” дип артларыннан тагылыр. Аларга килешә. Бала гына бит әле алар. Кайтып китмисең бит Рамил яныннан, яшисең. Ә миңа синең ирең кирәкми.
– Гафу ит дим бит, Зөлхәбирә. – Лилия дустының кулларын кысты.
– Гафу итеп була. Күңелне эретеп булмый, Лилия.
...Лилия килеп киткәч, барыбер җиңелрәк иде Зөлхәбирәгә. Аның мондый нахакка гаепләнү белән беренче очрашуы иде. Ничек кенә авыр булмасын, ул Лилия ягыннан торып та уйлады. Гафу үтенү дә җиңел түгелдер. Ул зур көч сорыйдыр кебек тоелды. Ә кемнәрдер гафу үтенүне көчсезлеккә санаганын белә ул. Ах! Акыллы кеше янында ничек рәхәт! Зәйтүнә апасының бүгенге сүзләре, гамәлләре күз алдына килде дә ниндидер аңлатып булмый торган илаһи көч пәйда булды. Биш минут булдымы икән ул Лилияләр йортында? Шул кыска гына вакыт тау кадәр көч, акыл бирде.
– Зөлхәбирәү! Без килдек!
– Сәлам!
– Әйдүк, кызлар-йолдызлар! – дип балкыды Зөлхәбирә.
– Карале, шулай итеп, син театрда гына эшли торган буласыңмыни инде?
– Әйе, театр труппасы булыр бу. Бар иде бит инде ул безнең. Рәсми рәвештә таныттык, Аллага шөкер. Бу безнең казаныш! Кызлар! Егетләр проблемасы авыррак инде.
– Ну, пассив шушы ир-ат халкы.Чалбар киеп, мыек ясап була ла ул. Мин үзем ир-ат ролен хатын-кыз башкарганны карарга яратмыйм кәнишне.
– Булмаса, шулай итәрбез инде. Рольгә ир-ат юк дип театр уйнамый тормабыз. Кызлар, әйтеп китим әле. Егерменче гасыр башында, татар театрына нигез салынганда, революциягә кадәр инде ул, киресенчә булган: ир-ат хатын-кыз булып уйнаган, чөнки хатын-кыз читләр янында йөзен ачарга да курыккан. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская беренче булып сәхнәгә чыккан.
– Ни булган ир-атка шул еллар эчендә? Матриархат! Переворот, әйеме?! Какуй сәхнәдә театр уйнау? Безнеке көн озынына өч сүз әйтми, минем сөйләшкәнне яратмый. Хатын-кыз гына уйный торган театр язмыйлар ичмаса драматурглар. Ялынып йөрмәс идек.
– Кызык түгел ул, чат хатын-кыз уйнаган спектакль. Ничек кенә булмасыннар, тормышта да ир-ат булмаса, тормыш түгел инде, кызлар.
– Никтер ирләрне зурлап сөйләшәсең әле.
– Соң, без аларның кабыргасыннан гына яратылган! Әлләкем буласы юк! Җайларга кирәк аларны! Апа әйтә, “бала булып туалар, бала булып үләләр” ди. Валлаһи газыйм дөрес! Гел кайгыртып, яратып, җаена торып кына йөрсәң, шәп үзләре! Иһи-һи. Ничек тә ике рольгә шушы кадәр зур авылдан ике мужикны җайларбыз, майларбыз. Иһи-һи...
Зөлхәбирәнең кәефе күтәрелде.
– Зөлхәбирә! Рамил уйнамыймыни бу юлы?