Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (11))

Башыннан УКЫГЫЗ

Бүгенге вакыйга истән чыкмаган шул – ул тетрәнеп китте. Әйтерсең, бу сүзне әйтеп аны сыныйлар. Ах, нахак сүз! Телдең йөрәкне!

– Юк! Уйнамый ул бу юлы! – диде кискен тавыш белән.

Берсе туганына, икенчесе әтисенә  әйтеп карарга булды.

Мәдәният йорты яшьләр белән тулгач, бик кирәкле кишер яфрагы сыман  директор эшкә килде. Аны күрү белән күңелне рәнҗеш хисләре басты. Барысы белән, хәтта аерым-аерым исәнләште, Зөлхәбирәгә сәлам бирмәде. Ни җитми аңа, йә Аллам?  И-и, гөрләде, клубтагыларга шаян сүзләр яудырды. Янына яшьләр сырылды. Эш кабинеты кеше белән тулды. Ишеге яртылаш ачык. Әле кайчан гына, бу ишек ябык булып, Зөлхәбирәгә сүзе булганнар шакып керәләр, әйтәсе сүзен әйтеп кире чыгалар иде. Әнә шулай, үткәннәрне уйлап, элекке Зөлхәбирәне күзаллады ул. Матурлык та, кызык та тапмады ул үткәннәрдән. Ә менә бүгенгесе шулкадәр матур, күңелле икән бит. Гөжлиләр! Умарталык диярсең! Әйе, умарта оясы! Хисмәт шундый чагыштыру әйткәннән бирле, Зөлхәбирә бу тәңгәллеккә исе китә. Ярыктан өзлексез бал кортлары керә. Кабинетның нәкъ уртасында ике өстәл – кәрәзме? Як-яклап Суфиягә сырылганнар. Түрдәге ана корт нишли? Берни эшләми! Сөйли дә көлә, әйтә дә көлә – барысы да көлә... Кыяфәте мәгърур, эшлекле. Сөйләшүләре нинди тәмле! Ә нәрсә кирәк тагын? Баллы, тәмле! Рәхәт! Ә файдасы? Шифасы нидә? Мәдәният кирәкме монда? Юк!!! Син бит шул өстәлдә хыялыңда болын тудырдың... Сутлы, хуш исле матур үсентеләр үстердең. Үсентеләрең тәнгә шифа, күңелгә дәва бирерлек булгач, сәхнәгә күчердең. Ә аннан эшчән бал кортларын җәлеп иттең. Бергәләп, матурлык яратучы төрле күбәләкләрне, һәр төрле җан ияләрен чакырып, инде хыялыңда гына түгел, кичә-тамашаларда, театраль күренешләрдә – әрәмәле-сандугачлы, чәчәкле болыннарыңда хисләнеп ял итү, хозурлану мөмкинлеге белән бүләкләдең. Ә монда такыр басуда нидер җыялар. Ни туплыйлар?.. Кәлә-мәлә... Мәдәният ят монда, Зөлхәбирәгә – оят, ә Суфиягә рәхәттер, шаять. Күренеп тора, ул – үз казанында! Сәгать унбер тулды. Эш сәгате тәмамланды. Яшьләр таралышып беттеләр. Суфия белән ишек буенда очраштылар. Суфиядә тантана итү! Моны кем сизмәс икән?!. Эре кыяфәт, горур! “Менә мин кем!” Юк! Дәшми калырга ярамый!

– Беләсеңме? Өч хак бар синең өстә: беренчедән, без –  мөселманнар, икенчедән, туганнар, өченчедән, әгәр классташ күрше хакы белән тиңләшсә – зур хак – күршелек хакы да бар!

– Шуннан? Нишләгән әле мин?

– Синме, син хәттин аштың!

Суфиянең йөзенә ваемсыз елмаю кунды.

– Нәрсә ул хәттин ашу? Син авылча сөйләш! Сәхнә теле, имеш...

