Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (7))

Башыннан УКЫГЫЗ

 Бусы белән аралашканы юк иде шул. Бусы Суфиядән дә арттырган! Бусы ди, әйе, туганы бит! Анасы өйрәтеп җибәрү генә түгел бу дип нәтиҗә ясады Зөлхәбирә. Мәдәният йортына карашы тискәре. “Бу әллә нәрсә түгел, клуб кына!..” имеш. Һе-е! Менә кызык! Кызык ди?! Кызганыч бит бу кыз! Хайван асрау өчен, ит-сөт җитештерү өчен корылган бина түгел ләбаса. Культура бу, культура! Клуб тәрәзәсе юу ни ул? Менә синең кебекләрнең эчке дөньясын ничек чистартасы?  Рухы сәламәт булмаганнарның таплы күңел тәрәзәләрен дә, тәрәзә юган кебек, су, чүпрәк белән юып чистартасы иде дә  җиһанның якты, җылы нурларын әүвәл бүлмәләргә, аннан күңелләргә кертәсе иде. Тән сихәтләнер, күңелләргә шатлык керер иде. Тәрәзә юган кебек ике кулга бер эш кебек кенә булса иде дә соң ул?! И, кызый! Бу клуб кына, имеш. 

Үртәлде Зөлхәбирә кызның шушы сүзенә. Уртак кызыксынулары булган кешеләрнең җыелу урыны клуб дип аталып, ул да булса, кешеләрнең күңелен тагын да ача торган, агарта, сафландыра торган мәдәни учак булуы турында җәмгыять белеменнән укыганнары хәтерендә шундый яхшы саклана аның. И, Гөлсу! Әллә, СССР таркалгач, җәмгыять белеме укытмыйлармы мәктәптә? – Бу уйлар, Зөлхәбирәнең тетрәнгән җаны аркылы күзгә күренмәс җепләр аша Гөлсуга һичшиксез барып ирешер иде кебек. Ләкин кызның үзенә аңлатсаң да аңлый торган түгел иде шул. Ә тагы кемнәр бу клуб турында начар уйлый икән?

Әнә шундый уйларга чумды Зөлхәбирә. Гөлсуның шул бер җөмлә сүзе аның күзен ныграк ачарга, алсу күзлеген салырга чакыра иде. Әнисе: “Аллаһ Тәгалә юлыңа кемне генә чыгарып бастырса да, ул кешедән йөз чөермә! Аллаһ Тәгалә барын да белүче – яхшыга тартучы. Сабырлык белән эш ит!” – ди иде дә бит, килешәсе килми шул. Мәдәният йортын культуралы ял итү урынына әйләндерү өчен никадәр каршылыклар җиңәсе бар, ә син монда унбиш яшьлек бала белән көрәшеп, кәеф бозасың...

Һай, Аллам, бусы да каршылык бит инде. Кул астыңдагы кече хезмәткәрнең җитәкче буларак сине санламавын һәм буйсынмавын ачыктан-ачык күрсәтүе, шуңа тыныч карау – әкияттәге “Кызыл калфак”ның бүре өнендә җиләк җыярга талпынуы белән бер ләбаса. Ерткыч бүре өере кыланмышына ризалашып, кабып йотканнарын көтәсеме?.. Нигә кәеф бозып торырга болар белән?! Эшеннән чыгарып ат, вәссәлам! Тукта, Зөлхәбирә, явыз җаннар дигәч тә, туганлык хакы бар! Болар бит акчага мохтаҗ, күңел сафлыгына да... Эштән куу бер мизгел, яхшылыкка чакыру көчлеләр эше! Әни бит шулай итәр иде.

Ә тәрәзәләрне Зөлхәбирә җырлый-җырлый юды. Күңеле кинәнде. Булгач булсын дип, кич эшкә килгәч, өй тәрәзәләреннән кулланыштан төшкән ап-ак челтәр алып килеп элде. Мәдәният йортына аклык керде. Клубта монда ак төс бөтенләй юк иде әле. Бу вакыттта әле, сәхнәдән сирпелгән ак, якты нурларның әледән-әле, клуб эченә сыеша алмыйча, таралып балкыйсын һәм алар күңелләрдән күңелләргә күчеп күп кенә иманлы җаннарны кинәндерәсен Зөлхәбирә үзе дә белми иде әле...

Ә чисталык, матурлык ул, илаһи тирәнлеге белән һәркем күңеленә үтмәсә дә, күрер күзгә күренә. Гөлсу да, мәктәптән кайтышлый клубка керү белән иң беренче тәрәзәгә карады, йөзе ачылып китте:

– Яңа пәрдә элгәнсез икән.

– Матурмы соң?

– Матур инде, – дип куйды кыз. Үзе исе китмәгән кебек кыланды.

 – Чисталыгы күренәме соң тәрәзәнең? – Мөдир дә кызны сыный иде – тәрәзә пәрдәсен күтәрде.

