Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (1))
Егерме бер сәйлән
Яз иртә килде. Унынчы класс укучылары имтихан чорына керешкәнче дип, традиция дәвам итеп, клубта концерт куйдылар. Җырга оста Зөлхәбирә моңлы итеп җырлады. Суфия дә, Зөлхәбирәдән калышасы килмичә, көйгә салып такмак башкарды. Лилия шигырь сөйләде. Тышы чүпрәк кебек йомшап беткән “Пионер сәхнәсе” китабыннан алып скетч куйдылар. Малайлар да актив катнашканга, концерт бик озын булды һәм оешкан төстә үтте. Мәктәп директоры, сәхнәгә күтәрелеп, уңышлар теләде. Колхоз председателе концертларга йөрми иде, ник килгән дип аптыраганнар иде. Ул да сүз алгач, аңлашылды тагын үзе...
– Бакчый, тезелеп торасыз – сәйләннәрмени? Егерме бер аллы-гөлле сәйлән! Бер айдан сезнең өчен соңгы кыңгырау чыңлар. Шула-ай! – Олы гәүдәле Сәгыйть Сәйфиевич, ак күлмәге якасын ныклап буган галстугын бушаткан сымак итенде дә моңсуланган кыяфәт чыгарды. – Кызым Гөлсем дә өйдән чыгып китә дип... – Нидер әйтә башлаган иде, тәмамларга кирәк дип тапмадымы, тиз генә башкага күчте: – Әйе, укырга кирәк! Тик, чыгып китәргә ашыкмагыз, яшь авылдашлар! Карап утырдым, бигрәк кечкенәләр кебек тоеласыз. Ашыкмагыз әле, әнкәләрегезнең мичтә пешкән кабартмаларын ашап, тазарыгыз, көч җыегыз! Шула-ай!
Залда көлешкән тавышлар ишетелде.
– Кызык ук түгел шул, – дип дәвам итте председатель. – Без идарәдә быел да шундый карар чыгардык. Бер елга классыгыз белән колхозда калдырырга! Бер ел эшләгәч, көрәйгәч, китәрсез, теләгегез булса. Укырга кайчан да соң түгел! Алдагы елгыларның күбесе калды. Беләсез, бүгенге көндә авылыбызның уңганнары, горурлыклары алар! – Колхоз рәисе эш аты иде, телгә осталыгы әллә ни юк. Ихлас күңелле һәм ярдәмчел булганга, халык үзен ярата, шуңа да рәиснең һәр сүзен җөпләп алкышлап алдылар.
– Тарихтан укып беләсез, Ломоносов Мәскәүгә карт егет булгач укырга киткән. Күсәк дип көлгәннәр имеш.
Халык кабат дәррәү көлешеп куйды.
– Шула-ай! Бу көздә үк дүрт-биш егет армиягә китәчәк!.. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: беләсез, бер-ике ай бар бугай инде, Совет сугышчылары Әфганстаннан чыгарылып бетте. Сугышлар юк, дөньялар тыныч! Шөкер! Һәм дә тыныч булсын!
Үсмер ир балалы гаиләләрне куркытып торган Әфганстан сугышының туктавы шатлыклы иде әлбәттә. Ләкин балалары бу елда мәктәп тәмамлыйсы балантаулыларга, колхоз рәисенең авылда калырга чакыруы күбесенең күңеленә хуш килмәде. Хәер, арткы рәттән, хуплап: “Яшьләр кирәк, кирәк!”– дип кычкыручы булды-булуын.
Клубтан кайтканда апрельнең карлы-бозлы каткак юлында Суфия сөрлегә-сөрлегә мыжгылдап атлады:
– Хәзер менә, калды ди! Гөлсемең калсын, җәме! – Әйтерсең рәиснең үзе белән тузынып әйткәләшә.
Мәктәптән дә, клубтан да гел бергә кайтучы Чишмәсу буе урамының өч кызы холыклары белән өчесе өч төрле булсалар да, үзара килешә беләләр иде әле. Быелларда килешмәүчәнлек күзгә күренеп арта бара.
“Ие, ие”, – диеп Лилия Суфиянең сүзен куәтләгән саен Суфия тузына. Лилия, килешмәсә дә, яраклаша белгәнгә, я сүз җөпли, я уенга салыплап үткәрә белә, ә Зөлхәбирәнең эче поша, ләкин эндәшми калырга көч таба. Суфия, Зөлхәбирә классташ Минвәли белән нык дуслашканнан бирле, ничек Гөлсемне яратмыйча сөйләсә, Зөлхәбирәнең дә гел гаебен табып, начар итеп сөйләргә җай гына эзли. Моны, үзе алдында сөйләмәсә дә, Зөлхәбирә дә белә иде.
Зөлхәбирәнең исә бу мизгелдә сөйгән егете Минвәли белән үзенең игезәк туганы Хәбирнең дә армиягә китүен күзаллап күңелсезләнүе иде. Ә үзе... Әйе, Зөлхәбирә дә институтка, физматка керергә уйлап тора. Әнисе ни дияр? Үзе хыялын белдерергә дә яхшысынмый. Алар бит ялгыз әниләренә ике бала. Хәбир – армиягә, мин укырга китеп барсам, әни нишләр? Башы тулы әнә шундый уйлар. Җитмәсә, әлеге мизгелдә Суфиягә “бәйрәм җитте”. Классташ Гөлсемнең үткән атнадагы әйткән сүзләрен гаепкә алып, туктаусыз сөйли дә сөйли. Зөлхәбирә, дөресен генә әйткәндә, аның сүзләрен тирәнгә алып тыңламый да, колак очыннан гына үткәрә.
