Хатларда минем язмышым
(Камил Кәримов иҗатына бер караш)
Камил Кәримовның “Исемсез хат”[1] дип аталган роман-элегиясе иң элек үзенең жанры белән игътибарны җәлеп итә. Гадәттә, сагышлы, моңлы лирик шигырьне “элегия” дип атыйлар. Әлбәттә, әдәбият өчен роман-элегия дә ят нәрсә түгел. Мондый романнарда мәхәббәт һәм юксыну хисләре, шәхеснең еллар узган саен тирәнәя барган сагышы, югалтулары һәм табышлары, катлаулы язмышы, эчке дөньясы чагылыш таба.“Исемсез хат”ны укый башлауга ук, аның роман-элегия жанрында язылуына шигем калмады. Геройның хисләр дөньясы һәм сентименталь кичерешләре, аның дөньяга карашы һәм шәхси язмышы, тормыш интригалары – бар да тиешле психологик яссылыкта сурәтләнгән, бар да табигый. Аның хакыйкать һәм тормыш турында уйланулары, яшәеш проблемалары, мәхәббәт һәм бәхет турында фәлсәфи фикерләре эмоциональ кичерешләр аша бирелгән.
Авторның үзенчәлекле язу стиле, ягъни сәнгатьле фикерләве аерым игътибарга лаек. Аңа табигыйлек һәм ихласлылык хас, сөйләмендә, фикер сөрешендә ясалмалылык юк. Әсәрнең тагын бер үзенчәлеге шунда: авторүз биографиясенә бәйле вакыйгаларны хикәяләүче генә түгел, ул романның төп герое да. Нәселләре “Корыч” кушаматлы булуын истә тотып, аны да бала чагыннан ук “Корыч” дип йөртәләр.
Кайбер авторлар биографик әсәрләрендә үзләрен кимчелексез әүлия итеп, тискәре якларын шомартып, тормышларын матур буяуларга буяп күрсәтәләр. Камил Кәримов чынбарлыкныничек бар, шулай тасвирлаган, укучыга яраклашырга тырышмаган. Иң мөһиме:үзе кылган эш-гамәлләрне, тормышының иң катлаулы вакыйгаларын да үткен юморга һәмирониягә төреп биргән. Автор кулланган җор фикерләр, урынлы чагыштырулар әсәрнең тәрбияви кыйммәтен арттыра, романны тирән фикерле һәм тормышчан итә. Болараның югары интеллектка ия булуын раслый һәм укучыгаэстетик яктан да көчле тәэсир итә. Тирән фикерләү сәләтенә ия булган авторның үз эшенә иҗади якын килүе вакыйгаларны сөйләп кенә чыгудан саклый. Ул уйлана, анализлый, нәтиҗәләр ясый.
Романның кереш өлеше аерым игътибарга лаек. Автор герой тормышында чагылыш тапкан һәм хәтерендә уелып калгантөрле вакыйгаларгафәлсәфи якын килеп, афоризмнар, әйтемнәр ярдәмендә бәя биреп бара. Болар бар да аның гомерлек тормыш тәҗрибәсеннән чыгып ясаган нәтиҗәләре, күңел кичерешләре, дип уйлыйм. Аларның берничәсен карап китик.
“Һәр шәхес – үзе бер архив. Бәхетле кеше үз биографиясен үзе язып калдыра, даһиларның үткән юлын башкалар яза”. Шәп әйтелгән. Күп тә үтмәс, бу фикерләрне башкалар да афоризм итеп куллана башлар. Гениаль фикерләр күктән төшми бит.
“Фото – каты бәгырьле хәтер инде ул, һәм позитив булган җирдә негативы да бар” – ди автор. Дөрес фикер. Мәңгегә хәтердә калырдай шәхесләр белән беррәттән, искә төшерергә теләмәгәннәре дә җитәрлек бу дөньяда.
Автор: “Бөекләрнең каберенә басып, йолдыз чүпләүчеләр дә күбәйде...” – дигән афоризмын бөек шәхесләрнең исеменә таянып, аларның хезмәтләрен үзләштереп, зур дәрәҗәләргә ирешкән кайбер “талант ияләре”нә карата кулланган, дисәк тә ялгышмабыз кебек.
