Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (5))
Йолдыз булып ялтыра!..
Кыш соңгы көнендә хәйран тузынды – төне буе котырып буранлады. Кыш буе кар мул яуганга, як-якка – биек кар көртенә ыргытырга да авыр була башлады. Зөлхәбирә, иртәнге савымнан кайтып чәй эчте дә, капка төбенә кар көрәргә чыкты. Тыгыз, авыр көртне кистереп ала да җилләп еракка ыргытырга тырыша. “ЮМЗ” тракторы белән авыл урамнары карын эттереп юл салып йөргән Хисмәт бу юлы сәлам генә биреп үтмәде. Кабинасыннан төшеп, классташы белән озаклап сөйләште. Ул Хәбир белән хат алыша. Алар ферма буенда очрашканда, хатта язылганнар буенча гәпләшеп алалар. Бу юлы Хисмәттән ишеткән хәбәр аяктан ега язды аны. Хисмәт бу хәбәрне Зөлхәбирә белә дип ялгышты. Белми иде, белми иде!.. Минвәлине дә армиягә озаткач, Зөлхәбирә катлы-катлы сагыш эчендә йөзде. Үз эченә бикләнде. Ишетелгән вакыйгаларга, кемдер нидер сөйләгәнне тыңларга кызыксынучанлык шактый кимеде, хәтта бик якын ук булмаган авылдашлары белән аралашу теләге дә әллә ни юк иде. Эшкә барды, кайтты, өендә, хуҗалыгында көндәлек эшләрен эшләде. Уйларга бирелмәс өчен гел шөгыль тапты. Кичләрен утырып шәл бәйләде. Атна саен балан бәлеше пешерде. Эштәге апаларын “Халисә пиругы” белән сыйлады. Шул эшләрне юаныч итте, вакыты белән куаныч та тапты. “Ихлас” сүрәсен өйрәнде, Ходайдан әти-әнисенең рухы шат булуын сорады – шуның белән дә күңеленә тынычлык иңде. Ике солдатка хатларны куш биттән ким язмады. Китаплар да укыштыргалады. Бер генә минут буш вакыты да булмады аның. Әнә шулай яшәде ул кышкы көннәрдә. Шулай яшәп, сагышка урын калмавын аңлады. Күңелсез булса да, шушы гадәтләнеп килгән тыныч тормышына зур тынычсызлык килде.
– Суфиянең Минвәлидән алты айлык авыры бар икән!! – Буран тынган иртәдә Зөлхәбирә өчен коточкыч шушы хәбәрне Хисмәт җиткерде. – Армиядән чакыртып кайтарасылар, никах укытасылар ди имеш...
Башта ул моңа ышанмады. Аннан хурлыклы хис бөтен күңелен биләде. Өйгә кергәч, тыела алмыйча, Минвәли көчләмәкче булган караватка авып, тәгәрәп-тәгәрәп елады. Очраклы гына килгән Зәйтүнә апасы, тынычландырам дип, киресенчә, бу хәбәр дөрес булуын раслады гына. Елаудан туктау белән бар җиһанга күрә алмас дәрәҗәдә нәфрәт күзләре белән бакты. Барысын да күз алдына китерде. Әйе, эштәгеләр башкача карый. Нидер әйтмәкчеләр, ләкин әйтмиләр. Кибеттә арттан озаклап карап торалар сыман. Лилия, очрашмаска җай эзли кебек тоелды. Кадыйр абыйның байтактан инде сөйләшкәндә башы аска иелгән... Их, мин бит боларны ятимә булганга кызганалар дип уйладым. Кызганмасыннар дип, көчле булырга тырыштым. Их! Нинди мыскыл! Бу ярсу, хурлыклы халәттә ятып торып булмый иде – сикереп торды да шкаф тартмасыннан ике пакетка бүленгән хатларны киеренке халәттә өстәлгә алып ташлады. Берсендә Минвәлидән килгән хатлар булса, икенчесендә – Хәбирдән иде. Берсе, калтыранган куллардан шуып чәчелеп китте. Идәнгә әйтерсең корама юрган яптылар. Ак җирлеккә зәңгәрсу җеп белән аңлаешсыз бизәкләр чигелгән кисәк-кисәк корама өстендә басып тора ул. Өзелмәс, нык җепләр белән ихлас йөрәктән тамган хисләр чигелгән иде боларда! Саф иде алар! Ниләр язган иде? Баш эшләми. Бары кыңгыраулар чыңлый! Бары кыңгыраулар аваз сала... Уйлау сәләтен югалтты микәнни? Тукта! Нигә шул кадәр сызгыра ул җиһан? Соңгы айда Минвәли хатлар язмады. Менә хикмәт кайда икән! Оятсыз! Ах!..
З-з, ч-ч, ш-ш-ш, сь-щ-щ, ц-ц... – Җиһан авазлар көйли! Ниләр сөйли?!. Минвәлидән корсаклы!.. Баш гүли...