 – “Хәттин” – сәхнә сүзе түгел. Коръәндә бар ул. Мөхәммәт саллалаһу галәйһиссәләм безгә – өммәтенә Аллаһу Тәгалә сүзен ирештергән: хәттин ашмагыз дигән.

– И-и, әйтте сүз! Алла ди, пәйгамбәр ди...– Мыскыллы караш Зөлхәбирәне баштанаяк сөзде. Авыз кырыена мыскыллы елмаю эленде. – Үз күзе белән күрде ич Лилия! Өстегездә тотты. Ярар, мин ялганчы булыем ди. Исемеңне дә белеп кушканнар! Зөл хә бирә-ә! Хә бирә. Әһә-һә-һә.. – Суфия, билдән бөгелеп, көләсе килмичә көлеп маташты.

Хәшәрәт! Төртеп егасы килә... Зөлхәбирә, үзенең кызулыгын тирә-якка бөркелгән сыманрак хис итә. Җиһан тагын да көчлерәк зыңгылдый: “Лилия ялгышын кабатлама, з-зь... кабатлама з-зь!.. Хәттин ашмагыз-ззззь!” Ул ике чигәсен, колакларын учлары белән кысты:

– Хәттин аштың, Суфия! Гөнаһлы кеше син!

– Аха-ха, син гөнаһлы түгелме?

Сөйләшеп тору бик авыр иде. “Зәйтүнә апа! Син миңа бүгенге дәресне бирмәсәң, бәлки телемне дә, кулымны да иярли алмас идем. Әйе, сабыр! Мин – Халисә кызы! Сәлиянеке түгел!!!”

Сабырлыкка чакыру бик ансат эш.  Сабыр булып кара! Ярты төнгә кадәр борсалана торгач, йоклап киткән йокы нинди булгандыр ул, тәмле төшләр дип теләк теләү бар-барын. Тәме тозлы булган төкреген иртән кат-кат тәмләп йотты Зөлхәбирә. Авыз эчендә яңак буйлап теленә җөй беленә. Тозлы тәмне тәмли торгач, тел капшап “тикшерә” торгач, аңлашылды тагын үзе. Теш уртлары яңак итен нык кысканнар, кан саркыган, буеннан буена җөй хасил булган. Сабыр, сабыр!.. Җәрәхәтләнә, җөйләнә сабырлар, бер көйгә көйләнә тормышлар... Бары түз генә! Түз генә!..

Кичәге йөрәк тетрәндергеч хурлыклы вакыйгадан көнозын башы шаулый Зөлхәбирәнең. Инде эшкә килде. Чыңлый дөнья, чыңлый! Кая барсаң да: эштә дә, өйдә дә, урамда да галәмнең чәйнеге черелдәп кайный. Утын-ялкынын киметермен, сүндереп туктатырмын димә.

Ш-ш-ш, ч-ч-ч, щ-щ-щ, ыс-с-сь, цез-цезь-з-зь...

Туктаусыз кайный, өзлексез черелди... Бик читен халәт бу! Әллә барысын да калдырып, башны учлап, Баланлы тавына чабаргамы, бәлки анда тынычтыр? Ах, анда бит тау чите тулы зәңгәр кыңгыраулар! Их, кыңгыраулар, кыңгыраулар!..  Яшәргә комачаулыйсыз, чыңламагыз-з!  Зөлхәбирә, чарасыз калып башын иде. Башыңны тәвә кошы кебек җиргә тыксаң, әллә ул авазлар туктар микән? Ә җир кояш тирәли тавыш-тынсыз әйләнеп торадыр? Баш күтәрелә, тәрәзәдән күктә якты булып янган кояш күренә. Аның нурлары тамашачылар залындагы һәр рәт урындыкка сузыла, ә сәхнәгә төшми. Сәхнәдә тәрәзә юк! Ул җиһанга үзе бер якты тәрәзәдер?! Зөлхәбирә, башын югары күтәреп, үзен яктырткан сәхнә утларына карый. Никадәр яктылык! Табигый кояш та түгел бит!  Бары – сәхнә уты! Йөзенә, күкрәк өлешенә никадәр җылылык, никадәр яктылык килүен тоя ул.

