Татарлыкны саклап яши Мөслим
Мөслим ягы авыллары – борын-борыннан милләттәшләребез ватаны. Бүгенге көндә Мөслим районында яшәүче 23 меңгә якын кешенең 90 процентка якынын татарлар тәшкил итә. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан комплекслы фәнни экспедициянең өйрәнү объекты итеп, Мөслим районын сайлануы бу төбәкнең мәдәни байлыгына күзәтү ясауга инде шактый вакыт узган булуга бәйле. Институт галимнәре Мөслим якларына 1948 һәм 1949 елларда фольклор экспедицияләренә чыккан булганнар. Бу вакыйгалар узганга инде ике буын алышырлык вакыт үткән. Шул заманнардан алып, бирегә экспедицияләр объектив сәбәпләр аркасында оештырылмый торган, шуңа да XXI гасырда әлеге бушлыкны тулыландыру көн кадагындагы мәсьәлә булып тора.
Хәзерге вакытта Институтта татар телен, әдәбиятын, сәнгатен, халык иҗатын төрле яклап өйрәнү юнәлешендә эшләр киң колачлы яңа бер дулкын булып дәвам итә, шуларның берсе – соңгы ун елда интенсив оештырыла килә торган комплекслы фәнни экспедицияләр. Татарстанның татар авылларына, Россиянең милләттәшләребез яши торган төрле төбәкләренә һәм хәтта чит илләргә соңгы берничә елда уздырылган шушындый экспедицияләр барышында җыйналган мирасны һәм әлеге мирас турында галимнәр сүзен китап итеп чыгару традицион төс алды: «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясендә ике дистәгә якын саллы китап дөнья күрергә өлгерде. Комплекслы өйрәнгәндә, тел, әдәбият, фольклор, сәнгать юнәлешенең төбәк хәзинәсендә булган барлык төр байлыгы – буыннан-буынга тапшырыла килгән шигъри сүзе, бәйрәмнәре, йола-гадәтләре, ягъни фольклоры, милли сәнгатебез үрнәкләре, музыкасы, бәйләү-чигү осталыгы, йорт-каралты бизәкләре, кием-салымы, тел үзенчәлекләре, эпиграфик һәм археографик мирасы – һәрберсе барлана-туплана һәм җентекләп өйрәнелә. Мондый чараның төп нәтиҗәсе – халыкта булган матди яисә рухи хәзинәләрне күреп алып, аларны бөртекләп җыйнау, реконструкцияләү һәм халыкка кайтару.
Институт тарафыннан комплекслы фәнни экспедицияләр оештыру соңгы елларда дәүләт программалары аша тормышка ашырыла. Мөслимгә үткәрелгән экспедициянең, мәсәлән, «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы нигезендә уздырылуы бик мөһим. Галимнәрнең халык белән турыдан-туры аралашуы – фән үсешенең зур бер тармагын тәшкил итә торган юнәлеш. Шушындый аралашуны тәэмин итүгә дәүләт тарафыннан күрсәтелгән игътибар галимнәргә, һичшиксез, тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлекләр ача.
Мөслимгә 2017 елның җәендә оештырылган экспедиция Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының ул еллардагы гыйльми сәркатибе, филология фәннәре кандидаты, язучы Рөстәм Галиуллин җитәкчелегендә эшләде. Төркемдәге белгечләр арасында халыкның төбәк сөйләшен, тел-авыз иҗатын, декоратив-гамәли сәнгатен, халык һөнәрләрен, музыкасын өйрәнүчеләр, борынгы кул эшләнмәләре, кием-салым бизәлеше белән кызыксынучы, кабер ташъязмаларын укып тикшерүче, гарәп язулы китаплар һәм кулъязмаларны туплаучы белгечләр бар иде: сәфәргә фән докторлары телче-диалектолог Флёра Баязитова, фольклорчы Лилия Мөхәммәтҗанова, сәнгать белгече Рауза Солтанова, фән кандидатлары Людмила Шкляева, Геннадий Макаров, Зөфәр Мөхәммәтшин, фәнни хезмәткәрләр Венер Усманов һәм Алия Мөбәрәкшина, автобус йөртүчесе Рөстәм Гыйльфановлар чыкты. Һәркем үз юнәлеше буенча халык белән аралашты, материал туплады.
