Логотип Казан Утлары
Новелла

Рәхәт (новелла)

Ниязбикнең күрешергә дип сузган кулларына полициядә эшләүче энесе Гаят беләзекле богау кигерде.
Аны, кеше үтерүдә гаепләп, өтермәнгә алып киттеләр.
Әгәр дә рәхәт булса, һәр кеше өтермәндә утырып чыгар иде.
Утызынчы елларда йөз баш умарта тоткан; өч айгыры; нимес ясаган резин тәгәрмәчле, күн белән тышланган ике тарантасы; ашлык тулы амбарлары булган Хөснияр бабай шулай дип әйтә торган булган, ди, имеш. Җибәрмәгез Себерләренә, утырасым юк өтермәннәренә, ач тамагым, тыныч күңелем дип, кулакларны Себергә сөрә башлаганчы ук, ул айгырлары белән бергә тарантасларын яңа оешып килгән күмхуҗга үз куллары белән илтеп биргән дә, умарталарын да аларга яздырып, шунда эшләргә ялланган.
Сәвит вакытында да таза тормышлы булган ул, җаен тапкан, бөтен җайның сере исә аның алтын кулларында, җиргә тамган маңгай тирләрендә икән, диләр. Тагын бер сере булган бу нәселнең: озын гомерле алар. Хөснияр бабай йөз яшькә чаклы торган, аның улы Колмәмәт йөз чиген дә узып киткән, Баязетдиннары исә туксан тугызын тутырып җан тәслим кылды. Озак яшәүнең серен белә бу нәсел, дип сөйлиләр, ләкин аны беркемгә дә әйтмиләр, балаларыннан балаларына тапшырылып килгән хикмәтле табышмак-сер икән, ди ул, имеш.
Буын чылбыры Ниязбиккә җиткәч чуалды, аны, кеше үтерүдә гаепләп, өтермәнгә алып киттеләр.
Остаханә тәрәзәсеннән ишегалдында полиция киемендәге Гаятны күргәч, Ниязбикнең авызы ерылып, кунакны каршы алырга урыныннан кузгалды, тышкы якка чыкты һәм, исәнләшергә дип, кулларын брезент алъяпкычына сөрткәләп-ышкып алды. Лапас янында чебиләргә җим сибеп йөргән бертуган апасы Дания дә, якты елмаеп, кунакны каршы алырга капкага таба китте. Таң белән мәшәкатьләнеп йөрмәсә, ул кадәр ни эшләгән, Гаятның авыру әнисенә шәһәр аптекасыннан дару гына алып кайтты бит, әби кешедән акчасын да алып тормады. Ниязбик кулларын алъяпкычына ышкыганда, шулай дип уйлап куйды, рәхмәт әйтергә беркайчан соң түгел, өлгергән булыр иде әле. Аңа уңайсыз булып китте, эшеңнән аерылып, юк өчен йөрмәсәң соң дип фикерләде ул. Капкада Гаят артыннан тагын бер полиция хезмәткәре күренгәч тә шомланмады, инде килгәннәр икән, чәйгә дәшәрмен дип уйлады. Тик апасы аңа караганда да өлгеррәк булып чыкты, ул бертуган энесе кебек якын күргән Гаятның җиңенә үк килеп ябышкан: «Әйдәгез, әйдә, самоварым кайнап утыра, мактап йөрисез икән!» – дип, бертуктаусыз сөйләнә. Гаят дорфа гына кулын тартып алды да каты басып, Ниязбиккә таба юнәлде.
– Рахмаев Ниязбик! Син җинаять эшләүдә гаепләнеп, кулга алынасың!
Әлеге сүзләрдән соң апасы коелып төште, сүзсез калды. Ниязбик исә һаман авызын ерган килеш ишегалды уртасында басып тора иде. Арттан кергән полиция хезмәткәре Гариповны да танып алды ул, тик анысы капка баганасы яныннан ерак узмады, аптырап, шунда басып калды. Гариповны моннан бер ай элек Ниязбик үзе урнаштырган иде. Шуңа күрә Гаятның сүзләре аңа барып җитми дә җитми. Әнә, һаман елмая, исәнләшергә кулын бирмәкче була. Тик сузылган кулларга Гаян шундук «браслет» кигерде. Ниязбикнең исә теле аңкавына ябышты. Ул сөйләшү түгел, сүзен дә әйтә алмыйча басып тора иде. Эшне сизенгән Дания апасы, кычкырып елап җибәрде:
– Кешене бәладән коткару җинаять исәпләнәмени хәзер?! – диде ул. Гаят әлеге сүзләрнең асылына төшенеп тә тормады, югыйсә кемнедер үтерү түгел, киресенчә, бәладән коткару турында әйтте бит ул! Дания апаның сүзләре бетмәгән иде әле, тик энесе Ниязбикнең аңа таба борылып, каш-йөзен җыеруы (серне чишә күрмә, янәсе!) аны капылт туктатты.