Китап укырга яратмаган, аның кыйммәтен, тәмен аңламаган кешеләрнең күбәя баруына әрнеп: “... ул синең ярты гасырлык иҗатыңны ярты сәгатьтә укып чыгарга мөмкин”, – дип белдерәавтор.
“Талантлы язучы булыр өчен, талантлы укучы кирәк”, – дигән гыйбарә дә буш җирлектә тумагандыр, мөгаен. Әйе, бүген китап сөючеләр күп, дип, мактана алмыйбыз. Авторның бу сүзләрен татар әдәбиятының киләчәген уйлап борчылу дип кабул итәргә тулы нигез бар.
“Шундый сәер кешеләр инде без – ирләр! Гомернең сөеп-сөелеп үткән көннәрен генә Яшәү дип атыйбыз.Яшәлгәнен яза торам”, – дип дәвам итә автор.Бу фикер аның яшәү кредосын чагылдыра сыман. Кеше сөеп-сөелеп яшәргә тиеш. Мин автор белән килешәм, чөнки чын ярату гына кешене зур биеклекләргә күтәрергә сәләтле. Ярату – кешелекле булып калу ул. Яратуның ни икәнен белмәгән кеше бәхетле була алмый. Чын ярату гына бәхетле гаилә төзергә, балалар үстерергә, бер-береңнең назын, җылысын тоеп яшәргә мөмкинлек бирә. Кешеләрне, тормышны, үзеңне яратырга кирәк. Яратмыйча яшәү чын яшәү була алмый.
Авторның кыска гына, әмма тирән фикерләрне сыйдырган һәр җөмләсе “афоризм” дип аталырга хаклы. Бу җөмләләрдә тормыш тәҗрибәсе зур булган шәхеснеңхакыйкатькә мөнәсәбәтеярылып ята, интрига сизелеп тора.
Романның шул ук “Кереш” өлешендә “Хатлар ялгызлыктан коткарды, җанымны асрады. Язмышымның сюжеты хатлардан килә”, – дигән юллар бар. Болай кистереп әйтүе белән автор, бәлки, хаклыдыр да, чөнки кешеләр арасында яшәп тә, күңеле белән ялгыз булганнар азмы әллә? Күңел галәм кебек үк киң дә, тылсымлы да, анда кеше белмәгән әллә ниләр бар. Адәм баласы гомер буе үзен яратуларын, аның белән бер дулкында тирбәлеп,күз карашыннан ук үзен аңлауларын тели. Үз җанына тиң булганны эзли һәм, ниһаять, таба. Эзләп-эзләп тә җан сөйгәнен таба алмаучылар җитәрлек. Автор бик яшьли классташ кызларына, чит авылныкыларга хатлар, шигырьләр яза. Егет чагында да бу “һөнәре” аның яраткан шөгыленә әйләнә. Хатлар аша аралашу аңа хатын-кыз йөрәген, гомумән, кеше хисләрен аңларга, йомшак күңелле һәм кешелекле, эчкерсез җанлы кешебулып калырга ярдәм иткәндер, мөгаен. Авторның үз гомерендә күзе төшеп йөргән кызлары бик күп. Ул аларның исемнәрен, туган авылларын яттан белә. Матур кызларга сокланып, гомер буе гыйшык утында янып яшәгән героебызның күңеле чиста. Ул берәүне дә рәнҗетми, киресенчә, кыз балага нәфис зат итеп карый. Зәрия, Гөлназ, Илсөяр һәм башка бик күпләр аны тормышны яратырга, авырлыклардан курыкмаска рухландырганнардыр, мөгаен. Ул чын сөюнең ни икәнен белә, “үзе өчен генә үскән” сөйгән ярын – хатыны “Кларунчигын” гомер буе чын күңелдән яратуы, ихтирам итүе шул турыда сөйли. Ул аны “Нуриәхмәт кызы” дип йөртә. Нуриәхмәт кызының аның илһам чыганагы булуына укучы һич шикләнми.
