Логотип Казан Утлары
Шигърият

Болытка кунган тургай...

Минем өем

Татар телем – туган телем,

Бик кадерле телем минем.

Нинди матур сүзләр бит ул:

Әнием, әтием, өем!

Минем җылы, якты өем

Эчендә би-ик зур илнең.

Тәрәз төбендә шул өйнең

Чәчкә аткан чагы гөлнең.

Чәчкә аткан ул гөлләргә

Сулар сибә сеңлем минем.

Ак җәймәле караватта

Бармак имеп ята энем.

 

Тынычлык

Тагандагы нәни кыз

Зәңгәр күккә атыла.

Сары чәчүргечендә

Яшькелт бөҗәк атына.

Әнә тирән коедан

Су чыгара бер апа.

Көянтәсе – чирәмдә

Иркәләнеп тик ята.

Каз бәбкәсе бер читтә

Мәш килә үлән белән.

Күзләрендә бәбкәнең

Чайкала яшел үлән.

Җир шарында тынычлык...

Туп шартламый, чыелдап

Снаряд очып үтми.

Яңа шыткан чәчәкне

Танклар таптап китми.

Тамчы кибә, көн тыныч.

Кисми кояш нурларын,

Кынында йоклый кылыч.

Җирдә юк бер куркыныч!

 

Кино һәм туңдырма

Торабыз басып

Ишек төбендә.

Кинога кереп

Булмый бүген дә.

Миндә – йөз тәңкә,

Дуста – йөз тәңкә.

Җитми бит тагын

Ике йөз тәңкә.

Тәмле туңдырма

Ялыйсы килә.

Кызык кино да

Карыйсы килә.

– Әйдә, мин карап

Чыгыйм яртысын.

Һәм син карарсың

Калган яртысын!

Шулай ди дустым,

Дустым бик тере.

Эчкә бер кергәч,

Чыкмый ул кире.

– Кирәкми, – дим мин, –

Кибеткә барыйк,

Ике йөз сумга

Туңдырма алыйк!

Юлыбыз бүген

Тагын уңмады.

Кызык киноны

Карап булмады.

Уңа иде ул

Без түзем булсак.

Иртән туңдырма

Алмыйча торсак.

 

Алмалы кичтә

Ян капканы ача да

Җил кыштырдый бакчада.

Без дә эчкә керәбез,

Алмагачта – пәрәвез.

Кояш байый... Ап-аллар

Пәрәвезле алмалар.

Йокламакчы әллә гел,

Күзен йома лаләгөл.

Зәңгәр капка төбендә

Утырабыз бүген дә.

Алма тешлим керт тә керт,

Карыйм авыл күгенә.

Җил кабарта чәчемне.

Күккә алмаз чәчелде...

 

Күрше кызы

Күзем төште: ул бүген

Тагын да чибәрләнгән.

Яңгыр юган вак ташка

Су тамды чиләгеннән.

Матур кызга ияреп

Кайтып килә песи дә.

Өреп торган көчеккә

Китми аның исе дә.

Песие калмый кыздан

Барса да кая гына.

Әнә тагын мияулап

Сыенды аягына.

Җемелди кояш кызның

Тамчылы алкасында.

Кулын сузды елмаеп

Чәчәкле капкасына.

Чишмәдән күлмәгенә

Күбәләк кунып кайткан.

Гөлле бакча. Бакчада

Сиреньнәр чәчәк аткан.

Сиреньнәр дә кыз сыман

Киенгәннәр ап-актан.

Капка ачык. Әнисе

Ишегалдына дәшә:

– Чәй эчәргә Рузилне

Өйгә чакыр, Миләүшә!

Инде Миләүшә белән

Мин дә атлыйм янәшә.

– Мияу! Мин уяу! – Песи

Әллә миннән көнләшә?

Миләүшәне күзәтеп

Яннан бераз бара да,

Килә дә керә һаман

Икебезнең арага.

 

Шүрәле

Сызгырмый җилдә курай.

Очып аргач көн буе

Болытка кунган тургай.

Изрәп киткән, күр әле,

Үләннәргә күмелеп

Черем итә шүрәле.

Маңгаендә – мөгезе,

Телендә – җиләк тәме,

Кытыклый күрмә, яме.

Кытыкласаң, уяныр,

Шыркылдап бер көләр дә

Куелыкта югалыр.

Тсс.. Эндәшә күрмә, берүк,

Икәү генә тылсымлы

Әкият тыңлап йөрик.

Ишетерсең син аны

Бүген кич тын аланда,

Агачлар тын алганда.

 

Рәхәт

Яшенләп үтте яңгыр,

Пычранып беткән күкне

Чип-чиста итте яңгыр.

Җил сыйпады күк йөзен,

Күк үтә күренмәле.

Терекөмештәй ап-ак

Тамчылар дөрелдәде.

Баш очында сайраган

Тургайга үрелмәле.

Ак җеп сыман нәп-нәзек

Нурларга төренмәле.

Күпереп торган куе

Үләнгә күмелмәле.

 

Көн үзәге

Өздерепләр сайрый кош

Күкләргә ашып.

Чишмәләрдән су түгел,

Моң чыга ташып.

Тылсым тулы тирә-юнь,

Гел дәртле аваз.

Урап килә офыктан

Якты кайтаваз.

Шаулый нарат... Купты җил,

Яшәрде күк тә.

Кычкырудан тукталып

Калды кәккүк тә.

Кара болыт иркенләп

Бер коеп алды.

Аязды... Болын җиде

Төскә буялды.

Юешләнгән күбәләк

Кыңгырау гөлдә

Канатларын киптереп

Тора әле дә.

 

Үзгә ямь

Болында йөри-йөри

Арган бугай бүген дә,

Зәнгәр күлмәкле малай

Ята каен төбендә.

Сызгыра каен тузы,

Үлән селкенеп куя.

Сайрап җибәрә кинәт

Куелыктагы оя.

Ап-ак нурлар сузылган

Җиләк тулы тырыска.

Ак кәүсә буйлап өскә

Йөгерә бер кырмыска.

Сайрар кошлар ял иткән

Ояга менмәкчедер.

Кош канатына кунып

Очып ук китмәкчедер.

Китсен соң, иренмәсен,

Чит-ят җирләрдә йөрсен.

Ул илдәге кошларны,

Төрле бөҗәкне күрсен.

Каен үскән болынга

Тик кире кайта күрсен,

Кунакка ул һичшиксез

Алып кайтыр берәрсен.

Илгә кайтып җиткәч тә

Ул илгизәр кырмыска,

Каен тузы сызгыртып

Кереп басар тырыска.

Тырыс тулы җиләк тә,

Тырыс та бүтән булыр,

Каен төбендә яткан

Малай да бүтән булыр.

Дөнья үзгәреп торыр.

Каен тузлары гына

Җилдә сызгырып торыр.