– Гарипов! Ордерыңны күрсәт! Рахмаев Ниязбик юлда авария ясап, кеше үтерүдә гаепләнә!
Ниязбик һаман аңына килеп җитә алмый. Дания апасы һаман үзенекен тукый:
– Авария?! Нинди авария, ди тагы?! Ат белән дә авария ясап була димени!?
Сораулар җавапсыз калды. Ниязбикне алып киттеләр. Дания апаның тавыкларга дигән бодае ишегалдына чәчелде. Апа кеше эшнең хикмәтен белми иде әле.
Ә тикшерүче папкасында исә ныклы дәлилләр тупланган иде. Бистәне чыккач та, Тирән күл янында текә борылыш бар. Нәкъ шул борылышта «Matiz» машинасын бәрдереп киткәннәр. Машина чәлпәрәмә килгән, иң гаҗәбе шул: руль артындагы хатын-кыз беркайда да юк, эскерттәге энә кебек юкка чыккан. Аның исән икәнлеген дә белмиләр, мәете дә табылмаган. Бердәнбер фараз: гаепле кеше аның йә мәетен, йә тереләй килеш күлгә тотып аткан булырга тиеш. Бәхеткә, гаепле машинаның номерын истә калдыручы шаһит полициягә шалтыраткан.
«Тойота» маркалы джипның хуҗасы Ниязбикләрнең күршесе Рафит икәнлеге шундук ачыкланды. Ә рульгә Рафит үзе түгел, Ниязбик утырган икән... Ниязбик Рахмаев, бистәдәге бердәнбер мал табибы, шушы төнге вакыйгадан соң, берни булмагандай, өендә чатан Гарифның ат камытын төзәтеп утыра.
Сеңлесе Дания дөрес сукалый: бу заманда ат белән нинди юл һәлакәте ясап булсын! Ничек инде ат белән машина бәрдертәсең?!
Ниязбикне утырткан полиция машинасы бик иске иде, капка төбеннән кузгалып китүгә, беркавым пырхылдап барды-барды да капылт сүнде.
Полиция машинасы читлегендә утырган Ниязбикне бистәнең фельдшеры Шәйхетдинов Рафил хатыны күреп алды да ачык капкасын шартлатып ябып куйды, тизрәк ирен сөендерергә ашыкты. Чөнки Шәйхетдинов, күптән түгел кесәсендә чын табиб дипломы йөрткән Ниязбик урынына медпунктка урнашкан һәм югары белемле табиб үз урынын кире даулар дип курка, бу эшсезлек заманасында өйдә утырып калырмын дип кайгыра, ут йотып яши иде. Хәзер моңа җай чыгарга тора. Ниязбикне тәгаен берничә елга ябып куячаклар.
Халык урам уртасында туктап калган участковый машинасын күрергә ашыкты. Юк, берәү дә Ниязбик Рахмаевны энесе машинага утыртып кунакка алып бара дип уйламады. Хәбәр бистәгә таралып өлгергән, күрәсең, җинаятьче тәгаен Ниязбик, машинаны бәрдереп, фаҗига ясаучы да, мәетне күлгә батыручы да шул үзе! Аны җинаять өстендә күргәннәр!
Кешеләр кызыксынып, капкаларын ачтылар да үз күзләре белән күргәч, сөенешеп, тизрәк кире яптылар.
Бу шәһәр кырыена урнашкан һәм «Восточный» дип аталган бистәдә кешеләр авылдагы кебек яши, бер-берсен белә, мал асрый, тавык-чебеш тота, ат белән бәрәңге бакчасы сукалый. Элек барысы да шәһәрдәге заводта эшләгән, самолётлар төзү тукталгач, анда кәстрүл ясый башлаячаклар икән дигән хәбәргә өметләнеп яшиләр.