Болай гына, Суфия күңеле өчен генә җөпләп барган Лилия, Суфиянең зарыннан туйды:
– Мин авылда калам, Суфия! – диде ул сүзне башкага борырга теләп. – Без икебез дә арык синең белән. Пред кабартма ашарга кушты. Бер ел кабартмалар ашагач, икәү китәбез яме, – дип шаяртып Суфияне кочты.
– Кабартма, кабартма! Калам дип күзеңне агартма! – Суфиянең ачу куәтле иде. Лилиянең кочагыннан чыгып, үзеннән этеп үк җибәрде. Менә шул чак берникадәр арттан Минвәли атлавын күреп, ачуы тагын да артты, хәтта ташып чыкты:
– Дурак мәллә мин, авылда калырга, – дип кычкыра төште ул. – Китәм, кайтмыйм да мин монда. Рҗинкә бутыен өстерәп, ферма юлында әнә Гөлсеме йөрсен! Зөлхәбирә йөрсен! Мыштым гына атлыйсың, калыргадыр әле исәбең?! Укытучы булам диюче!
– Калам шул.
– Кал шул! Артыңнан бер километр сөйрәлеп килә әнә, бар, кал!..
Зөлхәбирә белән Лилия бер мизгелдә артка таба борылып карадылар. Артларыннан классташ Минвәли килә иде. Зөлхәбирә уңайсызланып куйды. Ул концерт кую мәшәкатьләре белән, аннан, колхоз рәисенең авылда калырга кыставыннан, әниләрен ялгыз калдырмас өчен Хәбир армиядән кайтканчы авылда калырга микән дигән уйлар уйлап, күңелсезләнеп кайтканга, сөйгән егетенең һәрчактагыча озата килүе дә ничектер исеннән чыккан иде. Ул уңайсыз халәттә адымнарын акрынайтты. Аннан:
– Кызлар, сау булыгыз! – дип, туктап ук калды.
Бары Лилия генә саубуллашты...
Зөлхәбирә өйгә кергәндә, Хәбир инде йоклап киткән, ә әнисе кызын көтә иде. Тик торырга күнекмәгән куллар шәл бәйли. Бергәләп чәй эчкәндә шуны аңлады: Хәбир әниләренә колхоз рәисе сүзен ирештергән икән инде.
– Кызым! Калмыйсың авылда. Укырга кирәк! Син бу йорттан очасы кыз бала. Укуың яхшы, Хәбир әрмиягә китә, мин ялгыз кала дип, тормышыңны авыл белән бәйлисе түгел! Бер ел колхозда эшләгәч, авылга күнегәсең ул. Вакытында кит! Сәгыйть әйтер ул. Паспорт бирми интектереп авылга беркеткән заманнар артта калды. Укы, кеше бул! Ике ел бер нәрсә түгел ул. Хәбир әрмиягә барыр да, кайтыр да. Аннан тагын күз күрер. Егетең белән дә матур гына йөрегез! Әйтер сүзем шул. Ул малайның да, ни атлы әле Кадыйр малае, әрмиягә барып кайтасы бар. Син укый торырсың. Вәт шулай кызым.
Зөлхәбирәнең йөзенә кызыллык йөгерде.
– Минвәли исемле. Рәхмәт, әни! – диде оялып кына.
Белә шул әнисе егет белән йөргәнен. Минвәлинең дә әти-әнисе дуслыкларын белә. Кадыйр абыйсы, очраган саен: “Безнең килен!” – дип шаярта. Сөешеп йөрүләренә бер ел тула. Минвәлинең ике кыз туганы бар. Алар да Зөлхәбирәне бик якын итәләр. Зөлхәбирәгә Минвәли бик ошый. Беләкләрендә көч уйнатып, спортзалда волейбол, баскетбол уйнаганда кызның күңелендә соклану, ярату хисе гөжли. Үзе сиздермәскә тырыша. Муеннан гашыйк ул аңа. Һәм... кабарынкы кара чәчле, озын зифа буйлы, чиста ак йөзендә килешле нечкә генә мыек тибрәгән егеткә кем битараф була алыр икән?! Бигрәк тә, сине хөрмәт итеп, кайгыртучанлык күрсәтсә, мәхәббәтен белдерсә! Белдермәсә дә, Минвәлигә Суфия дә гашыйк бит әле. Көнләшүен яшереп тә тормый. Суфия белән Зөлхәбирә бер ата балалары булсалар да, әниләре көндәшләр булып бер-берсе белән тату яшәмәгәнгә, туганлык хисе бөтенләй юк. Соңгы вакытта аралашулары да икесе дә Лилия белән дус булганга гына.
Зөлхәбирә бүген дә, йокларга яткач, Минвәлине күз алдына китерде. Дымлы кулларына тотынган кебек булды. Ак йөзенә күзләрен тутырып караган сыман хис итте. Тукта, ә күзләре, күзләре нинди төстә соң әле? Һич белми Зөлхәбирә. Шул күзләргә караса, югалып кала... Бик, бик рәхәт аңа. Күзләрен йома, Минвәли белән янәшә басып торганны күз алдына китерә. Кабат кулларыннан кысып тоткан кебек була. Кызык, аларның мәхәббәтләре көннән-көн көчәя. Мәктәптә бер-берсенә тартылалар. Аерылышасылары килми. Дәрескә кыңгырау чыңлау сәбәпле генә аерым парталардагы урыннарына утыралар. Ә бүген алар чын күңелдән, беренче тапкыр тартынусыз үбештеләр. Шул мизгелне хәтеренә төшергәч тә тәненнән рәхәт бер ләззәт үтте. Ә үзе, оялып, тиз генә баштанаяк юрган белән капланды. Һәм елмаеп йокыга китте...
