Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яшәеш һәм чорлар сагында

XX гасырның 90 нчы елларында – Татарстан өченче тапкыр үзенең суверенлыгын кайтарырга йөргәндә – аның «Хөррият маршы»н мәйданнарда җыр-гимн буларак ишетсәк тә, Чыңгызхан, Сөембикә арияләрен тыңласак та, Розалина Шаһиева шагыйрә буларак, укучыга ачылып бетмәгән.

Розалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июлендә Яшел Үзән районы Бикет авылында туа. Казан шәһәренең 80 нче урта мәктәбендә белем ала. Мәктәптә укыган елларында ук инде ул әдәбият һәм сәнгать белән кызыксына, Татарстан радиотапшыруларында еш катнаша. Радио режиссёры Әхтәм Зарипов аңа шигырьләр сөйләтә. Р.Шаһиеваның актёрлык сәләте, сөйли торган әсәрнең, уйнаган роленең фикри асылына төшенеп башкаруы күпләрне җәлеп итә. Мәктәпне тәмамлагач, югары белем алганнан соң, сәнгать белгече булып китә.

Р.Шаһиева әдәбият мәйданына 80 нче елларда килеп, беренче китабын 1997 елда чыгара. Аның тәүге шигырьләр китабы «Кара мәрҗән» дип атала. Ә 2003 елда «Ниса» дип исемләнгән икенче җыентыгы дөнья күрә. Р.Шаһиева иҗатының асылын билгеләп, шагыйрь Р.Фәйзуллин болай дип язган иде: «Оригинал фикер ташкыны, сурәтләр тезмәсе, көтелмәгән ассоциацияләр аша бөтереп ала, әсир итә»1 . «Шәрык шигъриятен бар иткән төп телләрне, ул телләрдә сөйләшкән халыкларның сурәтле фикерләрен, сүз сөрешен шагыйранә аһәң сизгерлеге белән тоя ул», – дип характерлый аның төп иҗат стилен шагыйрь Зөлфәт. Дөрестән дә, Р.Шаһиева иҗатының төп үзенчәлекләрен атаганда, без аның әсәрләрендә чагылыш тапкан шәркый образларны, төрки мотивларны, сүз сөрешен, Хафиз, Низами, Руми стиленә хас язу рәвешен искәрми үтә алмыйбыз. Иҗатының һәм рухының шәрык поэзиясенә якынлыгы Р.Шаһиева атаган жанрларда – дастан, касыйдә, газәл, келәү һәм башкаларда чагылыш таба. Шагыйрә шәрыкның философ шагыйрьләре рухында җиһанның яратылышы, яшәеш хакындагы хакыйкатькә омтыла.

Жанрлары белән төрле булган Р.Шаһиева лирикасы үзенең композициясе белән дә бүгенге шигырьләрдән күпкә аерылып тора. Төрки-татар әдәбияты җирлегендә Р.Шаһиева яңа шигъри эксперимент ясый: төрле жанрларны үзара үреп һәм янәшә бирә. Р.Шаһиева иҗатына хас төп үзенчәлекләрдән без аның лирикасының шәрык поэзиясе рухына якын булуын күрсәтә алабыз. Р.Шаһиеваның әдәби зәвыгы киң. Ул ихтирам белән фарсы шагыйре Хафизны, фарсы-таҗик шагыйре Гомәр Хәйямне, гарәп шагыйре Әбү-Галәл Муаррины, төрек шагыйрьләре Ю.Әмрене, Әхмәт Пашаны, Карачы Огланны, швед шагыйре Тумас Транстрёмерны, үзебезнең милли шагыйрьләрдән Г.Тукай белән Дәрдемәндне үзенең әдәби остазлары итеп кабул итә; аларның тәрҗемәләре аша гарәп-фарсы, төрек, швед әдәбиятлары, дөньяга карашлары белән таныша. Шагыйрә иҗатында өч агым бергә кушыла һәм аның индивидуаль стилен формалаштыруда төп рольне үти. Бу – фәлсәфи рефлексиялелек (ягъни үз-үзен кабат тудыру сәләте), психологик анализ һәм лирик башлангыч, лирик ирония. Аның иҗатындагы һәрбер башлангычка аерым сәнгатъчә логика, гомуми кыйммәтләрне барлау сыйфаты да хас.

Рефлексиялелек милли яшәешкә, гомумкешелек яшәешенә карата булган фәлсәфи карашларда чагылыш таба. Шагыйрь яшәеш турында катлаулы – ярымсуфичыл, ярымматериалистик уйлар белән яна. Фәлсәфи рефлексиялелек анык чагылган әсәрләренең тәүгесе – ул «Әбелһәүл» шигыре. 

Барлыйм – эзлим, узган, киләчәкне, –

Әллә бөек акыл, әллә кол –

Тешем кысып карыйм тирә-якка

Рух ирекле, бәйдә – аяк-кул!

Шагыйрә бу әсәрендә мәңгелек яшәешнең күчәрендә торучы Әбелһәүл (сфинкс) образын фәлсәфи яссылыкта ача. Сфинкс үзенең бөек миссиясен – Яшәеш сагында торуын – аңлый. Шушы миссия күзлегеннән торып караганда, тормышның җилбәзәклеге, вакытлы булуы тагын да анык сизелә.

