Логотип Казан Утлары
Шигърият

Минем белән тутыр бар дөньяңны...

***

Кайтар әле ышанычны. Кайтар!
Мин бит бүген
Элеккегечә ярсый алмый йөдим...
Нидер булды. Тынга кабар тойгы
Уалдымы?! Югалдымы? Белмим.

Шулкадәрле кадерле бу тойгы. Кайтар!
Минем өчен генә түгел. Үзең өчен.
Онытылган саф яшеллек төсе бу хис!
Һәм яңгырдан килгән зәп-зәңгәр күк исе!

Яшәү көче! Син бит миңа төнге тынлык ярып
Сандугачлар ишеттергән кеше!
Шул бер тамчы ышанычны кайтар!
Кылдан нечкә күңел җебен ялгар өчен!

Янар өчен. (Ə югыйсә... Бушлык белән хушланырмы?! Ай-һай...
Кыегына Кояш оялаган җаның.)
Бөтен кануннарны кире кагып
Ышанасым килә. Сиңа. Тагын!

***

Ак буранда адашасым килә
Төкселектән, төссезлектән йөдәп,
Кышлар кичтем. Озын төннәр буе
Тик бер төшкә керүеңне теләп!..

Хәтта төш тә кабатланмый. Мин аңладым.
Һәм... Бу халәт бер үтәргә тиеш!
Яшәү яшәү микән сиңа җирдә,
Минем җаннан киталмаган килеш?!.

Үтәлмәгән килеш киләчәккә,
Кичә белән иртәгәне бутап?!.
Күрәсеңме, кыш та башка хәзер.
Буранламый. Елый гына сыктап...

Ваз кичәргә булдым бу хисләрдән.
 

Көчсезлектән түгел. Көчсез димә!
... Минем бары яннан киткәннәрне
Җанымнан да җибәрәсем килә!..

***

Мин сөйләшеп йөрим икән синең белән. Күңелемнән.
Берәм-берәм
көннәр арты көннәр үтә тора.
Хәл белешер кешең бармы?!. Бүген
кемнәр сиңа мине оныттыра?!.

Ярап тора аклы-каралы төш, имеш.
Төсле төшләр күреп күнек тә син!
Кырау төшкән күңел киңлегеңне меңенче кат
тыным белән килә эретәсем.

Элек тә син шундый идең микән?!
Кар салкыны өтә үзәгемне.
Мин шулкадәр көтеп күшеккәнмен
«Бик сагындым!» дигән сүзләреңне.

Синдә түгел бүген үз җанымда
битарафлык сискәндерде кинәт.
Өйрәт! Кабат кабынырга өйрәт мине,
үз-үземдә табылырга өйрәт!..

Кирәк миңа, һава кебек кирәк,
тетрәү, дертләү, дөрләү – элеккечә.
Йөрәк тутыгырга мөмкин юкса,
сулыш алган чакта көчкә-көчкә,
өстә миңа тик бер тамчы җылы
(дөньям җуйган бөтен атомнарын ...).
Син күрәсең инде миндә күптән
җан тетрәтеп вулкан атылмавын.

Ят булмавым таны. Үткәннәрең
яшәгәнгә көлүемә төреп,
йә, бер сөйләш әле минем белән,
онытылып. Нәкъ элекке кебек...

Болай гына. Бер хәлемне белеп,
барлыгыңны хет исемә төшер!
дип сөйләшеп йөрим икән синең белән
күңелемнән генә. Кичер...

***

Бу дөньяның үзеңә үз булган
почмагына чакыр.
Кояшсызлык талчыктырды.
һәм... төкәнде сабыр...

Туктап калды күчәрендә
зыр-зыр килгән галәм.
Мин бүгенге көлүемне иртәгәдән
тик әҗәткә алам.

Тәмам ятлык, тик мең катлы
бу җан тота-каба:
нидер эзли, нидер таба
икебезгә таман.

Һаман Сине күргән саен
күбрәк сагынып калам.
Олыгаям. Әллә үз-үземне алдый,
әллә аңлый алам:
меңгә телгән сәгатьләрең,
сәбәпләрең бардыр!..
Тик... үз-үземнән тәмам арган чакта миңа
кайтып егылырга күңелеңнең
бер почмагын калдыр...

***

Монда бар да үзгә. Күкләр сыек зәңгәр.
Дөнья тоташ кояш һәм... яланбаш.
... Анда. Ургып чапкан поезд тәрәзендә
Уелып калды болыт. Кургаш-кургаш.

Сагыш тоташ. Беләсеңме, синең сагыну миңа
Үлчәп теккән кебек! Шундый таман.
Һәм тәмәке төтенедәй төн уала анда. Ə мин монда
Син озаткан көнне каршы алам.

Үзем һаман ят шәһәргә якыная барам.
(Моңа кадәр ятсынылган. Хәзер тансык сыман!) Хак әлбәттә –  
Бу бәхетне бәяләргә кирәк. Монда син бит әнә
Үз-үземнән яшьрәк, дисең, мине. Ун сәгатькә.

Ə, гадәттә... Яшь гел онытыла. Җә, тын торма!
Əйт, ни халәт соң бу?! Һәм кай үлчәм?!
...Синсез синең белән гәпләшүем. Ə анда төн. Чү!
Йоклыйсыңдыр. Үзем белән үзем пышылдауга күчәм.

***

Төнге кояш күктә. Мин таң көтәм.
Һәр яңа таң җирдә яңа алыш.
Дәръя даулап шашкан йөрәгеңне учларыңа кысып синең әнә
шып-шыр бушлык тарафына китеп барыш...

