Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (2))

Башыннан УКЫГЫЗ

– Хәбибрахман! Син безнең  комсорг әле бүген. Ә иртәгә инде һәрберебез үзенә үзе комсорг. Әйдә, баһадир каһарман! Вазыйфаңда ахыргы көн! Иң беренче – син!

– Башта штабка төшеп меник инде! Өстәлдә карта бар. – Егет, шаяртуын аңлатып күз кысты. – Биеклекне алу өчен маршрутлар карарга кирәк!

 – Ахыргы көн дигәч, син бигрәк инде, мәктәптә эшләмәгәннәреңне эшләп бетермәкче.

 – Суфия чукымаса, булмый инде ул. Иһи-һи.

– Яңгыр яумагач, штаб бөтенләй истән чыккан.

– Әйдә, бер төшеп тә карарга ярамагач, нигә маңгай тире агыздык соң әле? – диештеләр классташлар.

Штабка бер-бер артлы төшеп карадылар. Егетләр, алдан шәмнәр алып килеп куйган булганнар. Хәбибрахман әйткән өстәл юк, уртада агач әрҗә тора. Җирдә төпләмәсе белән “Татарстан яшьләре” газетасы ята. Мөгаен, җәеп утыру өчен кемдер алдан кайгырткан. Асты өскә әйләндерелгән агач аракы әрҗәсенә кыстырылган шәмнәрне Хәбибрахман, шырпы сызып кабызып җибәрде. Тик яхшы итеп янмадылар – төтәсләнделәр. Шуңа да, тиз менделәр. Зөлхәбирә төшмәгән иде. Зөлхәбирә төшмәгәч, Минвәли дә төшмәде. Зилә белән  Гөлсем дә баз авызыннан карау белән чикләнгән иделәр.

– Нигә кирәк булды инде моны казу, иптәш комсорг? Барыбер яңгыр яумады бит, – дип әйтеп куйды Хәбир.

– Ни дигән сүз инде бу?! Яумавы яхшы бит. Шундый җылы төн, их!

– Безнең бәхеткә! – диде Лилия, киң сулыш алып.

Кәефләр күтәренке иде. Чалт аяз күк, җемелдәшкән йолдызлар нидер вәгъдә итәләр, каядыр чакыралар кебек. Талгын гына искән җиле дә яшь, курку белмәс бу җаннарны биек үргә әйдәкли, артларыннан җиңелчә этә кебек.

 – Иптәшләр, әйдәгез тау башына менәбез. – Минвәли, Зөлхәбирәне кулыннан алып, алга омтылды.

– Ә син кая барабыз дип белдең соң? Шунда менеп барабыз ич инде, – диде Суфия дорфа гына.

Җепкә тезелгән сәйләндәй, классташлар үргә таба юнәлделәр. Җитезләрдән җитез Булат алга чыкты. Әйтерсең, альпинист! Гитарасы – рюкзак сыман. Берничә адым атлап күтәрелә дә: “Әйдүк, иптәшләр!”– дип шат аваз салып, иптәшләрен көтеп тора. Аның артыннан – Хәбибрахман. Зөлхәбирә ашыкмады, артка калды да күзәтә бирде. Физкультура дәресендә сафта басып торганча рәт белән хәрәкәт итәләр икән. Булат белән Хәбибрахман артыннан барырга тиеш булган Минвәлине ул ирексезләп артка тартып тора икән бит. Онытылып, иптәшләренең кулга-кул тотынып тауга үрләүләрен сөенеп карап торды ул. Артында гына башын иеп басып торган Зиләне ул борылып карамыйча да күңеле белән тоя иде. Шуңа да, егете биеклеккә кулыннан тартуына карамастан, кабат карышып, тукталып калды. Зиләгә, сөзәк тау итәгеннән Яшьлек аланына менгәндә булышкан иде инде. Сөзәк тау битеннән, акрын гына булса да, әйбәт кенә менде. Ә монда бит тау текәрәк! Зөлхәбирә, Зиләгә борылып, кул бирде, аннан кулын кабат Минвәлигә сузды.

– Зилә! Менәбез! Булышабыз сиңа! Синең бит аягың җәрәхәтле түгел, менәргә генә уңайсыз. Син менә аласың, менә күрерсең!

 Иелгән баш чак кына күтәрелде. Зөлхәбирәгә дымланган күзләр рәхмәт белән карадылар.

– Яле, борчылма, без сиңа Минвәли белән икәүләп булышабыз. Син менә аласың! Мин ышанам.

 – Рәхмәт, сезгә!

– Әй, мәхәббәт күгәрченнәре! Ник артта сөйрәләсез? Ә-ә, Зилә...

– Менәбез, менәбез! – дип аваз салды Минвәли һәм Зиләне, кулыннан тотып, тау сукмагына әйдәде. Зөлхәбирә Зилә кулына тотынды. Тотынды гына. Ә үзе, Зиләгә авырлык ясамыйча менү өчен көчне сукмак янәшәсендәге куак ботакларыннан, аларның җир өстенә чыгып торган тамырларыннан алды. Сер бирмәде. Егылмаска тырышты. Шул ук вакытта Зиләнең тигезлеге өчен дә җаваплылыкны онытмады.