***
Күрәләр укучылар, колхоз рәисе мәктәп директоры янына ешлады. Әле язгы кыр эшләре башланмаган, ярдәмче куллар кирәкми. Аңлашыла. Директор да, сүз җае килгән саен: “Һәркемгә дә шәһәргә китеп урнашырга димәгән, иң беренче чиратта, кеше булырга, хезмәт сөяргә, тәртипле булырга, туган авылны, туган илне яратырга кирәк!”– ди.
Укулар тәмамланырга күп вакыт калмады. Имтиханнарга әзерләнүләр башланды. Лилия күптәннән инде, кәгазьне гармошка итеп, вак-вак язып шпаргалка әзерли. Алардан бер ел югары укыган күрше кызы: “Форма итәгеннән күренмәслек итеп ботыңа резинка буып кыстырырсың”, – ди. Ә Гөлсем инде, шимбә кичләрендә дә клубка чыкмыйча, ярты төнгә кадәр укый, имтиханга әзерләнә икән. Кая укырга керәсен әйтми. Әлбәттә, сыер саварга калмас. Класстан өч кыз үз теләкләре белән фермага эшкә бармакчылар. Сигез егет СПТУда шофер һөнәренә укымакчылар. Калганнар бәхетләрен урта һәм югары уку йортларына керергә сынап карамакчылар. Сәгыйть Сәйфиевич, егетләр күңелен ымсындырган иде шул. “ЗИЛ-54 бар, яңа МТЗ-80, бер КамАЗ машинасы кайтарам. Яңа техникалар сезгә була“, – диде ул, концерттан соң чыгыш ясаганда. Нәфилә Ситдиковна, класс сәгатенә кергәч, бу турыда тагын телгә алды һәм Сәгыйть Сәйфиевичның директорга ни әйткәнен дә җиткерде:
– Яңа техниканы бер шарт белән бирәм дип сөйләгәнен үзем ишеттем. “Кем дә кем авылда кала, өйләнә – шуларга өстәп, колхоз фатиры бирәм”, – диде ул. Менә бәхет, ә, егетләр-кызлар! – дип күңелле генә сөйләп утырды класс җитәкчесе.
Егетләр, яңа техникага кызыгуларын әйтеп гөрләп алдылар. Фатир дигәне алар өчен кызыклы тәкъдим түгел иде әле. Өйләнү дигәне бөтенләй дә ят мәсьәлә. Бу сүзгә бераз оялып, елмаештылар гына.
***
Кыш буе кар күп яуганлыктан, Баланлы таудан эреп төшкән кар сулары инешне ярыннан ташытты. Әле ике ай элек кенә атна ахырында клубка чыккач, я спортзалга волейбол уйнарга баргач, тиз генә таралмыйлар, клубтан әйләнгеч юлдан – инеш буен урап кайталар иде. Унынчы класс укучыларының уйлары җитдирәк: уен-көлкеле сөйләшүләр дә элеккечә түгел – чама белән. Хисмәт тә, караган киноларын гадәттәгечә, җентекләп сөйләп тормый. Алар классындагылар һәр сишәмбе көн булган политинформация дәресе башланганчы: “Хисмәт! “Время”дан ни күрсәттеләр әле?”– дип, белгәннәрен дә Хисмәттән сөйләтәләр иде. Ә аңа шул гына кирәк, барысын да тәфсилләп сөйли. Бүген сораганны да көтмәде. Әмма кәефе юк иде.
– Пред теге көнне клубта, Әфганстанда сугыш бетте, дип әйтеп куйды. “Время”да Грузиядә булган митингны күрсәттеләр кичә. Болганалар анда. Бер якта – халык, икенче якта – солдатлар... “СССР таркала башлады!” – дип борчыла әти. Ил бер бөтен булса яхшы дип әйтә. Литва да суверен булды, тагын кайсыдыр ил. Солдатлар өчен әйбәт түгел бу ди. Дөнья күргән кеше әти, палитически абразованый ул безнең.
Бу хәлләр аларны кызыксындырмаса да, бу юлы Хисмәтне урынсыз сөйләшүдә гаепләүче булмады. Кайсы, телевизор күрсәтми, кайсысы, караган да юк диешеп, инешкә таба атладылар. Егетләр-кызлар, гадәттәгечә, Чишмәсу аркылы салынган агач күпер буена тупландылар. Уйчан карашлар Баланлы тавының карлы түбәсен, ара-тирә үскән наратлы яшеллеген, бераз кардан арчылган каракучкыл тау битен күзли. Тауга яз төсмере кергән! Хәер, бу табигать уянып килүдән генәме икән?! Үзләрен белә-белгәннән бирле (унҗиденче яз!) күз каршында булган тауга моңарчы әллә ни исләре китмәгән икән шул. Табигатьнең кышкы йокыдан уянуын тауга бер күз салу белән дә күрәсең икән...
Алда – имтиханнар, яңа тормыш үрләре! Бүген әле, җил көчле булса да, туңудан да курыкмыйча, ташу озаталар. Ай яктысында яхшы күренгән калын бозлар ашыгып агып китеп баралар.
