Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кырлайда - Тукай бәйрәмендә туган уйлар

    (Сынчы Әхсән Фәтхетдиновтан шагыйрь Равил Фәйзуллинга хат)

 

Равил дус, бу сиңа сигезенче хатым, 1986 елның июнь аенда Кырлайга Тукай бәйрәменә баруымның истәлеге.

Бу сәфәрнең бик зур шатлыгы да, шулай ук күңелгә хуш килмәгән яклары да булды. Кырлайда һәм аннан кайткач Түбән Камада туган уйларымны сиңа  язарга булдым.

Быел  җәй бик матур килде бу якта: кояшы да, яңгыры да бар. Агачлар гөрләп үсә, җир өсте яшеллек белән тулган. Үләннәр урыны-урыны белән асфальтлы сукмакларны да каплап киткән. Агачлар соңгы елларын яшиләрмени, яфраклары гаҗәеп күп, ботаклары да күренми. Көмәнле хатыннар кебек табигать тулы быел. Агачлар, үләннәр, чәчәкләр! Сезгә күпме генә уй-хисләремне сөйләсәм дә, сез миңа бер  сүз дә әйтә алмыйсыз – сөйли белмисез шул сез, агачлар. Кеше белән кеше генә сөйләшә ала. Кешеләрдә генә уйлану да, сөйләшү дә, шатлану да, кайгыру да...

10 июнь көнне, төштән соң Кырлайга шәһәрдән автобус белән барачакларын ишеттем. Тиз генә җыендым да (бер сәгать вакыт бар иде), музейга барып, Тукайга багышланган шәхси күргәзмәмнән бер эшне (бүләккә дип) алып, киттем Кырлайга! Күңелем шатлык белән тулды. Тукай җиренә беренче баруым бит! Минем өчен нинди зур бәйрәм ул – Тукайның 100 еллыгына, туган җиренә, аның «балачак бәхете» булган авылына бару!  Ерактан, әле Тукай исән чагында исеме дә булмаган шәһәрдән – Түбән Камадан барам.

Көздән тотынып, кыш буена Тукай рухы белән яшәдем, аңа багышланган шәхси күргәзмәмне әзерләдем,уземне аның алдында булган зур бурычымның аз гына өлешен булса да кайтарган кебек тойдым. Алда күпме түлисе бар әле!

Төнге сәгать берләрдә килеп җиттек. Су буенда учак ягып, көлдә бәрәңге пешереп, Кырлай егетләреннән гармун уйнатып утырдык,. Бераз яктыра башлагач, тирә-як күренде. Агачлар да, су да, үләннәр дә, йортлар да безнең яктагы кебек.Ләкин алар башкача булырга, башкача күренергә тиеш бит! Балачактан бирле, хәзерге көнгә кадәр шулай уйлап яшәдем. Ләкин әллә ни аерма юк,  кояш та бездәге кебек чыга, бакалар да, әтәчләр дә бездәге кебек кычкыра. Әллә йокламаганга күзләрем начар күрә микән дип, салкын су белән битләремне дә юып карадым. Ләкин табигать һаман шулай калды, матур да, моңлы да. Мөгаен, Тукай безне балачактан үзенең шигырьләре белән сихерләгәндер, гади генә җирне дә тылсымлы итеп күрсәткәндер. Менә бит ул -  шигриятнең көче!Менә шул чакта гына сизәсең Тукайның кем икәнен, аны гына түгел, тормышның, яшәүнең мәгънәсен.

Мемориаль комплексны көндез дә күрермен дип, иртәнге якта, кешеләр әле уянмаган вакытта авылны карап кайттым, урамнарда йөрдем. Сәгъди абзыйның йортында булдым, урамның икенче ягындагы каберлекне күрдем. Авылның бер очыннан кереп, икенче очына чыктым, мәчет янында тукталып тордым. Тукай эзләренә басып йөрдем. Иртә бик матур, бәйрәмнең дә матур булачагын вәгдә итә иде.Шундый уйлар белән учак янында йокыга киткәнмен.

Иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә торып, Кырлай буасында су кереп, киенеп, мемориаль-комплексны карарга киттем.  Музей үзе дә, Мәдәният йорты, мәктәп, кибет, зур мәйдан һ. б. шагыйргә олы хөрмәт белән, күп көч түгеп эшләнгән. Кечкенә генә авыл янындагы бу мемориаль-комплексның тәэсирен әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел.

 

 

 

 Уйлар берсе өстенә берсе өелә, үз тормышыңны, күргәннәреңне, белгәннәреңне актара, халкыңның кем икәнен, ничек яшәгәнен, үткәннәрен, хәзергесен уйлый башлыйсың.

 

Бераздан мәйдан халык белән тулды. Моны күргәч, күзләремә яшьләр килде. Тик атлар гына юк. Их, алар да булса!..