Бераз менгәч, Хәбирнең күзе Зөлхәбирәгә төште. Ул, сукмактан читкә чыгып, туганын көтеп торды.

– Бар, син Минвәлигә тотын! Зиләгә үзем булышам. Аңа үз көенәрәк барыргадыр, шуңа күрә арткарак калабыз яме, – диде мәрхәмәтле егет. Зөлхәбирә туганының игелекле гамәленә бик шатланып риза булды

 Ниһаять барысы да менеп җиттеләр. Яшь, сау-сәламәт кешегә үр менүләр ни соң ул? Хәбир белән Зилә дә, шактый артта калсалар да, инде тау башында иде. Хыял белән карап, гел-гел күз төбәп яшәгән тау түбәсенә менү бик куанычлы иде. Монда йолдызлар да якынрак сыман.

– Тәк, берегез дә тәгәрәп төшеп калмадымы? – Хәбибрахманга әйдаман булу ошый иде. Шаяртып бармак төртеп санап маташты:

– Берәү, икәү, өчәү, егерме бер!

– ...сәйлән! – диде Хисмәт, елмаеп.

– Җә, сәйләннәр! Бу төн ак төн ахры. Караңгылыгын күрмәдем, әллә учак яктыртты, әллә инде күктә ай зур итеп калыкты. Ну чүт кенә китек ие. Һе, һе...

– Таң ата бит инде. Әнә, офык алсуланып килә.

Барысы да кояш чыгышына төбәлделәр. Тынлык! Зур, мөһим эш алдыннан каушап калган сыман халәттә иделәр. Сүзсез генә аксыл зур ташлар өстенә утырыштылар.

Ниндидер серлелек бар. Тау башы куркыта. Бу биеклектә дөньяның шулкадәр киң булуын аңлау каушата, яныңда кеше булмаса, ялан тау башында адашырсың, йә егылып китәрсең кебек тоела.

 – Егетләр, кызлар! Минем бер тапкыр да таң атканны күргәнем юк иде, – диде Гөлсем.

– Төн буе укыган кеше таң атканда йоклыйдыр ул, эһе-һе. – Суфиянең тиктормас теле һич тә ачуланып әйтми иде бугай.

Елмаештылар.

– Бу кадәр биеклеккә менгәнем булмаган икән. – Шат күңелле Булатның тавышы никтер бик моңсу. Аркасына аскан гитарасы, әйтерсең, юлчы капчыгы. Ул бик тәэсирләгән кыяфәттә карашларын ерак офыкка төбәгән.

– Ә минем бу кадәр ераклыктан авылга күз салганым юк иде, – диде Зөлхәбирә.

– Авылыбыз матур безнең. Әллә калабызмы?

– Мин калам. – Хисмәт шулкадәр ышандырып әйтте.

 – Кайда да бер кояш ди, әти әйтә, – дип куйды аз сүзле Минвәли.

– Бу таң кайда да шул ук бит инде, – дип елмайды Суфия, шуны да белми идең мени дигән сыман Минвәлигә сынап карады.

Лилия тауга менгәннән бирле авыл ягына карап тора иде:

– Җир йөзендә Балантау берәү генә! Аның кемдер барлыгын да белми, ә мин гел шуны уйлыйм.

 – Ярар, бөтенләйгә китмисез ич инде, кайтып йөрербез, бигрәк инде сез, әйтерсең, үләргә чыгып китәләр, – диде Суфия, барысының да моңсуланып китеп, күңеллелек булмаганга эче пошып.

– Шыпырт, кояшны куркытасыз! Әнә алсулык кызарып тагын да өскә күтәрелә. И, Аллам, бигрәк матур инде бу дөнья, әйеме, яшьтиләр?! – Зөлхәбирәнең сокланулы күзләрен яшь элпәсе каплаган.

Беркем дә эндәшмәде. Күңелләрдә бертөрле тантана хакимлек итә. Сулаган саен сулыш иркенәя, йөрәк еш-еш тибә. Аксыл ташларга сибелгән аллы-гөлле “сәйләннәр”нең алсу таңга, тирә-яктагы манзарага һушы киткән...

– Яшьтиләр! – дип кычкырды Хәбибрахман, шатлыгын иярли алмыйча. – Без бит беренче тапкыр таң атканын каршыладык? – Ул тәэсирләнеп ике кулын югарыга таба күтәрде: – Нинди гүзәл манзара-а! – дип сузды.

Кинәт Зилә утырган  ташыннан калыкты да:

– Исәнме, Кояш! – дип аваз салды. Шуны гына көткәндәй, кайсы каян ашыгып ташларга бастылар да бер-берсен уздырып:

– Кояш?!

– Таң атты, кояш чыкты!

– Ах, матууур!

– Хәерле көннәр булсын!

