Һәр ыруның булган үз билгесе
Гыйбрәтле сынау
Өй түрендә җил елый...
Г.Тукай
Җил елыймы анда, ил елыймы?
Бар дөньяны баскан шөбһә, шом.
Әллә Тәңрем үзе сулкылдыймы
Җир йөзенә төбәп карашын?
Сабак бирә мәллә безгә Раббым?
Бугазларда – хөкем зынҗыры.
Көннәр, төннәр буе сынау булып,
Ява җиргә вирус яңгыры.
Ява җиргә туктый белмәс афәт,
Килә... “салкын сугыш” даулары.
Күкләр таянычы булыр микән
Яргаланган гөнаһ таулары?
Сулган җанга шифа бирер микән
Яраланган Сүзнең кодрәте?
Мөнбәрләргә менде Таҗлы вирус, –
Чорыбызның яңа сурәте.
Шаһит микән кытай диварлары,
Әллә океан арты җилләре?
Кешелеккә төшкән бу михнәтнең
Кайда икән туган җирләре?
Кемнәр аңа яшереп гомер биреп,
Мәкер бишегендә тибрәткән?
Тарих буе килгән сынаулардан
Алалмадык мыни гыйбрәтләр?!
Табалмадык мыни үзебезне?
Иман көзгеләре – чалышмы?
Намус йөзләренә баса-баса
Дәүләтләрнең билме алышы?
Бер мизгелдә илләр белән илләр,
Җаннар белән җаннар чикләнде.
Мин-минлеген җиңмәс адәмнәр дә,
Үз “мин”енә кереп бикләнде.
Тайгак юлдан шома затлар атлый,
Табаннарын тормый дагалап,
Кайсы чатта, нинди почмакларда
Тора безне әҗәл сагалап?
...Һәр ыруның булган үз билгесе,
Үз тамгасы – азат, хөр тамга.
Пандемия көчләп салмас микән
“Кол” тамгасын һәрбер хөр җанга?
Чипләштерү, түгел сипләштерү
Иске йортның черек нигезен.
Ил-йортымның “яңа” нигезенә
Чимал булмабызмы?.. Бир түзем!
Кичкән кебек сират күперләрен,
Кичә халкым Бөек Сынавын.
Әллә соң бу кансыз кануннарның
Дөнья сәхнәсендә уйнавы?!
Сынаулардан сыгылып сынганда да,
Кемдер анда ярсый, ваксына.
Бер-береңә рухи терәк булу –
Безгә бүген иң төп вакцина.
Тәсбих төймәседәй тезик тә без
Кылган гамәлләрнең барысын да,
Кыйблаларга багып уйланыйк бер,
Ни диярбез Ходай каршында?
Аллаһының ярлыкавын сорыйк,
Яфракларны чыклар юганда.
Намус, вөҗдан, шәфкать орлыкларын
Чәчик, әйдә, чәчик һәр җанга.
И Табигать- Ана, кодрәтең киң,
Алчы кире син үч-каргышың...
Җил елыймы анда, ил елыймы?
Бар дөньяны баскан шөбһә, шом.
Карантин
Ночь, улица, фонарь, аптека…
А.Блок
Урам тын. Карантин.
Кем карый кырынтын?
Кем йөри хыялның
Канатып канатын?
Төнме ул, җилме ул
Җанымны ырынтын*
Кимерә, җимерә?..
Төн. Курку. Урам. Тын.
Почмакка сарылган
Шүрләгән шәүләләр.
Сөйрәлә өрәктәй
Өркенгән гәүдәләр.
Карантин – ябылу.
Бермәлгә убылу.
Үзеңә бикләнеп
Югалу. Табылу.
Юлыңда адашып,
Сөрлегеп абыну.
Кыйблаңны турылап,
Ходайга табыну...
Кайларга сөрелгән
Сүрән Ай яктысы?
Чакмада өметнең
Иң соңгы чаткысы
Көч биреп яшәргә
Сузамы пар кулын?
Суза ул, сыза ул
Ак юлын – хак юлын.
Сынаулы сәгатьләр
Текелди тек тә тек.
Бу дөнья фани ул,
Хакыйкать мәңгелек.
______________
*Ырынтын (диал.) – кача-поса.
