Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бергәлек кадерен югалтмыйк

Мин пәйгамбәр түгел

Мин пәйгамбәр түгел. Ә шулай да

Ни күрәсен бүген көннәрдә,

Төнлә төштә күреп уянам бит,

Күрәзәлек яши миндә дә.

 

Күрәзәлек күктән иңәдер ул,

Алдан күрәм нәрсә буласын...

Алдан күргәч, үзгәртәсе иде,

Төзәтәсе иде дөньясын.

 

Үзгәртергә, ләкин төзәтергә

Җегәр көчем җитми бит әле.

Гомеремне кыскартмагыз әле,

Күп димәгез әле сиксәнне.

 

Ходай үзе өстәп биргән икән

Берничә ел гомер яңадан, –

Мин үземне әле шагыйрь итеп

Танытырлык җырлар язалам.

 

***

Астагылар миңа үрелеп карый,

Өстәгеләр карый иелеп.

Үткән-барган борылып-борылып карый,

...Үзем генә йөрим бөгелеп.

 

Белеп-белми кылган гөнаһларның

Саллылыгы төшми иңемнән.

Авырлыкны алыр түбәләрнең

Ни икәнен үзем мин беләм.

 

Бәндә генә итеп яшәтмичә

Адәми зат булган кешесен,

Тәкъдирендә шулай теркәгәчтен,

Хак Тәгалә үзе кичерсен.

 

***

Көзге көннәр көн дә кыскара шул,

Озыная көзге төн генә.

Көзге озын төндә йоклый алмый

Газаплану хәлен кем белә?

 

Озыная төне, озыная,
Кыскарта бит Раббым көз көнен.

Көзге көннәр чамасына үлчәп

Кыскаруын сизәм гомернең.

 

Кыскаруы гына түгел хәтта

Бетүе дә инде җитәдер.

Сиксәнгәчә яшим дия идем –

Тулып үтте инде сиксән бер.

 

...Бүген әле әрәмәлек күрдем,

Әйтерсең лә кабат килгән җәй.

Гомер өстәп анда кәккүк йөри:

Яшә әле бераз, дигәндәй.

 

Күңелем синең белән, мәчет!

Күңелем синең белән, мәчет!

Юл йөрсәм дә кайсы якта.

Күңелем синең белән, мәчет,

Күзем карый синең якка.

 

Әлмәтемдә үзәк мәчет

Балкып тора нурлар чәчеп.

Игелекле бәндәләрне

Игелекле эшкә дәшеп.

 

Һәр кешенең үз шөгыле,

Үзенең эше бу дөньяда.

Эшләп алган даны, малы

Үз артында җирдә кала.

 

Бакыйлыкка күчкән көндә

Кылган гамәлләре генә

Яхшысы да, яманы да

Ияреп китә үзләренә.

 

Әлмәттәге үзәк мәчет,

Әнә шуны безгә әйтеп,

Гөнаһлардан саклап тора...

Күңелем синең белән, мәчет!

 

Гозер

Кайчакта ризасыз булсаң да

Эчкә йот ачуың һич юкта.

Үзеңнең гаилә башлыгы

Һәм бабай икәнне онытма.

 

Әбиләр, бабайлар үнәге

Чистарта ала бит ил йөзен.

Синең дә, минем дә ярдәмгә

Бик мохтаҗ улыбыз бар безнең.

 

Ә аның саулыгы юклыкта

Синең дә, минем дә гаеп юк.

Нишләмәк кирәк соң?

                       Тормышта

Язмыштан узмыш юк шулай ук.

 

Тәкъдире теркәлгән булгандыр,

Туганда ук фани дөньяга.

Бертуган кеме дә булмагач,

Ялгызы үссен дип, бу бала.

 

Бу көндә ул ялгыз түгел бит!

Шөкер ит: гаиләсе түгәрәк.

Ике ул, ике кыз үстерә

Хатынын яратып, бергәләп.

 

Оныкның олысы – өйләнгән,

Аның да баласы – кызы бар.

Әтисе, безгә соң ни җитми? –

Куаныч бит инде шушылар.

 

Үтәргә кирәк бу дөнҗяда

Әбиләр-бабайлар бурычын.

Бергәлек кадерен югалтмыйк,

Яшик без шуларга булышып.

 

Булгандыр инде

Булгандыр инде...

              Бар да булгандыр

Сиксәнне үткән озын гомердә

Фани дөнҗяда яшәү шулайдыр –

Хатадан хали түгел берең дә.

 

Булгандыр инде гөнаһларың да,

Белеп кылганы, белми кылганы.

Яшәү – көрәш шул, шул ике нәрсә

Шул тарткалашу тота дөньяны.

 

Булгандыр инде, бар да булгандыр,

Көрәш алгандыр йөрәкнең көчен.

Булганнар өчен, кылганнар өчен

Аллаһы үзе берүк кичерсен.

 

Ул шәфкатьле бит, мәрхәмәтле бит

Шуңа ышанып өмет итәбез.

Олыгайган көндә тәүбәгә килеп

Иманлы булып җирдән китәбез.

 

***

Виллалар юк минем Сингапурда,

Акчам да юк чит ил банкында.

Фатир да юк Әлмәт каласында

Калдырырга мирас артымда.

 

Бернәрсәм юк минем, ә шулай да

Китапларым кала өелеп.

Шигырьләрем һәм җырларым кала

Шәкертләрем кала иң элек.

 

Кем генә юк алар арасында,

Иманлысы, әйе, күбрәк.

Шулар өчен янып гомер үтте,

Шулар өчен тузды бу йөрәк.

 

Без китәбез инде, алар кала,

Аларында безнең көй калыр.

...Үзе өчен генә яшәгәннең

Каберенә кемнәр гөл салыр?

 

***

Эшләрнең күп чагы ла,

Вакытның юк чагы да,

Ике ел бит булганы юк

Әбиләр чуагы да.

 

Сентябрьнең яртысы да

Җитеп килә ләбаса.

Инде ярап торыр иде

Иртәгәсен яумаса.