Шул мизгелдә кызның авызы кыйшайды, эре кыяфәттә иңбашын җыерды да:

– Өйдән алып килгәнсездер? Югыйсә, клубның бете бармы инде аның? – диде. – Апа да әнидән тик яткан бер челтәрен сораган иде, әни бирмәде. “Әйбер ташыма хөкүмәткә! Алып кайтырга тырыш син!”– дип акыл өйрәтте. Нәрсә алып кайтып була инде моннан? Идән юарга “Лотос” сорарга кушты әни.

– Һ-м... Сәлия апа бик яхшы өйрәтә икән сине. Юсаң, порошок алып бирермен.

– Югалармын инде. Кайчан була соң концерт?

– Иртәгә.

– Чынмы? Ә кем куя?

– Син, мин...

– Ярар инде, шаяртма, Зөлхәбирә апа!

– Гөлсу! Менә нәрсә, эшкә алынгансың икән, син эшләргә тиеш. Авыл советы әниең хәленә керде. Сиңа –  балигъ булмаган кызга эшләү мөмкинлеге бирде. Рәхмәтле булырга кирәк! Аңлыйсыңмы?

Гөлсу теләр-теләмәс кенә:

– Аңлыйм, – дип куйды.

 – Аңласаң шул, Гөлсу! Үзең әйтмешли, без туганнар бит! Матур гына аңлашып эшләргә кирәк! Ә әниең сиңа эш буенча дөрес акыл өйрәтми. Эштә син миңа буйсынырга, ә өйдә әниеңне тыңларга тиешсең.

Гөлсу тыңламый да идеме, аңлау дәрәҗәсе шундый идеме:

– Мин әнә теге зур чүпләрне алам да, килеп тормыйм яме, Зөлхәбирә апа, өйдә эш күп. Беләсең, ике бандит бар өйдә, – дип иелеп, конфет, сагыз кәгазьләрен алып кесәсенә тыкты.

Гөлсуның мәдәният йортына һәм Зөлхәбирәнең үзенә әшәке уйда булуы, әниләренең дөньяга карашы шундый булуын һәм шул балаларына күчкәнен аңлый иде. Малайларны шук булганга өйдә “бандитлар” дип атап йөртәләр, димәк. Бу Зөлхәбирәгә бер дә ошамады, җитмәсә, аларның йөзләре әтиләренә тартым.

 – Гөлсу, сүзләр күп вакыт материалләшә. Энекәшләр диген.

– Туйган инде алардан, – дип куйды кыз, илтифатсыз гына.

“Әни-и! Ярый ла мин синең балаң булганмын...” – Зөлхәбирәнең эчке авазы сөрән салды. Гөлсу аңа бик кызганыч тоелды.

– Бар кайт, Гөлсу! Энекәшләреңне кара! Әниең дә таяклар белән генә йөри, аңа да ярдәм кирәктер.

– Туйдырды бу эш!

Тормыштан канәгатьсез, туктаусыз зарланучы кешедән дә күңелсез кеше юк  бугай...

– Кайт, бар!..

Гөлсу саубуллашып чыгып китте.

Мәдәният!.. Театр кайдан башлана дигәч, бер акыл иясе, кием элгеченнән дигән... Мәдәният кайдан башлана? Әхлактан башланадыр шул. Әгәр мин бу кызны туздырып әрләп кайтарсам, бу кыз бераз яхшырып елмаеп килеп кермәс иде. Юган тәрәзәгә дә игътибар итмәс иде. Әни! Син бит шулай яшәдең! Фермада да үз турыңда тәрәзәң чиста иде. Стенасы да акшарлы иде. Ә мәдәни учакны каян үрләтәсе соң? Зөлхәбирә утырып, ияге белән учларына таянды да уйга батты. Клубка килеп кергән кешене мәдәни югарылыкта кабул итәрлек кем бар коллективта? Сәнгать җитәкчесе Рәмис абыйсы колхозда сөт ташый торган машинада эшли. Концертлар булыр алдыннан репетицияләргә баянын алып килә, оста итеп уйный. Суфия белән эшләгәндә дә чиратлашып кына клубны ачканнар, япканнар. Зөлхәбирә эшләгән бер атна эчендә бары бер тапкыр гына клубка кереп чыкты ул:

 – Яңа себерке яңача себерә дигәнне ишеткән бар минем, сеңел, – диде, хәйләкәр карашлы, карсык буйлы ир уртасы кеше, сөйкемле генә елмаеп. – Давай, син үзеңчә эшли тор, баянда уйнарга кирәк булсам, чакырырсың, –  диде.

Зөлхәбирә Рәмискә гаҗәпләнеп карады. “Себерке” сүзе бер ошамаса, “кирәк булсам чакырырсың” диюе аңа караганда да ныграк үртәлдерде.

– Икең дә нигә кирәк инде монда селкенеп йөрү? Концертлар булганда чыгам мин, чыгам. Син кыз кешегә кич белән көн дә чыгу берни түгел ул. Хатын мыжлый. “Клубта эшләтмим мин сине!”– ди. “Әтү гел кәгеп кайту ягын карыйсың” ¬ди әле. – Рәмис гөлдерәтеп көлде дә  саубуллашып чыгып та китте.