Фельдшер Рафил дә элек шул заводның медпунктында эшләде, кыскарткач, байтак вакытлар эшсез йөрде, өч баласы ач утырмасын дип, Ниязбик аңа үз урынын бушатты. Дипломы икәү аның, медучилищедан соң ветеринария институтын тәмамлады. Хәзер бистә кырыендагы агрофирмада мал табибы иде.
Капкалар ачылган саен таныш йөзләрне, кадерле күршеләрен күргәч, Ниязбик, борчылмагыз, бу вакытлыча гына, дип кул болгамакчы булды, тик богауда икәнлеге исенә төшкәч, һәркайсына елмаеп, баш кына какты. Аның сәламенә каршы Шәйхетдинов Рафил хатыны кашын да селкетмәде, тизрәк капкасын ябып куйды. Күрмәде дип уйлады Ниязбик, күрә карау чире бар шул анда, – һәм капот астында актарынган шофёр янында бертуктаусыз тәмәке тартып торган энесе Гаятка дәште:
– Качмыйм бит. Салдырып тор әле боларны.
Сүзен тыңласына ышанып әйтте.
– Абый! Эһем... Рахмаев Ниязбик! Не положено! Урамга чыгарга рөхсәт иткән дә җитеп торыр!
Капкалар ябылса да, урамны күрергә рәшәткә арасындагы ярыклар бар бит: күрше-күлән коймага асылынды.
Сәер кеше иде Ниязбик Рахмаев: ул, ни әйтсәң дә, карышмыйча тыңлый, ни сорасаң да, үзендә булганны икегә бүлә; эштән соң авырып киткән малларны дәваларга бушка йөри, икенче мал табибы Шөгаеп кебек кул ялы алмый; башы авыртканда, мин сиңа теге чакта фәлән эш кылган идем дип, аракы даулап та йөрми; өстәвенә, фельдшер Рафил исерек булганда, күпләр аңа кайнар укол салдырырга да бара. Кабул итә Ниязбик Рахмаев, берәүне дә бусагасыннан борып чыгармый иде.
Башка кеше кебек түгел шул ул, сәер адәм, әллә нинди бәндә. Кеше кешене сөймәгән бу заманда төн йокыларыңны калдырып, нинди ярдәмгә килү, ди ул, һәр мохтаҗга «баш өсте!» дип тору нинди сәер галәмәттер инде ул?! Бистә халкы аның сәерлегенә аптырый, күршеләре аның йорты ягына борылып караганда да, бармакларын чигә турысына куеп бораулыйлар иде.
Сәримә карчык та күрде урам уртасында туктап калган полиция «УАЗ»игын, күзләре начар күрүдән зарланса да, лупа күзлек кисә дә, участковый Гаят белән янәшә басып торган Ниязбикне дә күрде һәм, мунчасының төтенне кире кайтарганы исенә төште, Ниязбик артыннан ярдәм итүен, мичне көйләп бирүен үтенеп, авырткан аяклары белән бистәнең икенче башындагы өйләренә барырга туры килмәгәненә сөенә-сөенә, урамга атылып чыкты, чөнки булышса, ул гына булыша ала. Ниязбик, бистә халкының күбесенә мунча миче дә чыгарып биргән алтын куллы бер бәндә иде. Күптән түгел язгы кар белән бергә ишегалдына килеп төшкән төтен морҗасын урнаштырганы өчен дә акча алмады ул, карчык кешегә бушка эшлим, диде, шәһәр үзәгеннән анасы янына баш төзәтергә килгән малае Хәнифнең верандада йоклап ятканын да күрмәмешкә салышты, Алла бәндәсе.
Чыкты да Ниязбик кулындагы богауны лупа күзлеге аша аермачык күрүгә, ярты юлда туктап калды. Ябып куярга алып китеп баралар түгелме соң? Ишеткән иде карчык Тирән күл янындагы хәлләр хакында. Ул шып туктап калды һәм акрын гына капкасына таба чигенә башлады. Аллам сакласын, Аллам сакласын, аның Хәнифе азрак салгаларга яратса да, мунча мичен рәтләргә яраксыз булса да, әнисе янына пенсия акчасын талау өчен генә килеп йөрсә дә, Аллага шөкер, Ниязбик шикелле кеше үтерүче түгел әле. Аның малае дөньяда бер кеше!
