Кошлар оя корган җирдә (дәвамы)
-Хактыр, шулайдыр, – дип җөпләп куйды сүзне Мәхәббәт. – Күз алдына китерәсезме, без мамык җыйган чактагы кара такта, кызыл такталарны...
-Хәтердә, – диде Шамил. – Хәзер сезне беркем дә ул такталарга теркәмәячәк. Сез- ирекле!
-Каршылыклар булмас микән? – дип кыюсыз гына сорады Бәхтияр. – Авыл халкы тарафыннан дим.
-Анысына һәрчак әзер торырга кирәк, – диде Җиһангөл һәм үзбәк илендә оныгына кагылган вакыйганы сөйләде.
***
Әлфинәнең мәктәптән үкси-үкси елап кайтып керүе Җиһангөлнең күңеленә шом салды. Сумкасын ишек төбенә атып кына бәрде дә үз бүлмәсенә кереп бикләнде кыз.
-Кем тиде, кызым? Ач әле ишегеңне, – дип шактый бусага артында таптанып торды Җиһангөл.
Әлфинә тагында катырак үксеп, бикне ычкындырды.
-Кем, нишләтте сине, кызым?
-Карт әбине атканнар....
Җиһангөл ни уйларга да белмәде.
-Карт әбиең вафат лабаса инде. Кем ата алсын аңа?
-Атканнар шул...
Әлфинә инде үкси генә түгел, елый иде. Күзеннән мелт-мелт тамган яшьләре энҗе чыкны хәтерләтә. “Яшьлекнең елавы да матур икән!” дип сокланып карады оныгына Җиһангөл. – Җә, нинди каһәр суккан чебен тешләгән икән инде моны?..”
-Зиратта, каберендәге ташка куелган фотога атканнар. Кемнең сурәтен күрсәләр, шуны кырып чыкканнар. Бөтен зиратны челпәрәмә китергәннәр...
Җиһангөл телсез калды. “Ничек була инде бу? Кемгә тигән ул фотолар?”. Ул әлбәттә, җавабын белә иде. Мөселман зиратына фоторәсем куюны беркайда да хупламыйлар. Сурәтле җиргә фәрештәләр керергә оялыр ди. Качып ук китәрләр ди. Ә фәрештәләр качкан урынга шайтан оялар ди. Фотоларын гына алып чыксалар булмас идеме? Дөньяга сыймаслык гамәл инде монысы. Шулай да, Җиһангөл, җирле гореф-гадәтләргә, бигрәк тә дингә саксыз кагылуның яхшылык белән бетмәсен дә чамалый иде.
-Ярар, кызым, елама. Башта ук фото ярамый, дидек бит, тыңламадың. Диннебез уртак: үзбәкләр аңа аеруча да хөрмәт белән карый. Гамәлебез канун-кагыйдәләргә каршы килә икән – димәк, гаеп үзебездә. Коммунизм бутады дип кенә тормыш-яшәешнең үз агымын үзгәртергә, аны кирегә борырга ярамый.
Әлфинә кинәт елавыннан туктап әбисенә текәлде:
- Ә ташын ник җимергәннәр?
-Менә хәзер аңладың инде, кызым, Яшәешнең көтелмәгән үз кануннары бар аның. Син шуларны күзгә чалынмаслык итеп үзгәртерергә уйласаң, нәтиҗәсе бөтен галәмгә күренерлек була. Ярар, елама, яңа таш куярбыз. Фоторәсемсез дә ялт итеп торыр. Карт әбиеңнең рухын рәнҗетмәбез, иншалла...
Кыз аптыраш-гаҗәпләнү тулы күзләрен сөртештерде.
-Инде хатаңны аңладыңмы, кызым? – дип сорау бирде Җиһангөл.
Әлфинә күз яшьләрен битенә сөртә-сөртә килешүен сиздерде. “Бала туса – заманасына охшар”, диләр. Җир өстендә һәркем замана корбаны, баксаң. Җиһангөл үзе дә динсез-имансыз гаиләдә үсмәде ләса. Нәселенең затлылыгын да белә ул. Тармак саен муллалар булган. Шәҗәрә дигән нәрсәләргә беркая да игътибар юнәлтмәсәләр дә, аның әбисе белән бабасы бу хакта сөйләп кенә тордылар. Әти-әнисе дә җиде буын бабаларын яттан белә иде. Барысы да намазда, Аллаһыга баш иеп сәҗдәгә китүнең ямен-тәмен, тирән мәгънәсен тоеп яшәгәннәр. Келәм тукырга өйрәнгәч тә әбиең башта үзенә, аннан әтисе белән әнисенә намазлыклар суккан. Аларны кеше күзеннән яшерә-яшерә саклап чорлар, авыр заманалар аша үтте ул буын. Намазны укып бетерүгә, кадерләп. сандык өстенә төреп куярлар иде дә шәлъяулык капларлар иде, бахырлар. Шул намазлыкларны Әсмабикә карчык үзбәк җиренә дә алып килде.
-Берсе сиңа, кызым, – диде Җиһангөлгә. – Ата-бабаңнан калган ядкяр бу. Тузан җыеп почмакта ятмас шәт, иншалла...
Җиһангөл әнисенең ни әйтергә теләгәненә шунда ук төшенде, намазлыкны кулына алды. Аннан әллә нинди таныш моң бөркелә, таныш исе җанын рәхәт кытыклагандай тоелды. Ул намазлыкны туздырып җибәрде. Баш-башы өчпочмаклап аскы якка тегеп куелган иде.
***
Өрек, чикләвек куаклары арасыннан чыгып, үргә табан күтәрелгәч тә күренә ул укыта торган мәктәп. Бер тәрәзәсез балчык белән сыланган камыш йорт, дөресрәге. Тәбәнәк кенә үзе, кысан да. Әмма белем алырга теләге булган һәркемне сыйдыра торган бер хикмәтле бина шушыдыр төсле. Дәресләрдән тыш әллә күпме түгәрәк алып баруны да йөкләделәр яшь укытучыга. Кемнең укырга-язарга өйрәнәсе килсә, шуның теләген үтәргә кушылды. Менә бүген аның түгәрәк-дәресенә яңа укучы кереп утырды. Гел балалар, яшьләрне генә күз алдына китергән, зур омтылышлар белән янган, киләчәккә яктылык аша караган кызга алдында өлкән кешене күрү бераз гаҗәбрәк тоелды. Апа кеше җитмештән узса да калын, бүртек иреннәрен кыймылдата-кыймылдата хәреф өйрәнде.
- И, башыма керми бит, Аллакаем, – дия-дия тәмам тинтерәтеп бетерде.
Җиһангөл аның нигә шушы яшьтә укырга килүе белән кызыксынгач:
-Шәкерт булып үлсәң, урының оҗмахта була икән, җәннәткә керәсем килә минем дә. Хәреф таный башласам догаларны да күбрәк өйрәнер идем әле, – дип җавап бирде. – Киләчәктә догалыклар кирилл хәрефләрендә чыгачак диләр... Гарәп язуын өйрәнә алмадым, хәерлегә булсын...
Бу апа Ташбай агайларның күршесе булганлыктан, алар өйгә бергәләп кайтып киттеләр. Юлда аларга җүләр Вәкил очрады. Яшь укытучыны да таный, күрше апаның аңардан гыйлемгә өйрәнгәнен дә белә икән. Кем сөйләгән бу хакта? Озынколак дими ни дисең?..
- Совет дигән булып, безне телсез-динсез калдырмакчылармы? Йөрмә шулар артыннан барып, Сәгадәт апа. Кызыллар куша дип... Менә куып җибәрербез әле берзаман... Безгә дә көн килер...
Борын астыннан яшел суалчан сузылган, тишек ыштанлы, яланаяклы бу кешедән Җиһангөлнең коты очты. Җитмәсә ата каздай кагына, кулларын болгый, җанында ачу-үч кайнаганы сизелә иде.
Сәгадәт аны туктатырга ашыкты:
- Ни сөйлисең, син Вәкил? Өтермәнгә алып китәрләр үзеңне. Болай ук ярамый. Кызыллар безгә каршы эшләми ласа, безнең өчен тырышалар, – дип аңлатырга маташып карады.
Вәкил кулына иелеп таш алгач кына алар кызу-кызу йөгереп киттеләр. -Беләм мин кызылларны! – дия-дия таш атты ул алар артыннан. Очлы таш кисәге Җиһангөлнең чигәсенә эләкте. Кызның бөтен бите, чәчләре канга манчылды.
-Бетердең баланы! Милиция чакыртам хәзер! – дип кычкырып җибәрүгә Вәкил мизгел эчендә юкка да чыкты.
-Каннан курка, җүләр булса да... – дип сөйләнә-сөйләнә Сәгадәт кызның җәрәхәтенә кулъяулыгын каплады.
- Медпкунктка җиткәнче, чыда, – дип боерды.
Яшь кенә кыз Җиһангөлнең ярасын чистартып, бәйләп чыгарды.
-Зурга җибәрмик инде, бала, – дип йөзен кызга борды Сәгадәт.
-Җүләргә суд юк, диләр бездә, – дип елмайды Җиһангөл.
Сәгадәт ханымның да кызга авылда фикерләр төрлелеген сиздерәсе килмәде. Сүзне үзенә табарак борып җибәрде.
-Соңгардым дип тормадым әле, түгәрәгегезгә беренче булып язылдым, – дип куйды. Җиһангөл дәшмәде. Җүләрнең кыланышыннан аның күңеленә бераз курку төшкән иде. Үзе эчтән генә Сәгадәтнең сүз очын ычкындырмыйча уйлады: хәер, кем кайсы мәлдә нәрсәгә соңгарганын кайлардан белсен соң? Ә өйрәнү беркайчан да соң булмас.
Үзе ничек килеп эләкте бит ул монда! Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына диләрме әле. Нәкъ шулай. Гөлфизә апасы булышырга теләмәсә дә югалып калмады әле Җиһангөл. Күршеләренә кайткан кунак хатын биргән адресны башта сумкасына бөкләп салгач та, ашыкмыйча гына яраткан күлмәген киеп җибәрде. Әтисе белән аны Чистай базарыннан юнәткәннәр иде. Итәге җиргә тияр-тимәс иде ул чакта. Үскән саен күлмәк килешлегә әйләнә барды. Берзаман кечерәеп тә китте. Әсмабикә авылның алтын куллы тегүчесе, күлмәкне сүтте дә ике яклап үзенең киндер алъяпкычыннан берәр буй кисеп, тегеп төшерде. Җиңен кыскартып култык астына өстәде. Яңа төс биреп, кызның бөтен гәүдәсен ассызыклап торса да яшьлеккә килешә торган күлмәк булып чыкты ул. Галошларын салып, аягына әнисенең чүәкләрен дә киеп куйгач, дөняның бер чибәренә әверелде Җиһангөл. Чыгып барган шәпкә бакчадагы каштанга берара төбәлеп күңеленнән генә хушлашты да зур сәфәргә кузгалды. Шәһәргә кадәр аны энесе озатты. Капка төбендә әнисе өзелеп-өзелеп елап калды.
Аннан Самарага су юлы белән барды, поездга күчеп утырды. “Шактый юл үттек инде, тәки килеп җитә алганыбыз юк”, дип әллә ничә кат уйлады Җиһангөл. Паровоз айгырсыман пошкыра-пошкыра алга җилдерә. Тәрәзәдә иксез-чиксез гөлгә күмелгән далалар шуыша... Чүлләр... Җәй уртасында да эре-эре кандай кызыл лаләләр сибелгән иксез-чиксез киңлекләр аны таң калдырды. Болары казах дала-чүлләре икән. Юлдашлары юл уңаендагы Арал дигән диңгез хакында да сөйләшеп алдылар. Әллә диңгез кадәрле диңгезне кибә диделәр шунда?.. Күлләр, елгалар да очрап кына торды. Кечкенә вагоннарны хәтерләткән өйләр тирәсендә алагаем зур дөяләр җирдә нидер иснәштереп йөри. Кактус сыман чәнечкеле дөя чәнечкесе кимерәләр мәллә соң?.. Укытучы апасы шулай ди иде бит. Дөяләр чәнечке белән туена ди иде. Җиһангөл юлына, тамак ялгарга берни дә алмаган иде.
Поездга утыруга кызның үтереп ашыйсы килә башлады. Бер плацкартка урнашкан ирле-хатынлы гаилә татарлар иде. Соңгы тукталышта төшеп, алар эче ап-ак, тышы ямь-яшел җимеш алып менделәр. Исемен дә ишетеп белде: кавын дип атала икән. Ире бик юмарт зат: кызга зур-зур кисәкләр кисеп бирде... “Бик тәмле икән чит җирләрдә үскән бу җимеш”, дип уйларга да өлгермәде, алар янына әзмәвердәй эре гәүдәле бер ир килеп утырды.
-Сыйлагыз мине дә, – диде ул бүредәй усал карашы белән төбәлеп.
Хуҗа иң эре кисәкне сайлап “чакырылмаган кунак”ка сузды.
-Саранланма, – дип канәгатьсезлек белдерде ул йөзләрен җыерып һәм кулындагы кисәкне эре-эре капкалап йотты.
Бу юлысы аңа эре кисәкне хатыны өстәде.
-Инде кызыгызны тәмләп карыйсы килә, – дип ямьсез ыржайды ир.
-Анысы булмас...
Кай арада ике арада сугыш башланганны Җиһангөл абайламый да калды. Өстәлдәге бар нәрсә идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде.
-Тач Гомәрнең әтисе Сафа абзый инде бу, ул да яудан шулай сугыш чукмарына әверелеп кайтты бит, – дип фикерләп алды кыз.
Тиз арада хокук сакчылары пәйда булды. Исерек әзмәверне тарталап-өткәләп көчкә башка вагон ягына алып киттеләр.
-Син аны гаепләмә, сеңлем, – диде ир идәннән кавын кыерчыкларын җыя-җыя. – Яудан аларга сугыш өрәге ияреп кайтты. Шуңа тыныч яши белмиләр хәзер. Кыз идәндә аунап яткан татлы җимешләргә карап телен ялап куйды. Һәм берара үзе барып төпләнәсе чит-ят җирләр оҗмахка тиңдер сыман тоелды. Бу хис аны барып җиткәнче ташламады, иреннәреннән кавын тәме китмәде.
Инде Җиһангөл чит-ят илдә чит кешеләр капкасын какты. Ярыктан эчкә күз ташлады: ул поездда ашап килгән җимеш белән бөтен бакча тулган һәм кавынга уралгандай, бөгәрләнеп көлсу елан ята иде. Бар җиһан тып-тын. Шул тынлыкта кыз берара сулыш алырга да куркып басып торды. “Йа Раббым, көч бир, сабырлык бир!” дип соры таулар ягына төбәлде ул. Капкага шакыган тавыш дөньяның теге ягына, хәтта әтисе белән әнисенә дә ишетеләдер шикелле тоелды.
-Әй, кем бар анда? Таң тишегеннән кем йөри?
-Мин, – диде Җиһангөл шыпырт кына. – Бакчагызда елан бар бит, беләсезме?!.. Котым очты.
Эчтән генә “Каршы чыктылар, рәхмәт яугырлары,” дип уйлады. Кыз капка ачкан олы гына түтигә тиз-тиз сөйләп калырга ашыкты.
– Шакирә апа сезгә кагылырга кушты. Алар мине беләләр... ярдәм итәрләр дип әйтте.
-Көчекнең дә башыннан сыйпыйлар сеңлем, без андый ук каты бәгырьле түгел, кер әйдә. Кемдер чакырган бит инде. Килгәнсең. Аннан, морҗаң күренмәсә, мосафир саналасың. Ә мосафирны кире бору – зур гөнаһ безнең халыкта.
Кызның күзе һаман да еланда иде. Хуҗа да сизде бугай:
- Син тимәсәң, тими ул елан, тисәң – рәхим-шәфкать көтмә, йортыңа каза киләсен көтәсе кала, гаеп үзеңдә чөнки... Бала чыгаргач кайларгадыр китеп югалалар алар аннары... Әйдә, курыкма.
–Куркам барыбер дә, – диде кыз калтырана-калтырана.
Аның күз алдыннан әнисе белән икәүләп бүреләрдән качкан мәлләре исенә төште. Кайларга барсаң да бер хәвеф сагалый кешене, дип уйлады. Хәер, күзләрен ут яндырып карап торсалар да, ул чакта тимәде бит аларга бүреләр...