 – Сәхнә яктылыгы! – дип пышылдады ул үз-үзенә. Киң итеп сулап куйды, ике кулы канат сыман өскә күтәрелде. – Их, сәхнә! Син бит күңелгә канат куясын, мәгърур тауларга күтәрәсең, бер мәлдә тәгәрәтеп, төпсез чоңгылларга төшерәсең, күтәреп кайнар учакларга саласың. Аннан очкын итеп күккә – йолдызларга таба очындырасың, сөймәс дөньяны сөйдерәсең, шифалы тылсымың белән үзеңдә яшәтәсең! Сихерлисең, алдалыйсың...

Зөлхәбирә озын, куе кара керфекләрен калтыратып, җете зәңгәр күзләрен яктылыкка әсирләнгәндәй йомып-йомып ала, сәхнә  уртасында басып торган килеш яңа очыш ясагандай канатлана, һаваларда очкан сыман җиңеләеп китә. Шундый куанычлы, рәхәт мизгелләр!.. Зөлхәбирәнең беләсе килә: сәхнәдән юнәлгән яктылык тамашачы залына шулай җылы булып, якты булып төшәме икән? Аның бит тамашачы арасында утырганы юк! Зөлхәбирәнең уеннан сәхнәгә куелган чаралар: концертлар, кичәләр, бәйге-тамашалар, спектакльләр тезелеп уздылар. Сәхнә артыннан тамашачылар залын күзәткән мизгелләр үтте. Юктыр, бу Ильич утлары яктысы бөтенләй башка! Бары тамашачыларның игелеккә, сафлыкка җан атуы, бары аларның яратып караган күз нурлары гына сәхнәгә үзгә бер тиңсез яктылык булып төшәдер ул!

Шулчак Суфия сәхнәгә менде. Зөлхәбирәгә түбән караш белән күз салып үтте. Залдагы утны сүндерде һәм бер сүз әйтмичә төшеп китте.

“Хуҗа булуыңны таныйбыз, Суфия! Ләкин дөньяның хуҗасы син түгел! Тамаша залында утлар һәр концерт-тамаша саен сүнә, тамашачылар күңелендәге яктылык сүнмәсен!” – Ул инде үртәлми. Сүзен дә күз карашы белән генә җиткерү белән чикләнде. Ә рәнҗү хисен тыеп булмый. Суфияне ишектән югалганчы күз карашы белән озатты.

Син нинди генә халәттә, нинди генә шартларда булма, галәм үз көендә, үз төсендә кала бирә. Миңа да ниләр генә килеп чыкса да, көрәшергә, көрәшеп арыганда, җайлашырга кирәк буладыр, – дип уйланды ул. “Зөлхәбирә! Бары дөньяны ярат, эшләреңә карат! Калганы – дөньяның вак  мәшәкате”. – Шулай дип хәтеренә беркетте ул. Эшен бик, бик ярата. Ул тормышындагы барлык каралыкны онытып, якты, нурлы мәдәният бишегендә тибрәлә. Яза башлаган пьесасын төгәллисе, аны сәхнәләштерәсе бар.  Ул ясый башлаган зур ромашка чәчәген кулына алды. Ясаган бер ромашкасын сәхнә фонына беркетте. Сәхнә фонын бу юлы кулдан ясаган ак таҗлы чәчәкләр белән бизәмәкче ул. Шулкадәр яратып ромашка таҗы кисеп буламы? Була шул!..

Хоп! Дертләп китте Зөлхәбирә. Үзе кереп сәхнә уртасына җиткәндә генә ишеге ябылды Гөлсуның.  Гел шулай.

