Логотип Казан Утлары
Хикәя

Урын (хикәя)

Зәбир утны сүндереп, эш бүлмәсеннән чыгыйм дигәндә генә, телефон шалтырады. Ир дерт итеп куйды.
– Кайтырга вакыт җитсә, эшем ияләре табылып тора, – дип, үзалдына сөйләнде дә, утны яңадан кабызып, телефонга үрелде.
– Әйе, тыңлыйм!
– Хәерле кич! – Чыбыкның икенче очында оешма сәркатибенең ягымлы тавышы ишетелде. – Зәбир агай, сезне Флорид Әгъзамович үзенә чакыра. Хәзер үк. – Әллә берәр мөһим эш килеп чыктымы? – Зәбир кызыксынуын яшерә алмый сорап куйды. Әмма теге кыз ишетмәде бугай, бәйләнеш өзелде. Зәбирнең йөрәге котырып тибә башлады. Ни булды? Кайтыр алдыннан шеф нигә чакырта икән? Соңгы арада тәртип бозмады шикелле. Шушы бетмәс сораулар аның башын чүкеде.
Зәбир монда бер елга якын эшли. Коллективта иң яшь белгеч. Шуңа да бүлектә аңа гел бәйләнергә генә торалар. Олырак хезмәткәрләр дә оперативка саен сөйләгән сүзләрен яшьләргә акыл өйрәтү белән тәмамлап куя. Ул үгет-нәсихәтләр һаман да Зәбирнең колагында чыңлаган кебек:
– Без дә яшь булдык, әмма эшкә карата җаваплы идек...
– Куй инде, хәзерге буын акча турында гына уйлап тик йөри.
Бигрәк инде! Шул тиклем фәлсәфәче булып кыланалар. Әйтерсең, үзләре эшкә килгәндә, күпне белеп, рәхмәткә генә тир түгеп йөргәннәр диярсең. Ә яшьләрнең берәр җитешсезлеген күрсәләр, ябырылырга гына торалар.
Флорид Әгъзамович ни өчен чакыртты икән? Соңгы арада нәрсәне дөрес эшләмәве, нинди хата җибәрүе хакында исенә төшерергә тырышты Зәбир.
Әй, каһәр суккыры! Шуны да онытып торсын әле! Кичә эштән ярты сәгатькә алдан сыпырткан иде бит. Моны күрше бүлектән Гәрәй генә күрде. Ә аның күзенә чалындыңмы – бетте! Гәрәй алдында артык хәбәр сөйләргә ярамый дип, юкка әйтмиләр икән. Кичен ишетеп калса, таң атуга эштә барысы да белә.
– Дустым, артыгын эшләп куярмын дип куркасыңмы? – дигән иде көлемсерәп. Зәбир аны-моны уйлап тормыйча, җаваплады да куйды:
– Агай, минеке бит день за полтора!
Болай дип әйтергә аның хакы бар иде. Әнә, айлык норманы үтәү кәгазен карасыннар. Зәбир гел арттырып эшли. Ә Гәрәйгә бу сүзләр җитә калды. Шаркылдап көлеп, үз бүлмәсенә кереп китте.
Эшкә урнашкач та, Зәбир шул бәндәне өнәмәде. Җүнләп сөйләшә дә белми бит. Һәр сүзендә мыскыл, төрттереп алу, авырткан урыннан чеметү. Ни әйтәсең – эче тулы этлек. Бер рәтле эше юк. Иртәдән кичкә тиклем гайбәт сатудан бушамый. Кайчан карама, Гәрәй йә бухгалтериядә чәй эчә, йә келәт мөдире тирәсендә урала. Тик күмәк җыелышта үзгәрә дә куя. Шул тиклем матур итеп телмәр тота, әйтерсең лә, былбыл сайрый. Теле телгә йокмый чукынчыкның. Имеш, эш нәтиҗәлерәк булсын өчен яңадан-яңа алымнар уйлап табарга кирәк. Ә бездә күпләр үз эшенә өстән генә карый, фәлән дә төгән. Үзенең ни өчен айлык норманы даими үти алмавына да җавабы әзер:
– Мин сан артыннан кумыйм, товарның сыйфатлы булуын хәстәрлим...