Сәримә кордашының полиция машинасы янына барганын тәрәзәдән Шамилә карчык та күреп алган иде, аны ток куыргандай итте: Сәримә, әрсез, оятсыз нәмәрсә, пенсия китергәнче дип, сүз тыңлаучан мал брачыннан акча сорарга чыгып баскан түгелме соң? Вәт оятсыз, вәт җир бит! Үзенең үгез чаклы улы була торып! Шамиләнең кызлар гына бит, алар кияүдән узып, аналарына идән юарга да килә алмыйлар, үз тормышлары, үз мәшәкатьләре дә муеннан җитеп ашкан. Аннан соң, Ниязбикнең апасы Дания дә күршедә генә, ара-тирә идәннәрен ул сөрткәли, Ниязбик үзләренең иске тузан суырткычын кертеп биргәч, Даниянең эше җайлашты, суыртып кына ала. Күрше ләбаса ул! Кызлары шуның өчен генә, аяк ите ашатып, монда кадәр килеп йөрмәсләр бит инде! Аның кызлары бер дигән, икесе дә укыган, зур урында хезмәт итәләр. Кияүләре дә түрәлек эшендә, Ниязбик шикелле мал брачы булып йөрмиләр инде, Аллага шөкер!
Ниязбикнең кулындагы богауны күрүгә, Шамилә карчыкның да аяклары кылтыр-кылтыр килергә кереште, ул ачык калган капкасына таба борылды. Юл уңаеннан, капка астыннан урамга чыккан тавыгын өйгә таба кугандай итте.
Гаят боларның барысын да күреп тора иде. Ул карчыклар ягына карап төкерде дә капылт капот астында казынган шофёрга борылды:
– Буламы инде синең?! Мыштырдадың тәмам! – дип гаярьләнде һәм, ниндидер катгый карарга килгән Гаят тоткын Ниязбикне машинага төртеп кертте, аннары иңбашы белән генә шофёрны читкә этәрде дә калын күн букчасыннан ниндидер тимер ише запчасть алып, моторга борып куйды. Шофёрны урамда бастырып калдырып, кара төтеннәр чыгара-чыгара китеп бардылар.
– Машина тиз таралган әле, – дип куйды Ниязбик, сүз булсынга гына.
– Синнән шулай калды бит! – диде Гаят һәм башка сүз әйтмәде.
Әлеге машина медпунктка дип кайтартылган иде, участок полицейские булып эшләгән энесе гозерләнеп сорагач, Ниязбик аны туганы хакына полиция штатына күчерттерде. Үзенең барыбер машинага хирыслыгы юк, мәңге айнымас шофёрга исә ялынып торасы килми, шунлыктан ул эшкә җәен-кышын ат өстендә йөрүне кулай күрә.
Машина Ниязбик кулыннан исән-сау килеш китте, Гаятның иске шәхси «УАЗ»игыда бар икәнен белә ул һәм хөкүмәт машинасындагы яңа детальләрнең шунда күченеп беткәнен дә сизенә иде. Ләкин бу аның эше түгел, ул дәшми, чөнки Гаятның карт әнисе, яман чир белән авырган энесе бар. Гаят аның сүзенә җавап итеп, Ниязбик шул турыда әйтер дип көтә, тик тегесе авызына су капкандай ләм-мим, югыйсә белә бит, барсын да яхшы белә, машина өр-яңа иде, шәп чаба иде.
Гаят, бистәне чыгуга, машинаны капылт урман ягына борды. Ниязбик җиңел сулап куйды, энесе шаярткан гына икән: төне буе алар лапасында маташып, керфек тә какмаган абыйсын урман аша гына булган агрофирмага машинада илтеп куя. Энесе әйбәт кеше аның, нәселләре белән әйбәтләр. Нигә нәселләреме, чөнки алар бер-берсенә әбиләре ягыннан кардәшләр.
– Рәхмәт! – дип куйды Ниязбик акрын гына.
– Чё, издеваешься?!
Машина Тирән күлнең аргы ягына, бу тирәләрдәге иң тыныч урынга килеп туктады, Гаят Ниязбикне машинадан сөйрәп диярлек төшерде дә күкрәгенә төртте.Тегесе аягында басып тора алмыйча, агач төбенә ауды, ләкин шундук торып утырып, аркасы белән наратка сөялде.
Гаят аның маңгаена пистолетын төбәде:
– Сорауга җавап бирсәң, может исән калырсың!