Шулай бер дә кирәксез эшкә кердем микәнни мин?  Эшләргә кирәкми дә икән бит монда. Кич ачтың – музыка куйдың, ябып кайтып киттең... Бәйрәм алдыннан гына җыелып концерт куй да, кайтып шәлеңне бәйлә, Зөлхәбирә. Нигә кузгалдым мин эшемнән?! Миңа фермада бөтенләй дә авыр түгел иде. Хезмәттәшләрем һәр сыерны яратып чәбәкләп саудылар. Миңа да әнием өйрәткән сыерлар һәрберсе күңелемә якын иде. Гәрчә, тәрбия сүзе аңнарына кергәненә бик ышанмасак та, пычракка ятканнарны әрләп чистарттык. Тыңлаулы булганнарына иркә сүзләр белән эндәштек. Зөлхәбирә ике эшне чагыштырып, гаҗизләнде.

Авылда калган классташлар, Зөлхәбирә эшли башлагач, клубка ешлый башладылар. Зилә, укып бетереп, мәктәптә укыта башлады. Мәктәптә кичке чаралар беткәч, Зөлхәбирә янына кереп чыга. Эшендә уңышлар тели. Зиләнең йөзеннән яктылык сибелгән кебек тоела. Классташ булганы өчен генә түгел, уңай энергетикалы кеше дип, яратып аралаша Зөлхәбирә аның белән. Ләкин никадәр үтенсә дә, ул озак тормый кайтып китү ягын карый. Тиздән алар бер табын артына җыелачаклар. Лилия кыз озату мәҗлесенә барлык классташларына әйткән иде. Зөлхәбирә бик  хөрмәт иткән гаиләгә – Хисмәтнең абыйсы, Зәйтүнә апасының улы – Рамилгә кияүгә чыга, Казаннан туган авылына кайта. Шуңа да мәдәният йортында үткәреләчәк язылышу тантанасына һәм, туйда шаһидә буларак, туй барышына тырышып әзерләнә. Булачак шаһит энесе Хисмәт икән. Рамилнең дуслары-классташлары өйләнеп беткәннәр инде. Зөлхәбирәгә бу атна бик тыгыз һәм күңелле мәшәкатьләргә бай булачак. Хезмәте чаралар оештыру эше белән бәйле кешегә, утырып шәл бәйләү түгел, тын гына басып, ял алырга да җай юк икән. Күңел гел эзләнә. Кызыклы идеяләр туа. Аларны гамәлгә кертәсе килеп, тагын бер очына. Лилия кияү һәм киленгә дипломнар тапшыра торган кызык итеп язылган кулдан-кулга йөргән туй сценариен клубка кертеп бирде.

– Ишеттеңме? – диде Лилия, ашыгып. – Суфияләр яңа туган балалары белән гел балнис юлында икән. “Я кала, я үлә” дип әйткән Сәлия апа. Бер килсә, килә ул, малай. Бик киерелеп йөрмә икән! Сәлия апа таяклар белән генә йөри ди. Инвалидность бирәселәр икән.

 – Мин алар турында кызыксынмыйм бит, Лилия.

– Кызыксынмассың менә, баласы үлеп куйса?! Шушы кадәр генә эшләп, китеп тә барырсың әле. Закон буенча эшенә имеет право.

Нишләп белмәсен, Зөлхәбирә дә белә бу турыда. Нигә кирәк моны әйтеп, кәеф бетерү? Зөлхәбирә елмаерга тырышкан булып маташты:

– Лилия, безнең Хисмәт татарча гына сөйләшә хәзер. Матур сөйләм! Үзебезнең татар теле инде, нигәдер кызык та тоела үзе.

– Эшеңнән колак какма дим мин сиңа, нигә миңа  яңача сүз, әти белән әни ничек сөйләшкән – шулай сөйләшәм!

– Керсен! – дип куйды, Зөлхәбирә, шактый күңелсезләнеп. – Урын даулап йөрмим, үзең әйтмешли, законы бар. Бу хәбәрне әйтмәсәң дә, кире фермага кайтасым килә иде. Сыер, хайван булса да, яхшы карашны белә.

– И-и, сине! Сиңа әйткән мин юләр! – Лилия шулай диде. Анда баягы җанлылык югалды. Аның, Рамилнең апасы турында әйткән сүзен ирештергән өчен, Суфиядән үч аласы килә иде. Лилиягә Зөлхәбирә янында бөтенләй дә рәхәт түгел. Сүзне ишләтә белмиме, теләмиме? Бер кайчан да кеше сөйләгән сүзне хупламый. Шунысы ошамый Лилиягә. Ул, Суфияне сүгеп, ачуын басмакчы иде. Әйтерсең, Зөлхәбирәгә тамчы да зыяны тимәгән Суфиянең. Сүзенең тәме китте.

– Лилия! Туй планнары турында сөйлә әле.

– Сөйлисем килми, Зөлхәбирә. Булгач күрербез.