Гәрәй җитештергән товарның сыйфатын әйтсәң, тавык көләр! Эшли белү – талант, ә эшләгән булып кылану – сәнгать дип, юкка әйтмәгәннәр икән!
Шулай уйлана биреп, җайлап кына атлый торгач, Зәбир җитәкче кабинетына килеп җиткәнен сизми дә калды. Хәзер ниндирәк сөйләшү булачагын күз алдына китереп, буыннары җебеде.
– Кайда шул гомер йөрибез! Шәбрәк инде! – Яшь кенә сәркатип Зәбирне кабаландырып кертеп җибәрде.
Җитәкче бүлмәсенә керүчене күрмәмешкә салышып, башын да күтәрми, нидер яза-сыза.
– Мин килдем, Флорид Әгъзамович, – Зәбирнең тавышын ишеткәч, түрә башын күтәрде. Син басып торма, дигәндәй, үзенең өстәле янындагы утыргычка ымлады. Зәбир утырды. Йөрәге һаман да дөп-дөп тибә, әйтерсең лә, хәзер атылып чыгарга тора.
– Йә, эшләр ничек бара? – Флорид Әгъзамович берчә хезмәткәргә, берчә алдындагы кәгазьләр өеменә карап торды.
– Бара инде ул... – шуннан башка җавап табылмады.
– Сине чакыртуымның җитди сәбәбе бар бит әле. – Моны ишеткәч, Зәбирнең йөрәге жу итеп китте. Гәрәй хәбәрен тәки җиткергән дип уйлап куйды. Үзенең гаебен тоеп, бер сүз дә әйтә алмады. Җитәкченең күзенә карамас өчен стенадагы сәгатькә төбәлде.
Флорид Әгъзамович кәнәфиеннән тормыйча гына, сүзен дәвам итте:
– Иртәгә командировкага барам. Сине үзем белән алам. Уйладым-уйладым да синнән дә кулайрак кешене тапмадым. – Зәбир ишеткәненә ышана алмый торды. Җилкәсеннән бер өем ташны алып ыргыттылармыни! Авызы ерылып китте. Шулай да җитәкчесенең сүзен бүлдерергә кыймады. – Берсе кечкенә балам бар дип, сылтау таба, икенчесенең хатыны ирен кайда җибәргәннәрен төпченеп, теңкәне корыта.
Зәбир шатлыгыннан урыныннан сикереп торганын да сизми калды, теле дә ачылып китте.
– Һо-о-о, Флорид Әгъзамович! Юл йөрү миңа бер дә кыен түгел! Барам...
– Бик шәп, алай булгач. – Җитәкченең дә авызы ерылды. – Димәк, иртәгә Таулы районына юлга чыгабыз!
– Таулы районына?! – Бу хәбәр чынмы, дигәндәй яңгырады.
– Әйе, шунда. Нигә исең китте әле?
– Соң, минем кәләш бит шул районнан, – диде Зәбир, горурланып. – Ул якларны күптән күргән юк иде. Үзегез беләсез бит инде, Таулыга барып җитү – олы бәла.
– Ә-ә, менә кәләшеңнең туган ягын да күреп кайтырбыз. Район хакимияте башлыгы белән сөйләшеп куелган. Ул безне төшкә кадәр көтәчәк. Шуңа күрә иртә белән чыгу хәерлерәк. – Син берүк соңлый күрмә дигәндәй, Зәбиргә карап куйды. – Иртәнге алтыда ишек төбендә көтеп торырсың!
– Ярый, ярый, Флорид Әгъзамович.
– Яшьләр өчен төн кыска була, диләр. Син шулай да йокыңны туйдырып, алтыга килеп җит. Килештекме?
Җитәкчесенең шуклыгыннан Зәбирнең күңеле тагы да күтәрелеп китте. Кабинеттан Зәбир куанып чыкты. Менә нинди ният белән чакырткан икән! Ә ул, сантый, Гәрәй турында нәрсә генә уйлап бетермәде. Хезмәттәше хакында начар фикер йөрткәне өчен Зәбирнең үзенә уңайсыз булып китте.