Октябрь
Үз аем син, җанкаем син, октябрем,
Сиңа гына сыя минем барлык серем.
Әнкәемне яраткандай сөям сине,
Әллә синдә өзелгәнгә кендек җебем.
Әллә шуңа йөрәгемә сагыш булып,
Сарылганмы яфракларның сарылыгы.
Сиңа керсәм, узсам якты түрләреңә,
Онытыла күк бу дөньяның сорылыгы.
Онытыла күк үткәннәрнең моң-зарлары,
Синдә генә җаннарыма алам дәва.
Миндә дә бит әле балкып кояш чыга,
Әле пыскып көннәр буе яңгыр ява.
Син көзләрнең колачларын җәйгән чагы –
Очасың син канатларың кага-кага.
Мин дә очам синең белән җитәкләшеп,
Гомерләрнең учакларын яга-яга.
Кушылып аккан ике нәни инеш сыман,
Агылалар торналарың күкләреңдә.
Күкри күкләр... Бу яшәүнең күпме аһы,
Күкрәүләре яши минем күкрәгемдә.
Үрмәкүчнең көз сагышын кушып үргән
Көмеш челтәредәй нечкә күңелем кылы.
Синең дә бит кайчан бакма, әйтерсең лә,
Ике күзең һаман мөлдерәмә тулы.
Син үз аем, җан дускаем, октябрем,
Күпме уртак хисләр яна безнең канда.
Орлык көтеп сусагандай сөрелгән җир,
Яңа шигырь даулап ярсый минем җан да.
Иңә җиргә ак карларың... Хушлашасың...
Офыкларың ак кәфендәй сарган томан.
Мин дә беркөн синең соңгы яфрагың күк,
Өзелермен шаулы гомер агачымнан...
Яшәү кагыйдәсе
Күптән, бик күптән билгеле
Кагыйдәсе уенның.
Белсәң дә кистереп әйтмә,
Әйтмә һәрбер уеңны.
Кануннар кырыс, беләсең,
Уеннан чыгар уймак.
“Уйнатыр” үз уймагында,
Аңла, һәрбер сүз-муйнак.
Уйлап әйт һәрбер сүзеңне,
Дус бар җирдә бар дошман.
Кечкенә генә дошман да,
Салыр сиңа зур пошман.
Сүз иясе белән йөрми,
Һафаланма, диярсең.
Теләсәләр таптырырлар
Һәрбер сүзнең иясен.
Һәрбер сүзнең иясе бар,
Һәр иянең хәбәре.
Көт тә тор, килеп ирешер
Хәбәрләрнең хәтәре...
Уңга китсәң уңарсыңмы?
Сулмассыңмы сулларда?
Турыга китсәң, тураеп
Бәлки иркен суларга
Чыкмасмы җае?
Үрел син
Бары җиткәнче буең.
Барыбер үз кагыйдәсен
Куша ул тормыш-уен.
Уйнап та тормыш-уенда,
Кала бел үзең булып.
Калдыр син фани дөньяда
Изге гамәлләр кылып.
Музыка
Музыка ачыла гөл булып,
Сирпеп кенә керфек очларын.
Хуш исен таратып аңкый да,
Балкый да һәм... коя таҗларын.
Музыка шөбһәле уйлардан
Ярсыган күңелне тугарып,
Чишмәдәй ургылып чыга да,
Ага ул җаныңны сугарып.
Музыка – томан тынлыгының
Эреп онтылуы үзәндә.
Кабат яралуы дулкыннарның,
Яшәүләрдән өмет өзгәндә.
Музыка язгы күбәләктәй
Урын табалмыйча үзенә,
Ташлана ул, кайчак, онытылып
Дөрләп янган учак күзенә.
Музыка феникстай кабат
Ярала ул учак көленнән.
Ак нурыдай кара хаклыкның
Сөрелә ул туган иленнән.
Музыка мең төрле хыялый
Төсләргә төренә-төренә,
Канатларын җәеп ул сине
Күтәрә гарешләр түренә.
Музыка – ул әфсен, ул шифа,
Колачсыз киң аның кодрәте.
Илаһи авазлар тибрәнеп
Тудырган серле җан сурәте.
Музыка – сулышы Ходайның,
Күкләрдән иңгән нур, яктылык.
Бәллүрдәй тәү аваз-ымыннан
Бар җиһан китә күк яктырып.
