Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (18))

Башыннан УКЫГЫЗ

“Әйтмәде!” – дип әйтеп тормады Зөлхәбирә. Килүләре турында кисәтергә тиеш иде бит! Хәер, районнан килгән положениеләр белән күптәннән таныштырмый. Аңлашыла. Ничек тә Зөлхәбирәне эшләмәүдә гаепләргә, шулай кысрыкларга һәм сукмагыннан алып ташларга!.. Күптән аңлашыла, әйе, китәргә кирәк! Әйберләрен җыйган арада клуб каршына машина килеп туктады. Аннан Рамил һәм таныш булмаган ир төште. Җылылык системасының кышка әзерлеген тикшерүче яңа хезмәткәр булып чыкты ул. Ун-унбиш минут эчендә китеп тә бардылар. Зур тикшерү килә дип халыкның чәчен торгызган Суфия шул минутларда ук эшеннән гаиб булган иде инде. Ул да шулай итәр, ләкин инде бөтенләй үк югалыр.

Сәхнәгә озак итеп карап торды. Әнә теге пәрдәләрне тектереп кайтаргач, үтүкләп Рамил белән элделәр. Эләргә уйлаган көнне Суфия: “Җыелышка барам, бер минут вакыт юк!” – дип, эштән өенә чабулады. Элгәч кенә, озын булуы – идәнгә тиеп кадерсезләнү ихтималы, килешсез булуы күренде. Шуңа карамастан, дүртесен дә элделәр. Кыш иде ул чак. Эш шул кадәр тыгыз – “Балантау сылуы” бәйгесенә әзерлек бара. Мондый пәрдәләр белән шундый матур бәйге-тамашаның матурлыгын бетерергә ярыймы соң?! Өендәге “Зингер” тегү машинасы күтәрергә авыр булгач, чанага салып алып килде ул. Пәрдәләрне эленгән җиреннән алмыйча гына кисеп текте. Кем шаяртты соң әле? Рамил белән Лилия улы Айдар бит инде:

– Өскә кигән киемне салмыйча тегәргә ярамый диләр ич, Зөлхәбирә апа. – Күлмәкне салмый төймә таксам, акылыңны тегәсең ди иде1 миңа, Зәйтүнә әбием. Юләрлек болай да Аллага шөкер генә инде монда...

Һәр сүздән, һәр вакыйгадан кызык ясарга оста үсмернең (яшьлектәге Хисмәтне хәтерләтә ул аңар) һәр сүзеннән көләргә әзерләр. Көлдерә белә, аңа шаярту төс. Бу юлы да клубны яңгыратып көлделәр. Олы пәрдәләрне кире төшереп, кабат куюларны күз алдына китергән Зөлхәбирә шаяртуны кабул итә алмады. Клубта нинди юләрлек күрә ул? – дип сагаеп калган иде. Ул чакта! Ә бүген... Бүген бу сүз искә төшеп, күңелне әрнетә. Гөлсу да үсмер чакта мәдәният йортына шундый начар фикердә иде бит. Сәлия апа кызы булганга шундый фикердә дип уйлады. Ә Лилия Сәлия апа түгел ләбаса. Күпме тәрбияви чаралар үткәреп тә мәдәният йортына яхшы караш, якты йөз белән карата алмаган икән. Ә менә шул дүрт кулиса – як-якта икешәр ир-егет тимер калкан тотып ниндидер сакта торганын аңлата кебек аңа. Нәрсә сагында тора алар? Тамашачы белсә генә инде. Читтән караганда яхшы күренә диләр бит. Бәлки Зөлхәбирә дә күрер, ул да тамашачылар ягына таба кузгалды ләбаса...

Әнә тегендә үз куллары белән эшләгән декорацияләр сөялеп тора. Лилия көнләшер дип, декорацияләрне, булышам дип торган  Рамилгә эшләтүдән тайчынды. Ишегалдында, өйдә кадаклыйсын кадаклап, кагасын үзе какканга, мондый эшләр алай авыр тоелмый иде аңа. Дөрес, кичен клубка чыккан егетләр дә эшләштеләр. Әнә шулай озак итеп, клубның һәр нәрсәсен, һәр стенасын, почмагын күздән кичерде ул. Бу стеналарны бизәүче-рәссамнәр эчкечеләр булып, Зөлхәбирә алар белән айлар буе интекте. Эшләрен тизрәк бетерсеннәр, ашагач исермәсләр дип, өйдә ашарларына пешереп алып килде. Кирәк урында ирләрчә ныклап ачуланды. Акылларын исерткеч алган ярты акыллы ирләрне дә буйсындырып эшләтә алды, әмма туганы, классташы, авылдашы булган Суфияне хәттин ашуыннан туктата алмады...

