Логотип Казан Утлары
Публицистика

Урал-тауның алтын бөртеге

Урал-тауның алтын бөртеге

Дусларым, нык билләренә,

Дусларым, фонарьлар тагып,

Тезләнеп ятып, тирән базларда,

Кәйлә уйнатып, эшлиләр анда.

Анда юк урак, анда юк сабан,

Анда икмәкне алалар сатып.

Эшчеләр санын номерлар тагып,

Меңәрләп кенә саныйлар анда.
 

“Шахта” сүзе телгә килүгә күз алдына Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасы килеп баса һәм колакта Булат җыры яңгырый. Әйе, шахталарда элек-электән кулларына кәйлә белән чүкеч тотып, күбесенчә татарлар эшләгән. Таза егетләр бәхет эзләп, авылларын калдырып, шахталарга юл тоткан. Шахта турындагы җырларның гына да халкыбыз телендә ничәмә-ничә варианты бар лабаса. 
Шәхсән үзем, шахта базының ни икәнен узган ел редакциябез белән Туфан ага Миңнуллинның туган якларына – Кама Тамагына барып, гипс руднигын күргәч күзаллый башладым. “Исән килеш, җир астында үтә лә безнең гомер!” – дип җыр сузган, әле берничә дистә ел элгәре генә 25әр килограммлы двигательле, метрдан артык озынлыктагы бораулар белән көнне-төнгә ялгап эшләгән көчле һәм чыдам шахтёрларыбызны кызганып та куйдым. Ә үзем өчен, урамда 30 градус эсселек торуына карамастан, мәгарә эченә төшеп, берничә минут йөргәннән соң, “көн бозыла калса” дип, куртка ала баруыма да сөенеп туя алмадым – дымлы суык һава үзен яхшы ук сиздерде. Гомуми озынлыгы йөзләрчә чакрымнарга сузылган туннель авызына кереп китәр алдыннан башка кидерелгән фонарьлы каскалар исә хәвеф-хәтәргә дучар булу ихтималын кисәтә. “Гомерем бетеп, таш басмаса, ташламам җанкисәгем!” – дип, шахтёрлар юкка гына җырламаган.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, бүген сүз телгә алынып үтелгән ташкүмер яки гипс шахталары турында түгел, ә Урал таулары итәгендәге Свердловск өлкәсенең Берёзовский каласында урнашкан алтын руднигы хакында барачак. “Берёзовский рудник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Миңнәхмәт улы Нәбиуллин сүзләренә караганда, Алтын шахтасында эшләүчеләр арасында татарлар безнең заманда да аз түгел икән. 
    – Татарлар күп. Сәбәпләре берничә, сез аларны үзегез дә чамалыйсыз: татар тырыш, күндәм, түзем, намуслы. Хәзер алар кара эштә генә түгел. Кәйлә белән чүкеч заманнары инде еракта калды. Алмашка куәтле техника һәм заманча технологияләр килде. Аларны эшләтә белү өчен хәзер физик көчтән бигрәк югары квалификацияле һәм үзебездә практика үтеп, тәҗрибә туплаган, зиһенле профессиональ кадрлар кирәк. Шәһәребездәге 59 мең чамасы кешенең ун меңнән артыгы – татарлар. Дөрес, саныбыз кими бара, урыслашу көчле. Без кулдан килгәнчә, бу мәсьәләне уңай якка үзгәртергә тырышабыз, җирле татар милли-мәдәни мохтарияте белән тыгыз эшлибез. Элек шәһәр халкының өчтән бере татарлар, дип әйтә торган идек. Һәркемгә дә үз милләте якынрактыр ул. Гел рус арасында яшәгәч, туган телнең дә кадерен күбрәк аңлыйсың. Урамда ике татар сөйләшеп торса, ирексездән туктап колак салам, җанга рәхәт булып китә, күңел кинәнә! – ди Фәрит әфәнде. 
