Мин көтәм дә... гомер ашыга...
Рәмзия Әхмәтова 1953 елда Актаныш районы Уразай авылында туа. Минзәлә педогогия училищесын, Казан дәүләт университетының география факультетын тәмамлый. Туган районындагы Яңа Әлем, Такталачык мәктәпләрендә рус теле, география фәннәрен укыта. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. 2005 елда “Күңелем бизәкләре” исемле шигырь җыентыгы басылып чыга.
Республикам
Татарстан – бөек татар иле,
Кол Гали, Тукайлар ватаны,
Чал тарихның туфрагыннан калка
Буыннардан күчкән хөр даның.
Урман-суга бай син, җирең алтын,
Зур байлыгың – хезмәт кешесе.
Тыныч тормыш корган бар халкыңның
Бердәмлеге белән син көчле.
Дуслык җырын җырлый, сине зурлый
Һәр милләтең туган телендә.
Хезмәт юлы – казанышлар юлы
Сабантуйның туган илендә.
Республикам, сине дөнья таный,
Имин еллар – изге теләгең.
Син – халкыңның күңел горурлыгы,
Ышанычы, бәхет терәге.
Халык улы
Гасыр аша Тукай моңын
Тыңлыймын горурланып.
Шигъриятле киң мәйданда
Ул һәрчак горур Алып.
Җиңгән бәхетсез язмышын
Халкымның җырчы улы.
Күп гасырларга тиңләшә
Мизгелдәй гомер юлы.
Тукай сүзе хакыйкатькә,
Халык хыялына бай.
Тукай күңел күгебездә
Көндез – кояш, төнен – ай.
Шигъриятнең зур сереннән
Илаһи фикер үргән.
Киләчәктә милләтенең
Якты язмышын күргән.
Кыю, үткен теле белән
Елатып көлә алган.
Милли җанлы һәр күңелгә
Шигырьдән һәйкәл салган.
Онытмас халык, югалтмас
Шигъри моң сеңгән телен:
Йөрәк түрендә сакласа
Тукайның шигырь илен.
Җаным эзли шигъри тылсым
Җаным эзли шигъри тылсым,
Күңел бушансын өчен.
Уй уйнаклый, фикер таркау –
Тапмыйм йомгакның очын.
Күңел тулган шигъри моңга,
Сүзләр эзлим тәңгәлен:
Ачып булмый сусау җанның
Илаһи хисле мәлен.
Халәтемне аңлатырга
Көче җитми каламы? –
Югала да куя шигъри
Күңелемнең каләме!
Сихерләгән шигъриятнең
Мин бит колы. Ә ул – хан.
Күңелемә түгелергә
Тел ачкычы бир, илһам!
Иң кыска көн
Төннең зур кара пәрдәсе
Көн күзен япты кебек.
Елның иң кыска көне! – Тик
Күңелдә якты өмет.
Йолдыз булып балкый өмет,
Хыял канаты куйсаң,
Озын, салкын төннәр аша
Язның сулышын тойсаң.
Ни өчен җанны җылыта
Нурларга саран бу көн? –
Чиксез галәмдә туган җир
Язына атлый бүген.
Җир борыладыр Кояшка
Җылы, наз тату өчен;
Яшәртә Җирне, кешене
Мәңгелек тарту көче.
Туган җир
Сагындырып төшкә керә
Җанга газиз туган җир,
Җирсеп кайткан һәр баласын
Сыендыра торган җир.
Күпләр читтән бәхет эзләп,
Туган капкасын япты.
Кендек каным тамган җирдә
Бәхетем эзләп тапты.
Киткәннәрнең сызып-сызып,
Җанын сагыш телгәндә,
Тыңлыйм былбыл моңын изрәп,
Таң сызылып килгәндә.
Нинди рәхәт таң нурлары
Күзләреңнән үпкәндә,
Туган якның назлы җиле
Чәчтән сыйпап үткәндә.
Аңкып тора алма исе
Һавасыннан көзләрен.
Акка күмә күңелемне
Кышның бәсле күзләре.
Болын-кырның һәр чәчәге –
Балачак танышларым.
Башын иеп каршы ала
Бәкилдем камышлары.
Туган җирдән аерылмады
Йөрәгем дә... Үзем дә.
Аның яме – җаннарымда,
Гаме – әйтер сүземдә.
Моң
Мөлдерәмә өмет йолдыз кебек
Күңел күгебездә сүнгәндә,
Сөю тулган серләр балкыш булып
Киек каз юлына сеңгәндә,
Бездән ялгыз калган язмышларны
Яшен кебек сагыш телгәндә,
Күктән моңнар иңәр, хәтер булып
Ялкынланып янган төннәрдән.
Тамырларга, карашларга сеңеп,
Югалтулар булып сулкылдар.
Үзәк өзгеч моңнан үрелер дә
Җанны сихерләрләр шул кыллар.
Ятим калган хисләр иңрәгәндә,
Әрнү җанга булса җиһан тар,
Әле ярый яралардан саркып,
Шигырьләргә күчәр шул моң бар.
Мәңгелекнең сагышыннан саркып,
Күңелләргә иңәр шул моң бар.
Гомер ашыга
Күңел таллыгымда сандугачлар
Сайрар мизгел көтеп талчыга.
Назлар булып тулыйм, дисәм, сиңа –
Кич соңара, таңнар ашыга.