Бераздан белештем, Казаннан кунаклар, язучылар, рәссамнар, җырчылар, биючеләр киләчәк, зур митинг булачак икән. Монысы тагын да шатландырды.  Шул кадәр шагыйрь, язучыны  күргәнем юк иде.Кайберләре белән күрешергә дә насыйп булыр.

Кунаклар килергә вакыт байтак бар иде әле. Су буена барып, тагын бер кат юынып, бүләгемне алып, музейга киттем. Ыгы-зыгы башланганчы, бүләк итеп куйыйм, дидем. Бу эш «Шүрәлеләр җырлый» дип атала. Агачтан ясалган. Аны матур кәгазьгә төрдем,  янына шәһәрдә үткән шәхси күргәзмәмнең афишасын да куйдым.Түбән Кама шәһәр газеталарының Тукайга багышлап чыгарылган саннарын  да өстәдем. Музей өчен алар да кирәк булырга мөмкин бит. Музей хуҗасы бүләккә шатланды, рәхмәт әйтте,  аннары аны митинг вакытында рәсми рәвештә тапшырырга тәкдим итте. Минем: “Алай ук кирәкмәс иде”, - дип әйтүемә  каршы килеп, бәйрәмне оештыручыларның берсе: “Фамилияңне официаль исемлеккә кертербез, бүләгең белән шул тирәдә йөр”, - диде.

 Бүләгемне (күләме бик кечкенә түгел) күтәреп йөри башладым. Кунаклар (сез) килгәнче, аны бер сәгать күтәреп йөрдем. Кая куясың?!

Менә кунаклар килде. Мостай Кәрим белән Наҗар Нәҗмине таныдым. Ерактан гына карап тордым. Аннары алар барысы да музей ягына таба киттеләр. Мин дә бераздан шунда бардым.  Мине Казаннан килгән бер оештыручы синең янга җибәрде. “Списокка язсыннар”, - диде. Исемлек төзүнең ыгы-зыгысын күргәч,  күңелем кайтты. Шулай да синең янга барып, исәнләшкәч, уемны әйттем. Син: «Туфанга әйт», -  дидең. Тагын күңелем кайтты. Бу бит үз-үзеңне “рекламировать” итеп йөрү була түгелме соң?!. Бераз уйлагач, Туфан Миңнуллинга, үземнең Түбән Камада Тукайга багышлап шәхси күргәзмә оештыруымны, шул күргәзмәдән бер эшемне бүләккә алып килүемне, аны рәсми төстә бүләк итәргә кушуларын әйттем.

Ул миңа: «Бүген -  шигырь бәйрәме», - диде. Теләге юклыгын күргәч, син дә артык кызыксыну күрсәтмәгәч, борылдым да киттем. Мин үземне үзенкүрсәтеп йөрүче кебек хис иттем. Мин беркатлы кеше булганмын, бүгенге бәйрәм Тукай көне дип уйлаганмын, ә ул шигырь бәйрәм икән. Аңлыйм, шигырь бәйрәм - зур бәйрәм ул, ә шулай да, Тукай бәйрәме!  Шушы бәйрәмнең ярты минутын алу, бәйрәмне бозмаган, ә аңа ямьгенә өстәгән булыр иде.

Әйберемне алдым да су буена барып утырдым. Минем - матур  хисләр, көр күңел белән килгән кешенең кәефе төште, эчем поша башлады.

Нинди шат иде иртән күңелем, бүләгемне дә  үз-үземне күрсәтүдән түгел, ә Тукайга мәхәббәт йөзеннән, аның туган җиренә, үзен, аның эшен дәвам иттергән татар  язучыларына, шагыйрьләренә дип алып килдем. Ә киресенчә килеп чыкты. Була шул тормышта шундый чаклар. Нәкъ беренче, һич онытылмый торган мәхәббәттәге кебек. Син яраткан кызыңа бөтен дөньяны тутырып яхшылыклар гына эшләргә телисең, ә киресенчә килеп чыга. Бөтен  күңелең тулган мәхәббәт җавапсыз кала. Авыр була ул чак – җавапсыз мәхәббәтле чак. Еллар узгач кына аның бәхетле чак икәнен аңлыйсың. Минем дә ул көн  җавапсыз мәхәббәткә охшады. Ләкин ышанам,  еллар узгач белермен, сизәрмен.”Ул бәхетле көнем булган икән”, - дип уйлармын.

Бераздан тынычландым, алып килгән әйберләремне яңадан музейга илттем. Кем гаепле булсын бу бәйрәмнең программасын белмәгәнгә?! Үзем  гаепле!Бүләгемә«Тукайга, аның туган җиренә» дип яздым, фамилиямне, числоны (11 июнь, 1986 ел) куйдым.  Аны музей директорына кертеп бирдем. Ул: “Болай гына яхшы булмас, кешеләр алдында бир”, - диде. Мин каршы килмәдем.

