Логотип Казан Утлары
Публицистика

Минтимер Шәймиев: "Без – авыл балалары..."

ТУФАН МИҢНУЛЛИННЫҢ ТУУЫНА 85 ЕЛ

– Минтимер Шәрипович, Сез Туфан Миңнуллин белән яшьтәшләр үк булмасагыз да, замандашлар дип әйтик: республикабыз өчен хәлиткеч тарихи вакыйгалар эчендә бергә кайнаган, гомумән, янәшә атлап барган кешеләр. Өстәвенә, Сез – әдәбият-сәнгать, театр сөюче кеше. Әйтегез әле, күңелегезгә кайсы Туфан якынрак: язучы, драматургмы яисә депутат, җәмәгать эшлеклесеме?

– Мин иң элек аны халкыбызның иң булган, иң лаеклы улларының берсе дип саныйм. 2005 елның ноябрендә, Камал театры сәхнәсендә аның 70 еллык юбилей бәйрәме вакытында, республикабызның иң югары бүләген – «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденын тапшырганда, нәкъ шушы сүзләрне үзенә дә әйттем. Мин аны төрле чалымнардан торган бербөтен шәхес итеп кабул итәм. Минем уйлавымча, аны Ходай бу дөньяга татар халкының яклаучысы, аның телен, моңын, җанын саклаучы итеп яраткан. Халык күңеленең гел чыңлап торган сизгер бер кылы дип әйтер идем хәтта. Үзе сайлаган шушы юлдан – халыкка хезмәт юлыннан баруының әмәлләре генә төрле иде: каләм, театр сәхнәсе, депутат трибунасы... Әйе, янәшәбездә тере классик яшәде. Аңа Туфан исеме дә очраклы бирелмәгән дигән фикер белән килешәм. Зур шәхес. Көчле шәхес. Һәм аның туфанына түзәргә дә кирәк иде. Чөнки бу давыл безне сискәндерер өчен, яшәешнең без күрә белмәгән якларын ачар өчен куба иде ләбаса. Белүемчә, ул ниндидер мактаулы исемнәргә, титулларга каршы иде. Кешенең исеме яхшы эшләре аша мәгълүм булса, аңа өстәп яңгыравык исемнәр тагу кирәкми, ди иде. Дан-дәрәҗәгә мөнәсәбәтен дә хәтерлим. Үзе турында бер фильмда ул болай дигән иде: «Югары дәрәҗәгә ирешү – бүтәннәргә яхшылык эшләү мөмкинлеге арту». Дөрес бит. Һәм ул үзе – моның үрнәге. Иманым камил, үзен татар дип санаган бер генә кеше дә Туфан Миңнуллин кем ул, дип сорамас.


