Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кабатлана тарих...

Утлар-сулар кичеп

                          “Туган җирне сайламыйлар

                           Ул – синеке...”

Әти-әни, туган җирне, туган телне

Сайламыйлар: Аллаһыдан бирелгән ул.

Йөрәкләргә сеңгән сүзләр алышынмый,

Алышынмый, күңелләргә үрелгән ул.

Әти-әни, туган җирем, туган телем

Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

 

Туган туфрак,  урман-суы,  яланнары...

Иң беренче сулыш алган һавам бит ул.

Яланаяк тәпи баскан туфрак-җирем

Ни булса да, йөрәгемдә ярам бит ул.

Әти-әни, туган җирем, туган телем

Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

 

Чәнчеп алган усал,  кырыс кычытканым,

Алабутам, әрсез булсын, җанда бит ул.

Купшы үлән, гүзәл чәчәк кирәк түгел,

Җанга якын ромашкалар монда бит ул.

Әти-әни, туган җирем, туган телем

Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

 

Туган җирем, туган телем, һәм милләтем,

Туган халкым, йөрәгемдә ут-ялкын ул.

Ата-бабам каны тамган җиребезгә

Береккәнмен җаным белән,  үз халкым ул.

Әти-әни, туган җирем, туган телем

Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

 

Данлы, шанлы тарихы бар халкыбызның,

Утлар-сулар кичкән милләт,  чыныккан ул.

Каксалар да, суксалар да,  торып басар,

Җил-давылдан исән калыр –  корычтан ул!

Әти-әни, туган җирем, туган телем

Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

 

Агыйделкәй...

Агыйделкәй ага, һай, алкын,

Суларыңда йөзәм, бик салкын.

Йөрәгемдә яна ут-ялкын,

Синең өчен янам, әй халкым!

 

 

Димәк...

Кояш көлеп,  җиргә караса,

Карның чәчен җилләр тараса,

Кошлар матур итеп сайраса,

Сыерчыклар оя сайласа,

Гөрләвекләр кинәт абынса,

Юллар энҗе-элпә ябынса,

Очкын чәчкән күзләр ут янса,

Күңел бәхет-шатлыктан тулса,

Йөрәк изге эшкә омтылса...

 

Димәк, җиргә тагын яз килгән,

Кырыс кыш та инде җиңелгән,

Җиңелүдән башы иелгән,

Бөтен җиһан моңа сөенгән,

Җылылыкка Галәм тиенгән,

Кызлар яз күк купшы киенгән,

Барсы күркәм, гүзәл күренгән.

Язбикәбез  көлемсерәгән,

Нурларына дөнья төренгән.

 

“Каргышлы”  еллар

Әй тарихның канлы язмышлары...

Кемнәрнеңдер хата- ялгышлары.

Кычытканы, әче әремнәре,

Яраларның сызлап әрнүләре.

 

Тарихларда “каргышлы” еллар бар,

Капламасын аларны салкын кар.

Кайтавазы ничә буын аша

Йөрәкләрдән ташкын булып таша.

 

Кабатлана тарих, уяу булыйк,

Халкыбызның үткәнен без барлыйк!

Ни булса да, бердәм була белик,

Вакытында чараларын күрик!

 

 Бер шырпыдан ялкын чорнап ала,

Чорнап ала, барсын көл калдыра.

Илне, телне, кардәшлекне саклыйк,

Кеше булып яшәүне без аклыйк!

 

Буран улый

Буран улый...

Нигә дулый?!

Нәрсә даулый?!

...Авыр сулый...

Каурый-каурый

Карлар бурый.

Урый-урый,

Юлчы юрый:

Нидер сорый...

...Буран улый...

 

Әй...

Әй... вакытның агышлары...

Күңелемнең сагышлары...

Уй-фикернең табышлары...

Тәкъдирләре... язмышлары...

Язмышларның ялгышлары...

Кемнәрнеңдер каргышлары...

Дөнья бабай каешлары...

И кояшның баешлары...

 

Күз яшьләре – энҗе бөртек

Борчу-кайгыларым да юк,

Тула да куя күңел.

Күңелне йөгәнләп булмый,

Әйдә, түгелсәң, түгел!

 

Тынычланып та калырсың,

Тып-тыныч елга сымак.

Тумыштан ук булгансың бит

Нечкә күңелле елак.

 

Күз яшьләре – энҗе бөртек,

Җанны-тәнне ул пакьли.

 Битарафлык, катылыктан

Йөрәгемне ул саклый.

 

Менәр кыям

Бөеклеккә дәгъва итмим –

Аллаһ бөек.

Түбәнгә дә тәгәрәмим –

Танылыйм дип,

Лаек булсам, булмасам да,

Дан алыйм дип.

 

Һәр кешегә фарыз-тиеш

Гамәл үтим.

Әз булса да, яктылыкка

Өлеш кертим.

Тузан бөртегедәй эзем

Салып китим.

 

“Динем!” – димен, “телем"!” – димен,

Янам, көям.

Мәңгелектә алар алда

Менәр кыям.

 Динем, телем сулышын мин

Җанда тоям.

 

Үземчәлек

Үземчәлек – үзенчәлек

Күптән мине сыйфатлый.

Үземчә үзенчәлекне,

Үзенчә үземчәлекне

Шигырь  юлы исбатлый.

 

Сары чәчәк

Сары чәчәк бүләк итте миңа онык,

Күбәләкләр уйнагандыр аңа кунып.

 

Ул үзе дә сары чәчле, нәкъ тузганак,

Килгән миңа Сары чәчәк булып кунак.

 

Тузганак та, оныгым да – сары кояш,

Онытылды сагыш... җанда бары кояш.

 

Гомер буе шундый булдым

Авыр сүзләр җанга яра,

Җанга яра, җанны яра.

Гомер буе шундый булдым,

Үзгәрергә юк бер чара.

 

Авыр  сүздән күңел китек,

Күңел китек, ни хәл итим?

Гомер буе шундый булдым,

Мәңгелеккә шулай китим.

 

Авыр сүздән йөрәк ярсый,

Йөрәк ярсый ташып-ташып.

Гомер буе шундый булдым,

Чистарынам күккә ашып.

Авыр сүзләр әйтмә ашыгып.

 

***

Аллаһ колы барыбыз,

Ахырзаман килеп җиткәч,

Исәп-хисап ясар өчен,

Хак Тәгалә каршысына

Берәм-берәм  барырбыз.

 

***

И Аллаһым, Синең хозурыңда,

Асылыма кайттым яңадан.

Яралы кош кебек башым игәч,

Саркып каннар тама ярадан.