Зөлхәбирә бер сумкасына төннәр утырып язган кулъязмаларын, икенчесенә өйдән алып килгән шәхси кирәк-яракларын салып, кискен хәрәкәт белән клуб ишеген ябып йозак асты да, ике яклап бәрхет күк кызгылт-сары  чәчәкләр үскән сукмактан, йөрәге ярсуына буйсынышлы итеп, җил-җил атлады. Күз салмаса да, кояш төсен күңел күзе күрә – чәчәкләр аны озата барып: “Ашыкма! Безгә кара!” –  дияләр төсле. Аларга күз салмый буламы соң?  Өч-дүрт адым атлау белән тукталып калды. Гөлсу апагыз су сибәр! Хушлашу җиңел түгел!.. Ярата бит ул аларны, ярата! Ярты җәйдән алып, кырау сугып кар ятканчы, юлны бизиләр, әйтерсең, мәдәният йортыннан кояшның якты ике нуры сузылган да килгәндә, сине алгысытып, “рәхим итегез!” дия сыман. Кайтканда якты кичерешләреңә өстәмә нур булып иярә кайта. Әйе, шулай, Зөлхәбирә, тик сиңа искәрмә: җитәкчең, хезмәттәшең бу нурлар сиңа харам дип, дөньялыкка канун игълан иткән! Якын, бик якын бу чәчәкләр! Нәни генә орлыкларны ташлы, такыр җиргә чәчеп, су сибеп үстергән идең...

Зөлхәбирә, үткән сукмагына борылып карады. Яраткан чәчәкләре тезелешеп озата бара. Үзе купшы, биек булмаса да, чәчәкләре мул, төсе ачык бәрхет чәчәкләрнең! Беренче күргәндәй, озаклап карады ул аларга. Игътибар итмәгәнме: бу чәчәкләргә бал кортлары кунганны күргәне булмады кебек. Ә бүген... Кара син, рәхәтләнеп, чәчәктән чәчәккә куналар! Хозурланып кына йөриләрме, тәгам-бал җыялармы? Һәр җан иясе матурлыкка кызыга. Көзләр җиткәч, сайлау мөмкинлеге беткәч, бусы да ярап тора диләрме икән? Бер, ике... бал корты, өченчесе – ялтыравык яшел зур чебен. Ул да рәхәтләнеп чәчәк таҗында коена. Көзгә кергәч, алар күпләп клуб тәрәзәсенең урта катына сыралар. Зөлхәбирә, авыр сумкаларын бер кулыннан икенчесенә күчереп, атлар-атламас шул кечкенә җан ияләрен күзәтеп  барды. Өчесе дә үз эшендә, үз юлында, берсе дә бер-берсенең чәчәген “үзләштерми” ¬ әле берсенә, әле икенчесенә кунып, Аллаһ биргән кыска гына гомерен кичәләр. Һай, Аллам, бу чебенне тизәк чебене дип атап йөртәбез түгелме? Нигә алай дип атала соң, пычрак яраткангамы? Ә нигә бал кортлары  аны үз “чәчәгеңә” кун дип агулы таякчыгы белән өркетеп кумыйлар. Я, чебен, нигә бал кортларына комачауламый? Һәрберсенең үз вазыйфасы – Ходай тарафыннан билгеләнеше бар шул. Шуңа да һәр җан иясе үз максатына юл ала. Зөлхәбирә симез, ялтыравык чебеннең җитез, тигезсез бызылдап очып китүенә игътибар итте. Аның чәчәктә гаме юктыр да,  бәлки ул үз юлы белән очканда туктап ял гына иткәндер? Ә баш мие кайда бөҗәкнең?.. Биология укыды ла ул мәктәптә. Инстинкт, имеш. Аллаһ Тәгалә җан ияләрен сиземләү сәләте белән бүләкләгән. Ә синеке кайда, Зөлхәбирә? Нигә барлык төр кыйммәтләрне баш артыннан чөеп, бары мәдәният турында гына уйладың? Шәхес кадерлеме, эшме? – Бу уйлар яшен тизлегендә башыннан үттеләр. Акылы җитмәгәнгә хурланды, ярсу хис белән кайтыр юлга адымнарын тизләтте. Әмма... Анда, анда өзелеп нидер кала-а... Ул яшьле күзләрен мәдәният йортына төбәде. Сагышка уралган сыман сары бина кызганыч тоелды. Хисне  акыл басты:

– Борыл, артка юл юк!!!

Эчке тавышка буйсынулы рәвештә, Зөлхәбирә, тамагына бөялгән төерне йотып, чәчәкле сукмагына моңсу гына сөеп карады да, күңелендә рәхәтлек булдырырга тырышып, ияген күтәрде, алга таба атлады. Алда –  кояшлы юл! Чалт аяз күктә саргылт көзге кояш җылы нурларын чәчә. Күзләре чагылды, иреннәренә саран елмаю ягылды...

Иртәгесен ачкычын Закир Надировичка тоттырды, район мәдәният бүлегенә барып, салкын хис белән гаризасын язып, методистка бирде дә өенә ашыкты. Кайтуын җиңел генә кайтса да, өйдә алай булмады шул. Көнозын ашамыйча-эчмичә, диванда аунады. Дөнья бушап калды. Анда берни юк иде. Шул-шул. Йөрәк бары мәдәният дип типкән икән! Үзе ябыштырган обойның һәр түгәрәк бизәкләренә берәмләп карап, үткән хезмәт юлын барлады. Андагы һәр алсу түгәрәк, фабрика басканча бер төрле булса да,  Зөлхәбирә күңелендә алар төрлечә балкыды. Әмма берсе дә төсен югалмады – шул алсу төсендә калды. Аннан барысы бергә тоташкан сымак, күз каршында алсу офык җәйрәгәндәй булды. Күп еллар тәрәзәдән карап аттырган таңнар алар серле иде. Юк, үткәннәрне уйлыйсы килми иде аның. Хәбир кебек ваемсыз гына ятасы килә. Бу бик авыр халәт иде. Үзеңне кирәксез тою, бәяләнмәгән кадерсез хезмәт... Көне шулай төнгә тоташты. Хәбир бик еш искә төште. Әнисе үлгәннән соң менә шулай түшәмгә төбәлеп яткан ярты үле җанлы Хәбиргә күз салганда да эче яна иде бит аның. Чү, Зөлхәбирә! Хәбирнең Зөлхәбирәсе бар иде. Синең кемең бар?! Кемгә таянасың? Тор!!!