– Сора соң, – диде, Ниязбик, каушаудан кипкән иреннәрен ялмаштырып. – Күлгә ташлар алдыннан син Гөлнар белән сөйләштеңме? Ул сиңа ни дә
булса әйттеме?
– Беркем белән дә сөйләшмәдем мин!
– Сөйләштең, ничек кенә сөйләштегез әле! Ул көмәнле булган бит, кемнән икәнен әйттеме?!
– Ха, мин аны болай да беләм!
– Как так болай да беләсең?!
– Энем, акылыңа кил, элек мин кем булып эшләдем соң бистәдә? Фельдшер идем. Күренергә миңа йөрде.
Гаят күзләрен акайтып, Ниязбиккә таба карады, аннан соң нидер исенә төшкәндәй, пистолетын кобурасына тыкты һәм Ниязбик янына килеп утырып, кулындагы богауларын чиште. Икесе дә бер сүз катышмадылар. Беркавымнан Гаят:
– Абый, монысы минем личный сорау: нигә син шундый, ә? Менә хәзер бар халык полиция машинасына утырып киткәнеңне күрде. Моннан соң сиңа капкаларын да ачмаячаклар бит!
– Минем беркайчан кеше капкасын шакып йөргәнем юк, беләсең, минекен кагалар, җиде төн уртасы дип тә тормыйча. Син үзең турында уйла.
– Уйлаган бар...
– Ябып куйсалар да, курыкмыйсыңмы мине җибәргәнең өчен?
– Юк.
– Рәхәт булмас анда!
– Агач төбендә рәхәт! – дип куйды Гаят, киерелеп.
– Рәхәт! – дип кабатлады Ниязбик. Икесе дә тиктомалдан көлешә башлады.
– Рәхәт шул. Урман. Тыныч. – Гаят янә киерелде.
– Рәхәт! Жить хорошо, жизнь хороша!– диде Ниязбик.
– Жить хорошо на Руси! – диде Гаят та, урысчалатып. Һәм өстәп куйды:
– Беркөнне телевизордан диктор Киселёв шулай дигән, ди, имеш. – Кому на Руси җить хорошо? Монысын кем әйткән әле?
– Пушкин!
– Үзең син Пушкин! Некрасов!
– Ие бугай шул...
– Урыс илендә кемгә яшәве рәхәт, алар инде күптән Лондонда! Монысын кем әйткән?
– Некрасов дидең бит инде?!
– Надан! Нинди Некрасов булсын! Мусин! Рафит Мусин!
– Тсс! Ишетсәләр?!
– Урманның да шымчылары була микән ул, ничек уйлыйсың?
– Куяны була урманның, куяны булгач, бүресе була...
– Аларга да бигүк рәхәт түгел икән алайса.
– Куян шәп йөгерә!
– Куян качып котыла ала!
– Мескен куян...
Гаят кинәт җитдиләнде, Ниязбик яныннан да читкәрәк күчеп утырды.
– Мусин хәтле Мусин сиңа машинасын биреп торган, ди, бар! Шиш менә, яме!
– Үзең шулай дисең бит!
– Дисәни... Бик карун бит ул!
– Алайса син уйлаганча ук түгел.
– Карале... Ә син Гөлнарның кемнән корсаклы икәнен белә идеңме?
– Ходай бирә бәбине хатын-кызга.
– Әйтмәсәң әйтмәссең тагы. Үзем дә беләм, шул Мусиннар малае кызыгып йөри иде инде аңа?
– Син дә бит?
– И син дә! – Гаят шулай диде дә авыр сулап куйды. Аннары өстәп әйтте. – Җавапсыз мәхәббәт иде минеке...
Икесе дә беркавым сүзсез утырдылар. Урман үз көенә тын гына шаулый.
