Логотип Казан Утлары
Роман

Кошлар оя корган җирдә (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

-Көлмә кешедән...

- Көлеп әйтүем түгел, кеше сынлы кеше булса икән, йөри шунда үзбәк халкын хур итеп... – диде егет һәм өстәде:

-Минем дус егет эшли анда. Кичкә үк чыгар, борчылма...

-Андый киребеткән затлар һәр халыкта бар, – диде Җиһангөл үзбәкләрне яклый биреп.

-Хыялый гашыйклар диген... Гашыйк булган өчен аны гаепләргә дә ярамыйдыр инде анысы... Гөл чәнечкесез, мәхәббәт көнчелексез булмас ди минем әни. Болай дип тә әйтә: “Гыйшык – төтенсез ут, ачкычсыз йозак, дәвасыз авыру, савытсыз эчемлек, йөксез авырлык, туктау урыны билгесез сәфәр ул”, ди.

Кыз дәшмәде. Шулай да егетнең “борчылма” дигән сүзе Җиһангөлнең йөрәгенә уктай кадалды. Бәкергә җен ачуы чыкты. Шундый кадерле кичне бозмаса ни булыр иде инде, җә?!

 

***

 Сәгыйтькә торган саен күбрәк гашыйк булды кыз. Көннәрдән бер көнне егет күрше авылга Татарстаннан бер төркем артистларның концерт белән килүләре хәбәрен ишетеп кайтты.

-Мотоцикл белән барачакбыз, кадерлем, – дип алдан белгертеп тә куйды.

Җиһангөл, кыен хәлгә генә калдырмаса ярар иде, дип бераз куркыбрак торса да, киресенчә, бу сәфәр егеткә ихтирам хисләре генә уятты. Егет мотоциклны ике мөгезеннән эләктергәч тә, кызга йомшак кына эндәште:

  • Өчпочмаклы утыргыч астында ике ягында пружина бар, аннан тота күрмә, кулың кысылыр, сидение кырыеннан тот, – диде.

Ул көнне кояштан бөтен дөньяга яп-якты эссе нур тарала иде. Тик кызга эсселек кояштан түгел, күз карашларыннан агыла, егетнең сүзләреннән ургыла кебек тоелды. Аның бәхете ташыганы күренеп тора иде.

Кыз җиңел сулап куйды. “Билдән коч, әйдә”,  – дип әйтер инде дип коты очкан иде. Ничекләр утырып барасы инде моңа дип, ике бите ут янды, бигрәк тә кешеләрдән оялды. Менә ничек җиңел хәл ителде мәсьәлә.

     Күпме гомерләр үтсә дә, күпме сулар акса да  бу җылы май кичен оныта алмый ул. Оныгы еш кына егетләрнең мутлыгыннан зарлана. Хәер, ул үзе дә җебеп тора торганнардан түгел лә...  Ир-ат та тәрбияле иде шул без яшь чакта, дип уйлый Җиһангөл. Ни гайрәтле Бәкер дә тәрбиясез түгел иде...

     Җәйнең җиләс кичке һавасына ирек, иркен сулыш теләгәндәй, тәрәзәләрен киң ачып куйды Җиһангөл. Йокламаса йокламас икән бу бала! Нәни кызчыгын йоклата алмыйча интегеп бетте тәмам. Гомерендә исенә төшермәгән бишек җырлары хәтерендә яңарды. Әле берсен, әле икечесен көйләде.

           Әлли-бәлли итәр бу,

           Үсе буйга җитәр бу.

           Үсеп буйга җиткәчтен

            Галим булып китәр бу...

         “Ничекләр матур икән бит безнең халыкның көйләре! Гади генә дигәннәре дә әллә нинди бетмәс мәгънә сыйдырган”, – дип уйлады.

        “Җиһангөл җырлый!” – дип тынып калды Бәкер тәрәзә артында. “Ничек матур җырлый икән әй-лә! Әгәр дә минем хатыным булса, ул бәлки үзбәк җырларын өйрәнер иде. Әнә бит, абыйларымның хатыннары өйрәнделәр...”

       Сәгыйтьнең эштә икәнлеген белсә дә, тәрәзәгә чиртмәде, өйгә килеп кермәде Бәкер. Тыңлап торды торды да үз юлына юнәлде. Җиһангөлнең дә ялгыш кына тәрәзәдән тышка күзе төште. Күрде ул Бәкерне. Башын аска салып, салмак адымнар белән үз дөньясына таба китеп бара иде...

        Җиһангөл янә бишек янына килде. Җырны дәвам итте:

       Йокла, йокла, күз нурым,

       Йом күзеңне, матурым...  

 

                                 ***

 

Дәрескә килеп утырган балаларның су күрмәгән куллары, чебиләгән тәпиләре Җиһангөлне битараф калдырмады. Иртән мәктәпкә җыенганда сумкасына бер кисәк исле сабын тыкты. Балаларга дәрес башында ук:

-Дәресне яхшылап үзләштерсәгез, без бергәләп арык янына төшәрбез, – дип өметләндереп куйды. Күреп тора: балалар аның белән җир читенә дә барырга риза. Хәер, бөтенесе дә бала түгел инде, бер үк сыйныфта үзе белән бер яшьтәге укучылары да бар аның.

Арык буйларына әстерхан чикләвеге, сырганак, тут куак-агачлары хуҗа булып алган. Таулардан төшкән су юлын һәр йорт үзенә борып керткән. Кирәк чакта ул юлны ачып, су кирәкмәгәндә ябып куялар. Күп гаиләләр арык кырыйлап помидор утыртып чыккан. Су ничек кенә салкын тоелмасын,  соңгы помидоргача үз җирендә кызара икән. Хәер, көндез җылына инде ул җылынуын. Җимеш-яшелчәләр барчасы җыеп бетермәслек уңыш бирә икән монда.

          Җиһангөл кайчакта үзе дә чарасыз кала: предметларны, җисемнәрне тотып, рәсемен күрсәтеп тә аңлатып була. Ә менә таң ату, кояш баю кебек төшенчәләрне ничек төшендерергә? Кыенга туры килде аңа. Күпме сүзлек актарды. Китаплар укыды. Дөресрәге, үзбәкчәне дә, урыс теленә балалар белән бергә өйрәнде.

Укучылары дәресне йотылып тыңлады ул көнне. Аннан су янына киттеләр. Битләрен-кулларын гына түгел, иске галошларын да арык суында юа-юа рәхәт чиктеләр. Утракларын суга төшереп югалттылар.

– Апа, солиш төшеп китте, алып бирегезче,  – дип Җиһангөлдән ярдәм сорадылар.

–  Нәрсә соң ул? – дип елмаю катыш аптырап сорады укытучы. Кайсыларыдыр утракны кәлүш төбеннән суырып алып аның күз каршысына ук китереп куйдылар – менә ул, диделәр.

Җиһангөл табып кына түгел, утракларын юып та бирде. Кояш астындагы кайнар комда алар шытырдап кибеп тә китте. Арык суында сабын эреп беткәндәй булды, аның каравы икенче көнне укытучы каршына чип-чиста балалар тезелешеп утырды. Үзбәкләр чабатаның ни икәнен белмиләр, дәрескә яланаяк килүчеләре дә шактый иде баштарак. Җиһангөл аларга үзенең искергән галошларын бирә бара. Тегеләре өзелеп аяктан төшеп калганчы кияләр иде. Мамык кырларында тетелеп кенә бетә иде аяк киемнәре. Арыш капчыкларын билгә бәйләп, мамык җыя-җыя, шуны көне буе кыр буйлап өстерәп йөреп кара син! И шуклары да җитәрлек иде инде.  Мамык арасына сузылып ятып ”Мең дә бер кичә” дән әкиятләр сөйләшеп, мутланганнары да булды. Ачылмаган мамык капларын бер-берсенә бәрешеп уйный башласалар, Җиһангөл хәйләне шунда ук сизеп ала, теге хәйләкәрләрне өннәреннән тиз чыгара торган иде.

  • Синекеләр өч килограмм да җыймаган ласа! – дип Җиһангөлгә аптырап карады мәктәп директоры. – “Позор!” тактасына язарга боларны. Кара тактага! Күрәсезме, апаларыгыз ничек эшли. Йөзәр килограмм җыйганнар! Их сезне! Ишетәсеңме мине, Бәкер?

Бәкер өчен Җиһангөл дә кызарды ул чакта. Бәкер дә башын иеп Җиһангөл апасына карамаска тырышып басып торды. Яраткан укытучысын шушылай хур иттеме инде ул ил-көн алдында? Оят иде аңа, оят иде.

    Әлбәттә, балалар белә: урта сыйныфларны олылар эшли торган яхшы кырларга якын да китермиләр. Алар җыйган мамык өченче сортка китә. Барыбер дә бу сыек кырлардан дә тырышканда ким дигәндә утыз килолап җыеп булыр иде...  

 

  ***

Җиһангөлне торган саен балалар күбрәк яратты. Укытучының аларның өйләренә барасы килә, тик һаман кыюлыгы җитеп бетми, бераз гына эчке курку да тотып тора иде. Чөнки фатир хуҗасы: “ Монда бөтен ир-атлар да кесәләрендә пычак йөртә, зинһар, балам, ипләп кенә сөйләш”, дип кисәтеп кенә тора. Шуңа кыз мәктәпкә җиткәнче: “Ходаем, үзең сакла,” дип көненә әллә ничә кабатлый.

Шулай да мәктәп директорының хатыны аны тагын өйләренә алып кайтты. “Синең аркада мәктәп районда беренче урынга чыгып бара, без сине бик хөрмәт итәбез, – диде ул. Үзбәк җирендә мәдрәсәләрдә гыйлем туплаган татар зыялыларын – Курсави, Мәрҗани, Утыз Имәниләр хакында сөйләп алды Җиһангөл.

-Мин бу хакта беләм, – дип кушылды директор хатыны, – Үзем дә “Үзбәкстан географиясе”н татар кешесе Җиһанша Бәхтияров язган дәреслектән укытам... Татарларны хөрмәт итәбез без... Сине дә... 

 Җиһангөл инде чынлап та мәгълүматлы укытучы, белемгә омтылышы ягыннан башкалардан аерылып тора иде. Укытучылар әзерләү мәктәбен дә уңышлы тәмамлады. Читтән торып югары уку йортына керергә җыенган чагы менә. Шул хакта да сөйләшеп алдылар.  Аннан алар икәүләп бакчага чыгып бәрәңге казыдылар. Бармакбаш кадәрле генә бәрәңгеләрне хуҗабикә юып, кабыгын да әрчемичә ашка салып җибәрде. Җиһангөл сизде: бәрәңге болар өчен ят ризык ахрысы... Аның каравы, кызны алар тел йотарлык пылау белән сыйладылар. Үзбәкләрнең бөтен тормышы ишегалдында. Тышта аш пешерәләр, үзләренчә камышны балчык белән сылап, ашханә оештырып куйганнар. Тандыр-учаклары янып тора...

Хатын Җиһангөлне үзбәкчә “холвайтар”, безнеңчә әлбә ясарга өйрәтте. Онны атланмайда кыздырасы да, шикәрле су, чикләвек салып куертасы икән.   

Тагын Җиһангөлне аларның ике яшьләр тирәсендәге кызлары гаҗәпкә калдырды: ул һаман шытыр-шытыр сукмактагы кирпеч ватыкларын кимерде. “Ашказаны нишли инде бу баланың?” дип уйлады кыз һәм хуҗадан керосин сорап алды.  Аны бала тирәсендәге кирпеч ватыкларына сибеп чыкты. Бала карап торды-торды да бер юеш кирпечне алып авызына капмакчы булды. Теленә керосин тәме ягылды. Ул нәни авызларын бөрә-бөрә төкерде-төкерде дә ачы кычкырып елап җибәрде. Шуннан башкача сукмактагы кирпечләргә күз дә салып карамады. Хуҗа хатын аңа берәр атнадан соң монысы өчен дә рәхмәт әйтте. “Бакча тулы җимеш бит, өз дә аша гына, ә ул кирпеч кимерә, хәерсез”, дип уфтанып та алды. Аннан:

-Хәер, мин үзем дә бу балага авырлы чакта кухня почмагындагы штукатурканы кимереп бетерә язган идем, ә әнием мине күтәргәндә шырпы яндырып күкерт исе иснәп утырган. Шуңа микән, теләсә нинди исне тиз тоям мин,  балам да шулайрак, Ходайның хикмәте, – дип өстәде.   

– Җаны теләгән – җылан ите ашаган, – дип кушылды Җиһангөл.

– Җылан ите зыянсыздыр әле ул баксаң. Кытайлар ашый ди бит аны. Ә кирпеч ашаучыларны бер дә белмим мин...

Икәүләп көлешеп алдылар.

-Ул да хатын-кыз затыннан ич, – дип сүзне йомгаклады Җиһангөл.                           

                                   ***

        

  Җиһангөл, мәктәпкә барып җиткәнче, чибәрлегенә сокланып: “Сөбханалла”  – дип калучылар яныннан тыныч үтеп китә башлады. Үз матурлыгына үзе дә ышана. Артыннан гүя кояш ияреп бара, артыннан гүя таулар ияреп бара – аңа шулай тоела иде. Күңеле тулы җыр иде аның.   Күңеле исә чит-ят бу җирдә шушы җырны аңлаучы, үзен яклаучы эзли иде.

Гаилә дигән үз дәүләтеңне төзеп, тыныч кына яшәргә кирәктер, дигән фикергә килгән иде инде ул. Аннан, Сәгыйть ни дисәң дә үзебезнең кеше. Аерым йорт җиткерәм дип тора. Ихаталары да иркен. Тагын биш өй салсаң да сизелмәячәк.  Ә туган илгә кайтып нишләр соң? Китәселәр китеп беткән бит инде...  