–  И яратам да инде мин сине, Зөлхәбирә апам. – Гөлсу Зөлхәбирәне кочты. – Бу концертны бергә үткәрербез инде яме. Опыт юк! Син мәрхәмәтле кеше бит безнең.

– Апаң белән оештырырсың, Гөлсу.

– Әйттең сүз!

– Синең белән дус булганны яратмый. Безнең апаның җырын җырламасаң, уңмыйсың бит ул. Ә минем үз фикерем бар! Дошман итәрлек бер генә начарлыгыңны да күрмим.

Зөлхәбирә Гөлсуның күзләренә озак карап торды. “Гайбәт моңа ирешмәгән, димәк”, – дип уйлады ул.

 – Эретә беләсең күңелне, ә, Гөлсу?! – Зөлхәбирә чын күңелдән елмаеп, Гөлсуга якын итеп карады.

– Чын әйтәм мин. Рәхмәт, булуың өчен! Мин кешене яратсам, чын күңелдән яратам.

– Яратмасаң?

– Яратмасаммы? – Гөлсу уйланып торды. – Яратмасам – күрәсем дә килми.

Гөлсу чын күңелдән нәфрәтләнеп әйтте. Зөлхәбирә кычкырып көлде.

– Зөлхәбирә апа! Ярату дигәннән... Ярату гаепме ул?

 Зөлхәбирә мизгел эчендә җитдиләнде. Кемне күз алдында тотып әйткәне яхшы аңлашылды аңа.

– Ярату гаеп түгелдер. Аллаһ Үзе салган  ич күңелгә, – диде ул.

 – Алайса ник гаеплиләр мине?

– Һе, кызык син, Гөлсу! Үзеңә тиңне сөяргә кирәк! Ә Рамил сиңа бөтенләй тиң түгел.

– Мин аны яратам-м.

Зөлхәбирә ни әйтергә дә белмәде. Аннан:

 – Рамил сине ярата дип уйлыйсыңмы? – дип йөзенә текәлде.

– Аның яратуы-яратмавы кызыксындырмый мине. Мин яратам! – Кыз күкрәгенә кулын куйды.

– Гөлсу! Син яшь, чибәр! Йөзең әтигә охшаган, шундый сөйкемле син. Ярың үзеңнеке генә булсын! Гаилә кора алмыйсың бит болай! Рамил гаиләсен ташламаячак! Кеше кешесен сөю хупланмый.

– Гаилә кора алмыйсың дисең. Үзең дә кияүгә чыкмадың бит. Җитмәсә, шушы яшеңдә дә сөйгән кешең юк. Ничек яшисең син, аңламыйм. Яратасың, яратыласың киләдер бит инде, апа?

Зөлхәбирә Гөлсу йөзеннән нидер эзли идеме, озак кына кабат йөзенә турылап карап торды. Юк, Гөлсуда мыскыл итәргә теләк юк иде. Бары үзенең соравына җавап табасы килә бугай. Зөлхәбирә авыр итеп сулап куйды.

– Гөлсу! Йөрәккә әмер биреп булмый, җаныем. Бер генә әхлаклы кеше дә: “Яратасым килә!” дип ир затына сырпаланмый. Очраклы ирдән яратылу ул мәхәббәт түгел, җенси теләк үтәү генә. Аны хайваннар башкара.

– Ай-й, си-и-ин, бик каты әйтәсең!

– Дөрес аңламадың әле. Син бит яратам дисең. Мәхәббәт булмаган очракта дип әйтүем иде. Мин, Гөлсу, гомеремдә бер генә кешене яраттым. Бәлки әле анысы да саф хисләрдә мавыгу гына булгандыр. Үсмер чак бит!

