Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин арбаның күптөрлесен тарттым...

КЫРЛАЙГА КАЙТУ

−Асрамага бала бирәм! – диеп,

Кычкыруга йөрәк түзәрме?!

Язмыш үзе килеп ишеттерде

Сәгъди йөрәгенә бу зарны.

 

Очраклы язмыш күңел җебен

Сузганмы әллә Казан артына?

“Улым!“ – диеп, аны Сәгъди абзый

Алып кайтты арык атында.

 

“Улым!” − диеп, саф чишмәләр дәште.

“Улым!” – диеп, картлар сөйделәр...

...Кырлаеннан киткәч, ул аларны

Сихри әкият итеп бер сөйләр!

 

Илһам биргән бу җир хәтерлидер

Шат авазын үги малайның.

“Ашың суына, улым, кайт әйдә!” − дип,

Борчылуын Сәгъди агайның.

 

Яшьләнгәндер күзе киткән чакта:

“Онытма!” − дип, Зөһрә апайның...

Төшенә дә кереп чыкмагандыр

Кайтачагы бөек Тукайның!

 

Тар булмаган күңел, газап чигеп,

Җирсезлектән иңрәп торса да,

Саклап калган халкым Тукайларын −

Асрамага алып булса да!

 

Ятимлеге аның − язмыштандыр,

Бөеклеге ләкин − халыктан!

Тукай үзе − халкын үксезлектән

Йолып алыр өчен калыккан!

 

...Тукай кергән урманнарга керәм,

Йөрим Тукай йөргән кырларда...

Үги түгел, сөйгән улы булып

Мәңге калды Тукай Кырлайда!

 

ҮЗЕМ ТҮЛИМ...

 

Утлар яна − уйлар сыман,

Такси көтеп басып торам...

Барыр җирем юк та сыман,

Бер максатсыз юлга чыгам.

 

Таксист, таксист, ник дәшмисең?

Юл бәһасен белмәк телим...

Һәр адымга бу тормышта

Мин бит үзем, үзем түлим...

 

Бәһаләрнең үскән чагы,

Син әйтмәсәң, каян белим?!

Шатлыгыма һәм кайгыма

Мин һәрвакыт үзем түлим...

 

Ялгышыма, уңышыма,

Бәхетемә үзем түлим.

Һәр кешегә бу тормышта

Түләнмәгән бәхет телим!

 

Таксист, таксист, юк, эндәшмә −

Сүзләр миңа кирәк түгел!

Машинаңны тизләт, әйдә,

Үз-үземнән качам бүген...

 

КҮҢЕЛ КОШЫ

(җыр)

Очты дөнья читлегеннән

Тукайның күңел кошы...

Галәмгә сыймас моңлы ул,

Үзәк өзгеч сагышы...

Яңгырый аваз үткәннән,

Безгә атылган уктай.

Ул яна мәңгелек уттай:

Туган тел, Ватан, Тукай!

 

Туган телне байрак итеп

Күтәрде ул җиһанга.

Бөек Тукайның һәр сүзе

Бүгенгедәй өр-яңа!

Яңгырый аваз үткәннән,

Безгә атылган уктай.

Ул яна мәңгелек уттай:

Туган тел, Ватан, Тукай!

 

Рухы кысылган Ватанда

Ничек яшәсен кеше?!.

Очты дөнья читлегеннән

Тукайның күңел кошы.

Яңгырый аваз үткәннән,

Безгә атылган уктай.

Ул яна мәңгелек уттай:

Туган тел, Ватан, Тукай!

 

 

АЛИНӘ

2018 елда Япониядә тимераякта

фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы

булган Алинә Заһитовага багышлыйм.

Алинә, дип, ярсып тибә йөрәк,

Уйландыра бүген япон бозы.

Җир шарының күчәренә басып

Әнә ничек бии татар кызы!

 

Ул җир шарын әйләндерә сыман,

Җиһан кинәт сүзсез тынып калган.

Татар рухы исән, әнә, кара,

Үлгән дигән сүзләр чеп-чи ялган.

 

Күктән төшкән бер фәрештәмени,

Канатланып бии аккош... сылу!

Бер елмайса, җиһан бозы эри

Һәм исертә оялчанлык булу!

 

Эверест та ишелеп төшәр сыман,

Алкышлардан шаулый боз арена.

Бозда чәчәк, шатлык, күз яшьләре.

Синең җиңү килде, күр, Алинә!

 

Планетада син беренче бүген,

Йөрәк ярсып тибә кысып тынны.

Ил әләмен син күтәрдең зурлап,

Сине данлап яңгырый илең гимны!