– Гөрләтеп үткәрербез, дускаем! Туй турында рәхәтләнеп сөйләшербез, Алла бирсә. Өйләнештек дип клубка чыкмый тормассыз әле. – Зөлхәбирә, битендәге мәхәббәт чокырларын тирәнәйтеп, елмаеп җибәрде.

Лилияне озаткан гына иде, кабинетына Хисмәт килеп керде.

– Зөлхәбирә, менә ичмаса бу клуб! Кердем дә күңел рәхәтләнеп китте. – Хисмәт шулай диде дә, ушы киткән кеше сымак, ишек төбендә басып калды. Күзләре белән кабинеттагы бөтен нәрсәне: тәрәзәләргә элгән ак челтәрне, калын кызыл фломастер белән тышына язылып шкафка бастырып куелган тасмалы “дело” дип аталган катыргы папкаларны, кабинетка җанлылык өстәп торган гөлләрне шатлык бөркелеп торган күзләре белән барлап чыкты. Иң соңында “Мәдәни почмак” дип исемләнгән стенд янына килеп басты. Еллык, квартал, апрель-май аена эш планын күзеннән кичереп, үзалдына елмайды.

– Әһә-ә! Театр коллективы булдырырга. Репертуарга спектакль сайларга. Э-э, көз көне икән. Сәхнәгә куярга... “Охват населения” графасында – ике мең кеше! Охо! – Хисмәт укып чыккач, Зөлхәбирәгә карап елмаеп куйды.

– Ике меңне күктән алып язган дисеңме? – Мөдир дә күз кысып елмайды. – Тирә-як авылларга чыгарбыз, акча эшләрбез. Аппаратура – клубның йөрәге! Җаны гына чыкмый калган инде...

– Шәп, бик шәп планнар, Зөлхәбирә туташ!

Мөдир өчен планнар белән шулай кызыксынучы булуы сөенеч иде, әлбәттә. Хисмәт бернәрсәне дә игътибарсыз калдырмады. Яңа мөдирнең хыяллары белән өретелеп алдына куйган бурычлары язылган җиде битнең беркетмәсен дә күзеннән үткәрде.

 – Көн дә шушы кабинетта булсам да, барлык планнарың белән таныштырмаган идең.

– Ә син сорамадың бугай, – дип, тагын күз кысты кыз, үзе чын күңелдән елмаеп җибәрде.

– Әйе шул, нәрсәләр оештырасың дип аптыратмыем дидем. Мин белә идем синең эшлиячәгеңне. Ну, моның кадәр эшләргә-ә?! – Хисмәт баш чайкады. – “Кич белән музыка куеп биетәсең дә, эшен бетте Зөлхәбирә!” ие. Нигә бу кадәр чара үткәреп торырга? Суфый музыкасын куйды да шушы шыр ялангач бүлмәдә шырды-бырды сөйләп, аха-ха килеп утырды. Вакыты җиткәч, шылды. Сиңа да шулай эшләргә була. Кайт та шәлеңне бәйлә... – Хисмәт шаяртуын яшереп сынап Зөлхәбирәгә карады.

– Алай да эшләп була. – Мөдир яхшысынмый гына көлеп куйды. – Тик мин алай булдыра алмыйм шул. Алай эшләү өчен яраша белергә, я сүз әйттермәс дәрәҗәдә явыз, аферист булырга кирәк, иптәш Хисмәт әфәндем.

– Минем өчен бик кызык булды бу планнарың, Зөлхәбирә. Ник дигәндә, бүген Өммегөлсем апа терлекчеләр йортындагы бишьеллык план күрсәткечләре язылган зур таблицаны стенадан йолкып алды да  ишек төбенә салды. Кергән бер кеше пычрак аяк киемен куярга җөрьәт итмәде шуңа. Ул бишьеллык планнары бер әкият булса да, өлкән терлекчеләр өчен кадерле иде, ахрысы. СССР таркалуын бер дә яратмадылар.

– Стенада торса ни булган? Аны, бухгалтерия кызлары сорагач, дүрт ел элек мин язган идем бит ватманга.

– Коммунистлар партиясе бетте, съезд булмаячак, планнар да булмастыр.

 – Нишләп план булмасын икән, Хисмәт?! Плансыз шәхси тормыш та бармый.

– Анысы шулай. Зур держава халык тамагын туйдырырга план куймаячак, ә җырлап “май чыкмый” торган тармак – мәдәнияттә эш планы барлыкка килгән диюем генә иде. Нәтиҗә ясасаң, халык, эшләмичә җырлап-биеп кенә яшәячәк. – Хисмәт көлеп куйды. Аннан тиз генә җитдиләнеп: – Синең сәхнә түрендә үтәчәк чараларың шәп булачак, мин ышанам, Зөлхәбирә!

– Рәхмәт, Хисмәт! Канат куясың! Катнашыгыз гына инде.