Туйны   туган-тумача белән генә үткәрергә җыенсалар да үзбәкләрдә бу мөмкин хәл түгел икән. Йортка чатыр корырга туры килде. Көннәрдән-беркөнне алар өчен урамнар буйлап чапкыннар үтте:

-Тыңлагыз, тыңлагыз, ишетмәдем, димәгез. Сәгыйть белән Гөлҗиһан туйга җыя, килми калмагыз!

                 Туйны йортка зур чатыр корып, табынны җиләк-җимеш, яшелчә белән тутырып, зур казаннарда пылау пешереп бөтен шартын китереп уздырдылар. Табынга кеше саен кашык куйганны үзбәкләр, тҗиклар аңлап та бетермәде бугай. Арада:

  • Дөгене без барыбер бармак очларына элеп кабабыз, – диючеләр дә булды.
  • Кияү белән кәләшнең янәшә утыруына да бик гаҗәпләнеп карадылар. “Туйда килен чаршау артында бары тик елавын белергә тиеш”, диделәр. Ә монда Җиһангөл май кояшы сыман елмая да елмая...

Сәгыйтенең дә урыны – ир-атлар өстәлендә булса яхшырак имеш...  Татарча туйда башкачарак икәнен белмиләр шул.  

     Зур-зур табаклар белән кем армут, кем шәфталу, кем йөзем күтәреп килде. Һәр җимешнең йөзе алсу, җылы кояш нурын сеңдергән, шифалы дымнан татлы тәм алган иде. Җиһангөл шунда туган нигезендәге янгынны исенә төшерде. Онын-ярмасын шулай табаклап ташыды бит аларга авылдашлары... Мәрхәмәт, мәрхәмәт кешеләрне кеше итеп яшәтә җир өстендә.

                Кем үзбәк тә, кем татар икәнне белерлек тә түгел иде бугай. Өстәлләр сыгылырлык нигъмәтләр янына җимеш суларын мулдан тезделәр. Җиһангөлне иң гаҗәпләндергәне шул булды: исерткеч эчемлекләр хакында хәтта сүз дә кузгатып караучы да күренмәде. Аек тормыш аңа бәхет китерергә тиеш иде. Хәер, китермәдемени? Исән-сау балалар тудырды. Еш кына:”Бала сөю бәхете бирде бит миңа Илаһым. Күтәргәнмен. Имезгәнмен. Бакчага, аннан мәктәпкә илткәнмен. Шулай язган икән – монда нишлисе? Әти-әниле, пар канатлы булып үстеләр...” дип куана. Гөрнадирдай улына, гүзәлләрнең гүзәле  –  кызына карап туярлык түгел, инде оныклары буй җитеп килә. Алар да Сәгыйть белән Җиһангөлнең нәсел дәвамнары ласа.

 

***

                             Бәхтияр татар җиренә килгәнче, юл өстендәге китапханәгә керде. Укытучы апасыннан ишетеп Тукай дигән шагыйрьне исендә калдырган иде. Җиһангөл апасы сөйләвенчә, егерменче гасыр башынача үзбәк илендә бер генә типография дә булмаган. Беренче типографияләр Казаннан китерелгән. Аларда татар белгечләре эшләгән. Гомумән, китапларның күпчелеге Казаннан, зур юллар үтеп, монда үз укучысына ирешкән. Ул укытучының әлеге шагыйрьнең китапларын мәктәп китапханәсенә дә, бистә китапханәсенә дә бүләк итеп алып килгәнен хәтерли. Аннан, баштарак, башка телләрне камил белмәгәнгә, Җиһангөл укучылары белән  татар телендә сөйләште, шуңа балалар чит сүзләрне бик тиз отып алдылар, аның нечкәлекләренә тиз төшенделәр. Бала-чаганың хәтере яхшы, һәммәсе бик тиз исләрендә кала иде. Хәер, үзбәкчәгә дә укытучыны балалар өйрәтте. Ә урысчаны барысы бергәләп өйрәнделәр.

                           Бәхтиярга китапханәче дә китапларны тиз табып бирде. Бер генә бөек затларын да белмичә барып төшү ихтирам итмәү кебек тоелыр, дип аларны кат-кат күздән кичереп чыкты ул. Берсен күңеленә охшаганга язып та алды:            “Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи!

Бәхете барлар кырда җәйли, валлаһи!

Ак күмәч белән ашарлык саф һава;

Җир яшел, кошлар да сайрый валлаһи....

Китапханәче кыз: “Иртүк бер агай кергән. Татар кешесе булып чыкты. Минем Такташның “Алсу”ын яңадан  укыйсым килә, табып бирегез әле шуны, ди. Табалмадым инде..., дип куйды.

Бәхтияр бу шигырьне язып алганда ни сәбәпледер, беренче укытучысын – Җиһангөл апасын исенә төшерде. Башыннан, мөгаен, нәкъ шушы китапны Татарстаннан ул алып килеп тапшыргандыр, дигән уй йөгереп үтте. Китапханә фондын туплауда яшь укытучы шактый эш башкарды ласа. Тирә-як авыл-шәһәрләргә чыгып, үзе китаплар җыеп йөрде. Инде азмы-күпме фонд булды, инде укучылар кирәк иде. Ул китапханә оешты дип халык күбрәк йөргән җирләргә,  мәхәллә советы бинасы каршындагы белдерүләр тактасына афишалар ябыштырды. Бертапкыр бу эшне Бәхтиярга да кушты. Малай ябыштырганда интегеп бетте: бәрәңге җилеме йә бик тиз кибеп китә, йә берекми җанына тиде. Халык, бигрәк тә балалар, әкренләп китапханәгә юнәлде. Монда белемгә ишекләр ачык, күңелләр дә ачык иде... Әнә шул чакта танышты Бәхтияр кабат Тукай дигән шагыйрь белән.

Кеше күңеленә, кеше рухына хезмәт итә шул бу китапханә дигәне, дип уйлап алды Бәхтияр. Ә бит кешеләрнең рухи дөньясы, гореф-гадәтләре, әхлагы шушы китапларда.

Бәхтияр ул чактагы күңелле мизгелләрне күңелендә тергезә-тергезә, бүгенге халәтенә кайтты, үз-үзенә: “Димәк, язмыш бу!” дип катгый итеп әйтеп куйды.

-Димәк, язмыш бу! – дип кушылды Мәхәббәт сумаладай кара чәчләрен караңгы зәңгәр яулыгы астына этә-этә.

Алар күзенә иң башта ишелгән терлек фермалары, язгы ташу юып киткән күпер, күптән ябылган мәктәп, ишегенә йозак салынган, тәрәзәләре кыелып төшкән, әмма  элмә тактасы торып калган кибет чалынды.

         Күктә челтәрле ак болытлар йөзә, көньяк кояшыннан һич калышмаска тырышып, көләч кояш бәллүрдәй якты нур коя иде. Язның җәйгә авышкан чагы. Шуңа да һәр үләннең төсе җетеләнеп күренә, якты яшеллек җанга бертөрле тынычлык иңдерә иде.

        -Җиргә орлык төшеп, буразна сызылгач кына җиргә ямь керә. Җир сулыш ала. Җир сулый! Аның сулышы рәхәтлеген тою бөтен кешегә дә тәтеми, – диде Шамил күңел күтәренкелеге белән. – Сез дә авыл балалары бит. Сез моны тоярсыз...

        Бәхтияр шуңа пошынды: авылда нибары биш-алты тәрәзәдә ут яна. Ә  тормыш иткәндә ил картларының зирәк сүзе дә, ак әбиләрнең төпле киңәше дә кирәк. Элек өмәләр бар иде. Йорт салганда бүрәнәнең авыр башына гаярь егетләр барып ябышыр иде. Беткән авылның гомере! Беткән!

       -Беләсезме, нигә беткән бу авыл?  – дип сораулы карашын үзбәкләргә төбәде Шамил. – Бердәнбер мулланы теге кара елларда себергә куганнар моннан. Кулларын каерып богау салганнар һәм каршында Коръәнне утка ташлаганнар. Бу затларга рәхмәт укый алмас иде бит инде ул...

Өр-яңа мәчет салып куярга кирәк монда... Авыл халкын да бергә җыячак ул.

-Сез Азат белән үз авылыгызга төзегәнсез бит.

    -Төзүен төзедек тә... авылдан чыккан байлар аз түгел анысы, алар да булышты. Тик йөрергә кешесе әзрәк. Мәчет эченә карга тутырып булмый бит, туганкаем... Дөрес, бәйрәмнәргә кайта халык. Алай да ярый. Бәлки тора-бара үзгәрер.

-Азан әйтүче бармы соң? – дип сорады Бәхтияр.

-Юк иде. Сугыш ветераны яши аргы якта. Әйттем: “Абзый, авылда башка кеше юк, азан әйтергә өйрәнәсең”, дидем. “Кемнән өйрәним соң мин аны?” ди. Күрше авылда мәзин бар мәйтәм, ул барысына да төшендерер. Алып бардым. Бер кат та азан әйтми калганы юк. Дөрес, баштарак тавышы калтыранды. Сулышы да җитми кебек тоелды. Ләкин үзебезчә мәкамне тыңлап туярлык түгел…  Намазны да бик тиз өйрәнде.    

Мәхәббәт үз уена чумган иде.

-Рәнҗеш төшә шул, – дип тирән көрсенде ул. – Безгә килешер микән соң мондый туфрак?

-Нинди туфрак?

-Каһәрле туфрак? Карап торсаң, зур яу үткәндәй авыл өстеннән...

            -Бу авыл халкының яртысы себергә сөрелгән, яшәп калганнарының күпчелеге игенчеләр... тик сезнең монда  бер бөртек гаебегез дә юк. Аллаһ җәзаны һәркемгә гамәленә карап бирә, диләр, үзләренә әйләнеп төшкән әнә... Шул гына...

            Ир үз сүзләреннән үзе курыккандай як-ягына күз йөгертеп алды, аннан авыр сулады. Бер-берсенең күзләренә карамаска тырышып беркавым сүзсез тордылар. Шул мәлдә Шамил сүзне икенче юнәлешкә борып җибәрде:

           -Дөрес, уңдырышлылыгы ягыннан бездәге җирләрне сездәгеләр белән чагыштырып булмый инде, ләкин барыбер нәрсәдер үстерергә мөмкин тырышканда.

           -Бераз игътибар бирсәләр, әлбәттә үстерер идек, – дип куйды Мәхәббәт ниндидер бик тирәндәге өметен кузгатып. – Үзбәк дип карамасалар...

Шамил көлеп җибәрде.

         - Хәзер дөньялары буталып бетте инде... Уникече гасырда Мәскәүгә нигез салучы Долгорукий инглиз саналган, аңарда бераз грек, бераз кыпчак, бераз швед каны да бар диләр. Үзе дә кыпчак ханы һәм грек императоры кызларына өйләнгән... Ә барыбер дә иң ышанычлысы үз көчегез инде, комачауламасалар рәхмәт диярсез... – дип куйды аннары кинәт көлүеннән туктап. – Бездә халык гомер-гомергә үз көченә ышанган, көче җитми башлагач, ташлап качкан аннары. Чөнки иртәгәсе көнгә дә бик шикләнеп карый хәзер кеше. Гаепләп тә булмый: башы себер киткән бабаларын уйламаска тиешме ул? Тарих тәгәрмәче гел әйләнеп тора диләр бит.

        -Әйе шул, һәркем авыл тарихының бер кыйпылчыгы. Ул кыйпылчыклар таралган, юкка чыккан, күрәбез. Димәк, бездән өр-яңа тарих башланачак, – дип ышанычлы итеп әйтте Бәхтияр.

       -Бәлки... – дип ышаныр-ышанмас кына җөпләде Шамил. Аннан сүзен дәвам итте:

- Мин үзем дә аулаграк, ташландык бер авылны сайладым. Гөл итәм, менә күрерсез, дидем. Кунакка кайтып йөрүдән туктатам мин сезне, көннәрдән беркөнне бөтенегез авылга яшәргә кайтачак әле, дидем.

-Ышандылармы соң? – дип йомшак кына сорады Бәхтияр.

 ...

Кошлар сайравын ишетеп, өчесе дә тынып калдылар. Җилләр дә тынып калгандай булды.

      -Бәхтияр, күрәсеңме, өй каршындагы куак башына кошлар оя корган... – Мәхәббәт очкынлы карашларын агач-куакларга күчерде.

Бәхтияр белән Шамил дә башларын күтәреп биеклеккә төбәлде.

-Кошлар оя корган җир... – дип күтәренке тавыш белән әйтеп куйды Бәхтияр.  

-Димәк, без кошлар оя корган җирдә... – дип кушылды Шамил.    

  ***

        Табын янында Җиһангөлгә кушылып, Бәхтияр белән Мәхәббәт гел җир хакында сөйләштеләр. Өсләренә тау баскандай авырлыктан аларның уйлары да, сүзләре дә таркалып-таркалып китә, ниндидер курку күңелләрен яулар шикелле тоела. Моны Шамил дә сизде. Өйдәге һава торышын бераз җиңләйтү өченме, кайсыдыр газетта күзенә чалынган бер мәзәкне сөйләп, бераз кәефләрен күтәрергә булды.

-Ике ир-ат капка төбендә домино уйнап утыра ди. Шулвакыт хатыны йөгереп чыга да иренә кычкыра башлый.

-Күрегезче бу оятсызны! Сыерлар ач, ә ул домино суга!

Ире:

-Каян беләсең син аларның ач икәнлекләрен?  – дип сорый.