 

     ОНЫТЫРГА ТЕЛИМ...

 

Онытырга телим сине күптән...

“Оныт!” − диеп онытып буламы?!

Үткәннәрдән  бәхет даулый-даулый,

Аңны күмә хисләр бураны.

 

Уй белән Хис миндә якалаша,

Кая куйыйм икән бу җанны?

“Газаплансын!” − диеп, Ходай миндә

Яратканмы ике “хуҗаны”?!

 

Синең өчен көн-төн көрәш бара,

Акыл белән Йөрәк көрәшә.

Бу көрәштә кем җиңсә дә... беләм:

Син булмассың инде янәшә.

 

ТОРМЫШ  АРБАСЫ

Аны күреп, тотып карап булмый,

Авырлыгын гына тоясың.

Аны ташлап калдырып та булмый,

Серле арба – тормыш арбасы!

 

Кайберәүләр, күпме гомер яшәп,

Ник бер арба тартып карасын?!

Мин арбаның күптөрлесен тарттым,

Иң авыры – тормыш арбасы!

 

Әти иртә китте, әни калды,

Кулга тотып биш яшь баласын.

Олы малай... мин тәртәгә кердем:

“Ярдәм булсын, әни армасын!..”

 

Майланмаган күчәр, арба авыр,

Үргә менү безгә кая ул?!

Әни, әни... син елмаеп түздең,

Җиңел булмады шул барыр юл...

 

Олы юлга, әнкәй, чыгардың да,

Биш балаңны озаттың кул болгап.

Бишебезгә тормыш биш арбаны

Бик тиз тапты олы юл буйлап!

 

Дус-ишләрне утырттым мин түргә,

Төяп җырлар, шатлык-уңышлар.

Кайгылар да очрадылар юлда,

Аларны да алдым...  язмышлар!

 

Минем юл да, әнкәй, чокыр-чакыр,

Урап узды тигез юлларны...

Үргә менү матур хыял иде,

Арттан этүче шул булмады.

 

Еллар төяп авырайды арбам,

Белмим инде, күпме тартырмын?!.

...Әгәр беркөн мин арбасыз калсам, −

 Балачакка, гүя, кайтырмын!..

 

***

Ары чаба, бире чаба кеше,

Көн-төн эшләсә дә, бетми эше.

Дөнья куа, җиңел картлык көтә,

Беркөн баермын, дип,  өмет итә.

Бәхет, шатлык көтә һәрбер иртә,

Көтә-көтә шулай гомер үтә...

Көтмәгәндә картлык килеп җитә:

Тәне сызлый, тыны, хәле бетә...

Килер беркөн, авыру узар, диеп,

Йөрермен, дип, яшьләр кебек биеп,

Киләчәктән һәрчак кояш көтә.

...Өмет итә-итә кеше китә!..

 

ЧИКСЕЗЛЕК  ЧИГЕ

Чиксезлекнең бармы чиге?

Бу сорауда –  галәм биге...

Күзәтәмен, күккә карап,

Йолдызларның сүнгән юлын.

Кемнәр миңа әйтә ала

Бу галәмнең туган елын?!

   

Кемнәр белә галәм серен,

Чиксезлекнең чиге бармы?!.

Уйлар сыймый чынбарлыкка,

Әллә бу җир җанга тармы?

 

Чикләүләр күп бу тормышта,

Ярсый күңел, ничек түзим?!

Чиксезлектән чикләр түгел,

Мин яшәүгә  мәгънә эзлим...

 

Чиксезлеккә омтылганда

Мәңге яшәр туган телем.

Күз алдында, оялмыйча,

Кискәлиләр телем-телем.

 

Туган телдә дәрес өчен

Сәгать санар көннәр җитте.

“Үз телеңдә имтихан да

Тиеш түгел... Бозма чикне!”

 

Оча уйлар аткан уктай,

Бәрелерме соңгы чиккә?!.

Әллә инде, хәлдән таеп,

Убылырмы төпсезлеккә?

 

...Төнге галәм эри таңда,

Соңгы йолдыз килә батып...

Чикләнгән шул һәрбер гомер,

Чиксезлекнең чиге  Вакыт!

 

Алсу шәфәкъ нуры булып

Бер көн килер... туктар каным.

Вакыт чиген ватам, диеп,

Тыпырчына газиз җаным...

 

...Узар еллар,

Вакыт чиген

Бәреп чыгар газиз телем!..

Очар сүзләр, йолдыз булып,

Бизәп торыр галәм түрен.

Чиксезлекнең чиге югын

Исбат итәр туган телем!