Шулай да яшьлегендә хата ясарга өлгерә героебыз, әмма үзеннән “унсигез яшькә генә яшьрәк малае” һәм “Зәмзәмия исемле ялгышы” барлыгын хатыныннан һәм укучысыннан яшерми ул. Яшереп калса, аның “язмыш сюжеты”на хилафлык килгән булыр иде. Биографик әсәрдә мондый нәрсә гафу ителми. Укучы дааның намуслы һәм чиста күңелле булуына шикләнеп карар иде. Шулай итеп, һәркем дөреслекне белә, ә роман герое шул ук сөйкемлесөяк, кешелекле зат булып кала бирә.
Романның“Исемсез хат” дип аталуын искә төшерик. Аның сюжет линиясе дә шул хат белән бәйле. Корыч почтадан бандероль ала. Бандерольдә “Матрешка” дип атала торган уенчык һәм аның эчендә “Мин” имзасы куелган хат була. Исемсез хат. Кем хаты? Гаиләне таркату өчен язганнармы? Ниндидер куркак кешенең эшеме бу? “Теле, фикер сөреше, кинаясе һәм уйнаштан туган“матрешкаларга” ишарәләве белән – мондый ясалма бомбаны бары тик ялгыз калудан коты алынган хатын-кыз гына ыргыта ала”, – ди автор бу хат хуҗасы турында. Бер кәгазь кисәге бөтен тормышыңны пыран-заран китерергә дә мөмкин. Нишләргә? Бер атна дәвамында хат турында хатынына әйтә алмыйча газапланып йөри ул. Романга сыеп беткән шул шартлы вакыт эчендә укучы геройның яшәлгән кадәрле тормышы белән таныша. Сер дә көтелмәгәндә җайлы гына ачыла. Хатыны барысын да белә булып чыга. Хәтта хатны укырга да теләми. “Мин аларның нәрсә язасын беләм. Җыртып ташла...” – ди. Әйе, дөнья бәясе торырлык акыллы хатын белән яшәү – бәхет эше.Бер атна дәвамында эзәрлекләгән исемсез хат һәм ул тудырган борчулар юкка чыга. Бу роман шул рәвешле матур гына төгәлләнә.
Әсәр сюжетын оештырганда, автор хронологик тәртиптән читкә тайпылып, иң элек бүгенге чор тормышының кайбер әһәмиятле вакыйгаларын сурәтләүдән башлый.Бу турыда ул ике бүлектә сурәтли. Калган өч бүлектә (алар күләмле булулары белән аерылып торалар) балачак, үсмерчак һәм яшьлек чорлары сурәтләнгән. Романның соңгы бүлегендә автор кабат бүгенге чорга әйләнеп кайта. Атна дәвамында җан тынычлыгын бозып торган исемсез хат һәм аның белән бәйле проблемалар да шушы бүлек ахырында чишелеш таба.
Автор тормышының төрле этаплары сурәтләнгән бүлекләр турында берничә сүз әйтеп китик. “Хат ташучы курчаклар” бүлегендә геройның исемсез хат салынган бандероль алганнан соң кичергәннәре, гаилә бәхетен югалту куркынычы турында уйланулары сурәтләнгән. Бу бүлекнең ахырында автор:”Хатлар кавыштыра ала һәм шул ук вакытта кырык ел буе корган җылы-көйле ояңны туздырырга да бер хат җитә”, – дигән нәтиҗә ясый.
