Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әти нәсыйхәтен үтәп яшәдем

Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флотының сәяси идарәсендә пропагандистларның үзәк политсовет курсларын тәмамлаган, отставкага киткәч тә, күп еллар Тукай районы хәрби комиссариатында эшләгән, Чаллы, Казан мәктәпләрендә ОБЖ, хезмәт дәресләрен укыткан тыл ветераны Александр дәдәй бүген дә сафта: 28 ел хәрби, 29 ел укытучы булган 91 яшьлек бабай Казанның Идел буе районы мәктәбе укучыларында һәм Автотранспорт техникумы студентларында хәрби-патриотик хисләр тәрбияләүдә, аларны хәрби хезмәткә әзерләүдә әле дә актив катнаша.
Александр Кузнецов 1929 елның 31 октябрендә Зәй районының Түбән Биш авылында Алексей Иванович белән Марина Ивановна гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. «Әти-әнием икесе дә 1903 елгы, чиркәү-мәхәллә мәктәбен тәмамлаган крестьяннар. Әти сугышка кадәр балта остасы да, тимерче дә булып эшләде. Көчле, хезмәт сөючән кеше иде, башкаларга бер «трудодень» язылганда, аңа бер ярымнан башлап, ике ярымга кадәр эш көне язганнар. Уңыш җыю вакытында иртәнге алтыдан төшкә кадәр, аннары атларны алыштырып, кояш баеганчы, лобогрейкада (уру жайланмасы) эшләгән чаклары да күп була. Әни дә бригадир куйган планны һәрвакыт арттырып үти – көненә 20-22 сутый ашлык ура. Авылыбызның җитмеш процент халкы керәшен, калган утызы мөселман татарларыннан гыйбарәт, шуңа урамның бер очында чиркәү торса, икенче очында мәчет урнашкан. Октябрь инкыйлабыннан соң чиркәүне башта клубка, ә 1940 елдан колхоз складына әйләндерделәр, мәчетне бөтенләй сүтеп ташладылар, руханиларын сөргенгә озаттылар», – дип искә ала Александр дәдәй үз туган авылының фаҗигале тарихын.
«1941 елның 23 июне көнне иртәнге чәй табынында әни сугыш башлануы хакындагы хәбәрне әйтте. Бу хакта авылда инде кичтән үк белгәннәр. Авыл советы буенча дежур клуб каршындагы мәйданда ял иткән яшьләргә район хәрби комиссариатыннан шалтыратып, дүрт никрут кирәклеген хәбәр иткән. Әти бу хәбәрдән сүзсез калды, әбием Анна шыпырт кына елады. Миңа исә ун чакрым ераклыкта урнашкан унике гаиләле кечкенә авыл хуҗалыгына барып, Матрёна әбиемә дә сугыш башлануы хакындагы хәвефле хәбәрне ирештерү бурычы йөкләнде. Ул чакта әле авыл белән телефон элемтәсе дә юк иде. Шуннан һәр бирмеш көнне ирләр фронтка китә торды. Өлкәннәр игенне ничек җыеп бетерергә, ничек мал-туарга ризык, кышлыкка утын җитештерергә дип, хафага төште. Фронтка китүчеләрнең 80 проценты әлегәчә хәрби хезмәттә булмаган, кулына корал тотмаган, русча бер авыз сүз дә белмәгән җиде сыйныф белемле егетләр иде. Шул елның 26 августында әтине дә сугышка алдылар. Без аны Чаллы пристанена озата бардык. Пароходка утырганда, ул абыем белән миңа «Тартмагыз, эчмәгез, карта уйнамагыз, әниегез белән әбиегезне тыңлагыз! Гыйлемле кешеләр һәрвакыт кирәк, әйбәт укырга тырышыгыз! Мин башкарган эшләр хәзер сезнең җилкәгә күчәчәк!» – дип, үгет-нәсихәтләрен биреп хушлашты. Аларны Суслонгер станциясендәге лагерьда әзерләп, Мәскәүне сакларга җибәргәннәр. Әтинең соңгы хаты шул елның ноябрендә килде. Шуннан хәбәрсез югалды. 1944 елны бертуган абыем Максимны да фронтка озаттык. Ул 1951 елга кадәр Хәрби Һава көчләрендә хезмәт итеп, колхозга, әни янына кайтып төпләнде.
Әтине фронтка озаткач, әнине яшелчә үстерү буенча бригадир итеп билгеләделәр. Миңа кырдан складка яшелчә ташу эше йөкләнде. Көз җиткәч, 5 нче сыйныфка укырга кердем. Ул чакта авыл мәктәбендә биш параллель бишенче сыйныф бар иде. Чөнки күрше авылларның дүртесендә дүртенче сыйныфка кадәр генә белем бирәләр. Көндез укыйбыз, төштән соң күрше малае Коля Тимофеев белән яшелчә ташыйбыз. Безгә ярты «трудодень» язалар. Шулай итеп, мин сугыш чорында колхозда ялның да, бәйрәмнең дә ни икәнен белмичә 14 ай эшләдем. Башлангыч мәктәпне барлыгы 124 укучы тәмамлаган булсак, җидееллык мәктәпне бетерү бәхетенә нибары 44ебез генә иреште», – дип искә ала Александр дәдәй колхоз эше белән аралашып барган мәктәп елларын.
