Логотип Казан Утлары
Публицистика

Үзен яратканны ярата җир...

Авылның күз алдында юкка чыгуын, үлемен беребез дә теләми кебек. Тик аның сагында кем булырга тиеш соң, кем яшәтергә тиеш? Менә шушы сорау каршылыклар тулы күзләрен безгә дә төбәгән шикелле. Һәм бу сорау алдында күбебез чарасыз калабыз. Ә бит бар чорыбызның батыры саналырга лаек затлар. Аллага шөкер, бар алар шәһәрне ашатучылар! Бу язмабыз да шушы айда җитмеш яшен тутырып килүче, 55 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, халыкара «Агрорусь» күргәзмәсенең алтын медале һәм башка бик күп бүләкләр иясе, Тукай районы фермерлары ассоциациясе һәм крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Исмәгыйль улы Миңнеханов турында булыр.
 

Үз илемдә ямьле миңа

Бәрәңге бакчасы да, –


дип җырларда җырланса да, авылда туып үскән кеше бәрәңге игүнең ни икәнен яхшы белә. Көтеп алган яз-җәй-көзләреңнең һәр мизгелен үзенә багышлауны таләп итә шул ул. «Кол кебек эшләсәң, хан кебек ашарсың», – дип әйткән, ди, имеш, бәрәңге... Кол кебек бил бөгүдән, иксез-чиксез таралган бакчалардан куркып, күпчелек халык авылдан качып китмәде микән әле?.. Әйе, әйе, без дә качтык... Бәлки, безгә Аллаһы йөкләгән вазифа да бүтәнрәк булгандыр. Шулай дип юаныч табыйк.
Ә менә янәшәбездә бүгенге заманны да йөгәнләрдәй көчле җир кешеләре яши икән бит. Эштән курыкмыйлар, эш аларның үзләреннән курка. Һәм кешеләр аларга гаҗәпләнү катыш өмет белән карый. Мин дә шулай. Хәер, мин генәме? Хәтта президентлар да. 2000 елның 12 февраль аенда була бу хәл. Ул чакта Минталип Миңнеханов Америка Кушма Штатларының Көньяк Каролина штатында, Оранджберг шәһәрендәге Клемсон исемендәге университетта белем күтәрү курсларында укый. Президентлыкка кандидат буларак, кече Джордж Буш та монда үзенең сайлаучылары белән очрашуга килә. Шунда булачак президент Татарстанның «Аскар» бәрәңге игү ассоциациясе генераль директоры Минталип Исмәгыйль улы белән кул биреп күрешә дә: «Россиядә агроҗитештерү тармагында шәхси эшмәкәрлек мәсьәләсе ничегрәк тора соң? – дип кызыксына. – Россия һәм Америка эшмәкәрләре арасында үзара хезмәттәшлекне җайга салу мөмкинлеге бармы?» Әлбәттә, ул чакта Минталип Миңнеханов бу өлкәдә эшнең бик әкренлек белән баруы хакында сөйли. Кешегә җиргә хуҗа булу сәләте салынган икән, моңа һич тә каршы килергә кирәкми, ә киресенчә, озак вакытка кредитлар биреп ярдәм итсәләр, файда күбрәк булыр иде, ди. Җитештергәнне урнаштыру мөмкинлеге яки дәүләт заказы булуы бер дә зыян итмәс иде, ди. Кулында кирәкле техникасы, эш башларга акчасы бар икән, крестьян һичшиксез җиргә берегәчәк, авылдан китмәячәк ул.
Ул чакта Америка президентлыгына кандидат Буш белән Россия эшмәкәре Миңнехановның фотосурәте төрле илләрнең газета-журналларында дөнья күрә. Әлбәттә, Минталипны белгән кешеләр аның бу уй-хыялларына ышанмыйчарак, мыек астыннан гына елмаялар, иксез-чиксез фантазиягә ия зат дип кенә карыйлар, чөнки күбесе инде авылны ташлап, шәһәрдә эшләп йөри. Минталип исә, киресенчә, Чаллыда корган тормышын ташлап, авылга кайта. Ышанырлык хәлме?!