Халык иҗатын җыю – комплекслы экспедициянең мөһим өлешләреннән иң зурысы. Аның иксез-чиксез хәзинәсен танып белми торып, шушы халыкны беләм дип санау мөмкин түгелдер. Кешелек элек-электән өлкәннәрнең акыллы сүзләрен, төпле фикерләрен истә тотып яшәгән. Әүвәлгеләрнең тормыш тәҗрибәсе кешеләргә яшәү дәверендә төрле кыен юллардан чыга белү юлын күрсәткән. Бу як кешеләре фольклорны теркәп һәм теркәтеп калдыруга үзләре дә элек-электән зур өлеш керткәннәр. XX йөзнең 40нчы елларыннан алып, татар халык иҗатының кайсы гына жанры буенча нинди генә җыентык чыкса да, аларда Мөслим районы кешеләреннән язып алынган яисә аларда саклана торган язмалардан күчерелгән фольклор әсәрләрен, я булмаса алардан язып алынган вариантлар турында мәгълүматлар очратасың. Хәмит ага Ярми җитәкчелегендә Минзәлә, ул вакыттагы Калинин, Мөслим, Актаныш районнары авылларын иңләгән экспедициядә, мәсәлән, фольклорчы Халидә Гатина, Институт хезмәткәре Шәмсезәйнәп Максудова, КДУ студенты Н.Фаттахов катнашкан. Ул чорда Институтыбыз галимнәре бу яклардан шактый зур күләмле рухи хәзинә белән кайтканнар. Мөслим районы Ташлыяр авылында атаклы әкиятче Зариф Мөэминов (1893 – 1966), Әмәкәй авылында Шәфыйк Хөснуллиннан Х. Ярми үзе һәм Х.Гатина озын-озын әкиятләр язып алганнар. Югарыда телгә алынган (телгә алынмый калганнары да шактый), үткән гасырда бу яклардан туплап алып кайтылган материаллар барысы да бик пөхтәләп, Мирасханәгә – Институтның архив фондларына тапшырылганнар. Алай гына да түгел, ул чактагы экспедицияләрдә халыктан җыелган фольклор үрнәкләре бик күп җыентыкларга кертелгән, шул исәптән 1989 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган 12 томлык академик «Татар халык иҗаты» җыентыгы томнарында лаеклы урынын тапканнар.
Мөслим ягы бүгенге көндә нинди хәзинәләр саклый икән? Талантлы татар ул-кызларын күпләп биргән, элекке елларда галимнәр һәм язучыларга менә дигән фольклор истәлекләре тапшыра алган әңгәмәдәшләр яшәгән төбәккә барыр алдыннан ук өметем зурдан булып, кызыклы материалларны күп итеп табып алып кайтырга әзерләндем. Татарстанның көнчыгышына, Ык елгасы буена урнашкан Мөслим районы авыллары – татарлыкның нәкъ каймагы, шуңа да биредә авыз иҗаты үрнәкләренең күпләп табылачагына шигем булмады. Мөслим районыннан чыккан күренекле шәхесләрдән филология фәннәре докторлары профессор Марсель Хәернас улы Бакиров, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты академик Дания Фатих кызы Заһидуллина – шәхсән үзем якыннан аралашкан шәхесләр, аларның никадәр белемле, киң күңелле, бай рухлы асыл затлар булуы да, әле бу як халкын барып күргәнче үк, мөслимлеләр турында бик яхшы фикерләр тудыруга үз йогынтысын булдырмый калмагандыр, әлбәттә.
Чыннан да, экспедиция вакытында татар фольклор фондын баетырлык материаллар бик күп табылды. Мөслим районы авылларында аралашкан әңгәмәдәшләрем өметләремне тулысы белән аклады. Авылларда татар фольклоры – халкыбызның тутыкмас сүз сәнгате – ничек кенә яши әле! Бер атна вакыт эчендә Мөслимнең өч дистә авылында булдык. Информантлар арасында Төйгелдедән Рәфкать ага Кәримов кебек менә дигән әкият сөйләүче, тарихи җыр сүзләрен әйтеп бирүче кешеләргә кадәр очрады, ә бу инде – бүгенге заманда фольклорчы өчен әйтеп бетергесез зур табыш. Милләтебезне милләт иткән вәкилләр – татар телле чып-чын татарлар шушында бит дигән фикерем тагын да ныгыды Мөслим авылларында йөргәндә.