 – Әми-и-ин! – диделәр фәрештәләр бераваздан.

Яшьнәп торган яшьлек алдында Аллаһның ул бирмеш таңы чынлап та аерата матур иде. Шуңамы, яңа күтәрелеп килгән кояш бик ягымлы тоелды. Егерме бер кичәге мәктәп укучысы, үзләре янында фәрештәләр булуын һәм аларның саф күңелләренә ризалык белән сөенешеп торуларын, изге теләктә, хәер-догада булып, әле яңа гына күккә күтәрелүләрен күрми дә, белми дә иделәр...

 

Утлы адым

 

Бер Халисә генә түгел иде шул балаларын укытасы килүчеләр. Сәгыйть Сәйфиевичның чыгарылыш укучыларына колхозда калырга чакыру ташлавы хупланмаган сүз булып калуы аңлашылды. Һәрберсе китәргә җыенды. Укырга теләүчеләр теләгән уку йортларына имтиханнар бирделәр. Классташларның бергәләп очрашулары сирәгәйде. Шундый көннәрнең берсендә Суфия Лилияләргә килде. Нияте – үзен тынычсызлаган, беләсе килгән сорауларына җавап табу иде. Әтиләре авырганга кәефе дә начар. Белә иде, терелә торган түгел...

– Бер классташны да күргән юк минем. Белмисеңме, Зөлхәбирә конкурстан үткәнме икән? – диде ул ерактан урап тормый гына.

– Үтмәгән шул. Нишләргә дә белми. Өеннән дә чыкмый ята. Минвәли минем янга көн дә килеп, чакырып чыгар дип аптыратып бетерә. Әнисенә әйтергә уңайсызланып йөри Зөлхәбирә. Кара аны, беркемгә дә әйтмә моны!

– Юк, миннән кайчан сүз чыкканы бар инде. Ә калганнар?

– Зилә университетка кергән.

 – Ай-яй! Чатан гына үзе, ә, кергән диген, ә?! Кызганып алганнардыр инде.

Лилия Суфиянең бу сүзен ошатмады.

– Бишлегә бирде ул имтиханнарын. Син беренчесен үк бирә алмадың да барлык кешене пычратасың, алай итмә, Суфия. – Лилия үзе дә студент булу-булмавына шикләнә иде. Алдан белешкән, “майланган” танышның сүзе әлегә билгесезлектә тора. Шуңа да Суфия сүзе аның күңеленә сыймады.

 – Әзерләнмәдем дә мин. Әзерләнсәм, керә идем. Ярты авыл “Теплоконтроль”дә эшли. Тулай торагы бар. Миңа китү важно. Ни, ә Зөлхәбирә кая бара икән?

– Халисә апа аны кергән дип белеп гел юлга әзерли икән.

– Кая?

– Казанга инде.

– Ә-ә... Гөлсем кергән, борын чөелгәндер инде.

– Ул да институтка керә алмаса, ни була инде ул? Отличник ич.

– Берәр сарык тушы китте инде, әбизәтелне.

– Колхозның сарыклары күп аның, кайгырма, Суфия. Хәбибрахман белән Булат Суворов училищесында укыячаклар.

 – Айт-двага басып кинәләр алайса. – Авызын кыйшайтып кыланып алды Суфия. Аннан кәефе күтәрелеп: – Әйдә, без дә айт двага басып, инеш буйларын әйләнеп кайтыйк әле, – дип шаяртасы итте.

Алар Чишмәсу яры буйлап китеп бардылар.

 – Белсәң икән, бик авыр миңа. Әти үләр инде. Мин аны әллә ни яратмый идем. Үлә башлагач кына аңладым. И якын икән ул миңа. Терелсен иде инде.

– Хәлеңә керәм.

– Тегеләр барын да белми аталарының. Ник бер тапкыр килеп, хәлен белсеннәр.

Өлешчә белсә дә, Зөлхәбирә һәм Хәбир әнисе Халисә белән Суфияләр гаиләләре тарихы турында күбрәк кызыксына иде Лилия. Шуңа да сорарга булды:

– Суфия, Мәхмүт абый иң беренче кемгә өйләнгән соң ул?

– Әти берьюлы ике куян артыннан куган. Әнине калдырып, Халисә апага өйләнгән. Өйләнсә дә, әни белән араны суытмаган. Ә әни миңа – авырга калган. Мин бит чекри, беләсең. Гел аларга бара идем дә, әни өйрәтеп җибәргәнчә, әти алдына менеп утыра идем. “Сине сагындым, безгә кайтыйк инде!” – дия идем. Халисә апа белән әти әрләшәләр иде. Нәрсә дип әйтешкәннәренә кадәр кайтып сөйли идем. – Суфия күңелләнеп көлә-көлә сөйли. – Ә әни, тагы да өйрәтеп җибәрә иде мине. Мин чатнатып сөйләшкәндә, Хәбир белән Зөлхәбирә юньләп сөйләшә дә белмиләр, Халисә апаның итәге астыннан чыкмыйлар да иде. Кыргый иде алар. Мин шулай көндез килеп йөри торгач, төннәрен, Халисә апа әтине куып чыгарганга, әти вакыт-вакыт бездә йоклап китә иде. Аннан әни әтине жәлләде. Бөтенләйгә бездә торып калды. Халисә апа әнидән көнләшә иде бит ул. Зөлхәбирә дә көнче! Мин Минвәли белән сөйләшкәнгә дә кара көя. Әллә иреме ул аның? Классташ ул аңа. Миңа да!