***

Хисмәт Зөлхәбирәне Суфия кыерсытканын абыйсының кызы Халидәдән ишетеп белде.

– Суфия апа кызык кеше ич ул! – диде кыз елмаеп. – Юл буе Зөлхәбирә апаны яманлап кайтты, ә үзе кап-караңгы клубка Зөлхәбирә апаны ябып киткән. Мин игътибар да итмәгән идем. Зөлхәбирә апа безнең арттан йөгереп: “Нишләвең бу, Суфия?” – дип калтыранып сорагач кына ни булганны аңладым.

Хисмәтнең күңеленә сыймады бу. Икенче көнне үк клубка китте. Яшьлектә Зөлхәбирәне мәдәният йортында эшләтәсе килеп йөрүче Хисмәт иде бит ул. Әле дә хәтерли, Зөлхәбирә белән нык дус булганда, алар бакчасыннан гөлҗимеш куагын төпләп алып, иртә язда мәдәният йорты каршына утырттылар. Алар нык үрчеделәр. Гөлҗимеш чәчәк атканда мәдәният йорты каршысы бик матур була. Хәзер дә  клуб бакчасы чәчәкләр белән ямьле булып утыра. Суфияне, кибет буенда очратты ул. Биш-алты хатын уртасында нидер сөйли иде. Йотылып тыңлауларына караганда, сөйләнелгән вакыйга бик җанлы, кызыклы булуы игътибарлы Хисмәткә генә түгел, һәркемгә аңлашылыр иде. Ләкин хатыннар тизрәк таралышу ягын карадылар.

– Зөлхәбирәгә сүзем бар иде. Килмәгән ахрысы әле, – дигән булды ул, исәнләшкәч, йозаклы ишеккә таба ымлап.

– Күрәсең ич, бикле. Килмәгән, ызначит.

– Ач әле клубыңны!

– К-һ-м. – Суфия чыраен сытты. Ләкин шул мизгелдә дә, буйсынмас тәкәбберлеге, һәркемгә күренерлек иде бугай. Ачкычларын зур горурлык белән кесәсеннән чыгарып, эшлекле кыяфәттә бер бәйләмдәге өч ачкычтан, күп ачкыч арасыннан бер кирәкле ачкычын эзләгән кеше сыман, клуб каршысындагы сукмак буе әле берсен, әле икенчесен тотып озак кына сайлап барды. Тәмле нәрсә тәмләгән кебек авызын чапылдатып йөзенә эшлекле кыяфәт салып ачып керде. Кабинетына аяк баскач, кинәттән генә борылып:

 – Кавышырга булдыгыз мәллә, яшьти? – диде. Елмаю мыскыллы иде.

 Хисмәт, Суфиянең йөзенә карады. Миһербан чалымнарын тапмады. Сүзенә шуңа да исе дә китмәде. Соравына җавап та бирмәде. Сүзен йомшак итеп әйтте:

– Мәктәп елларыннан ук холкың көчле, көчең ярсу иде синең, әйеме, классташ? Берәр файдалы эшкә җиксәң икән син шуны?

– Эшлибез без, яшьти. Утыр! – Классташына урын тәкъдим итте. Үзе дә утырды. – Үткән айда Өлкәннәр көнен үткәрдек. Үлеп бетеп район мероприятиесендә катнашып йөргәнне белгәнеңне беләм. Аны “беләсең” килмәгәнне дә беләм.

– Үткән айда, һе.  – Хисмәт үзалдына елмаеп куйды. – Онытылды инде ул. Концертны мин телевизордан да күрәм. Зөлхәбирә оештырган кебек көчлерәк, мәгънәлерәк, истә кала торган берәр кичә оештыр син! Мин дә чыгып карар идем.

 Хисмәт, үзен күралмаудан, Суфия күзләреннән зәһәр чәчелүен тоя. Үзе дә, әңгәмәдәшен, күзләрен кыса төшеп, сынап карый. Игътибар итте: утырышы да хатын-кызларча түгел. Чалбар кигәч, аякларны ирләрчә иркен куйсаң да ярый дип белә микәнни? Аны уйласа соң, җавап башкача булыр иде:

– И-и, Аллам, каян килгән диген? Клуб – мәчет түгел, намазыңны укы, азаныңны әйт! Кеше эшенә кысылма!

– Дин – рухият ул, Суфия, икенче төрле әйткәндә. Рухият белән мәдәният рухи туганнар...

– Китап сүзен сөйләмә, яме! Политик кушаматың искә төшә. – Суфия, елмайган булып, өстен караш белән Хисмәткә күзләрен төбәде. Күренеп тора: тузынудан чак тыеп  тора үзен.

Хисмәт тә елмаеп куйды.

 – Китапханәдән китаплар алып кайтканны күрсәң, “политик!”–  дип үчекләп көлеп кала идең шул. Шуңа күрә мин китап сүзе сөйлим, ә син – урам сүзен.

– Хәзер дә көләм мин синнән!