Жанрлар ягыннан карасак, халыкта әле халык җырларының үзенчәлекле вариантлары, дини эчтәлектәге хушавазлар, бәет, мөнәҗәтләр, тарихи һәм топонимик, шулай ук мифик риваятьләр, сөйләкләр, мәзәкләр, милли уеннар, ышану, миф, им-том үрнәкләре, тыюлар, юраулар, йола бәйрәмнәре, никах һәм туй мәҗлесен үткәрү тәртипләре, мавыктыргыч текстка ия кыска әкиятләр, халык медицинасы, һөнәрләре турында хикәятләр кебек бүгенге заманда чын рухи җәүһәрләр дип бәяләнә торган милли-мәдәни хәзинәләр бихисап. Шунысы әһәмиятле: боларның күбесе – бүгенге көндә дә телдә актив яши торган үрнәкләр, алар халкыбызның яшәеш картинасын күзаллауда билгеле бер роль башкаралар. Мөслимдә яшәүче милләттәшләр авызыннан язып алынган һәрбер фольклор үрнәге – туган телгә куркыныч янаган бүгенге четерекле чорда милли-мәдәни үзбилгеләнүебез җәһәтеннән бик кыйммәтле материал. Әлеге фольклор үрнәкләре теле, фикерләү юнәлеше, борынгылык элементларын чагылдырулары белән миллилекне саклыйлар, ерак һәм якын тарихны торгызалар, шул ук вакытта халкыбызның бүгенге сулышы да чагыла аларда. Бу фольклор материалларының һәркайсы «Кем мин, татар булмагач, әлбәттә, татар мин, тамырларым да – татар!» – дип кычкырып тора һәм милли йөзебезне кайтару юнәлешендә эш башларлык нигез ролен үтиләр.
Экспедиция барышында Мөслим авылларында үзем аралашкан информантлардан тупланган фольклор материалыннан кайберләрен укучыларга тәкъдим итәбез.
ВӘРӘШБАШ
Вәрәшбаш исеменең килеп чыгышы (топонимик риваять)
«Вар» – ныгытма, «ош» – елга. Удмурт сүзе. Элек монда удмуртлар яшәгән. Вәрәш елгасының башы бу авылдан, авыл исеме шуннан.
Низамиева Тәзкирә Газетдин кызы, 1943 елгы.
Тыюлар (халык педагогикасы, тыю жанры)
Җир суалчанын икегә өзсәң, тормышың урталай бүленер.
Көйгән ипи ашасаң, бүредән курыкмассың.
Кырмысканы үтермә, әниеңнең күкрәге шешәр.
Баканы үтерсәң, әниеңнең күкрәге шешәр.
Үзеңнән түбәнгә (кечкенәләргә) сукма, кулың корыр.
Кеше эзенә бассаң, әниең үләр.
Иягеңә таянма, әниең үләр.
Капкадан чыкканда, сул аягың белән атлап чыксаң, эшең уңмас.
Орчыкны матур урасаң, киявең матур була.
Кабаның артына карап утырсаң, бианаң каба төбе белән кыйный.
Алъяпкычыңның тискәре ягын бәйләсәң, кешегә тискәре күренерсең.
Зиратка бармагың белән төртергә ярамый, бармагың шешә.
Сишәмбе көнне кер юарга ярамый, кайгы теләү була.
Җомга турында эш эшләргә ярамый, эшең ут булып янар.
Туган көнеңдә зур эш башларга ярамый , кайгы килер.
Аягыңны селкеп утырма, шайтан килер.
Бисмилласыз ашый башласаң, ризыгыңны шайтан ашап торыр.
Аягыңны озак киенсәң, ярлы булырсың.
Башта уң аягыңны киен, көне буе эшең уң булыр.
Иләк аша карасаң, киявең кылый булыр.
Каршыңа буш чиләкле кеше очраса, юлың уңмас.
Ишекне бисмилла әйтеп яп, җен кермәс.
Кәлтә койрыгын өзсәң, башың кайгыга батар.
Ут белән уйнасаң, төнлә «балык тотарсың».
Күп сөйләшмә, телеңә тилчә чыгар.
Майны күп ашасаң, күзең сукыр булыр.
Сыныгыңны ашап бетер, бәхетең шул сыныкта калыр.
Аяк өсте ашама, хәерче булырсың.
Бәрәңге тукмагын ялама, киявеңнең башы таз булыр.
Зират әйберенә тимә, мәетләр ачуланыр.
Башка диндәге кешегә кияүгә чыкма, җәһәннәмгә олагырсың.
Җиргә төкермә, авыз кырың чабырыр.
Ачык урынга олы йомышыңны үтәмә, кояшны рәнҗетерсең.
Олылар сөйләгәндә катышма, телең үсеп, авызыңа сыймый башлар.
Күзеңне акайтма, акылың чыгып качар.
Ашаганда, өстәлгә таянма, бөкре калырсың.
Ипи валчыгын койма, хәерче булырсың.
Тәрәз төбенә ризык куйма, агуга әйләнер.
Эшләргә иренмә, оятсыз булып үсәрсең.
Көянтәне атлап чыкма, кыярак (төер, биз) чыгар.
ИСКЕ ВӘРӘШ
Как кою җиңел эшме? (Халык һөнәрләре)
Как кою – әнкәемнән калган һөнәр. Алма кагы, кура җиләге кушылган алма кагы, бөрлегән, кара миләш, кызыл миләш, алма белән кара миләш, җиләк белән слива, балан белән алма, җиләк белән алма каклары – ниндиен телисез? Как кою – четерекле эш, әмма нәтиҗәсе бик тәмле һәм файдалы.