Нәрсә дип шаулый ул, бу агачлары нинди телдә сөйләшә? Гөлнарны исенә төшергәндә, Гаят чак кына шулай хисләнеп алырга гадәтләнде. Дөресрәге, әлеге гадәт Гөлнардан йокты бугай. Кыз хисләнергә ярата. Гаят беркөнне аның йолдызлар белән сөйләшкәнен ишетте. Капка төбендә утыра иде ул Гаят килгәндә. Аны көтә иде. «Нәрсә сөйли йолдызлар?» – дигән булды, аның янына килеп җиткәч. «Алар сөйләми. Берни дә... Үзем сөйләдем мин аларга», – диде кыз тын гына. Нәрсәләр сөйләдең соң дип сорарга теле кычытса да, кызны үпкәләтермен дип курыкты. Ул һаман йолдызларга нидер сөйли иде бугай әле. Гаят дәшми генә аның янына килеп утырды. Кинәт егетнең башына кызыклы бер уй килде, йолдызлар белән сөйләшә белү бер нәрсә, ә менә ашарга пешерә белә микән бу, дип уйлады ул. Әлеге сүзләре чак кына тел очыннан тәгәрәп төшмәде, авызын йомып өлгерде. Бер дә көлке түгел, бу соравы аның бик гадәти һәм мөһим сорау лабаса!
Гаят янә Ниязбиккә таба борылды.
– Икешәр институт бетереп йөргән булдың. Әйт әле менә алайса, нәрсә ул мәхәббәт, ярату, пример?
– Ике җанның бер булып тоташуы.
– Күзең белән күреп ошату җитмәгәнмени?
– Маңгай күзе – ботак тишеге.
– Ярар ла, бик акыллыга салынган булып утырма монда. Хатын ул чибәр булырга тиеш. – Чибәр?
– Ну инде... бар җире урынында булса шунда.
– Артык чибәр булса, синеке булмаска да мөмкин бит ул. Чибәрләр ятларны сөярләр! – дип куйды Ниязбик, шаяртырга тырышып.
– Алайса бәхет нәрсә ул? Менә син бәхетлеме?
– Бик тә, – диде Ниязбик.
– Машинаң юк, коттеджың... Берәр джип турында әйтәм.
– Бәхет бит ул – нәфес эше. Йә малыңны арттырасың, йә нәфесеңне тыясың инде...
– Китап сүзләрен сөйлисең син, мәхәббәт турында да, бәхет турында да китап сүзләре бу. Хатын ул, минемчә, пример, сөяк сарае кебек ябык булмаска тиеш. Биленнән тотсаң, мимылдап торсын. Ашарга пешерә белсен! И всё!
– Гөлнар ябык бит ул?!
– Ашатам мин аны!
– Шулай итсәң генә инде...
Беркавым икесе дә сүзсез тордылар.
– Ачуланма, мин синең сорауларыңа җавап бирдем дип уйламыйм үземне.
Мәхәббәт ул – бөек сер. Үзе бик борынгы, үзе һаман һәркем өчен дә яшерен сер! – Сер, имеш! Сер дигән булып, кабыргалары беленеп торган хатынны кочаклап ятарга монда! Ерунду ты болтаешь! – диде дә Гаят капылт торып басты. Күрәсең, аның бу хактагы сүзне бүтән дәвам итәсе килми иде. Ошата бит ул Гөлнарны. Бернинди дә сер юк монда! Ошата, бетте-китте! Тик бу заманда Мусиннар кебек акчасы күп җәвергә каршы барып була, димени?! Полиция мәктәбендә укыганда самбога, каратэга, төз атырга өйрәнде. Берничә хулиганга каршы берүзенең торганы бар. Әмма ул мәктәптә аны мәхәббәте өчен көрәшергә өйрәтмәделәр. Хәер, Ниязбикне юлыннан алып ату чүпкә дә тормас анысы. Ә менә Рафитны нишләтәсе?! Дөнья алар кулында бит! Мондый авыр уйлар соңгы вакытта Гаятны бераз авызлыклап та тора иде. Тик барыбер йөрәкнең бер чите һаман сулкылдый. Андый чакларда Рафитка каршы төрле
планнар да корып карый.
Гаят агач төбендә башын аска иеп мәлҗерәп утырган Ниязбиккә күз ташлады. Мәхлук бит инде бу бер! Ул да Гөлнарга нәфесен сузып йөргән була ичмаса!
– Әйт әле син лутчы, нишләп син бар кешегә дә гел яхшылык эшләп йөрисең, ә? Коры рәхмәткә! Тиле кебек!
– Рәхәт бит инде ул...
– Рәхәт?! Кеше көлдереп утырма монда!
– Натурам шундыйдыр инде. Дару шикелле ул миңа.
– Алайса синең кешене кайгыртуың түгел? Җаның туында уйлап йөрисең? – Ие, үзем өчен йөрим. Кешегә яхшылык итәм икән, шундук үземә рәхәт
була башлый. Алайса күңелсез, эч поша. – Тиле син!