Ул көнне музей халык белән шыгрым тулы иде. Залларның берсенә кереп, үземнең кайсы шәһәрдән килүемне, анда Тукайга багышлап күргәзмә ачуымны әйттем. “Иҗатымның бер үрнәген бумузейга бирүемне үзем өчен зур бәхет дип саныйм”, - дидем. Миңа кул чаптылар, рәхмәт әйттеләр.

Аннары мәйданга киттем. Мин килгәндә  Наҗар Нәҗми сөйли иде. Митингны син алып бардың. Байтак кына шагыйрьләрне, язучыларны, тәрҗемәчеләрне тыңладым. мәгнәле сүзләр әйттеләр. Хискә бирелүчеләр  дә булды, кайсылары болай гына да әйтте.

Равил дус!

Шушы бәйрәмнең иң тәэсирле минутларын күңел иләгеннән үткәрәм. Иң әүвәл мәйданга халыкның җыела башлавы күз алдына килә.Аннары Фәридә Кудашеваның җырлавы. Аның тавышы ишетелә, яңгырый башлаганда, мин «трибуна» артында кем беләндер басып тора идем. Сүзләрен дә әллә ни ишетмәлем, әммә көе, моңы бик матур иде, җыр сүзләренең соңгы юллары гына хәтердә калган:

...сагынып сөйләргә калыр.

Шундый матур кояшлы, җәйге көндә,  халык белән шыгрым тулыяшел мәйданда, әкрен генә җылы җилләр исеп, чәчләрне сыйпап торганда,   аның тавышы,  җыры күңелемне тетрәтте. Тукай көненә  нәкъ менә шундый моң, шундый бүләк кирәк иде. Ничә көннәр үтте инде,  күңелемдә һаман да аның җыры, моңы яңгырый.Рәхмәт аңа бу җыр-бүләкне алып килгәнгә, күңелләрне  кузгатканга, йөрәкләргә дару салганга, алдагы көннәргә ышаныч тудырганга!

Килермен, әлбәттә, килермен яңадан Кырлай җиренә. Бу юлы инде нәрсә дә булса кире тәэсир итәр дип курыкмам. Кая барганымны белеп килермен. Тукайга! Яңадан килүләремдә, Тукайны эзләгәндә, аның белән беррәттән Фәридә апаның да тавышын эзләрмен.

Равил дус!

Тукай бәйрәменә килеп, син минем башка нәрсәләр, башка кешеләр, үзем турында  түгел, ә Тукай турында күбрәк язуымны телисеңдер. Тукай турында профессиональ шагыйрь, язучылар әйтсен.   Аның алдында баш кына ия алам. Язу-сызу – минем эш түгел инде. Мин уйланам. Ә шул уйларымны чагылдырырга сынлы сәнгать булыша.

Кырлайга килүем дә, Тукайга багышланган мемориаль-комплекс белән танышуым да, Шигыр бәйрәмендә булуым да –  барысы да Шагыйрьнең иҗатына мәхәббәтем билгесе.

Шагыйрьләр - хисле кешеләр.  Акылны мин хистән икенче урынга  куям, чөнки аны китаптан укып та, кешедән ишетеп тә җыярга була. Хис исә – табигый.  Акыл һәрчак көчле  булырга тырыша. Кешене куркыта, аның табигатенә каршы килә торган атом, водород бомбалары  да –  акыл эшчәнлеге нәтиҗәсе.Ә менә милләтне, халыкны, үткәннәрне саклау, киләчәкне кайгырту – ул күбрәк хискә бәйле дип уйлыйм, чөнки монда табигать катнаша. Тукай да, аның саргаеп беткән язмалары да, кешнәп торган атлар да һ.б. керә моңа..

Әгәр татар халкында яңа Тукай туса, Шагыйр аны бер дә күпсенмәс иде. «Рәхмәт, энем, улым, оныгым!» – дияр иде. Андый шәхес туар, ләкин ул Тукай булмас, аның ул булуы кирәкми дә, аңарда аның рухы булырга тиеш.

Равил дус!

Хәзер инде сүзем шушы бәйрәмдә кемнәрне күрүем турында. Әйтәм бит, шулкадәр күп язучы, шагыйрне беренче  күрүем. Күпме китаплар, язмалар чыгарган шәхесләр. Әлбәттә,  барысының исемнәрен дә санап китә алмыйм. Анда кемнәр булганы сиңа  мәгълүм. Аның исемлеге дә бардыр. Кайсыларына читтән генә карап тордым, кайсылары белән  исәнләштем. Кайберләремине дә беләләр икән. Хатымда үзем яннарына килеп сөйләшкән кешеләр турында гына әйтермен.