Лилия килешмичә башын чайкап куйды.

– Суфия! Киресенчә түгелме соң? – дип елмайды ул.

– Мин көнлимме? – Суфиянең борын яфраклары киңәйде, агарды, йөзендә нәфрәт чалымнары пәйда булды. – Кит әле, нишләп көнләшим ди мин аннан? Казан егетенә кияүгә чыгам. Ул фатирлы, машиналы була! Кайтмыйм да мин бу авылга! Туйдым мин авылдан. – Суфия, килештереп кенә кулын муеныннан сызып күрсәтте. – Әти безгә килмәсә, мин, иркә кыз булып, матур киенеп кенә йөргән булыр идем. Нәрсәгә кирәк булгандыр ул? Гарык иттеләр гомер буе әрләшеп, сугышып... Әй-й... – Суфия йөзен чытып читкә карады да кулын селтәде. Бераз сүзсез торгач, тирән итеп көрсенде дә ашыгып зарын түзәргә кереште. – Әни башта Гөлсуны тапты, аннан бер-бер артлы теге маңкушларны. Миңа җәфага! Гөлсу берне генә әйтә ул. Бала карамый да. Интектем мин ул малайлар белән. Менә хәзер әти, без дүрт баланы калдырып теге дөньяга китәргә йөри. Кая инде миңа уку?! Гарык мин ул малайлардан. Син белмисең ул бала карауның нинди эш икәнен.

Лилия гаҗәпләнеп тыңлады. Искитәрлек берни юк иде кебек. Бер авылда яшәп, алар гаиләсендәгеләрнең холкын чамалаганга, Суфия дөрес сөйли дип уйлады ул.

– Мин ничек тә авылдан китәргә тырышам. Шул малайлардан туеп кына китәм. Бу әти бигрәк вакытсыз үлә инде безнең...

***

Җәйге матур тыныч кич. Халисә иркенәеп эшләде. Күңеле гадәттәгедән дә тыныч, басынкы. Сыерлар да шундый күндәм бүген: берәмләп аранга керәләр, савылып беткәч, ашыкмыйча чыгалар. Әйтерсең, бар җиһан, һич ялгышмыйча, бер тәртипкә буйсына. Хәтта Усали кушаматлы чыгымлаучы сыеры да (үртәлгән көннәрендә көндәше кушаматы белән орышкалый, Халисә) кермичә җәфалап, кудырып йөртмәде, тыпырчынмый гына саудырды. Әле Халисәнең савылмаган өч сыеры бар иде, уылдап үкереп эшләп торган мотор тавышы астында  ишетелсен  дип кулдашы Мәүва кычкыра иде:

– Халисә-ә! Әкренбикә! Нишләвең бу? – Аптыраудан күзләре шар кебек булган Мәүва сәерсенеп сораулы караш ташлады. – Бетердем мин! Көтәм! – дип терлекчеләр йортына ишарәләде.

– Кайт! Көтмә! Тау буйларын әйләнеп кайтам, – дип кычкырды Халисә, кулы белән кайтыр юлга таба күрсәтеп.

– Ә, ярар алайса. Мин ашыгам, кайтам, яме?! – диде хезмәттәше тавышын төшермичә.

Халисә риза булып баш какты. Юк, ашыгасы килми иде аның бүген. Әллә нәрсә шунда, күңеле сүрән. Җай белән генә эшен бетереп, иң соңында гына сөт ташучы машинага сөтен салды. Чиләкләрне, саву аппаратын юып, махсус урынга куйды, юа-юа уңып беткән зәңгәр сатин халатын салып, элгечкә элде, шофер һәм көтүчеләр белән җылы итеп саубуллашты.