– Соң синең берәүгә дә яхшылык кылганың юк мәллә?
– Минем эш синең ише җинаятьчеләрне тотып ябу. Беләсең.
Ул ботинка башы белән Ниязбиккә төртеп алды һәм аннары тиле кешедәй шаркылдап көләргә кереште.
– Рәхәт, имеш! Рәхмәткә йөрисеңме? Төкерәм мин синең ул буш рәхмәтләреңә! Тамак туйдырмый бит алар!
– Ә миңа шулай рәхәт!
Шулчак агач ботагы сынган тавыш ишетелде һәм озак та үтмәде, куак артыннан кемдер аларга төбәп атарга кереште. Беренче ядрә Гаятның колак яныннан сызгырып узды. Ул капылт нарат төбенә ауды. Икенчесе бу хәлгә авызын ачып калган Ниязбикнең аягына эләкте. Аңына килеп өлгергән Гаят та шул арада үз пистолетыннан куаклыкка таба ата башлады. Тик теге качып өлгерде бугай.
Ниязбик чалбар балагын күтәрде, кан чишмә кебек ага. Икесе бергә аны кысып бәйләп куйдылар.
Хәзер бу урында озак калырга да ярамый. Гаят машинасына ташланды. Тик бу юлы да кабыза алмады. Ниязбик та аягына басарлык түгел. Каны агып беткәнче, тизрәк хастаханәгә алып барып өлгертәсе иде бит канә! Ул аны торгызып, җилкәсенә салды. Һич югы тизрәк олы юлга чыгып җитәргә кирәк. Ярау гәүдәле Ниязбикне күтәреп бару бик авыр булыр дип уйлаган иде, хаталанган икән: атлап кына да түгел, чабып диярлек бара. Ниязбик әйткәнчә үк рәхәт түгел инде түгелен. Җитмәсә, атлаган саен ботакка абынасың...
– Ташлап калдыр! Хәзер куып җитеп, сине үтерәчәкләр бит! Алар шаһитларны юк итәргә чыккан!
– Итми торсыннар әле менә! Кукиш аларга! Һе, үтерәчәкләр, имеш. Үтергечләренә зыян килмәсен, яме!
– Авыр бит мин. Барыбер юл кырыена чаклы алып чыгып җитә алмассың! – Авыр да түгел әле. Рәхәт кенә миңа, үзең әйтмешли.
Гаят адымнарын тагын да кызулата төште. Ниязбикнең исә карышыр хәле дә калмады, каны күп акканлыктан, торган саен, ул сүнә-сүрелә бара иде. Гаятның туктарга бер дә исәбе юк, соңгы көчен җыеп булса да, юлга таба атлау иде. Ләкин ул шулчак аркасының юешләнүен тоеп, шып туктады, Ниязбикне җиргә төшерде һәм кулы белән аркасына үрелде. Кулы кып-кызыл кан иде. Яшь чактан ук үз каныннан курка иде ул, шуны күрүгә Гаят кинәт аңын югалтып, ылыс өстенә ауды. Хәлнең мөшкел икәнлеген аңлаган Ниязбик көч-хәл белән аягына торып басты һәм каяндыр, ниндидер көч пәйда булып, Гаятны җилкәсенә салды. Шул рәвешле шактый бардылар, Ниязбик кинәт сукмакка аркылы сузылып яткан агач ботагына абынды һәм алар гөрселдәп тагын аудылар. Кул башы белән бик каты агачка бәрелгәч, Гаят капылт һушына килде һәм берни булмагандай сикереп торып басты, Ниязбикне янә җилкәсенә утыртты. Урман сукмагы машиналар йөри торган олы юлга алып чыгарга тиеш.
...Бәхеткә, ядрә сөяккә тимәгән иде, шулай да, канын күп югалтты, тиз арада аңа алмаш кан кирәк иде. Ыгы-зыгы башланды, чөнки аңа ярардай группалы кан беркая да юк, кайчан табыласы да билгесез. Ярый әле шулчак Гаятның башына бер фикер килде: алар туганнар бит, бәлки, кан группалары бердер дигән уй белән үз канын тикшертте. «Туры килә» диделәр һәм икесен янәшә койкага салдылар.
Беркавымнан Ниязбик аңына килде, әүвәл үзенең кайда икәнлеген абайламыйча ятты, янәшәсендә Гаятны күргәч кенә, хәтере ачыла башлады; ул сораулы карашы белән аңа карады.