Мостай Кәримне  ерактан гына күрдем. Наҗар Нәҗми белән  исәнләштем. Шул тирәдә торган Мансур Хәсәнов: «Нигә Наҗар Нәҗминең чәчен урладың?» – дип әйтеп куйды. Ул  мине белә. Әле Рәис Беляев белән Түбән Камага килеп, эшләремне күреп, мактау сүзләре  әйтеп киттеләр. «Сиңа ниндидер исем бирербез», – дип тәәйттеләр. Кешегә җылы сүз бик кирәк!

 Байтак кына шагыйрьләр белән исәнләштем, ә күңел һаман  балачак әдипләрен эзләде. Шулай да, берсен күрдем. Килеп исәнләшим микән дип, беравык кыенсынып торгач, тәвәккәлләп аның янына бардым. Ул - Еники, үзе генә иде. “Исәнмесез, Әмирхан ага!” – дип кул бирдем. Ул да бирде, аннары бу кем икән дип карап торды. «Сез мине белергә тиеш түгел, ә менә мин сезне беләм, әсәрләрегез бик җылы», – дидем. «Үзем рәссам», – дип тә өстәдем. Исем-фамилиямне әйткәч, «Туктале, туктале, минем синең турыда ишеткәнем бар бит», – диде.  Уйлап торды да: «Бакый Урманчедан», – дип өстәде.

Бераз сөйләшеп алдык. Барын да язып булмый инде, ә шулай да аның бер фикерен әйтәсем килә: «Туган халкың тормышы белән яшәргә кирәк,  үземнең дә күпме еллар әрәм булды, башка нәрсәләр турында язарга туры килде шул», – диде. Ул бик тыйнак кеше икән, күп сөйләргә яратмый. Мин аны Түбән Камага чакырдым. Яшьләр каласы, дидем. Әмирхан ага: «Буыннар буыннар белән тоташырга тиеш», – диде дә уйланып торды. Аннары Василий Эндин (чуваш шагыйре) белән күрештем, ул Түбән Камада бер декада вакытында миндә кунакта да булып киткән иде. Очрашуга бик шатланды, кочаклап алды. Син аны беләсеңдәдер, беренче күрүдән үк ошады ул миңа. Түбән Камада моңлы гына бер чуваш көен дә күңелләргә керерлек итеп җырлаган иде.  Аның иҗаты белән таныш булмасам да, шул ике күрүемдә дә үзенә карата матур фикер калдырды. Яхшы кешеләр белән очрашу – бик зур байлык! (Хат язуым да синең белән очрашуның бер формасы бит, Равил.)

Чувашларның Язучылар союзы председателе  Порфирий Афанасьевбезнең Чирмешән районыннан икән. Ул кайчандыр минем Әлмәттәге энем  (Әхтәм Фәтхетдинов) белән Чирмешән районы газетасы редакциясендә бергә эшләгән. Аңа сәлам әйтте. Үзен юньләп белмәгәч, аның белән әллә ни сөйләшеп булмады. Якташ булуы күңелгә хуш килде, алар мине Чабаксарга кунакка чакырды.

Бакый ага Урманче белән дә очраштым. Ул шатланды. Ике кулын биреп исәнләште. Саулыгы шәптән түгел икән. 90 яшенә җитеп килә. Әллә ни сөйләшеп  булмады.Мин дә артык сөйләштермәдем. Шулай да бер фикере истә калды: «Көмеш сүзләрем бар иде, инде микрофон алдына чыгып сөйләмәгәч, алар алтынга әйләнде. Мәйданга җыелган кешеләр арасында Тукайны җирләүчеләрдән бер мин генә бит», – диде.  Әйтелми калган бик күп уйлары бар иде кебек, күңеле  тулган иде. Аны озата барганда, сине очраттым (Рәшит Әхмәтов белән идегез). Син ул көнне минем өчен бөтенләй бүтән кеше идең, шагыйрь түгел, ә эш кешесе идең. Кемнедер эзләп, каядыр ашыга идең.  Сине гаепләп әйтмим. Аңладым, ул көнне синең вакыт   юк иде, кунаклар, тәрҗемәчеләр белән мәшгуль идең. Бәйрәмне оештыру да,алып бару да җиңел түгел шул. Шуның өчен сүз катып, вакытыңны алуның кирәге юк иде. Ә шулай да бер-беребезгә җылы сүз әйтергәбула иде.  Әллә безнең арага соры мәчеләр кергәнме? Кара мәчеләр керә алмас дип уйлыйм, ә менә соры мәчеләрнең (ак белән кара арасында) йөрүләре мөмкин. Бәлки, бу уй да күңел нечкәргәннәндер?