-Ишетмисеңмени, бөтен авылны урыныннан кубарырлык итеп кычкыралар бит.

-Син дә алардан кимен куймыйсың, ләкин бу бит әле син ач дигән сүз түгел...

 Җиһангөл улының җорлыгына кызыгып та куя. Менә бердәм көлешеп алдылар. Аннан янә моңсулык урнашты. Мәзәк кенә бу авыр халәттән бөтенләйгә тартып чыгара алмады. Алда җитдидән-җитди сынаулар тора иде. 

  Әйе, татар иленә килгәндә күңелләрендә курку бар иде. Әгәр дә, үзегез безнекеләрне куып җибәрдегез бит дисәләр... Әй, булды инде ул чакта хәлләр... Үзбәкләр, хәтта кыргызлар белән ике арага салынган күперне дә сүтеп ташлады. Туганнар аерылды: беришләре Кара елгасының бер ягында, икечеләре икенче ягында калды. Ярый, елга батып үлмәле түгел. Аның күз алдында онытыла язган картина пәйда булды: яшь кенә кыргыз егете үзбәк картын җилкәсенә утырткан да елганы кичеп бара... Телевизордан  күрсәттеләр ласа...  “Каян килә кешеләргә мондый тар күңеллелек? дип уйлаган иде Бәхтияр ул чакта. Инде ышанды: татарлар тар күңелле түгел икән. Үзгәреш монда да сизелә: урамнарны, киберләрне “Джойта”, “Косио”, “Антарес”, “Икеа” кебек аңлаешсыз исемнәр чуарлаган. Үзбәкләрдә болай түгел әле... Ташкентның үзендә дә чиста үзбәкчә урамнар җитәрлек. “Янги хаят” урамын берәү дә үзгәртми, “Яңа тормыш” булып кала бирә. “Әллә соң татарлар үз исемнәрен дә, үз телләрен дә яратып бетермиләрме?” дип уйлап куйган чаклары да булыштыра аның...

        Җиһангөлнең Шамилне тыңлаганда күз алдыннан ерак-ерактагы балачагы йөгереп үткәндәй булды. Бертапкыр әнисе белән йомырка сатарга баргач, алар караңгыга калдылар. Урман авызына якынлашканда нәрсәдер ялт-йолт килә, шомлы кара тамгалар игътибарны җәлеп итә иде.

-Нәрсә бу? –  дип аптырап сорады ул.

 -Бүреләргә охшаган, кызым, – диде әнисе. – Ярый әле шырпы тыккан идем  кесәмә...

Җиһангөлнең аяклары калтырый башлады. Әнисеннән бер адым да калышмаска тырышып, яныннан йөгереп барды.

-Курыкма, алар безгә тимәсләр...

            Әнисе шул мәлдә “Аятелкөрси”не укый-укый башыннан яулыгын тартып алды да бер почмагына ут төртте. Яулык дөрләп яна башлады. Шул мәлдә бик кызык хәл булды: бүреләр, бер-бер артлы тезелешеп, урман эченә кереп киттеләр. Бераздан еракта-еракта аларның улаган тавышлары гына ишетелде.

_Тагын каршыга чыксалар нишләрбез инде? – диде кыз еламсырап, калтырануыннан туктый алмыйча..    

-Чыкмаслар, кызым. Үзе яраткан бәндәләрне Аллаһы саклый ул. Юл буена бик уяу, шомлы төннең бөтен тибрәнешен тоеп кайтсалар да бүреләр күренмәде.

     Менә шушы балачак төне үзбәк җиреннән чыгып китәсе төне төшендә янә кабатланды. Җиһангөл үз-үзенә урын табалмады. Язмышына буйсынып, төп йортым да шушы булыр, дип ышанып яшәгән никадәрле гомере әрәмме? Кем бутый бу дөньяларны? Югыйсә, алтмышынчы елларда ук урыс теллеләргә каршы чыгышлар хакында сөйләштереп алгалыйлар иде. Үзбәкләрнең һич кенә дә урыслашасы килмәде. Совет чорының басымы басым ясаучыларның үз башына әйләнеп төште. Ул бары кире реакция бирде. Җиһангөл укыткан мәктәптә дә җыелышта йөз үзбәк, бер урыс телле кеше утыра икән, аны бары тик урысча гына үткәрергә кушалар иде. Хәер, Җиһангөлне алар урыс теллегә кертмәделәр дә. Үзләренеке итеп санадылар.

Ә бертапкыр ул районга табибка күренергә барды. Урысчалап исәнләшкән икән. Табиб аңа башын да калкытмады. Ә икенче бүлмәдә үзбәкчә сөйләшүен ошаттылар. Игътибар белән тыңладылар. Даруларын да язып кулына тоттырдылар. Нинди генә эш төшеп, кая гына барсаң да үзбәк телен белү кирәк иде шул.

       Туган якларына кайткан саен Җиһангөлнең юлы Казан аша үтте. Китап кибетләренә кагылган саен сумкасы китап белән тулды. Белемне эзләп табып алырга, аны бөтен тирәнлеге белән укучыларына җиткерергә тырышты. Шуңа авыр күтәрүдән дә, юлларның урау һәм озынлыгыннан да курыкмады. Авырлыксыз җиңеллек килмәс диләр, ул моңа ышана иде.

        Тел өйрәнүдә җиңеп чыкмаслык кыенлыкларга очрамады ул. Бергә яшәү, тел-лөгать алмашу ике халыкны да баетты гына түгелме? Алып килгән китапларын ул укучыларына тәрҗемә итеп укыды. Кызыксынып тыңладылар. Эш сөючән, кунакчыл, ипи-тозлы халык үзбәкләр. Татарлар кебек үк.

Инде менә Җиһангөл дә сәясәт корбаны. Каберләр тегендә-монда чәчелде. Туган җир дигән төшенчәнең дә инде әһәмияте югалды. Әхмәт энесенә: “Әнине монда китермәгез, үзегез карагыз,” дип әйтә алмады шул... Ахырдан, монда китереп адаштырган язмышына рәнҗеде. Бу туфракны каһәрләргә дип авызын ачканда тыелып калды, Аллаһыдан гафу сорады, яман уйларыннан тәүбә итте. Хәзер ул шушы сабырлыгы өчен сөенеп бетә алмый. Җир өстенә аңардан каһәр чәчелеп калмады, сабырлык сибелеп калды.

    _Башлап сабырлык чәчсәгез, җир ул барысын да кичерә, – диде тыныч кына. Бу – әнисенең сүзләре иде. Их, никадәрле алтын киңәшләрен, алтын мәгънә салынган сүзләрен колак яныннан гына үткәреп җибәргән ул аның... Ана сүзләре – яшәү күзләре булган икән лә... 

                                          ***

         Җиһангөлне телефонга чакырттылар. Биш минутлык сөйләшү дип язылган иде телеграммада. Коты алынды тәмам. Әллә соң, Ходаем, әни белән бер-бер хәл бармы,  дип курыкты. Телефонның теге башындагы тавыш йөрәгенә тынычлык өстәде.

– Әнине сиңа китерсәк ничек булыр икән, апа? Тәнемә җылы үтми ди. Ни әйтсәң дә көньяк кояшы башкачарак карый бит ул. Бер очтан шунда балаларга да күз-колак булыр. Үзең эштә ләбаса.

– Китерегез, энем, – диде Җиһангөл. – Әнине күпсенмәм, карармын. Булдыра алганча инде...

Әнисен сагынган иде Җиһангөл. Менә ул аның үз янында булачак. Еллар буена тупланган сагыну ачысы таралыр да китәр, Алла боерса. Анага булган бурычын оныткан кешедәй яшәп яту аңа болай да уңайсыз, шуңа каршылыклы хисләр эчендә калгалаган чаклары да юк түгел иде.

Сөйләшүдән соң берәр атналап вакыт үтте микән, Әхмәт энесе, әнисенең төенчекләрен күтәреп килеп тә төште. Әнисе белән энесе янында басып торган Алмазны күреп, Җиһангөл аптырап китте.

– Абау, Алмаз түгелме соң бу? Ничек киләсе иттең, улым? – Ул аны яратып кочып ук алды.

– Аны да сиңа китердем, – диде энесе. – Гөлфизә апа әнидән аерма, әни кайда булса, ул да шунда яшәсен, диде.

Җиһангөл бераз сүзсез торганнан соң:

-Шулай инде, гарип кошның оясы һәркайда, – дип күзен аска төшерде.

 Гомере буена да аңламады Гөлфизә апасы: баласы язмышына ана салганны, ана тәрбиясен беркем дә алыштыралмый җир йөзендә. Дәү әниләр, әби-апалар ничек кенә шәфкатьле, мәрхәмәтле булмасыннар, балага ана назын бер генә кеше дә бирә алмый. Ничек шулай балаңны үзеңә якын китермичә, бер читтән карап торырга буладыр?

Җиһангөл гаҗәпләнеп сорап куйды:

– Ничәнче сыйныфта соң әле син, Алмаз? Уку елы да төгәлләнмәгәндер ләбаса.

Егет өчен Әхмәт энесе җавап биреп өлгерде:

– Унынчыда. Менә белешмәләре. Монда берәр мәктәпкә урнаштырырсың инде, апа. Тагын берничә ай укыйсы калган дигәндәй... Имтиханнарны кайда бирсә дә барыбер ич... Аннары үзе карар. Дөньяда эш бетмәгән...

Ни дисен инде Җиһангөл? Апасы кеше көе белән яшәргә яратмый шул. Үзенчә яши бирә. Димәк, аңа хәзерге вакытта шулай җайлы. Улының китеп торуы кирәк.

Аның күз алдында җәяүле буран йөгергән юллар, зәмһәрир кыш, артсыз чана, кара юртак бия терелгәндәй булды. Үткәннәрдән бер мизгел өскәрәк калкып чыкты.

Алмазга ничә айлап булды икән ул чакта? Күп булса, өч-дүрт айлыктыр. Ерак әбиләренә – күрше авылга барырга җыендылар алар. Нарасыйны зур юрганга төрделәр. Алмазны кочып утырган апасы янына Җиһангөл сыенды.

Ат көзгедәй чиста юлдан юыртып китте. Чана артыннан кар бөртекләрен ияртеп җил йөгерде. Әллә көне шундый идеме: кай якка барсаң да җил каршы. Кыз уңга, аннан сулга борылып карады: кай якка борылса да җил сулыш юлын томалады, күзләрен ачыттырды, бит очларын чеметте.

Шулай карангалап бара торгач, апасы кочагындагы нәни төргәккә күзе төште. Ни күрсен – апасы юрганны җилгә каршы ук борып, баланың йөзен тутырып ачып куйган... бала да озак чыдый алмады: башын як-якка боргалап чырыйлап елап җибәрде. Җиһангөл бермәлгә өнсез калды. Аннан исенә килеп:

– Әнигә әйтәм мин сине, кайткач, яп, Алмазның битен! – дип сулкылдады. – Үтерәсең бит, апа...

Яшь әни бер сүз дә дәшмәде.

Җиһангөл белә: апасы бу мәлдә җаны тартмаган ирдән аерылган хатын, Алмаз исә беркемгә кирәксез ятим иде.

Шуннан соң Алмаз чынлап та бик каты чирләде. Кыз хәлне әнисенә сөйләп бирде. Әлбәттә, апасына яхшы ук эләкте.

-Һәр бала үз ризыгы белән туа, син шуны да белмисеңмени? Бездән оялмасаң да Раббыдан куркыр идең, башыңда миең булса, – дип орышты.

 Гөлфизә апасы тәрәзә каршысына басып мышык-мышык яшь сыкты. Бу яшьләр энҗеләрдәй коелса да, Җиһангөл аларга, нигәдер, бер дә ышанмады. “Нишләп күралмый икән соң ул үз баласын?” дип уйлады, тик уен кычкырып әйтмәде.

-Ирен яратмасын да ди… Бала бит – бәгырь җимеше, аны яратмаска мөмкинме? – дип әрнү катыш сызланды Әсмабикә.

Әсмабикә сабыйның тәнен бурсык мае белән уды. Мәтрүшкәле, бөрлегәнле чәй эчерде. Аннан иске-москы чүпрәкләргә төреп, җылы мич башына менгереп салды. Ни хикмәт: бала иртәнгә кадәрле йоклады. Әллә җылы тансыклаган, әллә тән кызуының кинәт сүрелеп китүе изрәткән, ул уянырга уйлап та карамады. Җиһангөл дә бала тирәсеннән китмәде. Төнлә уянып, җылы битләреннән тотып-тотып карады да кире урынына барып ятты. Әтисе белән әнисе, иртән биләүсәне ачып җибәрсәләр, баланың бөтен тәне ясмык-ясмык кабарып чыккан иде.

– Үтердем баланы! – дип ачыргаланып кычкырды Әсмабикә. Әтисе, ничәнче көнен иртә таңнан, пимасын киеп, озын туныннан тышта йөренеп торды. Күңеле нидер сизенә иде күрәсең. Аннан кызының башсызлыгын да, каты күңелле булуын да белә лә ул. Корбангали тиз-тиз киенеп авылның ат духтырына йөгерде. Тегесе шунда ук иярә килде. Ибрайның: “Кеше белән терлек чире арасында әлләни аерма юк” дип сөйләнә сөйләнә ишектән кергәнен ишетүгә кыз мич артына ук посты. Арттан гына башын сузып караганда, әле Ибрай бүреге белән бергә салынган күләпүшен тиз-тиз башына каплап маташа иде. Кунактан янә бер чир эләктерә кайтканнар икән: духтыр куйган диагноз “корчаңгы” дип атала иде. Анысын да тиз дәваладылар. Малай чынлап та яшәү арбасына чытыртап ябышкан иде...