– Яшьтиләр! – диде мәһәбәт буй-сынлы Хәбибрахман. Мәктәпнең комсоргы, кая барса да, оештыру эше белән яна. Монда да вазыйфасын онытмады: – Соңгы кыңгырау көнне Яшьлек аланына менәргә тәкъдим итәм. Кем “за”– кул күтәрүегезне сорыйм, – диде ул елмаеп.
Барысы да шаулашып кул күтәрделәр.
– Минем план бар иде.
“Әйт!” диештеләр классташлары.
– Чыгарылыш кичәсе көнне, авылыбыз традициясен дәвам итеп, Яшьлек аланына менәбез, таң атканны каршылыйбыз бит инде?
– Әйттең сүз! Каршыламыйча?!
– Менәбез, Хәбибрахман!
– Таң атканны каршылыйбыз! Безгә җиткәч кенә нинди традиция бетерү ди ул?! – диештеләр егетләр-кызлар.
Хикмәтле сүзен ахырга калдырган икән:
– Ә ул көнне яңгыр яуса?
Классташлар, табигать кочагында юешләнеп бар рәхәтлек юкка чыгуын күзаллап, күңелсезләнеп куйдылар.
– Яхшы хәтерлим, биш ел элек, Рамил абыйларның чыгарылыш кичәсе көнне яңгыр койды. Кая учак ягу, кая таң каршылау булсын ди аларга?! – дип куйды Хисмәт.
– Башымда бер идея туды, яшьтиләр. Әйдәгез, боз китеп җир бераз кипшү белән, имтиханнар башланганчы, аланда штаб казыйбыз, яңгыр үтмәслек итеп каплыйбыз!
Кайсылары, күзләрен очкынландырып, Хәбибрахманга текәлде, кайберләре, аңлашылып бетмәгәнгә, бер-берсенә карашып куйдылар.
– Мин былтыр ук бер урын карадым. Аланнан бераз читтәрәк, аз гына сөзәк җир бар, шунда баз сыман казып, өстен каплыйсың да баскыч төшерәсең, әйеме? – Комсорг өмет белән иптәшләре йөзеннән теләктәшлек чалымнары эзли. Барысы да телсез калган сыман аңа текәлгәннәр. – Нәрсә шул кадәр сәер итеп карап торасыз? Алачык итеп җир өстенә ясасаң, малай-шалай ватарга мөмкин. Аңламаслык нәрсә юк бит инде! Һәрберебезнең базы бар әвеслек астында. Киноларда күргән җир астындагы сугышчан штаб, мәсәлән.
– Аха, егерме бер кеше сыярлык баз казу өчен, беләсеңме никадәр зурлыктагы баз кирәк? – Хәбир күзләрең акайтты.
– Тирән итмичә, турыпочмаклык формасында казыганда тугыз малайга ни инде ул, егетләр?
– Караңгы була ич базда! – дип чәрелдәде Суфия.
– Харап инде! Бу кышта безнең апаның туе фильтәле керосин лампасы астында, шәмнәр яктысында үтте. Районнан, өзелгән тимерчыбыкны тоташтырырга өч көн килмәделәр. “Могущий Советский Союз” дип ачудан өч көн җырлады әти, – диде уен-көлке ясамакчы булган Хисмәт. Тик сүзен күтәреп алучы булмады. Штаб кызыксындыра иде классташларны.
– Төшеп утырырбыз, гитара булса, безгә кайда да күңелле, – диде көләч йөзле Булат. – Яңгыр яуса да, таш яуса да, Яшьлек аланын гөрләтәбез!
– Казыйбыз аны, бырат, – диде Минвәли, Хәбибрахман иңбашына дусларча кулын салып..
– Менә бу егетләрчә, ичмасам, – дип Суфия дә аваз салды.
Инеш буенда җир кипшү белән штаб казырга һәм аны беркемгә дә әйтмәскә сүз бирештеләр. Классташларның таралышасылары килми иде.
Хисмәт күтәренке рухта аваз салды:
– Иптәшләр! Мин тәки “Маленькая Вера”ны карап кайттым бит, Рамил абыйга ияреп.
– Йә ничек соң ул кино? Сөйлә! – диде Булат, күңелләнеп.
Хисмәтнең авызы җәелде, күзләре ялтырады.
– Юк, сөйләмим. Кызлар бар!
– Беләм инде, оятсыз кино ул!
– Ну, шәп инде, егетләр! Авылга тиз генә килмәс шул ул. Матайлар белән җилдереп кенә районга барып карап кайтырбыз. Рамил абый буе озын булганга гына билет ала алды. Сугыш анда билетка. Телевизорда күрсәтелгән союздаш республикалар митингысы ерунда.
Егетләр елмаешып куйдылар. Кызлар, оялышып, кем читкә таба, кем җиргә карады. Зөлхәбирә яман сүздән ышыкланган сыман Минвәлигә таба сыенды. Әмма беркем берни әйтмәде.
– “Интердевочка” дигәне бар әле тагы... – дип ярып салды Хисмәт.
– Ярар, булса, – диде усал тавыш белән Суфия. – Синнән сорамадылар бит әле. – Аның нигәдер кәефе китә иде.
– Әйе, Хисмәт, хисләнмә яме, – дип Суфия сүзен җөпләде Лилия.
Сөйләшүнең тәме китте. Бераздан, саубуллашып, Зөлхәбирә белән Минвәли, төркемнән аерылып, кайтыр юлга чыктылар. Алар артыннан:
– Ике сәйлән читкә тәгәрәде, – дип көлде Булат.