Баһаува Бәһиҗә Сәрвәретдин кызы, 1940 елгы.
КАТМЫШ
Колхоз түгәрәге (уен)
Яшьләр клубта култыклашып әйләнә торган иде. Колхоз түгәрәге ди идек шуны. Җырлап әйләнә идек:
– Байкал күле, Байкал күле,
Байкал күле балыклы,
Рәхмәт яусын Ысталинга,
Бәхетле итте халыкны. – Шулай дип җырлый торган идек. Бәхетсез дә түгел идек, рәхәт чаклар иде.
Уен түгәрәгенә бер кешене чыгаралар. Аңа атап, җыр җырлана:
– Ысталин зур урында,
Ысталин зур урында,
Рапорт бирергә килмәдем
Сөюләрем турында.
Тагын болай да җырлый идек:
– Әй, минем кырчы дустым,
Арышлар ару уңсын,
Көрәеп үссен бодайлар,
Солылар сылу торсын.
Фаттахова Рәзифә Хантимер кызы, 1935 елгы.
Тула басу (йола)
Туланы язгы һәм көзге сарык җоннарын аралаштырып басалар. Мөслим базарында җон җыеп, шуннан басалар иде. Тула оекны байлар гына кия иде.
Фаттахова Рәзифә Хантимер кызы, 1935 елгы.
МӘЛЛӘТАМАК
Мәлләтамак (топонимик риваять)
Мәллә – елга. Ул Ыкка коя. Төшкән урыны тамак дип атала. Шул тамакка урнашканга, авылның исеме – Мәлләтамак. Мәлләтамак элек Тамьян тавы янында булган. Су баскач, хәзерге урынга күчергәннәр. Мәллә нәрсәне аңлата – белмим. Шушында беренче килеп утырган кешенең исеме түгел микән.
Әхмәтшин Игорь Акмал улы, 1939 елгы.
Типтәр, башкорт, казанлы
Типтәр, башкорт, казаннар (казан татары) – шушы өч төркемне аера торган булганнар бу тирәдә. Башкортча монда беркем сүләми, татарлашканнармы, белмим, шушылай татарча сүләшәбез. Типтәр дигәннәре шушында элек-электән яшәгән татарлар инде. Казанлысы – Казаннан күчеп килгән татарлар. Хәзер бер инде барысы да.
Әхмәтшин Игорь Акмал улы, 1939 елгы.
Лапас иясе (мифологик хикәят)
Атны үреп куя матур итеп. Хатын-кыз чәче бармы матур итеп үрелгән? Әнә шундый матур итеп үрә. Үзе күзгә күренми ул.
Нуретдинов Кәймән Гыйлемнур улы, 1959 елгы.
ТУГАШ
Сандык сату (йола фольклоры)
Туй көнне кияү ягыннан киленне алырга киләләр. Шунда кыз ягы егет ягына бирнә сандыгын сата.
– Бирнә сатам.
– Бирнәсе күпме тора соң?
Кызның ата-анасы, туганнары – бу йортта кем бар, һәммәсе бу көнне туйга китәсен яхшы белә инде барысы да. Шуңа сандык сатучы иң элек күчтәнәчне өй саклап калучы өчен сорый. Шуннан соң да сандыкны тиз генә бирми.
– Кызның сыеры кала – аңа бер капчык фураж, тавыклары кала – бер чиләк бодай, өйне саклап эт тә монда кала – аңа итле сөяк, песие кала – аңа каймак.
Егет ягы бу таләпләрне тыңлый, кемдер каушап кала, кемдер тапкыр җавап бирә. Кияү җор булса, әйтә:
– Кыз белән бергә барысын алып китәм, барысын ризыклы итәм, – ди, хәлле булуын күрсәтә үзенең. Кызның бирнә сандыгын бүген дә шулай саталар.
Мәхүбрахманова Флера Рифкать кызы, 1970 елгы.
ЮГАРЫ ТАБЫН
Югары Табын (тарихи-топонимик риваять)
Монда унсигезенче гасыр башында ишан нәселеннән булган бер кеше үзенең алты улы белән Урал якларыннан килеп төпләнә. Шушы тирәләргә алты улы алты җиргә табын-табын урнашалар, алты җиргә алты табын ясыйлар. Шуның бер улы Түбән Табынны, икенчесе Югары Табынны кора, Бу авыллар үсеп китә. Авыл исеме шуннан. Хәзер 126 хуҗалыклы авыл, 265 кеше яши.
Вәлиев Хафиз Хәертдин улы, 1945 елгы.