Синең өчен дәбу көн зур бәйрәм булдымы икән? Нинди уйлар тудырды икән ул? Ыгы-зыгыда шул бәйрәмгә сабый бала кебек, күзләреңне тутырып карый алдың микән? Күзләрең ниләр күргәнне үзем дә күрдем, ә күңел күзеңниләр күрде икән? Хәер, син бу сорауларга барыбер җавап бирмәссең, бирергә тиеш тә түгелдер.

Равил дус, кемгә бирим соң шундый сорауларны?  Шушы зур бәйрәмдә туган хисләремне кем белән бүлешим? Бәлки, сиңа бу хатларым да кирәкмәгән йөк кенәдер? Үзем бирмим бит сорауларны, күңелем бирә.Күңелләрнең җыя алмаслык җәелгән чагы – барыбер бәхетле чактыр ул. Еш була торган хәл түгел.

Рәссамнардан Илдар Зариповны күрдем. Клубка барып аның эшләрен карап килдек.  Ул егет – татар халкының төсле сәнгатендәге ышанычы. Мин аңардан башка берәүне дә күрмим. Әйе, аның җитешсез яклары да бардыр, киңлек, халык арасында булу җитмидер, ә бит аны төзәтергә була. Аңарда  талант бар, миллилекне сизү бар, профессиональ ягы да бик көчле. Бәлки, аңарга язучы, шагыйрьләр белән аралашу җитмидер. Билгеле, теләсә кайсы белән түгел. Андый кешеләр өчен көрәшергә,  аларны дөрес юлга бастырырга кирәк. Талантлар  күп булмый!..

 Шулай да, рәссамнар бик аз күренде. Автобуслары да ярым буш иде. Мондый мөнәсәбәтне аңламадым.

 Бу бәйрәмдә җыр-биюләр, гармун-курайларда уйнаулар байтак булды. Шуңа сөендем.

Бәйрәм бетеп барганда Рәис Кыямович (Беляев – ред.) очрады.«Әхсән, синең кулларыңның оста икәнен элегрәк белгән булсам, әллә кайчан монда чакырта идем», – диде. (Ул шул минем эшләремне күптән түгел генә чувашлар декадасы уңаеннан Түбән Камага килгәч кенә күрде шул.) «Бөтен эшемне ташлап килгән булыр идем», – дидем.

 Өч-дүрт ел элек музейга да, Культура министрлыгына да үземнең Кырлайда эшләргә теләгемне белдергән идем. Ләкин җавап булмады. Язучы, шагыйрь, рәссамнар арасында да шундый теләгем барлыгын белүчеләр бар иде. Әмма эндәшүче булмады.  Анысын инде Рәис Кыямовичка әйтеп тормадым. Уфтанып кына куйдым. Шулай да ул: «Казанга килсәң, минем янга кереп чык», – диде.

Бәйрәм бетте. Зур-зур автобусларга утырып, тузаннар туздырып кунаклар да китте. Сатучылар да әйберләрен машиналарга төяп тарала башладылар. Байтак  вакыт мәйданга карап тордым. Күпме шагыйрьләр, җырчылар, кешеләр, моң, хис, тавышбелән шыгрым тулы мәйдан бушап калды.. Икенче килүемә кадәр, дип, мәйдан белән саубуллаштым да,  мин дә үзебезнең автобуска киттем. Бер шешә «сухой» бар иде, шуны бүлеп салдык та, юлга кузгалдык.

Бик каты арылган булган, юл буена йоклап кайттым, бары тик Арчага кадәр генә йокламадым.  Өчилене карап киттем. Тукайның туган яклары калды. Күңелем калды бу якларда. Калсын, калсын!.. Күңеле калган якларга кеше яңадан кайта ул!

Кайтканның икенче көнендә мин юкта килгән газеталардан укып, Кырлайдагы бәйрәм алдыннан Казанда Тукай музее ачылганлыгын, опера һәм балет театрында тантаналы кичә,  Шагыйрнең юбилеена багышланган фәнни конференция булганын да белдем. Аларында инде үзең катнашмагач, хисләр, уйлар тумыйча калды.  Газета битләрендәге рәсми язмалардан нинди генә хисләр табып була соң?! Ә шулай да, Тукайга хөрмәт бик зур булганлыгы беленде, анысына шатландым.

Шул ук көнне Кырлайдагы бәйрәм турында даязылган газеталар килде. Коры гына  язмалар укыдым. Аларда инде хис юк, бары тик“списочный состав” кына бар иде. Әйе, анысы шулай булырга тиештер дә инде. Шулай да анда катнашкан барлык шәхесләрнең исемнәре алдыннан дәрәҗәләрен санап китеп, күп хәрефләр, җөмләләр әрәм итмичә, шулардан экономия ясап, хисле генә берничә җөмлә язып булыр иде.  Тукай бәйрәмендә катнашучылар -  барысы да атаклы, халыкка билгеле кешелә бит инде. Йә шагыйрь, йә язучы гына дип әйтү мәгънәлерәк тә, тирәнрәк тә, тыйнаграк та, күңелгә ятышлырак та булыр иде. Тукайның бит  рәсми санап китәрлек бер генә дәрәҗәсе дә булмаган.

 Кырлайдагы бәйрәмне телевидение дә күрсәтте. Карадым, бигрәк тә Фәридә апаның җырлаганын көттем. Исем китте, Кырлайда яңгыраган моңның яртысы да юк иде, мине тетрәткән нәрсә гап-гади бер факт кына булып калган. Табигатьтә яңгыраган тавышны техника алып бетерә алмый, күп нәрсәләр, нечкәлекләр югала икән. Телевизор аша безгә сәнгатьнең шәүләсе генә килеп җитә икән, хисләре, нечкәлекләре кырыйда кала.

Бәйрәмне телевизордан карап бетергәч, келт итеп бер сорау туды. Нигә әле бу бәйрәмдә Мөдәррис Әгъләмов күренмәде? Кайда булды икән? Нигә килмәгән? Бу сорауларның тууы шуңардан: быел «Казан утлары»нда аның Тукайга багышланган поэмасын (журнал вариантын) укыган идем. Ул киләсе елга китап булып чыга, журналда аның бер өлеше генә икән. Мин аның үзен әллә ни белмим, кайбер әсәрләрен укып кына беләм. Ә поэмасы миңа бик ошады, тәэсирле булды. Кырлайдан кайткач та шул поэма турында уйлый башладым. Әлбәттә, мин аны яңаданукып чыгам. Әгәр калган өлешләре дә журналда басылганча булса, зур вакыйга булачак ул татар поэзиясендә.

Равил дус, күңелем тойса да, тел байлыгым җитми аңлатырга бу әсәрне.  Бары тик автор алдында баш иям, аңа рәхмәт  әйтәм. Шушы поэманы язган кеше Тукай бәйрәменә битараф булмас, килмәвенең сәбәбе  башкададыр. Шунысы эчне пошыра, аны  салгалый диләр. Әнә бит Сәйдәш тә (Салих) эчкән. Кем гаепле аның эчүендә? (Сәйдәшнең.) Менә хәзер укырга туры килә: Сәйдәшне сакламаганбыз, дип. Үзе генә гаепле булмаган ул. Бу заманда кеше аракы да эчмәсә, күңеле тулып шартлар иде. (Юк, мин эчүне мактамыйм... ә шулай да). Иҗат эшендә төрле кешеләр, төрле характерлар була шул. Кайберсе үзен дә яклый алмый. Талантлы кешеләрнең һәрберсе -  халыкның милли байлыгы. Сакларга кирәк  аларны! Бигрәк тә саклана белмәгәннәрне, тумышы белән саклана алмаганнарны!

Алдагы юлларымда Кырлайда бәйрәм тәмамлангач, кунакларның зур автобусларга (алар унлап иде) утырып, тузан туздырып Казанга китүләрен язган идем.  Кайтканда алар нәрсә турында сөйләшкәннәрдер, ә мин  шуны уйладым: бу автобусларда -  татар халкының әдәбияты, сәнгате,  теле, җыры, тарихы, үткәне,  киләчәге,  милли байлыгы,  ышанычы, өмете, вөҗданы.

Равил дус, бер фаҗигале хәлне күз алдына китерик (Ходай язмасын!) Әгәр милли байлыгыбыз белән тулган автобуслар һәлакәткә дучар булса?.. Күз алдына китереп булыр идеме икән, шуннан соң булачак хәлне. Әйе, яраларны төзәтерләр, төзәтергә тырышырлар, матур сүзләрне дә жәлләмәсләр, барысы да булыр, андый нәрсәләрне оештырырга өйрәтте инде бу заман. Кайгыручылар да, шатланучылар да булыр. Ә менәтатар халкы озак елларга ятим калыр, янгыннан соң калган авыл кебек булыр.

 

Әйе, килмәүчеләрнең кайберләре чирләгәндер (Сибгат Хәким шулай булган), акланырлык башка сәбәпләр дә булгандыр ( гаепләп булмый), ә инде исән-сау йөреп тә монда килмәгәннәре – милли байлыкка керерлек кешеләрме соң алар? Халыкны вөҗдан юлына чыгарырлыклармы? Юк, Равил дус, мин монда барлык килмәгәннәр турында да әйтмим, әгәр Казанның бер урамы гына килсә дә, монда урын булмас иде. Син аңларга тиеш минем нәрсә әйткәнемне.

Юлдагы фаҗигане күз алдыма китерүем шуның өчен: без бер-беребезне сакларга, үстерергә,  бер-беребезгә Кеше  булу өчен (баю, исем алу, положение өчен түгел, әлбәттә, дөрес эшләгәндә, анысы да булырга мөмкин) ярдәм (намус белән) итәргә тиеш.

Менә без җирдәге куяннарны, бүреләрне, колхоз-совхоздагы сыер-сарыкларны, завод-фабрикадагы байлыкларны барын да “учет”ка алабыз (анысының да рәте булмады соңгы елларда), ә менә милли рух байлыгын  алабыз микән?Аны саклый, саный беләбез микән? Әлегә, мин бу сорауга тискәре җавап бирер идем. Равил дус, бәлки, мин дөрес тә уйламыймдыр, фикерләрем дә беркатлыдыр, ә шулай да...

Безнең чорда халыкның милли байлыгы иҗат союзларына бүленгән. Аларның һәрберсенең эшеннән, тормышыннан, хәленнән, көченнән, мәсьәләләрне ничек чишүеннән тора бит шул байлыкның хәле. Иҗатсоюзларының бүгенге көне киләчәк белән дә бәйле. Анда, һичшиксез, тәртип кирә. Ул союзларның һәрберсендә байтак кына кечкенә союзлар – төркемнәр бар, димәк, таркаулык бар. Мин шулай сизәм. Таркаулык ул – көчсезлек. Тарихта  күпме мисаллар бар. Мәсәлән, монголлар  русларны бары тик таркаулыкларыннан файдаланып кына яулап алганнар.

Әйткәннәремне исбатлау өчен Тукай көнендә күргән бер мисалны гына китерим. Рәссамнар союзыннан чыгыйм, чөнки мин аны күбрәк беләм! Рәссамнарның ул көнне аз булуы эчне пошырды бераз. Ә шулай да берничәсе бар иде. Алары – татар сынлы сәнгатенең күренекле вәкилләре Бакый Урманче, Харис Якупов, Әнәс Тумашев, Илдар Зарипов. Чыннан да, зур шәхесләр бит.  Халкыбызның өч буыны – иң өлкәне Бакый Урманче, икенче буын – Харис Якупов һәм Әнәс Тумашев, өченче буын – Илдар Зарипов.Ә менә Кырлайдагы бәйрәмдә алар бер-берсеннән ерак  йөрделәр. Ул бит күзгә күренә, аны яшереп булмый. Сорау туа: өч буын вәкилләренең бер-берсенә шундый мөнәсәбәте булганда рәсем сәнгате көчлеләнәме? Алга бара аламы?  Зур дөньяга чыга аламы? Эш бит әле аларда гына түгел. Союзлардагы кечкенә төркемнәр арасында кызык карап торучылар, бутап ятучылар, болгатучылар бар бит әле.

Равил дус, шундый бер күренешне күз алдына китерик: менә шул өч буын табында чәй эчеп, уртак сүз табып, бер-берсенә хөрмәт белән карап, татар халкының сәнгате турында сөйләшеп утыра, ди. Күпме ыгы-зыгылар туктар, сәнгать ыргылып алга атлар,  үсеш күзгә күренер, күп мәсьәләләр  чишелер, рухи байлыгыбыз артыр иде. Беләм, яңа авырлыклар туар, ләкин буыннар тоташканда, бер-берсенә хөрмәт булганда, күп нәрсәләр тормышка ашырылыр иде.

Гасырның башында милләтнең күзе ачылу Тукай тормышына да туры килгән бит, бәлки шуңа  Тукай – Тукай булгандыр да.

Өч буынның бер өстәл янында утыра алмауларының сәбәбе (шулай итеп, сәнгатькә зур зыян китерүләренең) сәбәбе нидә? Бу табигый хәлме? Әллә өчесе дә гаеплеме? Әллә икесеме? Әллә берсе генәме? Әллә берсе дә гаепле түгелме? Гаеп бөтенләй башкадамы? Миңа инде бу сорауларга Түбән Камада торып җавап бирүе авыр. Әгәр буыннар тоташмаса, бер өстәл янына утырып, барын да уртага салып сөйләшү, җепнең очын табарга тырышу, еллар буена җыелган каршылыкларны бер кырыйга ыргыту, үпкә-сүпкәләрне онытып, дөньяга саф, чиста күзләр белән карау булмаса, кем урынына кемне генә куйма, нинди генә үзгәрешләр ясама – рәт чыкмас. Шулчак инде сазлыктан котылырга һәрберсе үзенә юл эзли башлый (чолганыштан да бит берәм-берәм генә чыккан чаклар булган сугышта). Бу очракта, әлбәттә, халыкның рухи байлыгы ярлылана. Була, шундый караңгы чакларда да аерым шәхесләрнең сәнгатьне сазлыктан тартып чыгарулары. Андый кеше үз хәлен үзе генә белә. Шукшинның да бит үлгәндә йөрәге 80 яшьлек картныкы кебек булган. Кырлайдагы бәйрәм менә шундый фикерләр дә тудырды.   Рухи байлык тудыручыларны сакларга, исәп-хисапка алырга, бер-беребезгә ыжгырып түгел, ә сабырлык, түземлелек белән карарга кирәк!

Равил дус, менә Тукай көнендә язучы, шагыйрьләргә карап тордым.  Шул Рәссамнар союзындагы кебек, таркаулык күренде. Ничектер сиздем. Ул бит кешеләрнең йөрешләреннән дә, күз карашларыннан да күренә, кул биреп исәнләшкәндә дә сизелә, кайбер репликалар да колакка керә. Шуларның барысы да  бәйрәмне боза, Тукай бер кырыйда кала, ә ниндидер ваклык өскә калкып чыга. Бәлки мин ялгышамдыр, ялгышсам – шатлык кына. Ә барыбер күңелдә ниндидер шом бар.

 Казанда -  төп өебездә кем тәртип салыр соң?Тәртип салынса, безнең халыкның әдәбияты да, сәнгате дә  үзен үзе күтәрерлек. Бигрәк тә әдәбият. Чөнки аның даны, иҗаты белән дөньяга танылган вәкилләре, традицияләре, хәзерге көндә яхшы гына әсәрләр язарлык кешеләре бар.

Равил дус, менә инде Кырлайдагы бәйрәм турындагы сүзләрем бетеп килә. Язганнарны яңадан укып та тормыйм, алданук белеп торам, урыны-урыны белән онытылганнары, әйтелмәгәннәре дә , кирәкмәгәннәре дә , уйлар  төгәлләнеп бетмәгән җирләр дә, берсен сөйләп бетермичә, икенчесенә күчүләр дә, фикерләремнең дөрес түгелләре дә бардыр. Тик   алдау (сине дә, үземне дә) юк.

 

Иҗат союзларындагы таркаулыкны бетерү, эшләр өчен шартлар тудыру, җыелып  уртак сүз табу – ул тәнгә, җанга сеңгән «хлорка»дан азат ителү кебек тоела. Бу хатны инде бер сулыш белән диярлек ике көн эчендә язып бетердем бетерүен, мәгънәле берәр нәрсә чыккандырмы, анысын төгәл әйтә алмыйм.

Хатта сиңа үпкәләгән урыннар бар икән диярсең инде. Бик ачык итеп яза белмәгәч, син ялгыш аңлаган урыннарның да булуы бар. Күптәннән күрешкән, сөйләшкән юк бит.  Сине, Тукай бәйрәменә киләчәгеңне сизеп, сагынып көттем. Синең янда күңелем нечкәрә. Шуның өчен  хатларымны да сиңа гына язам.

Минем бит башка язмаларым да бар. Бер үтенечемне әйтим: син аларны сакла әле. Еллар үткәч, яныңа килеп шуларны укып утырырмын. Үткәннәрне искә төшерермен. Әгәр инде  бик кирәк димәсәң, бер килүдә алып та китәрмен. Кешегә  йөк буласым килми.

Бу хатымда синең хәлләреңне дә сорашмадым, бусы инде үзеңне Кырлайда күргәнгәдер. Үзең исән, таза күрендең.

Равил дус, бер очрашканда сорауларыңны бирерсең, хатта ошатмаган, яратмаган урыннарыңны  турыдан-туры әйтерсең. Син әйтә беләсең бит! Бары тик битарафлык кына кирәкми.

Соңгы елларда байтак кына бик якын дигән кешеләрдән дә күңелем кайтты, кайберләренә ышанмый башладым. Бәлки, үзем дә гаепледер. Бәлки, мин аңламыйм гынадыр, күңелнең сүрелүе кайчакта, бәлки, кирәктер дә. Бәлки, бу минем «хлорка»дан араланып, чишмә суына якынлашырга тырышуымдыр,  хаталарны төзәтергә тырышуымдыр, үземнеүзем мәхкәмә-хөкем аша үткәрүемдер?..

Кабыну да, сүнү дә –  табигый хәл. Бары тик иҗат кына сүнмәсен! Җепнең барыбер очы була. Аны кайчак тота алмасаң да,  эзләгәндә барыбер  эз, хезмәт кала. Зурмы, бәләкәйме хезмәтең, ул ихластан һәм чын күңелдән башкарылган булсын. Чын күңел ул барыбер үз юлын таба, асфальтны  үлән тишеп чыккан кебек.

Кулларың кысып,

                                                         Түбән Камадагы дустың Әхсән

21 июнь, 1986 ел.