    Татарлар арасында алтын руднигында Вәкиловлар, Нигъмәтҗановлар һәм Гайнуллиннар кебек бөтен нәсел-нәсәбе белән инде өчәр буын алтын чыгаручы, үзара кодалашып беткән династияләр дә бар икән. Арада вагон йөртүчеләр, бушатучылар, сигналчылар, шартлатучылар, бораулаучылар, юл яручылар, беркетүчеләр, руда баетучылар, геологлар, клет йөртүчеләр һәм тагын шахтёр һөнәре эченә кертеп карап була торган әллә ничаклы белгеч бар. “Южный” шахтасына 58 ел гомерен биргән, әле дә тау җайланмаларын ремонтлау белән шөгыльләнүче, 80 нче яше белән баручы Фәрит Галимҗан улы Нәҗметдиновны гына атап үтү дә ни тора! Ул үз гомерендә дозаторчы да, руда төяүче дә, бораулаучы да, юл яручы да булып эшләгән, бүген дә сафта. Ә Гайнуллиннар нәселендә быел гомумән юбилейлар елы: Ясәви Зәйдулла улына – 85, карчыгы Флюра Тәхәви кызына – 90, уллары Ринатка 65 яшь тула. Инде Ринатның улы – икенче Ринат та, аның хатыны Надия дә шахтада эшлиләр. Надия маркшейдер (тау инженеры) булып эшләсә, ире шахта эшенең барлык төрләрен дә үзләштерергә өлгергән. Бу яшь гаиләнең әти-әнисе, туган-тумачасы арасында тормышын шахта белән бәйләмәгән кешеләр юк диярлек.
    “Алтын руднигы” турында сүз чыктымы, күз алдына яр буенда олы иләккә су катыш ком салып, шуны улак сыман тагаракта юып утыручы кешеләр, “алтын бизгәге”нә багышлап төшерелгән “Эльдорадо”, “Клондайк” фильмнары, америка индеецларының җирләренә басып кергән инглизләр белән ике арада барган бәрелешләр, алтынга хуҗа булу хакына кылынган явызлык, канкоешлар килеп баса. Икенче яктан исә, бүгенге байларыбыз турында сөйләшкәндә, еш кына үрнәк буларак телгә алынучы алтын приискалары хуҗасы, беренче рус революциясеннән соңгы милли күтәрелеш елларында байлыгын кызганмавы, «Вакыт» газетасын, «Шура» журналын гамәлгә куеп, аларны чыгаруы, каләм әһелләренә мул гонорарлар түләве, «Хөсәения» мәдрәсәсенең багучылар советы әгъзасы булып торуы, мәчет-мәдрәсәләр салдыруы, шул ук вакытта мәңгелек темаларга үзенчәлекле фәлсәфи шигырьләр иҗат итүе белән мәгълүм шагыйребез – Көньяк Уралда Таналык, Гаделша, Балкан кебек приискалар тоткан Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) искә төшә. 
Фәрит әфәнденең үзен дә татар дөньясында күпмедер дәрәҗәдә бертуган Рәмиевләрнең юлын дәвам итүче дип атарга була. Шахтёрлар каласындагы татарлар, хәер, башка кавемнәрдән булган шәһәрдәшләре дә, сүзе белән түгел, ә гамәлләре белән хөрмәт яулаган әлеге шәхесне мактап туя алмый: «Гаҗәеп тырыш, акыллы, кешелекле егет. Калабызда мәчет, мәдрәсә салдырды. Бер генә иҗтимагый чарадан да читтә калмый. Татар бәйрәмнәре үткәрү булсынмы, башка халыкларныкымы – һәрвакыт ачык, ярдәмчел, юмарт. Сүз сорап, кесәгә керә торганнардан түгел ул», – диләр аның хакында өлкән шахтёрлар. Ул – менә дигән шәп гармунчы да әле. Аның гармунда уйнау осталыгын берничә ел элек Нурлат районы халкы да күрде: туган якларына өлкән улы Салават белән кайтып, якташларын менә дигән бәйрәм концерты белән сөендерде. Улы – баянчылар арасында Россиякүләм бәйгеләрдә җиңүләр яулаган металлург. Фәрит Миңнәхмәт улы үзе милләттәшләрен һәм шәһәр халкын кайгыртып, даими рәвештә хәйриячелек, иганәчелек белән шөгыльләнсә дә, бу хакта җәелеп сөйләргә яратмый. “Бу минем шәхси эшем”, – дип кенә җавап кайтара. 