ТҮБӘН ТАБЫН
Лапас иясе (мифологик хикәят)
Атлы эштә эшләдем. Тычканның ат ялын үргәнен күргәнем булды. Лапас иясе ие ул. Ул төрле сурәткә кереп күренә бит кеше күзенә. Матур итеп үргән ат ялын. Ут яндырып кергәч, качып өлгерә алмады.
Кадыйров Дамир Шамил улы, 1947 елгы.
ОЛЫ ЧАКМАК
Ишан Габдулла (риваять)
Атаклы ишан яшәгән монда. Габдулла ишан дигәннәр. Баласы булмаган. Зират уртасында бер метр биеклектәге таш белән әйләндереп алынган каберлек бар, ишанның нәселе шунда күмелгән. Ишан үзе революциядән соң үлгән картаеп. Олы Чакмакка беркайчан да давыл килми. Ишаннарның изге каберлеге булганга килми, диләр.
Мәдрәсәдә русча, татарча, химия – бөтен фәннәрне укыткан. Оренбурдан, Казакълардан килеп укыганнар анда. Бөтен әйберне алдан белә торган булган, шулхәтле дини булган. Шулхәтле белгән. Гәүдәгә бәләкәй генә булган. Яңгыр явасын да, корылык буласын да алдан әйтә торган булган.
Бер вакыт мәдрәсәгә бер урыс килгән, тикшерүче. Шуның янында Габдулла ишан бер кружка су соратып алган, авызына су алган да, суны өреп җибәргән сибеп.
– Нишләп алай итәсең?
– Пожар бит, – ди икән ишан, – сүндерәм.
Ул әйткән җиргә барып карасалар, ишан әйткәнчә, ут чыккан булган ди тегендә. Ишанның су бөркүе урынына әллә каян гына бер болыт килеп чыккан да, утны сүндереп киткән ,ди.
Гыйльманова Фәридә Гыйзетдин кызы, 1927 елгы.
ШУГАНКА
Кыз урлап өйләнү (йола)
Кыз урлау бар иде элек. Ошатсаң, өйләнәм, дисәң, синең теләккә каршы хәлләр чыгып торса, тотасың да урлыйсың. Ат җигеп әзерләнеп киләсең, уңайлы вакытта күтәреп китәсең, чанага саласың да алып кайтасың. Бер кайткач, ычкына алмый инде, яшәп кала. Муллага әйтеп куелган була, никах укытасың.
Хафизов Сабирҗан Хафиз улы, 1940 елгы.
БАЛАНЛЫ
Әлләрәлем Зәлилә (моңсу истәлек)
Сугыш чорында ачлык иде. Урманга чыга идек. Күке башы дигәнне, аннан кукы, сарана дигәнне ашый идек. Сарана нарат күркәсе зурлыгында сары төстә була, ашый торган өлеше – җир астында. Казып аласың да ашыйсың телем-телем. Юа бар иде. Кычыткан ашый идек. Балтырган, шома көпшә – болары да ашарга ярый. Кәлҗемәләр беткәч, шушыларны ашый идек. Кәлҗемә – бәрәңгене казып алганда качып калган, җирдә кыш чыккан бәрәңге.
Алга дибез, алга дибез,
Алга таба барабыз,
Алга барырга кушкан бит
Безгә Ленин бабабыз.
Әлләрәлем Зәлилә,
Гөлләрәлем Зәлилә,
Зәңгәр чиләкләрен асып,
Суга бара Җәмилә.
Имамов Илисәй Имам улы, 1932 елгы.
Туфан суы (мифологик хикәят)
Туфан суы калкасы икән. Бөтен дөньяны каплыйсы. Бөтен нәрсә су эчендә калачак. Шулай дип сөйлиләр иде дә, кайчан калкыр туфан суы дип йөргән чаклар бар иде бала вакытта.
Имамов Илисәй Имам улы, 1932 елгы.
ТӨЙГЕЛДЕ
Алганда белеп ал! (канатлы гыйбарә)
Хайван алсаң, үз авылыңнан алма – кайтмыйча интектерәчәк, өйләнәм дисәң, үз авылыңнан кыз алма – кайтып китеп интектерәчәк.
Кәримов Рәфкать Сәгыйть улы, 1930 елгы.
Кыз сайлаган (әкият)
Элек заманда була инде бу. Солдат хезмәтеннән кайта Мөхәммәтдин исемле бер егет. Өйләнергә тели. Элек димләү булган бит инде. Анасы сөйләшеп, Хуҗаҗан дигән байның Бибимәрҗән исемле кызын димләгәннәр моңа. Сарык көтүе, сыер көтүе, өч хезмәтчеләре бар дигәннәр егеткә, кызыктырганнар инде.