– Язып куй әле мине театрга. Синең белән сәхнәдә берәр парлы рольдә уйнарга иде. Чынбарлыкта уйнап булмады инде. – Хисмәтнең шаярып кына әйтә башлаган сүзе бик моңсу килеп чыкты. – Ярый, киттем. Уңышлар сиңа! – Егет башын иеп чыккан уңайдан нидер исенә төшеп кире борылды. – Ә-ә, Зөлхәбирә, концертта “Зәңгәр кыңгыраулар”ны җырларсың әле яме.

Кыз бераз уйланып торды да:

– Әйдә спектаклен уйныйбыз, Хисмәт! – дип куйды.

Хисмәт җанланып китте:

– Парлап уйнасак, уйныйм.

– Парлап уйнарбыз. Әле кем ир-ат роленә атлыгып тора?!

Хисмәт йөзенә куаныч ягылдырып, чыгып китте. Зөлхәбирәгә бераз моңсу булып калды. Ул юка фанердан ясалган стенадагы “Мәдәни почмак”ка беркетелгән еллык планны алып, өстәл артына килеп утырды. Битләрен ачып, күздән кичерде. Әйе, Суфия эшкә чыкса, бу планнар бары хыялда калачак. “Суфия эшкә чыгар, мин китәрмен” дип алардан ваз кичәргә теләми иде ул бу эшләрдән. Ул, ятим калганнан бирле, биш ел ярым инде үз-үзен әйдәкләп яши. Менә шулай уй-максатларын  кәгазьгә язып, шуларны эшкә түндереп тормыш итте ул. Ак кәгазьгә язган ак хыял-өметләре аны гел чакырып торды. "Бу эшләрне башкарган чакта, кем белән, ни өчен генә низагка керергә туры килмәсен, сынатмаска тиешмен!”– дигән уйны ул күңеленә күптән беркетеп куйды. “Дошман ышанычсыз дуска караганда әйбәтрәк бит!” Әнисе сүзе! Сәлия дөнья болгаткан саен әнисенең үз-үзен тынычландыру сүзе! Их, әни! Син бит үлмәдең! Ныгыды Зөлхәбирә, Сәлия белән Суфиягә рәхмәт! Әнисе үлгәннән бирле, уйларын бүлешергә кеше булмаганнан өйдә көндәлек яза башлаган иде. Ул аны үзе белән йөртә. Бүген ул баш өлешенә яхшы булу, ныгу  өчен дип  язды да, берникадәр уйлап торгач, беренче, икенче дип пунктлап тезеп төште:

1. Беркемнән дә гаеп эзләмәскә.

2. Беркемнең дә гайбәтен сөйләмәскә.

3. Беркемгә дә зыян салмаска.

4. Әни күк сабыр, тыйнак булырга.

5. Хезмәтемне яратып, җиренә җиткереп эшләргә.

6. Кирәкмәгән нәрсәгә кысылмаска.

7. Тирә-яктагыларга хөрмәт белән карарга....

8. Әни кебек... Ни язарга белмәде. Әни кебек булырга! дип куйды. Ә-ә! Тугызынчы пункт дип теркәде Зөлхәбирә:  “Эшләгән эшләремә күңелдән әнигә отчет биреп барырга”.

Ә бәлки ... Ак битенә алсулык йөгерде. Уйланып, баш түбәсеннән – чем кара чәчләрен, мәдәният йортында эшли башлаганнан алып, нәфисләнә башлаган учлары белән сыпырып алды да ун дип язды. Нокта куйды. Тик язып китә алмады. Ун! Хисмәтнең мәхәббәтен кире какмаскадыр бәлки?! Үз-үземне мәҗбүр итеп яратырга тырышыргадыр?!

– Йә, Аллам, булмый бит, булмый. – Ул чарасыз башын өстәлгә салды, авыр, кара толымы өстәлгә шапылдап килеп төште.

Бу авылда, әнисенең хезмәттәшләреннән башка, аның өчен җан атучы бары бер генә кеше бар. Ул – Хисмәт! Чынлап торып ярата, белә Зөлхәбирә, бу кадәр кире кагуга ул әйләнеп тә карамаска тиеш иде инде. Ә ул, туган кебек, һәрдаим  ярдәменнән ташламый. Ә Хәбир, игезәге?! Аңламый, нигә бертуганы шундый аның? Уйлап-уйлап караганы булды, хыялы да, максаты да юк Хәбирнең. Зөлхәбирә эше өчен җан атуы бөтенләй көтелмәгән хәл. Эшкә бара, кайта Хәбир. Ашый, сулый... Берни белән кызыксынмый. Мәдәният турында планнары белән уртаклашканда да ни “ә”, ни “җә” дими... Ә Хисмәт?! Ул бүтән! Клубта эшләвемне ник теләде икән Хисмәт дип аптыраган иде. Якынаю юлын эзләгән икән! Көн дә очрашалар. Тик кыз күңелендә дуслык мәхәббәткә әйләнмәде. “Мин киребеткән кеше!” дип бәяләде үзен...

Авыл советы башлыгы мәдәният йортына килеп керде.

– Зөлхәбирә, матурым! Ничек хәлләр?! 