Хәер моның сәбәбен дә белә кебек Җиһангөл: Вафа җизнәсе апасын урлап качкан кичтә аннан да ныграк кайгырган кеше Мостафа гына булгандыр. Ул шул мизгелдә әтисе янына килеп җитте:

–Корбангали агай, әтием бул, зинһар биреп тор айгырыңны, Гөлфизәне куып тотып алып кайтыйм. Рөхсәт ит, зинһар! Синең ризалыктан башка, үзбаш эшли алмыйм мин моны. Әйт: ”Ярар”диген...

Күкрәгенә Гөлфизәнең фоторәсемен кыса-кыса күз яше белән елады Мостафа. “Унҗидесе дә тулмаган бит әле аның”, дип тәкрарлады.

Корбангали бик озак кына сүзсез торганнан соң:

–Язмыштан узмыш юк инде, Мостафа. Димәк, сиңа язмаган... Карчыга авызыннан төшеп калган кош кебек булыр ул аннары... Әйдә, сабыр итик, –диде дә сүзне өзеп куйды.

Корбангали ул елны атлар карый иде. Айгырларның ниндие генә юк иде аңарда. Шул айгырлар белән Җиһангөл, апасы килен булып төшкән авылга кунакка йөри башлады. Кунакка димәсәң, хәтере калыр, дөресрәге, Гөлфирә апасы аны күбрәк үзенә булышырга чакыра иде. Әбекәе белән бардылар бертапкыр. Менә анда савыт-сабаны юып та карады соң Җиһангөл. Чөнки йортта әни кеше авыру гына да түгел, гарип, ул мендәргә сөяп утыртып куйсалар гына бераз утырып тора ала,  киленгә кайнананы, тагын биш каенешен, кайнатасын, ирен тәрбия итү белән бергә йорттагы терлек-таруны да карарга, колхоз эшенә дә йөрергә кирәк. Килеп төшкәч тә апасы аны имән бармагы белән генә чакырып сандык артын күрсәтте.”Мин килгәндә дә шунда яталар иде болар, ничә кат алып юдым инде”, диде. Кырыклап камырга каткан кашыкны җыеп алгач, изрәтә-изрәтә тәкате корыды кызның. Стена тулы кандала, таракан кыймылдый.

–Салам алып керегез дә тазга салып яндырыгыз. Төтенгә озак чыдамый алар. Аннары ачып җилләтербез, – диде әбекәе аптыраулы кыяфәттә.

– Анасыз йорт менә шундый була, кызым. Хатын-кызга Аллаһ саулык бирсен! И йөрәгем әрнеде, балакаем, апаң өчен. Бәхете булмады микәнни инде шулай итеп? Кодагый өчен дә борчылдым. Күпме еллар авыру бит.

Җиһангөлнең чынлап та мондый йортны беренче күрүе иде. Кыз аңлады: өйнең дә, илнең дә тоткасы хатын-кыз икән... Апасы бу йөкне тартырмы соң? Мәхәббәттән көч алганда җиңеп тә булыр иде бәлки. Тик җизнәсе бит аны сөйгән егетеннән аерып, урлап качты... Инде хәзер эчеп йөри... Бертапкыр килеп керде: аягында көчкә басып тора. Урамда буран. Зур капканы ачып, әтисе атны тугарып абзарга кертеп япты.

-Ходай бу зәхмәттән тикмәгә генә тыймаган, кешелек дөньясы шуны аңламый яшәвен дәвам итә, – дип үртәлде үзе. – Аракы сүзне озайта, гомерне кыскарта торган нәрсә ул...

 Колхоз эшенә чыгалмыйча ике көн ятты кияве. Аннан гел сәбәп уйлап таба башлады: йә бармагын кыскан, йә аягын авырттырган. Табиблары да ышана бит...

Шулай да алардан өй ялт итеп калды, бүлмәгә тәмле кысыр аш исе таралды. Йомырка белән ярма салып кына пешерсәләр дә ашап туйгысыз тоелды. Апасының күңеле тулды хәтта.

Акчарлакка тиң иде шул апасы. Басып түгел, йөзеп кенә йөрер иде бит. Шул акчарлакка тиң ап-ак алъяпкычына була урлагандыр әле аны җизнәсе. Әнисе еш кына апасы эшкә киткәндә, Гөлфизә ни киеп китте, кызым, дип сорап куяр иде.

–Теге син теккән ап-ак киндер алъяпкычын, әни, – ди Җиһангөл. – Үзе чиккәнен... 

–Аһ, чәчрәп киткере! Бар барып алыштырып кайт. Кеше күзе харап итәр үзен. Кирәксә-кирәкмәсә кем шулай йөри диген.

Ә бертапкыр икесенә дә әтиләре пардан ак яулыклар алып кайтты. Әбекәйләре шуларны бәйләтеп аларны Биләр тавына алып барды. Ватаннарын саклап шәһит киткән унике кызның фаҗигале язмышы хакында сөйләде. Кызлар күмелгән ул тау әле дә мәгърур, түбәсен күкләргә терәп тора бирә. “Кызлар тавы” дип атала икән. Башларына тиярдәй булып агылган болытлар аның әле дә күз алдыннан китми. Ул тау битләрен нарат чәере исе баскан иде. Шунда бик киң елга күрделәр алар. Өстендә акчарлаклар оча.     

 -Теләк тели-тели барыгыз, бу безнең өчен бик изге җирләр, – диде карчык. Шунда алар икесе дә Аллаһыдан акчарлакларга ризык сорадылар бугай. Ниндидер таш билгеләр бар иде аннан. Аның тирәсендә дә акчарлаклар оча иде. Шунда алар яулыкларын салып култык астына яшерделәр, акчарлаклар алып китә күрмәсен, янәсе...

Гөлфизә апасы да акчарлакка тиң иде дә соң, менә кайда килеп эләккән бит... Җитмәсә, җизнәсе аларга кагылганда гел кызмача була. Монысы бабасына аеруча ошамый. Кояшка каршы йортның капка төбендә ап-ак күлмәк киеп утырган, үз вакытында бу дөньяның бик күп сугыш-яулары аша үткән картны борын асты кипмәс борын ачы суга ябышкан киявенең бу гадәте тирәннән калкынып борчый. Җитмәсә, араларында мәхәббәт тә юк, дип уйлыйдыр... Ә тормыш сынауларын мәхәббәтсез ничек җиңмәк кирәк?  

Әйе, җиңә алмадылар шул ул сынауларны. Юллары аерылды. Алмазны сабый чагыннан ятим иттеләр.

Җиһангөл апасының Алмазны ни өчен шулай яратмавын да чамалый кебек, бала суеп каплаган әтисе чөнки... Сөймәгән, күңеле тартмаган җан иясен күргәндәй буладыр ул... Үзен көчек баласы урынына куеп урлавын кичерә алмыйдыр.      

Инде шул бала егет булып җитешкән. Инде янә беркемгә дә кирәге юкмы?  Җиһангөлгә Алмаз энекәше бик кызганыч булып тоелды. Әлбәттә сыйдырыр ул аны. Бер казанга салган аштан өлеш чыкмасмы? Бер башлаган икмәк җитмәсме? Җитәр. Үз балалары әзрәк тешләп кабар... Шушы нарасыйны елый-елый ачы буранлы зәмһәрир кыштан йолып алды түгелме?! Мәктәпләр монда да бар, ул аны иртәгә үк мәктәпкә урнаштырыр. Әйдә, берәр эшкә ярар әле шунда, көрәк бетмәсә, тизәк бетмәс, диләрме? Урамда трай тибеп йөрмәстән, спорт түгәрәгенә дә яздырыр.

 Ул үзбәкләрдә баланың бик кадерле зат булуына кат-кат инанды. Ләкин өлкәннәрне бала үзе дә яшьли хөрмәт итәргә өйрәнә. Балалар әти-әнигә “сез” дип зурлап дәшәләр. “Әнием, сезнең хәлегез ничек?” ягъни мәсәлән. Ата-ана балага да шулай дәшә түгелме? Ул бу хакта бер укытучыдан сорап та карады. Тегесе:

–Бала да туу белән шәхес ич. Син дип дәшү бездә нарасыйларны түбәнсетү санала, – дип җавап бирде.

-Кит аннан, бездә чит кешегә генә шулай эндәшәләр, – дип куйды Җиһангөл. – Монда да үзебезчә хаклык бар: димәк, иң кадерле, иң якын зат ул бала.

Болай гына да түгел, әти кеше хатынына һәрчак бер баласының исемен кушып дәшә икән. “Кабилнең әнисе,  син ни дигән идең әле баягынак?” ягъни мәсәлән. Икенче юлы ул башка баласының исемен атый шулай. Әнисе дә: “Ашым пеште, Кабилнең әтисе, әйдә, алып кер балаларны,” – ди. Баштарак мондый сөйләшүләр Җиһангөлгә чит-ят тоелган иде дә, хәзер күнекте инде. Хуплый да кебек. Чөнки бала әти-әнисе авызыннан үз исемен ишеткәч тә сагаеп кала. Аларда җаваплылык хисе тәрбияләнә имеш. Аннан әти-әнисенең үзен ничек яратуын, алар өчен бик кирәк булуын да тоеп тора ди. Барыбер дә бу гадәтләр үзбәкләрнең үзләренә күбрәк бата кебек, Җиһангөлнең исә балаларын бары тик үзебезчә генә тәрбиялисе килә.

Барыбер дә еш кына:

–Менә ни өчен картлар йортлары да, балалар йортлары да юк икән боларда, – дип уйлый. Хөрмәтне хөрмәт кенә тәрбияли ала шул. Хәер аларның шәһәрендә бер балалар йорты бар диләр, тик бер генә үзбәк баласы да тәрбияләнми, аны Рәсәйдән күчеп килүчеләр тутыра икән. Үзбәкләрдә тәртип башкача, бала яшьтән ятим калса, ягъни әти-әнисе үлеп китсә, аны туганнары тәрбиягә ала. Туганнары булмаса, күршесе ала. Аларда:”Балалы йорт – базар, баласыз йорт – мазар” дип кенә җибәрәләр. “Мазар”ы зират дигән сүз була инде.    

 Менә Алмаз да ятим бала, Җиһангөл дә исән-сау туганының баласын күпсенмәде ич. Анасы аңардан котылу җаен гына карый, дөресрәге, үзен күбрәк ярата. Ә үзен яраткан затка ялгызлык кулайрак. Эшләве дә яшәве дә үз хаҗәте өчен.

Җиһангөл үзен әле әнисе урынына, әле Алмаз урынына куеп карый: аларның һәр икесенең дә хәле җиңел түгеллекне аңлый. Туган җирдән, якыннарыннан аерылудан туган сагыш мөлдерәп тулган күңелләрен чайпалдырмаска тырыша.

 Алмазның әтисе дә вафат инде хәзер.

Сәгыйте дә гаиләдә берьюлы ике тамак артуга бер дә каршы килмәде.

–Әйдә, сыярбыз әле, савабы безгә булыр, – дип кенә куйды. Савап өчен монда бөтен эшне эшләргә әзер шул кешеләр. Менә шундый киң күңеллелекне күрү мәхәббәтне дә арттыра шикелле. Әллә хөрмәтне генә микән? Хәер, ничек булса да гаиләне ныгыта торган гамәл инде. Гомер бит ул комга сеңгән су кебек, кай таба таралып киткәнен дә сизмисең. Моны өлкәннәр авызыннан гел ишетеп торалар алар. Үзең өчен дә кеше өчен дә файдасыз гомер – үтә аянычлысы. Җир өстендә нибер яхшылыгың калмаса, кешеләр ни дияр?

Аннан, Җиһангөл белә инде: дөньядагы һәрнәрсә Аллаһы Тәгаләдән. Нинди авырлык килсә дә – бу Аның сынавы. Нәрсәгәдер ирешәсең икән, аңа Үзе бер сәбәп китереп чыгара. Кеше исә, үзем ирештем, дип уйлый. Менә бу һөнәрне сайлармын дип уйлаган идеме ул? Аллаһ кушуы буенча, шул өлкәгә кереп киткән икән – димәк, бу инде гомерлек. Яисә монда килергә җыендымы кайчан да булса? Ә бит юллар гүя үзе китерде. Хатынның уйларын бүлеп урам яктан тавыш ишетелде:

-Җиһангөл апа, сезне мәхәлләдә көтәләр.

Ул дертләп китте. Ни булды икән?.. Әллә Алмаз берәр этлек эшләргә өлгердеме? “Йа Аллам! Ярдәмеңнән ташлама!” дия-дия мәхәллә советы урнашкан бинага йөгерде.

-Энекәшең безне санга сукмый, исәнләшми узып китә, нинди оятсызлык! – дип аһ-ваһ килде аксакаллар аны күрүгә.

-Сез безне гафу итегез, зинһар, бездә гадәт шундый бит: белмәгән кеше белән исәнләшмиләр...

Үзегездә үзегезчә яшәрсез, тик бездә безнеңчә булсын, дигән мәгънәне төшендереп кайтардылар Җиһангөлгә. Артыннан берсе:

-Ризыкларыбызны яратасыз, үзебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә өнәмисез, – дип кычкырып калды.  

         Бу сүзләрдә хаклык та юк түгел иде. Мәктәптә җирле халыкка урыс теллеләрнең карашын күреп тора ла ул. Җиһангөл килгән елларда алар азчылык иде әле. Аннан, елдан-ел ишәя бардылар. Хәер, ул үзе дә болай ярамаганны бик яхшы белә, энекәшенә төшендерергә генә башына килмәгән иде. Хәер, алдагы көннәрдә генә Степаннарга сеңелләренең кызы килгән. Хуҗаны да чакыртканнар ди. Шортыдан урамда йөргән теге кыз бала. Степанга:

          - Бу кызыңа әйт инде, урамда трусыдан урамда йөрмәсен, безнең рөхсәтебез юк, – дигәннәр имеш...