–Тимиләр дим ләбаса. Сусаганда чүлмәк тышына карап тормыйлар диләрме әле? Еланлы йортка килгәнсең бит инде, кер әйдә. Еланнан түгел, кешеләрдән куркырга кирәк, сеңлем...
Чит ханым капканы япмады. “Син кем соң?” дип сорамады.
– Татар баласыдыр инде, тагын кем йөрсен болай дөнья нужасында, – диде дә өенә чакырды.
– Әйдә, бала, үт. Җан биргәнгә җүн бирә ул Ходай. Без үзебез дә беркемне дә белеп килмәдек. Бер урнашкач, яшисең инде кайда да. Кайда да нужа куасы, тормыш итәсе...
Хатынның карашларыннан тынычлык бөркелә иде.
Җиһангөлнең түбәсе күккә тиде. Аякларының калтыравы бетеп киткәндәй булды. Җиде ятлар да куып чыгармады бит аны... Ә ул моны көткән иде. Үлеп терелгәндәй булды гүя. Кеше һәрчак яман уйлары белән үз-үзен үтерә шул... Яман гамәлләре белән дә...
– Рәхмәт, апа, рәхмәт, апа, – дип кабатлый-кабатлый өйгә таба атлады кыз.
Моңарчы болай ук каушаганы да курыкканы да юк иде шикелле. Хәер, булган икән... Авылда вакытта. Алтынчыны тәмамлаган елы иде кебек. Куркынычның уртасында торып калырга туры килде аңа. Сыерын җитәкләп чегәннәр таборына килеп чыкты Җиһангөл. Күрше авыл базарыннан үз авылларына кайта торган олы юл кырыендагы агачлыкка чатырларын корып маташалар иде алар. Кызны күрүгә бөтен юл өсте аллы-гөлле төсләр белән чуарланды, ярминкәгә әйләнде тәмам. Үзләре көлештеләр, сөйләштеләр... үзләре кызны тимер кыршау кебек бер әйләнәгә китереп кыстылар. Кош көтүедәй бала-чага шушы кыршау аша алга агылып чыкты: дөңгеч кебек нык малайлар кызның күлмәк итәкләрен тотып-тартып карадылар, сыерның дилбегәсен эләктермәкче булып үрелделәр. Кыз һаман дилбегәле кулын артына яшерде.
– Минем акчам юк, – дип сыңар учын ачып күрсәтте ул. – Бер тиен акчам да юк менә. Билләһи... Валлаһи...
Шуннан куллары, үзе дә сизмәстән, әнисе акчаны урнаштырып тегеп җибәргән буш кесәне капшады.
-Бер тиенем дә калмады. Әле сатучы агай кыйммәтрәк тә сораган иде...
Җиһангөл исәңгерәп калды, чегәннәр елмаешып аңа карап торалар иде. Тәмам аптырап, куркудан ул кесә төпләрен әйләндерде. Кемнәндер “Чегәннәр йөзек, алка ише әйберләргә кызыгалар икән”, – дип ишеткәне бар иде, бер бармагы белән колак яфрагын сыйпап алды, аннан йөгәнле кулын җәйде.
– Алкам да юк, йөзегем дә юк.
– Юк, юк, – дип кабатлады чем кара күзле чегән кызы. Җиһангөл дәвам итте:
Мине сыер алырга җибәрделәр, базарга. Инде кайтып барам.
Әлбәттә, чегәннәр татарчаны белмәсәләр дә кызның ни әйтергә теләгәнен яхшы аңладылар шикелле.
Дөресрәге, картайган сыерларын сатарга кирәк, дип хәл итте бер кичтә әтисе белән әнисе. Кызга: “Урынына яшьрәк тана алып кайтырсың”, диделәр. Тана ук туры килмәде килүен, шулай да әле дүрт бозау гына китергән җан иясен бер күрүдә ошатты Җиһангөл. Кесәсеннән чыгарып ипи кыерчыгын каптырды да муен астын кашыды:
-Тәтием минем, Акмаңгай, сине алырга килдем бит, – диде.
–Акмаңгай түгел ул, Зойка, – дип дөресләде елмая-елмая хуҗасы.
–Миңа Акмаңгай дигән исем ошый, – дип үҗәтләнде кыз.
Акмаңгай үзенә мондый игътибар көтмәгән идеме, кызга ияреп, бер каршылыксыз китеп барды. Сыерга да назлы сүз, йөрәк җылысы кирәктер шул.
Ярый әле тана очрамады дип, акчасын йомарлап кайтырга җыенмаган. Менә булыр иде хәлләр! Хәер, кыз, бер башлаган эшне ахырынача очлап чыкмыйча, ярты юлда туктала торганнардан түгел. Моны яхшы чамалаганга, райондагы базар тикле базарга, сыер кадәрле сыер тоттырып ялгызын җибәрде дә инде аны әтисе белән әнисе. Үзара сөйләшкәндә дә алар сыерны “бура кадәрле” дип сөйләшергә яраталар иде ләбаса. Монысы өй бурасы кадәрле үк булмаса да мунчаныкы кадәр бар да бар инде, дип уйлады кыз.
Җиһангөлнең уч төпләре тирләп чыкты. Минутлар сәгатьләрдәй озак үтте.
– Безнең карап торган бер сыерыбыз гына бар, – диде ул. – Үзе дә төшенмәстән, янә учларын ачып күрсәтте. – Без өйдә күбәү... Ә сыерыбыз берәү генә...
Шул мәлдә хәлне аңлагандай, муенын алга ук сузып сөтлебикә мөгрәп куйды.
– Му-у-у.
Чегәннәр янә бер-берсенә карап елмаештылар да нидер сөйләшә-сөйләшә кызга әйләнәдән чыгу өчен юл ачтылар. Кыз, малкаен җитәкләп кызу-кызу атлап китте. Ул әле шактый вакытлар артына борылып карарга да куркып барды. Аралар ераклашып ят тавышлар ишетелмәвенә ышангач кына борыласы итте.
Яшькелт чатыр тирәләре аллы-гөлле төсләрдә җемелдәп, тагын да җетерәк булып күренә иде.
Кыз җиңел сулап куйды. Туган җирнең җылы җиле чәчләрен назлап исә, баш очындагы өрфиядәй болытлары гүя, кара курку иңә язган күңелен агартырга тели иде.
Бу хакта әти-әнисенә дә, дусларына да сөйләмәде. Гомәр генә белде, чөнки сүзне сибеп йөрми ул. Аннан, курыкканын әйтеп торсынмыни дус кызларына? Ә Гомәргә сер чишәргә ярый... Әнә бит:
–Икенче юлы мине дә чакыр, икебезгә берни дә куркыныч булмас, – дип иңен куярга әзер икәнлеген искәртте.
Күп еллар үткән инде бу хәлләргә. Җиһангөл кабат әлеге вакыйганы исенә төшерде. Менә шул була икән инде ул туган җир, дип уйлады. Монда сиңа беркемнең дә тияргә хакы юк! Хәтта адрессыз, билгесез затлар күңеленә дә мәрхәмәт сала икән ул туган җир...
Инде менә Җиһангөл туган җиренә, хатирәләр иленә кайтырга җыена... Әйе, кайтырга... Эш бетте, контейнерларны гына җибәрәсе калды...
Ул башын иеп, тирә-юненә күз дә салмыйча тимер рельслар ягына атлады. Күзен күтәреп карады да имәнеп китте: якты көннең бер генә нуры да аның өчен түгел иде гүя. Юл буенда ара-тирә очраштырган куак-агачлар да моңсу, күктәге болытлар гаҗәеп авыр. Кояш та җылысы беткәндәй сүрән күренде. Ә бит монда һәр сәламәт яшәлгән көн өчен Аллаһыга рәхмәт тә әйтелмәгән. Гомер буе шулай булыр дип уйланылган. Инде менә иске, күп юл нужасы күргән вагоннар аларның бар мөлкәтен төяп китәр...
Дөресен әйткәндә табак-савытны да, шкаф-урындыкларны да Җиһангөлнең мөлкәткә санаганы булмады. Бар мөлкәте аның күңелендә иде... Бай иде ул шулар белән... Дөньяның бер бае да аңа тиңләшә алмаслык бай иде...
Җиһангөл уйлар диңгезендә йөзә. Дулкынлана. Адымнары шуңа салмак. Күңеленең бу хәлләргә ышанасы килми. Һәммәсе шулкадәр тиз хәл ителде: өмет гөлтләп сүнәргә дә өлгерми калды ласа...
Янә аның күз алдына туган ягы килеп басты. Акмаңгай... Ә сыер... Бигрәкләр дә акыллы булып чыкты, малкай. Кызның күзләренә бер генә төбәлә, һәммәсен төшенеп тора. Бер тапкыр чират көтүенә чыкты Җиһангөл. Җәй дәвамына да иң кызу көннәрнең берсе иде. Көтү әле эссегә ияләшмәгән, сыерлар болынга таралып җиргә ятты. Сусыл үләнне дә утлыйсылары килми сыман. Кояш күкнең гөмбәзенә үк менеп баскан кызыл әтәчкә охшап калган, бөтен галәмгә ут көлтәсе чәчә. Кайнар уклы нурлар гүя тәнне генә түгел, җанны да пешерә. Җиһангөл кое чиләгеннән тутырган салкын сулы шешәсен муеныннан кыса төшебрәк тотты да бер кырыйгарак чыкты. Бөкесен ачып бер йотым су эчеп куйды һәм үзе дә аптырап китте: кай арада яртысына ук төшәргә өлгерде икән соң ул? Яртысыннан да күбрәк ләбаса! Хәер, бу кадәрле эсселәтер дип уйламаган иде. Шуңа сыерларны алар күлгә төш якынлашканчы ук алып төштеләр. И рәхәт тә булды инде хайваннарга! Һич тә судан чыгасылары килмәде. Һаман эчкәрәк керергә тырыштылар, җиленнәре чип-чиста булды. Сыер сауганда бер рәхәт чиксеннәр әле кешеләр! Акмаңгайның көтүдән чиста җилен белән кайтканын әнисе бигрәк тә ярата. Саварга да күңелле, үзенә дә рәхәттер моның, ди.
Шунда кыз башын күтәреп көтүгә күз ташлады. Сыерлар һәммәсе иркенәеп яткан, тик эсселектән авыр һәм тирән итеп сулауларына тукранбаш чәчкәләренә кунган күбәләкләр сискәнешеп очып китә иде. Абау! Аның Акмаңгае үрә катып баскан көенчә Җиһангөлгә төбәлеп тора. Менә аларның карашлары очрашты... һәм шул мәлдә сыер туп-туры кызга табан юнәлде. Бер-ике адым атлый да мөгезен болгап ала, койрыгы белән әле бер як сыртына, әле икенче ягына суга, әлбәттә, эсселектән нишләргә белмәве аксабрак атлавыннан ук күренә иде. Акмаңгай, интегеп яткан сыерларны урап үтә-үтә, Җиһангөлнең каршысына ук килеп басты. Моңсу, ялварулы күзләре белән кызга карады.
Җиһангөл аның карашыннан “Әйдә, кайтарып җибәр мине өйгә, күрәсеңме, ничек кыен, эссегә һәм явыз черкигә чыдый алмыйм бит,” дигән уйларны укыды.
– Кайтара алмыйм мин сине, Акмаңгай! Сине җибәрсәм бөтен көтү сиңа ияреп китәчәк. Аннан миңа кешеләрдән эләгәчәк! Һай, ничек эләгәчәк! Ник көтүне туздырдың, диярләр. Иртәгә тагын көтүгә чыгарырга да мөмкиннәр әле...
Акмаңгай гүя аңлады: моңсу газап тулы күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште. Кыз сыерның киң маңгаеннан сыйпады, муен астын кашып алды. Сыер селкенми дә басып торды. Кыз букчасында сулы шешә барлыгын исенә төшерде. Аны кулына алып бөкесен ачты. Суны учына салып сыерның битенә сипте. Тагын сипте. Тагын... Шешәдә тамчы су да калмады, аның каравы Акмаңгайның бите юпь-юеш булды, тансык тамчылар кипкән иреннәренә агып төште. Ул бияләй кадәрле телен чыгарып ирен өстен ялап-ялап куйды. Бәләкәй генә булса да куаныч тойган җан иясенә охшап калган иде малкай. Аның корсак куышлыгы әле эчкә суырылып керә, әле бүлтәеп тышка чыга, йөрәк тибешенең табигый түгеллеге еш-еш сулавыннан, дәү бәдәнененең тынычсызлыгыннан сизелеп тора иде. Ул яшьле күзләрен мөлдерәтеп янә бер кат кызга карап алды.
– Әзрәк түз, тәтием минем, сабыркаем минем...
Җиһангөл сыерны җәлләп елап җибәрде.
Акмаңгай, Җиһангөлнең хәлен аңлагандай, мөгезләрен бер бутап алды да сыерларны аралый-аралый баягынак үзе килгән якка таба китеп барды...
“Һәммә җан иясе сабырлыкта сынала”, – дип уйлап куйды кыз шул мәлдә. – Татлыдан-татлы сөт менә ничек урау юллар аша үтеп кенә табыла бит ул”.
Акмаңгайның гадәтен белә кыз: мөгезен бутый-бутый көтү алдыннан элдертеп кайтып керә ул. Капка келәсен дә мөгезе белән генә эләктереп ача. Кызның матур сүзләр әйтә-әйтә үз урынына керткәнен болдыр төбенә басып көтеп тора. Җиһангөлнең авызы тулы татлы сүз, алар тел очында гына тора. Чөнки аның укыганы бар: имеш малга ямьсез сүз әйтсәң, аның сөте агуга әйләнә ди... Хактыр. Әнә бит Акмаңгай иркәләгән саен сөтен арттыра. Әнисе дә тәмам аптырады инде бу хәлгә.
Җиһангөл киткәч, Әсмабикә белән Корбангали, сыерны сатып, яшьрәк тана алырга ниятләделәр. Алучысы да тиз табылды. Күрше авылдан иделәр. Шактый карыша-карыша яңа хуҗа артыннан атлап китсә дә, Акмаңгай берничә адым атлаган саен артына борылып карады.
Ә кичен, Корбангали сарыкларны абзарга ябарга дип чыкса, Акмаңгай йорттагы тагарактан су эчеп ята иде.
-И бахыркаем! – диде ул аеруча бер җылылык белән малкайның шома сыртыннан сыйпап. – Көне дә нинди бит, тач минем сугыштан кайткан көн!
Акмаңгай да аңлагандай башын хуҗасына борып мөгерәп куйды. Аның өстеннән күбекләнеп тир ага, күзләрен кан баскан иде.
И сөенде дә соң Корбангали!
Бот чаба-чаба ишектән чыгып килгән Әсмабикәсенә төбәлеп:
-Акмаңгай кайткан! Бер тиенгә тормаслык план дәфтәребезне хәзер үк ертып атыйк, карчык. Иртәгә килерләр. Акчаны туздырмый тор, кире бирербез, – диде ул.
Аннан янә йортка чыгып сыерның тамак астыннан сыйпады. Бар хәленә шап-шоп сыртыннан какты.
- Җиһангөлне дә көтәдер әле ул. Ничекләр яратты бит кызыбызны, малкай..
Җиһангөлгә җир өстендә явызлык явызлыкны, игелек игелекне арттыра, ә тормышта барыбер гаделлек җиңәдер сыман тоела. Авылда игелек күп, шуңадыр, анда тынычлык та күбрәктер кебек кайчакта...
Туган җиренә тартылу, шунда узганны уйлап яшәү – табигый халәте аның. Шуңа да кайту халәтен кичерү – югалтуы түгел, табышыдыр сыман. Ул кайтып бара... Үз-үзенә кайта! Кеше кайчан да бер үз-үзенә кайтырга тиеш ласа инде!
Бусы нигә хәтеренә төште соң әле? Иске, урыны-урыны белән бирчәйгән соры вагоннар янәшәсендә контейнерларга әйбер төрә торгач, хәле китеп бардымы әллә? Бу халәттә кемнән су сорыйсы? Туган җирдә иренеңә тигән бер тамчы су да сусыныңны баса ала иде бит... Андагы сусау ул табигый, үзенә бер төрле куаныч кына булган икән лә...
Ә... юк, оныгы Әлфинәнең иркәлеген күз алдына китерде дә уйлар уйларга ялганып китте менә. Шамиленекеләр ир балалар. Эш белән үстерәләр. Ә кыз бала башка. Безнең чор белән чагыштырырлыкмы соң? дип фикер йөртә ул. Әтисе белән әнисе дә базарга сыер алырга чыгарып җибәрмәячәк аны. Берәр җиргә барасы булса да, хәзер такси чакырталар. Озаталар, каршы алалар... Хәер, иркәлисе килеп кенә тора шул аны. Яратасы килеп кенә тора. Әйдә, кемдер шул рәхәтлекнең тәмен дә тоярга тиеш ласа. Замана баласына килешә ул. “Үзем машина йөртергә өйрәнәчәкмен, машина алачакмын”, дип сөйләнә. Анысы да килешер замана яшьләренә...
***
Бәхтияр белән Мәхәббәт Җиһангөлнең улы Шамилгә ияреп шәһәрдән илле-алтмыш чакрымлап юл үтеп, ташландык бер авылга килеп төштеләр.
-Җир – иң зур байлык, чын-чынлап мөлкәт ул. Хәзер безнең татар авыллары буш. Ятим дисәң дә тамандыр. Шуңа монда игелек кыларга да, яманлык үрчетергә дә чара юк әлегә. Ә тынычлык табарга була, калганы соңыннан килер әкеренләп... – дигән иде Җиһангөл кунакларны улы белән озатып җибәргәндә. Мәхәббәт шуны исенә төшерде. Белеп әйткән икән, дип уйлап куйды.
Барча юлларны, сукмакларны бәпкә үләне каплаган, биек-биек алабута, шайтан таягы, әремнең былтыргыдан калган корыган кура-таяклары арасындагы йортларның шактый таушалып, бүрәнәләренә караңгылык иңгән, җиде ятып бер кат та төшкә кермәгән ят авыл аларны берара шомландырып, пошаманга салды. Дөньяның бу билгесез ноктасыннан киләчәкне түгел, бераз арырак китсәң, бер-береңне күрү дә мөмкин түгел иде.
“Кирәк бит, адәм балалары гына сыймый җир өстенә. Сугышалар, талашалар. Ә җир уйлап баксаң, бөтен кешегә дә җитә”, дип уйлап куйды Шамил. Аның үзенә дә бабалары туган җирнең тарихы бик үк таныш түгел. Ә үзбәк илендә дә күпме әдәбият, сәнгать җәүһәрләре юкка чыкканны, мәгърифәтне яклаган Олугбәк патшаның шәфкатьсез үтерелүе хакында китаплардан укып белә. Шуннан Төркестан* караңгылыкка юл алган. Гөл-чәчәккә күмелгән оазислар эссе чүлгә әверелгән. Шул мәлдә Шамилнең җаныннан әнисе белән ихластан горурлану тойгылары узды. Алар биргән гыйлем илне тиз арада алгарышка этәргән ләбаса. Һөнәрчелеккә юл ачылган. Үзбәкстанның ак алтын иле дигән даны еракларга таралган. Советлар берлегендә ул газ, дөге игү, каракүл сатуда аеруча киң колач җәйгән. Корыч кою, самолетлар, суыткычлар ясауда да ил алга киткән. Ә мамык үстерүдә аңа тиңнәр табылмаган. 1980 елларда Советлар Берлегендә җитештерелгән мамыкның 70 проценты үзбәкнеке булган.
Шамил кинәт уйларыннан аерылып мөһаҗирләргә эндәште:
-Нигә куркып калдыгыз? Йортлар да егерме-утыз меңнәр тирәсендә генә йөри монда. Газ кергән, су бар. Тагын ни кирәк? Безгә, гади халыкка беркайда да әзер юл юк, без аны үзебез ярырга тиеш. Җирне үзем сукалап бирермен. Чәчәрсез, үстерерсез... Зато үзегезнеке. Химия белән агуланмассыз. Чиста ризык ашарсыз. Чиста су. Чишмәләре бик салкын, тирәннән бәрә. Берсе хәтта таш астыннан юл тапкан. Ишетәсезме тавышын? Әнә ничек челтери.
Бәхтияр колакка катырак затка охшап тик тора бирде. Мәхәббәт исә беренче кат елмайды:
-Ишетелә... – дип куйды. Хатынының серле елмаюы ирнең каткан күңелен бераз йомшатып җибәргәндәй тоелды. Ул Мәхәббәткә карап:
- Топилмаган мол тог бошида.** Ризалашыйкмы, йә? – дип сорау тулы күзләрен төбәде. Мәхәббәт баш какты...
* 1920 елдан Төркестанны Урта Азия дип йөртә башлыйлар.
**Табылмаган мал тау башында.
-Кайчандыр, Җиһангөл апа да безнең кебек үзбәк кышлагына килеп төпләнгән. Аны да язмышы алдап йөрткәндер күрәсең...
-Нигә “алдап” дисең?
-Аңлапмы әллә?
-Бәлки...
Бәхтияр янә уйларга чумып сүзсез торды. Кеше һәрчак нидер эзләгән. Бәхетне гел читтә күзаллаган. Кәрваннар әле көнчыгышка, әле көнбатышка үтеп торган. Базарлар тирәсенә кунакханәләр белән бергә кәрвансарайлар да төзелгән. Күп гасырлар элек шулай булган. Бүген дә адәм баласы юл чыгудан туктамый. Кемнәрдер озакка, кемнәрдер вакытлыча... Бәлки бу сәфәрләр кешегә туган-үскән җире хакында тирәнгә төшеп, сагыну әрнүләре катыш уйлансын өчен дә кирәктер...
Язмышка кешенең матур өмет-хыяллары ярдәм итмәсә, адәм баласы шуларга ышанып юл сапмаса, бу Җир шары да кояш тирәли әйләнеп йөрүне һич кирәксенмәс иде... мөгаен... Баксаң, яшәү шулай корылган. Яшәү ышаныч нигезендә корылган. Ә яшәү һәм өмет тирәли әйләнү бәхет ул.
***
Әйе, яшәргә дигән өмет белән аяк басты Җиһангөл үзбәк җиренә.
Җиһангөл, чыгып капка ачкан хатынга ияреп, өйгә атлады. Хатын артына борылып карамый гына сорау бирде:
- Гыйлемең турында таныклыгың бардыр бит, сеңелем?
- Бар, апа.
-Булгач! Тагын ни кирәк?! Борчылма бер дә... безнең яктан килгән халыкның эшсез калганы юк монда. Үзбәк хатын-кызлары хөкүмәткә эшләми алар. Бала тудыралар, бала багалар, ир карыйлар, өйләрен тәртиптә тоталар. Ирләре шуны таләп итә. Хатынын эшкә йөрткән ир затын бик булдыксызга саныйлар, хәтта хөрмәт итмиләр, шуңа бу гарлекне күтәрергә бөтенесе дә әзер түгел. Ә безнең халык өчен чикләр юк. Эшләсеннәр генә.
Хатын чынлап та Зәйнәп исемле булып чыкты. Ул кызны әйтерсең гомере буе белә, чит итү уенда да юк иде. Сөйләнә-сөйләнә ишегалдына чыгып самоварына утлы күмер өстәде. Бакчасыннан өзеп-өзеп кереп җиләк-җимешләрен тезде.
Чәй янында кыз моннан ерак түгел генә Пенжикенд исемле шәһәр барлыгын белде. Сәмәрканд белән Пенжикенд арасы 48 чакрым тирәсе икән. Ике арадагы кышлаклар йә үзбәк иленә, йә таҗик иленә карый. Машина бик йөрми ди, әмма Сәмәркандка бик тырышканда җәяүләп тә барып җитәргә мөмкин ди. РОНОга ук барасы була икән әле.
Иртән аны хуҗа хатын шәһәр юлына чыгарып, хәерле юллар теләп озатып калды.
Халык мәгарифе бүлегенә ул бик кыенсынып, үз-үзе белән көрәшә-көрәшә барып керде. Каян инде аңа мәктәпләрдә эшләү! Мамык җыярга озатсалар да риза булыр иде, мөгаен. Аның башында һаман апасының сүзләре бөтерелде: “Урысча да белмисең бит...”
Кыз арыган иде. Гүя көн дә арыган иде. Гасырдай сузылды, үтеп китә алмады. Җиһангөлнең һәммә мәшәкатьне үткәнгә олактырасы килә иде. Аның, гомумән, “риза”дан башка сүзе калмады кебек.
РОНО да аны өлкән генә бер агай каршылады. Кыз аның каршысында “урысча белмим, урысча белмим” дип, һаман бер сүзне эчтән кабатлап басып торды.
Ул кызның белеме турындагы таныклыкны әйләндерә-әйләндерә карады да:
–Җиһангөл атлы икәнсең. Һай, килешле исем кушканнар да соң үзеңә, ә! Ә мин Канчура Юлбаевич булырмын, – диде күзлеге өстеннән карап. – Йә, ни эш корырга килдең? Нинди эшкә осталыгың бар, сеңелкәш?
Җиһангөл бер мәлгә аптырап калды.
- Печән чаба беләм, утын кисәм, бала карый алам. Пешерәм-юам... – дип тезеп китте.
-Тагын? – дип гаҗәпләнеп һәм хәйләкәр елмаеп кызга төбәлде мөдир.
-Тагын... өй җыям, идән юам.
-Туктале, сеңлем мәктәптә алган гыйлемеңне күрсәт.
-Үзбәкстан СССРның 1926 елда төзелгәнен, ул вакыттагы башкаласы Сәмәрканд икәнне беләм... – Монысын ул Үзбәкстанга чыгып китәр алдыннан гына тарих укытучысыннан барып сорашкан иде.
-Афәрин! – дип сузды мөдир. – Димәк, сезнең бөтенесен белергә теләгегез бар.
-Тагын шигырь сөйли беләм. Күп ятладым...
-Йә, йә... Җырлыйсыңдамы?
Җиһангөл бермәлгә кайсыннан башларга икеләнеп торды. Аннан башын югары күтәрә төшеп көйләп җибәрде:
Шомлы җилләр исәләр өстебезгә,
Үч тойгысы йөрәкне җилкетә.
Канлы сугыш ачтык без дошманнарга,
Билгесез язмышлар безне көтә.
Әйдә, эшчеләр,
Изге яуларга.
Марш, марш алга,
Ирек дауларга!
Оялчан бер кыз түгел, арыслан йөрәкле сугышчы иде ул гүя.
-Арт-и-ист! – дип сузды мөдир. – Сездәй кадрлар кирәк безгә, бик кирәк! Укытучы артист та булырга тиеш ул! Кадер кышлакка юлларбыз үзегезне, ризамы? – дип кызның күзләренә төбәлде.
-Нишләрмен соң мин анда? – дип сорап куйды кыз берни ишетмәгәндәй. Ул чынлап та мөдирнең сүзләрен колак яныннан үткәргән иде.
-Укытырга, әлбәттә. Җиденче сыйныфка кадәрле укытучыларыбыз җитешми. Риза түгелсез мәллә? Наданлык сукырлыктан яманрак, сеңлем. Ул афәттән котылырга кирәк безгә ничек тә. Татар кызлары да ярдәм итмәсә, кем булышсын тагын. Татарлар монда үз кешеләр. Явыз Иваннан, чукындырудан качканнар. Ни дисәң дә тел бер, дин бер. Дини гыйлемнең нигезе нык бездә. Мәдрәсәләр Бохарада да, Сәмәркандта да, Хивада да эшләп тора. Тик заман үзгәрде. Дөньяви гыйлем дә кирәк... Әйе, сүзебез татарлар хакында иде бит әле. 1865 елда инде Төркестанда биш меңләп татар яшәгән. 1920-30 еллар арасында гына да ачлыктан качып күпме халык килгән.... Аннары да. Йә, ярар, ризасыңдыр бит?
Җиһангөл телен йоткандай сүзсез калып мөдиргә текәлеп торды.
-Риза микән инде?.. – диде ул эчке сөенечен яшерә алмыйча. – Ләкин бит мин русчаны бик үк яхшы белмим.
Кыз күңелендәге көрәшне күрсәтергә теләмичә, Канчура Юлбаевичның көләч күзләренә тутырып карап торды. Ниндидер өмет тулы ышаныч чалымлана иде аларда. Шуңадырмы, Җиһангөлне кыюлыгы җиңде, эчтән генә: “Барыбер дә башлангычта укыта алырмын кебек әле...” дип уйлап куйды.
- Телне җитәрлек белмәү берни дә белмәү дигән сүз түгел әле. Өйрәнерсең шунда, балалар белән бергә... Беркем дә бөтенесен белеп тумаган... Иң мөһиме укый-яза беләсең, – диде мөдир аны юатырга теләгәндәй. – Ә укытучы ул сеңлем, хәреф танырга өйрәтүче генә түгел, балаларның акылы үсәргә тиеш. Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнергә тиешләр. Наданлык белән көрәшү җиңел булмас. Ә сезнең яктан килгән кызлар тумыштан чып-чын укытучылар. Булдыралар алар. Димәк, марш, марш, алга! – Ул ниндидер уеның җебен югалткандай тәрәзәгә карап торда да кызга борылып сорады: – Туктале, бездә яшәп яңа совет хакимиятен ныгытучы, мәгарифебезне җайга салучы милләттәшләрең турында ишеткәнең бармы синең?
-Юк, – диде кыз башын аска иеп. Әйтерсең, ул нидер урлашуда тотылды. Йөрәге еш-еш тибә башлады.
-Халык мәгарифе комиссары вазифасын үтәүче Шәһит Әхмәдиев хакында, 1920 елда ачылган Шәрык мәгарифе институты директоры Габдулла Мостакаев турында мәсәлән, берни дә ишеткәнең юкмы?
Кыз бу юлысы башын гына селкеде. Эчтән генә: “Юк булгач, юк инде”, дип җилкә башларын сикертте. Аннан Ульяна апасы сөйләгәне исенә төшеп:
- Мин үзбәк классигы Алишер Нәвоине беләм, – диде шыпырт кына. Үзенең коты очты: берәр шигырен сөйләргә кушмасын тагын. Нигәдер ул берсен генә дә хәтерли алмады хәтта.
-Монысы әйбәт, монысы бик хуп, – дия-дия мөдир сүзен йомгаклаганчы ук ул шоферына кычкырды:
- Бәкер!
Чем кара чәчле, кара туткыллы, кырыс карашлы, усаллыгы кыяфәтеннән үк күренеп торган шактый озын буйлы егет ишек төбенә кереп басты. Мөдир аңа боерулы тавыш белән:
– Бу – Җиһангөл исемле укытучы кыз булыр. Син аны хәзер үк Кадер кышлакка илтеп куярсың, – диде. Мөдир янә кызга төбәлеп сөйләвен дәвам итте:
-Ул якларда табигать бик матур. Багъстанга тиң. Таулар... Бездә таулар да төрле: кайсыларын кош-корт ярата, кайсыларына бөркетләр оя корыр урын тапмый. Төсләре белән дә бер-берсенә охшамаганнар: күкләре, сорылары, ямь-яшелләре бар. Эре-эре ташлы-кыялары, гәрәбә комлылары... Биекләре, таучыктай күренгәннәре... Ә бит биек тауларны җилләрнең, болытларның юнәлешен үзгәртергә сәләтле диләр...
-Тауларны чиксез ярата икән бу кеше, – дип уйлап алды Җиһангөл.
Мөдирнең әле сүзе бетмәгән иде:
- Балалар да шул таулар кебек инде... Игътибарлы, илтифатлы булыгыз аларга, сеңлем... – дип йомгак ясады ул һәм кинәт тынып калды.
Кыз мөдирнең ни әйтергә теләгәнен шунда ук аңлады.
Җиһангөл салкын карашлы, эре гәүдәле үзбәк егете янәшәсенә кыюсыз гына кереп утырды. Нигәдер үз энекәшен исенә төшерде. Ул да шундыйрак. Кыяфәте белән бераз бандит кавеменә охшап тора. Үзе, әлбәттә, яхшы укый . Китапны ачып кына карый: барча гыйлем башына кереп кенә утыра гүя. Җиһангөлләр сыйныфына каршы якта гына аларның сыйныфы. Көр, калын, шәп тавышы һаман ишетелә. Мәктәп директоры да ят кеше түгел: әниләренең энесе. Шуңадырмы ул Әхмәтне бер дә күздән яздырмый. Тикшереп кенә тора. Еш кына:
-Кер әле, малай, сүзем бар, – дип кабинетына да чакыргалый. Кыз аның озын линейкасы белән өстәлгә суга-суга сөйләшкәнен ишек артына гына качып тыңлады бервакыт. Директор ишек ачып аны чыгарып җибәргәч тә:
-Ну, үткен! Хулиган булыр бу! – дип борчулы кыяфәттә башын кашып басып калды.
Хәер, шуклык җитәрлек инде малайда. Еш кына ул апасына да боерык бирештерә:
– Әйдә, апа, кар базыннан катык алып чыгып бир әле, каймагын күбрәк сал, – ди.
– Әни күрсә... Оршыр бит..
– Үзем сөйләшермен, – дип кенә җибәрә малай.
Хәзер менә шундый көйсез һәм ач балалар берәү генә түгел, сыйныф саен егерме берәү булачак бит... Күбрәк тә булмаса әле.
Дөрес, энесен артыгын иркәләде кебек әти-әнисе. Нишләсә дә сүз әйтмәделәр. Ә монда килгәнче ул, Макаренко фикерләрен эзләп тапты. Кырыслык һәм назны бүлүдә чама хисе, кыл урталык, ниндидер гармония биш яшьтә дә, алты, җиде яшьтә дә – һәрвакыт булырга тиеш, дигән ул.
Җиһангөл тәрәзәгә күз төшереп алды: өрек, йөзем-виноград куаклары арасыннан үтеп баралар икән. Ачык тәрәзәдән ят табигатьнең сәер, әмма хуш исле һавасы ургылып кергәндәй тоелды. Кызга бераз куркыныч булып китте.
– Әнә, күрәсезме, сезнең мәктәп шушы була инде, – дип алда торган тәбәнәк кенә йортка ымлады Бәкер.
– Тәрәзәсе дә юк мәллә соң?
Кыз шомланып сорап куйды. Егет тыныч иде:
-Нигә ул тәрәзә? – диде егет серле карап. – Җәйләрен рәхәт анда, кояш пешерми.
-Яктылык төшмидер бит?
-Ике якта ике ишеге дә ачык тора, шуннан кергән яктылык та җитә. Лампалар да бар. Монысы ярты бәла генә. Кышын ягылмавы менә кыенракка туры килер... Тик сезнең халык өчен куркыныч түгелдер анысы да. Сездә кышлар салкын диләр бит. Имеш, кар көртләре өйләрне күмеп китә, имеш, кешеләр капкаларның өстеннән йөриләр ди. Болай ук түгелдер инде әлбәттә, бераз су кушалардыр...
-Һич арттыру түгел, суы тамчы да юк, чынлап та шулай, – дип җавап бирде кыз.
-Димәк, сезнең өчен монда бер куркыныч та калмас. Монда мин барын белеп торыгыз. Яклаучыгыз үзем булырмын.
-Миңа яклаучы кирәкмәс дип ышанам...
Егетнең йөзе туфрак сипкәндәй каралып китте.
Ул арада машина балчык йорт каршысына килеп туктады.
-Әнә директор каршыларга да чыккан, – диде егет шомландыргыч карашы белән кызга төбәлеп ишеген ачканда. Машина тәрәзәсе артында бер төркем бала-чага белән чәчен артка тараган, буйчан, яшь кенә ир заты басып тора иде.
-Менә тагын бер мөгаллим китердем үзегезгә, – дип елмайгандай итте егет кул биреп исәнләшкән арада.
-Исәнмесез! Мәрхәбә! Янә татар кызымы?
-Әйе, Җиһангөл булам мин, – дип тыйнак кына җавап бирде кыз. Шул мәлдә җиде-сигез яшьлек бер малай йөгереп килеп Җиһангөлне кочып алды.
-Безнең мөгаллим! – диде ул кызның кочагына кереп бетеп.
-Сезнеке, әйе! – диде укытучы. – Ә исемең ничек синең?
-Бәхтияр.
Җиһангөл бер читтә үзенә төбәлгән карлыгандай күзле балалар төркемен күреп алды. Алар аңа шулкадәр яратып төбәлгәннәр ки: күбесенең авызлары ачылып калган, чем кара күзләре исә яп-якты нур чәчә иде.
И гөнаһсыз җаннар! Сез мине укытучыгыз итәргә, мине тыңларга, мин кушканны үтәргә әзерсез, күрәм. Мин дә сезне яратырмын! Һәрберегезне дә. Аллаһы Тәгалә ничек яратса – шулай кабул итәрмен. Сез минем кадерлеләрем булырсыз... – Җиһангөл бу сүзләрне күңеленнән әйтә-әйтә Бәхтиярның чәчләреннән сыйпады.
Директор, малайны каерып алып, башы белән генә читкәрәк китәргә ымлады. Бәхтияр теләмичә генә иптәшләре ягына юнәлде.
-Бик хуп, бик хуп. Димәк, математиклар булды дигән сүз. Физикларыбыз бар. Инде биолог та китерсәгез, бер борчу да калмый безнең.
-Аттестатыгызны күрсәтә алмассызмы, сеңлем? – Директор нигәдер ишегалдында ук сорыйсы итте.
Кыз тиз генә сумкасыннан гыйлеме турындагы таныклыкны табып алды да ир-атка сузды.
-Менә ул.
Директор ачып карады да:
- Сез миңа завуч китердегез, димәк, – дип елмаеп Бәкергә күз ташлап алды. Җиһангөлнең йөрәге жу итте. Ничек инде завуч булсын ул? Беренче сыйныфларга хәреф өйрәтергә кушсалар бер хәл!
-Минем башалангычта укытасым килә, – диде кыз кыюсыз гына.
-Башлангычларда Сафия ханым укытыр, минем хәләл җефетем, ә менә завуч бик кирәк безгә. Менә монда математикадан таныклыгыгызда бишле утыра, димәк рассписание төзү сезнең өчен әлләни кыен булмаска тиеш...
Җиһангөл чамалады: директор да, аның хәләл җефете дә укытучылыкта үзе кебек үк тәҗрибәсезгә охшап торалар... “Бергә-бергә өйрәнербез, Алла боерса. Бәлки, курыкмаска да кирәктер...” – Монысын аңа эчке бер тавыш пышылдады.
– Сез безнең тәкъдимгә ризасыздыр бит, – дип сорады директор.
Кыз башын селкеде. Ниһаять йөрәге үз урынына кайткандай булды. Шуннан соң гына аны бирегә алып килгән егет теләр-теләмәс машинасына юнәлде. Бәкернең кыз янәшәсендә күбрәк буласы килү теләге сизелеп тора иде. Тик Җиһангөл әлегә бик җаваплы минутлар кичерә, шуңа егетнең игътибарын ул абайламый да калды сыман.
Җиһангөлнең күз алдыннан әти-әнисе, энесе Әхмәт, Гөлфизә апасы, ак маңгайлы сыерлары, көтүлекләр, кырлар, эскертне ат белән түгел, сәнәк белән өюләр, колхозның иген амбарлары, молотилка, ашлык өстендә үлек кебек йоклап ятучы уполномоченный, ике тәгәрмәчле кул арбасы тагын әллә ниләр йөгереп үтте.
Әнисе төннәр буе йон эрли, сугышчыларга җылы оекбаш-бияләйләр бәйли иде. “Бәлки берәресе әтиеңә дә эләгер әле”, дип елмайганда бөтен бите нур белән тула. “Ходай шулай кушкан, балалар, урлама, алдама, кешегә яманлык теләмә”, дип үзенчә яшәвен белде ул. Үз тырышлыклары аркасында каты ачлык күрмәделәр кебек алар, һичьюгы исән калдылар.
Бабасы кебек оста чабата тукучы авылда да юк. Җиһангөл чабата астына башак салып алып кайтыштыра. Кайчакта йокы симертүче уполномоченный күрмәгәндә ашлыкны яшереп тә калдырыштыралар. Аны төн уртасы үткәч кенә килеп алалар. Имәннән ясалган кул тегермәнендә тарттырып, шуннан аш пешерәләр иде. “Юкка гына читкә таралмаган инде авыл халкы...” – дип уйлап куйды ул. Ә уйлар агыла да агыла, аны һаман ычкындырырга теләмиләр иде.
...Ә теге уполномоченныйны – “йокы чүлмәге”н мактап кына торалар. “Яхшы сүз еланны да оясыннан чыгара”, – ди ахирәте Рәкыйга. – Гел яхшы сүз генә әйтик без аңа. Ышансын безгә. Сизенә күрмәсен”.
Теләмәсә дә, тамак хакына әнә шулай әз-мәз урлашырга өйрәнде кыз. Ә әнисе мулла гаиләсендә үскән. Ул мондый эшкә бара алмый, ишетсә дә дер калтырый башлый. Димәк, Ходай шулай кушкандыр, ди дә үлем көтеп ач утырырга да риза.
Салам урлау һич тә ат урлаудан ким түгелдер. Урламас идең – өй түрендә зур мич тора. Адәм баласының һәр кышкы көне шул мич авызына төбәлгән. Басудан төнгә әллә ничә кат әйләнә иде Җиһангөл. Ул күтәреп кайткан саламны көлтә генә дию аз, көшеле белән дисәң, бәлки дөресрәктер дә. Салам терлек-таруга ризык кына түгел, өй җылыту өчен төп ягулык та иде. Ә бит салам күз ачып-йомганчы янып бетә. Аның җылысы да шуның кадәр генә. Туңып үлмәстән ярый инде барыбер дә. Шушы зәмһәрир кышлардан качып та чыгып китмәде микән халык үзбәк-таҗик якларына? Әтисе дә бәлки шуңа каршы килмәгәндер. Кызгангандыр Җиһангөлне. Җылыда яшәсен, җылы сөяк сындырмый, дигәндер. Тәне тулы ярчык булгангамы, гел өшеп йөри торган иде бит ул.
Җиһангөл, үзе дә сизмәстән, кул мускулларын тотып-тотып карады. Аның авыр эштән бала чакта ук ике кулының да мускуллары өзелгән, шуңа чүпрәктәй йомшап, асылынып торалар иде.
– Кечкенә генә арба алыйк та сыерны җигик мәллә, кызым? – дип карады аңа әнисе бертапкыр.
– Юк, әни, ул безне ашата, шул җиткән, – дип җавап бирде кыз. Печәнне ул киерелә-киерелә чапты: әтисенең чалгысы үткен, пакусны тәмам пеләш калдырып бара иде. Өйгә дә ул елга буйларыннан чапкан печәнне ике тәгәрмәчле арба белән үзе ташыды. Бертапкыр әнисенә колхоз ат бирде бирүен, тик сыртын камыт кырып канатып бетергән әрнүгә төшкән ат иде, бичара. Бик хәлсез, дөресрәге, эшкә яраксыз, сафтан чыккан иде. Әнисе аның авыртуларын, әрнүләрен җиңә алмасына ышангач, кире илтеп тапшырды...
Кыз янә ябык беләкләренә карап алды һәм:
– Мин Сезнең тәкъдимгә бик ризамын, – дип җавап бирде.
Җиһангөлне Ташбай картка фатирга керттеләр. Бөтен йөзе көлеп торган чандыр карт укытучы кызны бик гаҗәпләнеп күзәтте. Тыйнаклыгын күрепме:
-Ай-һай, бик яшсез бит әле, балаларны тыңлата алырсыз микән соң? Малайлар һай шук та соң, кызлары да тик тормаслар, – дип куйды. – Хәзергеләр – замана балалары башкачарак шул, тәрәзәдән урамга күз сал әнә: чатыр чабалар...
Ул озак кына сүзен дәвам итмичә, башын селкеп торды.
Җиһангөлнең күңеленә дә курку йөгерде. Әгәр дә аны тыңларга теләмәсәләр? Санламасалар? Кайтып кына китәсе кала инде аннары. Шулкадәр зур юллар үтеп килүең дә тикмәгә генә булачак...
Ташбай картның Җиһангөлнең үзеннән бераз гына яшьрәк кызлары, дөресрәге, оныклары булуы кызның күңеленә бераз тынычлык өстәде сыман, чөнки ул да укытучысы белән бергә мәктәпкә йөриячәк, соң булса да уң булсын дигәндәй, беренче сыйныфка керергә әзерләнә иде.
***
Җиһангөл мәктәпкә тиз ияләште, һәр балага олыларча, үз тиңе итеп карарга өйрәнде. Балалар да әллә уйларын укый, әллә күңелләре сизә: яратуын беләләр һәм шуңа ярату аша җавап бирәләр иде. Бер дәрес калдырмый йөрүләренә башка укытучылар гаҗәпләнүдән туктамады.
-Яшь, чибәр кызларны балалар ярата ич инде, сәбәбе шул гына, – дип ачыклык кертте директор хатыны педсоветка җыелгач.
Ничек булса да Җиһангөл шат: иң мөһиме – укучылары дәресне бирелеп тыңлый. Төшенеп бетермәсәләр китап-дәфтәрләрен күтәреп хәзер укытучы янына килеп җитәләр иде. Дәресне белмәгәндә дә ситуациядән үпкәләтми-рәнҗетми генә чыгарга тырышты. Бала-чага бала-чага инде: үпкәләшеп, төрткәләшеп алсалар да ачу саклау юк, шунда ук оныталар иде. Бу гадәтләрен Җиһангөл бигрәк тә ошатты.
Кайчакта:
-Ярый балалар белән эшлисе, югыйсә бу тәрәзәсез бинадан артыңа карамый чыгып качарлык, – дип куя ул эчтән генә.
Вакыт-вакыт аның тәрәзәгә төбәлеп, мәктәп тирәсендәге тут агачларына карап торасы килә. Дәрес өчен күпме көч-илһам алыр иде бит алардан. Биектәге җимешләренә күз текәп, соклана-соклана утырырлар иде балалар да. Табигать үзе дә тәрбияче ласа. Балалар гасыр кичкән агачның: “ Гомерегез җимешле булсын өчен сез дә тырышыгыз!” дигәнен аңларлар иде шәт.
Юк шул инде, уңга карасаң да дивар, сулга карасаң да соры дивар...
Ә беркөнне укучылары дәресләр беткәч, өйләренә таралышты. Җиһангөлнең дәфтәрләр өемен күтәреп кайтасы килмәде. Шунда – мәктәптә үк эшен бетерергә уйлады. Күзе хата эзләсә дә күңеле тынлыкны кабул итмәде. Бу тынлыктан күңеленә әйтеп-аңлатып булмаслык шом йөгерде. Җиһангөлнең күңел күзләре ачылып киткәндәй тоелды: шау-шуда, балаларның шат авазында икән лә аның чын бәхете. Шушы бәхете тартып китергән икән лә аны монда. Язмышына ни язылганына канәгать ул. Мең шөкер итә белә.
Тик үзбәк телен яхшылап төшенеп бетмәве аркасында үзе дә кыен хәлгә калыштыра иде. Беркөнне өйдә үзе генә чагында Бәхтияр килеп керде. Үлчәү сорарага килгән икән. Укытучысының төшенеп бетмәвен чамалаган малай, әле бер йодрыгын, әле икечесен күтәрә-төшерә тәки аңлатты бит. Икәүләп көлештеләр ахырдан. Башлангычларның беренче сыйныфын аңа бирделәр, Бәхтияр шул сыйныфта укый иде. Җиденчеләрдә математика да алып барды. Завуч та булды. Укытучы булу бик кыен да, бик кызык та икән: дәрес дәрескә охшамаган, тәнәфес тәнәфескә охшамаган. Балалар да төрле: бер ишесе керде генә, икенчеләре инде чыгып китә. Иң мөһиме: үзен дә ул укыткан фәннәрне дә балалар ярата, һәр дәрес аларда кызыксыну уята иде.
Рассписаниене бөтен көчен куеп төзеде, хәтта баш миенең кызурак эшләвен тоеп алды, ватман кәгазьне коридордагы тактага беркетеп куйды да кем дә булса берәр сүз әйткәнне көтә башлады. Озак көтәргә туры килмәде аңа, сыйныф бүлмәсенә директор кагылды:
-Ай молодец та соң бу татар кызлары! Ай молодец та, – дип мактады ул аны тантаналы тавыш белән. Җиһангөлнең өстеннән таулар ишелдемени!
Укулар башлангач шул мәгълүм булды: мөгаллимнәрнең белем дәрәҗәсе һич мактанырлык түгел, бигрәк тә математика укытучысы еш кына аннан ярдәм сорый, алтынчы-җиденче сыйныфларда укучыларга дәресне тиешенчә бирә алмаганга борчыла, кайбер мисал-мәсьәләләрнең чишелешен тапмаганга көенә иде.
Ә бертапкыр Ронодан әлеге фәнне тикшерергә инспекторлар килеп төште.
- Ярдәм ит, – дип атылып керде Сәрвәр Җиһангөлгә.
Әлбәттә, ярдәм итте кыз. Алдан һәммәсен әзерләп, дәресне укмаштырып чыктылар. Директор да канәгать елмайды. Шулай да әллә Җиһангөлнең бәясен күтәрергә теләпме, әллә математигының йомшаклыгыннан файдаланыпмы:
- Син бүтән аңа ярдәм итәм, дип әйтмә, аш ясасын, барыбызны да симез куй итеннән пешкән шурпа белән сыйласын башта, – дип куйды.
- Иртәгә үк табын әзерлим, ит алып киләм дә шурба пешерәм, – дип гаепле кыяфәттә ризалашты математик.
- Шаярталар алар, берни кирәк түгел, – дип уңайсызланып, әрсез тәкъдимне кире какты Җиһангөл. Хезмәттәшләренең алыш-бирешкә корылган вазгыять тудыруларыннан бит алмалары алсуланды хәтта. Намуссызлыкка өйрәтмәде аны әтисе белән әнисе. Киресенчә, булдыра алганча, ярдәмчеллеккә өйрәттеләр. Шул мәлдә ул нигәдер авылдагы күршеләрен исенә төшерде. Милиция теге чакта, икенче көнне алар йортына тентү белән килгән. Тапканнар бит печәнне. Штраф салганнар үзләренә. Шунда әнисе: “Шулай буласы билгеле иде инде, кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә диләр, тик безнең бер гаебебез дә юк. Күршене сатмадык. Кеше рәнҗетмәдек,” – дип чын күңеленннән сөенгән иде.
Шулай итеп, ул коллективта иң гыйлемле укытучы һәм завуч булып китте.
Кызны фатир хуҗасы Ташбай агай да үз күрде. Дөрес, кайчакта ул шикчел сораулар биреп куйгалый:
-Безне җәдидләштерергә килдегезме? – ди. “Әлхәм”, “Фәләкъ” сүрәләрен беләсеңме? – дип сорый. Җиһангөлнең бисмилла әйтеп табын янына утыруын, амин тотып торып китүен күргәч, тынычлангандай була. Күпмедер вакыт үткәч, янә шул хәл кабатлана.Ташбай агай колакка катырак. Ядрә тигәч, сыңар үпкәсен дә кисеп алганнар, шулай да исән кайткан. “Аятелкөрси”, “Әлхәм”не сугышта да теленнән тешермәгән. Окоптан башын күтәреп ерактагы каенлыкка төбәлгән саен, их, исән-сау кайтсаммы, бу сугыш афәтләрен бөтен кышлак яшьләренә сөйләр идем. Кешеләр күңелендә сугышка ачы нәфрәт уятыр идем, дип уйлаган. Тик дөнья күргән ир-егетләр карт чинар төбенә җыелышып кызып-кызып башларыннан үткән хәлләрне сөйләшкәндә авызын да ачып япмаган. “Өйдә дә шулай ул, без аның сугыш кырында ниләр майтарып йөргәнен бер дә белмибез. Яралары сызламаса, ыңгырашмас та иде әле бәлкем,” – ди карчыгы.
Кыз да аның сугышта тирән җәрәхәтләр алуын ишетеп белә, шуңа, нинди сорау бирүенә карамастан, бер тамчы да үпкә сакламаска тырыша. Карт:
-Җир өстендәге һәммә явызлык динсезлектән, имансызлыктан килеп чыга, безне динебездән аермагыз, берүк, – дип кисәтә. Бу хакта сөйләшкәндә Җиһангөлнең күңеле шомлана. Кычкырып сөйләшергә дә ярамый иде бит туган илендә. Монда да җилләр шулаерак исә. Балаларны да кача-поса гына намазга өйрәткәннәрен ишетеп-тоеп тора.
Карт оныгы белән икесен бер дә аермады. Ни пешсә – шул уртак булды. Бер сәкегә урын җәйделәр. Җиһангөл картны үз әтисенә охшатты, бигрәк тә холкында әтисенең чалымнарын күрде. Хәер, аларның икесендә дә бер уртаклык бар: алар сугыш афәтләрен кичеп сау ук булмаса да, илгә исән-имин кайтып егылган затлар иде.
Ташбай карт та какча гәүдәсендә җилфердәп торган буй-буй сызыклы күлмәген киеп урамдагы эскәмиягә чыгып утыра, күзләрен зур ачып озак итеп баеп барган кояшка карап тора. Сүрән кояш нурлары күзләремә файдалы, ди. Көндезләрен Коръән китабын кулыннан төшерми, намазын калдырмый. Бернинди ыгы-зыгыларга катнашмый. Бик сирәк һәм бик аз сөйләшә. Күрәсең, бөтен дөньяны яндырган сугыш афәте янында бүгенге тыныч тормышның вак-төякләре аның өчен бөтенләй дә игътибарга лаек түгелдер, дип уйлый Җиһангөл... Кайчакта ул үзен япа-ялгызы хис иткәндәй тоела.
Җиһангөл бертапкыр карттан сорады: “Ялгыз кеше сыман гел үз уйларыгыз белән генә яшисез кебек сез...” диде. Сүзне дәвам итеп карт аңа шундый хикәят сөйләде: “Бер аксакалдан
-Болай ялгызлыкта яшәргә ничек сабырлыгыгыз җитә сезнең? – дип сораганнар.
-Мин беркайчан да ялгызлыкта яшәмәдем. Минем һәрвакыт сердәшем бар: ул – Аллаһы Тәгалә. Ходам минем белән сөйләшсен дисәм – Корьән укыйм. Ә үзем аның белән сөйләшергә теләсәм – догада булам, намазлыкка басам, – дип җавап биргән.
Карт күзләрен кыса төшеп кызга төбәлеп сорап куйды:
-Акыллы әйткәнме?
-Акыллы әйткән, – диде Җиһангөл намаздагы әти-әнисен күз алдына китереп.
-Хәзергеләрнең дингә кизәнүләре дөрес гамәл түгел, кызым. Тик бу хакта кычкырып әйтергә генә ярамый... Тегендә, сугыш кырында бер атеист та күрмәдем мин. Окопта, дога укыганда, солдатларның теллләре телгә йокмый иде... Монда кайткач кына ничек атеист була алыйм инде, җә?
Кызның әтисе белән әнисе сөйләгәннәр исенә төште. Алар да нәкъ шул сүзләрне әйттеләр түгелме! Ә бит баксаң, Ташбай карт та, әтисе дә дөнья күргән кешеләр, тормышның, сугыш афәтенең ачысын татыган затлар.
Җиһангөлнең күз алдыннан кинокадрларыдай тезелеп әтисе сөйләгән вакыйгалар үтте.
Ватан сугышында Ташбай агай кебек үк әтисе дә пленга эләккәккән. Әтисе исә... Сугыштагы үлекләр өчен чокыр казыганнар алар, мәетләрне шунда ташып күмә барганнар. Бертапкыр Корбангали агай пленнан качкан. Бик тыныч төн булган ул. Тирә-як тып-тын, әйтерсең җир өстендә тынычлык хөкем сөрә. Әйтерсең, аждаһадай сугыш афәтен тураклап атканнар да кешеләр тып-тыныч йокыга талган. Үзе качып бара, үзе шулай уйлый икән.
Тотканнар әлбәттә. Бик каты кыйнаганнар аны. Бөеренә типкәннәр. Бөтен дөньясына ышанычын югалткан. Җир өстенә, кешеләргә... Тик исән калган. Көннәрдән беркөнне “Тагын тәвәккәлләп карыйсыңмы әллә, Корбангали?” – дип ул үз-үзенә сорау биргән. “Әлбәттә, ычкынырга кирәк! Өеңдә сине Әсмабикәң җиңеп кайтуыңны көтә. Йә, әйт яратасыңмы син аны?” – Монысын аңа эчке бер тавышка ияреп өмете әйткән. “Яратам!” – дип пышылдаган Корбангали. “Балаларың көтә...” “Аларны да яратам,” дигән.
Кабат качкан Җиһангөлнең әтисе. Бераз ышыклана төшкәч, биек кенә бер карама төбенә барып чүмәшкән. Офыкка карап җибәрсә, атка атланган ике кеше якынлашып килә икән. Мылтыклы ди үзләре. Якынлаша төшкәч, ул аларның офицер пагоннарын күреп алган. Ир куак төбенә сеңеп киткәндәй булган. Беттем, дигән ул. Шунда үләргә язган икән тәки.
– Табак есть ?
Ир сискәнеп киткән. Башыннан, менә-менә сикереп төшәрләр дә кыйный башларлар, дигән уй йөгереп үткән. Үзе тиз-тиз куен кесәсен капшый башлаган.
– Есть , – дигән ул. Эчтән генә уйлаган: “Җаным кебек саклап йөрткән тәмәкем бар минем. Тик ул да җәл түгел. Үземә генә тимәгез!” Ә тегеләр ат өстеннән төшәргә уйламаганнар да. Ир фикерләгән: ”Бу юлысы кыйный башласалар, үтерегез мине, исән калдырмагыз, диярмен.” Үзе тиз-тиз тегеләргә тәмәкесен сузган. Кәгазен дә чыгарган. Тегеләрнең авызы ерылган.
– Бар син, егет, – дигәннәр тегеләр, – ашык, тиз югал күздән! Без сине күрмәдек, син безне... Аңладыңмы?
–Аңладым... – дигән ул сөенечтән башын кагып.
Әзрәк атлап киткәч тә атарлар дип уйлаган Корбангали. Йөрәге кыйтганың теге ягына ишетелерлек итеп типкән. Аягындагы агач башмагы бармакларын кыскан. Үлекләр җыйганда аларга махсус шундый башмак кидергәннәр. Ир алга йөгергән. Шактый киткәч кенә артына борылып караган:
– Ашык! – дигәннәре янә колагына бәрелгән. Ерак-ерактан суык җил аңа шушы авазларны түкми-чәчми китереп тапшырган.
Шунда Корбангали ант иткән: “Илемә исән-сау кайтып җитсәм, өемә ни йомыш белән керсәләр дә борып чыгармас идем,” – дигән. Һәм әйткән вәгъдәсендә торган ул. Гомере буена бер генә кат та бу мәсьәләдә күңеленә кер төшерми. Әниләренә дә шул сүзне кабатлый: “Әгәр дә мин юкта сорап килүче булса, берәүнең дә гозерен кире какмассың, ишетсен колагың...” – ди.
Җиһангөл хәтерли әле: алар авылына мәктәп салырга урыс гаиләсе килде. Атаның ярдәмчеләре – ике уллары, әниләрен дә ни сәбәпледер үзләре белән алганнар иде. Корбангали агай аларга түр якны бирде. Шунда төзүче гаилә ел буе яшәде. Беренче көнне үк әтисе әнисенә болай диде:
– Сыерыңны савып кергәч тә беренче чынаякны тутырып Федяга бирәсең, ишетсен колагың... Икенчесен Валентинага...
Парлы сөтнең, шулай итеп, беренче дүрт чәркәсе фатир төшүчеләргә эләкте. Бәрәңге базына төшсә, беренче тулы чиләк Федорлар өчен чыкты. Әниләре беркайчан каршы төшмәде, кушканны һич карусыз үти барды. Ирен исән күрү шатлыгыннандыр, мөгаен. Ә Федя ап-аек көенчә һаман:
– Как вас отблагодарить? – дия-дия елый иде. Аларга ихтирамын ул башкача да сиздерергә тели: эш беткәч, капчыкка тутырып йомычка ала кайта иде. Бөтен баз өсләре гәрәбәдәй йомычка белән тулды. “Мунчада су җылытырга булса да ярар,” дип аны үсендереп тә җибәрде әнисе бертапкыр.
Шушы гаилә аларга ун баш суган алып килде. Җиһангөлгә шуны бакчага казып утыртырга куштылар. Утыртты кыз. “Нигә чыкмый икән?” дип шактый аптырап йөрде. Беркөнне Валентинаны бакчага алып чыкты. Тегесе күрүгә көлә башлады: кире ягы белән утырткан икән бит Җиһангөл. Суганны дөресләп утыртуга үсеп тә китте. Кыягы белән рәхәтләнделәр. ичмасам. Көзен орлыгын да җыеп алдылар.
Урыслар киткәч, авыл көтүен көтәргә ике малай, бер кызларын ияртеп чуашлар килде. Әлбәттә, Корбангали агайга фатир төштеләр алар да.
– Сүз әйтәсе булма, – диде ул хатынына. – Сүзне аны бөтен кеше әйтә ала. Бөтен кешенең авызында сүз бар. Ул бит сатып ала торган әйбер түгел...
Әйтәме соң инде әнисе?! Иренең бар гозерен үтәргә әзер булып, баш кагып торуын гына белде ул.
Җәй эссе килде. Көтүче хатыны ҖиҺангөлгә бик сәер тоелды: ул баш түбәсен ялтыратып кырып алган иде.
– Чәчсез матур түгел бер дә, үстерегез сез аны, – диде кыз аңа җаен туры китереп. Чуаш хатыны һич аптырап тормады:
– Нигә ул? Болай да эссе бит әле, – дип җавап бирде.
- Катык күп бездә, катык белән юарсыз, – дип карады кыз.
- Катыкны ашарбыз без, чәчкә әрәм итмәбез аны, – дип куйды хатын.
Алар киткәч, керәшен авылыннан килгән укытучы кыз тора башлады. Ульяна исемле. Ульяна белән Җиһангөл бер сәкедә йокладылар. Табында бары бергә, югы уртак иде. Җиһангөл аны үз апасыдай яратты. Укытучыдан укырга-язарга өйрәнде. Ул дәрес әзерләгәндә каләмен тотып кыз да өстәл янына килеп утырды.
– “А” хәрефен яратсаң, калганнарын яратырсың, – диде укытучы. Үзенең дәрес планнары яза торган дәфтәренең артын ачып куйды да кызга хәреф язу серләрен өйрәтте. Ул дәфтәр артына “Б” хәрефе дә сыйды. Ул гап-гади итеп аңлата һәм кызны аның бу осталыгы сокландыра иде. “Менә шулай, тормыш юлы ул мәктәптән башлана”, дип елмаеп куйганда ике бит уртасында да күз төшәрлек чокырлар хасил була иде. Шул елмаюы Җиһангөлне аеруча тырыш булырга өйрәтте кебек. Ул тиз арада җөмләләр яза башлады. Дәфтәре тиз тулды. Аннан аңа әтисе кайлардандыр дәфтәр юллап алып кайтты.
Урамга чыксалар, укытучы, кызга көзге коелган яфраклар арасыннан юлчы яфракларны табып алырга куша. Җиһангөл бермәлгә аптырап кала:
-Бөтенесе дә бертөсле бит, – ди сукмакка текәлеп карый-карый.
-Юк, – ди Ульяна апасы, – юлчыга аңа юл тузаны күбрәк ябышучан.
Шунда ук табып бирә кыз тузанлы яфракларны.
Укытучының күпне белүе кызны тәмам һушсыз итә. Алар “С” хәрефен язарга өйрәнеп утырганда булды кебек, идән астында тычкан кетер-кетер нидер кимерде. Бераздан ул аларның аяк астына ук чыгып басты. Кыз кычкырып җибәрде.
– Курыкма, тычкан тими ул, – дип юатты укытучы.
– Курыкмыйм, җирәнәм, пычрак бит ул, – диде кыз.
– Тычканнар пычрак булмый. – Ульяна апасы моны ышанычлы итеп әйтте. – Алар бик чиста җәнлекләр. Үзләренең тиреләрен юып-ялап кына торалар. Хәтта, койрыкларын да чип-чиста тоталар. Ярты гомерләре юынып үтә, ди. Мәче юкка гына шулай тычканнарга мөкиббән дип уйлыйсыңмы әллә син, сеңлем?
Кыз авызын ачып калды. Шул мәлдән соң ул тычканнарга да табигать баласы итебрәк карый башлады. Ә табигатьнең үз балаларына кайда да тормыш бар икән... Тормыш һәр җан иясе өчен шул ук: үтермәсәләр кайда да яшәп була икән.
Ә бит әтисе сугыштан әйләнеп кайткан балаларга да җиңел түгел иде: гаилә кителеп, ирләре, абый-әтиләре үлеп калган һәркем алардан көнләште. Әйтерсең, абыйларын, әтиләрен Җиһангөл сугышка төяп җибәргән. Әйтерсең, алар Җиһангөл аркасында яу кырында үлеп калганнар... Әйтерсең, яшь хатыннарның толлыгына, барча балаларның ятимлегенә Җиһангөл гаепле. Әтиле тормышка кызыгып яшәүчеләр көннән-көн күбәйде. Ә бит берәү дә чоры шундый димәде: әтисезләргә үзенчә авыр булса, әтилеләр дә үз хәлләрен үзләре генә белә иде.
Һәм монда да кышлакка авылдагы кебек үк атнага бер тапкыр телсез кино килә, аны монда да елый-елый карыйлар икән... Әнә шундый күз яшьле киноларда күрештерер өчен ул урамның теге башындагы Вәсил абыйсыннан укытучы Ульянага күпме хат ташыды үсмер чакта. Кызның кибеткә чыкканын сагалап кына тора иде бит егет... Ни алсын инде: йә шырпы, йә тоз сатып ала. Сарайдагы кисмәк тоз белән тулды тәмам. Аннан егетне армиягә алдылар. Таза бәдәнле, сөлектәй егет Диңгез флотына эләккән. Өч ел армия хезмәте Ульянасы өчен бер сынау булгандыр. Кызның яше дә бара, ул Вәсилдән олырак та иде. Ә туйларына кайта алмады менә Җиһангөл...
***
Җиһангөл төшенең дәвамын күрәсе килеп, күзләрен ачмыйча шактый ятты. Күңеленнән һәр күренешне барларга тырышты. Ап-ак ашъяулык имеш. Аңа сизелер-сизелмәс шакмаклар төшкән. Ике җиренә кап-кара тап тигән. Җиһангөл кайчы алып шуларны кисәргә җыенганда кинәт әнисе килеп кулыннан тотты:
-Кисмә! – дип бер генә җөмлә әйтте дә кинәт юк та булды.
-И, мәрхүмкәем, – дип тирән уйга чумды Җиһангөл Әсмабикә карчыкны сагынып. – Кояш баегач, уң почмак ягыннан кергән кояшның кайчан, кайда тукталганын да белә иде бит. Өемне яратам икән мин, кызым, ди иде. “Өемә газ кертеп караган идем, тәрәзә челтәренә туры килде бит әле ул. Глухой стенага куярга кирәктер аны”, ди...
-И-и, әни, бу хакта кайткач кына уйласаң өлгермәс идеме икән? – дип көлде Җиһангөл.
-Кайткач, баш эшләп өлгермәскә мөмкин, хәзер үк аякны киенеп куйсаң яхшырактыр, кызым. Яшәп торганда тормышны ташлап булмый бит инде.
Әсмабикәнең кызы төшенә керүе тикмәгә булмаган: кичке якта Җиһангөлнең кулына ерак туганнарыннан хат китереп тоттырдылар.
Авыл бер дә алга карап яшәми дигәннәр. Колонкаларны яптылар. Авылга бер кое калды. Аны күрше Фәһим чистартты быел да. Зиратларны да ул карап тора. Авыл советына бу хакта әйтеп караганнар. Секретарь: “Миңа кирәкми, үзегезне үзегез кайгыртыгыз”, дигән имеш.
Сөт саткан акчаны да ярты ел ала алган юк, югыйсә бөтен авылга 6-7 сыер бар инде. Чуашлар килеп сөт җыя башлагач, мал тотучы халык иркен сулап куйды: чөнки хакын шунда ук түләп китәләр. Хәрәмләшмиләр. Тик монысы да озакка бармады: чуашларны “өстәгеләр” килеп куып җибәрде дигәннәр...
Җиһангөл ничек кенә туган ягына тартылса да, инде төзелеп, көйләнеп беткән авылның яшәп китә алмавына көенә. Авылдашларыма сабырлык бир, Илаһым, гел алай булмас, барыбер дөнья алга бара, авыл да алга таба атлар, үз балаларына тоташкан җепләр генә өзелмәсен, дип тели.
Әсмабикә карчык монда да авылдагыча иртән уянуга догаларын укый, намазын калдырмый, дисбесен якын-тирәсендә генә тота. Аның балаларына, оныкларына, ил-көнгә теләгән изге теләкләренең санын Аллаһы Тәгалә һәм дә яшел намазлыгы гына беләдер. Үзен өендәгечә хис итсен дип, Җиһангөл тәрәзә төбе саен яран гөлләр утыртты. Аларны татар иленнән китертте. Һәммәсен сыйпап кына тора Әсмабикә карчык. Исләрен иснәп туялмый. Туган җир исе кадерле шул кемгә дә...
Авылдагыча майда йөздереп кабартма пешерергә ярата Әсмабикә. Тирә-күрше бала-чагасы керсә, икене бергә кулына тоттыра.
-Әйдә, бисмиллаңны әйт тә баскан килеш кенә ашап җибәр, – ди. Шул мәлдә күңеленә сөенеч оялый аның. Карашларыннан өйгә җылылык тарала. Авылча яшәүнең бәхет булуына кабат төшенгәндәй, куаныч тулы күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп ала.
Бер-берсен мунчага чакырышкан чакларын искә төшергәндә тагын бер кат ямансулый.
-Әсмабикә әби, сине әбием мунчага чакырды, – дип күрше-тирә бала-чаганың тавышы һаман ишетелеп торыр иде бит. И-и ул мунча керүләре! Кем киленен, кем улын сөйли дигәндәй. Киленнәре дә хәйләкәр, күрше Хәлимәбануның бер дә җанын тындырмадылар инде: һаман бала-чага ияртеп җибәрерләр иде. Карчыкларның да артыгын исләре китми: оныкларына тазга су салып бирәләр дә эше бетте кодагый. Сүзнең тәме – мунчада. Кемнеңдер сыеры бозаулаган, кемнеңдер сарыгы игез бәти китергән... Киленнәр дә күңелне калдырып кына тора кана... Монысын тагын кайда сөйләшәсең?.. Малай-кызларның тәннәрен бер кат сабынлап-мунчалалап сыйпап төшергәч тә чүмеч белән кызган ташка пар бөркеп җибәрәләр. Бала-чаганы ләүкәгә салып, хуш исле каен себеркесен бер-ике җилпеп алалар. Битләре алсуланса – шул җиткән. Аннары бер комган су белән коендырып, киеп килгән киемнәрен култык астына кыстырталар да – әллүр өйгә! Сүз тәмен югалтырга ярыймы, әй! Бала-чага дип... И-и бар иде лә дөньяның кызык чаклары!
Юкәдән буралган мунчага, чәере агып торган нарат өйләргә җитәме соң инде?! Ничекләр аңламый шушыны кызы, ә?
Җитмәсә Җиһангөле кайчакта:
-И-и әни, әбине хәтерлисеңдер, мич янында, сандык өстендә иде инде аның урыны, ә син монда яхшы караватка ятып йоклыйсың бит әле, – дип күңеленә тия. Үзе: “И Ходаем, әнкәйнең газаплануларын карап торырга калдым микәнни,” – дип көенә.
Карчык:
-Авыл, кызым, кешене җир өстендә кеше итеп яшәтмәсә дә кеше итеп озата белә. Авыл – мәрхәмәтле, туфрагын иренемә тигезеп, туган җиремне бер генә кочаклап елар идем, – дип һаман ямансулавын сиздерә. – Хәтерлисеңме, яр буендагы таш билгене? Ул бер сәяхнең кабере булган диләр. Авыл халкы әрвахлар рухына дога кылырга шунда бара иде бит. Бер билгесез затны да онытмады халык...
Әсмабикә бераз гына тын ала да:
-Аннан, әтиең, минем ата-бабам шунда. Яшьлегем дә, гомерем дә шунда үткән... – дип өсти. – Кояшка каршы йортның капка төбендә ап-ак киндер күлмәк ыштаннан бабаң утыра торган иде... Килене булсам да ярата иде ул мине: “Кызым, ашадыңмы? Болар әйтә белмәсләр... Кызым, ял итеп ал,” – дип кенә торыр иде, мәрхүм. Оялудан битләрем ут янар иде... Салам ягып коймак, кабартма пешерә торган идек ул чорларда. Бер елны илле көлтә салам бәйләдем, кыш чыгарга җитмәде шушы. И туңдык та соң ул язда...
Туңулары үтмәгәнгәме, Әсмабикә карчык җәй челләсендә дә мамык шәленә уранып йоклый. Һаман дөнья мәшәкатьләрен матур итеп сөйли. Шул ачлык-ялангачлыклардан соң да күңел матурлыгын саклап калырга кирәк бит! Соклана да, гаҗәпләнә дә иде Җиһангөл әнисенә.
Туган яклардан хатлар көтеп күзләре тала Әсмабикәнең. “Бездә быел җәй буена бер тамчы таммады, коточкыч корылык,” дип язган иде соңгы язуында Гөлсылу ахирәте. Игеннәр дә уңмас ахрысы, дигән. И кайгырды да соң карчык. Иртә таңнан торып “Шөкер”, төнлә уянып “Тәүбә” намазларын укыды. Ходайның биргәненә шөкер кылып, бәндәчелек белән кылган гөнаһларны ярлыкавын үтенде.
Шуннан соңгы хатта яңгыр явуын хәбәр иттеләр... Көне буе куанычта йөзеп йөрде ул...
-Оныкларың яныңда, барысы да “әбекәем” дип кенә торалар, тагын ни кирәк инде, әни? – ди Җиһангөл аның бердән-бер юанычын исенә төшереп.
Әсмабикәнең йөзенә елмаю куна. Ул белә: бер урыс кешесе күрмәгән авылда, шул авыр чорларны иңнәрендә күтәреп, авырлык белән үстергән балалары әнкәләрен “бабуля” га әверелдерделәр. Әйтерсең, җиде ят... Кемдер “бабуля” дип дәшкән саен, бер мөһим җеп өзелгәндәй тоела иде аңа.
Шуңа да ул авыз эченнән генә: “Монысы өчен рәхмәт сезгә, балалар”, дип пышылдый.
Шул хакта уйлана башлады исә, Җиһангөлгә авылы, туган җире алдында оят булып китә. Җепләрне өзәргә теләүче ул үзе түгеме соң? Кителде бит авылдан. Бөтенләйгә дип кителде... Ә бит калучылар юк түгел. Алар аңа хат язалар. Җепләрне өзмичә саклап, башкаларны да бәйләп тоталар. Борчуларын, шатлык-куанычларны уртаклашалар.
Әнә бит халыкның ил башлаларна да ышанычы арта бара икән. Илне күтәрәчәкләр, телне күтәрәчәкләр дип сөйлиләр. Илбашын бик булдыклы, Мәскәүләр белән дә сөйләшә белә дип мактыйлар. Димәк, борчылырга урын булса да, сәбәп юк. Җайланыр... җайланыр, Алла боерса.
Нигәдер Җиһангөлнең читтә адашып калуында Сәгыйтьне гаеплисе килеп китте. Ул очрамаса, бәлки барысы да башкача, бөтенләй башка юнәлеш алыр иде.
Ул кеше сизмәсен тагын дигәндәй, як-ягына каранды. Юк, юк, бәхетсез итмәде лә аны Сәгыйте. Бәхетле булды ул ире янәшәсендә. Әгәр дә язмыш аларның чәчен-чәчкә бәйләмәсә, улсыз, кызсыз яшәр, газаплардан сыгылырлык чагында терәк булырлык иңнәрне кем куяр иде икән? Туңулардан җан калтырап торган мәлдә якты, җылы карашлары белән кем җылытыр иде икән? Хәер, башка уйларны аның башына да кертәсе килми. Аллаһыга мең шөкер итү кирәк. Сәгыйтен дә бәхетле итте кебек Җиһангөл. Беркайчан да бәхетсез сизмәде ул үзен. Хатынын һәрчак сакчы фәрештәседәй итте.
***
Аны Сәгыйть белән сәер-сәер вакыйгаларга бай телсез кино таныштырды. Заманаларның алгарышка канатлы аттай алгысыган бер мәлендә кино карау укытучы яшьләр арасында модага әйләнеп киткән бер мәл иде ул.
– Мин Сезнең хакта килгән көнегездә үк ишеттем, – диде кыз артыннан кереп баручы бөдрә чәчле, кара күзле егет.
Җиһангөл борылып карады һәм үз күзләренә үзе ышанмый торды: егетнең борыны гына түгел, күз карашлары да Гомәргә охшаган иде.
– Кайдан ишеттегез? – Кызның тавышы калтыранып китте.
– Фәрештәләр хәбәр итте. Шундый-шундый кыз килде безнең кышлакка, диделәр. Менә күрүгә таныдым тагын: син икәнсең бит ул кыз.
– Мин шул, – диде кыз аңа елмаеп карап. – Ул чиксез туган телен сагынган иде, шуңамы бу кеше аңа якын туганыдай тоелып куйды.
Кинога керешли ике-өч сүз генә алышсалар да егет аңарда әллә нинди җылы хисләр уятты.
Кыз мәктәпкә барышлый да, кайтышлый да шушы егет очрамасмы, дип көтте. Егет очрамады. Шулай айлар үтте.
Фатир хуҗаларыннан сорашып кына ул аның шушы урамда, аргы баштарак яшәвен белде. Сәгыйть исемле икән.
Ә бер көнне Җиһангөл фатир хуҗасы кызы белән янә кинога китте. Гадәттәгечә, мәхәббәт турында иде ул. Тавышсыз булса да хәрәкәтләрдән һәммәсе дә аңлашылып торды. Кавыша алмаган ярларны кызганып йөрәге берьюлы әллә ничәгә ярылды. Шул хакта сөйләшә-сөйләшә өйгә якынлашып килгәндә, Җиһангөлне бу бистәгә китереп куйган Бәкер куып тотты. Ул ара-тирә сораулар бирештереп кызлар янәшәсеннән атлады. Җиһангөлнең бу бистәгә ничегрәк ияләшүе белән кызыксынды. Аннан, кайтып җиткәндәрәк, хуҗа кызына кереп китәргә ымлап, Җиһангөлне алып калды.
Шул мәлдә нигәдер кызның күз алдында Сәгыйтьнең сөлектәй сыны уйнаклап алды. Үзе дә сизмәстән:
-Минем бит монда егетем бар, – дип куйды.
-Алдашасыз, матурым, әле егет табарлык ара үтмәде... – Ул бу җөмләне бик ышанып әйтте.
-Шулай килеп чыкты... Бер күрүдә гашыйк булдым, – дип алдашты кыз. Хәер, алдашмады да кебек. Ул аны күрде. Ошатты лабаса. Болай гына да түгел: кыз аны көтә иде...
-Бәлки уйлап карарсыз, мин дә сезгә гашыйкмын бит, күзләремә тутырып карагыз әле бер генә, – дип егет кызның ике җилкә башыннан эләктереп үзенә борырга тырышты. Аның бу гамәле Җиһангөлнең ачуын кабартты.
-Сез мине аңларга тырышыгыз. Минем егетем бар, – дип кабатлады кыз.
-Кайда соң ул менә хәзер? Нигә сезне озатмый ул алайса?
-Вакытлыча китте. Тиздән кайтачак...
- Алайса, әлегә хуш иттек... Соңрак бәлки, уйлап та карарсың...
“Алдаштым түгелме?” дип уйлап куйды ул егетнең шап-шоп атлап киткәнен ишетеп. “Алдашмадың”, дип җаваплады йөрәге нигәдер. Аның йөрәге җанга газиз, туганлык җепләре бәйләгән затны эзли иде.
Әнисе дә әнә хат саен яза: ”Балам, чит-ятлар арасында, чит өммәтләргә кушылып адашып кала күрмә, үзебезнең кешеләр дә очрамый калмас әле,” – ди. Үзбәк яки башка милләт егетләре белән аралашырга туры килгән саен кыз шушы хатны искә төшерә. Андагы җөмләләр аңы, зиһене, хәтта күңеле белән идарә итә башлый. Сәгыйтьнең нәкъ менә үзебезнең кеше булуы турындагы уй кызның җанын җылытып җибәрде. Ә ярату... соңыннан килергә дә мөмкин диләр бит. Аннан, әнисенең иң курыкканы – Җиһангөлнең кемне дә булса Аллаһыны яратудан да артыграк яратуы иде. Ул моны кызга һаман төшендерә килде. “Мәхәббәткә лаек зат Илаһ кына. Шуны онытасың икән, бәла киләсен белеп тор. Раббыбыз аша гына мәхәббәткә юл салына, балам ”, – диде. Бу сүзләр кыз күңеленә сабырлык өсти, бераз дуамалрак холкын басып тора, сабыр итәргә күндерә иде. Шуңа Сәгыйтьне ул сабырлык саклап көтте.
Сәгыйть эш белән башка шәһәргә киткән булган икән. Бер атна дигәндә ул тагын Җиһангөлне эзләп тапты. Эшенә килеп кинога чакырды. Киноларның шактыен карады Җиһангөл. Мәхәббәтен югалткан кыз белән егет өчен күпме яшь түкте икән ул?!
Кинодан бергә кайту рәхәтлеген тату кызны тәмам иләсләндерә. Кемнеңдер кадерлесе булу нинди зур бәхет дип уйлый. Дөрес, егет тә очрашкач каушап кала, маңгаена салкын тир бәреп чыга, тик халәтен Җиһангөлгә сиздерәсе килми. Күп вакыт сүзсез генә атлыйлар.
-Телеңне йоттың мәллә, Сәгыйть? – дип сорап куйды кыз, кетер-кетер көлеп.
- Йә, ярар инде, көлмә әле, – дип каш астыннан карады егет. Бу сүзләрне шулкадәр ихластан әйтте ки, Җиһангөлнең үзенә дә кыен булып китте.
Их, белсә иде Җиһангөл: әнә бит йөрәге ничекләр еш-еш тибә. Күңеле алгысый, аның янәшәсендә буласы килә. Сизеп-күреп тора: кызның күзләре дә күктәге йолдызлардай җемелдәп яна. Йөрәккә очкын төшкәннән бу. Мондый очкын тикмәгә кабынмый.
Борынны төннең куәтле хуш исләре кытыклый. Роза, гөлҗимеш исе бәрелеп-бәрелеп куя. Каяндыр, таулар ягыннан искән җил шәфталу исен китерә. Колак яныннан чебен-черки, бал кортлары безелдәгәне ишетелә. Ай тагын да көләчрәк елмая, табигать бөтен барлыгын биреп яшь парны сыендырган төнне рухландыра.
Җиһангөл ак җирлеккә мәк чәчкәләре төшкән күлмәк кигән, аягында да ап-ак чүәкләр, кулына кечкенә ак киндер сумка тоткан. Гадәттә, укытучылар кечкенә сумка тотып йөрми. Сәгыйть монысын да белә икән.
-Мәктәп сумкаңа ничә дәфтәр сыя? – дип ихластан көлә-көлә сорый ул.
-Күп. Кем санаган инде аны. Тикшерәсе дәфтәрләрнең барысын да сыйдыра ул, – дип елмая Җиһангөл.
Бу очрашу, бу кич әллә ничек, икесе өчен дә үзгәчә тоелды. Иң мөһиме: алар шушы серле кичтә, ай яктысында бер-берсен тоташтыручы серле җепләрне тоемлагандай булдылар. “Бәлки бу егет минем язмышымдыр,” дип уйлап куйды кыз шунда. “Бәлки тәкъдир мине монда Сәгыйть белән очраштырыр өчен китергәндер. Ә Гомәргә язмыш сүзен шуңа әйтә алмаганмындыр...”
***
Ул көннәр сулардай аккан... Ни гомерләр үткән инде...
Җиһангөл үзе укыткан мәктәбенә таба бара. Соңгы тапкыр...”Йа Раббым, көч бир, сабырлык бир!” дип пышылдый тау җилләре көйдергән иреннәре.
Хәтере шигъри юлларны яңарткандай итә:
Үкенмәскә иде, үкенмәскә,
Үкенмәскә кирәк үткән эшкә...
Тәненең авырлыгын, сөякләренең картайганлыгын сизеп атлый ул. Үткән икән лә гомер, үткән!
Озак, бик озак барды сыман Җиһангөл. Әйтерсең, авыр йөк салып меңъяшәр тауларга үрмәли. Үз язмышыннан күпкә көчлерәк икәнен тоя ул бу мәлдә. Таулар гүя аны танымый карап торалар. Ә бит мәктәп белән ике арадагы юлны ничек узганны сизми дә кала иде. Коштай очып кына үткәндәй тоела иде...
Менә ничек үзгәрә бит тормыш! Хәер, табигать үзе дә гел үзгәрештә түгелме? Челтерәп аккан шифалы чишмәләр, тозлы сулар, диңгез-океаннар бар. Һәммәсе үзе су гына, ә үзе хикмәт инде! Чишмәләр кушылса, зур суга әйләнә. Алар диңгез-океаннарга агып төшәләр дә тозлыга әвереләләр. Үзе камиллек, үзе могҗиза түгелме бу? Тик... Тик кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә, кешеләр үзләре дә күпкә катлаулырак шул. Океаннар океан, диңгезләр диңгез ярыннан чыкмаса да, кешеләр җир өстенә сыеша алмыйлар... Ә бит игелек орлыкларын салмады түгел Җиһангөл, салды. Кечкенәдән салырга кирәк дип тырышты. Шулай да каян килеп чыкты соң әле бу явызлык?
Җил кояш баешы тарафыннан исә, мөгаен, яңгыр китерер. Хәерлегә булсын... Менә үргә дә күтәрелде. Адымнары салмак, үлчәп кенә атлаганын күрәләрдер. Күңеле дә бер дә үз урынында түгел сыман. Баш өстендә инде картаеп ныгыган өрек, чикләвек куакларының тыйнак шыбырдашканы ишетелә. Алар аны таныдылар мәллә соң? “Кая югалдың син, Җиһангөл? Синең нечкә билле, озын толымлы, багалмадай тулышып өлгергән чагыңны без әле онытмадык”, диләрдер. Ничекләр чая кыз идең бит син, диләрдер. Һәрвакытта үз сүзеңне үзең әйттең. Давылга каршы чыгып басарлык көч йөртә идең ласа күкрәгеңдә, нигә шулай кинәт җебеп төштең әле, диләрдер. Хәер, ул моңа җавап бирә алмас та иде. Чит җирләр күзләремнең төсен алды, сагыну сагышы күз төпләремне җыерчыклар белән бизәде дисенме? Аякларым да, гәүдәм дә хәлсезләнде, чөнки бу җиргә мин яшьлегемне бирдем, гомеремне бирдем, дисенме? Кеше өенә үз уставың белән керергә ярамый. Чит йортта күпме яшәсәң дә нибары өйдәш булып кына каласың икән. Ни әйтсәң дә торган җир туган җир була алмый икән ул дисенме?..
Йә, нигә иреште соң Җиһангөл? Хәләл көче белән төзегән йорт-җирен үзбәкләрнең үзләренә үк калдырып китә. Ул өйдә аның хәләл хезмәт көченә бөртекләп җыйган әйберләре дә шактый. Аларны балаларның йөк авырайтып алып торасылары да килмәде. “Тәлинкә-кашык Казанда да бардыр”, дип кенә җибәрделәр.
Нигә ирештеме? Әйе, кадер-хөрмәткә иреште. Менә аны саубуллашу мәҗлесенә чакырдылар. Ул белә: үзе хакында җылы сүзләр сөйләүчеләр күп булыр. Чөнки бу мәктәптә инде аның укучылары укыта. Әйе, барысы да диярлек. Рус теле уытучылары гына читтән килгән диләр.
Үзбәкләрне үзе дә хөрмәт итте. Килгән көнне үк аңлады: үзбәк теле ят тел түгел икән. Һәр сүздән таныш мәгънә, таныш җылылык сирпелеп тора. Ризыкларына да тиз ияләште. Табигатенә дә. Хәтта башына кереп карамаган эшен дә ярата булып чыкты. Балаларсыз тормышны ул хәзер күз алдына да китерә алмас иде.
Кемдер аңа: “Синең бүген эшләгән яхшылыгың иртәгә онытылачак, әмма барыбер булдыралганча игелек кылырга тырыш”, – дигән иде. Әйе, булдыралганча игелек кылырга тырышты. Балаларга йөрәген өзеп бирергә дә әзер иде. Аларның гыйлем аласы килә, укырга-язарга өйрәнәсе килә, аларга ярдәм кирәк иде. Ярдәм итте Җиһангөл. Үзенә шушылай ташланырлар дип уйлап та карамады ла ул. Юк, хәер, артыннан картлык дигән галәмәт куа килмәсә, әле дә ярдәм итәр иде. Өйгә киңәш сорап кагыла үтүчеләрне дә бер дә борып чыгарганы юк. Үзен олылаганнарын белеп яши иде сыман ла ул. Ничек болай килеп чыкты соң әле? Еллар буена ирешелгән биеклекләрең бер мизгелдә ком тавыдай ишелер дип кем уйлаган?! Һай, тотрыксыз икән лә бу дөнья дигәннәре...
Җиһангөл күзләрен җиргә кадап атлый торгач, күтәрелеп кинәт алга карады, алдында мәктәп торганын күрде. Әйе, әйе, барысы да бүгенгедәй күңелендә аның: бер генә вакыйганы да теге заманнардан казып аласы юк.
Бер тәрәзәсез, иске камыш йорт та юк шул инде. Ул килгән еллардагы тәрәзәсез мәктәпне сүтеп балчык-ташларын таулар арасына ташыдылар. Зур тәрәзәле өр-яңасын салып куйдылар. Әле балчык стеналарны Җиһангөлләр кирпеч белән үзләре тышлашты. Укытучылар өчен берсе дә ят эш түгел иде шул. Алар эшләргә, бөтен күңел байлыгын, матурлыгын сала-сала эшләргә генә тиеш иделәр.
Шунда аның яшьлеге якты хыялына ашыга, уйлары игелеккә тарта, хисләре һаман туган җире белән тоташа иде. Мәктәпне сүткәч, өч төнне күз яшьләренә манчылып кичте Җиһангөл. Аның урынына шыбыр пыяладан торган бик күп тәрәзле ике катлы ташпулат калкып чыкты. Әнә ул газиз бинаның ничәмә-ничә күзе аңа томрылып карап тора. Дөресрәге, аны төзүдә укытучылар – үзләре дә булышты.
Димәк, балаларга бу белем учагы әле тагын да гасырлар буе хезмәт итәчәк. Димәк, юкка яшәлмәгән...
Үзбәк егетенең, Бәкернең мәхәббәтен кире кагуын хуплап бетермәсәләр дә яраттылар Җиһангөлне. “Ул үзе замана шалапае булса да, Бәкернең ата-бабалары эш белән яшәгән кешеләр. Иң олы агасы ил, Ватан өчен шәһит китте. Нәселе начар түгел аның,” – диделәр. Сугыштан исән кайткан агалары татар кызларына өйләнде, ил-көнгә үрнәк гаилә кордылар, диделәр.
Көн саен бәхетле йөзләрне күрү, чыр-чу килеп чабышкан шаян-шук балалар аның гомерен шушы җирлеккә бәйләп куйды. Мәңгелеккә дип уйлаган иде. Туган җирне берни алыштыра алмаса да, ул бу ком чүлен туган җирен яраткандай яратты. Чит-ят җирдәге чит тавышларны, чит тынлыкны тыңларга өйрәнде. Тәмуг утыдай кояшта ныгыган һәр үсемлекнең, һәммә тереклекнең аһәңе башкача: алар күккә якынрак булырга тырышалар икән. Яшен тамырыдай тармаклы-тармаклы арыклар да, текә кыя-таулар да үзенчә серле икән. Югыйсә, таулар күчә диләр. Ә мондагылары күчүне исләренә дә кертеп карамыйлардыр сыман, елдан-ел ныгый баралардыр кебек тоелды.
Дөрес, килгән елларында челләләргә чыдый алмыйча, чирләп яткан чаклары да булыштырды. Бер кеше тирләмәгәндә дә өстеннән тир арыктай агадыр кебек иде. Юеш күлмәктән йөрергә кыенсына, шуңа сумкасына алмашка кием тыгарга гадәтләнде. Тора-бара тәмуг эссесе җәннәткә әверелде, башкалар шикелле үк җәй айларының үз рәхәтлеген тоя башлады.
Монда яшәргә, хәтта монда туфракка әйләнергә дип карар кылды. Балаларга да ата-ана каберен читтән, әллә кайлардан эзләп йөрисе булмас, дип фикерләде. Ни дисәң дә алар шул туфракта яралган балалар ласа.
Үзбәкләр аны тандырда җәймә-күмәч, пылау пешерергә өйрәтте. Гаилә кыенлыкларын җиңәргә укытучылар булышты. Улына алты айлар чагында, зур тәнәфестә улын имезергә кайтып килер иде. Соңга калган вакытлары да булыштырды. Шунда башка дәрестән бушаган укытучылар ярдәм итте, алар дәресне башлый торырлар иде.
Менә ничек килеп чыкты бит...
Балалары да үзбәк телен өйрәнмәскә теләп карышмадылар, аларның үзләрен дә уздырып сөйләшәләр. Укый-яза да беләләр. Үзе ничек җиңел өйрәнсә, улы белән кызы да урам балалары белән уйный-уйный ук бөтенесен отып алдылар. Оныкларын әйткән дә юк. Төрки телләрнең ни дисәң дә тамыры бер инде... Шуңа бераз төшенсәң, сөйләшеп киткәнеңне сизми дә каласың.
Эшләде Җиһангөл. Тырыш булганы өчен аны башкаларга караганда күбрәк хөрмәт иттеләр кебек. Юккамени хәзер дә олысы-кечесе үзенең остазы, укытучысы дип атый. Аның укучылары атказанган фән эшлеклеләре, мөгаллимнәр, дәрәҗәле табиблар, исемле төзүчеләр булдылар. Хәер кемнәр генә юк алар арасында! Киләләр. Рәхмәтләрен әйтә беләләр. Шул җитә аның үзенә. Ниндидер исемнәр алсыннар дип түгел, кеше булсыннар дип тәрбияләде һәммәсен. Үзе дә караңгы кышлакта якты бер нур булып яшәвен белде. Әле дә йорт саен аның калуын, бөтенләйгә китмәвен телиләр.
-Шул сугыш чукмарлары сүзенә карап китәргә җыенасызмы? – диләр. Ялгышлык бу, бер чик куярлар, бераз көтегез, диләр.
Әйе, таныды Җиһангөл тәрәзәгә таш атучы Бәкерне. Таныды! Ул да өлкәнәйгән инде югыйсә. Чәчләренә чал төшкән. Үгезнекенә тартым юан муенын ярып:
-Беркемгә дә ташлама юк! – дигән сүзләре карлыга-карлыга чыкты ласа. Үч алу җае туры килгәнгә бик канәгать иде сыман...
Тик мәхәббәтне үч белән буйсындырып булмый шул.
Яшьлегенең бер көнендә кинодан кайтып килгәндә куып тотты аны Бәкер. Бер танышы очрап, йомышым бар дип, Сәгыйтьне читкәрәк алып киткән иде. Кыз тукталып, көтеп торырга яхшысынмады. Дөресрәге, горурлыгы моңа ирек куймады шикелле. Ул егетне көтә-көтә алга атлады. Ул арада шап-шоп атлый-йөгерә Бәкер аның белән тигезләште.
-Егетең шушы буламы әллә? – дип сорау бирде ул тавышына мыскыллы аһәң салып.
-Әйе, Сәгыйть исемле, – дип җаваплады кыз.
-Ыһым, ыһым, – дип тамак кырып торды Бәкер бер мәлгә. Аннары:
-Телисеңме, мин аның муенын борып сындырам... – дип тешләрен шыкыдатты. – Теге чакта сине кышлакка китергәндә үк “бу кыз минеке булачак” дидем... Телисеңме... Муенын... Хәзер үк...
-Теләмим. Якын кешесенең муены сынуын беркем дә теләмидер. Ачу кемдә дә бар, аны йота белү кирәк. Китегез сез, үтенеп сорыйм...
-Каршы килмә, Җиһангөл...
-Бер күктә ике ай булмый...
Җиһангөлнең бу зат янәшәсеннән атлаганда кан тамырларында кан туктап калгандай тоелды. Чигәләре шартлардай булып кысты. Нигәдер курка иде ул Бәкердән.
Ул арада аларны Сәгыйть куып җитте.
-Җиһангөл минем туганым була, – дип таныштырудан сүзне башламакчы иде Бәкер.