Автобуста кайтканда да, аның бөтен уе иртәгәсе сәфәр хакында иде. Менә күр дә тор, шушы турыда Сәлимәсенә әйтсә, ышанмаган булыр әле:
– Куйчы, Зәбир, буш хәбәр белән нәфсене аздырма, – дияр сөеклесе. Билләһи, Сәлимә ышанмас. Алар бит соңгы тапкыр Таулы районына көз көне кайнәсенә бәрәңге алышырга кайтканнар иде. Шуннан бирле барып булмады. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә кәләшен эшкә чакыртып алдылар. Табибның тормышы шундый шул инде. Авырулар ял үткәнен көтеп тора алмый. Әнисен күптән күрә алмаганга бигрәк тә Сәлимәсе борчыла. Кышны ялгызы ничек чыга икән, утыны беткәндер, су ташырга да кешесе юк, дип өтәләнә. Кәләше өзгәләнгәч, Зәбир дә үзен уңайсыз тоя. Ни машиналары юк. Автобус дигәннәре ул якка сирәк йөри, йә бөтенләй булмый. Һәм менә сиңа мә: бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына! Зәбир, иртәгәсе көннең ничек үтәчәген күз алдына китереп, татлы хыялларга чумды.
Иртәнге алты тулыр-тулмас алар кәләше белән ишек төбендә торырлар әле.
– Ну, Зәбир, башлысың да инде, – дияр аларны күргәч җитәкчесе. – Бездә барыбер ике урын буш. Кәләшеңне үзең белән алып шәп иткәнсең. Бер уңае кайнәңнең хәлен дә белеп китәрсез. Үзем кичә кәләшеңне дә ал дип әйтергә онытканмын. Шуңа үкенеп йөри идем әле. Шуннан Флорид Әгъзамович алга утырыр, ә Зәбир Сәлимәкәе белән арткы яктан урын алырлар. Сөйгәне иркәләнеп, иңенә башын салыр да йоклап китәр...
***
Иртәнге алты тулыр-тулмас алар оешмага килеп тә җитте. Тышта суык иде, җылыда торыйк дип, вахтага керделәр. Менә хәзер оешма җитәкчесен шофёры алып килер дә, Зәбир белән Сәлимә машинага утырыр. Шуннан җилдерәчәкләр!..
Барысы да алар уйлаганча килеп чыкты. Сәлимә эштән көн алды, шуңа да шатлыгыннан нәрсә эшләргә дә белми.
Зәбир тәрәзәдән күзен алмый. Җитәкче килеп җитсә, аны көттереп тору килешкән эш түгел.
– Әнә, кап-кара төстәге «Волга» күренде. Флорид Әгъзамович килә! – диде Зәбир, елмаеп. – Машина китеп бармасын дигәндәй, алар, күчтәнәч тулы авыр йөкләрен күтәреп, тышка йөгереп чыкты.
Боларны күргәч тә, җитәкче машинаның алгы тәрәзәсен төшерде:
– Саумысыз! – диделәр икесе дә бер тавыштан.
– Әйдә, җәһәтрәк утыр! – Түрә Сәлимәне бөтенләй күрмәгәндәй, боерык бирде. Зәбир алдан ук кәләшен алып бару хакында килешмәгәне өчен уңайсызлана биреп сүз башлады:
– Флорид Әгъзамович, мин Сәлимәмне дә алган идем. Буш урын бар бит. Күптән әнисен күргәне юк.
Флорид Әгъзамович күзләрен акайтып карап куйды. Эш нидә икәнен аңлагач, шунда ук йөзе үзгәрде. Берчә Сәлимәгә, берчә Зәбиргә ачулы караш ташлады. «Килештердең, болай булгач» дигәндәй, тамак кырып алды.
– Кызык кына шушы яшьләр. Уйларында гел шәхси мәнфәгать. Әби-чәбиләргә кереп йөрергә вакытым бардыр шул. Мине башлык көтә!
Җитәкчесенең бу кыланышыннан Зәбиргә кәләше алдында уңайсыз булып китте.
– Безгә район үзәгенә барып җитсәк тә хуш, – дип елмаерга тырышып, Сәлимә сүзгә кушылды. – Авылыбыз үзәктән ерак түгел ул. Анда үзем барып җитәрмен. – Еракмы-юкмы – анда минем эшем юк, – дип кабалануларын белдереп, җитәкче сәгатенә карап куйды. – Әйдә, вакытны сузмыйк. Юл уңае тагы ике кешене утыртасы бар. Алар белән алдан килешенгән. Сезне, сеңлем, берничек тә ала алмыйбыз. Урын юк!