Бер дә күрми генә никах укытып куясы килмәгән Мөхәммәтдиннең, сакал-мыек ябыштырып китә бу Шашарлыга, Хуҗаҗан байга, кызны белешергә. Бер очтан сынап кайтмакчы була кызны. Хезмәттән яңа кайткан яшь егет бит инде Мөхәммәтдин, хәерче карт булып киенә танымаслык итеп. Атын басу капкасы төбендә калдыра каравылчыларга акча биреп, сакларга куша инде үзе әйләнеп килгәнче.
Хуҗаҗан ихатасына барып керә бу, алъяпкычы җилфердәмәсен дип алдына ташлар салган. Бибимәрҗән дә шунда йөри икән, сарыкларга ипи кисәкләре каптыра, ди, алъяпкычының алдыннан алып.
– Исәнмесез! – дип барып кергән егет.
– Исән булмасак, доктор түгелсең бит? – дип каршы алган моны Бибимәрҗән.
– Бибимәрҗән, Хуҗаҗан бай өйдәме?
– Карале, каян беләсең соң син исемемне? – ди икән кыз.
– Ник әнә бит һавада язылган, – дигән Мөхәммәтдин. Кем икәнен чамалап алган инде бу кызның шунда ук.
Теге шаккатып, һавага карап торган да:
– Мин бит укый-яза белмим, – ди икән.
– Йә, Бибимәрҗән, әйт әле, кырык сарык, кырык сарыкка ничә койрык? – ди икән егет, сыный моны.
– Ай алла, кем санаган аны? Белмим. Тау хәтледер инде. – дигән Бибимәрҗән.
– Тинтәк икән бу настоящий, – дип уйлаган инде Мөхәммәтдин, аңлаган моның тинтәк икәнен.
– Сарык койрыклары белән нишлисең? – дип сорап торган кызга:
– Күн эшлим, – дип җаваплаган да борылып чыгып киткән, ачуы килеп. Бибимәрҗән алъяпкыч алдыннан сарыкларга дигән ипи кисәкләрен моның артыннан атып калган, хәерче дип белеп.
– Әти кирәгеңне бирер әле менә, бай кызы мин! – дип калган Бибимәрҗән.
Мөхәммәтдин боларның капкаларыннан чыккан да ябыштырып килгән сакал-мыекларын кубарып аткан, басу капкасы янында калдырган аты янына чапкан тизрәк. Тегене танымаганнар.
– Тимә, ник кеше атына тиясең? Кая барасың? – диләр икән моңа.
– Атымны алам, – ди икән.
– Синеке түгел ат, сакаллы-мыеклы картныкы, тимә атка, – дип, атын бирмәгәннәр моның. Теге кабат Хуҗаҗаннар капка төбенә кайтып, ташлап калдырган сакал-мыекларын кире ябыштырып килгән болар янына, шуннан соң атын биргәннәр.
Мөхәммәтдин Бибимәрҗәнне алмаган. Сынауны үтмәде бит, тинтәк булып чыкты бай кызы. «Байлык зурлык түгел, юклык хурлык түгел», – дигән ди Мөхәммәтдин, үз авылыннан бер ялгыз әбинең бик акыллы кызына өйләнеп, әйбәт кенә яшәгәннәр. Шул.
Кәримов Рәфкать Сәгыйть улы, 1930 елгы.
Япон әсире җыры (тарихи җыр)
Бабай 1869 елгы булган. 1921 елда үлгән. 1903 елда Рус-япон сугышында катнашкан. Бабай японарга плен төшкән. Русия белән Япония арасында хатлар йөргән. Бабай исән кайткан. Әле I Бөтендөнья сугышында да катнашкан. Бабай әбигә, әби миңа сөйләде моны, бабай болай дип язган:
Япон халкы вак халык,
Вак булса да үткеннәр.
Еглый-еглый зарый кылып,
Үтә безнең яшь көннәр.
Сәлам әйтеп җибәрәбез
Очып киткән бер казга,
Урыс белән татарларны
Тутыралар бер базга.
Японнарның теле каты,
Аңлап булмый телләрен,
Көне-төне сезне уйлап,
Үтә минем көннәрем.
Күзләре кысык булса да,
Бик ерактан күрәләр,
Аз гына гаебең булса,
Үтергәнче туный түрәләр.
Японнарда эшләр каты,
Иртүк торып ташлар ватабыз.
Ташлар ватып, японнарга
Без юллар салабыз.
Эшләтәләр дә японнар.
Өйгә кайтмаска өндиләр,
Туган илне сагынганны
Японнар бит белмиләр.
Японга юл салабыз, дип,
Каты ташлар ватабыз,
Илгә ничек кайтырга дип,
Башларыбызны да ватабыз.
Иртә торып тышка чыксаң,
Япон өсләре томан,
Шул томанның эчләрендә
Сез туганнар бар сыман.
Кәримов Рәфкать Сәгыйть улы, 1930 елгы.