“Гаеп үзебездә... нишлисең... Чынлап та, алар бит нинди милләттән булуына карамастан, өлкәннәрне аеруча ихтирам итәләр,” дип фикер йөртте Җиһангөл.  

Алмаз... Үз баласы булса Җиһангөл үзе аны каеш белән ярыр иде дә... Ул сабый да үз холкы белән яратылган шул. Кызыксынучан. Нечкә күңелле. Авыр сүзне бер дә күтәрми, кызлар кебек күз яшен тәгәрәтергә генә тора. Монысын Җиһангөл ятимлектән дип уйлый. Әтисе юк инде, әнисе дә канат астына алырга җыенмый. Ярый, әбисе үзеннән калдырмый, әби тәрбиясе бик мәрхәмәтле тәрбия ул. Карчыкның үзенең дә оныгын җәлләүдән күзеннән һич яше кипми әнә.

Малайның да торган саен әбисенә ышанычы арта бара, аның  карты ясаган агач караватта азга гына борылып яткан арада да сыңар кулын артка сузып үз тәненнән аермавын, тигез, кайнар сулышын тоеп тынычланганда да ятимлеген исенә төшереп өзгәләнүен бала сиземе белән сиземли, ятимлек бәхетсезлеген җиңелрәк кичерергә ярдәм итә иде. 

Карты үлгәч тә оныгын ач-ялангач итмәде. Яз җитсә, какы, кыргый суган, юа, балтырган җыйды, җәй җитсә, Алмазны ияртеп, урманга җиләккә менеп китте.  Урманда атлаган саен вак ботакларның  шартлап сынганы ишетелә. Малай шушы тавышны яратты. Күбрәк ботак-чатаклы җиргә юлыкса, тыпыр-тыпыр сикеренә башлар иде. Җиләклеккә, аланга чыкканчы арып-талып бетәләр иде. Юл уңаенда яшен камчылаган чакка да юлыктылар. Элек “витамин” дигән сүзне белгән кеше юк иде, карчык та балага файда булсын, буй тартсын, дип сөйләште.

Күрше карчыклары: “Әнисенә озат”, дисәләр дә “Юк инде, таудан таш артамы?” дип кенә куйды.

Кибетләрдә кабым ризык юк иде шул ул елларда. Хәзер генә ул әнә, сыгылып торган киштәле кибет каршында кешеләр ачтан үлә. Сәләтләрен эшкә җигәр мөмкинлек таба алмыймы алар? Әллә аракы аркасында хәерчелеккә чыгып, бәхетсезлеккә дучар булалармы? Җиһангөл бу хакта еш уйлана. Үзләре кайтып урнашкан шәһәр яны бистәсендә дә кыйшайган йортлар аз түгел... Каргалган йортка кара кура үсәр, ди иде әтисе. Шул кадәрле җирләргә кемнәрнең каргышы яуды икән соң? Мондыйлары рәттән тезелеп тормаса да, Җиһангөлнең эчен пошыра иде.

Әнә Шамиле никадәрле эш урыны булдырды бит халыкка. Ат суялар, казылык ясыйлар. Шәһәр халкы сыпырып алып бетерә. Авызда эри, диләр. Хәрам юкны сизә халык. Бәхтияр да кызыга. Бераз хәлләнгәч, мин дә казылык цехы ачармын, дип сөйләшештерә.  Тик менә кәефне кыручылар табылып кына тора...

***

Елкылдап торган чит ил машинасын күреп имәнеп китте Бәхтияр. Вәкарь белән генә кабинадан чыгып, ачкыч бәйләмен бармагында әйләндерә-әйләндерә өенә табан атлаган берәүне тәрәзәдән күреп үзе каршы чыкты.

Тегесе исәнләшеп тә тормастан:

-Безнең авылда чит кешеләр юк иде әлегәчә. Сез монда кайдан килеп чыктыгыз? – дип төртмәле сорау ташлады.

-Үзбәкстан якларыннан... Сезнең халык та бездә әз түгел.

-Барыбыз да бертуганнардай идек без монда. Бер-беребезне беләбез. Кунакка йөрешәбез дигәндәй... Бәйрәмнәребез бар иде. Гает, Сабантуй... Каз өмәләре...

-Иде... Хәзер кеше юк бит инде. Киткәнсез. Ә мин бер тәрәзәдә булса да утны саклыйм.

Ир йомшарды. Бик озакка сүзсез калды. Аннан:

- Саклагыз. Сүндерә күрмәгез сез аны, – диде дә юл читендәге машинасына табан атлады.

Бәхтияр да машинасына утырып Җиһангөл апасына юнәлде.        

  ***

-Бәйрәмнәребез бар иде диме? Чынлап та бар иде бит алар. Авыл барында бәйрәмнәр дә яши. Сездә дә шулай ич ул, Бәхтияр, – дип җөпләп куйды Җиһангөл.

Бәхтияр белән сөйләшү Җиһангөлнең хәтерен янә үзбәк иленә тоташтырды.

Сәгыйте белән Нәүрүз бәйрәменә бардылар икәүләп. Бу – Яңа ел башлану дигән сүз. Алар килгәндә халык умарта күчедәй гөжләп тора иде. Йөзләр шат, күңелләр күтәренке, кешеләрнең һәммәсендә бәйрәм рухы иде. Урамда казан асып халисә пешерделәр.

–Халисә дигәне ни аңлата икән соң? – дип сорап куйды Җиһангөл иреннән.

–Саф дигән сүз ул, ягъни саф күңелдән әзерләнгән ризык.

Бистә байлары казан янына куй итен китерә торды. Хатын-кызлар аны вак-вак кисәкләргә бүлгәләде. Аннары зур казанга салып төне буе кайнаттылар. Әкерен генә, леп-леп кенә кайнап утырды ул. Иртәнге якта гына туралган кишер, суган, вакланган бодай салып җибәрделәр. Урам тулы хуш ис, бөтен кешедә бәйрәм рухы иде. Иртәнге намазга азан тавышы яңгырады. Намаздан туры ук кешеләр халисә казаны янына җыелды. Ашка килми калу боларда тәкәбберлек билгесе санала икән. Дин буенча бу гамәл гафу ителми. Олылар өстәл артында бәйрәмчә сөйләшеп утырган арада бала-чага савыт тотып йөгереп килә-китә торды. Халисәне салдырып алуга, алар, җил тизлеге белән күздән югала бардылар. Мәхәллә хуҗаларының шулай бөтен эшне тиз оештыруына таң калды Җиһангөл. Хәтта, үз туйларын уздырганда да мәхәллә  ярдәм итте ләбаса. Мәхәлләдән вәкилләр беркөнне:

-Пәдәр ашына Сәгыйть әкәгә чакыру китердем! Белми калмагыз, ишетмәдек димәгез! –  дип урам буйлап хәбәр таратып йөрделәр.

 Бөтен мәхәллә ир-аты, кыз чыгасы йортка ашка килә икән монда. Бу –инсафлы кызны абруйлы итеп озатуны белдерү билгесе. Хуҗа, ягъни әти кеше, яки берәр ир туганы пылау әзерли. Йортка зур өстәлләр сузганнар. Төчегә пешкән ризыкны бик яраталар икән табыннарга ни генә куелмаган . Өстәлдәге печенье-прәннекләрнең һәммәсен төче камырдан пешергәннәр. Җимеш суы белән чәй – шулай ук табын күрке икән. Бу – “Пәдәр ашы” (Ата ашы) дип атала. Иренең бик атлыгып тормаганын чамалаган Җиһангөл аңа:

     –Чакырган җиргә барырга кирәк. Читтән килгән башы белән безне хөрмәт итми, дип мине гаепләрләр тагын, – дип мәҗбүриләп кузгатты ирен. Аһ, никләр кузгатты ул аны! Шунда Бәкер дә буласын белсәме?! Тегесе дә явызларча кыланды: Җиһангөлгә карашы туп-туры төшәрлек итеп каршы яктагы эскәмиягә җайлашты.

Җиһангөлдән бигрәк Сәгыйть нишләргә белмәде:

 -Сиңа карап утырыр өчен килгән ул, – дип, көнләшеп, җилтерәтеп хатынын алып кайтып та китте. Югыйсә, үзбәкләр бит татарларны беркайчан да аермыйлар. Үзләре кайда – Җиһангөллләр дә шунда. Башка татарлар да. “Нинди мул табыннан алып чыгып китте бит, җүнсез. Санламаган кебек”, дип пошынды Җиһангөлнең танышлары.

Сугыш чорындагы ачлык, әлеге табында, өстәл күтәргесез муллыкта үзәкләрен өзеп исенә төште Җиһангөлнең. Черек бәрәңге эзләп, туфрак актарып йөргән чаклары бар иде бит...

 Шулай бертапкыр бәрәңге җыйганда кызлар аңа:

-Һай өлгерсең лә... Бу чибәрлекләрең белән кемнәрне куандырырсың икән? – дип, бик сокланып карадылар. Күз тидеме, кайтып җиткәнче ботына чуан чыкты.

–Әни, бер йомырка пешереп бир әле, өстенә куйыйк, бик сызлый бит, –дип үтенде кыз шунда.

–Ничек бирим, балакаем, дәүләткә түлисе бар бит, – диде әнисе.

Аһ, ул ачлык! Җелекләренә төште лә ул ачлык! Ярый әнисе тырыш булды: бәрәңгенең яшь сабакларын кисеп аш пешерер иде, бахыр. Үлән коткарды җәйләрен.

–Сугыш беткәчтен, балакайларым, һәрберегезгә бер йомырка, бер ипи пешереп бирермен, – дия иде әниләре. Болай буласына  гомердә  ышанмас иде Җиһангөл. Килде бит ул көннәр! Сугыш һәм ачлык кешеләрне бер валчык икмәкне дә исраф итмәскә өйрәтте.

Еллар үтә торды. Һәр үткән ел яңа сулыш, яңа рух, яңа куанычлар алып килде. Балалары мәктәптә укыган елларда туган ягына кайткач та исе китте Җиһангөлнең: тышкы ягыннан ук чәере агып торган юан бүрәнәләрдән таза-нык йортлар калкып чыккан, халык икенче өй кебек үк ап-ак келәтләр җиткереп куйган. Келәт тулы ризык. Онның тарттырганының да, тарттырмаганының да өскәкләре аерым. Әтисе көйләп калдырган туку станогы әле дә намуслы хезмәттә. Идәннәрдә үзләре тукыган паласлар... И шатланды да соң ул чакта туган җирендәге муллыкка...  Җир өстендәге барча байлык Аллаһы нигъмәте булса да, кешеләр моңа лаек икәнлекләрен тир түгеп, эш белән исбат итәргә тиеш шул...

 Әнә, монда да табын тулы йомырка. Йомырка гынамы соң? Тик муллык арткан саен кешеләрдә җан тынычлыгы кими бара никтер. Ни дип көнләшергә инде? Һаман: ”Яратмыйсың син мине, сизеп торам,” – диюен белә. Тагын ничек була инде ул ярату? Ярый Гомәр хакында хәбәрдар түгел. Гомәрме? Хәер, ул яшьлек офыгындагы якты рәшә генә. Ерак-еракларга төбәлгәндә, җан нидер эзләгәндә генә хәтер яктысында уйнаклап ала. 

***

Яратмаган кеше белән бер түбә астында яшәп буламы? Юк, мөмкин түгелдер бу хәл. Яратадыр Җиһангөл Сәгыйтен. Хатын-кызның күңеле алкын, баш өстендәге кояшка караганда, ерактагы рәшәләрне яхшырак күрүчән мәллә соң? Шуларга күбрәк ышанучанмы әллә? Юк, юк, кая барса да өен сагынды, мәктәптән тизрәк өенә ашыкты ул.

-Ярый әле сине очраттым, югыйсә мәңге буйдак булып калачак идем, – дигән иде бит аңа Сәгыйте.

-Ник? Үзбәк илендә кызлар беткәнме әллә? – дип сорады Җиһангөл.

-Кызлар күп лә ул, тик берсе дә минем язмышым түгел сыман... Мин сине гомерем буена саклармын, – диде дә егет кызны беренче тапкыр кочып алды.

-Кит, кеше күрсә, оят... – дип читкә тартылды кыз. Һай, ничекләр оялган иде ул чакта! Искән җилләрдән, томырылып карап торган айдан, салмак шыбырдашкан куаклардан оялган иде...

Ярату иде бу, чын мәхәббәт иде... Менә кайларга килеп тапты ул чын мәхәббәтен...

-Тормышта иң мөһиме шул: үзеңне яраткан ярны сайлап алырга кирәк, кызым, – диде аңа әнисе. – Хатын-кыз ияләшә торган зат ул. Мин әтиеңне кияүгә чыкканчы бер генә күрдем. Иңне иңгә куеп нинди бәхетле тормыш юлы кичтек...

-Ә Гөлфирә апа? Ул ияләшә алмады бит... – дип әнисенә текәлде Җиһангөл.

-Аның холкы башкарак, кызым...Ордым-бәрдем генә яшәп булмый алай. Дөньяда тору өчен дөньяның үзеннән дә сабак алу кирәк. Аннары, бәхет кошы кунганда беленми, очып киткәндә беленә диләрме? Аерылып кына бәхеткә тиенә алганы юк бит әле аның да.     