– Апа, Суфия апам гад та инде минем. Җизнине дә, үзен дә бәхетсез итте ул. Алар арасында мәхәббәт юк бит. Сөйләде ул миңа бер чак. Зөлхәбирәдән үч аласы килде, шуңа гына Минвәлине үземә каратып маташтым диде. Җизнидән корсаклы булгач, кияүгә чыгарга мәҗбүр генә булды. Белсәң син безнең өйдәге катастрофаны ул чакта. Апа җизнине күралмый. Әнинең ничек тә кияүгә бирәсе килә. Апа, чыкмыйм ди. Аннан, корсагы борынына җитә килгәч, килеште инде. Килеште дип, әнинең талавына чыдый алмыйча, кияүгә китте. Әйбәт кешеләр бит. Апага, безнең әни янында булганга караганда, Кадыйр кода бабайларда мең тапкыр яхшырак, кәнишне.

Ишеткәннәре яңалык булса да, Зөлхәбирә кызыксынып тыңламады.

– Ярар, бәхетле булсыннар! – дип кенә куйды.

– Бәхетле була алмады ул. Просто так яшәп яталар инде. Кеше алдында гаилә тормышы күренеше, ир-хатын ролен уйнап. Алардагы театрны сәхнәгә куйса-а-ң...

– Гөлсу! Булган беткән. Берни үзгәтеп булмый хәзер. Ходай шулай язган. Ялгышлар өчен түләү бар шул ул. Апаң, сиңа нинди кинәш бирә соң, Рамил белән мөнәсәбәтләрегез хакында дим.

– Хи, аның белән сөйләшеп буламыни? Әни кебек ул! Аларга йомыш белән киләм, Зөлхәбирә апа,  име, утыр дип тә әйтми. Күп чакны усал этләреннән каршы ала, ишектән башын чыгарып кына сөйләшә дә, әни җибәргән әйберле сумканы алып, я эшем күп ди, я авырыйм ди, кереп китү җаен карый. Исем китми минем. Әйтәм ич, үз сүзен куәтләгән кешене генә кешегә саный. Ә җизни җайлашкан инде ул. Аннан бик әдәпле кеше бит ул. Мин бары синең белән сөйләшәм, Зөлхәбирә апа. Син бик акыллы, җайлы кеше безнең. Җизни шикелле. Шуңа күрә кавышырга насыйп булмагандыр сезгә. Ике яхшы кеше тоже бармыйдыр ул гаиләдә, бер җүләргә – бер акыллыдыр ул. – Гөлсу үз сүзеннән үзе көлеп куйды. Аннан җитдиләнеп китте дә, – нишлим икән? – дип куйды. – Лилия апа каргый  инде мине, беләм. Кызы миңа бер көнне ике колагын тартып телен чыгарып үтте. Ул кызның карашын күрсәң?! Әле дә күз алдымда тора. Югыйсә, балалар үчекләве түгел, өлкән авылдашның оялтырга тырышуы да берни түгел иде миңа. Мин Рамилне яратам! Башкаларның миндә эше юк! – дип уйлый идем. Ә бола-а-ар...

– Гөлсу! Дөньяда барлык кеше дә яраткан кешесе белән парлашмый. Менә үзең әйтеп торасың ич. Апаң сөймичә яши, җизнәң яратмый тора. Минем яраткан парым да, яратмый яшәгән ирем дә юк. Ә тормыш дәвам итә, тукталып калмый. Яшибез! Сиңа  да яратам дип  кенә кеше яры белән мәхәббәт романыңны дәвам итәргә кирәкмидер, бәлки. Калдыр син аны! Менә күрерсең, үзеңә насыйп ярың сиңа юл алыр. Гөнаһ эш санала. Никахлы ирең түгел бит Рамил!

– И-и, бөтен дөньясы гөнаһлы. Ярату гөнаһ түгел, яратмау гөнаһ. Әни беркемне сөйми безнең. Бик күпләрне күралмый. Яшереп тә тормый. Әнинең мине яратканын бер дә хәтерләмим менә. Ә Рамил... ярата мине. Гомеремдә бер тапкыр үземне яратучы булуын тойдым. И, яратсала-а-р, яшәү шулкадәр рәхәт икән. Ачу да килми дөньясына...

Зөлхәбирә рәхәтләнеп көлде.

 – Ихлас кеше син, Гөлсу! Эчеңдәгесен ярасың да саласың...

Гөлсу йөзенә эшлекле чырай кундырды:

– Кемнән куркыйм? Нәрсә уйлыйм – шуны әйтәм, – диде горурланып.

– Әй, Гөлсу, Гөлсу, яратам дип кенә дөнья бармый бит әле. Бик күп төшенчәләр бар! Алар белән дә санлашырга кирәк! Рамил белән очрашмаганнан дөньяң кителмәс. Киресенчә, бәхеткә ирешерсең әле, Алла бирсә.

Гөлсуның йөзе ачылды, елмаеп җибәрде:

– Әйбәт кеше дә инде син, Зөлхәбирә апа. Мәктәптә укыган чакта, монда юдән юа килгән көннәрдә сине тыңламаганга хәзер дә уңайсызланам. Синең урында булсам, клубтан фырылдаткан булыр идем ул Гөлсуны.

Зөлхәбирә чын күңелдән елмайды, күзен кысты да:

– Туган ич без синең белән. Синең белән уртак тел таба алабыз, ә менә апаң белән – юк!

– Ул үз сүзенә җай белән торсалар гына ярата дип әйттем ич инде мин сиңа! Ялгыш кына үз фикереңне белдерсәң, бетте, син аның дошманы. Мин килешмәсәм, беркайчан да, “әйе” дип әйтмим. “Йоооок!” – дим. Апа шуңа яратмый мине. Беркөнне юри генә “ие, ие” дип торган идем, сине яманлаганда, әллә никадәр кызыклы әйбер ишеттем синең турында. Иһи-һи.. – Гөлсу күзен кысып көлеп куйды.

– Беләм, беләм... – диде Зөлхәбирә. Ни турында әйткәнен дә чамалады. Аның бу кадәр  күп сөйләшүдән эче дә поша башлады. Утырган урыныннан торып, арты белән басты да тәрәзә төбенә таянды. Күз карашын еракка – тауга  төбәде.

– Карале, апа! Яраткан кешең белән очрашмый гына аны яратып яшәп буламы?

Зөлхәбирәгә сүз аңлашылып җитмәде.

– Ни дисең әле? – Ул алды белән борылды.

–  Минәйтәм, яраткан кешең белән очрашмый гына аны яратып яшәп буламы икән ул?

– Була, тәкъдиреңә язылса...

– Ничек була икән ул ә? Очрашмагач, бетте диген инде син аны.

– Менә бу инде мәхәббәт эше! Ерактан торып ярату мәхәббәт дип атала, Гөлсу! Үзең яратам дисең, ә үзең шуны да белмисең! Саф хисләреңне бикләп куй йөрәгең түреңә. Гел исеңдә булырмы, онытырсыңмы?.. Синең очракта, “аның яраткан хатыны, кызлары бар. Ул беркайчан да минеке булмаячак!” дип акылың хисләреңне бастырсын! Очрашма! Очрашырга туры килсә, кире как! Мин-минлегенә тисәң, килми ул синең янга.

– Этлек эшли беләм лә мин. Ә менә Рамилгә эшли алмыйм.

– Нигә этлек? Кешелекле сүз әйт!

Гөлсу теләмичә генә елмайды. Тирән итеп сулады да:

– Рәхмәт, апа! Кая әле тырпайган энәләремне коеп идәнне юып алыйм! – дип  зал артына таба атлады. – Ромашкалар  залдан караганда – супер! – дип кычкырды ул, залның иң артыннан.

Өзәмен ромашка таҗларын

Сөяме, сөймиме дип ярым.

Әйт, чәчкә, дөресен әйт инде,

Юансын йөрәгем һәм җаным.

Яратамы? Яратмыймы?

Әйтегезче, ромашкалар.

Ашыкма яратырга дип

Җавап бирә миңа, апа.