Кичләрен берләшкән чакларда, алар классы, Сәгыйть абыйлары әйткәндәй, егерме бер сәйләннән үк тормый. Гөлсем мәктәптәге чаралардан соң ук өенә кайтып китү җаен карый. Өйдә аңа шундый таләп куелган. Ә Зилә, бер аягы кыскарак һәм кыек басканга, чатанлап йөри – аны классташлары мәктәптә генә күрәләр. Анда да әле “Чатан Зилә” дип, иш итмәүчеләр бар. Юктан бар сәбәп табып, классташларын күрәсе килмәгән көннәрендә Суфия дә түбән класс кызлары янында сырпалана. Ә сәйлән сүзе бик ошап китте әле аларга. Әнә шулай җае чыккан саен сәйлән сүзенә кайтып калалар.
– Болардан кала, – диде Хисмәт, Минвәли белән Зөлхәбирәгә ишарәләп, – муенсада ике сәйлән, вечно җепкә тагылмый инде безнең. – Аның да нигәдер ачуы килә иде булса кирәк – тавышы үпкәле ишетелде.
– Берсе затлы кызый бит, ә берсе – кәкре Чатан... Аха-ха... – Суфия уку алдынгылары – Гөлсем белән Зиләдән көлеп маташты. Көтмәгән сүздән кинәттән Суфиягә карадылар. Беркем бер сүз әйтмәде. Кушылып көлүчеләр булды булуын.
Берникадәр тынлыктан соң:
– Көлмәгез сез, көлмәгез! – диде Хәбир шактый катгый итеп. – Әнинең салкында сыер сауганга бармаклары кәкрәйде. – Ул Суфиягә нәфрәтләнеп карады. – Нинди зыяны тигәне бар аның сиңа? Гел Зиләне мыскылларга торасың. Оял аз гына!
– Нигә оялырга тиеш мин, Хәбир? – Суфия Зилә турында ялгыш әйтеп ташлаганын абайлады. Шуңа да яхшыга салыплый иде. – Мыскыл итмим ич мин. Кушылсын безгә, аерылып йөрмәсен! Кыекмы, чатанмы – безнең белән укый, безнең белән булсын! Менә ич, буем да кечкенә, үзем юкта “Лилипут” дип мыскыллаганыгызны белсәм дә, сезнең белән бергә йөрим. – Уйламый әйткәннән соң тигезләп маташу Суфиянең бер гадәте иде.
– Ай-яй, җиле-е!.. – Лилия туңмаса да, калтыранып көчле тавыш белән әйтте. – Тау ышыклагач безнең авылның җиле көчле түгел дигән булалар. Булмас?! Авылда калмаска куа бу безне. Иһи-һи... Сәгыйть Сәйфиевичнең сәйләннәре тәгәрәшә инде.
Хәбир әле һаман да Суфия сүзен кабул итә алмыйча, тынычсызланып күз кырые белән аңа карап тора иде.
– Сәйлән диде, Сәгыйть абый, әйеме? – дип тиктомалдан сүз башлады ул. – Авылда калсаң, механизатор мазутка бата, терлекче – тирескә, әйеме? Никак сәйлән туры килми – онытыгыз бу сүзне!
Булат әйтерсең шушы сүзне генә көтеп торган:
– Мәскәүгә китәм. Абый чакыра. Калмыйм мин, дуслар, хет үтерсеннәр! – дип әйтеп ташлады.
Ә җил кайтыр яктан исә иде шул. Инеш яры буйлап киткән Минвәли белән Зөлхәбирәнең шат көлү авазы килеп иреште.
Арада Суфия үзе кечкенә гәүдәле булса да, тавышы хәйран зур иде:
– Аңламыйм мин. Ярты көн бер класста утырып, ярты төн капка төбендә басып торуны.
– Кемгә нәрсә, кәҗәгә – кәбестә! Аха-ха! – дип хахылдап көлде Хәбир.
Классташлар да гөрләп көлештеләр.
– Мәхәббәт дип атала ул, Суфия! – диде Хисмәт, авыр сулаган сыман.
– Фи, әйттең сүз! Миңа дисә, интердивычкы аталсын!
– Син ул киноны караганың юк, белмәсәң – сөйләшмә! – диде Хисмәт ачуланып. – Гомумән, классташ кызлар, сезне гомер буе хөрмәт итәсе килә. Сине дә, Суфия! Әйдә, озатам, Суфия!
– Бик кирәгең бар иде. Колхозда калып, атаңның кылтыр тракторына утырып җөрмәкче буласың ич син.
Кемдер пырхылдап көлеп җибәрде.
Хисмәт кискен генә алып торып китте:
– Ник сез колхозда калуны начар кабул иттегез шул кадәр? Безнең авыл искиткеч матур. Минем китәсем килми, мәсәлән. Авылдашларыбыз арасында алдынгы механизаторлар бар. Сурәте газетадан төшми Кадыйр абыйның. Бер дә мазутка буялып, каралып йөргәнен күрәнем юк. Гомердәге зәңгәр кәчтүм-чалбарын киеп йөри җыелышларга. Безнең әни белән эшләгән Халисә, Мәүва апаларны күрегез сез! Калмасагыз калмагыз, начар итеп әйтмәгез! Авыл турындагы начар уйларыгызны әнә ташуга салып агызыгыз! Киткәч, шушы баланлы, кыңгырау чәчәкле тауны сагынып елап ятачаксыз бит әле, общагаларыгызда!
Тынып калдылар. Бераздан, Хәбир:
– Хисмәт, мин дә калам, – дип тыныч кына әйтеп куйды.