Гөлләр тулы куеннарын ачкан
Җәйләр булып чыгып каршыңа,
Татлы җиләк булып эрим, дисәм,
Яз соңара, көзләр ашыга.
Күккә ашкан сагыш-ялкыннардан –
Җаннарыма сыймый ташыган,
Йөрәгеңә яшен кабынуын
Мин көтәм дә... гомер ашыга.
Эзләмә...
Ник соңарып сөюләрең кабат
Йөрәгемә килеп тезләнә.
Давылларын күптән җиңдем инде,
Күзләремнән диңгез эзләмә.
Сагышларым сеңде яраларга,
Әрнүләрдән үрдем гөлләмә.
Көлләренә тирән күмдем инде,
Күңелемнән хисләр эзләмә.
Синең әсирлектән инде азат,
Карашымнан серләр күзләмә.
Җаннарымда бушлык кайтавазы,
Үзеңне син аннан эзләмә!
Туган якта
Тынлыкның чыңлавын
Тын алмый тыңлавым
Хыялны уйната.
Сандугач сайравы,
Игеннәр шаулавы
Таңнарны уята
Йомшак җил исүен,
Энҗе чык төшүен
Сокланып күзлимен.
Зәңгәр күк күзеннән,
Киек каз эзеннән
Матурлык эзлимен.
Кояшның балкуы,
Чәчәкләр аңкуы
Көчле үз җиремдә.
Тоя күк кыр-болын
Халкымның җыр-моңын
Туган як җилендә.
Туган җир – тәхетем,
Шунда тик – бәхетем,
Яшьлегем галәме.
Хәтердән уелмас,
Йөрәктән җуелмас
Җыр яз син, каләмем.
Аккошлы күлләрдән,
Кыңгырау гөлләрдән
Гүзәллек сибелгән.
Чәчәкләр чыгыннан,
Тургайлар чыңыннан
Язмышым чигелгән!
Көзге мизгел
Үзәннәрдә – дымсу тынлык,
Урманнар – сары томан.
Көннең күңеле тулышкан –
Елап җибәрер сыман.
Алтын чулпылар коела
Каеннар толымыннан.
Тетрәнеп куя йөрәкләр
Һавалар тулы моңнан.
Күтәрелә зәңгәр күлдән
Тезелеп кыр казлары,
Болытларны елата күк
Хушлашу авазлары.
Түшәк болыт сыкрап үтә
Яшьтә юып барысын,
Сагыш булып калмасын, дип,
Көзнең соңгы сарысы.
Якут тәлгәшле баланнар
Җемелдәп тора пешеп.
Кансу кызыл яфраклары
Сыена җиргә төшеп.
Шәрәләнә бар табигать,
Бушлык тоя күңелем...
Бар ямь, һәр җан яфракларга
Калыр төсле күмелеп.
Моңсуланып башын игән
Зәңгәр күлнең камышы.
Җанга тулып кала кебек
Көзнең бөтен сагышы.
Кышкы этюд
Тау артыннан калка кояш
Йокысыннан уянып.
Тын һавада ява сыкы
Агачларга буялып.
Тылсымчы кыш сихерләгән –
Әкият сыман урман.
Ак бәс булып чәчәкләнгән
Кичәге аксыл томан.
Алмагачлар ак күбектәй,
Балкыш булган һава, җир.
Хозурлыкка әсир калган
Тын алырга куркып җил.
Энҗе карга төшкән нурдан
Киңәйгән дөнья, урам.
Юллар ап-ак, уйлар ап-ак...
Күңелдә купты буран.
Буранлады якты хисләр –
Ак моң калды түгелеп.
Чиксезлекнең чиген тойды
Хыял кочкан күңелем.
Кара бары күзләргә
Күңел яры мөлдерәмә,
Моңнар тама эзләргә.
Күрим, дисәң, моң чишмәсен,
Кара бары күзләргә...
Яраларга сагыш тулган...
Авыр ялгыз түзәргә.
Сызып-сызып йөрәк елый –
Кара әнә күзләргә.
Араларга тынлык иңгән –
Мохтаҗ түгел сүзләргә.
Ишетәсең килсә җанны –
Кара бары күзләргә.
Сүнде сөю, сүрелде дип,
Кермә әле көзләргә...
Мәхәббәт ул – мәңгелек ут,
Кара бары... күзләргә.
Гомер көзләрем
Үтәм хәтер сукмагыннан,
Еллар салган эзләрдән,
Яз яктысын, җәй җылысын
Тоеп алтын көзләрдән.
Син дә, мин дә көз иленнән...
Моң тама җанга күктән:
Күңелгә пар аккошларның
Якты сагышы күчкән.
Киек казларның юлларын
Күзлимен күзләреңнән.
Тәңкә-тәңкә алтын яфрак –
Хәбәрдер көзләремнән!
Яна кызыл яфракларда
Язлардан калган ялкын...
Ут-ялкынны бергә кичкән,
Моң-сагышны парлап эчкән
Гомер көзләрем – алтын.
Арала...
Киселде... Канатым яралы...
Каурые җилләргә тарала.
Арала җилләрдән син мине,
Газаптан йөрәкне арала.
Серле нур саркыган караштан
Күңелнең томаны тарала.
Арала әрнүдән син мине,
Мәңгелек сагыштан арала.
Минем күк зарыгып ай тулган...
Йолдызлар юлыңа ява ла!..
Арала җанымны ярадан...
Йә шушы сөюдән дәвала!