Тауга карап, акрын гына авылга таба атлады ул. Әкрен генә караңгы төшеп килә. Дөнья нинди матур! Тынлык, серлелек! Тауга карап гомер итә Халисә. “Тауга карап тау булып булмый!” – дия иде әнисе. Тау үргә чакыра... Якыннан гына түгел, өй тәрәзәсеннән дә, караңгы тауга карап, авыл халкы йоклаганда күпме шәл бәйләде ул! Шул тәрәзә буендагы өстәл янына басып, туйларга күпме чәкчәк, ничаклы пироглар пешерде. Бәйрәмнәрдә, үзен Баланлы тавында басып торгандай итеп күзаллап, концертларда җырлады, үзалдына моңланып, күпме күз яше түкте... Ялгызың игез бала үстереп кеше рәтеннән атлаулары, ай-һай ничек авыр. Ничек тә укытасы, кеше итәсе иде бит! Хәбир район үзәгендәге училищеда шоферлыкка укыйм диде. Унсигез яше тулгач, улын бу көздә үк армиягә алырга мөмкиннәр. Кызы имтиханны биреп кайтканнан бирле, конкурстан үтүен тели, ә үзе никтер бик борчыла. Аңламый да, япа-ялгыз калудан куркумы, укыганда тәэмин итә алмам дип борчылумы – аңлашыла торган халәт түгел иде бу анага. Дөрес, сберкнижкасында акчасы бар барын. Мәхмүт Сәлиягә күчкәннән соң, сыеры игез бозау китергән елны берсен үстереп сатып, ашыйсын ашамыйча, киясен кимичә, сигез йөз сум итеп, процентлыга салып куйган иде. Арта-арта мең сумнан арткан инде менә. Бер сыер акчасы булган! Сөенеч! Ирсез ялгыз башка бит ул!

И-и, Баланлы тау! Артык биек тә түгел инде син! Ә менеп булмады түбәңә. Толлык һәрчак итәктән тартты. Баш гел түбән иелде, күңел һаман сүрән булды. Байтак гына ачы балан тәмләттең – йөзне чыттырдың... И-и баланлы, кыңгыраулы тау! Ә барыбер күңелгә якын, матур син! Халисә, Баланлы тавына карап күпме генә сагышланса да, матурлыгына сокланып туя алмады шул. Тормышны сөйде, хезмәтне яратты. Күңеле белән гел тау башларына менде, кызыл баланнарын, зәңгәр кыңгырауларын җыйды.

Халисәнең балан пирогы ашыйсы килеп китте. Бик ярата ул аны. Игезәкләр, кул астына кереп ярдәм итә башлаганнан бирле, ел да, балан өлгереп, беренче салкыннар булгач, күпләп җыеп кайталар, ә ул мичтә томалап пешереп кышка да әзерләп куя. Кышларын да әчкелтем-татлы пирогларын пешереп сыйланалар. Авылдашлары мәҗлесләргә пешерүен сорасалар, гозерләрен үти. Авыл халкы аны, кайсы Халисә дип сораганда, “пирог Халисә” дия торгач, исеменә кушамат булып тагылды ул. Бүген дә, вакыт соң дип тормас иде, пешерер иде дә, үткән ел Зөлхәбирәсе берничә тапкыр барып җыйган баланны пешереп бетерде шул инде. Йә, Алла, нинди халәт бу? Балан тәлгәшләре кызгылт-яшел сәйләннән генә бит әле, нинди балан тәгамлисе килү икән бу? Тансыклауны сабырлык белән бастырды. “Гомерләр бирсен, Ходай! Көз җитәр, ашарбыз, Аллаһ бирсә”, – дип уйлады ул. Ә менә элекке ире Мәхмүт Газраилне көтә икән. Баланнар тәмләргә көзне көтеп ала алмас диделәр... “Тау буйларын әйләнеп кайтам”, – диде, ахирәтенә. Юк, тау буйларын әйләнеп йөрергә теләге юк иде. Аның ялгызы гына үз уйларына бирелеп, адымнарын үз көенә салып кайтасы килүе иде.

Атлаулары салмак булса да, күңелендә ут кызулыгы бар – кайтып җиткәнен сизми дә калды. Зөлхәбирә табын әзерләп куйган. Ашап алдылар. Хәбир дә, Зөлхәбирә дә әниләренең кәефе булмавын сизделәр. Аңлашыла дип уйладылар. Икенче гаиләдә гомер итсә дә, бер авылда яшәгәч, беләләр, әтиләре үлем хастасы булып урын өстендә ята. Инде кояш баеп караңгылык иңеп килә иде, тагын да караңгырак булып, ишектән юан гәүдәле Сәлия килеп керде. Һич тә көтелмәгән кеше булуыннанмы, йөрәгенә ярамагангамы, Халисә дерт итеп сискәнеп китте.

– Нихәлләр! Килдем әле. Куып чыгармасагыз. – Көр тавышлы Сәлия шул рәвешле аваз салды.

Игезәкләр, Сәлия бусагадан үтү белән, җитез генә алгы якка чыгып киттеләр. Халисә, чынлап та, көндәш булып яшәгән Сәлияне бусагасыннан атлап керер дип һич тә уйламаган иде. Әдәп-әхлак белән гомере буе исәпләшеп яшәгән хуҗабикә теләр теләмәс кенә йөзенә елмаю кундырды:

 – Нишләп куыйм ди? Килгән кешегә капка-ишекләр ачык. Түргә уз димим, – олы мич буена өстәл яныннан артсыз урындык китереп куйды да, – утыр! – диде.