«Кәгазь булгач, эх тә юк!» (мәзәк хәл)
Колхоз вакыты. Бер надан кешене конюх итеп куйганнар. Йомыш белән килүчеләрдән гел кәгазь сорый икән бу. Кәгазьсез кире бора икән бөтенесен. Шулай берәү ат сорап килгән моның янына. Кулында бригадир язып биргән кәгазе бар. Авылның колхоз эшенә катнашмый торган кешесе икән бу, бригадир моңа кәгазьне: «Бу кешеге ат бирмәскә!» – дип язып биргән булган. Тегесе шул кәгазен уку-язуны белмәгән конюхка китереп тоттырган, ат бирергә куштылар, менә рөхсәт язуы, ди икән.
– Кәгазь булгач, эх тә юк! – дигән конюх, тегеңә иң яхшы атны сайлап биреп җибәргән.
Габделхаков Радик Фатих улы, 1967 елгы.
МЕТРӘЙ
Әтәч башы кысылган (мичче кыйссасы, мәзәк хәл)
Мич чыгаручыны сыйлый торган булганнар бит инде. Сыйламасалар, мичче канәгать калмый. Ачуы килсә, мичнең морҗасын өеп бетергәндә, иң өскә пыяла куеп калдыра. Төтен юлын каплый торган итә үч итеп саран хуҗаларга. Мич әзер була. Мичче китә. Хуҗалар мичкә ягып җибәрәләр. Өй төтен белән тула. Мич суырмый. Астан карыйлар – яп-якты, бер нәрсә капламый, хуҗалар эшнең нәрсәдә икәнен һич белмиләр. Аптырагач, кабат миччене чакыралар. Әтәч суеп, сыйлыйлар миччене, типешлесен биреп бетерәләр моңа. Шуннан мичче морҗа өстеннән бер кирпеч ватыгы ташлый, куеп калдырылган пыяла ватыла, мәсьәлә шуның белән хәл ителә.
– Әтәч башы кысылган булган! – дип төшә мичче. Менә шулай, әтәч суеп сыйламый торып, мич суырмый. Читләтеп шулай әйтеп кую бар. Яңа мич тартмый торса, әйтәләр:
– Әтәч башы кысылганмы әллә? – диләр.
Бикташев Фәиз Габдрахим улы, 1965 елгы.
САЛАУЗ МУХАН
Салчылар авылы һәм җиде мәхәллә (тарихи-топонимик хикәят)
Монда нык калын карурман булган элек. Агач кискәннәр дә сал агызганнар. Салчылар яшәгән монда. Авылда җиде урам булган. Җиде урамның кайсы буйлап китсәң дә, юл мәчеткә алып килә икән. Берәү монда читтән килеп адашкан, төрле урамга кереп чыга икән, һаман мәчеткә китерә ди юлы. Бу әйткән:
– Җиде мәхәлләле авыл икән бу, – дигән.
Кашапова Рамилә Мисбах кызы, 1959 елгы.
ЯҢА УСЫ
Күчтәнәч чыгару җырлары
Ипекәй дә, җирән лә ай, атыгыз,
Аның берсен безләргә сатыгыз.
Бу кадәрле күп күчтәнәчне
Ничек тартып килде лә атыгыз.
Күк күгәрченнәренең сөтен саудым
Казан прәнниге ясарга.
Бик күп күчтәнәчләр китергәнсез
Кардәш-ыру белән ашарга.
Безнең атларыбыз бик бәләкәй,
Бәләкәй булса да калынча.
Безнең күчтәнәчләр зурлар түгел,
Кабул итегезче барынча.
Көмешләрме сезнең акчагыз,
Бакырлармы сезнең акчагыз.
Көмеш булса алып куярбыз,
Бакыр булса алып шуарбыз.
Усы буйларының тегермәне
Җалан гына бодай тартадыр.
Безнең атларыбыз шулай яхшы,
Ниләр салсаң шуны тартадыр.
Киемчеләр киемнәр ай кисәдер,
Кала микән аның почкагы.
Кулларыгызны талдырып сез тормагыз,
Әнә сезгә өстәлләр почмагы.
Митюшкина Елизавета Алексеевна, 1978 елгы; Григорьева Сөмбел Мөхәммәтхафиз кызы, 1977 елгы.
КАЕНСАЗ
Каенсаз авылы (топонимик хикәят)
1903 елда Иске Айманнан күчкән авыл бу. 60 семья килгән монда. Бер ел эчендә күчеп беткәннәр. Яртысы мари, яртысы – татар. Әхмәди нәселе килә татарлардан, Галим нәселе, башкалар тагын. Монда аннан алда да кешеләр яшәгән. Мазаркага зиярат кылырга барганнар. Кыпчак, бәҗәнәкләр, җәмәк, башкортлар яшәгән монда. Бу урында каенлык, сазлык булган. Шуңа Каенсаз дип атаганнар. Землемердан болынлык сораганнар безнекеләр җир бүлгәндә, теге әйткән:
– Бер тавык та бер савыт! – дигән. Безнекеләр бирмәгән. Шуңа сазлык тигән.
Шәйкәрамов мөнәвис Әхмәткәрам улы, 1938 елгы.
ТАТАР ШУРАНЫ
Нәүруз (йола фольклоры)
– Нәүрузга ярма җыябыз! Бәйрәм белән – дип килеп керәләр балалар.
Ярмалар, күкәйләр җыеп, клуб каршында пылау пешерәләр. Төрле уеннар үткәрәләр, җырлыйлар, бииләр. Нәүруз бәйрәме элек үткән ул, аннан туктап торган. Кабат үткәрелә башлавы 1995 елларга туры килә. Нәүруз – кыш белән язның очрашуы, язның җиңүе белән тәмамлана. Карачкы яндыралар. Авыл халкы җыела.
Гайнетдинова Фаягөл Нуретдин кызы, 1946 елгы.
ИСКЕ КАРАМАЛЫ
Самавырны җыкканчы эч! (кунак хөрмәтләү)
Самавырны җыгып эчә башлагач та, җиде чынаяк чәе кала, ди торган иде әби. Самавырның борынына кадәр суы үзе ага, борынына җиткәч, суы аксын өчен, авыштырырга кирәк, шул җыгып эчү була. Самавырны җыкканчы эчтек, – диләр.
Гәрәева Миләүшә Ранас кызы, 1961 елгы.
ЯҢА КАРАМАЛЫ
Кичке уен (йола фольклоры)
Иске Карамалы – урманга терәлеп тора торган авыл. Урман эчендә яланыбыз бар иде. Кич шул яланга җыелабыз. Ике агач төбе бар иде. Берсенә гармунчы утыра. Башка авылларда да килә торганнар иде. Әйләнеп җырлый идек тә берәү уртага чыга, икенче кешене ала. Уен шулай җырлап дәвам итә.
Җилли каен, җилли каен,
Җилли каен җилләрдә.
Ирсез катыннар күбәйде,
Ирек бирми кызларга.
Асылгәрәева Әлфинә Мирдәсәлим кызы, 1941 елгы.
ӘМӘКӘЙ
Бик чаба алмассың! (мәзәк)
Бер урыс килгән авылга. Юл сорый икән. Авыл кешесе аңлата моңа:
– Менә шулай таба китәсең. Дөбер-дөбер чыгарсың, әзрәк баргач умирал, – дип аңлата ди күпер чыккач зиратны үтәсе дигәнне.
– Чего? Чего? – дип сорый икән берни аңламаган урыс.
– Бик чаба алмассың. Аннан соң байтак кына үр менәсең бар әле, – дигән ди агай.
Борһанова Бания Хәйдәргали кызы, 1946 елгы.
ИСӘНСЕФ
Мәкаль
Дуракка дур кыйбат, начальникка бур кыйбат.
Исмәгыйлева Зәйтүнә Нәҗметдин кызы, 1936 елгы.
Кунак озатканда (теләк-алгыш)
Ак мыек, ак мыек,
Бер-беребезне какмыек,
Каккан-суккан җирләр булса,
Бер-беребезне яклыек.
Исмәгыйлева Зәйтүнә Нәҗметдин кызы, 1936 елгы.
ҮРӘЗМӘТ
Аякка басма! (тыю)
Ялгыш аякка басса берәрсе, кабат үзенекенә басып аласың әнкәң-әткәң үлмәсен, дип.
Нургалиева Венера Мияссәр кызы, 1970 елгы.
СИМӘК
Симәк (тарихи-топонимик хикәят)
Симәкнең тарихы Иван Грозныйдан ук килә аның. Яу килгәч, ике мең кеше, чолганыштан чыгып, борчак кебек тарала. Шулардан бер нәсел монда, Симәккә килеп урнаша. Симәкнең борынгы шәҗәрәсе саклана.
Харисов Мансур Дакариевич, 1963 елгы.
МӨСЛИМ
Бәхилләтмәсәң, кермәскә! (мәзәк)
Бер карт сырхауханәгә барган. Ишекләрдә «Без бахил не входить!» дигән язу күргән. Кайткач, сөйли икән:
– Анда ишеккә үк язып эленгән: «Бәхилләтмәсәң, кермәскә!»диелгән. Ул табибларны ничек бәхилләтәсе соң ул? – ди икән.
Минһаҗетдинова Рәйсә Нур кызы, 1960 елгы.
Лилия Мөхәммәтҗанова, Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы.