Шигъри фикерләр
***
Кояшның чыгуы hәм батуы –
күкләрнең бер күз кысуы...
Я з
Күптән ачылмаган китап өстендә
исә йомшак, җылы җилләр...
***
Хаклык –
Кешене hәр көн чакырган офыклар...
***
Коръән –
Кешене фани ярдан бакый ярга илтүче кораб...
***
Ерак офыклар –
Укып бетереп булмаслык китап,
куып җитеп булмаслык аргамак...
***
Карлар –
Күктәгеләрдән җирдәгеләргә
сөю хаты ташучылар...
***
Яз җиткәч
Кар тәңкәләре суга әверелеп,
кышка кадәр кача-кача уйныйлар...
***
Өмет –
Сине соңгы мизгелгә кадәр калдырмаучы миhербанлык...
***
Тарих:
Елъязмалар эзли кеше үткәннән,
ә күзләреннән бабалары карап тора...
***
Хезмәт җимешләре өлгергәч:
шәhәрләр кала,
юллар кала,
күперләр кала...
***
Азан –
Ерак бабаңнарның сине
ззләп тапкан тавышы...
***
Манаралар –
Ерак бабаңнарның сиңа
калдырган иң кадерле мирасы...
Моң
Асфальтны тишеп чыккан чәчәкләр:
“Кайчандыр монда да болыннар иде...”
Истәлек
Кичке порт-шәhәрләрнең матурлыгы
яшьлек хатларыма бизәк булып төште...
Кораблар
Парлы акчарлаклар күргәндә,
диңгездәге кораблар да сөю кораблары,
гаилә кораблары булып тоела...
Сабырлык
“Сабыр төбе – сары алтын”, диләр.
Уйласаң, күпме алтын киткән бездән...
Күкләр хәтере
Һәр халыкта бар: матурлар hәм батырлар...
Күкләр хәтергә алып карап тора,
ә кешеләр онытырлар...
Кеше
Үзен Аллаh Тәгалә күзәткәнен белеп тора,
тик еш кына адәм үз гамәлләренә күз йома.
Агачлар гына туп-туры кояшка таба үсәләр мәллә?!..
Ике хис
Мәхәббәттән балалар күбәя,
ә нәфрәттән ятимнәр арта...
Кешеләр
Чүп-чарда казынып йөргән кешеләр –
аз гына көч җитмәгәнгә
егылып төшкән кошлар сыман...
***
Кошлар – кыйтгаларны тоташтырган беренче Колумблар...
Чык
Таң белән үләннәр госел коена..
***
Хаҗ –
Кешеләрнең садәлеккә кайткан мәле...
***
Яңа ел – язылмаган ап-ак бит!..
Тик ул романның яки поэманың
дәвамы гына...
Уйласаң...
Без башка очрашмабыз, дисең.
Ашыкма син,
алда – мәңгелек...
Кайчакта...
“Ромашкалар җыям”, дип кыз офыкларга чапты;
...ә ул бары реклама тактасы гына булып чыкты...
Иске йортлар
Өй сүтүчеләр әкрен генә йортлар сүтәләр.
Йортларны соңгы юлга озатып калмыйлар шул,
алар тып-тын гына безнең хәтергә күчәләр...
Чабата
Күченгән вакытта бабайның чабатасы югалган.
Әйтерсең лә, үткәннәрдән бер васыять
ишетелми калган…
Сүз
Әйткән сүзләр кире кайта, диләр.
Карап торам йолдызларга –
алар дәшми...
***
“Эше барның – ашы бар”.
Нәни өйләрдән зур кафеларга күчә
өстәлләр, туган көннәр, туйлар...
Синең күзләр
Барлык күзләр арасыннан
җиңел табар идем күзләреңне –
Алар миңа гына карый...
***
Кояш –
Кешеләрне гел тигез күрергә теләгәнгә,
аларның барысына да яхшылык теләгәнгә,
күккә күтәрелгән кеше күңеле кебек...
***
Һәр хәреф кадерле:
“Саз” сүзендә “с” төшеп калгач
“аз”га әверелде...
***
Яңгыр тәрәзгә шакый ,
әллә керергә тели инде?!.
***
Дингә килү –
Шторм вакытында төзек корабка утыру...
“Казан ятиме”
Бала hаман туган телен белми әле,
hаман да - “Казан ятиме”...
Сан һәм сыйфат
Саннан сыйфатка күчү
җиңелме икән?!
Миллиардлаган кеше карап тора
пәйгамбәрләр заманына...
Агачлар
Кешеләр йөзә белә,
башка җан ияләре дә йөзә.
Ә агачлар йөзә белмиләр –
алардан ясыйлар кораблар....
Гармония
Нәниләрнең йөрәге зур була ала,
зурларныкы – кечкенә...
Кеше күбәләкне ятьмәдән коткарганда
җирдә гармония сизелә.
***
Бу дөньяда:
Кадерле әйберне яшерәрәк төшәләр,
серне саклыйлар,
кирәкмәгән әйберне
чүплеккә ташлыйлар...
Киңәш
Назларыңны сакла – иң кадерле кешең өчен:
кирәк булуы бар.
Нәфрәтеңне алдан чәчмә – дошманың алдында
көчсез калуың бар...
Төзүчеләр
Эш беткәч, кич белән, төзүчеләр
Гүя үсеп кайта.
Ахры, аларны да йолдызлар
үзләренә тарта!..
Ятимнәр йортында
Ятимнәр дә түгел кебек үзләре:
күпләренең әти-әниләре бар:
алар, бәлки, эштән кайтмаганнардыр,
автобусларга соңарганнардыр...