– Утырып тормыйм. Беләсеңдер, Мәхмүтебез авырый... Саташа, алмаша. Сиңа эндәшә. Кичә әйбәт иде әле, озаклап сөйләште. Тозлы алма ашыйсым килә диде. “Каян алыйм?” дим, тозласам да, тиз генә өлгерми бит әле ул. Ә ул инде... – Сәлиянең тавышы югалды, яшенә төелде, – сүнеп бара. Бер мәл әйтә: “Халисәдә бардыр”, – ди. “Элеккечә агач кисмәккә, арыш саламы белән аралаштырып тозлагандыр”, – ди. Алмашамы дисәм, үзе: “Барма, сорама!” – ди. Әрләшеп йөрер дип уйлыйдыр, шуңа синнән сорамаска әйтәдер дип, бүген килдем инде менә. Үлсә, үкенече булыр. Аның хакын хаклап килдем катыңа. Булса, кызың я улың булса да китереп китсен әле.

Халисә, мичкә терәлде дә, бер ноктага төбәлде – уйга бирелде. Баз түренең караңгы почмагында, ашалып бетмәгән әнис белән антоновка алмалы агач кисмәге күз алдыннан үтте. Ул, Мәхмүт яратканча, арыш оны һәм балдан ясалган сусланы арыш саламы белән катлап, ара-тирә карлыган яфрагы да тезеп тозлаган иде. Әйе, ире яратканча, Мәхмүт үзе өйрәткәнчә... Элекке ире, салкын тидереп авырганда да, “тозлы алма ашап кына терелдем” дия иде шул. Агачыннан өзеп алган алманы да тоз сибеп ашый торган иде. Менә хәзер, бераз ачу белән, “тозлысы булмаса, алмагачтан өзгән алмага тоз сибеп ашасын!” дип кенә әйтер иде лә Халисә, әмма вакыты ул түгел, кеше кадәр  кеше дөньяда соңгы тәгамнәрен җыя...

Уйны җитездән җитез дисәләр дә, озаграк уйланып торылган. Сәлия-Усалия, шул мизгелдә уңай җавап ишетмәгәч, үзен кимсетелгән итеп хис итте, мин-минлегенә тиде булса кирәк. Һәрчактагыча, һөҗүмгә күчте:

– Балаларың, аталары хакын хаклап килеп бәхиллеген ала белмәделәр. Өч хәрефле нәстә белән хасталанып үлем түшәгендә ятуын белми мәллә алар? Суфия, әйттем, диде.

– Беләбез! Ризалык сорыйсыбыз юк бит. – Хуҗабикә үзен никадәр тыныч тотарга тырышса да, йөрәгенә ярамаган сүздән куллары калтырап китте. Чәлперәеп төшәргә ярамый иде бу явыз хатын каршында, шуңа да тавышына ныклык өстәде. – Аннан, син, “куып чыгармасагыз...” дип рөхсәт сорап кергән булсаң да, белеп килдең: Халисә беркемне дә, шул исәптән сине дә куып чыгармаячагын. Сүз иярә шунысын да әйтәм, авыл халкына, “Мәхмүтне Халисә үзе куып чыгарды, мин керттем”, – дип әйтеп ышандырсаң, дөресе син бит аны сихерләдең!

– Күрдеңме? – Сәлиянең чырае ваемсыз, тавышы кинаяле иде.

– Юк, күрмәдем, – дияргә ашыкты хуҗабикә салкынлык саклап. – Ак белән караны аерам бит мин!

– Теләсә ни әйт! – Явыз булсам да, мине ир ташламады, яратып яшәде. Менә шул! Әрләшергә килмәдем. Газиз иремнең соңгы теләген үтәргә килдем. Ә син түшәк бүлешкән иреңнең бәхиллеген ала белмисең, кеше гаепләп сөйләшә беләсең. Ник килмәдең, ә?

– Син минем бусагадан үтә алганыңны белеп килдең, ә менә синең бусагаңнан үтә алу-алмауны белеп булмый бит әле. Кем белгән сине, ни хикмәт кыласыңны? Хикмәт шунда, Сәлия! Ә Аллаһ үзе белә ул! Кемнең күңелендә ни икәнне. Миңа барыргамы аның янына, юкмы, анысын да күңелгә Үзе сала... Бар, тозлы алма!.. Балалар китереп китәрләр. Мин барып йөрмәм, борчылма.

– Ки-и-л! Син килсәң дә, сүзем юк! – Сәлия башын ия төшеп ишеккә таба борылды. – Китим, шул иде йомышым. Риза булып китсен дидем. Сау булыгыз!

– Ярый... Хуш иттек! 

Халисә гомерендә беренче тапкыр килгән кешене капкага кадәр озатмады. Сәлия ишекне ябу белән, кунакка үзе тәкъдим иткән урындыкка лап итеп утырды. Сәлия белән бер авылда яшәп, бер сукмактан йөреп, унике ел эчендә беренче тапкыр сүз алышу иде бу. Аларның сүзләре гел шул бер Мәхмүт турында булырга язган икән. Моннан унике ел элек тә, хәзер дә... Үпкәләр күптән онытылган иде, язмышка да буйсынган иде. Тик барыбер Сәлиянең бусагасыннан атлап кермәячәк Халисә. Түр яктан игезәкләр әниләре янына ничек чыксалар, шулай, кире кереп киттеләр. Ул утырган килеш салкын мичкә сөялгән дә яшьле күзләрен бер ноктага төбәгән. Мондый чакта кешегә эндәшмиләр. Ялгызын калдыралар. Балалары моны аңларлык яшьтә. Һәм ничек кенә аңлатты аларга Мәхмүт әтиләре әтисезлекне! Барын да белмәде диләр, Мәхмүт кебек битараф карашлы аталар турында. Бераздан, Хәбир өйдән үк чыгып китте. Күзләргә тулышкан яшьләр битләр буйлап тәгәрәшеп төштеләр. Тозлы күз яшьләре!.. “Риза булып китсен!” имеш... Мәхмүттән ризалык сорыйсы юк, юк! Ә менә Мәхмүт... Ходай кичерсен берүк! Беренче хатыны гафу итте аны. Халисәнең кичерүе дә зур бәхеттер үлем хастасы тигән Мәхмүт өчен. Әйе, баздан күп итеп тозлы алма да алып менәр ул, балаларыннан илттерер дә, аталарын бәхилләргә дә үтенер. Халисә, авыр уйларыннан арынырга теләп, өстәл буена килде. Әле тәлинкә тотты, аны кире куйды. Кәстрүл капкачын ачты, япты. Авыр бәдәнле Мәхмүтне ябыккан авыр хаста буларак күзаллап карады. Ахыр чиктә, тәрәзә буена килеп, караңгылыкка төбәлде. Кинәттән борылып, шкаф эчендәге чите китек касәдән гәрәбә муенсасын кулына алды, аңа озаклап карап торды. Аннан елмаерга тырышып муенсаны муенына такты. Кәефе киткән саен кулына гәрәбәләрне ала... Йөзенә сарган сагышлары тарала, иреннәренә елмаю куна. Бүген дә, гәрәбә муенсаны муенына тагу белән күңеле күтәрелеп китте. Җиңел адымнар белән мич башыннан Мәхмүт истәлеге булган тутыкмас корычтан ясалган кечкенә чиләкне алды. Озак тотылмаганга кат-кат юды. Әллә ни шунда, каядыр җаны ашкына, кабалана. Уйлары Мәхмүт белән аралаша... Акрын гына атлап килеп, иңбашына кызы башын куеп кочканына да сискәнеп китте Халисә.

 – Әни-и! – Зөлхәбирә ялварып әнисенә карады. “Тынычлан!” диясе килүе!

– Кызым! Бездән калмасын! Үлсә үкенечкә калыр, – дип әйтәсе сүзләрен тезде, Халисә. – Әйдә, яктыртып торырсың. Менә шырпы! – Ана кызы кулына шырпы тоттырды. Үзе дә бер капны кесәсенә салды. – Яктыртуың да ул кадәр кирәкмәс, янымда булуың кыюлык өстәр. Шушы нәни чиләккә тозлы алма тутырып алып меним. Хәтерлисезме? Имән кисмәкне, алманы тозлап эшен бетергәч, атагыз белән икебез төшерә идек базга. Үткән көз Хәбир төшереп куйгач та, “җүнләп ашалмый да, нигә мәшәкатьләнәбез”, – дип үземне әрләгән идем. Менә атагызга соңгы тәгамнәрен җыярга кирәк булган икән әле ул.

 – Әйтмә атагыз дип!

 – Кызым! Ата белән ананы сайлап тумыйлар. Алай димә. Сезнең атагыз берәү һәм ул! Алып менү белән икегез илтеп кайтыгыз! Дөньялыктагысын дөньяда калдырырга булсын!

Зөлхәбирәнең Суфияләргә аяк та басасы килми иде.

 –  Вакыт соң инде, иртәгә иртән барырбыз, әни, базга да иртәгә төшәрбез.

– Җәйге кичтә бу вакытта беркем дә йокламый. Авыр хасталы йортта төн йокысы юк та юк. Үлеп тә китәргә мөмкин... Җәйге төн сәламәт кешегә генә кыска ул... Әйдә, кызым! Төшмәгән баз түгел!

Зөлхәбирә ирексездән әнисенә иярде. Чынлап та, әниләре куркусыз иде аларның. Сарайны ачып керделәр. Керосин исе, әллә бензин исеме, тәгаен белмәде Зөлхәбирә, күңел болгаткыч ис борынны ярып керде. Монда Хәбирнең мотоциклы тора, керосинлы фляга да бар. Чыгарылыш кичәсе көнне, мотоцикл авып багыннан бензины түгелгән иде булса кирәк. Сарайда көчле ис шул көннән бирле саклана. Әниләре, сарайның туфрак идәненнән шул түгелгән өлешен көрәк белән алып түгәргә кушкан иде. Тик Хәбирнең һаман да кулы тимәгән булса кирәк.

– Кызым, мин яктырт дигәндә генә сызарсың шырпыңны яме. Мин җирен аягым белән тойсам, кайда икәнен чамалыйм...