Ни генә димә, дуамал хисләргә бай яшьлек сагышлана да белә шул. Яшь йөрәкләр, басып торган җирләренең ни дәрәҗәдә якын булуын тирәнтен аңлый, бары хыял канатлары гына җирдән вакыт-вакыт зәңгәр күккә күтәреп очындыра иде. Шулай булмаса, туып үскән газиз җирне кем яратыр, кайгыртыр, олылар, сагыныр иде икән ул?!.
Тәүге таң
Чыгарылыш кичәсе бик матур оештырылган. Класс җитәкчесе Нафилә Ситдиковна, үзешчән сәнгатьтә актив кешеләрең берсе буларак, оештыру эшләренең остасы иде. Әти-әниләрнең күпчелеге колхозчылар булуы һәм аларның сүзгә саран, телгә осталыклары да чамалы булуына карамастан торып басып рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Минвәлинең әтисе Кадыйрның, авыл китапханәсендәге барлык китапны укып чыккан кеше булгангамы, чыгышы үзгә иде:
– Тематикасы да шәп, кем әйткәндәй, лирика да бар – бигрәкләр шәп әзерләгәнсең, Нәфилә. Рәхмәт! Рәхмәт, барыгызга да, балаларыбыз яхшы киңәшләрне һич онытмаслар...
Табын артында утырганнарга кызык тоелды. Бер-берсенә күңелле генә карашып елмаешып алдылар. Суфиянең болай да әти-әнисе килмәгәнгә ачуы килеп утыра иде. Ул янәшәсендәге Лилиягә пышылдап әйтергә өлгерде:
– Тозсыз! Лирика имеш. Слётларда йөргән имеш...
Суфиянең киңәйгәндә агарып килгән борын яфракларын күреп, Лилия көлмичә көчкә түзде.
Күңелле булды. Бары Сәгыйть Сәйфиев килеп, сүз алып кына кичәнең тәмен бетерде. Хәер, бу нотык бары шәһәргә китәргә булганнар өчен генә ошамады. Аны уйлап торып күңелсезләнә торган көнмени бүген?! Барысының да күңелләре Баланлы тавында, Яшьлек аланында, таң каршылауда!..
Ә кич аяз, шундый җылы иде. Табигать кочагында бер иш дуслар – классташлар җыелган икән, купшы бәйрәмнәр бер якта торсын! Алар авылдан, инеш ярына кадәр җилдән җитез булып, мотоциклларда икешәрләп, кайсына өчәр кеше утырып, җилдереп килделәр. Җәяү дә ерак түгел иде дә, егетләр үзләренең егетлеген күрсәтәселәре килде булса кирәк. Хәбирнең генә кызыл “Минск” мотоциклы “кәҗәләнеп” ярты юлда туктап калды. Зөлхәбирә игез туганына утырган иде. Хәбир хутланмаган матаена хурланды, җенләнде. Кире өйгә этеп алып кайтты. Зөлхәбирәнең ярты юлдан җәяүләп килүен Минвәли ерактан күрде һәм җилдереп кенә килеп, кызны утыртып тауга – Яшьлек аланына таба алып китте.
Минвәлинең әтисе Кадыйр күп ашлык суктырганга быел гына куе зәңгәр төстәге бишекле “Урал” мотоциклы белән бүләкләнгән иде. Аныкы матур, яңа шул. Әлбәттә, бишеген салдырып торган. Аңа утыру да бер мәртәбә иде. Мотоциклга утыргач, егетнең биленнән – күлмәгеннән каптырып тотты. Минвәлинең дә, кызның кулы кагылуга, күңеле җилкенде, газга басты. Ә Зөлхәбирә, тизлектән курка төшеп, Минвәлине биленнән кочаклап ук алды, егетнең киң җилкәсенә яңагын куйды. Аның егете кочагына сыенып күп тапкырлар басып торганы булса да, үзе кочаклаганы юк иде әле. Шулкадәр рәхәт минутлар иде бу. Тимер чапкын җиһанны рәхимсез кисеп бара. Ә, юктыр?! Берничек тә рәхимсез була алмый ул! Ихлас сөю хисе белән каймаланган ике яшь йөрәк, җиһанны ерып, Яшьлек аланына ашыга. Керсез саф хисләрен иярләп, олы тормышның үренә беренче учакны ягарга ашкыналар алар. Әйе, беренче! Әмма ул учак ялгызныкы да, парлыныкы да түгел. Ул яшьлекнең хыялый уйдан туган күмәк учагы!..
Минвәли, кызны тау итәгендә төшереп, кире авылга кайтып китте. Үзләренең ишегалдында Хәбир мотоцикл типкәли иде. Минвәли, алай эшләмә дигән сыман Хәбирне иңбашыннан кысып тотты:
– Кертеп куй, әйдә, иртәгә карарбыз.
Классташлар алдында гарьләнүе көчле иде егетнең. Аны-моны уйлап тормады Хәбир, кызыл “тимер кәҗәне” тиз генә сарай этеп кертте дә, баз авызы янында торган тимер бидонга сөяп куйды. Ишекне каты итеп ябу белән нидер ауганы ишетелде. Хәбир, аны күрә алмас дәрәҗәгә җиткән иде, шуңа да кире кереп тормады, сораулы күз карашы белән үзенә төбәлгән Минвәлигә кул гына селтәде, ауса-аусын, янәсе...