– Исәнмесез Закир Надирович!– дип, Зөлхәбирә сәлам алган мизгелдә Закир күзләре белән мәдәният йортын әйләнеп чыкты. – Иртәгә авыл җыены була. Көн тәртибендә авылда салыначак мәчет урынын раслау, Согуд Гарәбстаны кунагы да булачак, – дип елмайды ул. – Сәгать бергә. Белдерү язып эл, яме. Клуб вакытында ачык булсын! Безнең авылда уңган кешеләр күп. Кул эшләре күргәзмәсе ясасаң яхшы булыр. Берничә концерт номеры булсын! Мәдәният йорты территориясе чиста икән...

– Әйе, кичә генә чалгы белән чаптым.

– Молодец! Зөлхәбирә! Так! Иртәгә район хакимиятеннән дә вәкил булырга тиеш. – Закир кул сәгатенә карады. –  Бухгалтерия кызлары белән син дә Чишмәсу буе әрекмән-кычытканын чабып чыгарсыз. Баланлы тау ягыннан юл кырыендагы телеграмм  баганаларын акшарларга кирәк була. Иртүк правления каршына кил! Обедка эшләп бетерерсез дип ышанам.

– Яхшы, Закир Надирович.

Авыл үзидарә советы рәисе чыгып китү белән, иртәгә эшләнәсе эшләрне күз алдыннан кичерде кыз.

Гөлсу бүген килмәячәк, чөнки өч көн элек юып киткән иде. Барып чакырды, килде, трибуналар урнаштырышты.

– Әни өстәлләр күтәрешеп йөрмә дигән иде, куештым инде, ярар, – дип куйды.

Зөлхәбирәнең күңелендә ачу калка иде. Йөзенә карады: бала гаме юк. Нигә ачулы бу бала?

– Ник алай карап торасың, Зөлхәбирә апа? Грузчик түгел ич мин.

 – Сез өйдә дә санап эшлисезме эшегезне?

– Бу өй түгел, бу – кы-лу-уб! Ничек күбрәк эшлим, шулай күбрәк эш кушачаксыз. Мин кол түгел!

– Кол?! Әстәгъфирулла. Үзең шундый яшь, үзең шундый кызганыч син, Гөлсу! – Зөлхәбирәгә бу мизгелдә шулкадәр авыр иде. Тәне кызышты. Ә җиһан көчлерәк чыңгылдады. Тешләре кысылды. Юк, болай калырга ярамый:

– Эшләсәгез эшләгез, эшлисегез килмәсә, мәҗбүриләп тотмыйм, – дип әйтеп салды.

– Яра-арр, кайтам алайса.

 – Бар, кайт! Үзем юармын.

Гөлсу, ваемсыз гына борылды да шарт итеп ишекне ябып, кайтып китте.

Бик, бик гаҗәпләнде, Зөлхәбирә. Сәламәт, чибәр кыз бала үсеп килә, әмма җаны имгәк. Язмыш авырлыгы да, җәмгыять тә үзгәртмәгән әле аны, кызның асылы шундый, чөнки тәрбиясе шундый, әнисе шундый! Кемгә насыйп яр бу? Бер елдан, әнисенең сүзеннән чыкмаган “яхшы бала” кайсы коллективка җан көеге булып килеп кушылыр? Тәрбиядән тайпылмас, яхшыга үзгәрмәс һәм кешелекнең саф дөньясына үзенең кара өлешен кертер. Зөлхәбирә тәрәзә буена килеп басты. Чарасызлыктан, үзе юган тәрәзә аша урамны күзәтергә кереште. Күзләр җиһан нурын күрми, гаҗизләнүдән, уйлар аңын томалаган.

“Зөлхәбирә! Син кешене үзгәртә алмыйсың, ә үзеңне үзгәртә аласың!” – Эчке көч аңны иярли. “Сабыр! Хезмәт юлыңны начар гамәлдән башлама! Җир бу кадәр башбаштаклыкны күтәреп тормас, җае булыр, булыр. Эшеннән чыгарма! Ике малай, бу кыз – кан кардәшләрең...”

Зөлхәбирә ярты сәгать эчендә клубны гөл итте. Хурлану, ачу  зур көч бирде. Җитез эшләп, тирләп пеште, әмма теләгенә иреште. Хәтта биек түшәмнән, озын таякка чүпрәк чолгап пәрәвезләрне җыеп чыгарга да өлгерде. Сәламәт, ике куллы яшь кешегә ние бар бу эшнең? Ни гаҗәп, Сәлия йогынтысыннан балалар гынамы соң, күпчелек авылдашлар чыга алмый... Алламы әллә ул?! Нигә куркалар? Ярашалар?! Савыгып, аягына басып, үз эшенә Сәлия килсә дә, курыкмый Зөлхәбирә. Бары чиркана, бары күрәсе генә килми...