Хисмәт Суфиянең йөзенә карап тыңлый. “Киная белән елмаеп сөйләшү килешә үзенә, тәмам төс алып бетергән икән”, – дип уйлады ул.

– Рухият сүзе җук безнең авылда! – Йөзен чытып, күзләрен кысты да усал тавыш белән, – нәрсә диясең килә? Тиз һәм турыдан әйт! – Көрән күзләреннән чын мәгънәсендә зәһәрлек чәчелә. – Нервада уйнап, гел шул пирог кызын яклап йөрисең инде, селәгәеңне агызып. Чутсызланып йөри торгач, сакал-мыегың агарды ич инде. Кеше санлый торган нәрсәмени ул? Әлләкем ич ул!

 – Син мине мондый сүзләр белән игелектән биздерә алмыйсың. Мин сиңа әйтәм, алай энергияң күп булгач, үзең кебекләр белән көрәшкә чыгып кара! Ел да Сабан туе көрәшен карточкага төшереп йөрисең, игътибар ит әле – татар көрәшендә бер кимәлдәгеләр бер көрәшкә чыга. Нигә син дуамал, пычрак көч белән сабыр, саф күңелле кешегә каршы чыгасың? Үзең кебекләр белән көч алыш! Чиста көрәш шундый була.

– Татарча сөйләш дим. Аннан мәчеткә йөри башлагач, акыл-нәсыйхәткә тотынгансың. Яшьтиләр без, акыл өйрәтеп маташма яме!

– Сиңа әйт тә, стенага борчак сип – икесе бер төрле.

– Үләм, нинди борчак?! – Суфия Хисмәтне юри үчекли.

– Суфия! Җитте, артык кыланасың. Дөньялыкта гына җиңәсең. Ул үз тормышы белән яши, халыкка чыгып синең турында бер сүз әйтми. Ахирәткә барасыңны онытма! Кимчелекле кеше зур көчкә ия. Синең белән мин генә түгел.

– И рәхмәт инде, Хисмәт, классташың намаз иясе булмаса, үләсен дә онытыр идең. Син нәрсә димәкче соң миңа, пирог кызына баш и димәкчеме?

 – Син гел пычрак эзлисең, көчсездән көлүдән тәм табасың. Шуны әйтмәкче мин сиңа! Көч ул күпчелекне үзенә буйсындыра алган дуамал холыкта түгел, һәр авырлыкта акыл, сабырлык белән эш йөртүдә, Суфия. Нигә сине сәламәт иткән дә, башканы мәзлүм иткән? Гыйбрәт алсын дип, үз саулыгына шөкер итсен өчен. Мәзлүмнәргә ярдәм күрсәтеп, савап җыйсын дип! Ни өчен Булатны? Зөлхәбирәне? Сине түгел?! Чөнки алар синнән күпкә көчле. Ходай күтәрә алганга гына, көчлеләргә генә бирә сынауны.

– Пачти вәгазь бу! Син күбрәк дини китап укы инде. Вәгазьләр дә сөйли башла. Тик исереп йөри күрмә. Яшьтием итеп, якын итеп әйтәм.

Үзеннән канәгать кыяфәттә тантана итеп, ирен читенә елмаю элгән Суфиягә карап, Хисмәт телсез калды. Аз гына карап торды да кырт борылып чыгып китте. Үзе артыннан, Суфиянең:

– Алланың рәхмәте, өйрәтергә кергән мине, – дигән сүзләрен ишетте. Кайтышлый ул Зөлхәбирәләргә кагылды...

 

Яратмыйча яшәү ярамый!

 

Бу җиһанда башыңа төшкән авырлыклар белән ялгыз калып кара икән! Үткәннәрне, тасмадагы кинокадрлар сыман, кабат-кабат кайта-кайта хәтердән үткәрәсең икән... Теге юлы, сәхнәнең як-ягына кулисалар асканда, Рамил улы әйткән сүз кабат исенә төшеп, җанын сулкылдатты. Кем акылын тектем соң? Үземнекендер?! Ә ул малай – акыл иясе Зәйтүнә әбисенең оныгы, никадәр кабәхәтлек татыгач, бүген кабаттан эшкә килүемә ни дияр иде икән? “Бер үк суга ике тапкыр кермиләр!” – дипме? Я, турыдан-туры: “Горурлыгың кайда?” – дияр идеме? Юк ла, мондый сүзләрне йөзгә бәреп әйтмиләр, фәкать артыңда гына сөйлиләр. Әйе, горурлыгын артка ташлап, ул кабат эшкә килде. Өйгә килеп, Хисмәт, китәргә ашыкмаска үгетләде. Закир Надирович: “Көзге депрессия бу синең! – дип елмайды. – Бик эмоцианальныйга әйләндең әле. Кичекмәстән  кияүгә бирергә кирәк сине! – дип шаяртты да, шелтәле караш белән ачкычларны учына салып, китеп тә барды. Районнан хезмәттәшләре: “Гаризагызга кул куелмаган килеш ята...”, – дип шылтыраттылар... Ул кабат шул ук суга керде. Бу адымга ул, юк, күңеленә үгет-нәсыйхәт үткәнгә түгел – башлаган эшен ахырына җиткереп яшәргә күнеккәнгә барды. Эшкә җаваплылык хисе ул я бар, я юк икән. Рольләре тапшырылган, инде яратып өйрәнә башлаган театр эшен ярты юлда калдырасы килмәүдән барды ул. Их, бу яратулар! Ник бәяңне өч тиенгә калдырта икән? “Ир бирмәк – җан бирмәк” дип уфтаналар иде әнисе белән Зәйтүнә апасы, серләшеп утырган чакларында. Мәдәният сөекле ир түгел, җаныңның яртысы булырга тиеш түгел ләбаса?! Мәдәнияткә – мәхәббәт?! Фу, Гөлсу әйтмешли, тозсыз сүз бит бу! Эшеңне үлеп ярату?! Кемгә аңлашыла икән бу? Шул ук Гөлсуга әйтеп, бүгенге уйлары белән уртаклашса: “Болай дип әйтеп, кеше көлдерә күрмә,” – дияр иде аңа. Ниһаять аңлады Зөлхәбирә: бернәрсәне дә, беркемне дә көчле ярату белән яратырга ярамый! Юкса –зыянга! Чама булырга тиеш, чама! “Тозлы алма”ның “тозын” чыгарып уйнагач, бернигә карамый китәчәк! Авылның мәдәниятен, барлык кешеләрен дә яратып китәчәк ул! Яратмый китү белән яратып китүнең аермасын аңлаучы бармы икән бу авылда? Яратып китү!!! Яраткач, нигә китә алайса?! Аңлаучы бардыр, бардыр... Менә хәзер генә төбенә төшеп уйлый. Әтисе әнисен яратып киткәндер кебек тоела. Ә Минвәли? Ул ничек? Торбалар аша бүлмәсенә җылылык җибәргән көнне ачылып әйткән иде дә... Уйлар барын да әйләнеп чыкты. Аңын ерып, Хисмәт дусты исенә төште. Хисмәт! Хисмәт... Җавапсыз мәхәббәт!.. Кичер мине! Әрнүле уйлар үз эшен эшли – битләреннән күз яшьләре тәгәри. Кул аркасы белән сөртеп ала да,  чын күңелдән кул хәрәкәтләре белән театр уйнаган сыман сөйли:

– Мин бик яхшы аңлыйм сезне! Үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән. Сездән баш  тарта алдым, театрдан әлегә – юк! Чөнки я-ра-там! – Бу сүзләр Зөлхәбирәнең сәхнәдә уйныйсы роле, бары персонаж исемен генә әлеге мизгелдә театр сүзенә алыштырып әйтте ул. Ә театр, чынлап та, күңеленә бик якын...

Гөрли-гөрли кемнәрдер кереп киләләр. Зөлхәбирә тиз генә күз яшьләрен сөртте. Каты басып, ишекне аяк башы белән төртеп ачучы кем булсын? Гөлсу! Үзен күргәнче үк ул икәнен әйтә ала ул! Күңеленә ургылып күңеллелек керде.

– А-а-а! Апау! Сәлаааам! – Биш бармак җәелгән, кул өскә үк күтәрелгән.

Булат сыңар кулына ак биләүгә төрелгән улын күтәргән! Йөзе!. Йөзенең бәхеттән балкуын спектакльдә дә нәкъ шулай чын итеп күрсәтә белә шул ул. Ихлас күңелле кешеләр икейөзле булмый! Гөлсуның ике бите – алсу алма! Аны ул, бәби тапкач, әле берничә тапкыр гына күрде. Әни кеше булу хатын-кызны шулкадәр чибәрләндерә. Спектакльнең сәхнәгә куелу вакыты сузылу Гөлсу белән бәйле булды шул.

 – Үз ролемне беркемгә дә бирмим. Миннән башка кабатлап торыгыз! Клубка җылы бирү белән репетициягә йөри башлыйм. Булат хатыны ролен бары үзем уйныйм! – диде.

Драма шулкадәр ошады аларга. Укып ошаткач, шул персонажлар үрнәгендә сөенә-сөенә яшисе генә иде дә бит. Юк, аларның аны сәхнәдә дә уйныйсылары килде. Күңелең нурлы булса, аны кеше белән дә уртаклашасы килә шул, килә.

 Гөлсуларның парлап медпунктка улларын прививкага алып барулары икән. “Бүген кич репетициягә чыгабыз, театрда уйнаучы башкаларга да шылтыратыйк!” – диделәр. Әйе, тиз тотып, сәхнәгә кую ягын карарга да, яратуга карамый, китәргә, тиз тотып китәргә! Бер суга икенче тапкыр керү хупланмый. Борынгылар белми әйтмәсләр. Өйдә дә шул бер омтылышка юнәлгәндәй хәрәкәт итте. Декорация өчен буш кисмәк түгел, тозлаган алмалы кисмәк булдырырга ниятләде. Бу йортның ел да алма тозлау гадәте булган. Әнисе бакыйлыкка күчкәннән соң һәм, нәкъ шул тозлы алма сәбәпле, фаҗига килеп чыкканга, ул гадәттән төшеп калды. Ашыйсы да килми, әмма эшләп карыйсы килә. Әйе, алмалар тозлау шөгыле белән Закир абыйсы әйткән депрессиясен куар. Күптән үк яңгыр суына батырылган агач кисмәкне алды ул. Нык, бердәй тигез антоновка алмаларын юды. Күңелле, матур булсын дип, йомшак сортлы алсу төстәге алмалар белән кисмәккә аралаштырып тутырды. Чоландагы борыны китек иске чәйнектә сакланган кәгазь – алма чылату рецептын күптән күз уңына алып куйган иде инде. Барын да тиешенчә эшләп, кисмәгенә күрә капкачын табып, ак таш белән бастырып куйды. Бу эшеннән канәгать калды. Исәбе спектакль премьерасыннан соң авылдашларын Мәхмүт-Халисә рецепты буенча тозланган бер кисмәк алма белән сыйлау. Башта ул декорациядә торачак. Планнар шундый!

Пьесаны кую өчен репетицияләр гадәттәгедән ешрак үткәрелде. Сәхнәдә башка хәрәкәт күренмәде. Күңелгә канат куярдай җырлар, биюләр, яшь, кайнар йөрәкләрнең сүз тәмен белеп уйнаган театр күренешләре, клуб сәхнәсе белән качышлы уйнап, “мине эзләп тап!” дип, тау артына качканнар да чыкмыйча утыралардыр сыман. Балантауның урта яшьтәгеләре: “Клубка Мәрдән карт заманы кире кайтты,”– диделәр. Театр башлыгы белән мәдәният мөдире икесе бер сукмактан йөрделәр. Күңелендәге җылы хисләргә кырау сукса, бәндәне зәмһәрирдәй салкын акыл иярли икән. Суфия  аның өчен боз кебек үтә күренмәле җансыз бер нәрсә иде. Дөнья киң! Тагын да киңрәк караш белән карасаң, аның аша да якты җиһан күренә икән бит! Нигә алданрак аңлашылмаган? Никадәр гасабилы көннәр үтелде – мәңге әйләнеп кайтмас тынычсыз гомер кичерелде. Суфия, эш буенча сүз әйтсә, тыңларга бурычлы икәнен белә үзе. Әйтмәс дип уйлый. Мөдир, киресенчә, аның белән күбрәк кызыксынып, һәр сүзен, һәр хәрәкәтен барлап кына торды. Үзе күрмәгәнне яраннарыннан сораштырды. Кызык, Зөлхәбирә никадәр сынау үттем, дөнья өйрәндем дип уйлый иде. Яшәү яме якты төсләрдә дип, күңел гел салават күпере төсләренә тартылган. Ә тормыш гыйбрәте, тәҗрибәсе кара төсләрдә чагыла икән. Тәҗрибәсен ал, бары карасын үзеңә йоктырма! Рухланып хезмәт итәм дип, җиргә башыңны исәң дә, вакыт-вакыт буш җилләр иркенә кушылып, һавада тибрәлеп алу зарурлыгын да онытырга ярамый икән. Дөньяның һәр төрле мәгълүматы һава-җилләр аша ирешә ләбаса. Ияген күтәргәч, ул да күрде. Кайберәүләр, үзе белән матур гына аралашып, үзләре үк Суфия турында аңа сөйлиләр дә, үзләре үк сөйләгәнне Зөлхәбирәгә сылтап, Суфиягә җиткерергә ашыгалар. Зөлхәбирә инде элекке Зөлхәбирә түгел! Көлемсерәп карарга өйрәнде. Ике арада йөреп, ике якка да яраклы сүз җиткерсәң – синнән дә яхшы кеше юктыр бу дөньяда. Менә кайда икән ул җылы, кызыклы аралашулар яме! Ә ул аны тәрбияви, гамьле тематик кичәләрдә дип уйлаган иде. Ябылган ишекләрне кыю гына ачып керсәң, артык яратмыйча шикле карашлар ташлап хезмәт итсәң, күзләр эштән башка тагы әллә ниләр күрергә сәләтле икән. Үзен ул тирә-якка игелекле гамәл эшлим дип уйлый иде. Ике яклы икән! Аның карусыз ярдәмчеллегеннән тираннарча файдаланалар икән ләбаса. Үшән атка күп төйиләр! Менә кайда чынлык! Чыгымлаган атлар, матур, көчле булсалар да, тик торалар. Аларга, дуламаганда, яратып карыйлар. Яратмаслык түгел! Матурлар! Үзләрен җикмәгәндә,  дәрәҗәләрен белеп горур гына үз көйләренчә йөриләр, сокландыралар. Һәм тагын бер хакыйкать: үшән атлар булганда, чыгымлаган атларга камчы төшми икән...

Рәмис абыйсы, әнисен искә алып, хатирәләр сөйләүне  ешайтты. Аңлашыла иде. Аннан, театр уйнаучылар арасында концертта катнашырга теләк белдерүчеләр дә булды. Хак хакларга ияләнгән кеше  катнашмыйм дия аламы соң? Театрны икенче планга куеп, Яңа ел бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәм концерты көнне, Закир Надирович, аңа, авыл халкының шәхси хуҗалыгындагы терлекләр санын теркәү китапларын тапшырган иде.  Сүзеңә кинәя салсаң, ел да, кар ерып, өй борынча йөртүче бик сөекле эш иде бу! Алай дисәң... Юк, бусы сөймәслек йомыш түгел дә... “Самообложения” дип аталганын түләргә теләмәүчеләр исемлеге белән капка шакып кара! Халыкның барлык зарын хәтереңә сыйдыра башласаң һәм хак сүз дип кабул итсәң, нинди әшәке җәмгыятьтә яшәвеңне танырга мәҗбүр буласың... Шуңа, артык авыр мәшәкатькә санамыйча, китапның берсен өенә алып кайтып китте, икенчесен Суфия өстәленә куйды. Хисапны теркәп, бәйрәмнән соң, беренче эш көнендә, кире тапшырасы булыр.