Сәлимәнең йөзе үзгәрде. Бар хыяллары чәлпәрәмә килгәнгә, менә-менә күз яше бәреп чыгар төсле. Ә Зәбирнең гарьләнүе чигенә килеп җитте! Кәләше алдында шул тиклем мәсхәрәгә калды бит. Җитәкчесе белән алдан килешмичә, тот та кәләшен алып кил, имеш. Ә машинада урын юк. Ичмасам, ничә кеше барачак дип, алдан сорамаган. Хәзер кәләшенең күзенә ничек карамак кирәк! Бу тиклем дә оятка калганы юк иде аның.
– Әйдә, Зәбир, кузгалдык! – Флорид Әгъзамович аңа, артка утыр, дип, кулы белән ишарәләде. – Ә сез, сеңлем, гаепкә бөкмәгез!..
Зәбир күзенә дә карамыйча, сөеклесен кочаклады да, битеннән үпте. Машинаның арткы ишеген ачкач, көч-хәл белән телгә килде:
– Көймә, зинһар, җаным. Барырбыз әле шушы арада, – Зәбирнең утыруы булды, машина ажгырып, урыныннан кузгалды. Кайда барырга, нәрсә эшләргә белми аптырап, Сәлимә юл уртасында ике сумкасын күтәреп калды.
Зәбир озак кына тын барды. Җитәкчесенә нәфрәтләнеп, ачуына чыдый алмый утырды. Әгәр Флорид Әгъзамович яшьтәше булса, билләһи, китереп бер сугар иде. Ә болай, җитәкчеңә ничек кул күтәрмәк кирәк? Шунда бер урын жәл идеме инде?
Юкка утырып киткәнмен, дип үкенде. Барсын иде әйдә үзе. Товарны ничек кулланырга кирәклеген шундагы башлыкка аңлата алмый, җыеп күрсәтә белми оятка калыр иде. Сәлимәсен калдырганына үзен юл буе сүкте дә сүкте Зәбир. Флорид Әгъзамович нәрсәдер сораса, «әйе» яки «юк» дип кенә җавап кайтарды. Юлда ике кешене утыртырга тиешбез, дигән хәбәре дә буш булып чыкты. Беркемне дә алмадылар.
Мондый хәлдән соң аңа Флорид Әгъзамовичның һәр сүзен ишетү үзе бер җәза кебек тоелды. Тонык тавышы, шофёрга бертуктаусыз мыжып килүе Зәбирнең ачуын көчәйтте генә. Төш җитүгә алар район хакимиятенә килеп җиткән иде. Флорид Әгъзамовичның кушуы буенча Зәбир багажниктан авыр тартманы алды да җитәкчесе артыннан иярде.
Флорид Әгъзамовичның адымнарыннан ук түрәлеге күренеп тора. Дәрәжәсен белеп кенә баса. Берчә туктап калып, як-ягына карап куя. Аннан, сәхнәгә күтәрелгәндәй, җитез адымнар белән башын горур күтәреп алга омтыла. Ә Зәбир аның көчеге кебек, авыр тартма күтәреп, арттан теркелди.
Ишек төбендә каршы алучы булмады, әмма Флорид Әгъзамович кәефен төшермәде, туп-туры башлыкның кабул итү бүлмәсенә юл алды.
– Ә-ә, килеп җиттегезме? – Кунакларны күргәч, сәркатип кыз урыныннан торды. – Юл арыткандыр, мөгаен?
Ягымлы тавыш ишеткәч, Флорид Әгъзамовичның эченә җылы йөгерде.
– Көн ничектер бозылды да китте, – дип, форсаттан файдаланып, зарланып куйды ул. – Әмма якын дусларга барыр өчен җил дә, яңгыр да комачауламый. Җилеп килеп җиттек, дисәң дә була.
Без башлыкның бүлмәсенә үтик әле дигәндәй, кулы белән ишеккә ымлап куйды.
– Гафу итегез, көтелмәгән хәл килеп чыкты, – сәркатип кыз акланырга тырышты. – Башлыкны бик мөһим эш буенча Уфага чакыртып алдылар...