Ул сөйгән егетенең барлык хатын ертты, ахыр чиктә йомарлады. Әйтерсең, шуның белән ул аннан үчен, ачуын ала. Сөю хатларын йомарлаган саен йөрәге куырыла, колаклар чыелдый, ерткан саен күңелен хыянәт сыза. Бераздан ул үзен чын мыскылга калуына төшенде.
– Адәм көлкесе! Ах! Ул бит Суфияне дә сөеп йөргән. Сукыр, сукыр икәнмен... – Бер ноктага төбәлде. Күзләре кысылды, иреннәре бөреште. Күңелне чиркандырып, пычрак хис – чиксез нәфрәт ярып керде. Мәгънәсез аваз белән шаулаган тоташ буш дөнья да аны үчекли, ачуын китерә:
– Ш-ш-ш, ч-ч-ч, щ-щ, ыс-с, ц-ц-с-с-с...
Юк басып калып булмый иде бу хурлыклы, хыянәтле мәхәббәт каршында – ул кабат караватка ауды. Әле үткән җәй башында гына Яшьлек аланында кулга-кул тотынып йөрүләре, Баланлы тавы итәгеннән йөгереп төшүләре, “ялгыш” егылып, бер-берсенә тартылулары, Минвәлинең еш кына кыңгырау чәчәк җыеп бүләк итүе, үбәргә омтылуы, үзенең үптермичә шаяруы – беренче саф мәхәббәтнең матур, бәхетле мизгелләре күз алдыннан үтте. Күз читеннән кайнар яшьләре тәгәрәште. Аннан Минвәли белән аралашкан соңгы өч көн күз алдына килде. “Их! Без өч кызны бергә күргән саен “өчлек союзы” дип үчеклиләр иде ләбаса. Дуслык! Син кая югалдың? Лилия! Бу хәлләрне белә идең дип уйлыйм. Нигә әйтмәдең??? Минвәлигә тугрылык саклап, клубка да чыкмадым, шуңа синең белән, Лилия, аралашулар да бик сирәк була иде шул. Иртүк фермага эшкә барасы булгач, иртә ятып йокланылды. Әйе шул, хезмәттәшләрем өлкән хатын-кызлар булгач, өлкәннәр фикере белән яши башладым. Бәлки шуңа яшь кызлар кебек чытлыкланып клубта йөрергә теләгем дә булмагандыр. Вакыты да җитмәде бугай...” Күңелдән әнә шулай сөйләште ул.
Минвәли китү белән, авыл советы башлыгы Зөлхәбирәне нәкъ өч тапкыр клубка мөдир вазифасына чакырды. Ризалашмады. Аның анда эшләргә теләге юк иде. Әйтерсең, әнисе аңа өйрәткән таналарын мирас итеп тапшырган, ә ул ташламаска сүз биргән. Иртән йокыдан торулар авыр булса да, сыер саварга йөрүен дәвам итте ул.
Зөлхәбирәнең өендә, ул теләгәндә генә аваз салучы, баш түбәсендә кыңгырау сыман түбәтәе булган, тере сыман бердәнбер хәрәкәт итүче нәрсәсе – будильнигы бар. Әгәр аны терегә санаса, өй эчендә башка хәрәкәт итүче бер генә нәрсә дә юк. Үсүче, чәчәк атучы гөлләре бар икән, гөлләре! Тагын? Тагын күңеленә сүнмәс яктылык, җылы, көч биреп торучы гәрәбәләре бар. Ул өстәлдән үрелеп унҗиде бөртек гәрәбәне алды, куш учында януын-яктыруын карады. Әнисенең еш җырлаган җыры исенә төште. Урында яткан килеш тулы тавышына җыр сузды. Әгәр берәү өйгә керсә, кычкырып җырлап яткан кызны күрсә, тилергән дип кызганыр иде.
Сары-сары гәрәбә,
Югалмасмы әрәмгә?
Егет биргән муенса,
Нәрсә икән уенда?
Муенса, муенса,
Ямьле инеш буенда.
Гәрәбәсе муенда ла,
Нәрсә икән уенда?
Я Ходаем, мин бит бу җырны өйрәнмәгән дә идем, каян җырлый алдым? Әллә фәрештәләр булышамы миңа? Булыша?! Һе, ни дим әле мин? И Аллам, газиз анам язмышын миңа да язган түгелме соң Син? Анасы атамны үзенә караткан, кызы – минем сөйгән ярымны... Ни бу? Бу ни? Очраклылык юк диләр. Кабатланган хәл очраклылык булмый ләбаса. Зөлхәбирә кабат кычкырып торып җырлап җибәрде:
Сары-сары гәрәбә,
Ярдан түбән тәгәрә,
Су төбендә калтыра,
Йолдыз булып ялтыра.
Их!.. Бөгәрләнеп килеп, сулкылдап елады кыз. Аннан тынып калды. Уйлар гына тынмады. “Егетле-ирле буласың килсә... Ни диде Сәлия түти безгә килгәч? Тукта! Сәлия апа әйткәннең кайчан алтын булганы бар? Очсыз сүздән түгел, халык җырларыннан хикмәт табаргадыр... “
Зөлхәбирә торып утырды. Тәрәзәгә таба борылды, анда йолдызлы күк! Әнисең дә җаны шул йолдызлар арасында бит инде.
– Әнием! Син шулкадәр көчле булгансың! Кеше күрмәгәндә калтырап еласаң, кеше янында муеныңдагы гәрәбәң кебек янып тордың, авылның бер якты йолдызы идең бит син!..
Күңеленә ныклык, көч ургылып керде. Җитез генә торып, учына кыскан гәрәбәләрен җамаякка салды. Чәй куйды. Гәрәбәләргә төбәлеп, һич тартынусыз чөмереп чәй эчте. Аягы белән генә урындыкны өстәл астына этеп кертте. Җамаяктан гәрәбәләрен үрелеп алып кабат учына кысты.
– Ялтыра, гәрәбә! – диде ул үзалдына. Аннан, “ничек ялтыратырга бу гәрәбәләрне?” – дип озак кына аларга карап торды.
Сары-сары гәрәбә,
Ярдан түбән тәгәрә,
Су төбендә калтыра,
Йолдыз булып ялтыра...
Зөлхәбирә җырны тагы бер кат җырлады. Дөньяга битараф хис барлыкка килде. Ул ваемсыз гына урынын җәеп, йокларга ятты.
Тимер белән пыяладан гына торса да, җанлы сыман теркелдәп эшләп утырган будильнигы аны иртүк уятты. Көндәгечә, матраста яктылык сирпегән төсле яткан гәрәбәләрне җыеп җамаякка салды. Язгы көн әле яктырганчы күп вакыт бар. Ә унҗиде гәрәбә Зөлхәбирәгә караңгылыкта да яктылык барын искәртә. Тагын... Сервантта Хәбирнең гәрәбәләре аяклы фужер эчендә көн караңгыланган саен яктырып күренә – газиз бертуганын исенә төшерә.
– Йолдыз булып ялтыра, гәрәбә! Күңелдә яктылык сүнмәсен!.. Яшәү гаме сүрелмәсен! – Кыз боларны Ходайдан сорый...
Эш – адәм баласына иң сихәтле дәва. Әле генә томырылып эшләгән хезмәттәшләрнең, ике кулга бирелгән бер эшләре тәмамлану белән, Зөлхәбирәгә сынаулы караш ташлап, күзләре белән бораулаганнары инде яхшы сизелде. Зөлхәбирә дөньяны өйрәнеп бара иде: әйтәсе килә боларның, әйтә алмыйлар. Бу карашлар күптәннән каезлый аны. Тома ятим булганга кызганып карыйлар дип, күп ялгышкан икән ул. Хәзер генә аңлады кыз. Димәк, бу вакыйга авылдашлар телендә күптәннән йөри. Юк, Зөлхәбирә, авызыңны да ачма! Сиздермә! Су төбенә төшеп калтыра, әмма җир йөзендә, кеше алдында үзеңне кызгандырма! Минвәлигә булган нәфрәт сыгылмаска көч бирә. Сыгылмаячак! Чөнки күңелдәге чиркангыч нәфрәт хисе шулкадәр нык урнашты, хәтта бәгыре катты. Тоемлау буенча ул урлау озынлыгында, ләкин бик юан. Катылыгы мәрмәр белән бер булырга тиеш. Елмаерга иде-е. Юк, шул, елмаеп булмый, мәрмәр ныклык чырайга да ягыла. Ә йөрәктәге ярсу хистән күңел түрендә кичә җырлаган җырга өстәмә куплет җыр туа:
Яктыр, яктыр гәрәбә,
Ярым читкә тибәрә.
Су төбендә калтыра,
Йолдыз булып ялтыра.
– Кайта торыгыз! Без Зөлхәбирә белән кайтабыз! – диде Мәүва.
Зөлхәбирә аңлады. Ферма юлыннан авылга табан туры юлга төшкәч, Мәүва тамак кырып сүз башлады:
– Кызым! Син ишеткәнсеңдер инде?
– Ишеттем, бер сүз дә әйтмә башка яме, Мәүва апа! Алар минем өчен дөньяда юк!
– И-и кызым, әниең язмышы сиңа да язылган микәнни соң? Мәхәббәт өчен көрәшәләр! Зинадан ясалган корсагын теләсә нишләтсең! Сөйгән ярны алай тиз генә бирмиләр. Яшьли сөйгән яр гомер-бакый онытылмый. Күңелеңдә төзәлмәс ярасы калыр.
– Ярасын ямармын.
– Ай, балакаем, Халисә кебек бигрәк үҗәт, үзсүзле син! Ир бирмәк, җан бирмәк диләр. Яраткан егетеңдер бит?!
– Мәүва апа, минем өчен ул юк. Булды! Башка әйтмә!
– Ярар. Уф-ф... Ярар, балакаем... Хәбир язамы?
– Яза! Мин дә язам.
– Ярар, балакаем!
Зөлхәбирә капкадан керү белән күңелендә туган яңа куплет җырны җырлады:
Сары-сары гәрәбә,
Минем йөрәк – мәгарә,
Су төбендә калтыра,
Тау башында ялтыра.
Иллә дә рәхәт булып китте Зөлхәбирәгә. Җыр юаныч кына түгел, үзең чыгарганда, куаныч та була ала икән. Болдырга баскач, иркен итеп сулыш алды. Көн туды. Хәйран яктырып килә. Бу яктылык кыз күңеленә дә күчте. Ул үзалдына усал гына елмаеп куйды. Кем әйтә аны, горурлык начар хис дип? Җыр күңелдә дәвам итте:
– ... Йолдыз булып ялтыра!..
Ялгышмы, язмышмы?..
Җиһанга яз килде. Кояшлы көннәрдә өй кыекларыннан тамчылар тама. Иңмәсен дип, әвеслек өстеннән аз-азлап кар төшерә Зөлхәбирә. Түбәдән юллар да, өйләр дә яхшы күренә. Чишмәсу яры буйлап яшкелт китель пәлтәдән бер солдат атлый. Зөлхәбирәнең йөрәге ярсып-ярсып тибәргә кереште. Кулыннан көрәге чак төшмәде. И мәхәббәт! “Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым” дигән әйтемгә өстәп, күңеленнән: “Нәфрәттән – мәхәббәткә юк адым!” дип катгый итеп, үз сүзен әйтеп, шуңа үзен ышандырып яшәгән иде. Алай түгел икә-ә-н! Түбә өстендә, аяк астындагы җепшек кардан да җебек булып басып тора ләбаса ул. Кая китте мәрмәрдәй катылык? Кая очты нәфрәт? Күңел, кош булып канатларын кагынып, Минвәли янына очып төште. Чын күңелдән куенына сыенды, күк йөзе кебек зәңгәрсу күзләренә бакты...
Минвәли каерылып Зөлхәбирәләргә табан карады. Күрде, күрде ул Зөлхәбирәне: адымнарын әкренәйте, башын ия төште. Ирләрчә сынауларга азмы-күпме чыныгу алырга өлгергән, төз гәүдә белән атларга өйрәнгән кичәге солдат та мәхәббәт каршында башын ия икән. Ә бәлки бу тәүге мәхәббәте алдында баш ию түгелдер, гөнаһкярлык хисеннән изалануыдыр, күзгә карамыйча бигайбә диюедер?! Зөлхәбирәдә кызгану хисе туды:
– Ялгышыңмы, язмышыбызмы, Минвәли?.. – Солдат артыннан озак кына инәлеп карап торды көрәкле кыз. Эшкә, тормыш авырлыкларына йөрәкле Зөлхәбирә горурлыкка кушылып йөрәксенә алмады шул. Эшлисе килми иде инде – ул түбәдән җиргә төште. Күңеле дә төште: җирдән дә түбән, актарылып әллә кая – чоңгылга, караңгылыкка юнәлгәндер ул, югыйсә бу кадәр елыйсы килмәс иде лә. Ул кабат өс киемнәре белән диванга сузылды, күзләре гаҗизләнеп түшәмгә текәлде. Күңелдә шул ярыклы такталардан гайре берни юк! Битарафлык! Көн шулай эшлексез бер җан иясе булып үтте. Үзен мәҗбүр итеп кенә эшкә барды. Зәйтүнә апасының киңәше, Мәүва апасының үгет-нәсыйхәте тәмам туйдырды. Илтифатсыз гына тыңлады. Каршы сүз әйтмәскә көч тапты.
8 нче март бәйрәмен сәбәп итеп, Хисмәт белән Лилия кунакка килделәр. Сүз, күпләрне кызыксындырган авылдагы төп вакыйга – Минвәлиләр гаиләсенә дә барып җитте.
– Суфиянең авырлы булуын белгәч, Сәлия апа, Суфияне ияртеп, Кадыйр абыйларга әллә ничә барган. Тавышланган, янаган диделәр. Ул шундый ич инде. Каршы торып маташканнар. “Безнең бусагадан килен булып бары Зөлхәбирә генә үтәчәк”, – дигән Мәдинә апа. Аннары инде туачак бала хакына йомшарганнар. “Минвәли үз сүзен әйтсен!” дип, “әниең авыр хәлдә“ дигән булып телеграмм суккан булганнар. Шулай чакыртып кайтарганнар икән аны. Инде иртәгә китә. Бүген никах укытасылар ди. Шушы көнгә кадәр ризалашмаган Минвәли. Сине ярата иде бит инде ул. Син борчылма инде малай-җанашым, – диде Лилия.
Хисмәтнең Зөлхәбирәгә үзенчә җиңеллек эшлисе килә иде ахрысы:
– Китә ул! Ну, бала тугач, вакытыннан алда кайтачак икән, – дип әйтеп куйды.
Бер генә нәрсә дә аның файдасына булмаса да, бераз җиңеллек килде аңа. Юк, эчеңә йомылма икән! Сөйләш, күпне бел, кызыксын икән! Бит башка кеше турында түгел, минем турында да бу сүзләр дип уйлап ятты Зөлхәбирә, башын мендәргә төрткәч тә. Бер нәрсәне аңлады ул: Минвәли аны көчлисе көн – Суфиянең ирекле бирелү көне! Менә шуны уйлап, күңелен горурлык хисе били хәзер. Бу оят хәл аның белән килеп чыгасы булган. Аның хәле ул кадәр яман түгел икән бит! Бу гыйбрәттән ул бераз тынычланып калды. Ә киресенчә булса, хурлыгын кая куяр иде Зөлхәбирә? Нихәл кылыр иде ул бүген ялгыз башы?
Суфиядә дә эше булмады аның. Кибет юлында очрашсалар, Суфия корсагын киеребрәк атлавы, карашының масаюлы, йөзендәге елмаюы кинаяле булуы гына җанын өтте. Суфия, никахтан соң декрет ялы алып, Казаннан бөтенләй кайтты һәм Кадыйрлар йортында яши башлаган иде. Күңелдәге саф мәхәббәтнең бушлыкка алышынуы Зөлхәбирә күңелендә вакыт-вакыт авыр кичерешләр тудырды. Ялгызлыкны ярата башлады. Көннәр беркем белән аралашмыйча, зеңгелдәгән үз дөньясында үтте. Бер генә яктылык бар иде. Ул – гәрәбә! Серванттагы бәллүр фужерда сакланган гәрәбәләр Хәбир булып хәтерен яктыртып тора. Төнлә аеруча тыныч була Зөлхәбирә. Чөнки күк йөзендә яшәргә көч бирүче ае, йолдызлары, ә өендә туасы көнгә ышаныч бирүче гәрәбәләре бар. Әниләренең икесенә дә тигез биреп калдырган туганлык хисе хатлар аша ныгыды. Зөлхәбирә бер нәрсә өчен яшәде: Хәбир кайтачак! Хәбир кайткач, бар да яхшы булачак! Өстәлдә кәгазь, каләм. Андагы язу мондый: “500 көннән Син кайтасын!” “Син” сүзен ул, өстеннән кабат-кабат каләм йөртеп зурайтып бетерде.
Бу хәлгә кадәр, “... көннән Син кайтасың” дип эре итеп язып куйганда, ул Минвәлине күз алдында тотып яза иде. Календарьга бармагы белән төртеп санап, очрашу көннәрен бик зарыгып көтте шул. Алар ертылган хатлар белән бергә мичтә көлгә әйләнделәр. Ә ул очрашу әнә нинди булды. Кем уйлаган? Кем уйлаган шулай булыр дип?!
***
Үз эченә бикләнә баруын яхшы белә Зөлхәбирә. Үзенә үзгәрергә карар бирде ул. Сабан туена чыкты. Барлык классташлар белән рәхәтләнеп аралашты. Кадыйр абыйсы быел да кыр батыры булган. Бәйрәмнәргә генә кия торган зәңгәр костюм-чалбары бик килешә Кадыйрга. Ул гел шундый җитез, чандыр гәүдәле. Һич тә авыру хатын тәрбияләгән ир димәссең, гел шаян, күңелле кеше булып күренә. Сәгыйть Сәйфиев бүләк тапшырганда, Зөлхәбирә аңа рәхмәтле күзләре белән озаклап карап торды, ныклап кул чапты. Елмаю ирләргә дә килешә шул. Зөлхәбирә аның йөзендә Минвәли чалымнарын тапты. Минвәлине онытырга йөрәгенә әмер бирсә дә, әтисенең, әбисе Мәдинәнең ярдәмен онытырга хакы юк! Җаен туры китереп, янына барды. Котлады. Әти кеше бер мизгелгә күзен сирпеп караса да, җиргә карап сөйләште. Күңелсез кебек тоелды. Ошап бетмәде Зөлхәбирәгә. Ул аны, кайчан карама, көр күңелле булуы өчен хөрмәт итә иде. Яшь кыз, тормышның авырлыгын күреп яшәп килсә дә, ата-ананың баланың хупланмас гамәлләре өчен иелгән башлары ни кичерүен аңлар яшьтә түгел иде шул әле. Мәйдан эчендә, чирәмдә аягын сузып утырган Мәдинә карчык белән дә күреште Зөлхәбирә. Карчык кочагына алды да, еламсырап ук җибәрде.
– Борчылма инде, Мәдинә апа! Кояшлы матур көн! Син тагын да матур! Ай, камзул-читекләрең!
– Кызы-ы-м, рәхмәт! Арка сөякләрең җылы булсын дип, камзулны Кадыйрым Сабан туена бүләк итте. Көенәм дә, сөенәм дә дигән күк: бүген төнлә генә Минвәлинең кызы туды бит әле.
Йөрәк сулкылдап типте. Тел башканы әйтте:
– Котлыйм, Мәдинә апа, беренче кыз оныкчыгың бит!