 ...Ул, беренче тапкыр Булатлар йортына аяк басты. Хатирәләр яңарды: бүген дә буранлап тора. Теге, эт чыкмаслык көнне, бураннардан Булатка ышыкланып, чынлап торып шушы йортка ияреп кайтмакчы булган иде шул. Ярый ла, Гөлсу, бураннар кебек, клубта ук Булатка сарылырга өлгерде. Ул ниятен беркем дә белми калды. Ә хуҗа, Гөлсуны баласы белән хастаханәгә илткән, Яңа елны үзе генә каршылаган икән. Тавык графасына унбиш санын язгач та тиз генә чыгып китәсе килмәде аның. Нидер тарта. Юктан-бар сүз әйтелә:

– Әтәчегез юкмыни?

 – Әтәч – үзем!

– Сүз дә юк, Булат!

Тыйнак кына көлешәләр.

– Алайса, Яңа елны үзең генә каршыладың?

– Шулай туры килде шул. Ә син?.. “Яңа ел төнендә, бәйрәм табыны артында озаклап беркайчан да утырган юк – ашыйм да йоклыйм!” – дигәнең гел истә минем. – Булат, “шулай дия идең бит?” дип сораулы караш белән карап торды.

Зөлхәбирә дә якын итеп, яратып карады.

 – Арыладыр шул. Көнозын клубта бит син ул көннәрдә...

Зөлхәбирәнең хисле күңеле, үткәндә калган өметле кичләрне барлый:

– Булат, хәтерлисеңме, шушындый буран көнне, без, өчәү: син, мин, Гөлсу, аз гына тилереп, кычкырып-кычкырып, “Буран дулый”ны җырладык...

– Ничек онытылсын?.. Минем бәхеткә тиенгән төнем бит ул!

– Кһ-м.. Булат! Әйт әле, бәхетлеме син?

 – Бәхетле!.. Яратып яшәү бик рәхәт! Яратмыйча яшәргә ярамыйдыр да ул!

Зөлхәбирә авыр итеп сулады. Ирексездән, өй эченә күз салды. Гадәти авыл өе. Чиста. Кая карама, хатын-кыз кулы сизелә, бала әйберләре, сабый исе... Күкрәк читлегендә ниндидер авыту тоелды. Уртлары кысылды. Күзләрен идәнгә төбәде.

– Температурасы төшмәде улыбызның. Берәр атна ятарлар әле.

Зөлхәбирә тиз уйларын тәртипкә салды.

 – Спектакль кую  кабат икенче планга күчә инде. Я, ярый, киттем, терелегез!

Театр коллективындагылар бер-бер артлы грипп белән чирләп алдылар. Гыйнвар ае көтелмәгәнчә үтте. Гөлсу хастаханәдән кайткан көнне үк шылтыратты:

– Апа! Таш яуса да, 8нче мартка куябыз! – диде.

Декорацияләр дә булды. Күп киемнәрне Зөлхәбирә өйдә үзе текте. Бик яратып текте, оста тегүче булмаса да, матур килеп чыкты. Ике атнадан куябыз дип, дәртләнеп кабатладылар. Кызыксынган балантаулыларга да шулай диделәр.

– Нигә Ватанны саклаучылар көненә берәр нәрсә үткәрмәдегез, Зөлхәбирә? – Дусларча җиңеннән тартып кибеттә аңа шулай диделәр.

– Мин бит театрда эшлим. Суфия белән Рәмискә әйтегез, – дип җавап бирде ул.

– Мин аны-моны белмим, синең клубта эшләгәнеңне беләм, шуңа синнән сорыйм, – диде кычкыра төшеп, таләпчән бер авылдашы.

Әйе, Зөлхәбирәгә бөтен сүзне әйтеп була шул.

– Ә Суфиядән сорадыңмы соң? – диде ул бу сүзне ошатмыйча

– Аннан сорап ни файда инде? 

Әйе шул берни дә үткәрелмәде. Рәмис абыйсыннан сораган иде.

 “Репетиция...” – дип авыз ачкан идем, концерт чакыртам, диде. Чакыртырга “онытты”. 8нче мартка чакырта икән. Онытмас инде”, – диде. Артына утыра язды Зөлхәбирә. Ике көн рәттән гаиләле кешенең бик сирәге генә тамаша карарга чыга. Их! Ул тагын җылы акыл белән маташа икән лә.

“Артык янма, Зөлхәбирә! Өч кенә кеше булсын! Куйдыңмы, куйдың театрыңны. Йөрәксенмә! Эшләдеңме ахыргы эшеңне, өстеңдә калмадымы? Тынычлан!” Их! Ә менә болай уйлау өчен Халисә кызы булып түгел, Сәлия кызы булып туарга, ихлас булмау кирәк шул! Яшең иллене куганда, үзгәрүләр авыр бирелә... Ләкин син берәү! Гомер бер бирелә... Чыгымлама! Шулай ук үшәнләнмә дә! Язмыш иркенә куй!..

Зөлхәбирә ни үтенде Гөлсудан, юк, барыбер концерт чакыртуына апасына ризасызлыгын белдерде.