  Бу сөйләшүне Җиһангөл әнисенең киңәшедәй кабул итте. “Ә бит әни мең хаклы”, дип уйлап куйды ул яңа йортка керәсе түшәк-ястыкны какканда. 

  Ир-егетне, өйләнгәч, йорт төзеп башка чыгару үзбәктә генә түгел. Туган ягында да шулай итәләр иде. Бу инде йортка баш булу, ягъни үзеңә-үзең хуҗа булып яшәү дигән сүз. Җиһангөлгә нәзберек гөл кебек кенә яшәргә язса, бәлки аның мәхәббәте дә башкачарак күренер иде. Ә монда йорт саласы. Бу яклардагы балчыкның үзлелегенә хәйраннар калырлык. Ком-ташлы өске катламыннан арындыргач, аста бер дигән чимал ята. Җиһангөлләр үз мәйданнарындагы җирне файдаланырга уйлаштылар. Кирпеч суга торгач, нигез астында тирән подвал барлыкка килде. Ә кирпече... Аны вату һич мөмкин түгел, сөяк тә сөяк, кирпечләр дә сөяк иде.

Тагын шунысы да бар: мондый өйләрдә җәен эсселек бер дә сизелми, кышын алар җылыны да яхшы тота икән. Табигать бу тирәләрдә аеруча үзенчәлекле: челләдә урамга баш тыкмалы түгел – эссе, ә төннәрен Памир тауларыннан салкын төшә иде. Ел әйләнәсенә тау башларында ап-ак кар ята, кичләрен кофта-яулыксыз тышка чыгам димә. Соры таулар тезмәсе бик күп байлыкны яшереп саклый: иксез-чиксез алтын казылмалары турында да сөйләп кенә торалар. Хәер, монысы Җиһангөлне һич тә кызыксындырмый иде.

Кайнаналарының бусагасыннан беренче кат атлап кергәндә аңа башын шактый ияргә туры килгән иде.

-Бигрәк җайсыз, башсыз калырга да мөмкинсең монда, – дигән иде ул бу галәмәтнең мәгънәсенә төшенмичә генә. Баксаң: һәрнәрсәнең хикмәте бар. Үзбәкләрнең бөтенесендә шулай икән. Башны ию – Илаһка да, өйгә дә, илгә дә,  йорттагыларга да хөрмәт билгесе, дип аңлаттылар аңа.  

 Өйләренең эче дә акшарланган: бәрелеп китсәң дә буяла, хәер монда һәрберсендә шундый хәл иде. Ә Җиһангөл бер тапкыр авылдан Ташкент шәһәре аша килде. Шунда кәгазь обойлар сатып яталар иде. Гади генә соры кәгазьгә бизәкләп караңгырак төстәге ромбиклар төшерелгән иде. Һич уйлап тормады: күтәрде дә кайтты. Ябыштыргач өй гөлт итте. Бөтен урам обойланган өйне карарга җыелды. Бусага аша кем үтсә дә аларга хәерле гомер теләделәр. Кайнанасы улы белән килененең эшчәнлегенә куанып бетә алмады. Йорт төзелеп беткәнче ашарга да үзе пешерде, балаларны да үз канаты астына алды, чөнки улы белән килене икесе дә хөкүмәт эшендә эшли,  үзләренә вакытлары бик аз кала иде...  

Ә бит җиңеп чыктылар! Түбәне өмә белән яптылар аннары. Без дә кеше рәтенә кердек бит дип куаныштылар. Өй эченә шкафларны бизәкләр уя-уя Сәгыйть үзе ясады. Әнисе Җиһангөл алдында:

- Атасына охшаган ул, кулыннан гөл тама, – дип үсендереп торды. 

Кышлак берничә ел эчендә зур бистәгә әверелде. Шәһәрдән дә ерак түгел, шунлыктан яңа йортлар һаман ишәя барды. Илленче-алтмышынчы елларда бу якларга  паспортсызлар агылды гына. Күпчелек халык төзелештә, шәһәрдә кондукторлар, поездларда контролер, вагон вожатыйлары булып эшли башлады. Бистәдән шәһәргә автобуслар сәгать саен йөреп торды, шуңа калага күченеп яшәү ихтыяҗы калмады да шикелле. Җитмәсә, 1966 елдагы җир тетрәүдән соң Ташкентны яңадан төзергә кирәк булды. Халык тагын монда агылды.

Бистәдә дә һәр яңа гаилә үзенә оя корды: балчыктан йорт җиткезде.

Бернинди заман җил-давыллары да вата алмаслык йорт Җиһангөл белән Сәгыйтьнең мәхәббәтенә һәйкәл булып үзбәк җирендә торып калды...

 

***

Җиһангөл Бәхтияр белән Мәхәббәтне вакытлыча пропискага кертте. Аннан Рәсәйдә вакытлыча яшәү өчен рөхсәт юлладылар. Авылда йорт сатып алдылар. Һәм Шамил ярдәме белән ике гектар җирнең вакытлыча хуҗалары булып куйдылар. Янәшәдәге елгага мотор батырып су суыртырга әтмәлләделәр. Кыяр-помидор, кабак-ташкабак, суган, кишер, кәбестә утырттылар.

Һәр үсенте бу мәрхәмәтле җиргә хуҗа кайтканны тойгандай, нәкъ әкияттәгечә, ай үсәсен көн үсте. Бу хәл тирә-күрше авлларга барып ишетелде. Кызыл борынлы, комач чырайлы әзмәвердәй ир затлары аларга эш сорап килә башлады. Тик Бәхтиярны шунысы борчыды: алар бүген бер чәкүшкәлек акча эшләсәләр, иртәгә бөтенләйгә югалалар иде. Ләкин бит эш көтми, уңыш җыюның үз вакыты бар. Моңа икәүдән-икәү генә өлгереп бетешле түгел иде.  Ике-өч атна үткәч, тагын пәйда булганнары да юк түгел.

Мәхәббәт аларны кызгана, иренә акчалата бирмәскә куша, хуш исле пылау белән тамакларын туйдырып җибәрмәкче була. Тик тегеләрнең ризыкта бер генә гамьнәре дә юк, һаман акча таләп итәләр иде. Хәер үзбәкләргә дә яхшы ук керде ул зәхмәт. Наркотиклар дигәне тагын. Аларның да исерекбашлары илдән чыгып китмидер. Читкә юл сабучылар алар, гадәттә, эшчән һәм тәртипле була...

  -Бәхтиярың бәләкәйдән тәртипле иде, – дип хатынның күңел кылларына кагылып ала Җиһангөл.

-Әлһәмдүлилләһ,  – дип кенә куя хатын.

“Әлһәмдүлиллаһ” дип яшәгән кешедә өмет барлыгын белә ул. Аллаһ биргән нигъмәтләргә риза булу – ул инде үзе үк тулы бәхет дигән сүз. Мәхәббәтне көн-айларның тиз узуы хәйранга калдыра.

-Монда җәйләр кыскамы соң, әллә гомер шулай тиз үтәме? – дип сорый.

-Бу хакта уйларга әле син яшьсең, илледән соң оча ул гомер, иллегә кадәр бераз йөреп тора әле, – дип җаваплый Җиһангөл.

“Ә без өлгерербезме?” дип үз-үзенә сорау куя хатын.

“Без дә шулай өлгерербезме, дип яшәдек, менә ничек килеп чыкты бит. Йорт салырга тырыштык. Балалар үстердек. Укучылар тәрбияләдем. Димәк, өлгергәнмен...” дип эчтән генә фикер йөртә. Югалтулары күбрәкме, табышларымы, монысын ул хәзер генә әйтә дә алмас кебек. Юк, юк, табышларыдыр... Иң зур табышы аның – туган җиренә әйләнеп кайтуыдыр бәлки...

Шамиле дә әнә Бәхтиярга:

-Үз эшеңне булдыру – үзеңчә яшәү инде ул. “Үземчә яши алмадым, дип үкенергә калмасын, – дип әйтеп алды.

-Үзең теләгәнчә яшәү авыр шулай да. Райондагылар бер дә “әйе”, “ярар” дигән сүзләрне белми, ничә барсаң да: “Карарбыз...” дип кенә калалар. “Ничә морҗадан төтен чыга? Авылның хәле ничек?” дип бер кеше дә сорамый, – диде Бәхтияр бик пошынулы кыяфәттә. – Аннан, монда табигате дә бит... Җәй бер дә юк. Үзбәкстанда туфрак ничек уңдырышлы: җиргә таяк төртсәң дә күкрәп үсеп китә. Ун төп помидор утыртсаң, күршегә өләшеп тә бетерә торган түгел.

         -Авырлыксыз җиңеллек килми шул... Рәхәтнең хакы кыйммәт монда... – дип елмайды Шамил. – Тавык та тырнап туена, нишлисең...

Хәер, Бәхтияр белә: уйламаганда-көтмәгәндә аларга бәхет елмайды. Җиһангөл апасы белән очрашты. Ә бит якташлары сөйләвеннән белә: подвалларда кунып йөргән, тамак ялына көне-төне вагоннар-вагон йөк бушаткан чаклары да аз булмаган...

          Ә монда... авырлыклары хәл ителгән җирдә ничек эшләп булмасын икән? 

          “Ләкин кеше яши бит, һәркайсы нидер үстерергә тырыша, эшләгән кешенең эше дә, ашы да була”, дип эчтән генә уйлады Җиһангөл дә. Аның улын да, киявен дә җирдән аерасы килмәде. Шамиленә: “Кияү балакайны үзеңнән калдырма”, – дип бер генә әйтте. Азат кияве дә тыңлады. Икесе дә уңдылар әнә. Помидор-кыяр теплицалары гына да ни тора!  Майда халыкка помидор-кыяр сата башлыйлар ласа!   Дөрес, Шамиленең хатыны Сылу да, ике уллары да, булышчы. Эшнең тиз җаена төштеләр. “Күз курка, кул эшли”, дип кенә җибәрәләр хәзер.

    Назлы белән Әлфинә дә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.

    Элек помидор дигәннәре кызармый да иде әле. Аны киез итек эченә тутырып мич башына куялар, бушатып караган саен берәр саргылт йөзлесе күренсә, шул бик җиткән инде. Шатлыкның иге-чиге булмый. Ул үзбәк җиренә килгәч кенә помидорның күпьеллык үсемлек икәнлеген белде. Кайнанасы бер яхшырак сортлы төпне гөл савытына утыртып, киләсе яз өчен саклый торган иде. Язын үсентенең ботакларын сындыргалап суга утырта да эше бетте кодагый. Орлык чәчеп, чыкканын көтеп азапланасы да юк. Тамыр җибәргәч туфракка гына тертәсе кала...     

   

Ә беркөнне кунакка килгәч, Мәхәббәтнең бүлмәгә бикләнеп үксеп-үксеп елаганын ишетте Җиһангөл. Йөрәге шомланып куйды. Бөтенесе дә җайланып беткәч кенә нинди корт чаккан инде бу баланы дип аптырады. Хатынның үксегәне аерымачык ишетелә, җаны тулы әрнү икәнлеген ишек артында торып та тоярлык иде.

-Йә, ни булды? Кем кыерсытты?  – дип ишекне шакыды ул.

-Сагынды-ы-ы-м...  – дип сузды Мәхәббәт. – Өйгә кайтасым килә. Үзбәкстанга. Балаларым, әти-әнием янына. Бәхтияр да сагына. Бер сәбәпсез ач бүре кебек йөри башлый, шуннан сизәм.

Ишекне ачты да елавыннан туктап, Җиһангөлнең күзләренә карап сорау бирде:

-Ә сез сагына идегезме, апа, бездә яшәгәндә?

Җиһангөл куырылып куйды, йөрәге үз урынына кайткандай булды. Сагынудан икән лә бу күз яшьләре. Үтәр... Күнегер дә...

-Кеше туган җирен сагынырга тиеш, Мәхәббәт. Шушы сагыну хисе сиңа монда яшәү көче өстиячәк, күрерсең....

Бу хәлләрнең авырлыгын үзе кичерсә дә ул инде хәзер аларга җиңелчәрәк карый шикелле. Кеше кайгысы еракта, үзеңнеке йөрәктә шул. Ул чакта аның сагынуларын кем генә аңлады икән? Туган якка кайтасы айларында аңа канатлар үскәндәй тоела иде. Уйлары канатлана, күңеле канатлана, хисләре канатлана... Китсә дә, кайтса да җанында гел бер күренеш пәйда була: юл читендә кершәндәй ап-ак яулык чите белән битен каплап, сагыш тулы күзләрен олы юлга текәп әнисе басып тора. Айлар тора... Еллар тора...

Ул карашны Җиһангөл кайчак ап-ак буран эченнән, кайчак сап-сары яфракларны аралый-аралый, кайчак каштан чәчәкләрен коеп искән язгы җилдән, кайчак җәйге кояш нурында иркәләнеп очкан тузганаклар арасыннан тотып ала. Җиһангөл аларда акланмаган өметләрен, җирсү сагышының тирәнлеген, гомернең алдаучан мизгелләрен күргәндәй була. Әнисенең дә заманында тулган ай күк тоелган йөзен елдан-ел тирәнрәк ермачлаган җыерчыклары азына баргандай тоела. Аны моңсулык... чиксез моңсулык били....

 Туган якларны урап килгән атналарда күңел чит җирнең җылысын тоймый башлый сыман. Җитмәсә, әнисе дә кайлардандыр табыштырып кызының юл биштәренә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова җырлары язылган пластинкаларны тыгып җибәрә.

