Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өзәңгеләр өзгәләнә канда

      Яра

Калсын! Томан булып,

Хыял булып калсын,

Кагылма ла...

Бу дәверне

Кагылырга ярамаган

Җырлар яралаган.

Дагалаган бу дәверне моңнар,

Дагадагы дога булып

Күккә ашкан көйләр.

Алар безне тик үзенчә укыр,

Алар безне тик үзенчә сөйләр.

Кагылма ла!

Карындагы хыял

Аваз бирми калсын җир куйнында.

Якты калсын, татлы калсын уйлар,

Азат калсын хәят уеныннан.

Тик үзенчә укыр дала җиле,

Кураларга салып, безнең сүзне.

Җиргә килер кемнәр күңеленә

Безнең моңнар үзме?..

Үзме безнең кыргый кайнарлыкның

Җырлар булып җиргә ашкынуы?

Кагылырга ярамаган сүзләр,

Акыннарның газиз бу җыруы

Үзме?

Кагылма ла,

Калсын! Дога булып тамсын −

Хәтер булып канлы яралардан.

Безнең эзне

Кагылырга ярамаган җырлар

Яралаган.

Көй
Мин нибары бер көй генә −
җил көенә, уй көенә, юл көенә.
Сулар талгын гына ярга сеңә,
карурманда киек кайта үз өненә.

Болыт микән, кәрнизләргә кунып микән,
кыргый күктән таң сызыла миңа таба.
Иртәләрдә офыктагы очкыннардан
төсле утлар, җете утлар тынга каба.

Үз көенә бии-бии яңгыр ява,
ерганаклар буйлап чаба көн кызуы.
Юлын таба юлын җуйган мосафирлар −
кыйммәт бары көн узуы, юл узуы.

Кыйммәт бары, очкын чәчкән офыклардан
күзең алмый, сагынуың киләчәкне.
Вакытларны кичеп, сулар күчеп,
яңгыр булып кайтуыңны − күрәчәкне.

Һәм нибары бер көй − куралардан
умырылып кала җилләр белән.
Җирсү булып һаман кая дәшә соң ул?
Сулар тына, үз өненә киек иңә,

язлар сына, ярсу тына... Тыңла гына:
бер җаныңа мең куралар көй тутыра.
Үз җаена уза еллар, туза уйлар,
үз көенә җилләр тына. Җилләр тына...

 

Өмет

Дөньялыкта өмет утлап йөри.

Атлап йөри эзләреннән кеше.

Кем өчендер өмет – сукбай песи,

Берәүләргә − тоз бүлешер күрше.

 

Утлап йөри иркен, рәхәт кенә,

Җир җаена, җил җаена гына.

Ялларына төннәр йолдыз сибә,

Тоягына таң чыклары куна.

 

Күзләрендә уйный дала өне,

Көлтә нурлар куна ялларына.

Җилләр дога укып тора булыр

Ул эчәсе чишмә суларына.

 

Тоягында көмеш дага булыр,

Карашына сөрмә − чиксез сагыш.

Өмет дигән чаптар утлап йөри,

Чыбыркылап, өркетмәгез ялгыш.

(Аның өчен түгел кыргый чабыш!)

 

Ялгыз дөньялыкның ялгыз аты,

Өркетмәгез, ул ат Өмет атлы.

Таңнар кайта торган дөньялыкта

Үз ызаны аның һәм үз хакы...

 Без кайтканда...

Луизага
Без кайтканда, тәүге таңдагыча,
Кояш кунар таллар өстенә.
Юллар чиксез булыр, гомер озын −
Үз җиреңә рәхим ит кенә!

Без узганда еллар имин булыр
Һәм җир шары булыр бербөтен.
Эзләр калыр. Безнең эз дә калыр
Бер очкыны фани өметнең.

Без кайтканда урман шаулап торыр,
Әткәй чалгы кайрар болында.
Чертләп җиләк пешәр, чәчәк үсәр
Без туктарга базган урында.

Чишмә агар. Тере салкынлыгы
Йөрәкләргә салыр ялкынын.
Без сусарбыз, гел сусарбыз кебек,
Еракларда булыр якыным!

Без узганда, синең чәчләреңә,
Кыяр-кыймас, йолдыз сарылыр.
Вакыт күчәр, безнең сукмакта да
Җир күрмәгән энҗе табылыр...

Без киткәндә каерылып калыр
Капкалары ошбу җиһанның.
Бар тапканы сагыш булыр аның,
Безнең сагыш булыр җуйганы...

 

Газап

Үзәннәрдә үксез өзәңгеләр

Өзелергә теләп өзгәләнә.

Әрнүләре, киләчәккә күчеп,

Җилләр булып, безнең йөзгә бәрә.

 

Авыр, авыр...  Безгәме соң кыен

Бу сөрәннең ятим ихласлыгы?

Безне юллар көтә, алсу таңнар,

Кылганнарны юар таңнар чыгы.

 

Читекләргә, итекләргә безнең

Сарыла бар да:

Пычрагы да хагы...