– Менә сиңа мә! – Флорид Әгъзамовичның авызы очлаеп китте. – Без бит алдан килештек!
– Мин сезне аңлыйм. Әмма аны югарыдан чакырттылар. Шуннан сезгә хәбәр итим дип шалтыраттым, тик сәркатибегез алар күптән юлда, диде.
– Бәрәкәт! – Оешма җитәкчесе, ачуыннан, кулындагы папкасын шапылдатып, өстәлгә бәрде. – Ерак арага изаланып йөрисе генә түгел шул! Килешкәнчә берничә товарның төрен дә алып килгән идем. Сезнең районга хужалык өчен бик кирәкле әйбер ул, беләсегез килсә!
– Анысын беләм. Хакимият башлыгы договорыгызны һәм товарны калдырырга кушты. Борчылмагыз, ул мәсьәлә уңай хәл ителәчәк. Тик башлык үзе бүген булмый.
Флорид Әгъзамовичның барлык уй-нияте юкка чыкты. Район башлыгы белән гәпләшеп чәй эчәрләр, сер уртаклашырлар, дип уйлаган иде. Үзе белән алган коньякны да йотып алсалар, эшләре харап шәп китәчәгенә шик юк. Башлык үзендә куна калдырыр дип гөманлады ул. Менә сиңа мә!
Алар тартманы һәм килешү кәгазен калдырып, урамга чыкты. Оешма җитәкчесенең сөмсере коелган иде. Яшь белгеч алдында уңайсыз хәлгә калганы өчен оялды. Ичмасам, берәр чынаяк чәй эчерергә дә башлары җитмәде бит. Ә бу район үзәге булып торган касаба сиңа Уфа түгел – адым саен буфет юк.
Кәефсезләнеп, ашыгыч рәвештә кайтыр юлга чыктылар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, көн дә шәптән түгел. Җәяүле буран күзне ачарга да ирек бирми. Юлны көрт күмә дә куя. Тирә-як ап-ак. Ун чакрым үттеләрме-юкмы, шофёр машинаны туктатты:
– Мондый шартларда кире кайтып җитү мөмкин түгел!
Флорид Әгъзамович көрсенеп куйды:
– Бу якта туганнар да юк...
Зәбир берәр сүз әйтмәсме, дип уйлады үзенчә. Ә хезмәткәре үпкәсен һаман онытмаган иде. Җитәкчесенең әйткәненә кылы да селкенмәде аның.
– Зәбир, синең кайнәң шушы яктан бит. – Җитәкчесе, хәйләкәр генә елмаеп, артка борылды. – Әллә шунда гына куныйкмы? Бу тирәдә, ичмасам, кунакханә дә юк. Буранда кайтуы да куркыныч.
– Әллә... – «Сез бит әби-чәбигә кереп йөрергә вакыт юк, дигән идегез, ә хәзер үзегез инәләсез», дип тә өстәп әйтәсе килде, тик соңгы мәлдә генә телен тыйды.
– Юл хәлен белеп булмый шул, дустым. – Флорид Әгъзамовичның ялварулы мөрәжәгать итүе ят тоелды. – Нишләтәсең инде, бу очракта син генә коткара аласың...
Җитәкчесенең үтенечен кире какмады Зәбир. Үзенең дә кайнәсен күрәсе килә бит.
– Әйдә, алай булгач, – диде, шофёрның терсәгенә төртеп. – Ничек барырга икәнен күрсәтермен. Ярты сәгатьлек юл...
 ***
Ике тәрәзәле бәләкәй генә йортның алдына килеп туктагач, Флорид Әгъзамович аптырап карап куйды:
– Кайнәң шушында яшәмидер...
– Шушында. – Зәбирнең тавышы көрәеп китте. – Килеп җиттек. Әйдәгез, керик. Флорид Әгъзамович теләр-теләмәс кенә машинадан чыкты. Тавык кетәгедәй генә өйгә керергәме-юкмы дигәндәй, йөзен җыерды. Шушындый йортка керүдән дәрәжәсе кимер кебек тоелды аңа.
Шулчак каршыларына фуфайка кигән әби йөгереп чыкты. Кунакларны күрү сөенече йөзендә балкый.