– Нихәл син?
Тегесе җавап урынына көчәнеп елмаерга тырышты.
– Ничек хәлең? – дип, соравын кабатлады Гаят.
Хәзер инде чак кына тернәкләнә башлаган Ниязбик тагын елмайды һәм әле һаман да пышылдап диярлек:
– Рәхәт... – дип куйды.
– Рәхәтеңне күрә идең менә, туганнар булмасак...
– Туганнарың булу рәхәт дим бит мин, – дип пышылдады Ниязбик.
Гаят селкенеп куйды һәм шулчак кан тамырына батырылган юан энә ычкынып, ул урыннан кан сиптерергә кереште. Кан күрүгә ул кабат аңын югалтты. Табиблар арлы-бирле чабыша башлады һәм аны койкасы белән икенче палатага тәгәрәтеп алып чыгып киттеләр.
Кай арада ишеткәндер, ашыгудан әлсерәп, Дания апа килеп керде. Ул бар нәрсәне дә белә иде. Үзе бик нык каушаса да, бертуктаусыз сөйләнә, әле Ниязбик янына, әле укол ясарга әзерләнгән шәфкать туташына карап, чын булган хәлне сөйли. Шул аңлашылды: күл буенда Гөлнар машинасын Мусиннар малае «мажорик» Рафит джипы бәрдергән, һушын гына югалткан кызны үлде дип белеп, күлгә ташлаганнар. Алар иптәшләре белән ике машинада булган. Шулвакыт күл яныннан ат өстендә узып барган Ниязбикне туктатып: «Без кызны больницага алып чаптык. Син монда күз-колак булып тор әле», – дигән ялган сылтау белән чыгып качканнар. Ниязбик берни дә аңышмый машина янында торып калган. Беркавымнан ул күл өстенә калыккан ярым-ярты тере кызны күреп ала. Аны аңына китерә, бәхеткә, авариядә Гөлнарга бернинди дә зыян килми, куркуыннан һушыннан гына язган була, һәм Ниязбик аны ат өстендә үз өенә алып кайтып яшерә. Әгәр аның исән икәнен белсәләр, барыбер тынгы бирмәячәкләрен икесе дә чамалый.
Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, юл буендагы камера һәлакәт урынында нәкъ менә Ниязбикне генә «күреп» калган булып чыкты. Бу исә кире каккысыз дәлил иде. Мусиннар малаеның алибие бар икән, бу вакытта аны бөтенләй башка җирдә күргән шаһитлар күп, ди. Өстәвенә ул аңа кадәр машинасының урлануы хакында полициягә дә хәбәр иткән булган. Дөрес, язмача түгел, телефон аша гына. Куркуыннан айныган Гаятка полиция бүлегеннән әнә шундый хәбәр җиткерделәр.
Озак та үтмәде, палатага Гаят үзе дә килеп керде. Ул шәфкать туташыннан спирт сорап алды, аны сусыз-нисез эчеп куйды, беркавым ахылдый-ухылдый корсагын ышкып торды һәм Ниязбик янына килеп, аның бер кулын богау белән койка тимеренә эләктерде.
– Барыбер җавап бирүдән котыла алмаячаксың! – диде ул, бөтенләй үзгә, ачулы, нәфрәтле тавыш белән. – Юл буендагы камерада синең мордаң ялтырый, ди анда! Утыртам мин сине!
Ниязбик дәшмәде, агарган йөзендә бары елмаю чаткысы чагылды.
Дания апа бу хәлгә аптыраудан кычкырып ук җибәрде, укол салырга дип кергән шәфкать туташы да телсез калган иде, әнә, ул участковый Гаятка нидер әйтмәкче була, аның кулларына ук ябышкан.
Гаят бер кулын тупас рәвештә тартып алды да, бармагын иреннәренә китереп: «Тс-ссс!» – дип пышылдады. Тавышланма, янәсе. Чыгышлый Ниязбик ягына борылды һәм авыз эченнән ботка пешергәндәй, ниндидер аңлаешсыз сүгенү җөмләләре әйтте бугай, аны берәү дә аңламады. Аннары ул, ишеккә җиткәч, йөзен ямьсез чалшайтып шаркылдап көләргә кереште һәм Ниязбик кулындагы богауга таба ымлады:
– Ә менә миңа синең ишеләрне тотып ябу рәхәт!