    “Россиянең атказанган алтын табучысы” ордены кавалеры, Екатеринбургтан унике чакрым читтәрәк урнашкан Берёзовский шәһәренең мактаулы гражданы,  шәһәр округы советының депутаты, Экология, ТКХ, транспорт һәм элемтә буенча даими комиссиянең, шулай ук Свердловск өлкәсе сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге әгъзасы Фәрит Миңнәхмәт улы Нәбиуллин 1954 елның 1 гыйнварында Нурлат районының Кычытканлы авылында туа. Тик язмыш җилләре аны теле ачылып, тәпи басарга өйрәнү белән диярлек Урал таулары итәгендәге Свердловск өлкәсенә илтеп ташлый һәм аяк астында алтын комы җәйрәп яткан җирләргә беркетә. Миңнәхмәт һәм Халисә Нәбиуллиннар гаиләсе кечкенә Фәриткә өч яшь тулганда, Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәренә күченә.
    1972-1974 елларда Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә Ватан алдындагы бурычын үтәгәч, Фәрит әфәнде ике ел дәвамында Курган машина төзү заводында сынаучы булып эшләп ала. Үзен үстергән калада аяк астында яткан кыйммәтле металл рудаларын эшкәртергә, баетырга, җитештерергә өйрәнү теләге аны кабат Краснотурьинскка кайтара һәм ул җиде ел дәвамында Богословский алюминий заводында металл коючы булып эшли. 1992 елда Екатеринбургта “Файдалы казылма ятмаларын ачык юл белән чыгару ысулы” буенча Тау институтын тәмамлагач, Берёзовский шәһәрендә файдалы казылмалар табу буенча “Габбро” предприятиесенә нигез сала, 1996 елда Ивдель шәһәрендә “Урал-Норд” алтын табучылар артелен оештыра. 
    2008 елда исә, Фәрит Нәбиуллинга Берёзовский мэры Вячеслав Брозовский шалтыратып: “Алтын руднигы шәһәр карамагына тапшырылды, йә яңа җитәкче табарга ярдәм ит, йә үзең җитәкләргә алын”, – дип, гозерен җиткерә, ә алдагы перспективалар хакындагы сорауга: “Горизонтларны биш миллиард сумга консервацияләү проекты һәм шахталарны су басмасын өчен алга таба аны даими суыртып, бушатып тору бурычы бар”, – дигән җавап ала. Өч тәүлек дәвамында барысын да үлчәп, уйлап бетергәннән соң ачык карьерда казу эшләре алып бару һөнәрен үзләштергән Фәрит Миңнәхмәт улы, ташландык хәлгә килә язган шахтаны үз кулына алып, ябык юл белән казылма байлык табу эшенә баштанаяк чума. Беренче эш итеп ул үз командасын булдыра, файдалы казылмаларны баету системасын камилләштерә. Ике елдан руда концентратларын аффинаж фабрикаларына эшкәртергә озатуны чыгымы зур булган тимер юлдан алып, аэропортка кадәр машиналар белән илтеп, Себергә озату эшен көйләп җибәрәләр. Нәтиҗәдә, чималның  үзкыйммәте шактый түбәнәя, ә хезмәт нәтиҗәлелеге күзгә күренеп арта. Меңләгән эшчеләр “хезмәт хакы алганчы көнем үтсенгә” дип түгел, ә акча эшләү өчен тырыша башлый, акрынлап хуҗалыкның техник базасы яңара, искергән механизмнарны заманча технологияләр алыштыра, руда базларыннан су суырту системасының насослары ремонтлана, яңа компрессорлар урнаштырыла. Электр энергиясе чыгымнарын киметүнең яңа ысуллары уйлап табыла, вакыт һәм тырышлык һәммәсен дә үз урынына куя. Бүген предприятие Берёзовский шәһәрендә зур күләмдә салым түләүчеләрдән санала. Эшчеләр югары уку йортларында һәм көллиятләрдә предприятие хисабына укый, һәр кеше үзенең киләчәген ачык күзаллап, лаеклы хезмәт хакы алып эшли. Шулай ук “Берёзовский рудник” идарәсе кайчандыр шәһәрнеке саналган руда баету фабрикаларын да җирләре белән үз карамагына сатып алган. Бүген ул фабрикаларга өлкәнең якын-тирәләрдәге башка шәһәрләреннән дә руда китерәләр. 
“Шәһәр белән руда шахталарының язмышы бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, шуңа күрә дә мин икесенең дә үзәгендә кайнарга тиеш! Рудниктан дәүләт казнасына керә торган акчаларның дөрес юнәлештә тотылуын, шәһәребез халкына файда китерүен  тәэмин итү – безнең бурычыбыз”, – ди депутат. Ә шахталарда җыелган суны исә ел әйләнәсе суыртып торырга кирәк. Шулай эшләмәсәң, җир убыла башлау белән бәйле берәр төрле фаҗига килеп чыгуын көт тә тор. Моның өчен шәһәргә өлкә казнасыннан транш бирелә, тик ул шахта чыгымнарының 30 процентын гына капларга җитә, калганын алтын табучылар үз хисабыннан капларга тиеш була. Кыскасы, шахта эшендә кереме күп булган кебек чыгымнар да шактый җыела. 
    Сүз уңаеннан, “Берёзовский рудник” чыганагы Россия тарихына иң беренче алтын табу урыны булып кергән, узган ел монда руда ятмалары табылуның 275 еллыгын билгеләп үткәннәр. Биредә яшәгән җирле халыклар элек-электән төрле асылташлар эзләү белән шөгыльләнгән. Россиядә төзелгән Берг-коллегия 1719 елда буйсындырылган территорияләрдәге табигый байлыкларны өйрәнү максатында махсус Указ чыгарган. Аның нигезендә, кайда яшәвенә, нинди дәрәҗәгә ия булуына карамастан, Россиядә яшәүче һәр кешегә дә җир куенындагы табигый байлыкларны эзләү хокукы бирелгән. 1745 елда Шарташ авылында яшәүче Ерофей Марков сазлык янында шурф казыганда, алтын кисәгенә юлыга. Нәтиҗәдә бу вакыйга Россия сәнәгатендә өр-яңа тармак – алтын табучылар, ягъни “старательләр” барлыкка килүгә сәбәпче була.
    Фәрит Миңнәхмәт улы сөйләвенә караганда, «Берёзовский рудник» өч өлештән – «Көньяк», «Үзәк» һәм «Төньяк» шахталарыннан тора. Монда, алтыннан тыш, көмеш, ак алтын, тау бәллүре, топаз, малахит, лиственит, крокоит һәм башка төрле кыйммәтле минераллар да чыгарыла. Әлбәттә, ике гасыр ярымнан артык вакыт дәвамында алтын запаслары бик нык кимегән, кайчандыр алтын 100 метр тирәнлектә табылган булса, хәзер инде 512 метрга, ягъни ярты чакрымнан да түбәнгә төшеп җиткәннәр. Инде юл яручылар 612 нче, 712 нче горизонтларны алтын табу өчен алга таба әзерләү эшләрен алып бара. “Шуннан артыкка төшүнең мәгънәсен күрмибез. Тирәнгәрәк киткән саен, руда тоннасына туры килүче алтын күләме кими бара. Бүген эш бара торган урыннарда руданың тоннасыннан бер – бер ярым грамм чамасы алтын табылса, элегрәк ул ике граммга якын иде, ә кайчандыр, өске катламнарда биш граммга кадәр җитә торган булган. Кисәкле, бөртекле алтыннар да табылган. Хәзер инде аны коточкыч катлаулы технология белән, төрле-төрле минераллар катнашмасыннан аралап алырга кирәк. Геология һәм минералогия өлкәсеннән хәбәрсез кеше буларак, әлеге технологияне, химик процессларны җиңел генә аңлап бетерә торган түгел. Эш барышы кыскача болай. Вагонеткаларга төялгән руда шахтадан казылмаларны баету фабрикасына китереп бушатыла. Аны башта ваклап, порошок хәленә китерәләр, аннары су, химикатлар кушып, кирәксез токымнардан аралыйлар, күбек хәленә китерәләр, киптерәләр дә, алынган концентратны фабрикага озаталар. Шахтадан килгән руда эшкәртелгәннән соң бер тоннадан 33 грамм чамасы алтын чыга. Шахтада меңнән артык кеше көненә 7 сәгать дәвамында эшли. Аларның уртача яше – 37-40 тирәсе. Уртача хезмәт хакы – 37 мең сум чамасы, пенсиягә чыгу яше 50 дән башлана икән. Бүген шахта туннельләренең күпчелек урыннарына камералар куелган, алар бер яктан эшнең барышын күзәтсә, икенчедән, куркынычсызлыкны тәэмин итә. “Коронавирус пандемиясе сәбәпле, моннан ун еллап элек урташтырылган әлеге камералар конструкторлар, экономист-бухгалтерларга, кадрлар бүлегендәгеләргә өйдән торып эшләргә дә ярдәмгә килде, үзем дә өйдән чыкмый гына шахтада баручы тулы эш процессыннан шәхсән хәбәрдар була алам”, - ди җитәкче. “Северный” шахтасына бүген яңа вентиляторлар һәм биш миллион сумлык яңа компрессор урнаштырылган. Мондый компрессорлар “Северный” шахтасына дүртәү кирәк булачак”, – ди җитәкче. Моннан тыш бораулау эшләре өчен яңа керн бораулау станогы да сатып алганнар. Ул йөзәр миллиметрлы таш кыйпылчыкларын ватарга сәләтле. Шулай ук Фәрит әфәнде Рудникның музеен булдыру эшен дә алып бара. 
    “Аена 30-35 мең тонна руда эшкәртәбез. “Төньяк” шахтада тагын 50 еллап эшләргә була әле, ә менә “Көньяк”ныкында руда күләме кими бара. Ул, күп дигәндә, тагын 15 елга җитәргә мөмкин. Без җир астыннан составында унлап минерал булган су суыртабыз. Кул астында барыбер шахта сулары суыртылып яткан чакта, эчәр өчен әллә кайдан ерактан су торбалары сузу җүләрлек булыр иде. Безнең су саклау өчен санитар зона проекты әзер инде. Ул радиусы 50 метр булган мәйданнан сәгатенә 120 кубметр су бирергә исәпләнгән. Алга таба заманча фильтрлар куеп, аны чистарту күз уңында тотыла. Шәһәр үсә, яңа микрорайоннар арта бара, димәк, суга да ихтыяҗ артачак”, – ди Фәрит әфәнде. 
    Әңгәмәдәшем сөйли, ә минем җомга көннәренең берсендә хәзрәт вәгазъ сөйләгәндә искә алынган бер риваять хәтердә яңара. Чүл уртасында япа-ялгызы калган бер байга “Бер йотым су эчәр өчен күпме байлыгыңны бирер идең?” – дигән сорау бирәләр, ул, “Ярты байлыгымны!” – дип җавап кайтара. “Ә шул эчкән суыңны үзең бушатырга сәләтсез булсаң, бу эштә булыша алучыга күпме байлыгыңны сарыф итәр идең?” - дигән сорауга ул: “Байлыгымның калган өлешен!” – дип җавап кайтара. Әлеге риваятьнең хикмәтеннән без эчә торган суның тереклек өчен алтын бәясеннән күпкә кыйммәтрәк булуын, һәм барча нигъмәтләрне кешелек дөньясына бирүче Аллаһка шөкер кылып яшәргә тиешлегебезгә янә бер инанабыз. Ә Берёзовский шәһәре мөселманнары Фәрит әфәнде ярдәме белән салынган “Алтын” мәчетендә гыйбадәт саен аның исәнлеген сорап, дога кыла. Без дә догада булыйк: дөнья буенча сибелеп яшәүче татарлар арасында Фәрит абый кебек үзләре алтын бөртегенә тиң милләттәшләребез күбрәк булсын иде! Амин!