Әнисенә якты булсын дип, баскычтан түбән төшкәндә, Зөлхәбирә шырпы сызды. Әнисе төшкән саен аңа куркынычрак була бара иде. Караңгыда яктылык сирпүче гәрәбә муенса күренеп китүе дә күңеленә ныклык бирмәде. Ул дөм караңгылыктан шүрли, шуңа да, кызыксынса да, таудагы штабка да төшмәде. Әнисе кап-караңгы базга төште дә юк булды. Шырпы янып бармагына таба килә. Зөлхәбирә бары шырпыга таба карап тора.

– Ай! – Ялкынның бармагына таба килүе пешүдән куркытты. Янып бетмәгән шырпы аска таба төшеп китте һәм баз эчендә гөлт итеп ут кабынды, битенә ялкынлы кызулык китереп бәргәндәй булды. Ул куркуыннан каты итеп кычкырып җибәрде һәм артына утырды. Баз авызыннан кеше сурәтендәге ялкын менеп килә иде кебек. Ул, һушы китеп, сарайның җир идәненә ауды...

Бу вакытта, атасы белән бәйле авыр хатирәләрне күңеленнән кичереп, Хәбир капка төбендә утыра иде. Зөлхәбирәнең ачыргаланып кычкыруына ишегалдына атылып керде һәм сарай ишегеннән утлы гәүдә чыгуын күрде. “Ут” берничә адым атлап җиргә – ишегалды уртасына ауды. Хәбир югалып калды. Әнисе торырга талпынган сыман кулларын алга сузды, мизгел эчендә кире төште һәм хәрәкәтсез калды. Коточкыч күренеш: әйтерсең, яшен сугып сындырган агач газапланып яна, ә ул агач кына да түгел – газиз ана. Бала, киселгән агачтай – кинәт җиргә тезләнде, куллары белән суккалап ут сүндерергә кереште. Баш миңгерәгән, әмма анага сугарга күңел кушмый, утны да сүндерми булмый, ялкын да кимеми. Ул күзләрен күккә төбәп, ялвару, гаҗизләнү, үкенү хисләрен укмаштырган аңлаешсыз авазлар чыгарды. Күзләре өйдән сарайга таба тарттырылган җептә одеал булуын күреп аңына тонык уй килде. Ул шуның белән әнисенең өстен каплап кочты. Ут сүнде кебек. Хәбир өчен бар дөнья сүнде. Болар барысы да бер мизгелдә үтте. Әни үлсә?! Баш миендә врач чакырырга дигән уй калыкты. Ул одеалны ачты, кара көйгән киемле әнисен күреп, тагын да аңгырайды. Җитез генә чабасы килә, килеп чыкмый. Аяклар тыңлаусыз, адымнар ышанычсыз... Шулай да, зәгыйфь аңы, Хәбирне иярләп, капкадан алып чыкты. Бәхеткә, алар турысыннан үтеп барган Нәфилә каршына чыгып, куркынган күзләре белән төбәлде дә, тотлыга-тотлыга:

 – Әъ-ә-әнийй, у-у-ут, я-яааанды-б-беет-те, ух-х-х... – Егет шашкан кыяфәттә җиргә тезләнде, – ү-үләмм, ү-ү-үл-де... – дип битен учлары белән каплады, тагы да җиргә чүкте.

Укытучы берни аңламады, кабатлап сорамады. Фаҗига булуын сизенеп, ачык капкага томырылды. Хәлне күреп, шок кичерде һәм каршы күршеләре Мәрдән картның тыштан таяк кына куеп киткән телефонлы йортына бәреп керде...

 

“Мин гаепле!”

 

Мәхмүтнең колагы сак иде. Зиһене дә яхшы булды ул көнне. Урында ятып торган килештән дә, өйдәгеләр дә, килгән-киткән дә, ничек кенә яшерергә тырышсалар да, кичә булган вакыйгадан ызым-сызым ишеткәннәрдән барын да аңлады. Сәлиядән дөресен сөйләтте. Сәлия үз гомерендә беренче тапкыр, Халисә белән булган вакыйганы һичбер ялгансыз сөйләп бирде.

Авыр кабул итәр дип тормады, аңа үзен дөресләү мөһим иде:

– Соң, Мәхмүт, ул игезәкләр әтиләренең тел астына салырлык әче алма да китерергә яраклы булмагач, ни дип җиде яшьләренә кадәр үстергән син аларны? Син тозлы алма сораганга, горурлыгымны җиңеп, сорануга бардым.

Мәхмүтнең эчен, әйтерсең ут көлтәсе ялмады – бөтен гәүдәсе кайнарланды. Рәнҗү белән хатынына карады:

– Их, син, – диде ир. – Утлы адымга баргансың!.. – Ул эчтән сызып, бер мәл түшәмгә карап якты дөнья белән бәхилләште. Уйлары белән бу йортта дөньялыктагы алыш-бирешне тәмамлады.