Гөлсу җырлый-җырлый идән юды. Эчкерсез кеше дип куйды Зөлхәбирә, үз алдына. Тик үзгәртеп җырлаганына игътибар бирмәде.

 

Мин бер яфрак...

 

 Бу юлы, Хәбир, каравыл сменасыннан соң хатыны ягына кунакка кайтасын әйтеп китте. Шул китүдән, Маша да, Хәбир дә бер ай Балантауда күренмәделәр. Исе китте Зөлхәбирәнең. Ничек шулай торган йортыңны онытып, озаклап кунак булып була икән ул? Берәр хәл булдымы икән әллә дип борчылды. Һаман да үзенә кәрәзәле телефон алмавын битәрләп йөргән көннәрнең берсендә, бик шат кайтып керделәр алар.

– Хәбирчик тещасының тавык кетәклеген ремонтировать итте. Большой молодец!

– Олы кешегә ярдәм итү яхшы булган анысы, Маша. – Бусы әдәплелек йөзеннән генә иде. Эчендә буран дулый, ярый ла  акыл йөгәнли: – Озак тордыгыз бик. Монда да кузгалган эш ярты юлда ята бит. Калган эшкә кар ява. Кыш җитә бит инде.

– Вот, именно тещасының тавыкларына салкын булмасын!

Йөрәк кылтырап типте. Я, Аллам! Сабыр, сабыр, Зөлхәбирә! Ә аны гел-гел каян аласы?.. Ул тәрәзә аша буш калган суган түтәлләрендә үсәргә өлгергән чүп үләннәрен күзләде, тәрәзә буендагы җилдә акрын гына тибрәлгән гөлҗимеш куагына күз төшерде. Кызгылт-көрән яфраклары берәмләп кубарылалар да күбәләк сыман очалар... Бик моңсу күренеш икән бу. Күңеленә ваемсыз халәт урнашты.

Маша туктаусыз сөйли дә сөйли. Тиз сөйли. Авызы эчендә ботка пешерә. Аңлап бетереп булмый, аңлыйсы да килми. Башында бер генә уй: әллә бу да Суфия ишеме?

– Зулечка! Мин апа димәм инде. Яшь бит әле син. Ани кеше дә булмаган. Когда минга унсигез, мин  уже ани идем. Так что, как говорят, никахым олы...

Зөлхәбирә аңа таба борылды. Чибәр Маша шундый матур итеп елмайды. Йөзеннән укып, “чын аферист бу!” дип бәяләде.

– Менә өстенә бастың! Никах укытабыз! Никахыгыз олы булыр.

– Ну, да! Гражданский брак, и всё! Тагы ни кирәк! Главный бер-береңне яратырга! Миңа просто Маша дип эндәш, Зулечка. Мы с тобой одногодники.

– Миңа, һич югында, татарча хәрефләрне бозып булса да, мулла кушкан исемемне әйт.

 – Яхши, Зульхабира.

 – Хәбир! Минем барлык хезмәт хакым шушы пристройга кереп бетеп бара. Син төзеп бетерергә уйлыйсыңдыр инде? – Хәбиргә карап әйтте. Игезәк сыңары елмаеп тик тора. “Әллә сабыймы икән ул?”

– Че нибудь подумаем, Зульхабира. Мин тоже суткалы эштә. Кайтып йерермен. Построим, да ведь, Хәбирчик!

Машага елмаеп баш каккан бертуганына Зөлхәбирә гаҗәпләнеп карый. Ярый инде, ярый.  Ярты үле иде, елмайгач, яши булып чыга бит! Зөлхәбирә игезәге турында ни начар, ни яхшы уйлый алмады. Ә менә Маша  кебек кешеләрне күңеле һич тә кабул итми шул. Әлеге мизгелдә: “Нигә миңа шундый кешеләр юллый Аллаһ Тәгалә-ә?” – дип җиһанга кычкырасы килде аның.

(Дәвамы бар)