Яшьлек аланы гасырлар буе үзгәрми. Һаман шул ул! Шул ук аланлык... Бары агачлары гына картая бара. Аска карасаң, әүмәкләнеп тәгәрәп төшәргә уңай булган сөзәк тау итәге, ә аның итәк очында саф күз яшедәй чиста сулы инеш ага. Баланлы тавының уң як өлешендә балан агачлары үсә. Авылның исеме дә шуннан килеп чыккан дип фаразлана. Алтын көзләр җиткәч, балан куакларының яфраклары кызгылт-көрән төскә кереп, балан тәлгәшләре кызыллыгына кушылгач, тау янар тауга әйләнә. Өскә карасаң – серле биеклек! Менү җиңел түгел! Түмгәк-түмгәк ташлы, урыны белән текә булган тау башында күтәрелеп карарга баш әйләндергеч булган мәһабәт наратлар да бар, сирәк кенә киң ябалдашлы меңъяшәр имәннәр дә очрый. Барыбер ымсындыра! Балантау авылының һәр чыгарылыш класс укучылары менә анда. Биек түбәсендәге ак ташларга утырып, таң каршылыйлар. Бу – Балантаулыларның гореф-гадәте!
Ә бүген Баланлы тавы – тоташ яшеллек, яшьлек! Бары түбәсендәге аксыл ташлар гына тауның карт булуын аңлата сыман. Монда тау итәгеннән күтәрелү белән ниндидер илаһи көч әйдәкли. Сихри матурлыкка сокланып туйгысыз. Алан дип йөртелгән тигезлек тә бик матур. Аның нәкъ уртасында үлән үсми торган каракучкыл урыны бар. Учакны гел шунда ягалар. Ул күз карасы сыман гел кара булып авылдан ук күренеп тора. Учакларны яккан саен, утлы күмерләр сүнгән саен, аланның “күз карасы” зурая бара. Ул кара күмерләр, ут тергезүче булгач, кабат үрлиләр, яктырып яналар... Балантаулылар: “Алан күзе ут булып яна”, – диләр...
Яшь йөрәкләр кабызган учак телләре күккә таба үрләде. Шаярдылар, уен-көлке тынмады. Һәркем учакка ботак-чабык ташып салды. Күңелләрдәге уртак хыяллар, имтиханнар тапшыру турындагы борчулар, һөнәр сайлау, сер булудан туктап, уртага салынып сөйләшенде. Бүгенге укучылар, инде җиткән егетләр, кызлар булып, мөстәкыйль тормышка аяк басуның нинди җитди адым булуы учак яктысында яктырган йөзләрендә үк чагыла иде. Шуңа да, уен-көлке белән аралашсалар да, җитдилекне тәмам күңелләреннән куа алмыйлар.
Учак ялкыны күккә үрли... Вакыты белән кызуы сиздерә, борчый, йөзләрен читкә алалар. Учак – учак инде, пешерсә дә, кабат үзенә чакыра, күңелне канатландыра.
Булат, гадәтләнгәнчә, бөдрә чәчен артка таба сыпырып куйды да, гитарасын алып, уйнап җырлап җибәрде:
Бөдрә чәчең тараладыр,
Таратып караган юк.
Нинди була ул мәхәббәт –
Яратып караган юк.
Суфия, җитез генә Булат янына килеп басты, бер кулын Булатның иңбашына куеп җырлап җибәрде:
Аклы күлмәк кигән идем,
Итәкләре киң икән.
Сандугач сандугачка тиң,
Ә мин кемгә тиң икән?
Ә кушымтаны алар бергә җырладылар. Булатның көчле, матур тавышы янында Суфиянеке чак ишетелә:
Әй гитара, әй гитара,
Көмеш микән кыллары?
Ничек кенә булмасын: җырдамы, сөйләшүдәме, ир-егетләр тавышы янында хатын-кызныкы да ишетелсә, тормышның күзгә күренмәс үлчәве тигез тирбәлә кебек. Хәзер дә менә шулай булды. Җыр күңелләрне җилкендерде. Һәрберсе ниндидер ризалык кичерә иде.
Ә Суфиянең күңеле канатлы – очыпмы оча, югары ноталарны нечкә чәрелдек тавыш белән үзеннән биеккә таба күтәрә:
Гитара уйный бер егет –
Бар микән сөйгән яры...
Җыр тынды... Ә күңелләрдә ул дәвам итте. Егерме бер яшь кеше бер авыздан кушылып җырладылар.
Җыр! Нинди халәткә генә кертмисең син кешене?! Караңгы төндә шушы мизгелдә ничә күңелдә учак кабынды?! Ул ялкынсыз, утсыз учак әле пешерә, әле туңдыра. Ул, ул мәхәббәт дип атала бугай... Ә кем әйтә әле аны ялкынсыз, утсыз дип?!.
Булат:
Ярым юк иде, яр таптым,
Сине таптым, пар таптым.
Бер күрүдә гашыйк булдым,
Бер күрүдә яраттым.
Суфия:
Аклы күлмәк кигәнсең дә,
Итәкләре киң икән.
Сандугач сандугачка тиң,
Ә син миңа тиң икән.
Кушымтага кушылмый калучы булмады:
Әй гитара, әй гитара,
Кыллары җиде генә.
Җиде чибәр арасыннан
Сайладым сине генә.