Минталип Миңнеханов 1950 елда хәзерге Нурлат районының Кәкре Атау авылында туа. Балачагы эш белән үтә: сыер-сарык астын чистарта, җәйләрен печән чаба, ат җигеп аны өйгә алып кайта, себерке бәйли, көймәдә, Чирмешән елгасы аша авылдашларын урман ягына җиләк җыярга чыгара, 4-5 чакрым җәяүләп, әтисенә кырга ашарга илтә. Соңрак абыйсының тракторында прицепщик, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Минталип авылның сулышын тоеп яши. Төзүче-инженер булырга хыяллана. Әмма язмышы аны үз юлына төшерә: сигезенче сыйныфны тәмамлаган үсмер малай Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Өстендә – фуфайка, аякта – кирза итекләр. Җитмәсә, кунар җире дә юк, берничә төнне автовокзал каршындагы эскәмияләрдә уздырырга туры килә. Өши, курка да, күзенә яшьләр эленә. Шәһәр белән беренче очрашу аңарда каршылыклы хисләр уята. Барыбер дә унбишләп сыйныфташы арасыннан ул берүзе сынауларны җиңеп чыга, техникум студенты була. Ә 1971 елда дипломын бик яхшы билгеләренә яклап, Муса Җәлил исемендәге туган колхозына эшкә кайта. Шулай да егетне югары белем алу хыялы ташламый. Авылына кайтып, өч ел эшләгәч, ул монысын да тормышка ашыра: Куйбышев ( хәзерге Самара) авыл хуҗалыгы институтына барып керә. Бу вакытта инде ул өйләнгән, гаилә башлыгы, Рәмзиясе дә шул ук авылдан, укытучы, инде балалары туган, Усть-Кинель посёлогындагы тулай торакта яшиләр. Әлбәттә, дүрт җанлык гаиләгә бер стипендиягә карап утыру һич мөмкин түгел. Минталип бу хәлдән чыгу юлын да тиз таба: тулай торак янәшәсенә сарай төзеп куя да сату өчен бозаулар асрый башлый. Вуз җитәкчелеге сәер студентны тиз күреп ала: аны авыл хуҗалыгы институтының автогараж мөдире итеп билгелиләр. Аннан баш энергетик, ахырдан югары уку йортының уку-тәҗрибәләр үткәрү хуҗалыгы идарәчесе итеп күчерәләр. Бу хуҗалык СССР системасында иң яхшылардан санала: аның карамагында унбиш мең гектар җир, өч меңләп эре терлек һ.б. исәпләнә. Эше уңышлы бара Минталипның. Җитәкчелек тә аны райкомга күчерергә җыенып тора. Тик ир-егет Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә райком җитәкчесенә эч серен ача: «Туган ягыма – Татарстаныма кайтасым килә, янәшәбездә бер-ике татар гаиләсе булса да, монда тамыр җәю хакында уйлап карарга булыр иде әле. Туган телемдә сөйләшәсем, үзебезнең җырларны җырлыйсым килә минем», – ди. Тирән итеп көрсенәләр, тик теләгенә каршы килмиләр, Татарстанга юллама бирәләр.
Татарстанга кайткач, 1983 елдан Тукай бройлер фабрикасында баш инженер булып эшли, 1995 елда ул бәрәңге җитештерү буенча ассоциация төзү уе белән яна. Азык- төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты хуплавы нигезендә, «Аскар» исемле ассоциация оешып та куя. Аңа ун районнан 34 хуҗалык, «Нива Татарстана» ФПОсы, яшелчә киптерү заводлары, «Техносервис» компаниясе керә. Миңнехановка җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче яңа структура белән җитәкчелек итү генә түгел, яңа технологияләр һәм техника ярдәмендә яңа сорт бәрәңгеләр үстерү эше дә йөкләнә. Монда да кыенлыкларны җиңә-җиңә шактый тәҗрибә туплый. Һәм үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын төзү хакында уйлана. Ул яхшы белә: башланган эш юлда калмый. 2001 елда Минталип илле гектар җирне арендага алып, «Агропромхимсервис» крестьян-фермер хуҗалыгы итеп терки. Тукай районы фермерлары ассоциациясе җитәкчесе буларак, төп көчен ул шәхси хуҗалыгына һәм районда фермерлыкны үстерүгә юнәлтә. Моннан тыш әле «Алтын башак» авыл хуҗалыгы кредит кооперативы идарәсе рәисе дә булып тора, авыл халкын зур булмаган ссудалар белән тәэмин итә.
Әлбәттә, хөкүмәт ярдәменнән башка авыл хуҗалыгы яши алмас иде. Һәр илдә шулай бу. Чит илләргә чыккач, моны Минталип Исмәгыйль улы үз күзләре белән күреп кайта. Кайбер илләрдә бер гектар җир сөрүгә 750 доллар акча бүленсә, бездә ул 200-515 сумнан артмый. Бу, дөресен әйткәндә, соляркага да җитми. Барыбер дә хәзер ярдәмле яңа программалар тормышка ашырылып тора икән. «Җир кешесе тәгаен белергә тиеш: мине бүген хөкүмәт ташламый, иртәгә дә ташламаячак, дип яшәргә тиеш ул», – ди фермер.
Эшне акыл белән башла, зиһен белән тәмам ит, дигәндәй, әле бит үстергән белән генә түгел, аны урнаштырасы да бар. Ә Миңнехановлар үстергән бәрәңгене Чаллы каласы көтеп кенә тора: мәктәпләр, балалар бакчалары, базарлар. Мактыйлар, тәмен, эре булуын яраталар. Инде бәрәңге генә түгел, иген үстерү белән дә шөгыльләнә башлаганнар алар. Үзләре җитештергән продукцияне Казакъстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан кебек якындагы чит илләргә дә чыгаралар икән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та мондый киң колачлы эшчәнлекне хуплый. Артып калган ризыкның исраф булмавы ике як өчен дә әйбәт ләса.
Шунысы да мәгълүм булсын: 2019 елда фермер бөртекле культураларның гектарыннан – 44, бәрәңгедән – 440, кишердән – 650, чөгендердән 600 центнер уңыш җыеп ала. Тукай районы бөртекле культуралар игү буенча беренче урынга чыга.
Дөрес, кыенлыклар да юк түгел. «Авыл хуҗалыгы техникасына, ашламаларга, төзелеш материалларына бәяләр көннән-көн артып кына тора, ә без игенне дә, бәрәңгене дә һаман шул бер бәядән сатабыз, – ди Минталип Исмәгыйль улы. – Үзебезгә зыянга эшләгән чорда да халыкны ризыксыз калдырмаска тырышабыз, өстебезгә алган йөкләмәне намус белән үтибез». Алтын – утта, адәм эштә сыналыр, ди шул халык.
Әле бәрәңгене кибетләргә, сату нокталарына тапшыруның да үз шартлары бар икән. Элек 35 мм лы бәрәңгеләр стандарт булып саналса, хәзер 50 мм лыларны гына алалар. «Югыйсә вак та түгел инде ул, иң мөһиме – үзебездә үскән, читтән килгәнгә караганда тәмлерәк тә, күпкә сыйфатлырак та, – ди фермер. – Ә аларны без арзан бәядән сатарга да риза инде».
Сайланабыз... Ул чакта берәү дә җир кешесенең хезмәте турында уйламый шул. Бәрәңге дә, икмәк тә кибет киштәләрендә үсеп чыккан кебек тоела. Минталип Исмәгыйль улы үзе дә:
– Крестьян хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Ә бит аны бәяләр вакыт җитте. Ул чагында яшьләр дә авылдан читкә каермаслар, үзләрен туендырган җир белән горурланып яшәрләр иде, – ди.
Ә аның үз гаиләсе һәрберебезгә үрнәк булырлык: өч буын җиргә береккән. Хатыны Рәмзия механизаторларга аш-су әзерли, уллары Рамис та – фермер хуҗалыгы җитәкчесе, кызлары Лилия исә – бухгалтер һәм хокук белгече, оныклары Айдар һәм Әдилә – әби-бабаларының булышчылары. Кыскасы, һәммәсе җир кешеләре. Артыңнан эре-эре атлап баручы дәвамыңны күрүдән дә олырак бәхет бармы җир өстендә? Нәселне, туган халкыңның тел-моңын, башланган эшне дәвам итүчеләр... Җирне яратучылар. Үзен яратканны җир дә ярата: муллык белән бүләкли. Аллаһ бу көзләрне дә уңышлы, елларыбызны хәерле итсен! Бу – җир кешесенең, игенченең иң зур теләге. Без дә кушылыйк аңа.