– Халык сүзен тыңлап эшлим, җаныем! “Туйган сезнең җырлаудан, профессионаллар концертын карыйсы килә”, – диделәр миңа. – Суфия үзен шундый эре, тыныч тота. Әйтерсең, аңа сеңлесе ачуланып түгел, гадәти сүз әйтә. Җитмәсә, йөзенә елмаю чалымнары салды. Күзләре теләктәшлек белдереп тыңлаучыларны эзләп тапты. – Безнең Минвәли каяндыр ишетеп кайткан, “Черек алма” дигән спектакль була икән, авылныкылар куя икән”, диде. – Әйе шул, көлдерә белүче үзе беркайчан көлми. Зөлхәбирәдән башкалар шаулап көлеп җибәрделәр. Ә аның йөзенә елмаю урынына, үзенә бер канәгатьлек ягылды. Гөлсу апасының йөзенә рәнҗеп карап торды да, кырт борылып чыгып китте. Күрде, әмма исе дә китмәде Суфиянең. Ул тирә-яктагыларның кыл уртасына баскан да киң аудиториягә сөйләгән сыман иркенлек белән сөйли:

– Алма уңды ич инде быел, гарык итте. Анда бассаң да тәгәрәшкән алма, монда бассаң да черек алма... Ул как ясау калмады, варенье, повидло. Минвәли әйтә, лутчы бу алма уңмасын икән ди, бер капчык песок бетердең ди. Аны эш итеп аяксыз калдың дими.

– Алмалар чери дә алар... Гел бер килеш сакланмый шул, – дип әйтеп куйды берсе.

Зөлхәбирә тыныч кына Суфияне күзәтә.  Күзләре белән тирә-яктагыларны айкап чыккач,  Суфия тагын тәмләп сүзгә кереште: интонация – көйле, кул хәрәкәтләре – мул. Их, әрәм талант! – дип уйлады, Зөлхәбирә. Сәхнәдә никадәр рольләр уйнар иде бу! Үзен кызыксынып тыңлауларын күреп, Суфия дәртләнеп сөйләвен белә.

– Безнең клуб сәхнәсенә бер кисмәк алма төшкән, минәйтәм. Минвәли: “Ярар, бер олау  кабак өелмәгәч”, – дип куйды. Ул шулай дигәч, тынычландым әле. – Сүзенә канәгать хәлдә авыз тирәләрен сыпыра. Ә тирә-яктагылар рәхәтләнеп көлә.

Ничек кызык итә ала бу моны? Зөлхәбирә рәхәтләнеп көлешкән авылдашларына карап исе китеп тора.

– И-и монауны! Рәхәт синең янда. Театрны бушка куясың.

– Карале, Суфия! Баядан бирле сорыйсым килеп тора, кем әйтте,  үзебезнекеләрдән туйдык дип?

Суфиянең йөзенә усаллык ягылды:

– Менә шулай диделәр миңа. Сүз иясе белән йөрми бит ул, малай-җанашым. Халык соравын истә тотып чакырттым.

– Артистларны телевизорда көненә ун тыңлыйм. Ә үзебезнең авыллар – үзебезнеке инде алар Яратам, хөрмәт итәм үзләрен.

Зөлхәбирә Суфия булган урында гүя телсез иде. Әлеге мизгелдә кабат спектакльнең  исеме турында уйланды. Әйе, үзара тозлы алма дип кенә атап йөртсәләр дә, берничә исем уйлаган иде шул. “Пар алмалар”, “Алсу алмалар”, хәтта “Яратмыйча яшәү ярамый!” варианты да бара кебек. Кайсын куйса да, дөрес булыр иде. Ләкин черек алма – Суфиянең очсыз мәзәгенә генә йогышлы шул. Җиткерәсе сүзне  мизгел эчендә  читтән урап әйтергә зирәклек кирәк! Талант бу Суфия! Үзе иҗат итәргә иренсә, нигә иҗат ителгәннәрне сөйләп яки театрда берәр роль башкармый икән ул сәхнәдә? Талантлар урам таланты, сәхнә талантына бүленеп йөрмиләр ләбаса. Кешедә сәләт я була, я юк!

– Көләбез дә көләбез! Зөлхәбирә гел җитди инде ул.

– Көлми ул! Халисә апа үлүдә генә түгел хикмәт. Мәктәптә укыганда ук шундый иде. 

– Ачулана күрмә диген, Суфия! Тотасың да әйтәсең сүзеңне!

 – Борчылмагыз! Ачуланмыйм мин. – Зөлхәбирә бу “урам тамашасын” исе китми генә тыңлый, күзәтә. Кемнең кем булуын хәтеренә чолгый.

– Аңламыйм мин  көлми торган бәндәләрне! Алар гына акыллы! Тәгәрәп үләсең бу дөньяда көлә белмәсәң.

Кабат рәхәтләнеп көлделәр.

– Ник, дөрес ич!

– Дөрес, дөрес Суфия! Ярый син бар әле көлдерергә!

– Зөлхәбирә! Чыгабыз театрга! Ике көн рәттән чыгасы була инде түлке. Башны бутады, Суфия, нәрсә дип атала әле исеме?

– Тозлы алма!. Чылатылган алма инде ул әдәби телдә. – Махсус шулай диде. “Алсу алмалар” диясе килмәде.

– Исемдә түгел хикмәт, җисемендә диләрме әле. Уйнаучылар, эчтәлеге бик әйбәт диләр бит. Үзебезнекеләр уйнаган әйбәт була ул!

Күңелеңә авыр алма  –

Тормыш түгел алсу алма...

– дип җырлап җибәрде хатын. – Шулай дип җырлыйлармы әле?! – дип куйды аннан.