Арыш өстендә җилләр...
Җәйге сюита
I
Көймәләр – дулкын тирбәлешендә,
Ишкәкләр – янган беләкләр көчендә,
Таң нуры – таудагы имәнгә сөртенгән.
Төймәләр – кызлар, йә бер ахмак түшендә,
Чәчәкләр – кояшка изерәп бөтенләй чишенгән.
Табигать йомылган ямьле җәй эченә.
II
Дулкыннар ерак ярларга тезләнә,
Беләктән тамчылар тәгәри тезләргә,
Ахмаклар җил чәчә, кызлар җилләрне яшерә,
Кояш кыскалап күзләрен үрелә гөлләргә дәшәргә –
Килегез, көтә ул...
Ә үзе – җирдә кайчаннан...
Белмәгән – тартыла, белгәннәр кача аннан.
III
Җәйнең тыгыз рәшәсе йөгерә кыр буйлап.
Урманга сөрлекте.
Каршыда – күбәләк көтүе уйнап кинәнә.
Рәшә хушбуе һавада.
Күбәләкләр урманга чумалар, чыгарга яңадан
Гомерләре калыр микән?
Көтәләр уйсулыклар,
Тирән күл камышлары, сай сулыклар...
IV
Болын печәнчеләрне көтә.
Челлә.
Печән төшкән.
Мәтрүшкәләр тере чәчкәдә.
Җиләкләр пешкән.
Сөтле балавыз – җелек тулышкан солы төшенә,
Күкчәчәкләр үрелә үтеп баручы кызның чәченә.
Сукмак ерактарак, алар солы арасында,
Кызның уе башка – моңлы сер карашында.
V
Офык ягына иелә-бөгелә игеннәр йөгерә.
Питрау!..
Бүгенән тургайның җырлары өзелә...
Тузан арасында кырмыскалар.
Чикерткә – зур табыш.
Түмгәклеккә табан сөйриләр.
Галәми бер язмыш.
Күз сал да читләтеп үт, яшәүгә комачаулама.
Сәлам сезгә, кырмыскалар, туган-тумачадан...
VI
Арыш өстендә – җилләр, урман өстендә – болыт,
Болыт өстендә – кояш, гөлләрне үпкән.
канәгать булып
Тәгәри тау артына.
Кояш өстендә галәм.
Галәм.
Галәм...
И Аллаһ, сине кем тудырды?
(Гөнаһлы бәндәдән
Тагын ни көтәсең?..)
Сораулар күп, җавапны белүче – Син!
Җаным кайсы галәмдә адашкан соң?
Күрүче – Син!
VII
Син – өстә!
Без – түбән, һаман да төптәрәк.
Күзәтчеләр бармы Сине дә – өстәрәк?..
Өстәрәк?..
Өстәрәк?..
Кырмыскалар янында кырмыска буласы килә.
Күбәләк булып очып, уйныйсы килә.
Көлә.
Көлә...
Күкчәчәк булып үреләсе килә үтеп баручы кызга.
Әйләнәсе килә кыз күзендәге моңга.
VIII
Дулкын тынган, көймәләр ярга төртелгән,
Ай чыккан, таудагы имәнгә сөртенгән.
Ишкәкләр яталар комлыкның читендә.
Төймәләр өзелгән, кемнеңдер изүе чишелгән.
Чәчәкләр илендә ялгыз җил йөренә,
Табигать йомылган җанымның түренә.
Уйның туган җире
I
Тормыш – уй ул!
Биеклек һәм киңлек, тирәнлек һәм вакыт үлчәме...
Җирдә каламмы мин, күккә күчәмме,
Җай гына барганда упкынга төшәмме –
Кечерәямме, кисәк дәү үсәмме –
Үзгәрми бер нәрсә – шуңа төшендем:
Гомер диңгезен меңенче кабат кичәм мин.
II
Тормыш – галәм!
Миңа бирелгән чиксезлек,
Миңа бирелгән биеклек, миңа бирелгән киңлек.
Котылгысыз чикләр һәм баш җитмәслек тирәнлек.
Кадерләп тә түгел, иркәләп тә түгел,
Яклашып та түгел, типкәләп тә түгел,
Алып бара ул билгесез тарафка.
Үзе дә белми.
Мине алып китәсе корабтан маяклар күренми.
III
Тормыш – утрау.
Нидер үстермәк булам, нидер корам,
Йоклый алмый ятам уйга чумып, таңнан торам –
Нидер кырмак булам, нидер эшлим.
Егылам, торам, канатканчы иренемне тешлим.
Җирдә һәркем – Робинзон.
Сөйләшергә Җомга юк,
Һәр туган көн – шимбә.
Алдагы көнгә – бер төн үтәсе.
Кораб көтәм.
Яр читендә ауный төпсез каек.
IV
Тормыш – сорау.
Яшәү – таләп.
Сердән җәтмә үрелгән гаҗәеп һәм гаҗәп.
Кемгә кирәк һәм ни өчен?
Сәер халәт...
Үзгәртергә килдем дисең, дөньясын, барышны.
Үзгәрә бер нәрсә, һич кенә карышмый –
Ул синең барлыгың.
Җаның зурая.
Зурая,
Зурая.
Аннан кечерәя, кечерәя,
кысыла,
тарая...
Киткән чакта бер уч балчык ал, көрсенеп:
Бәлки, ул җиде төр балчыкның берседер.
Туфрак – минсез, дип бәхәскә кермә!
Бер үлчәм –
Туфрак күзәнәккә күчә.
Тагын бер галәм ярала, үзенчә...
V
Тормыш – маяк.
Ерак йолдызмы, биек таулармы барыр маягым?..
Әллә җиргә чат ябышкан шайтан таягы? –
Читлеккә яптырма, тозакка каптырма үзеңне,
Сиңа галәм сыенган, синдә галәм яши.
Күзеңне кысып,
Баеп барган кояшны кал озатып.
Ул әле чыгачак,
кабат,
кабат.
Кал күз атып...
Минсез киләчәк дәвердә танырсызмы мине?
Ук аттылар арттан – тургайга тиде.
Ул кайсыбыз иде?..
VI
Тормыш – гамь ул!
Җан – дулкын.
Кайдандыр ерактан ук бөтерелеп килә.
Ак ялын чайкап томырылып чөелә,
ярга бәрелеп чигә,
сүнә...
Кыялар көлә, тынлыгын алган ярлар гына аны сүгә.
Килгәнсең икән – чикмә, чүкмә!
Ә ул ник килгәнен белми китә – чигенә офыклар чигенә.
Ялгыз галәм, ялгыз утрау, ялгыз дулкын, ялгыз кораб.
Җаным кубарыла, хәлсезләнә, көрсенә читкә карап.
Үзем белән үзем сөйләшәм.
Килә хәсрәтләнәсе,
Шатланасы,
борчыласы,
тәртә арасына керәсе...
Галәм телсез, утрау телсез, дулкын телсез, кораб эзсез...
Уй – сез, кан – сез, җан – сез, баш – сез, көй – сез, ми – сез...
Биеклек, киңлек, вакыт үлчәме үзгәрештә: мин – сез...
VII
Тормыш – гамь.
Гамь – уй.
Уй – галәм.
Галәм – шигырь!
Шигырь – сер...
Күбәләк
Ул көнне кешеләр куып таратылган
күбәләкләр кебек булыр.
Коръән, Карига сүрәсе, 4 нче аять
Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп...
Габдулла Тукай
I
Салават күпере астында дәртле бер талпыну, тирбәлеш,
Канатлы – Көн белән ярыша: чыгыштан баешка юнәлеш.
Гөл белән кояш арасы, теләсә – биектә, теләсә – түбәндә,
Гөл җаны рәхәттән изри, канатның сак җиле тигәндә.
Яратсаң шулай ярат син – төрледән төрле төсләр,
Үрдән үргә дулкын йөгерә, күз явын ала чигешләр.
Ходайның кодрәте җитмәсме бертөрле итәргә боларны?
Мең катлы, мең төсле, мең затлы иткән бит нарасый дөньяны.
II
Димәк, гаделллек шулай – яшәүнең асылы күп төрле булуда,
Төрнең төргә тартылуы – мәхәббәт, сер бар яратылуда.
Бергәлек, бердәмлек! – дип хыялланган җанга бу сабак,
Ничек бөртекләп беркетелгән һәр бөртек, һәр сызык
Күбәләк канатында! Тап дигәнең дә – бәрхеттән чигелгән! –
Янган да сызланган, ялганган, өзелгән, тартылган, чигенгән –
Мең үлчәп бер генә тиелгән тимгел – галәм коды.
Күбәләктән дә серлерәк җан иясе бармы тагын?..
III
Сөйләшергә иде җанына ачкыч табып, күчәргә иде,
Тирбәлешкә, канатына салып җанны үлчәргә иде.
Очышта тигезлек юк, тайпылыш өскә, тайпылыш аска,
Кырыйга, бер чиктән бер чиккә ташлану тоташтан.
Үләнгә сырышкан кояшта көйгән күбәләк канаты,
Тидеңме – тузанга әйләнә: ни җаны, ни төсе, ни аты...
Югыйсә, чыгыштан баешка – бердәнбер үтәсе ара бу,
Бар нәрсә яртылаш, көн һәм төн үлчәме – бик тирән яра бу...
Җавап көтмә!..
Ерагаям Җирдән...
Томырылып уйный шәүлә, эңгер, күләгәләр...
Сусаганга су бир, өшегәнгә – учак!
Бәргәләнеп сүнә тавыш...
Күңелле шул яшәгәндә тынсыз-өнсез, –
Күләгәләр һәр тавыштан ямь табалар...
Һәм көләләр.
Задурланган җанда шаукым – Ярсу Тартыш...
Йокымсырый Галәм, юлым эзсез.
Барыр юлны кисми йолдыз җиле.
Очарга дип күтәрелгән гавам
Туктар өчен утрау эзли – гасаби уй...
Җүләр бит ул уйлы Бәндә, шып-шыр тиле...
Җилпен дә туз! Очар мәлдә соңарма син,
Күтәрел дә Түбәнлектән
Ыргылып чык, югарыга үрлә!
Галәм чүле миллион еллар
Бары сиңа диеп саклый күпме Серләр!...
Баш очында Кояш димсең...
Ул бит сине күрми, бер хәбәре юк Җирдән аның...
Җан кояшын кабызырга кирәк, җаным...
Коллык – ирек... Хөрлек – тышау...
Ялгышулар, абынулар...
Гамь илендә гамьсез генә
Пыскулардан күз буыла, юк янулар...
Очар өчен кирәк икән пар канатлар!
Түбән якта кара чоңгыл.
Мәгарәдән кубарыла ярканатлар.
Сукыр Өмет – сыңар канат,
Җилне кыйнап дәрте сүнгән.
Таңны көтә. Хәлсезләнгән мең ел канап...
Тарафсызлык – Галәм мәне...
Күчәреннән ычкынганчы Җир көй эзли.
Ыңгыраша чыгыр, Ай тулгана...
Шарлавыкта – күбек, тарлавык та – мәхшәр,
Сай урманны томан япкан.
Кояш көтеп тилмерәдер гөлле болын.
Чыкмый гына... Саташтырган Кояш юлын...
Аны бары без күрәбез... Ул бит безне күрми!..
Ерагаям Җирдән...
Яктыга дим, тик яктыга!
Тома чүлдә кайсы түбән, кайсы түбә?..
Кубарылган ярканатлар болыт сыман,
Мәгарәдә сүрән Тынлык – алар Хакы! –
Суырылып кире кайта дәррәү шунда.
Буй җитмәслек, уй җитмәслек югарыда
Өмет нанын сузып тора, җилкендерә аңны.
Кояш исә бары кара нокта...
Ә уйлылар югалтканнар әйтер сүзен...
Тыелгысыз көч бөтереп алды җанны.
Куалыйдыр бәргәләнеп бер тарафка аны.
Кая?.. Нигә?..
Җавап көтмә! Җавап син ул – үзең!..
Баз
Вакыт бик аз, бетеп бара инде,
Чарасызлык йөзгә язылган.
Иңрәү килә төптән... Күккә сары сарган
Баз халкының «аһ»лы зарыннан.
Тавыш тибә шундый хәлсезләнеп,
Ишетүче, белмим, бар микән?..
Чаң кагарлык чакта, колак кашып
Утыруга күпләр күнеккән.
Тирән Базда хуҗа берәү генә!
Яшәү! дисәң,
Дәшмә! диеп, бармак бораулый.
Шуңа монда ачык иҗекләр юк,
Сүзгә сан юк, һәркем мыраулый.
Пәрәвезләр сарган һәр почмагын,
Түшәме юк, түбә какшаган.
Җәй уртасы, челлә чеңләр чакта
Кырау төшкән ямьле бакчага.
Җәй килүен көтте Баздагылар,
Гасыр ташын сытып сут имде.
Кояш йөзен үрмәкүчләр сарып,
Кыш челләсе бәрде – хут иңде...
Ә бит кайчан гына назлы җилләр,
Тышауларын ташлап шаштылар.
Кыргыйланып бии Баздагылар,
Чишмәләрнең юлын ачтылар.
Җылы һава ургып кергән мәлдә
Күз бәйләнеп, башлар әйләнде.
Тыгыз һава! Сулап туймаслык ул!
Күктә – кояш эзе, и ямьле!
Базда туган, Базда үскән кавем,
Баз диварын ялмап көн иткән.
Югарыга карап алуга ук
Шаулаштылар үксеп – җәй җиткән!
Югарыга ябырылды алар,
Баскычын да кемдер юнәткән.
Баскан саен аратасы сына,
Кояш карый жәлләп биектән...
Чыгып булмас Баздан Бүген,
Иртәгә дә чыгу икеле.
Акыллылар әйтте: «Ятмыйк монда
Өметсез бер кавем шикелле.
Баз тарихын языйк! Торсын көлеп
Җөмлә саен Кояш сурәте.
Сүздә булса булсын,
Җылы өстик җанга,
Кояш төсен килә күрәсе!»
Баз тарихы... Кемнәр актармаган,
Ни теләсәң шуны күрерсең.
Диварларга якты шәмнәр куеп,
Пәрәвезгә җан-тын өрерсең.
... Вакыт бик аз, бетеп бара инде...
Шул Базда да чоңгыл ничаклы...
Төшеп убылалар, Яктылыкка
Җәеп барган чакта кочакны.
Шул кышның да аклыгында сөрем,
Чатнап китеп яшен уйнаклый.
Баскыч та юк өскә, ачкыч та юк,
Баш очында әтәч кытаклый...
Факил Сафин
***
Төпсез Күгем... Тирән ярлар...
Йолдызлар ага тулып.
Чәчеләләр, сибеләләр,
Калкалар дулкын булып.
Төн тезенә сарыла җил.
Тау итәге ак томан.
Ятсынгандай җиргә бага –
Нәзек билле ай туган.
Тарлавыктан чәчрәп очкан
Йолдыз елгага тама.
Яшь таллар суга сузылып
Сусавын басып ала.
Бөтен дөнья көтеп тора, –
Төн үтәчәк барыбер.
Йоклап калма, төн күзендә
Тик уяулар чагылыр.
Офык әнә дертләп китте,
Сулыш алды сак кына.
Гамьле җаннар Күккә бага,
Кул сузалар яктыга.
Ә бит төн ул шундый тыныч,
Сердән тукылган келәм.
Тынлык өчен галәмдә яу,
Мәңгелек көрәш, беләм...
Төн үтәчәк, үтми калмас,
Тынар томан агышы.
Ай нурына йөзем куеп
Таңга кайтып барышым...