-Капка баганаларыгыз бертуганмы? – дип рәхәтлек тоеп көлде Сәгыйть башын артка ташлап. Ул Бәкерне аерым сөйләшүгә, читкәрәк чакырды.
Җиһангөл әкерен генә вак-вак алдырып атлавын дәвам итте. Ниндидер кыргый тавышка артына борылып караса, ни күрсен – Сәгыйть белән Бәкер җирдә әүмәкләшә иде.
-Кычкырам! Кешеләрне чакырам хәзер! Милиция чакырам! – Җиһангөл еламсырап егетләргә каты итеп эндәште. Таулар аңа кычкырып җавап бирде:
- Кыч-кыр...
Тауларга кайдадыр әтәч, кош-корт тавышлары кушылып китте.
Үзе ачуына буылып әкрен генә алга атлавын белде. Кайсыдыр гөпелдәп җиргә килеп төште. Кайдадыр ябалак ухылдап куйды, таулар ыңгырашкандай тоелды. Кемнәрдер тәрәзә пәрдәләрен ачып карадылар. Сөйләшкән тавышлар ишетелеп-ишетелеп китте. Тик яшьләр янына чыгучы, сугыш чукмарларын аерырга теләк белдерүче күренмәде.
Бераздан Сәгыйть Җиһангөлне куып тотты. Борыныннан кан ага, күз төбе кызарыпмы, күгәрепме чыккан, аның ярты бите караңгылыкта караеп күренә иде. Ай яктысы көндезгедәй якты тоелса да эңгер-меңгер тәмам төшеп җиткән чакка тартымрак кич иде ул.
-Кыртлаган тавык кебек өскә оча, хәерсез. Бирермен мин аңа! Үзбәктә кыз беткән мәллә? Калым түләмичә генә кыз алмакчы...
-Йә, ярар, мә сөрт битеңне... – Җиһангөл кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып егеткә сузды.
Беравык алар сөйләшми генә атладылар. Яп-якты ай аларга йөзе белән борылгандай тоела, яшьләрне сыендырган җиһанга иксез-чиксез нурлар тарата... һәм тугры сакчыдай ияреп артларыннан кайта иде.
Ул арада аларны милиция машинасы куып җитте. Эчтә Бәкернең тонык шәүләсе чалымлана иде.
-Утырыгыз! – дип катгый боерды милиционер.
Сәгыйть машинага табан атлады.
-Мин дәме? – дип сорау бирде Җиһангөл нишләргә белмичә.
-Сез дә. Сез – шаһит. Иң дөресен сез сөйләрсез, дип уйлыйм...
***
Нинди матур кич иде ул. Бөтен тарафтан алма, шәфталу исе аңкый. Чәчкәләрдән хуш ис бөркелә. Розалар кеше биеклек булып үскән, алар ай яктысында эре-эре чәчкәләрен көчкә күтәреп, күбәләкләр каршында гүзәллекләре белән масайгандай, горур елмаешып торалар. Табигатьнең һәр тереклеген назлап, йомшак кына җылы җил исә. Адашкан киектәй күк йөзендә мендәр кадәрле генә болыт йөзеп йөри. Карамы ул, әллә зәңгәрме – монысын чамалау һич мөмкин түгел.
Җиһангөл сизде: егет дулкынлана иде. Шактый сүзсез торганнан соң ул куен кесәсеннән бәрхет кап чыгарды:
– Өйләнергә уйладым, – диде елмаеп. – Әйдә, киеп карыйсыңмы?
– Кызык, безнең авылда беркем дә балдак белән өйләнешми. Кайдан таптың син боларны? – дип чыркылдап көлде кыз.
– Монда да бөтенесе түгел инде. Бик яратышканнар гынадыр. Ә кайдан алганны сорама. Махсус, көмешне коеп ясап бирделәр. Оста зәркәнчеләр бар ул безнең тирәдә.
Кыз кинәт көлүеннән туктап калды. Гомәрне күз алдына китерде. “Бер марҗага өйләнгән икән”, – дип язган иде әнисе. Янә йөрәгенең кайсыдыр кылы өзелеп киткәндәй булды. Балдакларга күзләрен алмый карап торса да кияргә ашыкмады.
-Йә, йә, киеп кара инде...
Егет кечкенәрәген кулына алып кызның атсыз бармагына киертеп тә куйды.
– Кара, чап-чак. Әллә соң миңа алдыңмы син аны? – Җиһангөл янә чыркылдап көлеп җибәрде.
– Сиңа, гөлкәем, чык миңа кияүгә. Язмыш безне менә шунда китереп очраштырган икән, без дә аңа каршы бармыйк инде...
– Абау, менә сиңа фәлсәфә...
– Минем әни шулай дияргә ярата. Философ түгел ул алай үзе. Татар кызына өйлән, ди. Нәселне әллә кемнәр белән бутый күрмә, ди. Үз өммәтемнең баласы минем дә балам булыр, ди.
– Ә әтиең нәрсә ди?
Җиһангөл монысын белә иде. Сораштыруы бары тик әтисен искә төшереп, егетнең гаиләсе хакында күбрәк беләсе килүдән иде.
– Әтием юк инде. Сугыштан кайтуга вафат булды, – диде егет тирәннән уфтанып. – Бөтен тәне ярчыктан тора иде аның, әллә ничә кат контузия алган, Берлингача барып җиткән... Кулыннан гөл түгелә иде ди әни. Мине дә эшкә әти өйрәтте. Кием, савыт-саба шкафларын икәүләп ясадык. Ут чыбыкларын алыштырырга әтидән соң күрше-күлән, таныш-белеш мине чакыра... Сәмәрканд базарында аны танымаган кеше юк иде. Баш иеп күрешәләр иде. Бик күпләргә йортны әти төзеде. Мине дә ияртеп йөрде. – Сәгыйть кызга күз сирпеп, үзе башын чөя төшеп көлеп җибәрде:
-Йә, мактана беләмме?
-Ата мактанчык икәнсең лә, – дип егетнең сүзен күтәреп алды Җиһангөл.
Кыз башын аска иде. Ник әйткәненә дә үкенде кебек. Нигәдер, әтисен, күршеләре Сафа абзыйны күз алдына китерде. Сугыш адәм балаларының аң-зиһененә дә үтеп кергән: бик сирәкләргә кешелеклелек, күпчелеккә кешелексезлек сыйфатлары тагып җибәргән иде. Әтисе, әнә, чит-ят халык белән бөтен өйне тутырып яшәде. Хәтта, авылга кино килсә дә, кешеләр, киномеханикны: “Әнә теге йортка бар син, алар ашатырлар да, чәй дә эчертерләр”, дип аларга юллап җибәрәләр иде. Хәер, киномеханик та бик мәрхәмәтле кеше: бала-чаганы бушлай кертә. Ике озын эскәмиягә беркетелгән киноаппаратны кем әйләндерә, киноны шул карамый калмый. Әлбәттә, телсез кино инде, сугыш турында. Дөресрәге, киномеханик үзе дә сугыштан кайткан кеше: бик җентекләп аңлатып бара. Бу кеше ил батыры, ди. Әнә ул сугышка керер алдыннан уйлана, ди... Әнә тәмәкесен көйрәтеп җибәрде, ди.
Ә Гомәрнең әтисе, аюдай олпат гәүдәле Сафа абзый, киресенчә, салып ала да, ике япьле сәнәген күтәреп: “Кем качырса, шуны чәнчеп үтерәм,” – дип хатынын эзләп йөри. Бәләкәй буйлы, какча гәүдәле Рәфига апаны күзенә күрсәтми. Кайсы капкадан килеп керсә дә:” Теге таракан кайда кереп качты икән, күрмәдегезме?” – дип сорау биреп йортны бер айкап чыга да ары юнәлә. Урамда эт тә калмый, ул тынычланганчы, кешеләр ишекләрен бикләп өйдә шым гына утыралар. Бу хәлгә Җиһангөлнең бабасы гына ачыклык кертеп үзалдына сөйләнеп ала:
– Менә нишләтте бит сугыш гөрнәдирдәй егетләрне, – ди. – Кул-аяк гариплегенә чыдый ул адәм баласы, күңел гариплеге яман... Әле бит ул балаларны да гарипләндерә...
Кырыс кеше шул Сафа абзый. Кырыслыгы белән Гомәргә дә акыл өйрәтмәде ул, һаман кирәксезгә шелтәләп, каккалап-суккалап торды. Шуңадырмы улы ихтыярсыз егет булып үсте. Бара торган юлыннан кире борылып китү аңа бер ни дә тормый кебек...
– Ниләр уйлыйсың, матурым?
– Авыл исемә төште... Әтием... Сугышка безнең авыллар гына кергәндер кебек тоелган иде миңа. Баксаң, синең әтиең дә яраланып кайтып вафат булган икән...
-Өмет кайтарган инде аларны...
Шунда кызның кылт итеп әтисе сөйләгән бер хикәят исенә төште:
“Бүлмәдәге үле тынлык эчендә дүрт шәм яна икән. Беренче шәм әйткән: Мин – тынычлык булам. Әмма минем януымны теләүчеләр дә, аны бәяләүчеләр дә юк. Мин сүнәм! – дигән. Һәм сүнгән.
“Мин – ышаныч!” – дигән икенче шәм. – Ләкин үземнең кешеләргә кирәклегемне тоймыйм, шуңа мин сүнәм... Һәм сүнгән.
Өченче шәм: “Мин – мәхәббәт!” – дип аваз салган. Әмма минем тирә-юньне яктыртырлык көчем калмады. Кешеләр мине кабул итмиләр. Хәтта иң якыннарын да яратмыйлар, – дигән һәм Мәхәббәт шәме дә сүнеп киткән.
Шулчак бүлмәгә бер бала йөгереп кергән. Һәм бу өч шәмнән ник сүнүләрен сораган.Сәбәбен белгәч, ул дүртенче шәмнең тавышын ишеткән: “Курыкма, мин янам бит! Минем ялкынан сүнгән шәмнәр барысы да кабыначак! Алар янә җир өстендәге бар караңгылыкны яктыртыр. Чөнки мин – Өмет!”
Бу сүзләрне тыңлап торган баланың күзләре очкынланган. Ул өмет шәмен кулына алып өч шәмне дә кабызып җибәргән...
-Кызык, чынлап та шулай бит, бөтенесе сүнеп беткәндә дә өметләре исән калган... Без дә шул өмет белән яшәдек бит... Яшибез...
- Әйе, өмет белән, – диде кыз. Беразга башларын иеп сүзсез атладылар. Җиһангөл күзләрен күтәреп күкләргә төбәлде.
Кыз кинәт болытларга караган көенчә, сөенеп кычкырып җибәрде:
– Киек казлар! Кара, һавада өчпочмак ясаганнар!
Киек казлар тезелешеп үткәнне күрдисә, Җиһангөлнең бәгыре телгәләнә, аларга ияреп туган ягына юл аласы килә. Ләкин канатлары юк шул. Хыялы гына канатлы. Шуңа да эче поша: үзбәк җире сагынган саен кайта торган җир түгел. Ярый әле сагынганда күңеле тулы җыр була. Кыз үзе дә сизмәстән:
“Китә казлар, китә казлар,” – дип җыр башлады да туктап калып, аны эчтән генә җырлап бетерде. Кинәт күңеле тулды.
Ә егет аның күңелендәгесен тоймады да кебек. Ул:
– Гел бер төрле оча инде алар. Һәр кош күршесенең канаты биргән һава агымына ышанып бара. Шулай алар көчләрен саклыйлар икән. Югыйсә, ерак юлларга ничек чыга алсыннар соң? – дип үз белгәнен сөйләде.
– Сиңа кем әйтте боларны?
– Китаптан укыдым.
– Кызык.
– Монысы әллә ни кызык түгел әле. Кызык китаплар бар миндә, укырбыз бергәләп..
– Кайчан?
– Өйләнешкәч... Чык миңа кияүгә, Җиһангөл! Әнием дә бик әйбәт минем. Килешсәгез, бәлки бергә яшәрбез.
-Димәк, “А” пунктыннан “В”пунктына килеп җиттем. Татарстан белән Үзбәкстанны тоташтыра ала димәк бу нокталар? – дип көлде кыз.
-Мәхәббәтне, йөрәкне йөрәккә тоташтыра. Мин яратам, сине, Җиһангөл, нигә дәшмисең?
Егет кызның юлына каршы төшеп күзләренә карады да аны билләреннән кочып күтәреп алды.
-Җә, оялтма инде – диде кыз комачтай кызарып.
Очар кошларның канат җилпүен ул тетрәнеп күзәтә, алар артыннан тартылып- талпынып куя, тик шул ук вакытта сөю галиҗәнапләре аны үзенә буйсындыра иде. Теләр-теләмәс кенә:
-Мин дә... – дип башын аска иде ул.
Ахырдан үкенеп тә куйды: дөрес эшләдеме болай әйтеп? Әле бит мәхәббәтме бу, әллә күз төшү генәме – аңларлык вакыт та үтмәде. Алайса, Гомәр ник һаман истән чыкмый? Аһ, юк, ул өйләнгән ләбаса... Ул балачак дусты, күрше... Кыз Гомәр белән эскәмиядә утырганда кунар җай эзләп икесе янында да бөтерелгән умарта кортын исенә төшерде. Маэмай әллә кайда кадәрле куа-куа артыннан йөгерде. Без-без итте дә очып китте умарта корты. Мәхәббәтләре дә шулайрак булды түгелме соң?..
Шул мәлдә аның күз алдында ак яллы ап-ак атның йөгәнен учларына кысып тотып, үзе киртәгә кунаклаган соры киндер кепкалы, шакмаклы ситсы күлмәкле шук малай җанлангандай булды. Һай ничек ярата иде аны атлар! Ерак офыкларга карап чапкан җирдән туктап, янына килерләр иде малкайлар. Үзен дә җирнең чын хуҗасы диярсең. Ике кадакка эләгеп торган гарбил тактадан сугылган киртә суырылып төшеп, бөтен тынычлыгын җимерер төсле тоелса да һичкайчан бернинди афәт тә якын килми иде аңа. Әлеге серле мизгелне фотога гына төшереп алыр иде мөмкинлеге булса. Шундый әкияти мәлне ничек үз итмәсен инде йөрәк? Тик мәхәббәтме соң ул? Мәхәббәт шундый буламы? Хәер, икесе өчен дә ул мәхәббәт сер булып калды, авылда да алар хакында беркем бер сүз дә сөйләмәде. Үз-үзенә сораулар бирә-бирә кыз җаныннан чып-чын җавапны табарга тели иде.
Нигәдер Бәкерне дә исенә төшерде. Үч алмасмы? Теге чакта аңардан:
-Бу егетләрнең кайсысын сайлый йөрәгең? Ач сереңне безгә дә, чибәркәй. Болай озак дәвам итә алмый, барыбер берсенә “әйе”, икенчесенә “юк” дип әйтергә туры киләчәк. – дип маңгаена төшеп торган чәчләрен уң якка авыштырып тараган, олпат гәүдәле милиция лейтенанты серле елмаеп сорады аннан.
Кызның бит алмалары утка чолганды.
-Без Сәгыйть белән кайтып бара идек... – дип сүз башлауга:
– Әһә, барысы да аңлашылды болай булгач, – дип каш астыннан гына сөзеп карады погонлы зат. Шуннан Җиһангөлне тәмәке исе ыслаган тончу, кысан бүлмәдән чыгарып җибәрделәр. Өч ир заты егетләрчә сөйләшергә теләгәннәрдер мөгаен, дип уйлады ул.
Бераз баргач, Җиһангөл артына борылып карады.
Башын ия төшеп, чиядәй кызарынып, кызу адымнар белән атлый-йөгерә килгән егетне күреп:
- Ә Бәкер кая? – дип Сәгыйтьнең күзләренә төбәлеп сорады кыз. Аннан өстәде: – Бигрәк зур бавырлы булып чыкты ул, үзенә күрә генә түгел.
-Аны алып калдылар. Унбиш тәүлеккә... – дип җавап бирде егет бик борчулы кыяфәттә.
-Ни өчен?
-Җәмәгать урынында тәртип бозган өчен.
-Үч алмасмы соң, Сәгыйть? Үчле егеткә охшаган ул.
Егет бераз уйланып торды. Аннан:
-Алмас. Яраткан күңелдә ялган булмый. Тик ул минем өлешемә кермәкче. Бәкер иренен ялап калды бит барыбер, – дип җиңеллек аша әйтеп куйды.