 Менә ул бу юлысы да мәктәптәге зур радионың шушы җырларны әйләндереп тыңлау өчен көйләнгән өске өлешенә Җиһангөл күз алмасы кебек саклап кына, җайлап кына кагылды. Елый-елый күзләре кызарып бетте. Бөтенесен ташлап, бөтен дөньясын калдырып өр-яңадан яши башларга да әзер иде ул мәлләрдә. Тик туган ягында башлансын иде яңа тормышы...

Җиһангөлнең күз алдыннан коры сөякле саксауллар, әстерхан чикләвеге куаклары, биек-биек гөләпләр  шуышып узды. Бар табигать ят иде аңа ул чакта. Бөтен кеше чит иде. Аннары  әкеренләп һәммәсе “үз”гә әйләнделәр.

-Сез сагына идегезме, Җиһангөл апа?

-Сагына идем, Мәхәббәт, сагыну-сагыш беркемгә дә сары май түгел. Еш кайта торган җир дә түгел бит. Шуңа гел балачагымны, авылда үткән елларымны уйлап яшәргә тырыштым. Күңелле уйлар теләсә нинди авырлыктан коткара. Син дә шулай ит... – дип киңәш бирде ул. – Узганның көле тузган дисәләр дә монда да мин кыен килсә, Үзбәкстандагы бәхетле чакларымны искә төшерәм. Тик бер үкенечем дә юк, улым – җирнең хуҗасы. Мин шуны теләгән идем. Кызым –  татар теле укытучысы. Монысы минем иң зур хыялым иде. Бәхтиярларга дәрес биргәндә урысча сөйләсәм, урысча телем көрмәкләнә, үзбәкчәгә күчсәм үзбәкчә үк килеп чыкмый. И-и, кызыга идем үзбәк балаларына үзбәк теле укыткан Зөлфиягә. Ходай Тәгалә минем уй-хыялларымны язып барган икән бит... Мин теләгәнчә булды барысы да. Нәкъ минем язмышны кабатлады кызым. Телне яхшы белмим бит, урыс мәктәбендә укыдым, дип карышып та караган. “Татар кешесенең рус мәктәбендә башлангычларга татар теле укытырлык та гыйлеме булмагач, ни әйтерсең...” – дип директор оятлы иткән үзен. Аннан өстәгән: “Бер дә борчылмагыз, курсларга укырга җибәрербез без сезне,”  – дигән. Менә шулай Гөлиям үз юлымнан китте. Укытучы һөнәренең кыены күп булса да, уңай яклары да аз түгел. Ике айлап җәйге ялы гына да ни тора! Мин әле дә үзбәк җирендәге балаларга белем биргән елларымны бик сагынып яшим.

- Безнең кышлакта да бик сагынып сөйлиләр сезне, апа. Бу җиргә килен булып төшкән кеше генә булсам да Сезнең хакта мин дә бик күп яхшы сүзләр ишеттем, – дип Мәхәббәт янә яшьле күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды. 

-Туктале, Мәхәббәт, алай бик сагынгач, илеңә кайтып килсәң ни булыр икән соң? Йортыңны үзем алып калырмын.

Мәхәббәтнең шушы тәкъдимне ишетәсе килгән иде, ул Җиһангөлне кочып ук алды. Йортта кеше каласы булгач, Бәхтияры да тиз ризалашты.

-Алма кебек хатыныңны ялгызын юлга чыгарып җибәрергә курыкмыйсыңмы? – дип кылларын да тартып карады.

-И-и, көнләшә белми лә ул, апа, – дип кет-кет көлде Мәхәббәт.    

***

-Минем синдәй чибәрне киноларда да күргәнем юк, кадерлем, – дип сокланып карап торган Сәгыйте туйдан соң ничекләр кинәт кенә үзгәрде соң? Көнчелек дигән яман чир аны эчтән ашый, хатын исә моны күреп торганга үртәлә иде. Көнләшмәслекме соң? Аның урамнан үткәнен тәрәзәдән карап калучылар әз мәллә? Күзсез кеше генә моны күрмәс. Бу хәлләр ирнең аңын томалый, күзләренең төсен тоныкландыра, сүзләренең тәмен ала иде. Болай гына да түгел, Сәгыйте аның үзен яратуына, йөрәк хисләренең бер дулкында тибрәнешен тоймаганга үртәлә. Җиһангөл дә моны битараф кына күзәтә алмый. Аның күңелендә, кайчандыр күршеләренә кунакка кайткач, чит җирләргә ымсындырып, чакырып китергән Шакирәгә карата рәнҗеш утлары кабына, җанын көйдерә иде.

-Тәүбә, тәүбә, кичер, Илаһым, аның ни гаебе бар? Мин үзем килдем ласа, –  ди ул гаебен танырга теләгәндәй. Әйе, үзе дә гаепле шул. Көнләшү чиреннән газапланган ирен ярсыткан чаклары да булгалады. Тәрбияли имеш. Чирне тәрбияләп булмаганны, бары тик дәваларга гына мөмкин икәнлеген ул яшьлек белән аңлап та җиткерә алмагандыр. Урам як бакча янында үсеп утырган алмагачны төбе-тамыры белән актарып атасы килә аның хәзер дә. Ә ул үсә дә үсә. Яз саен бөреләнә, яфрак яра, чәчәк ата, җимеш бирә. Ә мәхәббәтләре җимеш бирмәдеме?  Кешечә яшисе генә инде.

Ул чакта соңга калып кайтырга күнеккән ирен ник котырындырганын үзе дә аңламады Җиһангөл. Шул мәлдә яшьлек чаялыгы калкып чыктымы, Сәгыйтен акылга утыртырга теләдеме, әллә сабырлыгы сындымы табигатенә хас булмаган адым ясады. Ир, матур күлмәген киеп, иннекнең җетесен сөртеп, хушбуйның затлысын сибеп, хатынының  караңгы төндә кайда чыгып киткәнен белергә теләп бәргәләнде. Югыйсә, ерак китмәде: алмагач артына гына посты. Ә Сәгыйть кулындагы балтасын болгый-болгый әле уңга, әле сулга йөренде дә, туп-турыга китеп барды. Алмагач ягына күз дә ташламады хәтта. Хатын шул минутта ук өйгә керде, ике бала да изрәп татлы йокыга талган иде.

Икенче көнне иртүк кайнанасы килеп керде. Алар биек таш коймалар белән уратып алынган бер ихатада өч-дүрт буын бергә яшиләр. Җимеш агачлары астында дастарханнары да уртак. Яшел чәй, лагман, манты, сумса – барысының да яраткан ризыгы. Сер яшерәм димә, һәммәсен сизеп-белеп торалар.

  Ана айнып бетмәгән улын көчкә уятып, гаиләсенең тынычлыгын алып газапта яшәтүенә  рәнҗүен әйтте.

-Җир өстенә сыймасаң, сыярлык итә ул Аллаһ. Һәркемгә тигез итеп ике метрны шуңа бүлеп куйган әнә. Шунда бөтенесе дә сыясын белеп, гыйбрәт алсыннар өчен... – дип сүкте. – Йә, әйт, нигә эшкә бармадың? Жалу белән миңа килгәннәр эшеңнән.

-Мине беренче июнь көнне 15 сәгатьтә эштән азат итүегезне сорыйм дип гариза язып кайткан. 3-4 ай акча алмаганга эче поша. Теге дөньяда да директор итсәләр, җир астын бетерәчәк ул, дип хуҗаларын сүгә, – дип куйды хатын йомшак кына.

Ир ыңгырашты. Башларын тотты. Әнисенә күтәрелеп карамыйча гына:

- Әйе шул, җир астына ничек сыярлар икән дип кайгырам. Үлеп торасы да юк аларга... Ә мин... әни... шундый реакция бирә торган химик элемент инде, үзең беләсең... Эшләп яраса, ат ярар иде. Һаман кыйнап торалар бичараны шуның өчен. Чыбыркысын да ничәдән үреп эшлиләр бит аның... Очына кыллар куя-куя... Ә хуҗалар үзләре идарә итә торган илгә тамчы да ышанмыйлар. Безнең җитәкче каядыр чит илгә үк чыгып качкан әнә, – дип сөйләнде.

-Үз гаебен үзе таныган кешедән дә бәхетлерәк зат юк ул. Ә хуҗаларыгыз танымый... Монысы куркыныч. Тик юкка борчыласың, улым, замана узып китә торган нәрсә. Җил кебек. Тагын бер кат әйтәм: юкка гына бөтен кешегә дә ике метр билгеләп куелмаган. Күпме телисез, күпме кирәк, шуның кадәр алыгыз, димәгән бит... Бер аңларлар алар да. Күрерсең: бөтенесе дә үзгәрер. Акчаны да вакытында бирә башларлар.

Сәгыйть әнисенең гыйбрәтле сүзләреннән айнып киткәндәй булды. Аптыраулы карашын идәнгә төбәп:

-Акча гына түгел шул, әни. Күз карасыдай саклап тоткан станогымны башка бер яшь малайга бирделәр. Ике көндә башына җитте, имансыз нәрсә... Хуҗадан бит монысы да... – Ир әрнүен сиздереп иңрәде.

   -Шуны бел, улым: кешене ашаткан хуҗалар була, аларның үзенә дә җитә, кешегә дә җитә. Ашатмаганнарының кешегә дә юк, үзенә дә җитми.

-Алар китап укымаган мыни, әни. Рух кая? Кадалмыйлар да...

-Властьта рух булса, алар бу хәлгә төшми, балам. Тарихтан да гыйбрәт алмыйлар ичмасам. Македонскиймы әле бөтен дөньяны яулаучы? Үлгәндә ике буш учын күрсәтеп күмәргә кушкан, бичара. Бөтен дөньяны яулагач та буш китәсе шул җир өстеннән... Хуҗалар барысы да шулай: бөтенесенең дә Македонский буласы килә, ә гыйбрәт ала белмиләр... Тынычлан әйдә. Йотасы булса, диңгезне акула йотар иде. Авызы нинди зур! Тик йотар көч бирелмәгән. Юкка борчылма син, балам. Барысы да үз урынына утырыр бер. Дөньялыкта яхшы кебек тоелса да, бакыйлык өчен кешеләрнең кылган гөнаһлары да, мал-мөлкәтләре дә, дәүләте дә зыянга гына. Кеше хакы бигрәк тә куркыныч... Шуңа ачуланма син аларны. Сәясәт үзгәрде ләбаса, хәзер яман затлар күп итеп урласын өчен, яхшыларга бик күп эшләргә кирәк диләр... Аннары бел: беркайчан да кешегә яманлык теләмә. Яманлык теләсәң үзеңә дә яманлык кайтачак. Без күрмәгән юллары бар аның. Шунысын да онытма: яхшылык яхшылык белән килә, акча белән түгел. Ә гаиләне, тигез мәхәббәтне сакларга кирәк аны...

Сәгыйтьнең җанында әллә чарасызлыктан, әллә эшкә бәйле уйларыннан арынырга теләүдән, үзе дә аңламастан, көнчелек шаукымы кузгалды:

-Тигез мәхәббәт юк безнең арада, әни. Киленең яратмый мине. Яратмыйча яшәде ул, сизеп торам, – дип  авызын сыңар кулы белән ышыклап пышылдады.    

- Ни сөйлисең, син, улым? Җиһангөлгә тагын нинди гаеп тагарга җыенасың? Өйдә тәртип булса, мәхәббәт килә ул. Тәртипсез йортта нинди мәхәббәт калсын? Рәнҗетмә, киленемне. Ул бит кеше баласы, синең моңа хакың юк. Ызба күрке – хатын булса, йорт күрке – ир, акылыңа кил, улым, балаларыгыз хакына, – дип чыгып китәргә җыенганда юлыннан кире борылды ана.

Җиһангөл аптырап китте. Әллә соң Бәкер белән сөйләшеп торганын җиткерүче булганмы? Отыры көнләшүенең сәбәбе шушымы? Ә бит Бәкер көтмәгәндә очрады. Җиһангөлнең мәктәптән кайтып килеше иде. Сумкасы тулы тикшерәсе дәфтәрләр. Контроль эш яздырган иде балаларга. Авыр иде сумкасы, шуңа ул бер якка авыша төшеп атлагандай тоелды үз-үзенә.

-Ник Сәгыйтең алып кайтышмый боларны, бичәкәй? – ярым мыскыллы тонда сорау бирде ул.

-Ул эштә бит әле, – диде хатын үзенә эндәшкән ир-атка күтәрелеп карамыйча да.

-Димәк, бәхетле яшим дисең инде...

Җиһангөл дертләп куйды. Узгынчы шундый сорау бирәме? Ул чит кешегә борылып карады... һәм бөтен тәнен салкын алды. Аңа мөлдерәп нәфрәт тулы ике кара күз төбәлгән иде. “Бәкер... Янә мине эзләп  килдеңме, Бәкер?” Тагын дошманлыкмы күңелеңдә? Дошманны куй дип уйлама, бүре дип уйла, диләрме? Чып-чын бүредер син, әй...

-Бәхетле... Биргәненә шөкер итә белү кирәк. Улыбыз, кызыбыз үсеп килә.

-Анысы, минекеләр алтау. Әмма оныта алмыйм мин сине татар кызы. Һаман теге аклы күлмәгеңне киеп төшемә керәсең дә бөтен дөньямны чуалтасың... Сез, татар кызлары, бик талантлы затлар бит. Күпме халыкларның мәдәниятен, әдәбиятын бар иткәнсез диләр. Татар кызлары бөтен халыкларга да күренекле әдипләр, рәссамнар тудырып биргән ди безнең мәгариф идарәсе башлыгы. Канчура агайны хәтерлисеңдер әле син... Бәлки бездән дә әллә кемнәр туар иде...

-Әллә ниләр сөйләмәгез инде, Бәкер... Кеше булсыннар... Минем яшәү максатым шушы. Үзбәк балаларын да, үз балаларымны да бердәй яратып, шулай тәрбияләдем.