– Әйе! – Карчыкның күңеле нечкәреп китте бугай: –Нихәл эшләтәсең... – дигәндә тавышы үзгәрде.
– Ярый, киттем, күрешим дип килгән идем.
– Бәхетле бул, кызым! – Карчык Зөлхәбирәнең кыскан кулын бер мизгел җибәрмичә торды.
Зөлхәбирә өчен матур кояшлы көн тоныкланды. Ни бу? Көнләшүме? Әйе, көнләшү иде бу. Хуш, Минвәли! Тәгәрәшеп бетегез! Ул беркем белән саубуллашмыйча, авылга таба юл алды.
***
Көннәр үтә торды. Кадыйрлар йортындагы сүрән бәхет, Римма “тәгәрәп” үскән саен яктыра бара сыман иде. Гаиләдәге өлкәннәр күңелен тырнап, җәрәхәтләп торган хәл-вакыйгалар ярасы төзәлде. Килен якты йөзле: бер алдыңа, биш артыңа төшәргә сәләтле. Яшьләр, артык гөрләп яратышып яшәгәннәре күренмәсә дә, талашып яшәмиләр.
Зөлхәбирәнең көннәре айлы кич кебек басынкы, сагышлы иде. Ниндидер яңалык алып килер дип өметләндереп санап көтелгән көннәр җитте. Рухи ару-талудан гаҗизләнеп төннәрне дә сердәш итеп гомер кичкәндә, көтелгән вакыйгалар гомернең кинәндергеч татлы бер мизгеле булып кабул ителә икән. Авырлыклар күргәндә, шатлыкның бәһасен сагышлыдан сора! Зөлхәбирәгә, бу кадәр куанычлы көн, әниләре исән чакта да булмагандыр кебек тоела. Аның бердәнбер газиздән газиз кешесе армиядән кайтты. Каршында әтисе кебек нык бәдәнле, чибәр яшь егет басып тора. Шатлыкның чиге юк! Аның таяныр туганы бар! Нинди зур сөенеч! “Кара, син! Кеше үз көченә ышансын гына – тотлыгуы да юкка чыга икән”, – дип уйлады кыз, Хәбирнең сөйләмендә тайпылышлар бик аз булуына куанып. Хәбир, мәктәпкә барып, укыткан укытучылары белән күрешеп кайтты. Әнисенең ахирәте Мәүва, Зәйтүнә апалары өенә барды. Кичен Хәбир, Зөлхәбирәне дә ияртеп, клубка чыкты. Күршеләре Мәрдан карт өч ай элек кенә вафат булган иде. Аның урынына кабат Зөлхәбирәне эшкә чакырсалар да, ул бармады. Мәдәният йортында гомер буе җыештыручы булып эшләгән Сәлияне күрәсе килеп тормый иде. Зөлхәбирәне клубка эшкә чакырганнарын ишетеп, Сәлия, авыл советы башлыгын башта тәмле теле җайлап, аннан усаллыгы белән шүрләтеп, баласы яшь булуга да карамастан, Суфияне эшкә алдыруга ирешкән иде. Хәбир кайткан көнне Суфия юк иде клубта. Сәнгать җитәкчесе Рәмис кенә иде.
Хәбир барлык авылдашлары белән очрашып күреште, бары Минвәли белән Суфия генә калды. Суфия белән Минвәлинең өйләнешүе турында солдатка классташы Зилә язды. Хәбирнең күңеленә аларны өнәмәгән хис кереп урнашкан иде инде. Минвәли үзе дә очрашырга килмәде. Армиягә бер вакыттарак китсәләр дә, бала тугач, ул вакытыннан алда кайткан иде. Хәбир, Зөлхәбирә үтенгәнгә, Кадыйр гаиләсе белән күрешү җаен эзләде. Минвәли эшкә чыгып киткәч, барып керде ул анда. Суфия якын туганы белән күрешкән кебек җылылык күрсәтте. Кызы исеменнән, “Туган абыем!” дия-дия Хәбир белән сөйләште, кул селтәтеп саубуллаштырды. Ике ел эчендә төрле мөнәсәбәтләр күреп дөнья гизеп кайткан егет: “Яхшы уйный бу театрны!” – дип күңелдән бәя бирде.