Музыка...
Безнең буын
Иреннәрдән без тезләнеп үпкән
Байракларның төсе кипмәгән.
Йөрәкләрдән шомлы үткәннәрнең
Куркулары әле китмәгән.
Шанлы тарих әле мең йозаклы
Зинданнарга кертеп ябылган.
Карашларның тирән чоңгылына
Коммунизм кыры убылган.
Колакларда яшеннәрдәй яшнәп,
“Яшәсен!”нәр тора яңгырап.
Бөек, ләкин боек “җиңүләр”нең
Кайтавазы кайта каңгырап.
Сын-потларга табынып бөкерәйгән
Буй-сыннар шул чорның сурәте.
Буй сынган. Аһ, буйсынган җаннарны
Шик-шомнар аламы көйрәтеп?
Нинди горур яңгырый иде Кеше,
Кирәк иде әле ул илгә.
“Кара козгын”нарда җилгән еллар
Озатса да аны үтилгә...
Безнең күңелләргә башын салып
Мәрхәмәтле шытым бирәсе
Иман орлыкларын усал җилләр
Тараткандыр читкә, күрәсең.
Җанга кергән үзгәрешләр җиле
Үтә бара һаман бәгырьгә.
Исеп карасак та җилгә каршы
Үзгәрмәде тормыш ул бер дә.
Йота бара упкын, нинди генә
Изгелекләр җирдә кылсак та.
Бәхетлерәк булыр идек сыман
Торгынлыкта торып калсак та...
Бушану
Хәтта юк-бар сүзләр сөйләсәң дә,
Сөйлә, дустым, сөйлә... Бары тик
Сүзсез калып дәшми утырма син,
Авызыңа сала күрмә бик.
Мәңгелекнең үзе турындамы?
Киләчәкме? Әллә бүгенге?...
Ни булса да, сөйли генә күр син,
Болытларын тарат күгемнең.
Никтер куркам, куркам икебез дә
Сүзсез калып дәшми торудан.
Убылудан тынлык чоңгылына,
Чоңгыл тынлыгына тарудан.
Сүзсез көнем бүген, төссез көнем,
Үзем Үз булудан өркәме?
Шатлыкларым утырамы әллә
Сагыш шәлләренә бөркәнеп?
Юанаммы алдап үз-үземне?
Куанаммы юк-бар нәрсәдән?
Сөйлә, дустым, берни булмагандай,
Гамьсез уйлар җанда йөрсә дә.
Җыен юк-бар сүзләрең дә бүген
Минем өчен шундый җитдиләр.
Алар, шифа кебек, бушап калган
Җанкаема никтер җитмиләр.
Минем өчен Тынлык дошман бүген,
Коткаручым бары, бары син.
Күңлең өнендәге серләреңне
Сөйлә миңа, сөйлә барысын...
Мәхәббәт күперендә
Басып торам...
(Төшләремдә түгел өндә)
Кыяларны кавыштырган
Мәхәббәт күперендә.
Мәхәббәтем – аккан сулар:
Хыянәтсез, изге, тугры.
Кыялардан шарлавыктай
Агып төшә сөю җыры.
Аккан су...
Күпме сөйсәң дә,
Ул җанга җитми кебек.
Ташлап та китә кебек ул,
Ташлап та китми кебек...
Очраклы шатлык
Өмет-ышанычлар – челпәрәмә,
Хәтер юшкыннарын вакыт юган...
Гомер буе көтеп алынганнар
Онытылган күптән, онытылган.
Тик син генә, и очраклы шатлык,
Очрадың да ялгыш юлларымда
Алып кайттың мине үткәннәргә,
Тибри-тибри күңел кылларымда.
Минем өчен түгел мондый хәят,
Мондый халәт миңа чит-ят сыман.
Күп сынадың дөнья, инде хәзер
Очраклы бер шатлык белән сына.
Заман
Өзгәнгәме үзәгеңне заман җиле,
Дәүләт, дисең, кемнең кесәсендә?
Каралыплар сыгылып төшкән каеным да –
Чор сурәте каен кәүсәсендә.
Шайтан туе кочагында бөтерелеп
Биегәндә Ялган белән Яман.
Хакыйкатьне хаклап каен тузларына
Эзоп теле белән язар заман...