– Сез аның белән танышу мизгелен хәтерлисездер?
– Шәхсән ничек танышып киткәнне, мөгаен, төгәл генә әйтә алмам. Чөнки Туфан Миңнуллинны мин тормышта сирәк очрый торган шундый шәхесләр исәбенә кертәм – алар янәшәбездә һәрвакыт булган, һәрвакыт бар һәм һәрвакыт булыр кебек тоела... Ә инде чын иҗат кешесенең, бигрәк тә язучының үзеннән алдан әсәрләре йөри, бу – табигый хәл. Шуңа күрә иҗаты белән якыннан танышлыгым 1960 нчы еллар башында, Минзәлә театрыннан башланды, дисәм, ялгыш булмас. Мөслимнән Минзәләгә, «Сельхозтехника» районара берләшмәсе җитәкчесе булып күчкәч, әз-мәз буш вакыт булганда, театрга йөри идек. Анда «Безнең авыл кешеләре» дигән кызык спектакль караганыбыз исемдә. Инде Казанда яши башлагач, 70-нче елларда, Камал театры сәхнәсенә, кояш шикелле, «Әлдермештән Әлмәндәр» балкып чыкканы хәтеремә сеңеп калган. Мин бу спектакльне үз гомеремдә берничә кат карадым, караган саен мәгънәсенә тирәнрәк төшенә бардым. Ә инде Камал театрына премьераларга йөрү гадәтемә кергәч, аның пьесалары буенча спектакльләрнең барысын да карадым диярлек, чөнки премьераларның күбесе аныкы иде. Шул рәвешчә, театрның баш режиссёры Марсель Сәлимҗанов белән Туфан Миңнуллинның иҗади берлегеннән туган шедеврларны беренчеләрдән булып карау бәхете тиде безгә. Ул заманнарны сагынып искә алам. Сәкинә ханым белән премьерага килүебез театр халкыннан бигрәк үзебез өчен зур вакыйга иде. Гадәттә безне Марсель белән Туфан каршы ала, хәл-әхвәл сорашабыз, театр проблемалары турында сөйләшәбез, әмма яңа спектакль турында ләм-мим. Бусы да махсус эшләнә, интрига саклый болар. Безне шулай берни дә аңлатмыйча, әзерлексез хәлдә спектакль кочагына ташлыйлар. Тәнәфестә дә бу хакта сүз куермый – спектакльнең ахыры көтелә. Пәрдә ябылган мизгелдә туган хис- тәэсирләребезне күрү, тәүге фикерләребезне ишетү кадерле иде аларга. Фикер алышу кайчак төн урталарына кадәр сузыла...
Туфан пьесалары безне, тамашачыларны, һич көтелмәгән, ләкин бик тормышчан вазгыять эченә тартып кертә, уйланырга, хәтта үзеңдә нидер үзгәртергә мәҗбүр итә, иң мөһиме – яхшылыкка өметне сүндерми. «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Монда тудык, монда үстек», «Моңлы бер җыр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Илгизәр + Вера», «Хушыгыз», «Шулай булды шул», «Җанкисәккәем», «Гөргөри кияүләре», «Мулла» – әлеге камил сәнгать әсәрләрендә халкыбыз яшәешенең асылы – көчле, күтәренке рух чагыла. Мин Туфан геройларының җыелма образы итеп, Әлмәндәр картны саныйм. Безнең халык Әлмәндәр кебек булганга күрә яшәүчән, өметле һәм зирәк. Туфан безнең күңелләргә шуны сеңдерергә омтылды.


– 1989-1991 елларда Сез дә, Туфан Миңнуллин да СССР Халык депутатлары идегез...
– Әйе, Мәскәүгә съездларга бергә йөрдек, еш кына янәшә утыра идек. Хәтерләсәгез, ул заманда СССР халык депутатлары съездлары гаять актив уза иде, чөнки сайлаулар альтернатив нигездә үткәрелде, депутатлар арасында демократия, ирек рухы ургылып тора. Съездлар телевидение аша турыдан-туры трансляцияләнә. Утырышлар залы шаулый, тәртип юк, барысы да үз сүзен әйтеп калырга ашкына, трибунага чәчрәп чыгып, кайнарланып чыгыш ясыйлар, кем кул чаба, кем сызгыра, кем кычкыра... Туфан белән без шул тамашаның эчендә утырабыз. Мин аннан: «Сез хәзер шундый кызыклы вакыйгаларның шаһиты, Казанга кайткач, бу турыда язып чыгарга җыенасызмы?» – дип сорадым. Ул болай дип җавап бирде: «Юк, язмыйм, карап утырам. Шул моментта ук язып булмый. Һәм кирәкми дә. Билгеле бер вакыт узарга тиеш, уйланырга кирәк. Шулай да әз-мәз төрткәләп барам, кирәге чыгуы бар...»
Нәкъ менә шул елларда, шул чактагы вазгыять турында искиткеч бер тасвирлама әйткән иде Туфан. Республика кайный, матбугатта республика җитәкчелеген кинәнеп тәнкыйть итәләр. Журналистлар да, журналист булмаганнар каләмгә тотынды, вакыйгаларны теләгәнчә шәрехлиләр, теләгәнчә фараз итәләр, теләгәнчә гаеплиләр... Туфан Миңнуллин очрашуларның берсендә, зур трибунадан болай диде: «Авылда яз җиткәч, карлар эрегәч, кышын туып, гел абзарда яки өйдә яткан яшь бозауны беренче тапкыр аланга чыгаралар. Ул якты дөньяны күреп шакката: күзен тондырып чаба, сикергәли, тибенә, сөзешә, кыскасы – нишләгәнен белми. Матбугат әһелләре дә хәзер үзләрен нәкъ шулай тоталар». Искиткеч төгәл билгеләмә. Мин аны үземнең интервьюларымда еш кулланам.


