Логотип Казан Утлары
Роман

Кошлар оя корган җирдә (роман)

Тормыш – шахмат партиясе ул, һәм чыннан да, уен беткәч, корольләр дә, гади пешкалар да бер тартмага салып куела.

Сервантес. 

 

Җиһангөл коточкыч караңгы, яшенле-күкрәүле кичтә бистә өстеннән үткән  афәт нәтиҗәләрен радиодан шаккатып тыңлады: һичкөтмәгәндә бүрек кадәрле генә кара болытка ияреп килгән давыл йөзләп йортның түбәсен алып аткан, сәүдә үзәкләрен җимергән, бакча саен диярлек, җимеш агачларын төбе-тамыры белән кубарып ташлаган иде. Кайдадыр, автобус тукталышындагы баганалар ауган, киртә-куралар пыр уалып җир белән тигезләнгән ди...

Хәтта үлем-китемнәр дә бар икән: өсләренә агач ауган ди бахырларның.  Үзбәк дикторы бу хакта сөйләгәндә тавышына көннең барча фаҗигасен салырга тырышты шикелле.

...Җиһангөл дә җил каерып ачкан тәрәзәләрен яба-яба урамга күз төшерде: электр баганалары урталай сынган, күк тимерчыбыклары буталып җирдә ята. Әллә яфраклар, әллә Җир шары үзе дерелдәп-калтыранып тора. Шунда аның бөтен тәне чемердәп китте, җаны урталай ярылгандай тоелды.

Урамдагы чокырлар, машина эзләре күзгә мөлдерәп карый. Яңгырлы давыл түбәләрен йолкып атып, үзбәк күршеләрнең өй эчен тәмам мәсхәрә иткән. Җилле яңгыр ачык тәрәзәләрдән өй эчләренә үткән, келәм-паласлар манма су булган. Аларның юеш келәмнәрне идәннән кубарганы Җиһангөлләрнең аш-су бүлмәсе тәрәзәсеннән аерымачык күренә иде.

Җиһангөл чәйнегенә су тутырырга дип кранны ачты, су юк икән, үрелеп кенә ут алмакчы иде, ут юклыгын тоюдан аңа тагын да кыен булып китте. Баскан җирендә тормыш беткәндәй тоелды. 

...Җиһангөл давыл тынуга, ашыгып бакчасына чыкты. Һава сулышка бәрелерлек суынган иде. Көзләр соңында гына була торган иде мондый салкынлык.  Ни күрсен: сукмагына ботак-чатак түшәлгән, бер генә төп сынмаган помидоры, борычы калмаган. Кояш сөючән һәммә яшеллек әлеге афәттән коты алынып, ком-таш чәчрәгән, пычранган канатын салындырып, җиргә сарышкан. Үзбәкләрдә туган якларындагы кебек түгел, туфрак дигәне, нигездә, ком-таштан гыйбарәт шул.

Ул ашыгып йорттагы кош-кортны барламакчы булды: тапмады, кайсы-кая таралып беткән иде.

Җиһангөл тауларга күтәрелеп карады: күңелендәге, әллә соң алар да урыныннан күчте микән, дигән уй аны бер мәлгә эчтән калтыраткандай итте. Таулар кымшанып та карамаган иде. Югыйсә, аларның нинди афәтләр күрә-күрә ничә гасырлар кичкәнен беркем дә белмидер. Бердән-бер шаһитлары – Аллаһы Тәгалә. Мәгърур да илаһи да шул алар...

Давыл тынды: Җиһангөлне йокы алмады. Авыл өстеннән сугыш гарасаты үткәндәй, бөтен җирдә тәртипсезлек: көйле генә үз җаена агып барган тормышны бүрек кадәрле бер болыт кисәге бутап куйсын әле!.. 

“Һичкөтмәгәндә Раббыдан мондый кисәтү иңү тикмәгә түгелдер...”  – дип, үз уйларыннан үзе үк сискәнде ул. Сәгыйтенә дә әйтте. Ире көлде генә: “Ярар, помидор ашаган кешедән тир исе килүчән, бер яманлыкның бер яхшылыгы була аның”  –  дип үзен дә, хатынын да юатырга тырышты.

-Сиңа әйткән мин җүләр, кайлардан уйлап табасыңдыр җыен тузга язмаган нәрсәне, – дип үтрәлә-үртәлә түр якка юнәлде Җиһангөл.  

Ләкин табигать мәрхәмәтле: икенче көнне үк ялтырап кояш чыкты, суынырга өлгергән җир өстенә җылы нурларын койды. Бер атна булыр, җил дә исмәде. Әле бакчадагы гөлләрнең таҗларына кунып уйнаган күбәләкләр күренми, ауган чәчәкләр тирәсендә исә чебен-черки заты гына җанланып килә иде.

-Йа Раббым! Көч бир, сабырлык бир! – дип ерак офыкларга төбәлде Җиһангөл.

Мәхәллә халкы бергәләп, киңәшләшеп-ярдәмләшеп дигәндәй, ватык-җимерекләрне тиз рәткә китерде. Каядыр түбә яптылар, каядыр рәшәткәләрне рәтләштерделәр. Әлбәттә, әрнү-сыкраусыз гына булмады, һәммәсенә акча кирәк иде. Һәр гаиләдә сиплисе ертык-тишек болай да җитәрлек. Монысын беркем дә көтмәгән иде.

 Сәгыйть тә кулъяулыкның ике почмагын маңгайга, ике почмагын  баш артына тоташтырып бәйләп, түбәләре коелып төшкән үзбәк күршеләренә өмәгә кереп китте. Бу борынгыдан күчә барган күркәм гадәттерме, әллә татарларга ияреп килгәндерме, әмма алар урамында һәртөрле эш өмә белән генә эшләнә иде. Чөнки күрше төшенчәсе тирән мәгънәгә ия авыл җирендә. Ул  шәһәрдәге сыман өстәге балконнан башка тузан кагучы гына түгел шул...  

Давылдан соңгы бистә ялт итеп калды. Тик табигатьнең алыштыргысыз байлыгына, матурлыгына тигән зыянны гына берәү дә каплый алмады. Җимеш куаклары бер атнада үсми шул...

Зилзилә Җиһангөлнең кайнатасы утырткан дүрт гранат агачын, әстерхан чикләвеге, абрикос, шәфталуны да, груша-армутны да һич кызганып тормаган – аларның актарылып ятканнарын күреп кайнанасы Сәрбинур да ачы күз яшьләрен түкте.

-Сыер тоткан өчен кулаклыкта гаепләндек. Туган җирдән сөрелгәч, монда урнашкан атнада ук эшне куак-агач утыртудан башлаган иде бит, бахыркаем... Аның изге гамәлләренә никләр яманлык тидертәсең, Илаһым, – дип ачыргаланып такмаклады.

- Ярар, монда да начар яшәмәгәнсез ласа. Булдыклы кеше кайда да югалмый ул, әнкәй, – дип, күңелсез ноктада сүзне күтәреп алды Җиһангөл.

-... Югалмадык югалуын, тик көннәрдән бер көнне Ватаныңны җуярга мөмкинсең икән... Бу хакта уйланыр вакыт күпме еллар үткәч, менә хәзер генә килеп җитте. Син көтәсең алтыны, Ходай бирә яртыны – менә шул, балалар.  Татар иле бездән ераклашты. Тик җанда шул туфрак җылысы икән бит әле һаман да... нигәдер... Нигәдер...  Шул җылыны хәзер мин аерата тоям шикелле...

Сәрбинур бу сүзләрдән үзе дә куркып калгандай булды. Як-ягына карангалап, кул аркасы белән тирән җыерчыклар ермачлаган күз тирәләрен сөртештерде.

Җиһангөл аптырап китте: кайнанасының ни гомер яшәп тә бу кадәр ачыргаланып ватанын искә төшергәне юк иде. Сүз истәлек, хатирә итеп, кайчакта тарих итебрәк сөйләнә иде.   

Җиһангөл дә һич тынычланмады: тирә-якта төрле сүзләр ишетелештерә. Һәм ул сөйләшүләр төрле күңелсез вакыйгалар белән аралашып, торган саен куера бара шикелле иде...

 

***

 

          Тәрәзәгә шакыдылармы, әллә таш тидеме? Теге чактагыча... Җиһангөл йокы аралаш берни аңламыйча исәңгерәп торды, аннан, ак укалы пәрдәне каерып тышка карады. Кеше-кара күренми, бары бакчадагы юан каштанның шәмдәлләрдәге шәмнәр кебек күккә төбәлгән төз чәчкәләрен сыендырган эре яфракларының бердәм шыбырдашканы гына ишетелә.

         Янә шак-шок иткән тавыш бу юлысы ишек тирәсеннән килде. Ул тиз генә дебет шәлен иңнәренә салып, төнге авазларны  сыендырган якка юнәлде.

-Кем бар анда? Кайсы, нишләп йөри бу сөмсез төндә? Төннең күзе караңгы бездә... һай, караңгы...

Беразга тынлык урнашты. Тышта чалымланган шәүләләр сак кына җанландылар:

- Без – Үзбәкстан мосафирлары. Казан тирәсендә фатир эзли идек.

“Үзбәкстан” дигән сүздән Җиһангөл кинәт дертләп китте. Бу исем аңа, ничектер, җылы ягымлылык аша килеп бәрелде. Шулай да тыштан тынычлык сакларга тырышты:

- Безнең тирәдә кем фатир тапшыра икән соң? Белмим дә инде... Бер дә ишеткәнем юк бит...

Җиһангөл ишекне ачып җибәрде. Карашлары сискәнүдән дөнья тибрәлеп куйгандай тоелды. Аның каршында йөзе кояшта янып шоколад төсенә кергән, “төптән юан чыккан” ниндидер таныш чалымлы ир заты басып тора иде. Кояш яктысыннан кача-кача кысылып беткән чем кара күзләренә ышанырга теләмәгәндәй, ул башын селкеп куйды: 

-Апа! Җиһангөл апа!

Җиһангөл мосафирларның үз исемен атавына гаҗәпләнеп, күзләрен кыса төшеп, бар игътибарын туплап аларга төбәлде.

-Апа, мин бу... әллә танымыйсызмы?

-Танып бетермәдем шул..

-Мин... апа... 

-Абау, Бәхтияр син түгелме соң? Тавышыңның чалымнарыннан гына  тотып алдым... Йә, йә... Үзең үзгәрсәң дә карашың белән тавышың үзгәрмәгән ласа, күрче...

Ир янәшәсендәге җыйнак кына гәүдәле, шомырттай кара күзле, караңгы зәңгәр парча яулыклы хатын исә канәгать елмаеп, гаҗәпләнеп тора бирде.

-Сезне монда очратырбыз дип кем уйлаган, Җиһангөл апа...

Алар якын туганнардай кочаклашып күрештеләр. Бәхтиярның шап-шоп аркасыннан какты Җиһангөл:

- Менә сиңа кирәк булса, дөнья киң дисәләр дә бик тар ул кайчакта, балалар... Әйдәгез, түрдән үтегез.

Бәхтияр артыннан атлаган кара тутлы хатын баскыч төбендә аягын сала-сала:

-Ачык йөзегез өчен рәхмәт үзегезгә. Күктән эзләгәнне җирдән бирде мәллә соң Илаһым, – дип сөйләнде. – Төнлә сыеныр урын да тапмас идек бәлки. Алай да, кала халкы барыбер  кертмәс дип, башта шәһәр янындагы бистәгә кагылып карыйсы иттек... Ишек кагып йөри торгач, менә бу очка килеп җиткәнбез. Кертмиләр... куркалармы соң?.. Әле Казанны рәтләп күрергә дә өлгермәдек, караңгы иртә төшә икән лә монда. Без күргән кадәресе матур. Үзе иске, үзе яңа шәһәр кебек тоелды. Рәхмәт, безне кире бормавыгыз өчен...

Мосафир хатынның дулкынланганы сөйләменнән, өзек-өзек сулышыннан, күкрәгенең әле күтәрелеп, әле төшеп, тынгысыз хәрәкәтләнүеннән сизелеп тора иде.

Җиһангөлнең күңеленнән әллә нинди, аңлатып булмаслык җылы дулкын йөгерде. Ул аның уйларын яшьлегенә ашыктыра, бәрелгәне саен үткән гомеренең күбрәк якты сәхифәләрен  ачып-актарып ташлый иде. Әллә эсселәде, әллә туңып китте: шәлен иңнәренәрәк күтәрә төшеп куйды.

- Сезне ни йөзем белән кире бора алыйм? Бәхтияр – укучым лабаса  минем. Урын гына табарбыз. Вакытлыча сыярбыз да. Аннан Аллаһ берәр җаен күрсәтми калмас, – дип сөйләнде. Үзе: “Нинди гаҗәп очрашу! Нинди гаҗәп дөнья бу!” дип шаккатудан тыела алмыйча, Бәхтиярга төбәлеп сорау бирде:

-Йә, киленнең исеме кем була инде? Онытып җибәргәнмен. Олы кешенең хәтере тишек лә аның.

Иреннән алда өлгереп:

-Мәхәббәт,  – диде хатын тыйнак кына.

Җиһангөл артыннан атлаган мосафирларның талчыккан йөзләре балкый, күңелләре тулышкан иде.

Егерме ел гына да түгел бит... күпме бу вакыт, әллә азмы кеше гомере өчен? Чәй янында алар шул хакта сөйләштеләр. Иксез-чиксез куанычлар кичерелгән, хәсрәтләре дә читләтеп үтмәгән гомернең үзләре хәбәрдар булмаган сәхифәләрен актарып шактый утырдылар. Уртак танышлар, уртак хатирәләр дә аз түгел икән. Җиһангөл һәммәсенең тормышы белән кызыксынды. Арыш кабартмалары, бәрәңге уып онга болгатып пешерелгән коймакларның, cумса, ләвәшләрнең, ул килгән елларда сирәк кенә эләккән лагман, пылауларның авызда тәме яңаргандай булды. Бистәдәге хәлләрдән соң сүз мамык кырларына күчте. Аннан, үз әнисе, кайната-кайнанасы, Сәгыйте яткан зират хакында тәфсилләп белеште. Әлһәмдүлилләһ, карап-чистартып тора ди бистә халкы. Рәхмәт аларга. Гөлфизә апасының улы Алмазның үзбәк бичәсе янында үзбәк җиренә сеңеп кенә китүен искә төшерделәр. Аның да инде чем кара күзле балалары буй җиткән икән.

-Туган якларына кайтып төпләнергә уйлап тора Алмаз да, – дип куйды Бәхтияр. – Бабаем утырткан юан наратлардан өй салам ди. Хатыны да риза.

-Шулай диме? – Җиһангөлнең йөзенә нур йөгерде. И-и бала... Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен иде, йа Раббым...  

         -Әйе, кайтам,  ди... Җиһангөл апаны рәнҗеттем, ди. Сүзен тыңламадым, апа алдында минем гаебем зур ди. Шуңа хат та язмадылар. Апа чит-ят җирдә Зәйтүнә белән гаилә коруымны хупламады. Бик яшь идем бит. Үземә дә кыен иде ул чакта. Ләкин мин хәзер туганнарымны эзләп табарга, күрешергә телим, ди...