Өзәңгеләр өзгәләнә канда,

Давыл булып өзгәләнә тагы.

 

Без – җәяүле җайдак токымыннан.

Иярләрдән төштек, калды атлар.

Яңагына чаптар ялын терәп,

Иркәләнә булыр хәзер ятлар.

 

Җәяүлегә үрләр менү кыен,

Җәяүлегә авыр дөнья кичү.

Иң хәтәре – җәяү яшәүләрең

Тәкъдир булып, каннан канга күчү...

 

Хәтер сыкрый. Зарлы авазлары

Хурлык булып безнең йөзгә бәрә.

Үзәннәрдә үксез өзәңгеләр

Өзелердәй булып өзгәләнә.

Бердәнбер

...Үтәр ул – җырлар да, еллар да.

Тын калыр вулканнар,

Исәр җил.

Зыр килгән бу фани дөньяда

Мин үзем – бердәнбер.

 

Мин шушы ялганга мең күнеп,

Мең тапкыр ярлардан ташландым.

Юлымны, җырымны – үземне

Мең кабат яңадан башладым.

 

Башландым өр-яңа җил булып,

Сарылдым карурман иңенә,

Ташландым упкыннар иркенә,

Талпындым офыклар чигенә...

 

Чигенә-чигенә вакытлар,

Күчәрен югалтса җир шары,

Үрләрем күкләрдән югары,

Мин − көзге бер йолдыз нибары.

 

Мәңгелек туктаса юлыннан,

Җилләре тышаулап елларын,

Мин − көзге бер йолдыз, күкләрдән

Нур булып илереп елармын.

 

Үтәр ул чорлар да, җырлар да,

Сулкылдар да, тынар әрнүләр.

Кем түләр яралар бәһасен,

Фанилык хакларын кем түләр?

 

...Җил йөрер куралар тузгытып,

Күкләрдә йолдызлар җемелдәр...

 

 

Сурәт

Өзелеп төшкән дә җаныңнан,
Иртәнге тынлыкка сыенган −
Елмаю − сурәтең бизәге.
Уяну − бер мизгел. Аннары,
Куалап таңнарны, самими йөзеңә
Кыргый көн кизәнер.
Умырып ыргытыр төшләрең,
Кала, дип, эшләрең,
Озатыр кабат яу кырына...
Алай да, елмаеп уян син.
Иртәнге үзеңне яратам,
Шул гына.

 

Тынлык

Тынлык тулы утлы сулыш.
Эндәшегез, кычкырыгыз!
Йә җырлагыз бугаз ертып,
Елый-елый котырыгыз,
Юлдаш көннәр! Адаштырып,
Саташтырып күзләремне,
Үзәгемне өзгәләгез,
Өзгәләгез − түзәрмен гел.
Түзә-түзә йөзәрмен гел
Ят дулкыннар арасында.
Ул дулкыннар гел ак булыр.
Ак, диярмен карасын да.
Күрмәсеннәр сагышларны,
Ак-каралы алкышларны,
Мин оттырган орышларны,
Ярышларны, алышларны...
Мин сулыймын җирдә бүген,
Мин барыбер бүген җиңәм!
Тик үтенәм, тын тормагыз.
Тынлык тулы утлы җилләр...

 

Качу

Һаман шул йолдызлар тирбәлә,
йолдызлар − мәңгелек көзме әллә?
Ышыклап йөрәген узгынчы җилләрдән,
язлардан, ул күккә төбәлә.

Тирбәлә канында бер дулкын −
салмак та, тансык та, моңлы да.
Күк Тәңре күз кысып куйгандай
мәңгелек йолдызлар юлында…

Узгынчы дөньяның аяусыз өненнән
яшереп әнә шул дулкынны,
күктәге мәңгелек йолдызлар сагышын
сулый ул йотлыгып, онытылып...

Тирбәлә, тирбәлә бу яшәү,
тереләй күмелә көннәре.
Уяна саташып төннәрдә:
«Мин бүген кем әле? Минме әле?!»

 

 

Иртән

Бербөтен җиһаннның мең телем өметен
Син узар сукмакта калдырам.
Син әле йоклыйсың, мин инде зарыгып
Син үтәр көннәрне сагынам.

Сагынам җилләрнең таң белән исүен,
Тибрәтеп тәрәзәң пәрдәсен.
Син әле белмисең,
Синең һәр карашың −
Күңелгә иң якын бер рәсем.

Бербөтен гомернең мең өлеш җылысын
Калдырам син узар юлларда.
Таңнарда уянып, дөньяга куанып,
Чыгарсың бәхетең юлларга.

Багарсың күкләргә, йолдызлар күзләрсең,
Кып-кызыл алмалар өзәрсең.
Эзләрсең, табарсың, сер булып тамарсың,
Җуярсың һәм кабат эзләрсең.

Уң булсын бу җирдә син табар, син багар
Һәр энҗе, һәр тараф, һәр болын.
Юлыңа җанымның җылысын түшәдем,
Аңла һәм югалтма син,Улым.