“Нух көймәсе” егетләре” бүлегендә укучы роман героеның кайда һәм кем булып эшләве беләнтаныша. Аның шул елларда булып узган вакыйгаларга төгәл бәя бирүен күрә. Ул вакыйгаларны мин үзем “бөек күченү чоры” дип атар идем. 1986 елда Бауман урамында урнашкан Язучылар союзын һәм 2018 елда газета-журналлар нәшриятын Кәҗә бистәсеннән “Байлар бистәсе”нә күчерү вакыйгаларын һәркем беләдер, дип уйлыйм.“Күченү фронт кебегрәк бит ул, киттеңме – йә яраланып кайтасың, йә хәбәрсез югаласың...” – ди автор. Бу чагыштыру бик тә урынлы. Татарда әле күченүне зур янгынга тиңләү очрагы да бар. Кайсын гына алсак та, мондый күченүләрнең файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк булуын беләбез. Автор юкка гына Нух көймәсенискә төшермәгәндер. Нух пәйгамбәр үз көймәсе белән кешеләрне, хайваннарны коткарып, киләчәк тормышны саклап калган булса, хәзерге чорның бернинди максатсыз-нисезкүченешләре әдәби мирасны, кыйммәтле архивны, кулъязмаларны югалтуга китерә, югалган хәзинә халыкка хезмәт итүдән туктый. Бауман урамындагы “Язучылар союзы”н күчерү нәтиҗәләре хакында автор: ”Ул вакытта да татар әдәбиятының алтмыш ел буе бөртекләп җыелган архивы... юлда югалган иде”, – дип ачынып яза. Әйе, бу галәмәтне күргән авторның йөрәге сызлануын, алай гына да түгел, әрнеп сыкравын сиземләү кыен түгел.
Яза торган мәкаләмнән читкә тайпылу булса да, әйтми китә алмыйм. Быел Милли китапханәбезне күчерергә җыеналар. Кая, дисезме? Казансу буенда урнашкан НКЦ бинасына. Милли архив, кыйммәтле китапларыбыз, борынгы кулъязмалар, тарихи материаллар су буенда урнашкан юеш бинада череп бетәргә хөкем ителгән. Татар мирасын үзебез үк юкка чыгарабыз. Без шундый халыктыр инде. Милли китапханә урнашкан бина кемгә кала, дисезме? Курыкмагыз, андый урынга “лаеклы” хуҗалар тиз табылыр. Ресторан-мазар ясамасалар да, табыш китерә торган шуңа охшашлы берәр нәрсә уйлап табарлар әле.
“Салам түбәле академия” бүлегендә автор үзен тәрбияләгән тормыш “академия”сенең бар якларын да ачыктан-ачык сурәтли, яшүсмер вакытын искә төшерә.Әтисе Әдһәмне хәтерләмәсә дә, тормыш авырлыгын үз җилкәсендә кичергән кадерле кешесе турында җылы хисләр белән искә ала автор. Аның авыр тормышын сурәтләгән вакыйгалар берәм-берәм күзалдыннан үткәндә, адәм баласы ничек барысына да түзә ала икән, дигән уйлар килә. Сугышка кадәр мал врачы булып эшләгән әтисе башкалар гаебе аркасында сугыш алдыннан төрмәдә утырып чыга;Германия фашистларына һәм япон милитаристларына каршы сугышларда катнаша. Орден-медальләр дә алган.Каты сугышлар барганда, Днестрның (бу елганы автор студент елларында Молдавиядән кайтышлый үзе дә күрә)бозлы суын кичәргә туры килгән әтисенә, шуңа күрә сугыштан үпкәсенә салкын тидереп кайта ул һәмтуган авылында нибарысы биш ел гына яшәп кала. Автор аның көчле характерлы, нык рухлы кеше булуын бик оста итеп сурәтли алган. Әтисенең холкы турында ул әнисе сөйләгәннәрдән чыгып яза. “Атаңның сүзе үтә торганые. Байлыкка исе китмәде, ризыктан өзмәде. Туры сүзле, җор телле булуы аркасында күпме кыен алды. Үҗәт иде”, – дия торган булган әнисе.
Әнисе дә дә үткен акыллы кеше була.Аның баш бирмәс характеры Шәлегә килгән художниклар эше белән бәйле эпизодта ачык чагыла. Дөреслекне туп-туры күзгә карап әйтүенең нәтиҗәсе шул була: колхоз аның гаиләсенә көзгә кадәр өй салып бирә.
“Салам түбәле академия” бүлегендә укучы төрле кызыклы мәгълүмат белән дә очраша. Автор туган авылы Шәле, бигрәк тә авыл атамасының килеп чыгышы турында дәлилләп исбатлый. К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән бәйле фикерләр дә ышандырырлык.