-Хат язмавым һич тә Алмазга нәфрәттән дә, ачудан да түгел, Бәхтияр. Дөнья мәшәкате иңгә басты. Буш җиргә кайтып төштек бит. Әле күченү авырлыкларын җиңеп кенә киләбез. Бер күченү – бер янгынга тиң диләрме... Балаларга гел әйтә тордым, хат язып салырга иде, нихәлдә микән ул бала, дидем.

-Иртәгә, әни, иртәгә, әни, – дия торгач, айлар гына түгел, еллар үткән менә. Хәбәрләшербез, боерган булса. Бәлки үзләре дә кайтып җитәр... 

Бәхтияр, елмая төшеп, бая башлаган сүзен дәвам итте:

Югыйсә, ул вакыйгалар гүя еракта калмаган, һәммәсе бүген генә йөрәктән кичкән кебек. Җиһангөлгә рәхмәтле микән Алмаз, әллә күңеле тулы ярамы? Күңел хөҗрәсендә ниләр бардыр? Җиһангөлнең үзенең дә йөрәк ярасына әверелде шул ул бала. Ләкин аның хәзерге минутта барысын да искә төшереп, авыр уйларга батасы килмәде:

-Ярар, иртәгә дә көн бар, сез дә арыгансыздыр, ятыйк, балалар, – диде ул укытучыларча итеп.  – Вакыт күрсәтер. Аңлый белгән кеше өчен вакыт байлык ул. Аны бүләргә, өләшергә, ниләргәдер, кемнәргәдер багышларга, таратырга була. Тик исраф итмәскә генә кирәк...  

-Хәзер, ястү намазын гына укып алабыз да, ятабыз, апа...  

 Карчык мосафирларга шкафтан яшел намазлыклар алып бирде дә зал якка урын җәеп, үз бүлмәсенә юнәлде. Күңеле тулы хисләр кайнарлыгын тоеп  җылы түшәгенә чумды.

 

                                  ***

Җиһангөл төне буе саташып чыкты. Һай ул көннәр, ул төннәр! Күпме йокыны качырды, тынычлыкны алды бит алар. Үзбәк җиренең гаугалы еллары күңелләргә таш булып утырды. Исендә... әйе, барысы да исендә...

Төн уртасында тәрәзәгә таш килеп тиде. Пыялалары зыңлап урам якка коелып төште. Сәгыйте уянмады. Ул алдагы төннәрдә йөрәге борчып торгангамы, борсаланып чыгып, инде тирән йокыга талган иде.

-Ни булды бу? – дип тәрәзә янына килсә, урамда кара болыттай халык кайный. Үзләре:

- Татарлар  – Казанга, Урыслар  – Рязаньга! – дип кычкыралар иде.

- Димәк, Казанга! – диде Җиһангөл һәм дебет шәлен иңнәренә салып урамга чыкты.

Аның каршысында чит-ят затлар басып тора, бер читтәрәк берничә укучысын да күреп алгандай булды, арада Бәхтияр да бар иде.

-Димәк, Казанга дисез? Димәк, бусагага күрсәтәсез шулай?.. – дип һәр сүзенә басым ясап сорады Җиһангөл Бәхтиярлар ягына төбәлеп. Егетнең бит алмаларына ут кабуы караңгы төндә дә күренерлек иде. Укытучысы алдында уңайсыз хәлгә калуыннан акланырга теләгәндәй:

-Юк, апа, сезгә әйтмибез бит без... без гомумән әйтәбез. Ә сез китмәгез, яшәгез безнең белән... – дип кычкырды. Аңа башкалар кушылды.

-Юк, апага тимибез, калсын, яшәсен ул безнең белән! Ояты безгә булыр аннары. – Монысы яшьрәк тавыш иде кебек.

- Раббыбыз каршында без һәммәбез бертигез, – диде Җиһангөл көчкә телен әйләндереп.  

-Беркемгә дә ташлама юк, һәм булмаячак! – дип кычкырды калын тавышлы, үгезнекедәй юан муенлы өлкәнрәк ир-ат.

-Җәяңне бик киермә, сындырырсың! – Монысын да Бәхтияр әйтте.

 Чү! Йөзе таныш та шикелле... “Үгез муен” Җиһангөлне хатирәләрдә актарынырга мәҗбүр итте.  Фетнәне оештыручылар һәрчак җирле мохитны белмәүчеләр, нигездә, читтән килүчеләр була – бусын Җиһангөл чамалый иде. Үзе: ”Йөзе ничекләр шулкадәрле таныш соң бу затның?” дип уйлаудан туктамады. Безне дә дошман иткән кеше табылыр икән... Дөнья бетәр, дошман бетмәс дип белми әйтмиләрдер...

-Ташлама юк дидем!

-Апага бар! Апа безнеке! Бу сәясәткә катнаштырмыйк, ул безнең укытучыбыз. Бөтен авылны гыйлемле итте, укырга-язарга өйрәтте барыбызны да... – Бәхтияр кешеләрне аралап, өлкәнлек ягына чыккан әзмәвергә каршы басты. Тегесе һавада йодрыгын уйната-уйната аңа таба килә башлады.

-Җиһангөл апа, сез калыгыз! Саташа ул, Бәкер! – дигән сүзләр колак яныннан яшен тизлегендә үтеп китте. 

-Аңлашылды... – диде Җиһангөл. – Китәрбез... димәк... Йа Раббым! Көч бир! Сабырлык бир! – Һәм ул капка төбендә колакларын каплап бераз басып торды да иңнәренә шуып төшкән дебет шәлен янә муен төбенәрәк күтәрә-күтәрә, әкерен генә өенә юнәлде. Һәр атлаган адымы саен гаҗәпләнде: “ Монда килгәндәге чаялыгың кая синең, Җиһангөл? Нигә бер дә җавап бирмисең, авызыңа су каптың мәллә соң?” –  дип үз-үзен битәрләгәндәй итте. – Әллә туган җирне сагыну, җирсү хисе дәшмәскә кушамы? Әллә горурлыгыңмы?”

Шулай да капкага якынлашканда “Татарлар – Казанга!” – дип кычкырышкан халыкка тагын бер төбәлеп карыйсы итте. Тик халыкның күзе үзендә түгел, җирдә әүмәкләшкән Бәхтияр белән теге ир затында иде... Шул мәл аның күңелендә яшьлекнең күңелсез күренешен яңартты... “Бүре тешләре тешеп бетсә дә бүре булып кала икән”, дип куйды эчке бер тавыш. “Бәкер... Йә, үч алырга булдыңмыни шушылай?”

“Дау давыл белән бер дип тикмәгә әйтмәгәннәрдер. Берни белән исәпләшеп тору юк, кара инде...” дия-дия йокы бүлмәсенә үтте ул. Болай булса, бу якларда хәлләр бөтенләй мөшкелләнеп китмәгәе. Таҗик  ягында да тыныч түгел диләр әнә. Таҗиклар да Сәмәрканд белән Бохараны үзләренеке саныйлар имеш. Бүлеш кенә башланмасын, Илаһым.

Җиһангөл гүя хәсрәтле уйлар камалышында калды. Шушы үзбәк балаларына усаллык-явызлыктан саклый торган никадәрле әкият-хикәят укыды, шигырьләр ятлатты. Кайда югалган ул салган хәерле орлыклар? Кем тудыра җәмгыятьтә мондый явызлыкны? Алар бит һәммәсе дә бәхетле булырга тиеш иде. Бәхетле кеше таш йодрыклап урамга чыгамы? Коммунизмның якты таңы атмаганга Җиһангөлне гаепләмәкчеләр мәллә соң? Бәлки, алар аңа шушы сорауны бирергә килгәннәрдер? Коммунизмның киң офыгы күренә, дип безне дә алдадыгыз, үзегезне дә, диләрдер. Үзе дә озак көтте ул аны. Ышанып көтте. Кешеләр тынычлыкта, муллыкта һәм бәхеттә яшәргә тиеш иде. Димәк, барысы да иллюзия генә булган... Ул заманнарда һәмммәсе дә бер илдә яши иде ласа, уртак газиз ватан  СССР дип атала иде. Хәтта, киләчәккә карашлары да, өмет-хыяллары да бер төрле иде бит. Коммунизмга кыю адымнар белән барган җирдән, кинәт, агач аяклы кешеләрдәй, арып, туктап калдылар да кирегә борылдылар менә. Кемне гаеплисе соң монда? Укучыларынмы? Бәхтиярнымы? Әллә Җиһангөлнең үзенме?

Ул сорауларына җавап таба алмады, уйлар тулы күңеле эчендә буталып бетте. Аннан, гади генә бер нәтиҗәгә килеп, үзенең пенсия яшендә икәнен исенә төшерде: “Җәмгыяткә карчыклар кирәкмидер бәлки,  – дип, сәясәткә керергә теләмәүдән үртәлеп, сәбәп эзләп тапкандай итте.  – Димәк, туган җирдән читкә китүем дөрес гамәл булмаган”.  ”Ят яхшы, ят яхшы, яман хәл килгәч –  үзеңнеке яхшы”, ди иде әнисе. Аны һаман туган иленә чакырды. Туган ил бер генә, ул – кендек каның тамган җир, кыйбла дүрт якта да булмый, балам, диде. Ә үзе менә... бераз яшәп алырга гына, тән җылытырга килгән төштән, үзбәк илендә, шул туфракка күмелеп калды. Ул чакта: ”Туфрак кайда да бер” дип сөйләштеләр дә Әхмәт энесе белән шулай хәл иттеләр. Үзе дә әни янәшәсенә барып ятармын, дип уйлаган иде. Болай килеп чыгасын белсә, һәммәсен алдан күрсә, чит илдә калдырыр идеме  әнисен? Әхмәтне утлы табага бастырыр иде. Җаны теләгән, кендек каны тамган җирдә ятсын, дияр иде. Инде “төтенсез авыл”га хатлар да бармый шул.

Ә бит Әсмабикә карчыкны монда килүгә җирсү биләп алды, төннәрен тынгысыз итте, йокысын изде. Үз илең – гөлстан, кеше иле гүрстан, дип кабатлап кына торды. Шул хис алып китте  бугай ла аны җир өстеннән.

Һәр көнне өе белән сөйләшеп ятар иде, бахыр. Көннәр язга авышканда җирсүе тагын да көчәя. “Кулларым җитсә, кочар идем өемне, кызым. Шундый итеп кочар идем”,  – дип күзләрен йомып, көчәнә-көчәнә кәкрәеп каткан бармакларын язарга тырышып азапланыр иде.

-Көн саен өем төшкә керә. Әле мич башына менеп китәм – тулган җып-җылы киез итекләр, әле карават астына төшәм – тулган кабак... Сап-сарыдыр үзләре. Әфлисун кебек... Тары ярмасын юып, кабак бөккәне тыктым мичкә. Шуның хуш исенә уянып киттем, – ди ул аңгыраеп калган йөз-кыяфәтен үз хәленә кайтарырга азапланып.

-Җәйләр генә җитсен, әни, үз өеңә кайтырсың, Алла боерса, – дип күңелен үсендереп җибәрә Җиһангөл.

-Билдән кардыр шул әле. Верандага да такталар арасыннан кар кергәндер инде. Идәндә уйдыкланып ап-ак булып энҗедәй җемелдәп ятадыр...

-Ничекләр һәр такта ярыгын хәтерләп бетерәсеңдер, әни?

Хәер, Җиһангөл җирсү халәтен үзе дә шулай ук кичерә. Бу сүзләрне ул әнисен тынычландыру өчен генә әйтә. Йә сагынудан йөрәге ярылып үләр дип курка.

-Караңгы төшеп бара, кызым, кояш түр тәрәзәдән уңгарак авышкандыр, өй эче караңгыланды инде хәзер...

-Бу кадәр кояш белән бергә йөрерсең икән, әни. Кояш борылмый, без борылабыз бугай ла, – дип гаебен сиздереп сөйләнгәндәй итә Җиһангөл. Ул шулай әнисенең боек күңелен күрергә тели.

- Туган нигезегез бит, кызым. Мин аның кыеклап тышланган һәр тактасын күрәм. Күземне йоммыйча да күрәм, балам.  Җәйләр генә җитсен... җәйләр генә җитсен, – дип кабатлый карчык.

-Җәйләр генә җитсен...  – дип кабатлый Җиһангөл бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә теләмичә генә. Әсмабикә карчык сөйләвен белә:  

-Ут алдырыр кеше булмагач, өемә дә бер дә рәхәт түгелдер инде... Каштаным язда тагын чәчәк аткандыр да көздә ялгызлыктан гаҗизләнеп яфрагын да койгандыр... Шәмнәрен күккә чөеп җибәрергә җыенгандай, кыланчыкланып утырырга ярата да инде ул, һай!.. Ай яктысында яфраклары ялк-йолк килә. Ә беләсеңме, каштан утырткан нигездә янгын чыкмый  диләр. Ут-күздән саклый имеш ул агач...

Әсмабикә карчык тора-тора да ишетелер-ишетелмәс кенә көйли башлый:

Өй каршындагы бодаем,

Чыгаем да ураем.

Чит җирләргә кабереңне

Куйдырмасын Ходаем...

Җиһангөлнең йөрәкләре өзелеп китә: җир өстендә моннан да ачырак моң була аламы? Ни дип җырлый моны әни, дип уйлый. Аңы-зиһене төзек чагында васыятен шулай җыр аша җиткергән түгелме соң ул? Дөньяда калучыларга соңгы сүзе шушы булган ласа...

Җиһангөл җырны әнисенең беренче кат җырлаганында ук отып алды. Хәзер ни гомерләр инде йөрәкне көйдереп, колак төбендә чыңлап тора. “Язмыш булды микән бу, әллә ялгышмы?” –  дип гаҗәпләнә.

         ...Әнисен чит туфракка иңдереп, йөрәк ярсуларын баса алмый интеккән көнне авылдан янә хәбәр китерделәр: Әсмабикә белән Җиһангөлнең төп нигезе янып көлгә әйләнгән, янә бердән-бер Коръән китабы гына янгынның корымы да ягылмыйча, исән-аман калган ди... Аны янгын сүндерүчеләр көл эченнән табып күршеләренә тапшырганнар. Йа Хода! Бер нигез ике мәртәбә янсын инде... Фал ачучы түгел лә, берәр серен белер иде дә соң...  

         Ул көнне ике хәсрәтне бергә кушып үкси-үкси яшь түкте Җиһангөл.

         Үзең ташлап чыгып киткән өйне туган-тумача да, чит-ятлар да карап бетерә алмый. Нигез кадере дигән төшенчә төсен җуя. Карасаң – каралты, карамасаң – таралды диләрме... Минем гаеп аркасында бөтенесе, дип иңрәде.

Җиһангөл хәзер яхшы аңлый: “Сөягем төягемә кайтсын” дип бер дә нигезсез сукранмаган икән шул әнисе...  