Мәдәният йортындагы үзгәреш күрер күзгә яхшы күренә иде. Ак киемле гарәп кешесе дә булгангамы, әллә  авылда мәчет төзеләчәк дип план коргангамы – халык күтәренке рухта иде. Мәчет төзү урыны итеп Мәрдан карт нигезе күрсәтелде. Җыелыш беткәч, авыл советы башлыгы Зөлхәбирәне мактап үсендерде. Аннан, сәхнә түре фонына ымлап:

– Ленин башын алырга кирәк булыр, – дип пышылдады. – Гарәбстан вәкиле ошатмаган, переводчик шулай диде. Сурәт, шайтанны эшкә җигә, имеш.

Барысын да озаткач, үзендә бертөрле җиңеллек тойды. Әйе, зур җаваплылык белән карады ул аңа. Читтән килгән кеше, бигрәк тә башка милләттән булса, мәдәниятенә игътибар итә, әхлагын сыный, милләте белән кызыксына, гореф-гадәте белән таныша, авылының, халыкның йөзен күреп китә. Сынатмадыкмы? Әнә шул сорауларга җавап табасы килеп, барын да кабат күңелдән кичереп тамашачы сыман иң беренче рәткә кереп утырды ул. Ашказаны, барлыгын белдереп, сулкылдап-сулкылдап ашарга сорый иде бугай. Барына да җитешим дип чабулап йөри торгач, ашауда гаме дә булмады. Хәер, вакыты да җитмәде. Акшарга буялып кайткач, тиз генә юынып киемнәрен алыштырырга гына өлгерде. “Клубыңны вакытында ач!” – диде бит, Закир Надирович. Кызык! Әле бит кич белән дә эшкә киләсе, төнгә кадәр эшлисе бар. Ә сәгать инде өч тула. Сыер савучының эше төгәл эш сәгатенә сыеша, мәдәният хезмәткәренең – юк! Мәрдан абыйны, “йөргән була инде шунда...” – дип сөйләгәннәре исенә төште. Күрше булганга күргән-белгәннәре күз алдыннан үтте. Ул өендә сирәк күренә: бер карасаң мәдәният йортында, икенче юлы, “каян киләсең болай? – дип әнисе сораса, “подвалда хатыннарга бәрәңге ярдыруны миңа тапшырдылар”, дип җавап бирә. Колхоз машиналары азык чөгендере ташыганда автовесада үлчәүче янында контроль эшен башкарганын күргәне булды. Я урманга яшь бозауларга витамин буларак яфрак-яшь ботак җыярга кушалар иде аңа. Ә минем эшләгән эшем нәрсә бүген? Төртеп күрсәтергә каяда ул? Чалгы белән алабута-кычыткан кыеп, җансыз багана ташын агартып мәдәният күтәреп булмыйдыр?! Кызык! Нишләп кызык булсын бу?! Кызганычтыр яки аңлашылмас сәер хезмәт?!

Ашыйсы килә... Тамак ялгарга гына түгел, өйдәге эшкә кул тимәде бүген. Өйдә хезмәт эшләнмәгәнне белә торып ник кайтырга ашыкмыйм?.. Ару-талчыгу сизелә. Зөлхәбирә, буш залның беренче рәтеннән, алсу төстәге пыяла мозаикада кабарынкы итеп эшләнгән Ленин башына карап уйга батты.

Октябрьда туганнарның

Ленин була бабасы...

Никтер бер дә кубарасы килми иде. Ә алмасаң? Коммунистлар башлыгы бүгенге җәмгыятькә ят шул. “Баш” бик зур иде. Олы гәүдәле Закир Надирович колачы кадәр. Ничек алырга икән? Я Хода, тарих кабатланмый, диләр. Кире борылды ләбаса. Зөлхәбирә “Совет әдәбияты” журналыннан укыган әсәрләрне исенә төшерде. Советлар төзелгән. Авыл саен диярлек мәчет манарасы киселгән. Манарасыз бинадан клуб ясаганнар, динне тыйганнар. Ә хәзер?! Киресе! Советлар Союзын җимереп, динне куәтлиләр, мәчет төзиләр, клубтан Ленин башын алып ташларга әйтәләр. Кем куша? Кичә генә коммунист, парторг булган җитәкче! Әйләнә бу дөнья! Кем әйтә аны әйләнми дип? Тамашачылар каршындагы сәхнә фонында горур рәвештә ияген күтәреп торган җитмеш еллык юлбашчы башы, катырылган агач чүбе һәм алсу пыяла ватыкларыннан гына торса да, бер кирәксез нәрсә булып чәлпәрәмә килергә, чүплеккә ташланырга тиеш түгел кебек. Ләкин җитәкче әйтә икән, җәмгыять чит икән – төшерергә кирәк була. “Октябрь баласы” булганга, Ленин бабайга хыянәт итәсе килми иде Зөлхәбирәнең.