– Туфан Миңнуллинны депутат буларак ничек бәяләр идегез?
– Аның һәрчак үз фикере бар, ул аны кыю белдерә, нигезли һәм яклый белә иде. Әмма күтәрелеп бәрелми, җае белән әйтә. Үз сүзеңне әсәрләр, матбугаттагы язмалар аша җиткерү – ул бер хәл, ә менә депутат трибунасыннан аның кебек оста файдалана белү – бөтенләй башка талант бит ул. Ул – гаделлек яклы, тынгысыз кеше, һәрнәрсәдән хәбәрдар, бернәрсәгә дә битараф түгел, борчыла, трибунага чыгып сөйләгәндә, акылына йөрәге дә кушылып китә. Ләкин ул бервакытта да республика җитәкчеләренә тота-каба гаеп ташламады. Бик борчылып, «давылланып» йөрсә дә, безнең белән аңлашу юлларын тапты, фикер алышты, кешелек чикләрен узмады, безнең эшләргә тап төшерергә ашыкмады. Сүз дә юк, аның тәнкыйте көчле, әмма ул теләктәш тәнкыйть иде.


– Аның фикере җитәкчелек фикеренә еш кына туры килми иде. Сүзгә килгән чаклар да булгандыр, бәлки...
– Фикерләр төрлелеге әле ул ачуланышыр, дошманлашыр өчен сәбәп түгел. Чөнки Туфан белән икебез дә – авыл балалары, шуңа күрә дөньяны һәм тормышны күзаллавыбыз, аңлавыбыз, кабул итүебез охшаш. Ул, мәсәлән, авылда үскән кеше табигатькә, матурлыкка якын тора, аның күңеленә матурлык бала чактан ук күбрәк сеңә, кеше җиргә якынрак булырга тиеш дип саный иде. Мин үзем дә шундый фикердә. Авыл баласын җир, табигать тәрбияли, хезмәткә өйрәтә, күптөрле сәләтләрен үстерә. Һәм без беркайчан да үзебезнең авыл балалары булуыбызны яшермәдек, моның белән горурландык һәм горурланабыз. Туфан тумышым белән дә, уйлавым белән дә мин – авыл кешесе дип әйтә торган иде. Шушы табигый, авыл акылы белән ул теләсә нинди мәсьәләнең сәяси хикмәтенә бик тиз төшенеп ала. Бер генә мисал китерәм. ТР Дәүләт Советының 2005 елның февралендә узган сессиясендә, республика җитәкчеләрен сайлап кую урынына үзәк хакимият тарафыннан вәкаләтләр бирү тәртибе кертелгәндә, Туфан Миңнуллин моны бик каты тәнкыйтьләп чыгыш ясады. Тәнкыйте нигезле иде, әмма законга төзәтмәләрнең барыбер кертеләсен дә аңлый иде ул, чөнки бу вазгыятьтә үзәк хакимияткә каршылык күрсәтү республика өчен кулай түгел иде. Шуңа да карамастан, ул чыгыш ясап, искәртеп куюны кирәк тапты. Мин үзем дә республика, край, өлкә җитәкчеләренең сайланып куелырга тиешлеге фикереннән беркайчан да кайтмадым, законны үзгәрткәннән соң да бу турыда ачыктан-ачык әйтә килдем. Һәм вакыт моның хаклыгын үзе раслады: күрәсез, җиде елдан соң төбәк җитәкчеләрен сайлап кую тәртибе яңадан кертелде. Моның белән тагын шуны әйтәсем килә: Туфан Миңнуллинны күпләр татар халкы мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы депутат дип беләләр. Әлбәттә, ул милләт язмышына, татар теленә кагылган бар нәрсәне игътибар үзәгендә тотты. Ләкин ул гомум әһәмияткә ия мәсьәләләргә дә бик сизгер иде. Аның 1995 елдан башлап, барлык дүрт чакырылышка да депутат булып сайлануы моның ачык дәлиле. Сөйли торгач, шунысы исемә төште – бервакыт, чираттагы сайлаулар алдыннан ул безгә: «Кабат сайланырга кирәк микән миңа, мин бит четерекле депутат, гел әйтеп-төртеп торам, түзә алмыйм», – дигән иде. Сездән башка булмый, хәлиткеч карарлар кабул иткәндә, ялгышуыбыз мөмкин, дип тынычландырдык үзен һәм дөресе дә шул иде.