Шәленең 40 ел дәвамында гөрләп эшләгән һәм 600 баланы сыйдырган агач мәктәбе (аның 200 кешелек пионер бүлмәсе генә дә ни тора!) турында сөйләгәндә авторның сагышлануы сизелә. “Ундүрт яшеннән Габдулла Тукайга гашыйк булган Зәйтүнә шушы мәктәптә мөгаллимлек иткән” – ди автор. Зәйтүнәнең улы Атилла (Расих) әнисенең дәресләрен тыңларга яраткан. Заһид Хәбибуллин белән Сара Садыйкова да, күп кенә язучыларыбыз да (автор аларның исемнәрен дә күрсәткән) булган бу мәктәптә. Яңа таш мәктәп төзелгәч, искесенең кирәге калмый. Ничә мең балага белем биреп, олы тормыш юлына озаткан мәктәпне җимерү күренеше күңелләрне әрнетә.Мәктәп белән саубуллашыр өчен,бик күп халык җыела. Әйе, тарихи әһәмияте булган, халык хәтерен саклый торган күп нәрсәләр юк ителде безнең илдә. Бу хакта барыбыз да белә торгандыр.
Сабантуйлар – авылның рухы, борынгыдан килгән изге бәйрәме. Автор авыл һәм Питрәч сабантуйларында йөргән чакларын үзенә бертөрле җылы хисләр белән сурәтли. Бер вакыйга аның хәтерендә нык уелып калган: колга башына эленгән күнитекне ел да бер малай – Миңнулла алып төшә. Бер үк нәрсәнең ел саен кабатлануы туйдырганга күрә, ул: “... күнитекне ел саен... Миңнулла алып төшәсен беләләр бит инде... аны (күнитекне) баштук Миңнуллага бүләк итеп булмый микәнни?” – ди яшүсмер егет, рациональ фикер йөртеп.
Бу бүлектә унбиш яшьлек яшүсмер егетнең беренче тапкыр кызлар белән танышуы, аларга хатлар яза башлавы турында да мавыктыргыч итеп язылган. Гөлназ исемле матур кызга “... минем әле Гөлназ исемле ямьсез кызларны күргәнем булмады”, – дип яза ул алдагы бүлекләрнең берсендә.)беренче тапкыр шигъри хатязуы аны бөтенләй икенче яктан ача. Ул кыю, үз максатына ирешергә тырыша, түземле. Хатны Питрәчкә илтеп сала. Аның күчермәсен башка кызларга да җибәрә (кат-кат язып тору вакытны ала, бу хәйләкәрлек түгелмени!) Хат – роман сюжетының үзәгендә ята торган бер деталь. Гөлназга язылганберенче хатның әһәмияте шунда: хатлар аша кызлар белән танышу “һөнәре”нә нигез салына һәм бу яшүсмер өчен мавыктыргыч нәрсәгә әйләнә. Хатлар язып, төрле төбәкләрдә яшәгән ничәмә-ничә кыз белән таныша егет. Кызлардан да бигрәк, алар язган хатлар аның күңеленә илһам сала. Кызларның саны арта барган саен, яшүсмер егет күңелендә илһам да арта. Язган саен язасы килә, каләм дә шомара. Автор бу турыда романның “Кереш” өлешендә әйтеп тә китә: ”Әгәр мин язучы була алсам – кызлар гына гаепле... Алар мине хат язарга өйрәтте.“ Күңеленә ошаган һәр кыз белән таныша ул һәм хатлар яза. Хатлар аның өчен “юаныч та”, “дус” та, “кара-каршы сөйләшү” дә. Героебыз, мөгаен, хат ул – матур әдәбиятның иң матур төре, дияргә теләгәндер.