Сары чуклар
Гаилә бәхетеннән мәхрүм булганнарга күңел дөньясына туры килгән эш бир! Ярты җанын бирер эшенә. Бар булдыклыгын салып тырышыр. Шуның белән яралы җанын ялмаштырыр. Минвәлинең бер атна инде йөзеннән елмаю китми. Армиядән кайтуына бер ел тулгач, аңа өр-яңа “Камаз” машинасы бирделәр. “Нәрсә дип куйдың бу кәгазьне?” дисәләр, җавап бирә алмас кебек: машина тәрәзәсенең иң өске почмагына “USA” дип язылган кул яссысы кадәр ул кәгазь һичшиксез затлылык, дәрәҗә өсти сыман тоела. Булатка яздырды. Ә аның язу стиле матур. Хисмәттән әллә кимме? Аннан кабатлады. Әле ,“Люби машину как жену, а гоняй как тёщу” дип тә яздырып эләргә уйлаган иде. Анысы ошап бетми аңа. Йөкләр алып кайтырга башкалага да җибәрәләр үзен. Бик рәхәт Минвәлигә, елмаеп-очынып кына җилдерә. Дөрес, кәефне төшерүчеләр дә булды. Хәтта классташ Хисмәт тә күрмәмешкә салынып йөри әнә. “Камаз”га күзләре кыза! Хәбир дә, тракторда булса, кабинадан нидер алган булып мәш килә, җәяү булса, башка юлга борыла, каршы очрашса – җиргә карап үтеп китә. Үпкәләми Минвәли Хәбиргә. Чөнки Зөлхәбирә өчен үзен гаеплерәк хис итә, үзе дә аны күрсә, күз карашын җиргә төби. Ошамау нинди авыр хис булуын бик яхшы белә ул. Суфияне күрмәс өчен көн-төн “Камаз”ыннан төшмәскә дә риза.
Актан-карадан сөйләшми йөрүче иренең соңгы вакытта елмаеп йөргәләгәнен күргәч, Суфия ирен куанычы белән кат-кат котлады. Өйдәгеләр күрмәгәндә, илтифатсыз ирен гел кочаклады, күзләренә яратып карап, күкрәгенә еш сыенды. Минвәлинең күңеле шулкадәр иркенәеп китте, шуңа да Суфиягә юк-юкта ихтирам күрсәткәләде. Минвәли әнисеннән машинасының ян тәрәзәләренә матур итеп пәрдә тегеп бирүен сорады. Мәдинә сандыгыннан гади ситец тукыма чыгарды. Суфия тукыманы ошатмавын әйтте. Юка һәм чәчәкле иде ул. Ул, клубта элек кулланышта булып, хәзер складта яткан калынча зәңгәр пәрдәне алып кайтты. Сәхнә кулисаларының чит-читләрендәге сары чукларын сирәкләп кисеп алды. “Ошарга тиеш бу Минвәлигә!” – дип уйлап сөенде. Пәрдәне Мәдинә карчык кулына тоттырды. Ә үзе ул тегү машинасын ни икәнен дә белми иде. Суфия теләгәнчә тегелгәч, ике пар пәрдәгә чукларын кулдан үзе беркетте. Суфиянең бу пәрдәләр белән кызыксынуы үз планыннан иде. Руль артында утырганда аның ире бик киң күңелле, сөйкемле затка әйләнә. Хәер, ул аны гел сөйкемле итеп күрә. Тик салкынрак шул иренең карашлары да, кыланмышлары да... Кадыйрның йорты аллы-артлы бүлмәләре зур булса да, төнлә ул бик кысан була Суфиягә. Мәдинә карчык, түр бүлмәдә, сүттермәгән мич артындагы караватта зур ястыкта йоклый. Минвәли белән Суфия дә шул бүлмәдә үк чаршау корылган караватта йоклыйлар. Нәни кызчык көндез генә түгел төнлә дә әби белән. Малай өйләнгәннән бирле, Кадыйрларның йокы урыны аш бүлмәсендә. Суфиянең кайнанасы Дания көндезләрен дә шул ятакта ятып тора. Аны үз кайнанасы Мәдинә карый. Суфия кайнанасы белән аралашмый диярлек. Әнисе якынаймаска куша. Яшь башыңнан авыру карап утырма, яшь балаң булу да бик җиткән ди. Суфия авыл советы эш кушмаган көннәрдә, көнозын өйдә, клубка кичен генә бара. Атнасына биш көн кино күрсәтелә. Шимбә, ял көннәрендә – дискотека. Яңа ел, 8нче март бәйрәмнәрен, Сабан туен үткәреп җибәрсә, Суфия бик канәгать. Мәрдан карт үрнәгендә клубта эш шуннан гыйбарәт иде. Көндез дә, кызы Римманы Мәдинә әби үзеннән калдырмый. Әллә кызы карт әбисеннән калмыймы икән?
– Карасын-н-а-а-р! Ике әби ни өчен? – дип елмая Суфия, күрше-күлән: “Кайда ут шикелле нәни бөтерчегең?” дигәндә. Классташлар, яшь җилкенчәк кызыксынса, җавап башкача: “Кызыбызны да карарга булышмагач, нәрсә дип мин ике кайнанага түзеп яшим?” – ди ул борын яфракларын агартып. Суфия ун класс укыды, әмма тапкырлау таблицасында ялгыша. Аның каравы план кора, хәлиткеч мәсьәләләрне тормышка ашыра белә. Хезмәт хакы аның – йөз ун сум. Тиешлесе тотылганнан соң, туксан тугыз сум сиксән тугыз тиен сберкнижкасына күчә. Аны санап тоту өчен таблица белү кирәкми. Ә белемсезлеге күренеп, Минвәли кырын күз белән караганда, “әнә копиратив техникумда сәүдә эшенә укыган Лилия белсен дә, математика укытучысы Нәфилә белсен!” – дип кенә җибәрә ул. Ул мәдәният хезмәткәре һәм ир хатыны!.. Вәссәлам! Суфия шулай уйлый.