Мәктәпне тәмамлаган елны җәй көне Александр дәдәй җигүле ат белән Мәскәүдән Куйбышевка (хәзерге Самара) эвакуацияләнгән нефть эзләүче геологларга булышып йөри. Аннан «Авылга укытучы булып кайтачакмын!» – дип, авыл советыннан белешмә алып, имтиханнарсыз гына Алабуга укытучылар институтына укырга керә һәм Җиңү бәйрәмен студент буларак каршылый. «Халыкның Алабугадагы немец хәрби тоткыннарының лагере янына барып, «Гитлер капут!» дип кычкыруын ишеткәч, әсирлектәге берничә немец офицеры акылдан язган, дип сөйләделәр. Әлеге лагерьда Сталинград камалышында тоткынга эләккән немец офицерлары күп иде», – дип искә ала Александр дәдәй. Соңрак ул югары белем алып, юллама белән Әлмәт районының Бишмунча авылына укытырга җибәрелә. Шунда аны армия сафларына алалар. Хәрби хезмәт юлын Советскта Тимер юл батальоны солдаты буларак башлый.
«Бөек Ватан сугышыннан соң чакырылучылар арасында без – сугыш чоры балалары, күбебез әтисез калучылар. Зур күпчелекне кышлаклардан килгән, русча бер авыз сүз дә белмәгән 3-4 сыйныф белемле үзбәкләр тәшкил итә. Бүлек командирлары һәм югарырак дәрәҗәдәге офицерлар – барысы да тәҗрибәле, таләпчән, күкрәкләрендә орден-медальләре булган фронтовиклар. Аларның безгә мөнәсәбәте үз энекәшләренә карагандай булды, «бабайлык» дигән төшенчә ул чакта армиядә бөтенләй юк. Безнең батальон командиры сугыш барышында Неман елгасы аша өч күпер салу белән җитәкчелек иткән инженер – полковник Рылов иде», – ди Александр дәдәй.
Ант биргәч, ул Черняховск шәһәренә күчерелгән күпер төзелеше ротасында писарь булып эшли. Ә 1950 елның 1 октябреннән башлап, Алабуга шәһәрендә урнашкан Казан хәрби сәяси көллиятенең курсанты була һәм аны икенче разряд белән тәмамлый. Шунда укыганда, үзенең булачак хатыны – Кадрәк авылы кызы Галина Григорьевна белән дә таныша. 1952 елдан башлап, Мәскәүдә авторота командирының сәясәт буенча урынбасары булып эшли, соңрак хезмәтен Ярослав өлкәсе Ростов шәһәренең күпер төзелеше батальонында дәвам итә. Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флоты сәяси идарәсендә пропагандистларның үзәк политсовет курсларын тәмамлый. Ростовка киткәнче 26 яшьлек егет Галина Григорьевнаны туган авылына алып кайтып, туй ясый. 1955–1957 елларда Кустанай өлкәсендә «Железнодорожный» совхозында урып-җыю эшләрендә катнаша. Әлеге хезмәте өчен аны «Чирәм җирләрен үзләштергән өчен» медале белән бүләклиләр. Шуннан ул 20 ел дәвамында Төркестан һәм Урта Азия хәрби округларында, Ташкент янында һәм Кустанай өлкәсе хәрби комиссариатларында инженер батальоннарында хезмәт итә. Хәрби өйрәнүләр һәм командировкалар буенча аңа Кызылком, Караком, Памир таулары тарлавыкларында, Семипалатинск атом полигонында һәм башка җирләрдә булырга туры килә.
«Мин 1978 елда 28 ел һәм 7 ай хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсе белән Кустанай военкоматыннан запаска киттем. Башта гаиләм белән Чаллы шәһәренә күчендек. Әнине дә үз яныбызга алдык. Икенче елны безгә дүрт бүлмәле фатир бирделәр. Пенсиягә чыккач, эшләвемне Тукай районы хәрби комиссариатында бүлек мөдире ярдәмчесе һәм Чаллының 7нче мәктәбендә ОБЖ, хезмәт дәресләре укытучысы буларак дәвам иттем. Хатыным балалар бакчасында эшләде. Балалар үстерү һәм өй эшләре гомер буе аның җилкәсенә төште. Минем әле уку, әле командировкалар, тәүлек буе дежур торулар, кайвакыт өчәр ай, яртышар ел өйгә кайтып керә алмаган чакларым да була торган иде. Тормыш дәверендә хезмәт урыным үзгәрү сәбәпле, биш мәртәбә гаиләм белән күченеп китәргә туры килде. Фатирларда, коммуналь уңайлыклары булмаган йортларда да күп яшәлде. 1985 елда хатыным яман авырудан бакыйлыкка күчте. Улым Иван да хәрби, медицина хезмәте лейтенанты иде. 1987 елда ул да Самара юлында, су коенырга төшеп, батып үлде. Без 2001 елда Казанга күчендек. Шуннан бирле мин кызым Марина һәм оныгым Анастасия белән яшим. Биредә дә 84 яшемә кадәр башта 127 нче, аннан 95 нче мәктәптә ОБЖ һәм хезмәт дәресләрен укыттым. Кызымны да Таможня хезмәткәре буларак, хәрби дип әйтергә мөмкин. Мин гомерем буе әтинең үгет-нәсихәтен үтәргә тырышып яшәдем», – ди ветеран.