Җилләр үбә! Гөрли гомер, вакыт...

Мәңге сакчылыкта торасым!..

Тешләп саклыйм милләт мирасын.

Соңгы юлы исә мәңгелеккә куелган һәйкәл – сфинксны милләт сакчысы дәрәҗәсенә күтәрә.

Р.Шаһиева шигъриятенең сурәтләр дөньясы, форма үзенчәлекләре күпчелек очракта урта гасыр көнчыгыш әдәбиятлары традицияләрен хәтерләтә. Шагыйрә еш кына, ирекле һәм ак шигырьдән тыш, гарәп-фарсы, төрек һәм иске татар романтик әдәбияты өчен хас булган касыйдә, газәл, кыйтга, фәрд жанрларына мөрәҗәгать итә.

Р.Шаһиева иҗатының төп мотивларын билгели калсак, алар түбәндәгедән гыйбарәт: мәхәббәт һәм шигърияткә бирелгәнлек, даһилык, соң чиккәчә җитеп ярату, бәхетле булу, газап кичерү, идеал эзләү, хыял дөньясы һәм чынбарлык арасында бәргәләнү. Аның шигъриятенең фәлсәфилеге хакында сүзне дәвам итеп, яшәешне милләт призмасы аша карауны да атый алыр идек. Әмма шагыйрә милли фаҗигагә һәрдаим басым ясамый; ул милли традицияләр, милли жанрларга мөрәҗәгать итү аша яшәеш фәлсәфәсе һәм милләт язмышы яссылыкларын үзара якынайта. Әйтик, төрки халыклар өчен хас жанр дастанга мөрәҗәгать итеп, Р.Шаһиева бүгенге чор лирик героен үткән гасырлар белән тоташтыра.

Иҗатта чагылыш тапкан икенче бер агым – психологизм, психоанализ. Аның шигырьләрендә чынга ашмаган мәхәббәт тәэсирле һәм нечкә төсмерләрдә тасвирлана. Бу да шәркый стильдә бирелә һәм күпмедер дәрәҗәдә шәрыкнең мәхәббәт концепциясе һәм матурлык эстетикасына нигезләнә.

Лирик герой сурәтләнгән дөнья яссылыгының ике сферасында бирелүе дә кызыклы. Тасвирлау планында һәм шул тасвири вакыйга эчендә һәм экзегесиста, ягъни никадәр якын килсә, шулкадәр үк ераклашып бирелә. Мәсәлән,

Син – минем бөтен барлыгым,

хәтәрем, газапларым,

сүз тимәс нечкә күңелем,

җил тимәс канатларым.

Р.Шаһиева иҗатында күренеп торган өченче агым – ул лирик ирония, лирик башлангыч. Лирик ирония белән сугарылган «Илаһдашлар китә...», «Рәссам – галиҗәнап, ал пумалаң», «Кояш баеган чагында», «Агулы берничә шигырь» һәм башка әсәрләре шагыйрә җанының шәхси борчуларын, омтылышларын ярымирония, ярымсагыш белән ачып бирәләр.

Агулы берничә шигырь –

дәва булыр бу ярама.

Җәрәхәттән тартып алган

тимер уклар ята – әнә...

Шагыйрь – үзе яшәгән чорның җырчысы дигән борынгы фикер ияләре. Әмма шагыйрь бары тик үзе кабул иткән идеологияне генә яклап һәм мактап, сүз әйтә ала. Чын шагыйрь һичкайчан идеологиягә буйсынмый, ул хаклык һәм гаделлек җырчысы, фәлсәфәче буларак чыгыш ясый. Чорның рухын белергә теләсәң, шагыйрьләр иҗатына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шигърият үзендә замана, чор сулышын, аның актуаль проблемаларын йөртә, аларга җаваплар эзли, бәя бирә.

Розалина Шаһиева иҗатында милли тема да киң яссылыкта ачыла. «Казан маршы» әсәрендә татар халкы – «кайнар күзәнәк» метафорасы аша бирелә; бу кайнар күзәнәк инде ничә гасыр салкын яр буенда – сугышта шәһит киткән кавемнең; «төрки йолдызлыкның какшамас дәвамы».

Шәһитләр аһы иңгән

Казансу буенда

Кызыл кабырчык эчендә

Салкын илнең кайнар күзәнәге –

Гөрлиләр татарлар, ярсулар...

Төрки йолдызлыкның

какшамас валчыгы...

Бүгенге чор, ягъни суверенлык һәм аны алганнан соңгы чорына багышланган әсәрләр шактый күп. Мондый әсәрләрдә автор хөррият турында, дәүләтчелекнең җимерелүе – торгызылуы турында, хәтта Дәүләт Советына сайлаулар хакында да уйлана. Бу тармакка без XX гасырның 90 нчы еллар башында язылган әсәрләрдән «Хөррият гимны», «Сайлау алдыннан», «Сөем-сөем-сөембикә», «Кубарылу», «Җаный, асыл безнең ил» кебек әсәрләрне кертә алабыз.

Татарстан җөмһүриятенең туган көнен бәйрәм иткән вакытта – 30 августта «Хөррият гимны» яңгырый. Аның музыкасын – Луиза Батыр-Болгари, сүзләрен Р.Шаһиева иҗат иткән. Шагыйрә монда киләчәкне алтын бишектә тирбәлүче дип, ана телен «үлмәс дастан», милли үткәнен «серле сандык» дип атый.

Милли тема Р.Шаһиева иҗатында «милли этнография» детальләрен, үзенчәлекләрен ассызыклау аша да үстерелә. Әйтик, «Этнографик шигырь», «Сабый чакта күреп үскән» кебек әсәрләрдә ул татар милләтенең матур гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, яшәү рәвешен искәртә.

Әфсен уку, кич утыру, «фал салулар»,

Исемнәре: Бадерхәят, Таңсылулар?

... Ул кызларның сөрмәләре, бөрмәләре –

Алсу ияк төпләрендә «төрмәләре» –

Муенында җепкә тезгән хөрмәләре,

Орчык кеби бөтерелеп йөрмәләре!

... Мәхәббәттән өстен булып көлүләре...

Аерым урын алып торган тема – ул шәһәр темасы. Шәһәр аңарда табигатьне җимереп, өстенә цивилизация «ясау» итеп каралмый. Шәһәр аңарда – үзе меңәр ел тарихы булган, тамыры белән ерак үткәннәргә барып тоташкан «хәтер капкасы» итеп карала.

Шәһәр! Нинди язмышларга

урнаштың син!

Нинди сандугачлар каберендә тирбәләсең?

Нинди таш юлларны комлыкларга әйләндереп,

бара синең белән кул тотышып,

сизгер атлар, кошлар, падишаһлар,

сөю – мәхәббәтләр, орышлар?!

Авылда туып, кечкенәдән шәһәрдә үссә дә, Р.Шаһиеваның күңелендә авыл табигатенә дә аерым урын бар. Бу мәхәббәт, ихтирам «туган авыл» темасына мөрәҗәгать иткәндә, аеруча ачык сизелә. Автор авылның халкын, аның яшәешен табигать белән бербөтен итеп карый.

Ат кузгалагы, көтүләр!..

Йолдызлар кыбыр-кыбыр...

Шул авыл кабыргасында

Кабынган сыман гомер!

Автор каләменә хас төп үзенчәлек шунда: ул күренешне хикәяләп бирми, ә аның турында туган хисләр, образлар тезмәсен бирә. Шуңа да аның әсәрләре ярым экспрессив, ярым импрессионистик төсмердә иҗат ителгән.

Милләт, туган авыл темалары кебек үк мөстәкыйль дәрәҗәле тагын бер тема – ул ата-анага мөнәсәбәт, ярату темасы. Шагыйрь еш кына үзенең әтисе – Гомәргә мөрәҗәгать итә; күңелендә аның турында якты хатирәләр йөртә.

Ах, әти, мин нинди көчсез!..

Калдырган сүзең, җөмләң –

Моңыңны алып калырга

Шулкадәр өлгермәгән!..

Әтисен моң, илһам тапшыручы итеп кабул итсә, әнисе Маһирәҗәбне исә шагыйрә «җан бирүче», «рух сакчысы» итеп тоя. Яшәешнең дәвамчысы хатын-кызда дип санаган шагыйрә аларга (хатын-кызларга) аерым «Таш язуы. Ниса» дигән цикл багышлый, шул циклы белән мәдхия укый.

Меңәр туа, сөяр туа,

янар туа, язар туа,

таш бәлаләр гомерен кисә,

башын иеп, тешен кыса,

хозур Ниса,

чыдам Ниса,

бәллүр Ниса!

Аерым багана булып «утыртылган» темаларны барлау экспрессив хисләр җыелмасы булган әсәрләрне система итеп карауга мөмкинлек бирә. Һәр иҗат әһелендәге кебек, аңарда да конкрет темалар, проблемалар күтәрелә, хәл ителә. Образларының кабатланмаган булуы, метафораларының ярәшә алмаслык гыйбарәләрне янәшә куеп ясалуы Р.Шаһиева стилен үзенчәлекле итә.

Р.Шаһиева киңкырлы сәнгать белгече булу белән беррәттән, үзен кайнар йөрәкле милләтпәрвәр итеп танытты; ачлык мәйданнарында булмаса да, шигырь «мәйданнарында» халкының киләчәген күзаллый; бүгенгесен анализлый; укучысын дөреслек юлыннан барырга рухландыра ул. Гомумән алганда, борынгы татар, шәрык мотивларын мул кулланып иҗат ителгән фәлсәфи эчтәлекле, экспрессив табигатьле һәм импрессионистик тасвирлы әсәрләре белән Розалина Шаһиева татар поэзиясендә үз сукмагын салды.

1 Шаһиева Р. Кара мәрҗән / Р.Г.Шаһиева .– Казан, 1997. – 6 б.

Алсу ШӘМСУТОВА,

филология фәннәре кандидаты