Суфия төшке ашка кайткан Минвәлигә юл уңае әнисенә утырып бару өчен йөз сәбәп табарга сәләтле. Хәер, хәерхаһлы бу нәсел кешеләренә шуның берсен генә әйтеп гозерләү дә җитә. Мут елмаеп, Минвәли янәшәсенә утырып, туган нигезенә юл алганда, Суфиянең теле телгә йокмый, күзләре ялтырый, ничек тә авыл читендәге туган йорты каршындагы сулга керә торган аулак юл буе читенә туктарга, сары чуклы зәңгәр пәрдәне тарттыруга ирешә... Суфияне яратмый мөмкин түгел... Кайбер чакларда ул әнисе янына кереп тә тормый. Ә Сәлиянең үз тормышы тормыш. Техничка акчасы белән генә өч баланы аякка бастыру бик авыр шул. Кызының бай тормышка кияүгә чыгып кулдан китүенә бик шатлана ана.
Кадыйр йортында ызгыш, сүзгә килү гомумән булган хәл түгел иде. Һәркем үз урынын белде. Берсе киеренке хәлдә булганда, икенчесе я дәшми торды, я җайлады, я җайлашты. Бу йортта ике чамасыз назлы җан иясе бар иде. Берсе – сары төстәге карт мәчеләре, икенчесе шундый ук төстәге чәчле кечкенә генә буйлы яшь киленнәре. Охшашлык күп иде бу ике җан иясендә. Сырпалана белүдә дә, мутлыкта да, тәмле яратуда, хәтта озак йокларга яратуларында да. Ә нәни кыз шулкадәр Минвәлигә охшаган. Җете зәңгәр күзле. Мәдинә карчык та нәни Римманы бик ярата. Нәни кыз Суфиядән дә арттырырга охшап тора. Курчак кебек матур, сөеп туймаслык бала беркемнән дә тартынмый, гел елмая үзе, инде әйбәт үк сөйләшә дә. Көннәрдән бер көнне моңарчы сырпаланып кына торган Суфия, сыртын кабартып кычкырган сары мәчедән дә куркынычрак итеп кайнанасына кычкырды:
– Безнең аерым түбә булырга тиеш! Чыгып китәбез! Минвәли дә шулай тели. Кулга бушлай фатир кергәндә, кем каршы килә инде, җә?
Бу читтән килгән зоотехник авылдан китү сәбәпле, колхоз фатиры бушаганнан соң, Сәгыйть Сәйфиевичның фатирны аларга бирүеннән гаиләдә туган низаг иде. Эш шунда иде, Кадыйрның бердәнбер улын нигездән чыгарасы килмәде. Килен, тавышланып та, ялынып та Минвәлине алып чыгып китә алмагач, әрләшеп, үпкәләп, Риммасын күтәрде дә, әнисе янына кайтып китте. Ул шулай куркытам дип уйлады. Әнисе кода-кодагыйларына килеп тәмле теле белән үгетләр, ризалатып булмаса, әремдәй теле белән үтемле итеп пешекләр дә... Әйе, әнисе кода-кодагый йортына килеп тузынып китсә дә курыкмый Суфия. Әнисен барыбер гафу итәчәкләр. Авылда әнисе белән елмаеп, аны кочаклап күрешәләр. Гаугалы булса да яраталар. Әнә шундый зур өметләр белән Сәлия бусагасыннан үтте ул. Тиз тотып, әнисе булышсын өчен йөзен чытып еламсырап кайтып керде.
– Ник кайттың? Кул уйнаттымы, кеше белән йөриме? – дип тезде чамасыз җитди кыяфәтле Сәлия.
– Соң, әни, кем инде шундый мөмкинлекне кулдан ычкындыра? Бушка фатир бирәләр, ә алар улларын итәк астыннан чыгармыйча яшәтмәкчеләр. “Нигездән кузгалмыйсың!” – диләр, кайната да, кайнана да. – Суфия кычкырып елый ук башлады. – Ике кайнана, атна саен апа-җизнәләре кайта. Өй тулы бала-чага. Күрәсем дә килми минем аларны.
Сәлиянең нурсыз күз карашы идәнгә төбәлгән. Йөзендә әйтерсең җан әсәре юк. Кыймылдамыйча да таш сыман утыра бирә.
Игътибарсыз анасына үтемле булсын дип, кызы кычкыра төште:
– Әни! Кайтмыйм мин ул Кадыйр өеренә. – Суфия үксегән сыман итенде.
Ана кызына күзен кыса төшеп усаллык белән карады да, тезеп китте:
– Си-и-н, алдагы кайтып торганыңда, Минвәли миңа салкын дидең, яратмый дидең.