Юллары аерылгач та Җиһангөл озак уйланып барды. Егетнең үзе янында ничек бәхете ташыганын күргән кеше бит ул. Инде мәхәббәтнең нәфрәткә әверелгәнен дә күрергә насыйп булды менә...

***

Җиһангөл әллә нишләп Гөлфизә апасын исенә төшерде. Мәхәббәтсез яшәү кешенең күңелен катыра. Таш белән бер итә икән лә. Кайдадыр Себер якларында, җиде ят арасында берүзе яшәп ята әнә. Бу хәлгә кем чыдый алыр иде. Әнисе дә: “Куылмыйча Себер китте, бала,” дип аның өчен хәсрәтләнә. Йөрәккә бәхетсез баланың әрнүе дә күбрәк, ди.  Яратып кына яшәргә ярый җир өстендә. Яратып кына... Мәхәббәт юклыктан никадәрле язмышлар ватыла. Сөю җитмәү миһербансызлыкка юл ача. Монысы балалар җанына кагыла... Аңа Алмазның моңсу карашы чагылып киткәндәй тоелды, аның нарасый тавышын ишеткәндәй булды.

Гөлфизә апасы каяндыр табыштырып улына бер кап төсле карандашлар һәм дәфтәр җибәргән иде. Шуларны алдына туздырып салгач, малай, апасына бик җитди сорау бирде:

-Апа әйт әле, дөнья нинди төстә?

-Төрле төстә, – дип җаваплады Җиһангөл. – Кояш менә мондый, сары.

-Ә чеби?

-Чеби дә сары. Тавык ап-ак. Күк зәңгәр. Җир- кара...

Малай карандашларга карап бераз уйланып торгач үзе дә:

-Дөнья төрле төстә икән... – дип куйды.

***

   Җиһангөлнең уйлары каядыр бик еракка киткәнен чамалапмы, Бәкер сүзсез генә аның янәшәсеннән атлады. Аннары кинәт исенә төшкәндәй, ашыгып:     

-Әйт, теге чакта Сәгыйтеңне тукмаган өчен гаеплисеңме мине? – дип сорады.

-Гаепләмим, ул вакыйгалар онытылды лабаса инде, әллә кайда, бик-бик еракта калдылар. Таулар артында кебек: инде теләсәң дә күреп булмыйдыр...   

Кайнанасы Җиһангөл янына килеп:

-Әллә соң, килен, акча алып кайтмаганга битәрлисеңме син аны? Тауның башын болыт кисәр, ирнең башын “юк” кисәр, – дип куюы Җиһангөлне кинәт айнытып җибәрде. Карчык ашыга-ашыга ишеккә юнәлде.

Бусагага баскач тагын бер гыйбрәтле җөмлә әйтте:

-Ир аркасы – кала аркасы, белеп тор,  килен, – диде.

 Җиһангөл исә кайнанасын озатканда:

-Әнкәй, гафу ит инде син безне, нишлисең, елгалар да тыныч яшәми, дулкыннары гел тынгысызлап, борчып тора, – дип акланырга тырышты. Нишлисең, хакыйкатьне баш өстенә күтәреп булмый шул. Бәлки, чынбарлыкта ул киленен генә гаеплидер.

-Дөньялар болганырга тора бугай, – дип пошына-пошына өенә юнәлде каенанасы. Бусага аша чыккач та:

-Син минем сүзләрне авырга алма, килен. Сәгыйтеңнең кызып китә торган холкын кичерә күр, – дип Җиһангөлгә таба борылды.

-Кичерәм, әнкәй...Бөтен кеше бер төрле булмый инде, нишлисең. Дөньяның да төрле көннәре бар бит: бер ямансу, бер моңсу дигәндәй.. – Шулай сөйләнә-сөйләнә кайнанасын җөпләде Җиһангөл.

-Шулай, әле җилле, әле тыныч... Бер уйланып алыр өчен бөтенесе дә кирәктер. Кешенең тормышны җәннәт ясавы да, тәмуг ясавы да үзеннән. Берсен күрми торып икенчесенең кадерен белеп булмый.

-Бәлки кирәктер дә... – дип кабатлады Җиһангөл.

Сәгыйть үзенә бик кадерле ике хатын-кыз затының сөйләшүен ишетеп торды.   Аңа үзен бу хәлдән йолып алырга әнисенең дә зирәклеге җитмәде күк тоелды. Башыннан ук юрганын ябып куйды. Йоклаганга салышып бик озак ятты ул.

***

Сәгыйтьнең гаиләгә акча алып кайтмаганына ярты елдан артты, оятсыз оешма хуҗаларына чиксез нәфрәте шулай вакыт-вакыт өендә ташып чыга башлады. Тик моны әнисенә ничек аңлатсын соң ул?  Ярый, хатыны аңлый да кебек. Татар булган өчен шулай кимсетәләр микән дип уйлаган чаклары да бар. Алай дисәң, бригадаларының яртысы – үзбәкләр. Алар да шулай ук акча күрми. Бала-чагалары да Сәгыйтьнекеннән күбрәк. Тешләрен кыса-кыса түзәләр ласа.

Аннан, ничектер, заводлары янә аякка баскандай булды. Яхшы гына эшләп тә киттеләр кебек. Өйдә дә тынычлык урнашты. Ул арада балалар мәктәпне, институтны тәмамлады. Башлы-күзле булдылар. 

Ләкин еллар үткәч, күңелсез хәлләр тагын да тирәнәебрәк кабатланды. Сәгыйтьнең тагын еллап хезмәт хакы алганы юк, шушы хәл моннан берничә ел элек булган хәлләрне яңартырга, шул ук сүзләрне сөйләргә мәҗбүр итә иде. Җиһангөл дә инде олгаю ягына авышкан, оныкларының әбием дип эндәшүен бик табигый кабул итә, ул чынлап та тәмам әби булып өлгергән иде.   

Үзгәртеп корулар башланыр алдыннан, ил дә үзгәрде: завод-фабрикалар зыянга эшли башлады. Дөресен әйткәндә базар мөнәсәбәтләре иске калыпларны, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә җимерде. Халык аптырашта калды: икмәк сатып алсалар, ул иртән торганчы күгәреп чыкты. Конфет-прәннек авызга алгысызга әверелде. Хокуклар чикләнде, коррупция чәчәк атты дип сөйләште халык. Икейөзлелек, исереклек, наркомания, спекуляция һәм башка күренешләрнең күбәюе күзгә ташлана диделәр. Боларның сәбәпчесен табарга кирәк иде. Әлбәттә, һәммәсенә үткәннәр гаепле. Тарих һәрчак гаеплеләрне эзләүдән, һәм гаеплеләрдән генә тора шул...    

Сәгыйте тагын шешәдән юаныч таба башлагач, Җиһангөл бер карарга килде: “Әни белән Алмазны алам да туган ягыма кайтып китәм! Илдә чыпчык үлмәс әле... Балалар инде үз көннәрен үзе күрә, минем ярдәмгә мохтаҗ түгелләр...” Бу хакта әнисенә дә әйтеп карады ул.

-Безне кайтарсаң ярый, кызым. Авылда кеше бетмәгән. Аннары теге каштаным да,  имәннәр, наратлар да юанайгандыр инде. Әхмәтем салмаган яңа өйне бәлки Алмазым салыр, – дип үзенең асыл хыялларын ялгап китте Әсмабикә. – Ә син сабыр ит. Кияү начар кеше түгел. Гаделсезлекне генә күтәрә алмый ул, балакай... Илдә тәртип урнашкач, барысы да үзгәрер...

Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр, ди бит. Ул тынгысыз айларда карчыкның болай да какча гәүдәсе бөршәеп калды, күз төпләре зәңгәрләнде.

Кияве дә башта тузына, айныгач гафу үтенү гадәтен алды. Әсмабикә аңа аналарча әйтеп куйды:

-Гафу үтенгәнче, ызгышмау яхшырак, бала, –  диде. 

Чынлап та, Җиһангөл сабыр итте, ул бу йортта бала тәрбияләүче дә, табиб та, пешекче дә, тегүче дә, җыештыручы да, финанс министры да тагын әллә кемнәр иде. Хуҗалыкчыл хатын булды. Ир хакын хаклады, бала хакы  диде. Чөнки белә Сәгыйтен: җәмгыятькә булган үче шулай актарылып килеп чыга аның. Дөньяны үзгәртә алмаганга пошына, бахыр. Иренең үзен яратканын да белә. Бертапкыр үз урамындагы ир-егетләр белән каядыр бик еракка балыкка барды Сәгыйте. Кайткач и мактаныштылар да соң: “Минем балык зуррак та, минем балык әйбәтрәк имеш.” Кул яссуы берничә балык тотып кайтсалар да алар үзара: ”И-и күрсәң, бүрәнә-бүрәнә балыклар сикерешә анда”, дип сөйләштеләр. Шунда Сәгыйте артык сүз куертмыйча гына:

-Ә минем хатын әйбәт,  – дип куйды. Сагынып кайткан иде ул Җиһангөлен. Күңеле булды Җиһангөлнең дә. “Акыллы атын, җүләр хатынын мактар” дисәләр дә чынында алай түгел лә инде ул...

Җиһангөл кайнанасы сөйләгәннәрне бер дә исеннән чыгармый. И-и ул кайнанасының туган як табигатен тасвирлаулары! Әкият тыңлаганча тыңлады аларны Җиһангөл баштарак. “Бертапкыр, шулай... дип башлый ул сүзен. – Каен полосасы буйлап барабыз. Наратлыкка килеп чыктык. Түбәләре белән күккә, әллә ак болытка микән кадалганнар. Агач төбенә карасак, чукыр нидер чүпли. Үзе кояш төсендә. Үзе тавыш биргәндәй итә. Безне күрмәгәндәй кылана. Шул кошның матурлыгына карап утыра торгач, себерке кисәргә килгәнебезне дә онытып кайтып киткәнбез... Кайта торгач бер чокырга төшкәнебезне дә сизмәдек. Инде бу чокырдан ни карап тора дисәк – нарат башы төбәлгән икән безгә... Менә шулай тасвирлап бирергә ярата ул.

” Тик туган җиренең һәр мизгелен җанында җанландырып яши дип тормаганнар шул, сыер тоткан өчен илдән куганнар аларны. Күршеләренә һаман рәхмәт укый кайнанасы. Килеп әйткән бит, бахыр. “Иртәгә сезне себергә озатачаклар, бүген үк качыгыз,” дигән. Төн уртасында чыгып киткәннәр. Себер дигән сүздән котлары очкан. Ул чакта ике бала белән үзбәк җиренә килеп төпләнгәннәр. Бу гамәлләренең дөрес булуына куанмаган көннәре юк менә. Нахакка авылдан куылуны кичерә алмасалар да, балаларын туган телдән аермаганнар. Өйдә туган телдә генә сөйләшкәннәр. Нишлисең, Рәсәй гомер-гомергә шулай яшәгән: үз халкының да, үз иленең дә мал-мөлкәтен һич кызганусыз тар-мар иткән...

 Әмма монда да көн юк: хатынны бер төндә басмачлар алып чыгып киткән. Күрше хатыннары белән бөтенесе бергә елый-елый ялынганнар:

-Сез дә мөселман, без дә мөселман, җибәрегез безне! – диеп сораганнар. “Кызыл”лар килеп кенә коткарды, дия иде ул. “Кызыллар” арасында татар егетләре дә күп булган. Хәмит исемлесе аларга килештереп тә йөргән әле. Тик бәхеткә омтылган гомере фаҗигагә очраган: бер иртәдә аны аклар чәнчеп үтергән. Хәер, күн тужурка кигән, наган аскан кырыс чырайлы затлар турында көне буе да сөйләп тора ала ул.

Кайнанасын тыңлаганда Җиһангөлнең күңеленә шом төшә, шуңа кайда барса да,  якты-күздә өйгә кайтып калырга ашыга.

-Кадимилекне яклаучылар күпчелек иде ул елларда. Укытучы кызларыбызны да таш атып, пычаклар белән куып йөрүчеләр дә, хәтта чәнчеп үтергән очраклар да булды. Алар мәңгелек йортларын шушы туфракта таптылар, – дип сөйли Сәрбинур.  Ул кызларның яп-яшь гомерләренең әрәм булуы Җиһангөлнең дә йөрәген өзә. Әтисе белән әнисе күз алдыннан китми. Җиһангөл монда килеп урнашкач та Әсмабикә карчыкның хаттагы беренче җөмләсе: “Кызым, балам, синең күңелең кайсы далада?” дип башланыр иде. Аһ, белсә иде әнисе аның баштарак ничекләр башы авыртканын. Ташбай карт балга әстерхан чикләвеге болгатып бирде. Шуны көн дә иртә-кич берәр бал кашыгы ашарга кушты. Ярдәме тиде бит, рәхмәт яугыры. “Үзем үзбәк җирендә, күңелем Татарстанда яши,” бит минем дип өзгәләнде.

Төркестанда совет хакимиятен корал көче белән читтән килеп урнаштыруны хәзер инде татарлар үзләре дә хупламый, тарихи ялгыш булуын таныйлар. Моны танулары үзбәкләрнең күңелен йомшартса да тирәндәрәк, төпкелдәрәк кер калган шул инде барыбер...

Бу хәрәкәттә аларны мәҗбүри катнаштыруларын, большевикларның матур ялганнарына ышанырга өндәүләрен, күпләрнең әлеге канлы көрәштә корбан булуын искә алгаласалар да, бу вакыйгаларның ике халыкның дуслыгына шактый зыян салуын да яшермиләр.