                   Әйе, адашкан кош хәлендә иде Җиһангөл бу мәлдә. “Каза йә кайгы килгәндә сабыр итү тиешле, ә шатлык һәм нигъмәт вакытында шөкер итү кирәк”, – ди иде бит Әсмабикә карчык. Хәзер бәргәләнүдән ни файда, буласы булган...

                   Туган ягында җир өстен иркәләгән шәфкатьле кояшның җете нурлары, язгы әчкелт җир исенең пар булып күтәрелүе, буразна сызган ат-тракторлар Җиһангөлнең күз алдыннан шуып үтте. Яз саен учак ягалар иде ярда. Бәрәңге тәгәрәтәләр иде. Кетердәп пешкән бәрәңгене кабыгы белән ашуның ләззәтен авыл баласы гына белә. Кулны пешерә-пешерә шырпы кабына салынган тозга мана-мана и ул рәхәт чигүләр! Ә тоз салынган шырпы кабы кесәдә генә, кайлардандыр эзләп йөрисе юк... Янәшәдә җир өстендә әле тере, үзенчә хәрәкәттәге яшәеш барлыгын искәртеп сарыклар бәэлди, сыерлар мөгери. Көтүнең исә үз мохите, үз гаме. Гомеренең иң бәхетле чаклары да шушы булгандыр әле бәлки?.. Бәлки... Тормыш арбасына бала-чага да җигелде шул ул чакта.

                    Җиһангөл нигәдер яу кырыннан кайтмый калган авылдашларын искә төшерде. Әйтүе генә җиңел: ярты авылны сугыш яшене сукты ласа...

                  Хәер, ил белән, илдән аерым түгел лә,  дип юандылар ул чакта. 

                   Ул үзбәк фронтовикларын, монда килгәч тә үзе фатир төшкән йорт хуҗасы – буй-буй чапаны һич өстеннән төшмәгән чулак Ташбай агайны күз алдына  китерде. “Татарлар – Казанга!” имеш... Сугыш белән тынычлыкның, ачлык белән муллыкның аермасын аңларга тиеш ләбаса бу кешеләр. Белмәгәннәрен яу кырыннан көчкә өйләренә кайтып егылган аксакаллардан сорасыннар иде ичмасам. Тәрәзә төбемә яу кичкән ил картлары килеп басмады шул. Алар тынычлыкның бәһасен яхшы белә. Миллион ярым кешенең яртысы кайталмаган ул канлы яудан, – дип фикер йөртте.

                    Хәер иренең әби-бабалары да тоткынлыкка төшкәнче, дип туган илләреннән качканнар  . Үзбәк җирендә сыену урыны тапканнар. Хәзер төрмә ишеге шыгырдавы ишетелеп тормаса да бу илдә дә яшәүнең рәте китте бит әле менәтерәк. Утны ут үрчетә дигәннәре хактыр.

                   Тарих китапларын укып та, үзе күреп тә илләр тарихында, язмышларны юлдан яздырырлык текә борылышлар һаман булып торганын белә Җиһангөл. “Монысы чираттагысы микәнни?” дип күңелсез уйларга бирелде ул. Йә, ярар, бер без генә түгел, ил белән, дип , үзенә юаныч тапты ахырдан.

Иң куркынычы шул: Җиһангөлнең әлеге күңелсез хәлләрдән соң кешеләргә ышанычы тәмам текәнде. Аны җир өстендә бер генә җеп – Хак Тәгаләгә булган ышаныч кына тотып тора иде.    

           

***

-Улың кара күзле булсын! Йөземемнең балдай татлысын бирим әле үзеңә, кызым! – дип, дүртпочмаклы түбәтәен күз өстенәрәк төшереп куйды да, карт, аңа нәзек чыбыклардан үрелгән кәрҗиненнән сайлап, чем кара виноград тәлгәшләрен сузды. Җиһангөл елмаеп, җәй төсенә тулышкан җимешне учына алды. Нәкъ шундыйны күңеле сорап тора иде ласа, базарга кагылырга гына һаман вакыты тимәде. Үзе дә кайнанасына да, Сәгыйтенә дә гел әйтә килде: бер төп булса да йөзем куагы утыртыйк әле, диде. “Тәмле нәрсә түгел лә ул, бакчада урын алып, үзебезне мәшәкатькә салып кына торачак”, диделәр.

          Җитмәсә, көндезен табадай кызган кояш аны чиксез газаплагандай тоела, шуңа юлга чыккач та кире уйлый. Балага зыян килүдән коты оча.

Күрче, кара күзле булсын, диме? Хәер, ул, баласының кара күзле булуын үзе дә бик тели. Бу якларда зәңгәр күзле кешеләр әллә юк та инде? Бәлки  Җиһангөл берүзе генәдер? Килешми кебек аның күзләре бу мохитка: игътибар итмәгән бер зат очраса икән шушыңа. “Үзең кара тәнле, күзләрең ясалма мәллә соң синең?” дип сораучылар да юк түгел. Гомәр дә: “Күк чәчәктәй синең күзәрең, өзеп аласы килеп тора”, – дип куя иде бит... Монда чагыштырырга чәчәк исеме дә тапмыйлар, күрче... Каян искә төште инде бу Гомәр? Аның карынында тыпырчынып яткан нарасые хакында уйлар чагы. Юк, юк, үткәннәргә кайтырга ярамый.

 Аннан, хатынның Сәгыйтенә бүләк ясыйсы: нәкъ аңа охшаган ир бала тудырасы килә. Түбәләре күккә тисен иде дә... Бәлки көнләшүеннән туктар, кешечә яшәп китәрләр иде. Тик эш Аллаһыныкы шул...

Картның :

– Кх, кх, – дип сансыз ишәген ашыктырып килүен ишетеп барса да, үз уйларына батып киткәнлектәнме, бер дә борылып карыйсы итмәгән иде  дә, тик монда кемне генә игътибарсыз калдырырлар икән соң?

                  – Улың кара күзле булсын! Әллә кызыңмы икән?  Мөгаллимәгә икесе бергә булса да яхшы. Кх. Кх! – Ул ике яклап ишәкнең арык  кабыргаларына суккалап, сүзен дәвам итте. – Оныгым Бәхтияр бик ярата үзеңне. Яшь ди. Чибәр апа ди. Мәктәпкә бер сәгатькә алдан йөгерә. Иртә бит әле, ашыкма, дим. Миңа анда рәхәт, апа көтә безне, ди. Без картлыкка барабыз. Яшьләр тормышка бара шул. Юл күрсәт, кызым, син аларга. Бәхтиярым ярата үзеңне. Кояш кына түгел, алтын кояш ул безнең апа, ди....   

Ишәккә атланган ак сакаллы карт сөйләнә-сөйләнә, Җиһангөлнең күңеленә рәхәтлек чәчеп, горур соры тауларга таба, үз юлы белән китеп барды, хатын авыр эштән ныгыган калын бармакларын үзенә күрә бер нәфислек белән тиз-тиз хәрәкәтләндереп, сыңар учындагы йөзем тәлгәшләрен коймаска теләп, саклык белән генә өзеп-өзеп капты. Тәмен тел очында тотып торды. Хәзердән үк тәмгә талымлы җан иясенең күңеле сөенгәнне тойгандай булды. Кайлардан белгән бу карт аның шундый чем кара, тәлгәшле татлы йөзем теләгәнен? Иң тулышканын сайлап бирде бит, югыйсә үзенең дә балалары, оныклары аз түгелдер...

Җиһангөлнең карашы янә карт һәм ишәк киткән юлга төште. Алар тауларга якынаеп баралар иде. Тауларда ниндидер сер бар, алар картны көтәдер сыман тоелды. Биеклек һәрчак күңелгә рәхәтлек бирә, ул кешене үзенә чакыра. Кеше һәрчак биеклеккә ашкына шул!..

 Ишәкнең ике ягына бәйләп асылган йөк капчыгыныннан картның көрән фуфайкасы бүселеп чыккан, сыңар җиңе салынып ук төшкән иде. Тауларның табигате кырыс, җил иссә дә тарлавыклардан төнгә салкын иңә. Җәйне эсселек белән салкынлыкның уртак бүлешүенә бик авырлык белән ияләнде Җиһангөл. Җәй челләсендә салкын тидергән чаклары да булды. Хәзер ул үзе дә төнгә каршы юлга чыкканда фуфайкасын  калдырып йөрми.

Хатын кинәт ялан тәпиенең ниндидер каты җисемгә тиюен сизеп, сискәнеп куйды, үз күзләренә ышанмый торды. Ташбака да курыкты бугай: кабырчыгы эченә кереп качты да тынып калды. Югыйсә, куаклар арасыннан, юл кырыйларыннан  үз көйләренә генә хәрәкәт итәләр алар, кетер-кетер актамыр кимергәннәре ике яклап тезелгән таулар тынлыгында ап-ачык ишетелә, кешеләр һәм ишәкләр үтеп торган юлларны бар диеп тә белмиләр булыр. Юкка гына ике йөз ел яшәмиләрдер инде. Пошмас, ашыкмас холыкларының әҗере шушыдыр. “Ялгышып киткәндер, мөгаен, юлга ук чыкмас иде болай, дип уйлады хатын дәү ташбаканы кызганып. Хәер, кызганмаслыкмыни? Сугыш елларында үзбәк җиренә эвакуацияләнеп килүчеләрне ач үлемнән шушы җан ияләре коткарып калмаганмыни?! Язучылар, рәссамнар, сәнгать әһелләре, коммунистларны җибәргәннәр монда. Алай гына да түгел, Ташкентның үзенә генә дә күпме оешмалар, фәнни-тикшеренү институтлары, уку йортлары эвакуацияләнгән. Ташкентның да, башка шәһәрләрнең дә батырлыгы легендага тиң диләр. Алты йөз мең кеше яшәгән шәһәр сугыш елларында ике миллионнан артып киткән. Ташкент кына түгел башка калалары да халыкны киң күңел белән каршылаган. Һәркемне сыендырган бу ил. Бөтенесен тораклы, ризыклы иткән. Барысына да тормыш биргән.

Мөһаҗирләр, иртүк торып, чиләк-көянтәләрен күтәреп тауларга, бармакбаш кадәрле ташбака йомыркасы җыярга менеп китәрләр иде, бахырлар, дип сөйли иде бит ул фатир төшкән йортның хуҗабикәсе. “Мондагы халык чиләк-көянтәне кызганмады, тик башкасын теләсәләр дә арттыра алмаслар иде шул, кышлак тулы бала-чаганы ач үлемнән ничек йолып калмак кирәк!” – ди иде тирән әрнү аша.

– Ташбакалар ни ашап торалар соң? – дип кызыксынды кыз.– Сугыш вакытында ничек үзләре ачтан үлмәде икән алар? – Ул үз сораулары каршында бераз оялу да кичергәндәй булды. Шуны да белмәскә инде! Әлбәттә, ипи ашамыйлар.

– Яңгыр суалчаны, лайлач әкәм-төкәм, актамыр, тузганак, тукранбаш... – дип тезеп китте хуҗа хатын. Аннан өстәде: – Итне дә яхшы ук сыпырталар... Диңгез ташбакалары, белмим тагын, алары балык, суүсемнәр белән тукланадыр инде... Туганда биш сантиметрлап кына булалар ди бит барысы да. Юл буенда дүрт-биш яшьлекләре күбрәк очрый аның. 

Кызда янә кызыксыну уянды:

– Ә сез монысын кайдан беләсез? – дип сорап куйды. – Кабырчыкларына язылган мәллә соң?

– Кайдан беләмме? Буеның озынлыгыннан беләм. Биш яшьлекләре утыз сантиметр тирәсе була, ди иде минем бабам. Дүрт яшьлекләре егерме биш сантиметрлаптыр...

– Кызы-ы-ык, – дип сузды Җиһангөл яңалыкка исе китеп. Аңа монда өр-яңа дәрес кебек һәр нәрсәдә хикмәт бар, һәр нәрсә кызыклы иде. Тора-бара бу чит җирдәге хәлләргә, сәерлекләргә дә күнекте кебек, артык гаҗәпләнмәскә өйрәнде. Тик нигә һаман хыялда ташбакасыз туган ягына, балачагына кайта соң ул? Бик кызык хәлләр хакында ишеткәндә дә бездә ничек иде соң әле, дип туган-үскән җирен исенә төшерергә тырыша. Уйларын биләп, авылы аны һәр көн сагышка сала, һәр төн сагынуын тирәнәйтә. Кеше сагынып яшәр өчен чит җирләргә чыгып китәдер, мөгаен, дип нәтиҗә ясап куя аннары.

 

***

- Кемгә кирәк бу сәясәт дигәннәре? – Җиһангөл үзенә-үзе сорау бирә-бирә түр якка, ире янына атлады. Тавышларны ул да ишеткән, караватка  ук торып утырган иде.

-Ни бар, Җиһангөл?

-Тәрәзәмә таш тиде... Бүген генә юган идем лә...

Җиһангөл бу хакта өйдә берни әйтми генә үткәреп җибәрергә җыенган иде. Тик Сәгыйть янә сорау алуга күчте:

-Нәрсә шаулашалар анда?

Хатын дәшмәде.

-Дөресен әйт, яшермә, – диде ире зәгыйфь тавыш белән.

-Безне куалар. Казанга кайтып китегез, диләр. – Җиһангөл җөмләсен йомшаграк итеп әйтергә тырышты.

Ире шунда ук күкерттәй кабынды.

-Казанга? Казанны күргәнем дә юк лабаса, ничек кайтыйм мин анда? Бәлки безгә дә Рязаньга китәседер?

Димәк, бөтенесен дә ишетеп торган, дип уйлады хатын.

“Рязань” дигән сүздән Җиһангангөлнең бөтен тәне куырылып килде. Бу кадәр дә чит яңгырашлы исем булса да булыр икән! “Ватан барыннан да газиз”ди иде әнисе, белми әйтмәгән.

-Ничек Рязаньга? Ни калган анда безгә? Безнең туган җиребез бар. Ата-бабаларның тамыры тоташкан җир безнеке дә бит инде ул.

Җиһангөл туган җир дигән төшенчәне шулкадәр тирән итеп аңлый алуына имәнеп китте. Бар икән бит ул! Чынлап та бар икән! Беркайчан да китеп бетеп булмый икән туган җирдән!

-Казанга кайтабыз! – диде ул күз яшләренә буылып.

-Ул минем дә күңелемдә яши. Күңелем башкаласы – Казан. Шулай булып калуын телим дә. Ләкин анда безне кем көтсен? – диде Сәгыйте йомшак кына.

Җиһангөл аңа җанындагы шомны шактый сиздереп төбәлде:

- “Монда тудым, монда үстем, мондадыр безнең әҗәл” димәкче буласыңмы? Сөялеңә бассалар сөялеп тә тора алмассың. Монда туган затлар калсын, димиләр бит. Китегез, диләр.

-Бу минем туган җирем, Ватаным. Атам-анам кабере монда, – диде ире. –  беркая да китмим мин. Атам-анам кайда – мин шунда... Синең әниең дә шушы туфракта ята ласа...

Сөйләшү шул ноктада өзелде. Бер-берсенә аркаларын куеп янә урыннарына яттылар. Икесе дә бер-берсенең газаплануын, бу сәясәтнең тирәнгә китүен, аннан чыгу юллары калмавын тоеп, авыр-авыр сулап куештырдылар. Таң атарга да күп калмаган иде инде. Урамда әле тавышлар тынмаган, чөнки, монда татарлар күпләп яши, аларның бер төндә һәрберсенең тәрәзәләренә “кагылып” чыгу да мөмкин түгел иде. Җиһангөл торып утырган көенчә күзләрен йомды. Дөнья кара пәрдә коргандай кап-караңгыга әверелде, һәм көтмәгәндә, шунда бер якты нокта пәйда булгандай тоелды. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна...” дип эчтән көйләде ул. Әйтерсең, күз каршында дүрт шәм калкып чыкты. Беренчесе – Тынычлык шәме. Ул сүнде. Мәхәббәтнекеннән дә көлләр генә калды. Ышаныч... – Анысы да җуелды. Соңгысы – Өмет шәме... Монысы исән әле. Кешенең туган җире, туган иле барында сүнми икән ул шәм! Сүнми икән! Җиһангөл гүя шул шәмне тоткан да гомер юлы буйлап бара. Билгесезлеккә табан бара... Серле билгесезлеккә...

“Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал...” дип көйләде кемдер хәтер төпкеленнән. Аһ, ничекләр сокланып тыңлый иде ул җырны балачакта. Каз өмәсендә, кичләрен, чыра, шәм яктысында әтиләренә сугышка оекбаш-бияләй бәйләгәндә әниләре җырлый иде бит аны...   

Таң алдында ир ешрак борсалана башлады.

-Ни булды соң сиңа? –  дип сорады хатын.

- Йөрәк... кага, – дияргә генә өлгерде ир, шунда ук аңын югалтты. Җиһангөл ул гырлый башлагач та корт чаккандай урыныннан сикереп торды. Картын селкеткәләп карады да тиз-тиз ашыгыч ярдәмгә шалтыратты. Кызына, улына хәбәр итте.

Тик ашыгыч ярдәм, бу урамда фетнә кузгалганны белепме, әллә башка сәбәп беләндерме, бер сәгатьтән соң гына килде. Сәгыйть алар капкадан кергәндә соңгы сулышын алган иде инде.

Аны соңгы юлга озатуда татары-үзбәге-урысы-таҗигы, яһүде барысы бергә катнашты. Фетнә сулышы тынып торгандай булды. Ирне әтисе кабере янәшәсенә җирләделәр. Сеңелесе Энҗе генә кайта алмады. Ул таҗик ягында  – Пенжикент шәһәрендә яши иде.  Бу ел, башыннан ук вакыйгалары, яңалыклары белән әле борчуга, әле уйга салды – һәр республика үзен аерым дәүләт дип игълан иткәч, бер-берсенә ирекле кереп-чыгып йөрүләр бетте. 20-30 чакрымда калган туганнары янында  хәсрәтне бергә күтәрешергә, хәтта абыйсын озатырга да мөмкинлек бирмәделәр Энҗегә: бик күп рәсми оешмалар аша үтеп, шактый документ-эш кәгазьләре җыярга кирәк булып чыкты.   

Җиһангөлнең аяк астында җир убылгандай тоелды. Авылда әтисе, аннан үзбәк җиренә килеп, әнисе бакыйлыкка күчкәч, ул үзен шулай җир өстендә шыр ялгыз итеп сизгән иде, инде тома ятим калгандай хис итте.  “Чын ярату шушы булган ласа, ә мин аның кадерен белмәгәнмен бит,” дип үз-үзен битәрләде. Янәшәңдә иң куярдай кешең барында бу хакта кем уйласын соң? “Яратам” дигән сүзне алар икесе дә кадерсезләмәделәр. Яшәделәр генә. Хәер, артыгын телдә чайкый башласаң, ни яме, тәме калыр иде соң аның? дип уйладылар булса кирәк.

Әлбәттә, табак-савыт шалтырамый тормады. Барыбер гаиләдәге һәр каршылыкны бергәләп җиңделәр... Менә хәзер үткән гомерне кайтара алса, Җиһангөл башкачарак яшәр иде: иренә назлырак, ягымлырак булыр иде. Бәлки, үзбәк хатыннары иңнәренә авыр йөк салмыйча, ир һәм өй карап дөрес эшлиләрдер? Ирләренә дә ярдәмгә мохтаҗ, көчсез хатыннары янәшәсендә тормыш итү күпкә җиңелрәктер. Үзенең көчле хатын булуы бәлки Сәгыйтенең тормышын катлауландыргандыр гына... Укытучының канына сеңгән: кисәтү ясамый тора алмый. Шунсыз ул үзен өйдә дә, эштә дә үз урынында дип хис итми. Юктан гына берчак, каты итеп үпкәләшкәч, шактый гына иренә дәшми йөргән иде Җиһангөл. Шул мәлдә балалар да рәхәткә чыкты: төн уртасына кадәр өйгә кайтып та кермәделәр. Укытучы дустына эч серен бушатты шунда.

-Өйдә коммунизм ясадым. Дәшмим, орышмыйм, тып-тыныч. Нигә әле коммунизм утопия булырга тиеш?  – дигәч, тегесе эчләрен тота-тота көлде дә:

-Әллә чынлап та коммунизмга ышанасызмы сез? – дип сорап куйды.

-Мин сине танымыйм, – диде аңа Сәгыйте көннәрдән беркөнне.

Шуннан Җиһангөл өйдә укытучы булырга ярамаганлыкны аңлады. Ул – ана, ул хатын икән бит. Шуңа төшенгән көннән барысы да үз эзенә төште шикелле. Юк, Сәгыйте белән гомерне ямьсезләмәделәр алар.  

Хәзер ире менә шунда, туган-үскән җирендә ята. Җиһангөл, бакыйлыкка күчкәч тә гомер иткән ире янында калырга теләвен әле генә тойды. Моңа кадәр бу хакта сөйләшкәннәре дә булмаган икән. Хәер, кем үләргә җыенган иде соң әле?

 “Ә безгә монда көн итү турында уйлау да мөмкин түгелдер шул,” – дип фикер йөртте Җиһангөл. Тик үзбәк җирендә туып үскән улы Шамил белән кызы Назлы кайларгадыр күчүне  башларына да китерә алмыйлар, “Әти кайда –  без шунда, бу туфрак безнең дә туган җиребез бит”, дип кенә җибәрәләр. Азат кияве дә шулай ди. Җиһангөлгә дә алар гаҗәпләнеп карыйлар:

-Әтине ташлап китәргә ничек батырчылык итмәк кирәк? Ярармы соң болай?  – дип сораулы карашларын әниләренә төбиләр иде.

Җиһангөл бу үткен карашлардан тәмам чарасыз кала. Үзен гаепле сизә. Ни дисәң дә үзе бутады түгелме ул нәсел җепләрен? Чарасыздан ерак тарихны исенә төшерә.

-Сәрбинур, әбиегезнең сүзләрен хәтерләмисез мени балалар? Ул бит туган җиремә кайтып, мунчада каен себеркесе белән бер чабынып килсәм, үлсәм дә үкенмәс идем, дип яшәде. Хәтерләгез әле, әбиегез “кайтып килсәм” дип сөйләште бит, “барып килсәм” димәде.  Ә кайтырга насыйп булмады аңа... Гел бер мәшәкать чыгып торды. Казан байларына теккән киемнәрен сөйләр иде һаман, бахыр.

-Әби шулай дип яшәде. Ә бит бабай: “Сталин тудырган кабахәт затлар үлеп бетмичә, нәселем Ватанга кайтмасын,” дигән түгелме?

Бу васыятне Шамилнең бер кат та искә алганы юк иде. Менә ничек чыга икән ул җай. Җиһангөл шактый сүзсез торды. Әйтерсең, ул улы әйткәнне ишетмәде. 

- Минем дә туган-үскән җирем анда, җиде буын ата-бабамның кабере, нәсел җепләребез Татарстанда, балалар. –  Җиһангөл тирән итеп көрсенде. Ике ил буйлап сибелгән зиратларны хәтеренә төшерде. Аннан авызын ачар-ачмас кына өстәде:  – Дөресен әйткәндә, туфрак кайда да бер түгел микән соң, алайса? 

Әлбәттә, ул бу сүзләрне, әнисен, ирен үзбәк җирендә калдыруын аклар өчен, чарасызлыктан әйтте кебек.

Инде бу якларда милләтара тавыш-гауга күптәннән бара, әлегәчә килеп тәрәзәләрне генә коеп төшергәннәре юк иде.

Ферганәдә әнә төрек-месхетеннар яшәгән Ташлык бистәсендә, Маргелан кебек шәһәрләрендә   кырыш-үтерешләр булган дип сөйләделәр. Кокандта, Риштанда да кешеләр үлгән ди. Дәүләт бәйсезлеге әләме астында барган канкоешлар күпме халыкның язмышын җимерәчәк әле. Шуны аңлаучы бар микән җир өстендә?

Җиһангөл тәрәзә аша гына киртләч-китрләч соры тауларга төбәлде: аларга шәфәкъ кызыллыгы иңгән, һәммәсе дә комачтай кызарып күренәләр иде.   

  

***

 

          Җиһангөлнең күз каршыннан балачагы йөгереп үткәндәй булды. Әтисе, әнисе күз алдыннан китмәде. Алар да Чистайга йомырка сатарга йөриләр иде. Әлбәттә тавыкныкын инде... Авылда ташбака йомыркасын түгел, ташбаканың үзен дә күргәннәре булмады. Әтисенә иярергә ярата иде кыз. Беркуркусыз, иркен сулап яшәргә мөмкин, чөнки әти – янда. Малайлар да тел чыгарып үртәшүдән шүрлиләр хәтта, тыныч кына артларына борылып карый-карый үз юллары белән сыпырталар. Гомәр генә үртәшми иде алар сыйныфында. Җиһангөлне үртәргә дип авызларын гына ачып карасыннар... йодрык кунганны сизми дә калырлар иде... Кыз аңлый: күбесенең әтисе сугыштан кайтмады. Әтиле кешегә кызыга торган заман. Һай, кайлардан искә төште әле бу Гомәр? Кирәкмәс иде инде хәзер аны хәтердә яңартулар...

Җиһангөлнең уйлары үз-үзләрен ирексезли-ирексезли янә базарга кайтты.

Юк, йомырка гына түгел, ярма да алып барырлар иде. Әнисе көндез бодайны пешерә, киптерә, яргычта әйләндереп ярма ясый. Аны кичтән янчыкка салып әзерләп куя.   Кыз төенчекне күрүгә әтисенә сырпалана:

– Минем дә барасым килә! – ди. Әтисе мыек астыннан гына елмая, мич янында бүкәндәй нык булып, калкынып утырып торган төенчеккә бармагы белән төртә:

– Менә шуны шәһәргә җиткәнче күтәрсәң, алып барам. 

- Күтәрәм, күтәрәм!

Җиһангөл сөенечтән баскан урынында сикергәләп тора да кинәт кузгатып, бераз чүгә төшеп, көчәнә-көчәнә “бүкән”не иңенә сала.

  • Ай-һай, көч бар да соң үзеңдә...
  • Мин аны шәһәрне узганчы да күтәреп бара алам әле...

                    Җиһангөл кичтән уйнап кергән бишмәтенең ычкынып киткән төймәләрен төймәли. Бер кичкә юрганны да ябынмаска мөмкин хәтта. Хәер, идәндә ул кадәр җылы да түгел, аның каравы, әтисе уянуга ул инде әзер, киенеп тә торасы юк: бишмәт – өстә. Болай булгач, калдырып китә алмас әтисе... Барыбер дә ышанып бетеп булмый ла олыларга.    

Кызының әрсезлеген әтисе дә хуплый, үзенә ияртүе  дә шуңа гына. Заманалар авыр, еллар ябык чорда басылып кала күрмәсен бу бала, дип фикер йөртәдер, мөгаен ...

Менә алар кыр юлы буйлап атлыйлар. Төенчек кызның иңнәренә баса, аягындагы итекләре дә авырайгандай тоела. Шул мәлдә ул хәйләне үзеннән алгарак чыгара  һәм еламсырап:

  • Төшеп китә, китә, китә! – дип кабатлый.

 Пычрак юлга ак киндер капчыкны ничек төшерә алсын инде әтисе,  ул сыңар кулы белән үрелеп кенә төенчекне тотып ала.

– Үҗәтлек җитәрлек тә соң үзеңдә, кызым. Тәки шунда кадәрле күтәреп килдең бит, ә, – дип башын чайкап тора. – Болай булса, югалмассың, Ходай  кушса... Ничек тә өскә үрмәләрсең. –  Ул аны рәшәткәгә ябышып һаман өскә үрләргә тырышкан колмактай күз алдына китерә булыр... Кыз шулай фикерли.

Алар күрше авылны үткәч тә ярга төбәлеп торган пристаньга килеп җитткәннәрен сизми дә калдылар. Әтисе юл буена сугыш яраларын кузгатты. Җиһангөл тойды: сугыш аның бөтен барлыгына, тормышына сеңгән. Илнең җиңүен якынайткан, аны яулап алып биргән нинди дәрәҗәле кеше икән лә! Ник бу хакта бер дә сөйләшми икән соң ул өйдә? Әнисе аңа тагын да игътибарлырак карар иде бит. Чөнки никадәрле яра алып, үз сүзләре белән әйткәндә “контужен булып”, япь-яшли зур көрәшкә кергән, шушы хәлдә дә  исән кайтып җиткән бит әнә. 

Ерактан йөзеп килүче пароходлар моннан су өстендә тын гына тирбәлгән акчарлаклар кебек күренә. Ә  шап-шоп ярга бәрелгән дулкыннар йөгереп чыгып кызның битләреннән үбеп алырлар сыман тоела.

Пароходның да иң дәвенә утырдылар менәтерәк.  Салмак кына йөзеп киттеләр. Ярлар сабыр гына озатып калды. Озаклап карап бармакчы иде әле кыз җыерчыклы су өстен. Тик әтисе стена ягалый якынаеп, бер почмаккарак чакырып китерде дә  чүгәләргә кушты һәм өстенә иске фуфайкасын ябып та куйды. Үзе  иелеп:

– Тыныңны да чыгарма, – дип пышылдады.  Кыз башта куркып калды. Гомеренә беренче мәртәбә әтисе белән ерак юлга чыкты ул. Елганың диңгездәй шаулаганын,  дулкыннарның бер-берсен куышып уйнаганын тәрәзәдән күзәтеп барырга, хәтта ачык тәрәзәдән җилләргә кул сузып хәбәрләшеп алырга да уйлаган иде. Берсе дә чынга ашмады мыни инде? Күңеленең кайсыдыр почмагында, караңгы күкләрдәге аҗагандай әтисенә үпкә хисләре дә сызылып калды. Пароходыбыз батып китмәгәе тагын, дигән шом да җанын кимерде. Тик ул һәммәсен шунда ук онытырга карар кылды, чөнки фуфайка кырыеннан әтисенең күн итек башы күренеп тора, ә фуфайкадан “әти исе” килә иде. Ул исне кыз әтисе сугыш кырыннан әйләнеп кайтканчы сагынып яшәде. Әнисе күрмәгәндә, әтисенең иске бүреген алып йөзенә каплап торыр иде. Тик ул бүрекне әнисе яңа чыккан каз бәпкәләренә оя иткәч, әчкелтем татлы, үтә дә газиз, йөрәк кылларын тибрәтеп юксыну хисләрен тирәнәйтүче ис җуелды. Озакламый әтисе үзе дә кайтты.

Кыз уйларыннан арынып әтисенең итек башына төбәлде.

    Димәк, ул аны калдырып бер адым да ары китмәячәк. Димәк, хәзер тынычланырга да була. Кемнәрдер килеп табып алсалар да, һәммәсе өчен әтисе үзе җавап тотачак, чөнки.

Караңгыда кызның күзенә йокы эленде. Ул төшендә акчарлаклар белән сөйләште. Су өстеннән колач җәеп йөзде дә йөзде.

– Син бишмәтеңне суга ташла, югыйсә, авыраеп, үзеңне суга батырыр. Күрәсеңме безнең күлмәгебез ничек җиңел! Тамчы да тәгәрәп кенә төшә өстебездән! – диде ап-ак йомры башлысы.

  • Әтием миңа да яңа күлмәк алачак, – дип җаваплады кыз.
  • Безнең янда сиңа рәхәтме? – дип сорады бала акчарлак.

          -Рәхәт, бик рәхәт, тик сулышым кысыла, бишмәтем аска тарта, – диде Җиһангөл дулкын өстенә үрмәләргә тырышып. Шул мәлдә кыз пароходның тагын да ачырак кычкырткан тавышын ишетте.

Җиһангөл су астына менә китәм, менә китәм,  дип торганда аңа бу тавыш фәрештә канатын сузгандай тоелды. 

Кинәт йокысыннан айнып, фуфайка астыннан башын чыгарып, куркынган күзләрен әтисенә төбәде:

-Ник кычкырта ул, әллә батабызмы, әти? 

  • Килеп җиттегез ди, кызым! Тик әлегә күренми тор.

Җиһангөл янә “әтисенең исе” бөркелгән җанга якын фуфайка астына кереп качты.

-Әтием, син нигә мине качырдың? – дип сорады кыз ярга аяк баскач.

                  -Билет тикшерүче абыең шулай кушты, җәлләде ул безне, сиңа билет калмаган... юл йөрүче күп, үзең күрәсең, – диде әтисе. – Аннан, чыдарсыңмы икән, дигән идем. Сабырлыгың җитте бит. Болай булса, югалмассың, кызым.

Билет тикшерүченең ник шулай кушканын да, әтисенең  ник фуфайка белән каплап куюын да кыз аңлап бетермәде, дөресрәге, кызыксынасы да килмәде, чөнки шәһәр кадәрле шәһәр янында әтисенең аягына карап барган вакытлы минутлар чүп кенә иде.

          – Ташла бу бишмәтеңне, кызым, күрәсеңме, әнә тегендә, тимердән  чүп савыты күренә. Шәһәрдә болай йөрмиләр...

Кыз як-ягына күз йөгертте: шәһәрнең күзләре күп икән. Алар янып тора икән. Йортлары да катлы-катлы икән. Үз фатирларына кайтып җиткәнче, биек баскычлардан менә-менә үк арыйлардыр инде, бахырлар.

-Кызым!

Җиһангөл айнып киткәндәй булды: бишмәтенә карап алды. Карашларын тирә-юненә күчерде. Кешеләр һәммәсе җылы күлмәк, костюмнардан. Бишмәтле бер генә кеше дә күзенә чалынмады шул. Ул әтисенә күтәрелеп карады да, бик борчулы кыяфәттә:

–Ә  кайткач ни киярмен соң? – дип сорап куйды.  Әтисе дә матур хыялларыннан айнып киткәндәй булды. 

Җиһангөлне шунда ук юл өстендәге бер кибеткә алып керде. Кибетчеләр белән бергәләп бик матур йон күлмәк сайлап алдылар. Кыз күлмәкне кибеттән киеп үк чыгып китте. “Менә хәзер Гомәр күрсен иде мине бу киемнән!” дип үзалдына елмайды кыз. Ул аның һаман үзенә төбәлгән карашын тойгандай булды. Әллә толым очыннан да тартты шунда...

Ә кыршылган бишмәтне әтисе кызның өстеннән салдырып, бөкләп капчыгына салды.

-Иске яңаны саклый,  диләр, кызым, әйдә, кайтсын әле...

 Әтисе белән берсүзсез килешсә дә, “Тәки шушы иске бишмәттән котылып булмады...” дип авыр сулап куйды Җиһангөл. Яңа пәлтәгә акчалары җитмәде шул...

                   Ә иң мөһиме: алар ике капчык тутырып шәһәрдән ипи алып кайттылар. Берничә кибеттә озаклап чират торырга туры килде килүен. Арсалар  да чыдадылар.

– Сабырлык җиңде, кызым, – диде әтисе.  Кайткач, кар базына тутырып куярбыз да рәхәтләнеп икмәк ашарбыз ичмасам.

 Сугыштан соң беренче мәртәбә туйганчы икмәк ашаган көн хәтер дәфтәренә бәйрәм булып язылып калды. Ах, тәмле булды да соң шәһәр икмәге! Ризыкка кытлык кичергән мәлләрендә ул гел шушы вакыйганы хәтерендә яңартты, һәм тамагы туеп киткәндәй тоела иде.

Ә әтисе аның бик кызык кеше. Бертапкыр дәшми-тынмый гына көрәк күтәреп урманга китте. Сугыш җәрәхәтләреннән кечерәеп калган, бөкерәя төшкән гәүдәсенә, салмак хәрәкәтләренә күздән югалганчы карап торды Җиһангөл. Барыбер аның әтисеннән дә акыллы, яхшы кеше юк дөньяда.  Урманга балта күтәреп барганын күргәне бар иде кызның, бу юлысы  тәмам аптырашка калды. Ә төштән соң ул әнисе белән икесен йортка чакырып чыгарды да дәү капчыгын ачып җибәрде.

              – Җимеш бирми торган агачларны урмандагы урыныннан кузгатып ник вакыт исраф итеп йөрисең болай? – диде әнисе ачуланып.

     – Йорт искереп бара, карчык, үссеннәр әйдә. Дөньяларның кем кулына каласы билгеле түгел, ә болай үзебезнеке булыр. Кеше җиренә утыртмыйбыз ич. Кисәрбез дә яңа йорт салырбыз, Әхмәтебез берзаман рәхмәт әйтер әле миңа, – дип җавап бирде әтисе һәм иске өйнең артына чыршы-нарат агачларын утыртып чыкты. Һәм бер төп каштан да төртеп куйды. Бу агач йортны ут-күздән саклый имеш. Җитмәсә, язын шау ак чәчәк ата ди: ул чәчәкләр шәмдәлләрдәге шәмнәр кебек төп-төз, алар өскә карап, күкләрнең илаһи якты нурларын җыеп утыралар имеш.

  • Һай кызык кеше син, һай мәзәк кеше син, – дип әнисе кат-кат кабатлап   торды да үз эшенә ябышты...

Әтисе өстенә фуфайка каплап куйгач та, кыз шушы вакыйганы исенә  төшерде. Хәер, әтисе начар эш эшләмәгән ич, ничек матур булып, ел фасылларына һич бирешмичә күкрәп үсә ул агачлар! Үзен юлга алып чыгуының да хикмәте бар: ачлы-туклы балачагына бер бәйрәм ясады ласа ул.  

Чистай кечкенә шәһәр икән. Үзе яр буйлап ерак-еракларга сузылган. Инде кояш офык сызыгыннан күтәрелеп килсә дә урамда энҗе-мәрҗәннәрне бауга тезгәндәй утлар яна. Матур, ике-өч катлы биналар да хәтта күккә тоташкандай тоела, иркен урамнар буйлап тыз-быз халык чабыша.  Таң тишегеннән кая баралар алар? Кызның күзләре боларны күреп туялмый. “Моннан соң беркайчан да... беркайчан да зур юллардан курыкмаячакмын”, дип уйлый ул.  “Калаларның зурлары да була”, ди әтисе. Кыз уйлый: “Кешеләр ничек адашмый йөри ала икән анда?”. Хәер, әтисенә дә ул бу уен кычкырып әйтми түзмәде.

-И-и кызым, – диде әтисе, – шәһәрләр адаштырмый ул кешене, язмыш адаштыра... 

***

Тәкъдир дигәннәре адәм баласы яралганчы ук язылып куела ди. Язмышы адаштырдымы соң әллә аны? Ничек болай тиз уйлап чыгып китә алды ул мондый зур юлга? 

Җиһангөл шаккатты: кешеләр төрле-төрле телләрдә сөйләшә, йөз-битләре дә бер-берсенә охшамаган. “Язмыш адаштырды микән боларны?” дип уйлап алды ул шунда.

Ташкент та зур шәһәр, Сәмәрканд та кечкенә түгел икән. Бу шәһәрләр аның күз алдында аллы-гөлле төсләр уйнаклаган, сый-нигъмәттән сыгылган кайнап торган базарлары, өем-өем карбыз-кавыннары белән, көне-төне эшләүдән туктамаган киң сәкеләр тулы чәйханәләре, карт чинар астындагы такта сәкеләргә кунаклап “йога”чылардай  аяк бөкләп утырган акка йә күккә  буй-буй сызыклар төшкән җиләнле, кара өстендә ак бизәкле түбәтәйле чал картлары, алар кулындагы ялтыр-елтыр кәсәләре белән торып калды. Урамнардагы ялкын уйнаткан тандыр-мичләре,  алсу-кызгылт ләвәшләрне өеп куйган сәүдәгәрләре, аларның тәмле теле, кояшта янган якты чырайлары... Өсләрендәге җете ал, куе кызыл, ак-кара буй-буй сызыклар төшкән ефәк йә атлас күлмәкләргә, дүрт почмаклы түбәтәй астыннан әллә ничә толымы уйнаклап тирбәлгән кара күзле кызларга ул сокланып карады. “Бөтенесе үзләренчә,” дип нәтиҗә ясады.

Җиһангөл мондагы төсләрнең күз алдында җемелдәшүенә сәерсенеп рәтләрдән кыргарак чыкты. Колагыма гына ишетелә микән әллә дип, кай тарафтандыр килгән таныш аһәңне тотып алырга тырышты. Бик якында әкрен генә кемдер җырлый иде:

Сандугач баласы микән

Бакчаларда сайраган?

Нинди кайгыларым икән

Йөрәгемдә кайнаган...

-Сез татарча җырладыгыз түгелме? – дип сорады ул төенчекләрен җиргә куеп.

-Татарча, – диде ир-ат күтәрелеп тә карамыйча балчык чүлмәген әйләндерә биреп. – Үзебезчә. Ә нәрсәсе гаҗәп? Монда ике кешенең берсе безнең халыктан... Минекеләр революция чорында ук качканнар.

Ул кинәт башын күтәреп Җиһангөлгә төбәлде дә сүзсез калды.

-Һай чибәр дә соң безнең кызлар, ә! – диде аннан чүлмәгендәге тузанга өрә-өрә.

Чүлмәкченең зырылдатып  әйләндерә-әйләндерә балчыкны ике куллап тигезли-тигезли чүлмәк ясавына кызыгып, юлыннан бүленеп шактый басып торды кыз. Янәшәдә генә әле сары, әле коңгырт төсле чүлмәкләр тигез сафларга тезелгән. Ә чүлмәкченең шома таштай нык учыннан озын муенлы балчык савытлар коелып кына төшә шикелле. Хәер, кемнәрдер шул арада сатып алырга да өлгерде. Янәшәсендәге бер хатын Җиһангөлнең кабыргасына төртеп:

-Аларда ризык озак саклана, алып җибәр, үскәнем, бер дә үкенмәссең, – дип ныклап мактарга җыенганда кыз айнып китеп, үз юлына борылды. Нидер онытып калдырган кешедәй янә чүлмәкче янына килде. Эчтән”татарча тагын бер генә сүз әйтсен иде бу адәми зат”, дип теләде. Туган телне, туган җирне, әтисе белән әнисен ул инде сагынырга да өлгергән иде. Үзәкне өзә торган мондый авыр хисне әле моңарчы бер кат та тойганы-кичергәне булмаган икән. Әйтерсең, сагынуларны баса алырлык могҗиза шушы чүлмәкче кулында, әйтерсең, ул гына кызны әлеге авыр халәтеннән чыгарырлык могҗизага ия. Тик чүлмәкче зыр-зыр чүлмәк әйләндерүен белә, кызга күтәрелеп карарга исәбендә дә юк иде. Җиһангөл аңа бераз төбәлеп торды да барча өмет җепләрен өзеп, олы юлга юнәлде.  Кайдадыр тимер чүкегән авазлар ишетелде. “Димәк, кемгә балчык, кемгә тимер, рәхим ит!” дип уйларын башкага күчерергә тырышты ул.    

Узып барышлый гына күзгә ташланды һәммәсе дә.

Ә ул базар аша үтеп ары китте... Сәмәрканд янындагы бер шәһәрчеккә тартым бистәдә яшәп ята менә. Әле Җиһангөл килен булып төшкәнче, бу җирлекне кышлак дип кенә йөртәләр иде. “Ярый, тынычрак җиргә җибәргәннәр, зур шәһәрләрдә яшәве җиңел түгелдер”, – дип уйлап алды Җиһангөл.

Чистай... Ташкент... Сәмәрканд... Ничек якын аның күңеленә бу шәһәрләр. Ә якыннардан да якыны Казандыр, мөгаен. Тик Казанның үзендә туып-үскән газиз халкыннан да арыган чагы. Ишетелә: яшәр өчен вакытлыча фатир табу да мөмкин түгел диләр...

Ә ул чактагы хатирәләр җылы, матур... Өметләр якты, бәхетле киләчәк – алда иде... Ул татлы мизгелләр Җиһангөлнең әле дә күңелен күтәрә, көннәрен нурландырып җибәргәндәй тоела.

Очсыз-кырыйсыз Алай базарында аңа ул чакта бөтен халыклар да бертуган сыман тоелды. Бу кешеләрнең бер-берсенә каршы килерлек сүз әйтүләрен ул күз алдына да китерә алмас иде. Чорлар башка, заманалар башка иде шул. Әллә кешеләр замананы бозды, әллә замана кешеләрне?..

“Татарлар – Казанга!” имеш... Ничек әйтә алалардыр мондый сүзне?!

Инде өйләрне шартлатмасыннар, дип, халык урамда кизү тора башлады. Береңнең өенә икенчеңнең келәте тоташкан дигәндәй. Төнге икедә ата башладылар бер көнне. Авыл урамнары буйлап танклар дулап йөрергә тотынгач, халык туган җирен исенә төшерде. Урыслар өлгеррәк булып чыкты: шунда ук качып котылу җаен карадылар. Хәтта, бер күршеләре умарталарына кадәр контейнерга төягән, тик юлда тоткарлык ясап, бөтен әйберләрен алып калганнар ди. Менә бит нинди законсызлык китте! Мондый яманлыклар хакында сөйли башласалар, бөтен үзбәк халкы шундыйдыр кебек тоела. Ә бит чынында алай түгел. Бергә гомер кичерделәр ласа. Бер-берсенә авыр сүз түгел кырын караганнары да булмады.

Әле беркөнне оныгы кунакка килде. Нидер сизенгәндәй тәрәзәдән карап тора иде, кинәт: “Әбекәем, танклар килә!” – дип кычкырып җибәрде. “Кит тәрәзә яныннан, ата башласалар үлгәнеңне дә белми калырсың, кызым. Кит!”  –  дип кычкырды Җиһангөл коты алынып. “Аталар, дәү әни, ишетәсеңме?”  – дип авызын ерып тик тора бирде Әлфинә. Җиһангөл аны җиңеннән эләктереп бүлмә уртасынарак сөйрәде:

-Тиз ят идәнгә!..

 Үзе эчтән пошынып: ”И Ходаем нинди көннәргә калдык бит, ә!” – дип тәкрарлады.  Әнә, күрше районда бер картны кибеткә чыккан җирдән атып үтергәннәр ди бит... Аллам сакласын.

Танк ыжгырып килүен дәвам итте. “И Ходаем, әллә соң өебезне иштерергәме исәпләре?” дип Җиһангөл күзләрен зур ачып карады. “Үлем арбасы” аларның тәрәзә каршысына ук килеп туктады. Җиһангөлнең куркудан бөтен тәне калтырады. Танктан   күрше егете Хәлбай сикереп төште. Йөрәге аны күргәч кенә тынычланды. Оныгы Әлфинәне алырга кергән икән:

-Әйдә, танкта йөртеп алып кайтам үзеңне, зәңгәр күзкәй, ди. Авызы колагына җиткән. Әйтерсең, аны сугышка түгел, ә мәхәббәтен эзләргә чыгарып җибәргәннәр.

Әлфинәсе дә сикереп тора. Җиргә тияр-тимәс бөрмәле итәкләрен, озын җиңле кофтасына шунда гына игътибар итте Җиһангөл. “Бер генә урап кайтыйм инде, әбием, рөхсәт ит инде,” –  ди. Ни әйтсен инде Җиһангөл.  “Хәзерге яшьләр безнең сүзне тыңламыйлар шул, үзләренчә яшәргә телиләр”, дип пошынып калды ул.

 -Аһ бу яшьлекне! – дип сукранды дәррәү кузгалып киткән иләмсез танк артыннан. – Боларга сугыш ни дә тынычлык ни... Үзенең коты очты. Әнә бит бөдрә чәчле, кыска итәкле, иннек-кершән ягынган бер кыз баланы үле килеш табып алганнар. Имеш, “килмешәк”ләр алып килгән бу җиргә мондый затсызлыкны. Ялангач ботлы кызлар күбәйде, имеш... Аларны кумый торып әхлак турында сөйләшеп булмый имеш...

Танк эзе трактор-машина эзе генә түгел, аның киң, иләмсез тәпиләре җирне ертып кергән, ул ерымнар исә күңелдә шом уята, ямьсез тәэсирләр калдыра иде. Җиһангөлнең ул эзләргә карагач та кан юлларында каны катып калгандай тоелды. Яшьлеккә бәйле булмаса, үзегез безне куасыз, үзеңә минем оныгым кирәкме, дияр иде. Сезнең белән алыш-биреш бетте, дияр иде. Әйтәсе сүзләрен эчендә тотып калды. Хәер, Хәлбай да аның үз укучысы шул. Яхшы укыды, хәрефләре дәфтәр битендә томырылып торыр иде. Бабасына охшамаган ул яктан. Бабасы авыл советында Әлфинәнең туу турындагы таныклыгына “Альпина” дип язып җибәргәнен күргәч, коштай очып барып җитте Җиһангөл. “Ф” менә мондый була ул дип, ике кулын биленә куеп, гәүдәсе белән  хәреф сурәтен ясап күрсәтте. Хатасын үзеннән төзәттерде барыбер.

Яшьләрнең чырык-чырык көлешүләре хатирәләрдән аерды.

Уйларын йөгәнләп:

-И Раббым! Боларның дуслыгын дошманлыкка, мәхәббәтләрен нәфрәткә әверелдермә берүк! – дип ярымкараңгы, болытлы күкләргә төбәлде.   

***

Җиһангөлне ерак сәфәргә озаткан көнне Әсмабикә белән Корбангали намазлыкны җыеп тормадылар. “Илаһым, үзең туры юл күрсәт, газиз балабызны ташлама, үзеңә сыендыр. Читкә китәргә хәер-фатиха биреп, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызны үзең ярлыка! Иманнан язарга ирек куйма, бәхет бир кызыбызга!”  – дип һәр намаздан соң озын-озак Аллаһыга ялвардылар, кат-кат теләк теләделәр.

“Ни Гөлфизәбезнең бәхете булмады. Ятим баласын безгә ташлап калдырды. Атасының саулыгын тәмам какшатты ласа, югыйсә кызыбыз кыз гына түгел иде”, – дип Әсмабикә  һаман үз эченнән янып-көеп яшәде.

Гөлфизәсенең язмышы Корбангалине аеруча борчыды:

“Сугыш хәле яман: алдыңа бомба төшә, артыңда ядрәләр ярыла, уңга карыйсың – үле, сулга күз ташласаң – яралы. Бөтен дөньясы ут эчендә калгандай тоела. Шуннан да исән чыктым ласа мин. Әни бер доганы куен кесәмә тыгып җибәргән иде. Ә теп-тере, исән-сау бала хәсрәте безне аяктан егарга торамы? “ – дип борчуларын басарга теләвен тышка да чыгарыштырды.

Әсмабикә:

-Артыгын төпкә төшеп уйлама, әле безнең Алмазны кеше итәсебез бар, – дисә дә Корбангали көннән-көн кипте. Тәне буйлап таралган ярчыклар аңа үз-үзләренә урын табалмый һаман йөреп торалардыр кебек тоелды. Җан тынычлыгын югалту Корбангалине талкыды, күзләренең нурын сүндерде. Ул мәрхүм әтисе кебек үк ап-ак күлмәктән капка төбенә чыгып, баеп барган кояшка карап утырырга гадәтләнде. Алмаз бер дә бабасыннан калмады. Корбангали аны кочагына алып, кысып-кысып кочаклый, чәчләрен исни, әле башыннан сыйпый, әле бер сүз әйтми генә аркасыннан кага. Шулай үзенчә яратуын аңлата иде. Моны бала да тоя, ул Корбангалинең култык астына ук кереп бетә. Кайчак, җылы кочакта изрәп йоклап та китә иде.

Алмаз әби-бабайның җан җылысын тоеп ай үсәсен көн үсте. Әсмабикә нинди эшкә тотынса да кул арасына керергә яратты.

-Мин зул инде,  – дип куярга өйрәнде. Әбисенең куанычы була белде. Ул пешергән тәмле ризыкларны әле теле ачылып җиткәнче дә мактый белә иде. Баш бармагын өскә тырпайтып “во!” дияргә кемнәр өйрәткәндер?..

Бигрәк тә бабасының күңеленә һуш килгән эшләргә катышты. Җәен бабасы белән бергә йорт тирәсен себерә. Карт аңа кечкенә генә себерке дә бәйләп бирде. Шунда бабасы малайның әтисе турында искә төшерә. Малай инде аны хәтерләми дә. Әмма, күңеле тудырган “әти” дигән сурәтне ул җанының иң тирән төпкелендә саклый. Аңа һич тә сүз тидерергә ярамый иде. Әнигә дә шулай ук. Карт моны яхшы белә. “Бала гына булса да тормышка фәлсәфи карый”, дип куана. Шуңа алар күбрәк бергә кичкән күңелле вакыйгаларны гына ешрак искә төшерәләр иде.

Җиһангөл апасының китәсен белгәч, өзелә-өзелә елады бала. Бер кыерчык шикәр биреп көчкә туктаттылар.    

 

***

Җиһангөл кунаклардан иртәрәк уянды. Өчпочмакка камыр куйды. Итләрен турап, бәрәңгесен арчырга кереште. Электр самоварын токка тоташтырды. Аның җанында гомеренең иң матур чорлары үткән Үзбәкстан иленең җылы җилләре исә иде. Ул илнең якты кояшы астында җылынып яшәгән гомере әле әлләни ерак та китмәгән, аны куып тотарга да мөмкиндер күк тоелды.

Юынып-кырынып алгач, Бәхтияр Мәхәббәткә дәште:

- Апага булышасы түгел микән анда?

-Юк, юк, әйдәгез, табын янына үтегез! Бөтен эшем беткән минем. Хәзер өчпочмакларны мичтән алам, – диде Җиһангөл.

Әлбәттә Бәхтиярның да, Мәхәббәтнең дә күңелләре тыныч түгел, аларны татар җиренә бәйләнәсе киләчәкләре борчый иде.

-Газеталардан эш белешеп карадык, тик  бер дә ышаныч юк, апа. Кайларга кагыласы булыр инде, –  диде ир тәмам өметсез тавыш белән.

-Шәһәрдән эзләргәме исәбегез?

Чарасызлык иңнәренә басканын кыяфәтеннән сиздергән Бәхтияр:

-Безгә кайда да ярар иде инде, – дип куйды.  

 -Әллә берәр авыл тирәсенә урнашып карыйсызмы? Кул-аяк тимәгән җирләр бездә җитәрлек, –  диде Җиһангөл үзләрен, шулай ук күрше авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән ягъни үз бизнесын булдырып яшәп ятучы улын күз алдына тотып. Сез ничек уйлыйсыз? Безнең халык авылларны ташлап бетереп бара. Һәрберсендә анда-санда берничә карт-карчык гомер йомгагын сүтеп ята диимме. Алар берсе дә эш кешесе түгел инде, пенсиягә шөкер итүчеләр. Ә болай, сезнең яклардан килгән халыкның күпчелеге шәһәрдә. Автобус-трамвай йөртәләр, төрле төзелешләрдә эшлиләр. Хәзер инде аларны йортлар салырга да остарып беттеләр, дип мактыйлар. Урам себерәләр. Хәтта, кафелар ачып, шактый дан яулаганнары да бар. Шаурма, шашлык, пылау мондагылар өчен дә ят ризыклар түгел хәзер. “Самса” исемле кафеларны халык бик ярата. Дәмләмәләре телеңне йотарлык диләр. Ризыкны мулдан салып бирәләр.  Югалып калмаска гына кирәк. Аллаһ җан биргәнгә җүн бирә ул.

Җиһангөл туган авылына кайтып төшкәч, яшьләрнең эшсезлегенә таң калган иде. Ничек була инде ул билдән печән үсеп яткан җир өстендә хуҗа була алмыйча яшәү? Үз чоры көтүендәге сыерларны әле күрсәтсәләр дә таныр иде ул. Акмаңгайны танымаскамы? Аның күзләренә яшьләр тулды. Шушы сыер туклыкта яшәтте ләбаса аларны. Хөкүмәт эшендә дә эшләмәгәч, нинди пенсия алырлар икән соң бу балалар дип, яшьрәк авылдашларының картлык көннәрен күзаллап кайгылы уйларга батты. Дәүләт үзе ничек шуңа юл куя икән соң дип гаҗәпләнде. Бу кадәр җавапсызлык була аламы җир өстендә?   

Җиһангөл нигәдер төне буе үзбәк якларында адашып калган апасының улы – Алмазны уйлады. Беркөн килер: кайтыр Алла боерса. Әнә бит, бөтен нәсел-нәсәбәсе күченеп беткәч тә үзбәк җирендә яшәп ята. Хәер, аңардагы үҗәтлек беләнме?! Әрсезлек беләнме?! И бахыр! Шуклыгы да балачактан ук ласа.

 Җиһангөлнең күз алдында ялкын телләре уйнаклап алгандай булды. Әнисенең аптырап:

-Каян керә өйгә бу төтен исе? – дип торганын күреп, йортка йөгереп чыкса, абзар түбәсеннән күккә ялкын күтәрелгән, ул таралып, тирә-юнне ялмап алырлык көч җыеп ята иде. Урамның кайсы башыннандыр:

-Пужар! Пужар! – дип кычкырган ярсу тавышлар ишетелеп китте. Абзарны гына түгел, йортны да коткарып булмаслыгы көн кебек ачык иде. Ул арада чиләк күтәргән күршеләр йөгерешә башлады. Арты киселгән резин галошларын сөйрәп Хафизә түти кереп җитте. Авыз ачып, утка карап торган дүрт-биш яшьлек малайларга төбәлгән сөңгедәй карашын тоюга, күрше малайлары, атыла-бәрелә өйләренә элдертте. Карчык,  Алмазга якынаеп ук:

-Утка атыгыз, бәдбәхетне! – дип кычкырып җибәрде.    

Кая басканын да сизмәде Алмаз, балакай. Ут урынына чапты. Ут коточкыч иде. Моны аңлаудан аңгыраеп басып торган мәле иде малайның. Бәрәңге буразналары буйлап үрмәли-шуыша барды да  бакча башындагы олы юл аша чыгып, арыш басуына кереп югалды.

Янгын басылды. Халык таралышты. Алмазны күздән җуйганнарын аңлап, барысы да борчуга төште. 

Әсмабикә карчык нишләргә белмәде. Үзләренекен генә түгел, тирә-юньдәге буразна араларын актарып-йөреп чыкты. Күршесенә рәнҗеде. “Бала-чага нишләгәнен төшенеп ут төртәме инде? Булган беткән. Барыбер дә көл-күмер өеме генә торып калды өйдән,” диде.

Абзардагы саламга ут якканнар, балакайлар, шунда күп итеп пешәргә бәрәңге ташлаганнар. Бәрәңгеләрне баздан чыгарган чак бит. Утны җәелә дип белмәгәннәрдер инде, учак булып бер урында гына янып тора дип күзаллаганннардыр. Бөтен печәнлекне минут эчендә ялкын ялмап алды. Җиһангөл бар батырлыгын җыеп, абзар ишеген ачып җибәрде. Сыер-сарыкларның көтүдә икәнлеге исенә төшеп, күңелендәге шом бераз таралгандай тоелды.  Чынлап та, йортта ут теле тими калган берни дә юк, самавырга кадәр эрегән, ниндидер могҗиза белән бердәнбер Коръән китабы гына исән-имин калган иде. Ярый әле кыш түгел, башы гына булса да җәй ни дисәң дә җәй инде ул, йортта чатыр корып та йокларга мөмкин, дигән юанычны күңеленә беркетте. 

Малай югалды. Милиция, атлар белән ике көн, ике төн эзләде. Өченче көнне Алмазны арыш басуыннан табып алдылар. Малайның ачлыктан, куркудан күзләре калайланган, үзе шактый хәлсезләнгән иде. Бу хәлдә күреп, Әсмабикә янә хафага төште. Хафалануы тикмәгә булмаган: малайга төнге басудан “лунатик”лык  –  ай чире йогып кайткан иде. 

Ул елны алар җәй-көз буена янгын ялмарга өлгермәгән мунча ишегалдында кундылар. Малай күзләре йомык көе дә төнлә торып чыгып китү ягын карый. Җәен Әсмабикә карчык җәй буена йокы күрмәде. Эт-фәлән куркытып, бөтенләй зәгыйфь калмасын дип борчылды. Җайлап-көйләп кире алып кереп янына яткырыр, кочагына алып йоклатыр иде. Унөч яшкәчә малай шулай әбисе кочагында төн кичте. Атлар ярата иде Алмаз. Ат дип белеп әбисенең чәчләреннән эләктерә дә: “На-на!”, дип куалый. Тешләрен кысып, иреннәрен тешләп чыдый Әсмабикә. Йолкынып чыккан чәчләрен, карчык, иртән кеше торганчы урын-җирдән учлап-учлап җыеп ала торган иде...

Тик милициядән коты алынып калды малайның. Погонлы затларны күрдисә, бәрәңге буразнасына кереп кача. Тынын да чыгармыйча шактый яткач кына, төс-кыяфәтен югалтып, тәмам агарынып килеп чыга торган иде. Бер тапкыр уянып китсәләр йортта милиция белән бергә берничә кеше йөри. Арада авыл советы рәисе дә бар. Имеш, кемнәрдер колхозның люцернасын урлаган.

-Әйтегез, кая яшердегез? – дип күз иләгеннән үткәрде погонлы зат.  Тентемәгән җирне калдырмадылар.  Мунчаны урап чыктылар, базларны ачтырдылар.

-Карагыз, кара, нахак гаепне күтәрү авыр ул, – дип, бик иркен күңел белән барча ишекләрне ачып-ябып йөрде Әсмабикә. 

Нишләп алардан шикләнгәннәрдер? Алмаз погонлы затны күрүгә һуштан язып егылды. Авылның шәфкать туташын чакырып көчкә игә китерделәр.

Икенче көнне күршеләре Хафизә түти кереп сөйләде:

-Төне буе люцерна урнаштырдык, ашамаган-эчмәгән... Урлашуга керми ул, хезмәт хакын түләми бит колхоз. Без хезмәт хакын шулай алырга карар кылдык, – диде.

Сатмый, сүзне читкә чыгармый Әсмабикә. Ике кулын ике тез өстенә куеп, тыңлап тик утыра бирә. “Иман дигәне шушы була торгандыр инде”, дип уйлый Җиһангөл. Әлбәттә, Әсмабикә ашамаган-эчмәгән күршесенең хәленә кереп, чәй куеп җибәрде. Тары коймагы атлаган иде, шуны туң майдан чыҗлап торган табага салды.

Юк, ул чакта, Җиһангөлләрнең үзләрен дә язмыш иркенә ташламады авыл халкы. Кем бәрәңге күтәреп килә, кем он китерә. Әсмабикә карчык елады да елады. Югыйсә, йорты дөрләп янганда тамчы яше дә таммады, ахырдан җебеп кенә төште. Алмаз да:

         - Әбекәем, ник елыйсың соң син, бөтен кеше безгә әйбер китерә бит,  – дип кат-кат сорап аптыратты. Күп тә үтмәде башка шәһәрдән табак-савыт, кашык-пычак ишене төяп туганнары кайтып төште. Мул итеп акча да калдырдылар. Тирә-күршенең гайрәтле ир-егетләре бурасын да бурады, өен дә торгызды. Өмәгә кеше өерелеп килде. Аллаһының рәхмәте рәхим-шәфкатьле кешеләр аша ирешә түгелме бу дөньяда?

 - Корбангали агай, артык картаеп киткәнче, яңа йортны салып та куйдың бит, ә, – дип үсендереп тә алгалады күрше-күлән.

- Рәхмәт, барыгызга да, – диде Корбангали. – Урамда калдырмадыгыз, туганнар...

Үзләре дә сабырлык белән уздырырга тырыштылыр шул бу афәтне. Барыбыз да исән-сау, Алмазның бу халәте дә үтеп китәр, курку галәмәте мәңгелек түгелдер, – дип тынычландылар.  Ләкин Җиһангөлгә яңа өйдә озак яшәргә язмаган булып чыкты. Ул туган-үскән нигезен мәңгелеккә ташлады шикелле. Хәер, Җиһангөлгә генәме соң? Корбангали агай да сугыш яраларыннан һәм дә Гөлфизә кызы хәсрәтеннән мантый алмыйча фани дөньяны калдырып китте. Шундый көн килде: Әсмабикә дә Алмаз оныгы белән Җиһангөленә сыенды... Алай гына да түгел, шунда мәңгелек сыену урыны тапты. Ә Җиһангөлгә туган иленә кайтып, өр-яңадан тормыш башлау ихтыяҗы туды. Менә Җиһангөл туып-үскән нигезе ташына басып тора. Йорт та юк инде. Әллә нинди сәер бушлык... Бушлыкта җилләр дә кырысрак исә икән...

  Кирәк бит, бер яну язгач, тагын да  яна икән инде: яңадан салынган йорт та янып көлгә әйләнгән ди. Аш бүлмәсе ягындагы янмый калган бер стенаны сүтеп, нигезне көл-күмердән чистартып куйганнар әнә... Ә агачлар исән! Алар –  мәңгелектер. Каштан мәңгелектер... Коръән мәңгелек! Бәлки мәхәббәт тә мәңгелектер... 

 

***

Җиһангөл үз уйларыннан ояла-ояла Гомәр белән соңгы очрашуны искә төшерде. Капка төбендә йолдыз санап шактый утырдылар ул кичне. Йолдызлары да гадәти генә түгел иде кебек: тиктомалдан тоныкландылар-тоныкландылар да күк киңлегендә эреп юкка чыктылар... Икесе дә күкләрнең сәер халәтен сизеп-тоеп торды, ләкин алар авыл хәлләрен, сыйныфташлары хакында сөйләштеләр. Уен-көлкедән сүз җитди әңгәмәгә күчте. Кыз нигәдер гадәттән тыш тыныч, бу кич аны тынлыкка салган иде. Егетнең:

-Китмә, Җиһангөл! – дигән сүзләре колак төбендә яңгырагандай булды.

- Китмә, Җиһангөл! – Егет кызга каштанның иң эре чәчкәләрен сузды. –   Күрәсеңме, һәр таҗы күккә төбәлгән, дөньяга без дә шулайрак карарбыз. Матур итеп, җир-күкләрнең киңлегенә сокланып яшәрбез...

Нигә беричек тә җавап бирмәде соң ул шул чакта? Әтисенең: ”Безнең якларда тормышның тиз генә рәткә салынасы юк”, дигән җөмләсе куркыттымы, әллә балачакта ук көч җитмәстәй авыр эштән өзелгән сеңерләре һаман сиздереп торгангамы, кыз егетнең сүзләрен колак яныннан гына үткәреп җибәргәндәй итте. Аның янә авыр хезмәткә җигелерлек хәле дә, көче дә калмагандай тоелды. Чынлап та, 16 яшлек кыз баланың бәхет эзләп авылдан чыгып китүе һич тә романтикага бәйле түгел иде... Нәфис, оялчан бер кыз иде шул ул...

Аның күз алдыннан алабута ипие, черегән бәрәңге кәлҗемәсе, туң җир астыннан килеп чыккан “изге җимеш”не учка куеп, куанычка тулышып  иснәп караулар, бозлы салкын суның чабата аша аякка үтеп бәгырьне кискән мәлләре чагылып үтте...

 Шуны уйлапмы:

-Белмим, минем монда бер дә каласым килми шул, – дип авыр сулады.

-Мәхәббәт хакынадамы?

-Минем тегендә эшем дә әйбәт, балаларны да, хезмәттәшләремне дә яратам, – дип үзенекен тәкрарлагандай итте. Дөресрәге, аңа җавап бирү өчен вакыт кирәк иде. Әнисе белән киңәшләшү кирәк иде.

Аннан, Гомәрнең үзе янында коелып төшүе, ирен очыннан бер кат үбеп алу түгел, кулын кулга тидерә алмавы да Җиһангөлдә каршылыклы уйлар тудыра, йөрәге болай кабул итмәсә дә акылы ”җебек лә ул” дип кабатлап тора иде. Ай да күзләрен йомып кына елмайганда ирен чите белән генә бит алмасыннан “пәп” итеп алырга да җай тапмгач инде... Абау! Оят! Кыз үз уйларыннан үзе оялып китте. Әнисе белеп алса тагын... Шул мәлдә әнисенең:”Егетләр янында авызыңны үлчәбрәк ач, һәр аваз авыздан чыккач ул сүз була”, дигәне исенә төште. “Кешедән оят” – дигәне исә даими тәкрарлап торган гыйбарәсе иде. Кайчакта шушы кыска гына бер җөмлә Җиһангөлнең бөтен тормышына тоткарлык ясый сыман тоела. Кыз башкалар кебек кычкырып көлүдән дә, кычкырып сөйләшүдән дә тыелды. Кеше рәнҗетүдән бигрәк тә.  

 “Әйдә, син дә кил”,  – дигәнне көткән мәллә соң Гомәр? Нигә шул җөмләне әйтә белмәде икән соң ул чакта? Бәлки, “мин тракторчылыкка укырмын, авылда йорт төзермен”, дип һаман сөйләп торганга, аның хыялларыннан кубарылып үз артыннан китәсенә ышанмагангадыр? Соңгы очрашуда да кыз тарафыннан бер нинди дә кызыксыну сизелмәгәч, Җиһангөл авылда чакта ук Миңнисаны озатырга китүе дә тикмәгә булмагандыр. Ишеткәч, төне буе елап чыкты Җиһангөл. Аның җаны икегә аерылган: йөрәге кушканга акылының буйсынасы килми, акылга йөрәкнең халәте чит-ят иде.

-Димәк, Гомәр исеме минем тормыш дәфтәремнән сызылырга тиеш! – дип катгый боерды кыз үз-үзенә. Югалтумы, түгелме, тагын ниләрдер аңларга теләве, мәхәббәтме, мавыгумы бу дигән соравы шунда ук томан сыман таралып юкка чыкты. Әллә нинди сәер бушлыкта торып калды гүя. “Синең бит авылга кайтасың килми, Җиһангөл... Асылынып төшкән өзек сеңерләрең белән нишләрсең монда? Шулай икән, нигә үз-үзеңне газапларга? Димәк, хәл ителде бит инде...” – дип үз-үзе белән сөйләшеп төн кичте ул.    

 Җитмәсә, икенче көнне иртүк торып юлга кузгаласы бар, билетлары алынган иде инде.

Кыз китәргә дип олы юлга чыккач та әллә ничә кат артына борылып карады. Бәлки, Гомәр белән янә бер кат очраштырыр олы юл? Түзмәс, барыбер аны куып тотар. Кызның инде аны үзенең дә күрәсе килә иде. Кинәт күкрәгенә сыешмаслык әллә нинди сәер дә, ят та сагыну хисе пәйда булды. “Әллә ярата башладым микән?” дип уйлап куйды сәерсенеп.  Тик егет күренмәде. Җиһангөл, очрый калса, дип, аңа әйтәсе сүзләрен төне буе уйлап ятты. Юк, юк, үзе янына чакырыр ул аны. “Әйдә, кил”,  дияр. Үзбәкләр киң күңелле халык, сине дә сыйдырырлар, дияр... “Безне дә...” дип төзәтмә кертте янган йөрәге. “Безне дә...” дип кабатлады акылы.

Тик егет горур иде. Кушаматлары да “Горур” иде шул аларның.     

Кыз үзбәк җиренә көйләнеп, бер-ике атна үтүгә әнисеннән хат килеп төште: “Гомәр авылдан китте, үзе сөргән кырларның җылы буразнасын кочып бик каты елаган диделәр. Кайдадыр, себер якларындагы туганнары ярдәме белән хәрби кешеләр әзерләүче уку йортына кергән икән, балакай,” – дип язган иде ул. –  ”Әйдә син дә, бергә китик”, дигәнеңне көткән икән бит, бахыр...”

                     Кызның башы әйләнде, җанын нидер кысып алгандай тоелды. Гомәрнең  Миңнисаны озатырга китүе исенә төште. Шунда үз-үзенә боерык бирде: ”Йә, күтәр әле, башыңны! Бәлки мәхәббәтнең чыны сине монда көтәдер... Җиһангөл аера алмый газаплана түгелме: бу балачак гыйшыклыгымы, әллә чын мәхәббәтме? Ниндидер җүләр өмет аңың йөрәген читкә тарта, ә акылы үз соравына җавап табасы килеп тартыша иде. “Аннан бу әле бөтенләй үк өмет өзелү дигән сүз түгел, мин авылдан мәңгелеккә хушлашып чыгып китмәгән, кем белә әле дөнья хәлен?” дип үз-үзен юатып, тынычланыдырырга теләде ул.

          Тик югалып калмаска гына кирәк...

 

***

Югалмаска... Югалып калмаска... Моңа аны әтисе генә түгел, тормыш үзе дә өйрәтә бугай. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, апасы янына, шәһәргә урнашып укуын дәвам итәргә теләгән иде дә... Гөлфизә апасы: ”Син урысча белмисең бит”, дип бер генә җөмлә әйтте. Җиһангөл өнсез калды. Хак булса да мондый сүзләр ишетермен дип башына да килмәгән иде аның. Ятныкы яннан үтәр, үзеңнеке үзәктән үтәр, диләр бит. Үзәктән үтте кебек апасының сүзләре. Бухгалтер имеш... Сатучылыкка укыйм дия башлагач, әтисе сүзне коры тотты. “Синең өчен сатып түләргә артык сыерым юк минем”, –  дип кенә куйды. Кызының язмышына төзәтмә кертүне кирәк тапты: “Былгахтыр булырсың”, – диде.  

 Апасы авылга кайткан саен дусларым күп, танышларым чиксез, дип сөйләште. Үзе сеңелесенә ярдәм итәрдәй бер дус та тапмады. Теләмәде дә кебек. Шулай итеп, Җиһангөл туган авылында торып калды. Озакка түгел түгелен. Бер кышны таңнан торып фермага эшкә йөрде: колхоз бозауларын карады.

 ...Шуннан менә Үзбәкстан дигән илгә килеп җитте. Дөресрәге, җилнең йомшак кына исеп җәй рәхәтлегенә исерткән, һәр йортның ишегалдыннан кипкән печән исе аңкыган бер мәлендә, күршеләренә Шакирә исемле хатын кайтып төште. Әнисенең ахирәте булып чыкты ул, шул кичтә үк чәйгә чакырдылар. Кунак үзбәк якларын мактап туялмады.” Җир өстенең җәннәте менә кайда икән! –  Җиһангөл аны тыңлап торгач, шундый нәтиҗәгә килде.

“Сиңа монда калырга ярамый, сеңелем, юл йөрүдән бер дә курыкма, йөргән таш шомара ул, – дип алтынга бәрабәр киңәшен дә бирде. Җитмәсә, үзбәкләр наданлыкка каршы көрәш ачканнар: укымышлы татар кызларын мәктәпләргә, хастаханәләргә, язу-сызу эшләренә эләктереп алырга гына торалар икән.

-Хәреф танымаган халыкны тиз арада гыйлемле итәргә җыеналар анда, – диде ул.

-Мәктәпкә? – дип гаҗәпләнеп сорады Җиһангөл. – Мин бит бозау караучы гына. Җәйгә укытучылар мәктәбенә барырга торам да... Бу уемны әти белән әнигә дә әйткәнем юк әлегә.

-Син мәктәп тәмамлаган кыз ласа. Шул җитә. Укырга-язарга өйрәтерлек кенә гыйлемең бардыр...

 Апасына булган җен ачулары әле сүрелмәгән, кызга шул гына кирәк иде:

          - Алайса, алып китегез сез мине моннан, – дип куйды ул кыюланып.

Баштарак, “үзем белән алып китәм”, дип ышандырып торса да, тәвәккәллеге җитмәдеме, әллә кеше баласы өчен җаваплылыкны үз өстенә алудан курыктымы, бер иртәдә Җиһангөл кунак апаның эзе суынганын белде. Шулай да көтү куганда әнисенә очрап, бер адрес калдырып киткән иде . Менә шуларга, Зәйнәпләргә керсен, дигән. Алар мине яхшы беләләр, дигән. Җиһангөл бер дә аптырап тормады: адресны әнисе кулыннан алып күз йөртеп чыкты да сумкасына салып куйды һәм юлга җыена башлады.

   -Тәвәккәллек таш яра дисәләр дә, артыгын тәвәккәл ахыры безнең бу бала, –      диде әнисе бик борчылып. Әтисе бераз дәшмичә утыргач:

-Әйдә, барсын, үзебезнең ил ич, чит-ят җирләр түгел, кайда китсә дә шул бер СССР инде. Ярты авыл китте ләбаса анда, Шакирәнең үз ата-бабасы да колхозга кермәс өчен чыгып качканга ни гомерләр үтте, бер дә кире кайтканнары юк әле, – дип кенә куйды. Бераздан өстәде:

-Шуклык та, шаянлык та җитәрлек кызыбызда. Безнеке генә югалмас, Алла боерса. Югала торган кыз түгел ул, кайгырма. Ә монда тормышларны үзең күрәсең....

Әнисе шунда, әллә чарасызлыктанмы, кетер-кетер көлә башлады:

 Мунча вакыйгасы искә төшеп китте әле... – диде ирен читләрен яулык очы белән сөртеп. Җиһангөл дә кычкырып көлеп җибәрде.

           Хәтерли Җиһангөл ул вакыйганы.  Күрше Гомәрләрнең этләре балалады. Бертапкыр малай Җиһангөлне үзләренә чакырды да иң матурын сайлап алырга кушты.

–Сиңа кайсысы ошый соң? –  дип сорады Җиһангөл.

 Малай кара тәнле, ак маңгайлысын күрсәтте.

Җиһангөл аһ итте.

–Миңа да шунысы ошый, – диде ул кыенсынып кына.

–Ошагач, ал, сиңа булсын.

-Җәлләмисеңме соң?

–Җәлләмим инде.

–Билләһи җәлләмим диген.

–Билләһи...

         Кыз аңа Шаян дип исем кушты. Беркөнне ул уенга чыккач, Гомәр янына җыелган малайлардан бер бик мөһим хәбәр ишетеп кайтты. Имеш, этне кызу мунчага алып кереп яхшылап чапсаң, ул чиксез усал булачак икән. Хуҗасына бер җан иясен дә якын китермәячәк ди... Ә тугрылык турында сөйләп тә торасы юк ди аннары... Югыйсә, аргы урамдагы сыйныфташы Азат һич көн күрсәтми аңа. Гомәргә бигрәк тә. Менә Шаян бик әтәчләндереп йөртмәс әле аны. Чалбар балагыннан бик тиз эләтерер.

Җиһангөл әнисенең мунча якканын түземсезләнеп көтте.

- Бүген җилләп тора, хәвеф-хәтәргә үз аягың белән барып керү ярамас, балам, – диде әнисе беркөнне. – янгын ул уен-муен түгел. Бөтен авылыңны ялап кына алыр. Салам йә такта түбәгә күп кирәкме? 

Икенче көнне артыгын кызу булды. Шулай да бер яңгырлы кичтә әнисе мунча кабызып җибәрде. Кызның сөенече эченә сыймады. Борын тишекләрен киерә-киерә төтен исен иснәде. Төтенле һава аңа, әйтерсең ниләрдер вәгъдә итә иде. Маэмаен кочаклап, мунча тирәли әллә ничә кат урады кыз.

Йорт тирәсендә колак салгалап йөри торгач, әнисенең әтисенә:

          -Мунча әзер, – дигәнен ишетте. Кыз аларның өйгә кереп киткәннәрен көтә башлады. Алар чиста киемнәрен, сөлгеләрен алып чыкканчы өлгерергә тиеш иде ул. Менә алар сөйләшә-сөйләшә өйгә табан атладылар. Кыз маэмайны кочаклап мунчага йөгерде. Ишек төбенә килеп җиткәч, ни күрсен Гомәрнең көчеге дә мунча ишеге төбендә тора. “Туганын сагынган күрәсең, –  дип уйлады Җиһангөл. – Әйдә булгач-булгач, монысы да усаллансын әле”. Һәм ике маэмайны да кочагына сыендырып мунча ишеген ачты.  Битенә мунча эссесе килеп бәрелде. Битләре, куллары парланып юпь-юеш булды. Кыз мэмайларны идәнгә куеп, җиз чүмечен кайнар су кисмәгенә сузды, икенче кулына тыгыз бәйләнгән куе себеркене тотты. Суны батырып алды да себеркегә салып җибәрмәкче иде... Тик, ничектер, кайнар су кызның кулын коендырды. Кайнар су чәчрәгәнгә куркынган этләр чинашып ләүкә астына ук кереп шылды.

Кызның тәненә ут каптымыни, моңа чыдап булмаслык әрнү өстәлде. Җиһангөл кулын салкын су ләгәненә тыкты. Авыртуы бераз басылгандай булды. Берзаман колагына әтисенең тавышы ишетелеп китте.

-Киләләр! –  диде кыз үзалдына һәм йөгереп чыгып бәрәңге буразнасына тәгәрәде. Кул аркасын яшел бәрәңге сабагына тидерде. Салкынча үсентеләр аның әрнүен киметкәндәй тоелды. Тик җәрәхәтле кулын үсентедән алуга әрнү тагын да көчәя төшә иде.

Әтисе белән әнисенең аяк тавышлары якынайганнан якынайды һәм тынып калды.

-Кереп киттеләр! – дип пышылдады кыз. Беразга тынлык булып алды. Кыз үзенчә фаразлап ятты. Менә әтисе пар салды да ләүкәгә үк менеп китте. Менә әнисе аның алдына су тулы тазны китереп куйды. Ул чүмеч тутырып өстенә су койды. Һәм... Һәм шул мәлдә ләүкә астындагы маэмайлар чинап җибәрде.

        -Аһ, мәлгунь, шушы кыз эше генә бу! Йөрәк чирле итә бит, каһәр!

Кыз әтисенең калтыранып чыккан сүзләрен аермачык ишетте, аның  ишек ачып маэмайларны бәрәңге арасына томырганын күреп торды. Сыртлары белән бәрәңге сабагы уртасына килеп төшкән көчекләр, тәпиләренә әйләнеп, ян-якларына каранып тордылар да юашлыкларына буйсынып, туп-туры кызга табан тәпиләделәр. Янына ятып кул сыртын яладылар.

        Маэмае ярата да соң Җиһангөлне. Кайчакта ул кызга ияреп бакчага чыга. Көчек нәни койрыгын болгый-болгый түтәл өстенә үк менеп китә.

– Оятсыз, син! – дип ачулана кыз. – Эт туганнарың килеп казып-чәчеп биргән дип беләсең мәллә син бу буразналарны... Эшли-эшли сеңерләрем өзелде бит, Менә беләк итләрем ничек капчык кебек асылынып тора...

         Көчек аңлый. Арадан, сукмактан гына йөри башлый.

         Ә бер көнне кызны умарта корты чакты. Без-безләп үз тирәсендә очканын ишетеп торса да, бер бакча чәчкәләр барында кулына кунар дип башына да китермәде Җиһангөл. Авыртудан ул кинәт кычкырып җибәрде. Маэмае йөгереп килде дә кыз янында бөтерелеп очкан умарталарны өрә-өрә әллә кайларга кадәрле куып китте.  “Менә дус шундый була” дип уйлады ул көчеген сыйпап сөя-сөя. Тик усаллык җитеп бетми шул әле, кулым гына төзәлсен. Усал булачак әле ул... Мунча тагын да ягылыр...

Дус дигәннән алар бертапкыр куышлы уйнап аргач, Гомәр белән капка төбендәге эскәмиягә барып утырдылар. Маэмай исә каршыларына килеп сузылып ук ятты.

-Әйдә, юри сугышкан булып кыланыйк әле, кайсыбызны яклар икән? Сезнеке икәнлеген оныткандыр инде, мөгаен, – диде Җиһангөл малайга. Әлбәттә ул көчекнең үзен яклавын тели иде.

-Әйдә...

Һәм алар утырган көе генә эткәләшә башладылар.

Маэмай әле берсенә, әле икенчесенә сынаулы, аптыраулы караш ташлады:” Йә, ничек була инде бу? Дуслар сугыша мени? Миңа бит сезнең икегез дә якын, чөнки икегез дә сөт, аш белән сыйлыйсыз...”

...Һәм эт икесе арасындагы эскәмиягә карап өреп куйды... Шул чиктән чыкмагыз янәсе. Дуслыкны бәяли белү этләргә тумыштан салынгандыр, ахрысы. Әллә мәхәббәтне микән? Кыз башына килгән бу уйдан оялып китте, бит алмалары кызышты хәтта.

Тукта! Ник боларны искә төшерде соң әле Җиһангөл? Ә-ә, Әлфинә оныгы сәбәпче инде. Әнә бит, нәкъ Шаянга охшаган эт баласын алып кайткан. Шундый ук елтыр күзле. Аклы-каралыдыр үзе. Өйгә күтәреп керде дә диванга ук кертеп салды. “Безнең белән бер өйдә яшәячәк ул, әбием”  – ди.

Җитмәсә, өстенә бәйләгән күлмәк, аякларына башмаклар кидергән. Сыңар башмагы, тәпиләп кайта торгач, төшеп тә калган. Һай, әйбәт тә булган соң! Мескенне җәфаламасалар соң! Аһ, бу замана яшьләре! Эткә дә эт булып яшәү мөмкинлеге бирмиләр кана!

-Мөселман кешегә өйдә маэмай асрау –  гөнаһ, балам, – диде Җиһангөл дивандагы җан иясенә текәлеп. Өйдән рәхмәт фәрештәләре чыгып качса, ни кылырбыз? – Кайдан алсаң, шунда илтеп куй аны. Йорт хайваны ул. Өйдә тотып эт рәнҗешен  алырга ярамый...  Әтиең белән сөйләшерсең аннары: йортта яши торганнны табар.

Дистә еллар аша көннәрне аралап, нишләп искә төшә дә тора соң туган як? Бәлки китәсе дә калмагандыр? Шунда төпләнеп яшәсә, ни югалтыр иде икән? Читтән торып, укытучылар әзерләү мәктәбенә керер иде. Бәлки, Гомәр дә чегәннәргә охшаш хәрби кешеләр тормышын сайламас иде... Авылдан гомерендә дә чыкмас иде кебек ул...

 

***

Бәхтияр белән Мәхәббәтнең кинәт сүзсез калып үз эчләренә бикләнүләре,тирән уйларга чумып һаман нидер күзалларга тырышып йөрүләре табигый хәл иде. Шуңа Җиһангөл еш кына дәшмичә калырга тырышты. Үзләре фикерләп, нәтиҗәләрне үзләре күрә белсәләр яхшырактыр да. Ни әйтсәң дә татар иле аларның туып-үскән, кедекләре береккән җир түгел. Мондагы гореф-гадәтләр ят, мондагы җир дә үзенчәлекле: табигать шартларына яраклашмый гына уңыш җыеп адам димә.

-Үзбәк илендәге туган-тумачаларыгыз белән дә киңәшегез, – диде Җиһангөл.

Киңәшләштеләр әлбәттә. Туганнары шатланды да соң!

-Җиһангөл апаңны тыңла, ул дөрес юнәлеш бирми калмас, без аңа ышанабыз, – диделәр. – Бөтенебез дә аңардан алган башлангыч белән яшибез, диделәр.

Шамил дә аларны бер иртәдә үз йортына алып китте. Биләмәләрен күрсәтте, башкарган эшләренең күләмле, киң колачлы булуы  кунакларның зиһеннәренә һич сыеп бетмәде. Һәр җирдә төзеклек, тәртип иде.

Мәхәббәт беркөнне: “Әллә соң базарга чыгып сату итү юлын гына карыйк микән?” – дип куйды. Бәхтияр аңа күзләрен тутырып карады.

-Базар ул ышанычлы урын түгел, үзең эшләп тапкан гына киләчәккә өмет уята, – диде. Шамил урнашырга ярдәм итәм дип торганда, бу эшебез һич тә дөрес булмас, диде.

Дөрес, Бәхтиярның да кашлары җыерылган, тавышы зәгыйфь, үз-үзенә ышанмаган кешедәй сөйләшә, күзләре дә усал карый сыман. “Авыр булачак, әмма кайда җиңел соң?” – дип куештыра. Әле кайда урнашасы да билгеле түгел. Чәчим дисәң орлык, үстерим дисәң, теплица юк. Кышлары да зәмһәрир бу якларда.

-Илнең узганнарыннан, тарихтан гыйбрәт җыйсаң, дөрес юлны табарга мөмкин, – диде Шамил. – Ни генә күрмәгән монда адәм башлары. Колхоз да төзегәннәр, аларны ваклар, аннары эреләндереп тә караганнар. Уңай нәтиҗәгә генә ирешә алмаганнар. Ә сәбәп бер генә: үзең өчен эшләмәүдә.

Сүзгә Җиһангөл кушылды:

-Дөрес, улым, һәр кешенең ризыгы, эше тәкъдиренә языла.Ходай шуны өлешләп-өлешләп ияләренә җибәрә. Ә колхоз дигән нәрсәгә нинди язмыш язсын соң? Ул бит кеше түгел. Бергәләшеп көлешеп алдылар.

 

(Дәвамы бар)