Кылларына кагылган саен күңелне иләсләндергән көй йөрәкләргә үтеп керде. Минвәли белән Зөлхәбирә генә түгел, араларында мәхәббәт хисләре үк булмаса да, кызлар-егетләр, дусларча бер-берсенә сыендылар. Суфия, кыюланып китеп, Булатны беләгеннән кочты, башын егетнең иңбашына салды. Шулай сүзсез генә җыр тәэсирендә утырдылар. Учак шарт-шорт утлы күмерләр атты, очкыннар сипте. Лилия, дусты Зөлхәбирәгә өр-яңа җыр – “Зәңгәр кыңгыраулар”ны җырларга тәкъдим итте. Ул аны телевизордан сериал караганда артист Зөлфирә Зарипова башкаруында ишетеп ошаткан иде һәм каладагы чыбык очы туганыннан кассетасын алып кайттырды. Бары дусты Лилиягә генә җырлап күрсәткән иде. Зөлхәбирә Гарипова кыстатып торамы соң?!
Кырда йөргән чакта кыңгырау гөл
Бүләк иткәннәрең истә гел.
Шуннан бирле, сине сагынганда,
Кыңгыраулар чыңын ишетәмен.
Җыр искиткеч матур яңгырашлы иде. Барысы да җыр тәэсирендә тынып калдылар. Әйтерсең, егетләр-кызлар гомер итеп яшьлекләрен искә төшерәләр. Уйчан йөзләрендә учак ялкыны бии.
Минвәли аланнан ерак китми генә чәчәк эзләде. Ай нуры, учак яктысы төшкән аланда бары бер генә кыңгырау чәчәк күрде. Тапканына канәгатьләнеп, ул да булса кыңгырау чәчәк булуына куанып, тиз генә учак янына ашыкты. Ә Зөлхәбирә шулкадәр чибәр, хәтта озынча борыны да шулкадәр килешле күренә. Ул күпне күргән Баланлы тавының барлык сагышын, моңлы авазына салып, җилләргә тарата сыман. Әле генә гел көләргә әзер иптәшләре моңсуланып калганнар. Хәтта бераз бөкрәя төшкәннәр. Учак ялкыны йөзләрендә туктаусыз уйный. Кызлар, көчле тавыш белән булмаса да, кушымтага кушылдылар:
Җирдә, күктә, кая барсам – шунда
Уем синең белән очраша.
Бөтен хыялларым чынга аша
Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа.
Җырга кыңгыраулар түгел, учакның шарт-шорт иткән тавышы кушылып ала. Бу тавыш тәвәккәл яшьлек дулкыны белән типкән яшь йөрәкләрне үзенә бер дәртле халәткә сала. Ә Зөлхәбирә күзләрен Баланлы тавының үренә төбәгән дә җырлый:
Син биеккә очып, күздән киткәч,
Чыңлаганын күкнең ишеттем.
Күңелемне дәшкән күк гөмбәзен
Мин кыңгырау диеп хис иттем.
Инде алар барысы да бер дулкында иде. Дулкын кебек, җыр ритмына бирелеп, тибрәнеп җырлыйлар:
Җирдә, күктә, кая барсам — шунда
Уем синең белән очраша.
Бөтен хыялларым чынга аша
Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа.
Мәктәп бусагасыннан чыгу олыгайтып җибәрдеме Минвәлине, ул оялу хисен җиңеп, Зөлхәбирә җырлап бетерү белән аны кочты, битеннән үпте, чәчәген бүләк итте. Классташлар кул чаптылар.
– Мәхәббәтегез гомерлек булсын!
– Сез матур парлар! – дигән сүзләр ишетелде.
Зөлхәбирә күтәрелеп карарга оялды, бер тавыш Лилиянеке иде, икенчесен аермады, карамады – күз карашын зәңгәр кыңгыраудан алмады:
– Рәхмәт! – дип пышылдады ул озын, куе керфекләре аша Минвәлигә күзләрен сирпеп карап.
Хәбибрахман капылт кына учак каршына килеп басты.
– Иптәшләр! Без бик боектык әле. Җырлашып утырырга тагын менәрбез. Ул вакытта тормыш җырларыбыз диимме инде, яңа җырларыбыз да күп булыр, әйе бит? Ә бүген, чыгарылыш кичәсе дәвамын күңелле итеп үткәрик!
Кызык-мызык дигәндә, Хисмәт һәрчак әзер иде:
– Тәк тучны, Хәбиби Рахмәни! Комсорг! Тавышка куясыңмы? Мин – ”за”! – диде Хисмәт кулын югары күтәреп.
Хыяллар белән уртаклаша-уртаклаша, мәктәп елларындагы үткән күңелле вакыйгаларны, кызык чакларны искә алып утыра-утыра, ярты төн җиткән иде. Учак сүнә бара. Таң атарга да күп калмады. Ул төн болай да ак төн сыман иде.
– Тау түбәсенә менәргә вакыт, – диде Хәбибрахман кулындагы сәгатькә күз төшереп. Кесәсеннән уч төбе кадәр кәгазь чыгарды, фонарь белән яктыртып караган сыман итенде. Ул числалык битеннән кояш чыгышын карап кына калмаган, ертып ук алып килгән иде. Тау түбәсенә менү өчен бер генә сукмак салынган. Әйтүләре буенча, Баланлы тавы артындагы урыс авылының да тауга менә торган сукмагы нәкъ шушы сукмак артында имеш. Кем күргәндер, дөресмедер-юкмыдыр? Ә менә әйтүләре хак! Тау артындагы Черёмушка авылында чыгарылыш класс укучыларында тау түбәсендә таң каршылау гадәте юк! Тау итәгендәге шомыртлык аланында утыралар икән. Ләкин сукмак бар дип сөйлиләр икән, алар да Баланлы тавы түбәсенә менми тормыйлар, димәк.