“Кешенең бәхетсезлеге бәхет эзләүдән башлана...” Автор бу афоризмына тирән мәгънә салган. Бәхет эзләү – билгесезлек. Бәхет эзләү – шул билгесезлектән үзеңә тиң яр табу. Хатлар шуңа хезмәт итә. “Һәм мин бары тик минем өчен генә үскән бердәнбер кыз баланы матур әдәбият белән эзлим”, – ди автор.Иң матур хатларны ул студент чагында җан сөйгәненә – Нуриәхмәт кызына яза. Бер җәйдә – 27 хат. Күңел түрендә башкаларга урын калмый.
Хатларның да төрлесе була. Роман героена хатлар җан рәхәтлеге бирә, аның күңел түрендә – саф хисләр, йөрәгендә – мәхәббәт һәм кешеләрне ярату тойгылары уята. Зәмзәмиянең исемсез хатында тирә-яктагы бар нәрсәне җимерерлек көнчелек тулып ята.Бу хатта сафлык та, мәхәббәт хисләре дә юк. Ул, гомумән, ярата белми. Исемсез хат – яман ниятле, түбән хисле кешеләрнең чын йөзе ул. Бернинди дә тискәре хисләр уятмый торган гөнаһсыз яшьлек хатлары чисталык, сафлык белән аерылып торалар. Алар һәркемгә күңел җылысы бирә.
“Абау, мәхәббәтсез” бүлегендә героебызның маҗаралары арта төшә. Егетлек чорына кереп баручы Корычны ике мәсьәлә борчый. Беренчесе – башта университетка, соңыннан консерваториягә укырга керә алмавы, икенчесе – үзбәк егете белән хат язышып, Үзбәкстанга китеп барган апасыннан хат-хәбәрбулмау. Әнисе апасын барып алу турында сүз кузгата, тик ерак юлга чыгу өчен акча кирәк. “Корыч” бер җәйдә өч урында эшли. Казанның 16 нчы заводында эшләү, сельпога товар кайтарту, ә өченче эш – Апакайда тавык фермасы төзү өчен, тирән чокырлар казу. Апакайда Зәрия белән танышу һәм хатын-кызлар төрмәсендә срок тутыручы күрше Һаҗәр апа белән төзелештә эшләү. Ике герой, икесе дә хатын-кыз затыннан. Автор аларның характерын, тормышка карашларын сурәтләгәндә, ирекле булу һәм тоткын булып яшәү позицияләреннән чыгып бәяли. Зәрия тормышның матурлыгын арттыручы телгә оста, акыллы кыз, Һаҗәр апа тормышның караңгы ягын – тоткынлыкны чагылдыручы хатын-кыз. Зәрия тормыш гүзәллеген тоя белергә өйрәтсә, өметсезлеккә төшкән Һаҗәр апа, яхшылык һәм игелек барлыгына ышанмаучы тоткын буларак, кешегә түгел, үзенә дә ярдәм итә алмаучы бер мескен зат.
Яшь егетнең тормыш тәҗрибәсе арта тора. Шул ук җәйдә, апасын эзләп, Ташкентка килеп төшү белән башланган маҗаралар бу тәҗрибәне тагын да үстерә. Чит шәһәрдә документларын урлату (карак булмаган җир юктыр ул), ачка тилмереп йөрү, җизнәсенә телеграмма сугып та, аннан җавап алмау (вак җанлы, саран җизнәсе “кияү бүләге итеп, сөяк саплы пәке дә бүләк итә белмәде!”) һәм, ниһаять, тормышның начар якларын җиңәрлек, кешеләргә яхшылык эшләүче Миләүшә исемле гап-гади “фәрештә” апа. Ул “Корыч”ны ачлыктан коткарып, аналарча ярдәм кулы суза, аннан соң Казанга кайтучы поездга утыртып җибәрә. Ташкент маҗаралары тормышка бөтенләй икенче яктан карарга өйрәтә. Яхшылык белән яманлык янәшә яшәсә дә, яхшылык һәрвакыт өстен чыгачак.
Ун елдан соң “Корыч” Нуриәхмәт кызы белән Ташкент якларына барып чыга. Апасы аңа теге вакытта алган телеграмманы бирә...