 – Чү! – Мөдир яңа гына исенә төшкәннән үз-үзенә гаҗәпләнеп куйды: – Җансыз, имансыз бер сурәтнең хакын хаклап утырам. Мәчет кадәр мәчетнең – Алла йортының манарасын чыжлатып кисеп төшергәннәр, клуб ясаганнар – бер дә уңайсызланып тормаганнар бит. Имансызлыкның көче шул кадәр көчле була микәнни? Зөлхәбирә үскән ил, аңа, ятимлекне санамаганда, авырлык күрсәтмәде. Мәктәптә “Бәхетле балачак” дип җырлап укыдылар. Укылган әдәби әсәрләрнең көче зур икән! Укыганда күңеленә чын булып кереп калмаса, Зөлхәбирә күрмәгән-белмәгән чорны күзаллап, тетрәнеп утырыр идеме?! Зөлхәбирә генә түгел икән, ул чорларны, кич белән Ленин башын төшергәндә, Хәбир белән Хисмәт тә, мәчет манарасын кисеп-тартып аударган чорларны үз күзләре белән күргән сыман тасвирлап сөйләп алдылар. “Баш”ның ниндидер күңелне кузгата торган тәэсире бар иде.

– Кемдер берәр әдәби әсәр язса: “Авылның соңгы комсоргы Хисмәт, сәхнә түрендә җитмеш ел буена алсу пыяла аша матур дөнья күрсәтеп торган Ленин башын аркан белән сөйрәп төшерде. Иртәгесен, тирес түгә торган трактор арбасына салып, ферма артына илтеп бушатты” дип язар иде мине, – дип көлде Хисмәт. Аны, югары белеме булмаса да, телгә оста һәм политик яктан белемле булуын исәпкә алып, авылның комсомол оешмасы җитәкчесе итеп сайлаганнар иде. Оешма таркалып, эш кенә күрсәтә алмый калды.

Зөлхәбирә нишләптер кушылып көлә алмады. Аның уйлавынча, бу гамәлдә ниндидер хаксызлык бар. Ә егетләрнең кәефе шул кадәр әйбәт, эшләренә канәгать утыралар.

– Яраткан вожак бабабыз башы – ферма артына тиреслеккә, ташландык фермада салам җәеп, гает укыган намаз картлары – яңа мәчеткә! Вәйт переворот бу, яшьтиләр! Аха-ха-ха. Мәрдан карт культураны иярли алмады, зато йорты нигезендә салыначак мәчеттә теге дөньядан торып командовать итәчәк. – Хисмәт рәхәтләнде көлеп.

– Юк-к-тан да н-ничек къ-кызык та-табасың с-син, ә?

Хисмәт шып туктады да мут кына күзләрен уйнаткалап:

– Бик беләсегез килсә... тиккә генә өйләнми картаймаган ул! – дип имән бармагын өскә күтәреп алды.

 Зөлхәбирә көлә-көлә эче катты.

– Ай, Хисмә-ә-т! Үтерәсең син көлдереп. – Күзеннән атылып чыккан яшьләрен сөртеп: – Әллә син дә күрше бабай кебек өйләнмәскә булдыңмы? – дип куйды.

 –  Чыкмыйсың ич!

– Менә хикмәт инде, Хисмәт! Хисмәткә кызлар беткән Балантауда.

– Ярар, башны да сөйрәп төшердек, клубтан икәү бергә кайтырбыз, Хәбир егет белән кызга мишәйт итеп ияреп йөрмәс, шәт иншалла.

Хәбир, Хисмәткә карап, кашын сикертеп күзләрен уйнаткалап алды да, ике кулын кесәсенә тыгып, елмаеп китеп тә  барды.

– Хәбир! Шаярта ул, Хисмәт! – дип кычкырды кыз игезәге артыннан.

– ... чынлап әйтә-ә!

– Хисмәт! – Хисмәткә теленә салынмаска боеруы диде кызның.

– Әү, Зөлхәбирә-ү!

“Юк-юк, бу турыда сүз башлана күрмәсен!”

 – Туйны алып баручылар без бит, репетиция ясарга иде, Хисмәт!.

– Зөлхәбирә, мин өйләнергә кызыгырмын инде.

– Өйләнгәч, өйләнүен кызганалар ди, егетләр.

– Син миңа чыксаңмы, и-и яратмыйсың да инде.

– Я-ра-там. Яратмаган кеше белән сөйләшеп тә утырмыйм мин. Репетиция ясыйбызмы?

– Ю-ок! Минем әлегә сүзгә күршегә кергәнем юк. Туй шәп булачак, без репетици!

– Урысчалы-татарчалы сөйләшәсең әле бүген. Туташ та димисең...

– Мин шаяртасы килгәнгә генә, Туташым галиҗәнапләре! Минемчә, әгәр татар кылана икән, ул бары урысча гына кыланырга тиеш. Татарга юмор килешми ул. Дөресрәге, татарча килештерә белми, шуңа көлдерә белми.

– Көлдерә белмибез түгел, көлә белмибездер... Мин үзем шундый бугай, Хисмәт.

– Соң, син чиста татар токымы бит инде.

Зөлхәбирә Хисмәтнең киң фикерләвен яратып, үткер яшькелт күзләренә төбәлә, ягымлы карашы белән “адидас” дип язылган  трикотаж спорт киеме гәүдәсенә ятышып торган чандыр буй-сынын күзләреннән кичерә...

(Дәвамы бар)