Ярты карыш... якынаю булган, төсе уңган
төштән никтер дертләп уянуым.
Сизмәвең дә мөмкин юклыгымны, синең язмышыңда минем
табылмаган килеш югалуым.

Ишетелә синең тын алуың кара төндә
минсез никтер җиңел сулау кебек.
... соры бушлык тарафына юл алуың. Җан түреңә
калдырам мин кайнар кояш элеп.

Тоташ яңгырлардан ялыксам да, зарыксам да
кояшымны кире кайтар, димәм.
Ал таң ата. Күзләремдә зәп-зәңгәр күк бата,
Май югыйсә –  җанга салкын тигән.

***

Бер чынаяк каһвә эчәр идем. Синең белән
(йә, бер чәркә шәраб).
Ят шәүләләр чалынмаслык итеп
күзләреңә карап
бер көләсем килә. Йөрәгеңнән
ялантәпи
йөгергәндәй итеп,
шушы мәлдә, шушы хәлдә мең чакрымнар үтеп
күрешәсем килә,
синең белән.
Әйләндереп каплап соры күкне –
кешесез бер почмагы юк шәһәр, кышкы яңгыр
үзәкләргә үтте.
Үтми, үтми бер үкенеч,
иң кирәге
әйтелмичә калган:
алда күпме вакыт, диләр: яңа яну, яңа ярлар һәм ярату –
шыр ялангач ялган!
Бар тик бүген телем-телем яшәү
хәзер монда.
Гел уй да уй кислорадсыз
метро вагонында.
Мин монда юк, шуңа тәнем үтә күренмәле.
Җаным сыза жәлләп бәндәләрнең исән килеш җир астында
үткән гомерләрен.
Җә, бер юат, элеккедәй,
сабыр диген, сабыр...
Һавасына кадәр авыр.
Кыш уртасы.
Ә Мәскәүдә яңгыр...

***

Тәңгәллеген әйтәм: кыш һәм синең!
Салкынлыктан куырылган тиле
мәлем искә төшә, юкса йөз ел
күргән дә юк. ишеткән дә. сине

Инде оныткандай... Танысам да томан аша гына
чалымлана ала чалымнарың.
Тик. хушбуй исең?! Әллә кыш исеме?!
Синең исең бүтән табылмады...

Сарылмады синең җаныңа да
башка җылы миннән башкалардан.
...Кышны әйтәм, тик ул гына дулап
буран вальсын шулай башкарала...

Башкалада ак кыш –  шуны сөйлик,
хәл-әхвәлләр сорашырга соңарылган.
Юкса... ничә тәүлек айный алмый йөрим ятлар аша мине
"Үзгәргәнме?!" –  диеп соравыңнан!..
 

***
Сары яфрак булып җиргә ятып,
җан биргәндә елый-елый быелгы көз.
Ноябрьдә үләрмендер кебек,
(ә без һаман «син»гә күчәлмибез).

Исәнме(сез!) хәлне сорама(гыз),
кара төнне соры көнгә күмәм.
Кәеф көйлим кәһвә белән ят шәһәрдә.
Ноябрьне сөймим. Шуңа күрә

томан, томан, томан... пыскак яңгыр.
Күпме сорау бу дөньяга –  бар да ачык.
Качып
котылырлык түгел төссезлектән. Әйдә,
ноябрьне календарьдән сызып ташлыйк?!

Яши башлыйк. гел яңача – ноябрьсез.
Әйтерсең лә
үзебездә түгел сәбәп: ялангач көз
һәм саксыз сүз
җан сүрүен ертып тула. Гел түз дә түз.

Шул чагымда чара-дәва табалмагач,
без беркайчан «син»гә күчәлмәбез.

***

Бар дөньямны тутыр үзең белән.
Озын-озак авырганга күрә,
ялкынсынып калган иләс җаным.
Шундый җылы синнән. Кагыл тагын!

Мин үземнән никтер артык ардым,
үтә күренмәле генә калдым.
Әйтерсең лә тынмас тынлык алды –
синсез сулый алмам моннан ары.

Бары куркам: тик бер тотам
сиңа таба атлыйм, атлыйм- туктыйм.
Орынуга кыяр-кыймас кына
бармак очларыңнан яшәү йокты.

Барлы-юклы акылымны җуяр хәлдә.
һәм көнләүдән җуяр хәлдә аңны:
бар дөньядан ваз кич минем өчен!
Һәм
минем белән тутыр бар дөньяңны.

***


Син көлгәнгә мин көлгән яз быел.
Җиһан чаклы киңәйгәндә күңел киртәм,
үзем төсле каудар сорау җанны өтә:
(бер язам, бер сөртәм)
кем исемен йөртә синең иртәң?!.

Кем күзләрен күрдең төшләреңдә,
төнгә төренгәндә баштан-аяк?!.
..."татлы газап"... дисең, соңгы ярсу
әллә гөнаһ безгә, әллә савап?!.

Үтәр микән бу талпыну?! Бу тартылу?!
Үтәр... һәм... ике җанда дөнья салкынаер.
Татылмаган татлы мизгелләрдән
тел төбендә әрнү тәме калыр...

Бер... кайчан да булса... ( тукта!..
тамак төбендәге төеремне йотам)
( бу язда мин уштан язам, бугай
мөлдерим дә тулам...) бер дә юктан

үпкәләшербез без...(син "юрама", дисең)
Юрамыйм ла-а-а, мин тәгаен беләм:
бу сүзләрне сөзү... иләк аша.
Һәм качышлы уйнау хисләр белән.

Сине аңлый алмыйм, үз-үземне!..
Һава сулыйм юкса. Ник ут йотам?!
Бер мизгелдә җиде җомга җанда –
онытуың телим!.. Онытырсың диеп куркам...