– О-о, кунаклар килгән икән, – дип, башта Зәбирне кочаклап, аркасыннан какты. – Кияү балакаем килеп төшкән!
– Саумы, кайнәм. Әйе, менә Таулы якларына эш буенча килдек. Шуннан синдә тукталып китәргә булдык.
– Бик якшы иткәнсез, ату ялгызыма күңелсез булып тора иде. – Әби читтән генә күзәтеп торган иргә исәнләшәм дип, ике кулын сузды. – Сез киявем белән бергә эшлисездер?
Машинада килгәннәр арасыннан иң дәрәҗәле кеше белән таныштырырга онытканына Зәбир кызарып куйды.
– Ә-ә, кайнәм, онытып торам. Таныш булыгыз: мин эшләгән оешманың җитәкчесе – Флорид Әгъзамович.
– Ә бу – минем шофёр. – Машина тәгәрмәченә тибеп, тикшереп йөргән ир белән җитәкче үзе таныштырды.
– Бик хуп, бик хуп. – Менә таныштык та дигәндәй, әби барысына да елмаюлы караш ташлады. – Әйдәгез, өшеп тормыйк, керик.
Галимә әби чыжлатып, чәй кайнатып җибәрде. Күпертеп пешергән калачын телде. Үзе язган маен, җиләк кайнатмасын өстәлгә куйды, матур гына чынаякларга сөтләп, чәй ясады. Чәй эчеп утырганда, кунаклар авылдагы тормыш белән кызыксынган булды. Әби бер дә зарланыр кешегә охшамаган. «Аллага шөкер», «рәхмәт төшкере», «булганына ризабыз», дип кенә җаваплап торды.
– Ә Сәлимә нигә сезнең белән кайтмады? – дип сорап куйды Галимә әби. Зәбир, нәрсә дип җавап бирергә белми, кырын гына җитәкчесенә карап куйды.
– Үзең беләсең бит, кайнәм, – нинди сәбәп табарга дип, Зәбир аптырашта калды, – килер иде дә шул, эшенән җибәрмәделәр...
– И-и! Балакаемны күптән күргән юк шул. Сагындым кызымны.
Флорид Әгъзамович бер сүз дә дәшми, икмәккә май сылап ашый бирде. Өйдәге җиһазларга да күз йөгертеп ала. Бер тимер карават, бер урындык, өстәл һәм савыт-саба өчен киштә. Китаплар, төрле гәзит-журнал матур итеп тәрәзә төбенә тезеп куелган. «Дә-ә, бу карчык фәкыйрь яши икән», – дип, эчтән генә уйлады җитәкче.
Кунакларга чәй эчергәч, Галимә әби җәһәт кенә аш куеп җибәрде. Зәбир шофёр белән мунча ягарга чыгып китте. Ә Флорид Әгъзамович суык тиюдән куркып, урамга чыгып тормады.
Аралашуга сусаган әби кунак белән иркенләп сөйләште.
– Менә шулай, дустым, өч бала үстердем ялгызым, – диде, стенадагы фотоларга күрсәтеп. – Әнә, хәзер барысы да университет тәмамлады. Барысы да үз көннәрен үзләре күрә, әле дә ярый күз нурларым-балакайларым бар, Ходайның биргәненә шөкер...
– Шушы өйдә өч бала белән?!. – Флорид Әгъзамовичның гаҗәпләнүе чиксез иде.
– Сыйдык, дустым. Аллага шөкер, хәзер дә җәен кызларым кияүләр, балалар белән кайтса, унаудан ашып китәбез. Барыбызга да урын җитә.
Ишеткәненә ышанмый, кунак янә күз йөгертеп алды:
– Кызык икән. Монда бер кешегә дә тыгыз...
– Күңелең киң булса, урын табыла ул, ди торган иде борынгылар. – Халык мәкален әйтте дә әби хатирәләргә бирелеп китте. – Мин менә балаларыма да гел шулай дип талкып тордым. Беркайчан да кешегә ашны да, урынны да жәлләмәсеннәр. Күңеле киңнең урыны ожмахның түрендә була, диләр. Безнең авылдан тагы егерме чакрым ераклыкта Мөхәммәт дигән авыл бар. Төпкел инде. Анда җүнле юл да юк, машина-фәләне дә бик сирәк йөри. Әнә шул төпкелдән күпләр район үзәгендәге СПТУда укый. Ял булса, кайта алмый калалар. Безнең авылга тиклем әле килеп җитәләр, ә теге якка берни дә йөрми. Торалар, бахырлар, ике-өч бала юл буенда күшегеп. Эңгер төшә башлый. Аларның монда кунар кешесе дә юк. Менә мин шул балаларны үземә алып кайта идем. Тамакларын туйдырып, йоклатып чыгарам. Шушы гадәтемне балаларыма да сеңдердем.