– Димәк, аның актив сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге шәхси мөнәсәбәтләргә зыян китермәде?
– Без аның белән һәрчак дустанә мөнәсәбәттә идек. Соңгы елларда, мин Президент вазифасыннан киткәч тә, сессия тәнәфесләрендә минем янга килеп исәнләшмичә, сөйләшмичә китми иде ул. Гомумән, без бер-беребезне тигез күреп, үзара ихтирам итеп аралаштык. Минемчә, без фикер уртаклыгына гаять якын идек.
2011 елның март аенда ул минем янга махсус килде. Без ике сәгатьләп иркенләп сөйләшеп утырдык. Бик күп мәсьәләләргә кагылдык. Минем янга, гадәттә, ниндидер гозер белән яисә киңәш-табыш итәргә керәләр. Ә ул болай гына килгән булып чыкты. Кама Тамагында музей төзү эшендә ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте. Инде әңгәмә ахырга якынлашкач кына, чыгып китәр алдыннан: «Мин сезгә шуны әйтергә килдем. Президент турында пьеса язарга ниятләдем. Ул шәхсән Сезнең хакта түгел, гомумән, Татарстан Президентының минем күзаллавымдагы образы булачак. Беренче булып бу юлны Сез уздыгыз, Сезнең тәҗрибәгә нигезләнәчәкмен. Шуңа күрә көтелмәгән хәл булмасын дип, алдан ук әйтеп куюны кирәк санадым», – диде... Мин шул чакта аның гаҗәеп әдәплелегенә, нечкә күңеленә кабат сокланып куйдым. Алай-болай хәтере калмасын дип уйлаган, күрәсең...


– Туфан Миңнуллин вафат булгач, күпләр милләтебез ятим калды дип белдерде...
– Һичсүзсез, аның йөрәген сызлаткан иң әһәмиятле мәсьәлә, әлбәттә, туган телебезне, милләтебезне саклап калу иде. Әйткәнемчә, ул моңа бөтен гомерен багышлады. Шулай да, ул заманча дөньяви процессларны, глобальләшү үзенчәлекләрен яхшы аңлаган хәлдә бу проблемага ераккарак китеп карый белә иде. Җир шарында ни генә булмасын, кеше барыбер үзенең тамырларын эзләячәк дип санады ул. Тагын бер фикере исемдә калган, сүзгә сүз китерә алмам, ләкин мәгънәсе шундый: бәлки, бөтен җир шары киләчәктә бер телдә сөйләшә башлар һәм бу яшәр өчен иң күңелсез вакыт булыр, шуңа күрә кешеләр яңадан үз тарихларында казынырлар, шуннан килеп чыгар үзләренең борынгы бабалары теле һәм шуңарга кайтыр өчен тырышырлар, дигән иде ул. Нәкъ Әлмәндәрчә!
Барыбыз да беләбез: ул авылны бик ярата, Олы Мәрәтхуҗага еш кайта иде. Ишеткәнем бар, күршесендәге бер апа: «Туфан, син Казанга киткәндә, лампочкаңны сүндермә, тәрәзәңдә ут янса, сине монда дип беләбез, күңелебез тыныч», – дип әйтә торган булган. Менә ул безнең яннан бөтенләйгә китеп барды. Ләкин утын кабызып калдырды: әсәрләрендә, мәкаләләрендә, театрларыбыз сәхнәләрендә бара торган спектакльләрендә, кылган гамәлләрендә аның зирәк фикерләре безгә васыять булып яна. Аларны истә тотып, ул әйткәнчә эшләү һәм яшәү хәзер үзебездән – һәрберебездән тора.
Бервакыт телевизордан Нәҗибә Ихсанова белән әңгәмәне тыңлап, Сәкинә Шакировна белән икебезнең күзләребез яшьләнгәнен, күңелебез тетрәнгәнен тапшыру беткәч кенә тулысынча сиздек-аңладык. Чыннан да, Туфанга – Нәҗибә, Нәҗибәгә – Туфан кирәк булган бу дөньяда. Минемчә, ике бөек талантның бер-берсенә тәэсире – ул җырланмаган җыр, язылмаган әсәр булып кала...
 

Әңгәмәдәш – Нурсөя ШӘЙДУЛЛИНА