“Әгәр дә мәгәр...” бүлегендә героебызның характеры тагын да ныграк ачыла. Укучы аны яшьлегенең соңгы баскычына баскан, акыл утырткан, тормышка үз карашы булган, үзенчә фикер йөртеп, үзе теләгәнне генә эшли торган зат итеп күрә.“Һәркем безне үзгәртергә тели... Остазлар күбәйгән саен, үзең булып калу кыенлаша”, – ди ул канәгатьсезлек күрсәтеп. Шулай да “Корыч”ны сындыру җиңел түгел, ул гел үзе булып кала. “Менә сез укудан соң эшләп тә йөрисез. Ә үзегез зачетларны, имтиханнарны да вакытында тапшырып өлгерәсез”, – ди аңа педагог Миләүшә Шәйхиевна. “Мин бары тик үземә генә таяна алам. Нәселебез шундый”, –дигән кыска гына җавапта геройныңчын йөзе, табигый асылы, затлылыгы чагыла.
Мәдәният институтында укый башлаганда ул, башкалардан ун яшькә олырак, ягъни тормыш тәҗрибәсе туплаган студент санала. Стипендия алып укыса да, алимент түлисе бар. Зарланып, елап яшәү –аның өчен чит нәрсә, ул үзен яшьләргә терәк булырга тиеш, дип саный. Кыен чакларында ярдәм итә. Хәтта коллектив белән эшләгән эш өчен дә (концертлар куеп йөрү), башкаларны акласыннар өчен, ул берүзе җавап бирә. Характеры шундый.
90нчы елларда Югары Совет креслосына үрмәләп булса да менәргә тырышкан затлар күбәя. Андыйларга да ярдәм кирәк. Кемнәрдер булачак депутатның “асыл” зат булуы турында халыкка җиткерергә, очрашулар оештырырга тиеш. Мурат Сираҗинны депутат итеп сайласыннар өчен, “Корыч” көне-төне халык каршында чыгышлар ясый. Депутат булгач, ара өзелә. “Мурат Сираҗин Югары Советында бер срок утырып чыкканнан соң ял итте. Һәм өченче чакырылышта тагын миңа килде, янә депутат булырга иде исәбе. Ләкин мин инде алга таба андый уеннарда катнашудан ваз кичкән идем”, – дип яза автор. Уңышлы ирония үз эшен эшли. Кайбер депутатлар “эшчәнлеген” бәяләү өчен, моннан да төгәлрәк сүзләр табу кыен: “утырып чыкты” (эшләде, дип әйтергә тел әйләнми), “ял итте”, “уеннарда катнашу”. Яши-яши, тормыш тәҗрибәсе әкрен генә шулай туплана бара.
Советлар Союзында җәйге каникул вакытында студентлар отрядларга тупланып, илнең төрле почмакларында эшләп алалар иде. Алдагы бүлектә автор үзләренең Молдавиядә эшләүләрен сурәтли. Аларның отряды помидор җыярга тиеш була. Ул үзе бригадир Доничка өй сала. Бу чор егет тормышында иң матур вакытларның берсе булып истә кала. Ике ай дәвамында Нуриәхмәт кызы белән аралашып тора.“Көн саен күрешә торгач, җан җанга үтеп керә икән ул; аураларыбыз кушыла... араларыбыз якыная”, – дип яза автор. “Мәктәп елларында язган хатлар җилгә очкан кебек, Сәвияләр, Илсөярләр, Гөлназлар да юк. Хәзер Нуриәхмәт кызы гына бар.”
Молдавиядән киткән чакта, үзәк өзгеч бер вакыйга булып ала. Татар кызы Рәйсә кайчандыр стройотряд белән килеп, шунда калган. Ул Казанда яшәүче авыру атасына күчтәнәч биреп җибәрә. Поезд кузгалып киткәч тә, “өчебез дә шаяртырга омтылып карадык. Ләкин Рәйсәнең сагышы кызлар җанына кереп поскан иде инде.” Татар кызы. Бәхет эзләп, кайларда гына югалып калмагансың да, нинди генә милләткә балалар үстереп бирмәгәнсең син.
Романның соңгы бүлегендә автор тормыш, мәхәббәт һәм бәхет турында фәлсәфи уйларга бирелә һәм нәтиҗәләр ясый.Аларның күбесе афоризмнар кебек яңгырый.“Яшьлектә һәр егет үзенә чибәрне эзли. Ә бер кеше бары тик бер генә кешене бәхетле итә ала – бу аксиома... Җир шарына җиде миллиард бәхетле сыеша алмый, бәхетнең дә үз квотасы бар... Чибәр кызларга... күз тиюдән бигрәк... сөелми калган гашыйкларның сагыну сагышы каргыш булып төшә. “Шәле авылының кичке урамында йөргәндә, героебыз үзе дә сизмәстән яшь чагы белән саубуллаша. “Яшьлегемнән кайтып киләм... Мәхәббәттәме бәхет?! Ныклап уйлап караганда, бар, дисәң – бар,юк, дисәң – юк ул бәхет...” Романның башында ук авторның: “Кешенең бәхетсезлеге бәхет эзләүдән башлана”, – дигән афоризмы белән очрашкан идек. Ниһаять, ул уйларының очына чыга. Ә бит ул Нуриәхмәт кызы белән генә бәхетле икән. “И Ходаем, минем өчен генә үскән берәр кызны насыйп ит, дигәнемне ишетте Раббым, теләгем рас килде”, – дип нәтиҗә ясый ул.
Гомер юлын бергә узган якын кешең яныңда булудан да бәхетлерәк мизгелләр юк шул. Бәхетне читтән эзләү – үзе үк мәгънәсезлек. Кешенең күз карашы, гадәттә, еракка төбәлә, ә якындагыны күрми. Бик күпләрнең гомере эзләнеп үтә, ә бәхетен таба алмый. Роман героеның бәхете үзе янында гына икән ләбаса. Бернинди исемсез хатлар да, Зәмзәмияләр дә җимерә алмаслык бәхет ул.
Әсәрнең идеясе дә бәхет белән бәйле: һәр кеше үз бәхете белән туа. Бәхетне кулдан ычкындырмыйча сакларга гына кирәк.
Авторның хикәяләү динамикасы сюжет тарафыннан куелган бурычларга туры килә. Вакыйгалар логик эзлеклелектә сурәтләнгән. Шулай да роман сюжеты белән тыгыз бәйләнештә торган лирик чигенешләрне дә күрергә була. Лирик чигенешләр – авторның уйлары ул. Алар искә төшерүгә, фәлсәфи уйлануга һәм нәтиҗә ясауга, юмор һәм ирония ярдәмендә фикер йөртүгә корылган. Авторның тормыш-көнкүреш (тормыш, мәхәббәт, гаилә, уку, эш һ.б.) темалары буенча ясаган лирик чигенешләре укучыны уйланырга мәҗбүр итә, вакыйгаларга дөрес бәя бирергә өйрәтә. Иң мөһиме: лирик чигенешләрдә авторның гражданлык позициясе чагылыш таба. Ул тормыш проблемалары турында гади хикәяләүче булудан туктап, аларны чишү юлларын күрсәтүчегә әйләнә.
Геройларның тормышын үсеш хәлендә күрәбез. Алар укучы күңелендә җылы һәм уңай тәэсир калдыралар. Әсәр героеның тормышы, аның кылган гамәлләре үзенең характеры белән тәңгәл килә. Әсәрнең тәэсир итү һәм ышандыру көче зур. Бу әсәр – укучы өчен зур табыш.
Романны яза башлаганда да, ахырында да автор бер үк җөмләне куллана, дигән идек: яшәлгәнен яза торам... Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: яшәлгән гомер шактый озын һәм ул турыда язылды. Яшәләсе гомер дә байтакка сузылыр төсле. Димәк, авторга киләчәк тормышытурында да язасы булыр. Әйе, шулай булсын. Уңышлар телим!
Гүзәлия Тарханова,
Риза Фәхреддин исемендәге Премия лауреаты
[1] Роман «Казан утлары”ның 2019 елгы 9-10 саннарында басылды.