Теге тимер караваттагы төрле төстәге түшәкләрне күргәч, Флорид Әгъзамович түзмичә, барып, тотып карады:
– Үзегез ясадыгызмы, апай?
– Юк. Сәлимәмнең куллары алтын. Бу – аның яраткан караваты. – Кызының уңганлыгы белән горурланып, аның кул эшләрен күрсәтә башлады. – Менә шул юргандагы тышлыкны да үзе бизәде, ястыкны да Сәлимәм каз мамыгыннан үзе ясады. Авылга кайтса, гел шушы караватта йоклый.
Кунаклар мунчадан чыгуга, Галимә әбинең ашы пешеп өлгергән иде. Өйгә тәмле ис таралды. Тегеләр, бераз суынып алгач, өстәл янына утырды. Әби аш салды, корт куйды. Шунда мич артыннан шешәсен дә тартып чыгарды.
– Утын ярдырыр өчен алган идем, – дигән булды, акланып. – Хәзер шунсыз эшләмиләр бит. «Инәй, шул бармы, хәл юк», – дип сораналар.
Зәбир шешәнең бөкесен каерып ачты, барысына да тигезләп салып чыкты. Әби генә тотмады.
– Танышу хөрмәтенә, – дип тост әйтте Флорид Әгъзамович һәм «гөлт» итеп чәркәне күтәреп тә куйды.
Сала белмисең дип, савытны җитәкче кеше үз кулына алды. Тутырганчы салды. Янә тост яңгырады. Кызмача булып алгач, Флорид Әгъзамовичның күңеле күтәрелеп китте, аягүрә басып җыр сузып җибәрде:
Кайда гына барма дус-иш кирәк, Каршы чыгып атың бәйләргә...
** *
...Эт өрүгә Галимә әби дертләп уянып китте. Кунаклар рәхәтләнеп йоклый. Берсе дә тышка чыкмаган. Кем йөри икән төн уртасында? Менә берәү ишек алдына килеп басты. Нык итеп шакуы ишетелде. Әби чоландагы утны кабызды. Фуфайкасын гына эләктерде дә тышка омтылды.
– Кем йөри анда?
– Әни, мин!..
Ишекне ачып җибәрсә, дер калтырап, Сәлимәсе тора. Кызы тизрәк җылыга керде.
Күчтәнәч тулы сумкаларын идәнгә куйды да, кулларын җылытырга тырышып, мичкә терәде. – Ир, имеш! – Бозланып беткән чәчен сыйпап куйды Сәлимә. – Ичмасам, мине яклап бер сүз әйтсәче. Мәмәй!..
Галимә әби, эш нидә икәнен аңларга тырышып, төпченде:
– Тынычлан, балакаем, нәрсә булды?
– Әй, болай гына әйтәм... – Сәлимә кулын селтәде. – Ярый әле, яхшы кешеләр очрады. Авылга тиклем илтеп куйдылар.
Галимә әби берни дә аңламады. Ахырдан:
– Шымрак бул, балам, кунакларны уятасың, – диде.
Сәлимә сискәнеп китте:
– Нинди кунаклар?
Мич өйне уртага бүлеп торганга күрә, керү белән теге якны күреп булмый. Сәлимә башта беркемне дә шәйләмәде.
– Әнә! – Кулы белән ишарәләде әнисе. Түргә үткән иде – «аһ» итте. Аның яраткан караватында бер гаепсез сабый кебек мыш-мыш килеп, Флорид Әгъзамович йоклап ята. Сәлимәнең ястыгына башын салган, аның юрганына уранган.
Сәлимә сак кына адымнар белән түргә үтте дә идәндә яткан Зәбиренең юрганын рәтләп ябып куйды...
 

Башкортчадан Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе