Логотип Казан Утлары
Мелодрама

Хан кызы (мелодрама)

Мелодрама, ике пәрдәдә

Катнашучылар:

Гүзәл – китапханәче, 23 яшьтә.

Самат – Гүзәлнең әтисе, 46 яшьтә.

Рәхимҗан – төзүче-эшмәкәр, 28 яшьтә.

Мансур – Рәхимҗанның дусты һәм хезмәттәше, шул ук яшьтә.

Альмира – Мансурның хатыны, 24 яшьтә.

Камилә – Альбинаның ахирәте, 25 яшьтә.

Гаделша – фермер, 49–50 яшьтә.

Сания – Гаделшаның хатыны, 49 яшьтә.

Җиһангир – Гаделшаның улы, 30 яшьтә.

Хәлисә – Җиһангирның хатыны, 29 яшьтә.

Зиннур – авылның җирле үзидарә башлыгы, урта яшьләрендә.

Гөлфирә – тол хатын, урта яшьләрендә.

М и ң л е б и к ә – имче-ырымчы карчык.

Р е н а т – Җиһангирның улы. 2 нче класста.

М и л ә ү ш ә – Ренатның классташы.

Эпизодик персонажлар: к и т а п х а н ә г ә   к и т а п   т ө р г ә к л ә р е   к е р т ү ч е   һ ә м   җ и р л е   ү з и д а р ә д ә   э ш л ә ү ч е   х е з м ә т к ә р л ә р, с ө т ч е л е к   к о м п л е к с ы н ы ң   с а ф к а   к е р т е л ү   т а н т а н а с ы н д а катнашкан төзүчеләр, ферма эшчеләре.

 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче күренеш

Авыл китапханәсе бүлмәсе. Ян-яклап ике-өч рәт итеп тезелгән китап шүрлекләре. Уртада – арткы рәтләргә кереп-чыгып йөрү өчен юл калдырылган. Шул ук турыда, алгы якта – өстәл. Пәрдә ачылганда, өстәлнең арткы ягында Гүзәл  утыра. Өстәлнең уң ягына беләккә кия торган култык таягы сөяп куелган. Китапханәче каршында башлангыч класста укучы ике бала – Ренат белән Миләүшә. Ранец кигәннәр. Кызның бер кулында – курчак.

 

Ренат. Гүзәл апа, безгә Роберт Миңнуллин абыйның шигырьләр китабы кирәк иде.

Миләүшә. Укытучы апа аның әнисе турында язылган шигырләре белән танышырга кушты. Икенче дәрестә сорармын, диде.

Гүзәл. Ул шигырьләр бөтен әниләргә дә кагыла. Хәзер табып бирәм. (Беләккә кия торган култык таягына таянып, урыныннан тора һәм янәшә шүрлек янына барып актарына башлый.)

Ренат. Гүзәл апа, мин дә эзләшимме?

Гүзәл. Кирәкми, акыллым, рәхмәт. Китаплар тәртип белән куелган. (Пауза.) Менә сораган китабыгыз. (Карточка-формуляр тутырырга утыргач, сүзен дәвам итә.) Беләсез микән, Роберт абыегызның әнисенә атап язган кайбер шигырьләре җыр булып та киткән бит. Мәсәлән, «Әнкәмнең догалары».

Миләүшә. Әйе, әйе, минем радиодан тыңлаганым бар.

Ренат. Минем дә.

Гүзәл (кыз кулындагы курчакны күреп ала. Ягымлы елмаеп). Син әле дә курчаклы уйныйсың икән, Миләүшә. Шулаймы?

Кыз уңайсызланып, курчагын артка яшерә.

Оялма, һич оялма. Әнкәй булып уйнауның ояты юк. Игелекле сыйфатларың гына артачак.

Миләүшә. Әбием дә әйтә: теләгең булганда уйнап кал, ди.

Балалар саубуллашып чыгып китәләр.

Гүзәл (балалар уяткан кичерешләренә бирелеп, уйланып). Үзе бер хикмәт, могҗиза бит: Ходай безне, хатын-кызны, ана булыр өчен яраткан. Ана кеше – дөньяның иң мәрхәмәтле заты, матурлык алиһәсе. Балалары хакына үзен корбан итә торган газиз җан иясе. Кыз бала яшьтән үк курчаклы, өйле уйнап, әнисенә карап, ана булырга өйрәнә. (Пауза. Көрсенеп һәм ачынып.) Мин, бахыр, гына бәхетсез язмышка дучар булганмын. Аллаһ мине ни өчендер гарип итеп яраткан. Чибәр син, бик чибәр дип юаталар. Чибәрлек туйда гына кирәк шул, ә тән тазалыгы көн дә кирәк. Минем кебек гарип хатынның (Култык таягын тотып, икенче кулы белән аксый торган уң аягына кагылып ала.) кемгә кирәге булсын?! Хет әнием исән булсын иде. Әтием дә ташлап киткән бит... (Кулъяулыгы белән яшьле күзләрен сөртә.) Ана булу шатлыгы, гаилә бәхете миңа беркайчан да тәтемәячәк.

Кемнеңдер кергәне ишетелә.

Җиһангир. Привет, голубушка. Кичә генә Казаннан кайттым. (Эреләнеп.) Дерёвня түгел, городской парень абыең. Өч ел инде Казанда.

Гүзәл. Шәһәрдә яшәгәнгә күрәмени туган телегезне оныта башлагансыз, Җиһангир абый. Миңа да русчалатып кына дәшәсез.

Җиһангир. Во-первых, Җиһангир түгел, Джонни мин хәзер. Во-вторых, шәһәрдә, беләсең килсә, русча сөйләшү очень модно. Күп татар шулай эшли. В-третьих, насколько я помню, синең исемең Гүзәл иде бугай, то есть красавица.   (Көлеп җибәрә.) Ха-ха-ха.

Гүзәл. Нигә көләсез? Әллә татарча исемем ошамыймы?

Җиһангир. Исемеңә кыяфәтең, мордочкаң гына туры килә, ә йөрешең белән (Пауза.) – извини за прямоту, аумаклап йөрүче шөкәтсез үрдәк син, то есть гадкий утёнок.

Гүзәл. Бигрәк аяусыз, каты бәгырьле сез, Җиһангир абый.

Җиһангир. Нигә, дөрес түгелмени? Гадкий утёнок булсаң да, аккош язмышы көтми сине. Ты же не дура, сама понимаешь: сиңа бер егет тә өйләнмәячәк.

Гүзәл. Мыскыл итмәгез, Җиһангир абый. Мин сездән кияү сорамыйм.

Җиһангир. Не обижайся, я же признаю: син чыннан да чибәр. Холкың, кешелек сыйфатларың да әйбәт, диләр. Но ул сыйфатларны май кебек ипигә ягып булмый бит.

Гүзәл. Мине тикшерергә кирәкми, Җиһангир абый, мин кияү эзләмим.

Җиһангир. Однако есть выход, дорогая. Яшьлек тиз үтә, чибәрлек тиз  уңа. Йә әйт әле: ни өчен чибәрлекне бушка әрәм итәргә? Бер үзең генә торасың бит. Караңгы төшкәч, кеше-кара күрмәгәндә, яныңа визит ясыйм, дим. Минем кебек асыл егет җирдә аунап ятмый. (Урындыкка утырган кызны артыннан килеп кочакламакчы була, ике кулы белән аның күкрәкләренә үрелә.)

Гүзәл (Җиһангирның кулыннан ычкынып, яңагына чалтыратып сугып җибәрә). Әллә сез мине уйнаш дип белдегезме? Якын киләсе, ягыласы булмагыз миңа, тәти абый.

Җиһангир Ой, ой, какая недотрога! Кул очы тигәнгә дә чер итеп маташкан була. Артистка!

Гүзәл. Гомер буена ир кочагы  күрмәсәм дә, сез адәм актыгын яныма якын җибәрәсем юк. Хатыныгыз, балагыз була торып, һәр итәк артыннан чабучы ловелас бит сез.

Җиһангир. Если хочешь знать, милая, хатын-кыз мине ярата, сами липнут и без ума от меня.

Гүзәл. Ләкин мин түгел. (Пауза.) Җитмәсә, сез яманаты чыккан эт ялкавы.

Җиһангир Авызыңны чамалап ач, горе-красавица.

Гүзәл. Мин Америка ачмыйм, моны бөтен авыл белә. Ни берәр җирдә укымадыгыз, ни бер урында да басылып эшләмәдегез. Өйләнгәннән соң да әти-әниегез җилкәсендә утырдыгыз. Шулай түгелме? Олагыгыз күз алдымнан. (Тәрәзәгә карап.) Сакланганны Ходай саклый, диләр. Йомышлары төшкәндерме, әнә әти-әниегез үзләре дә монда кереп килә.

Җиһангир (тиз генә тәрәзәгә күз сала. Каушаган тавыш белән).  Предупреждаю, минем ни  өчен кергәнемне, визит ясау турында тәкъдимемне ычкындырасы булма. Ни слова! Мин шаярып кына әйттем. Бигайбә, голубушка. (Эчке кат ишек артына яшеренә.)

Гүзәл (көлеп). Еланның койрыгына бассаң, «җизни» дияр дип юкка гына әйтмиләр икән.

Гаделша белән Сания керә.

Гаделша. Исәнме, авылыбызга мәгърифәт таратучы сеңелкәебез.

Сания. Исәнме, Гүзәл.

Гүзәл (урыныннан кузгалып). Әйдүк, рәхим итегез, Гаделша агай, Сания апа.

Сания (ишек артында торган, мыштым гына чыгып китәргә җыенган улын күреп ала.) Бәй, Җиһангирыбыз да монда икән. Нишләп анда – бездән качкан кебек ишек артында торасың, улым? Әллә монда кергәнеңне безгә сиздерәсең килмиме?

Җиһангир. Юкны сөйлисең, әни. Библиотекага үзеңә кирәк китап эзләп керүнең ни гаебе бар?! (Учын авызы янына куеп, әнисенең колагына.) Мин бит беләм: син Гүзәлне яратмыйсың, совершенно не жалуешь. Шуңа күрә күзегезгә чалынмаска теләгән идем.

Гаделша. Безгә юл бирер өчен генә шулай иткәндер, Сания. Качарга монда бернинди дә сәбәп юк. Кемгә-кемгә, ә мин Гүзәлгә ышанам.

Җиһангир. Дөрес әйтәсең, әти. Гүзәл җилбәзәк, легкомысленный  кыз түгел, үз-үзен уважать итә торган кыз. Ладно, мин киттем. (Гүзәлгә.) Ә син, Гүзәл, мин әйткән китапны кайтартырга заказ бирергә онытма инде, яме?!

Чыгып китә. Сания, ым кагып, ирен бер читкә дәшеп ала.

Сания. Син ышансаң да, мин ышанмыйм бу астыртын кызга. Җиһангирыбыз юкка гына аның тирәсендә чуалмый. Өченче көн дә, күз бәйләнгәч, кая барасын әйтмичә кайдадыр йөреп кайтты. Күңелем сизә: бу тоз күз чытлыкланып, алдаткыч чибәрлеге белән көдерәеп, улыбызның башын әйләндерәдер.

Гаделша. Гөнаһланма, әнисе. Син бит китапханәче итеп киленебезне урнаштырасың килгән иде. Әмма да үзидарә башлыгы Зиннур, ятим бала дип, ул эшкә Гүзәлне тәгаенләде. Син шуның өчен ачулы, үчле бу балага.

Сания. Алайса әйт: нигә дип Җиһангир кирәкле китабын Казанда таба алмый,  анда булмаса, нигә шуннан гына үзе заказ бирми?

Гаделша. Нигә дип, ни ... Әй, башны бутама әле. Җиһангир гаиләле кеше. Кеше йөреп торган җирдә дуамалланырга башына тай типмәгән. Әйдә, йомышыбызны йомышлыйк. Син аңсыз хатын түгел, шикләнүеңне сиздерә күрмә.

Гүзәл утырган өстәл янына киләләр.

Гаделша (Гүзәлгә.)  Шыпан-шыпан сөйләшүебезгә хәтерегез калмасын. Бүген Казаннан безнең белән договор төзергә төзелеш фирмасы башлыгы килә. Сания апаң шуны, договор төзегәч, үз өебезгә кунакка алырга кирәкми микән дип киңәш сорый.

Сания. Әйе,  Гаделша абыең, яше иллегә җитеп килгәндә, көтмәгәндә генә, фермер булырга карар итте бит әле. Элек колхозда зоотехник, ә аннары ферма мөдире булып эшләгән иде бит. Эшсез торасы килми.

Гаделша. Ат азгыны тайга иярә. Чая яшьләр эшмәкәрлеккә алына хәзер. Бизнес белән шөгыльләнә. Мин дә көчем барда тәвәккәлләргә, үземне сынап карарга булдым. Банкта ссуда оформить итеп, муеннан эшкә чумдым.

Сания. Атасы, әйткәч-әйткәч, мондый эшкә алынуыңның икенче сәбәбен дә әйт инде.

Гаделша. Эш җайга салынса, бәлки улыбыз Җиһангир да авылга әйләнеп кайтыр, акылга утырыр дигән өметебез бар. Хезмәт бит - иң әйбәт тәрбияче. Бернинди профессиясез шәһәрдә каңгырап, хәер эстәп, җан асраганчы, кайтып, әтисенә ярдәм итәр, аннары инде үзе алып китәр димәкчемен.

Сания. Җиһангирның хәле борчый безне, Гүзәл сеңлем. Институтка кереп яки башка бер җирдә укыйсы килмәде. Кеше ашау өчен яши, укымыйча да ашарга табып була дип кенә карады.

Гаделша (көрсенеп.) Гаепнең башы, билгеле, үзебездә. Бала вакытында әнисе артык иркәләде, үскәч, интегергә өлгерер әле дип, бик эшләтәсе килмәде. Мин дә көне-төне колхоз эшендә йөреп, баланы игътибардан ычкындырганмын.

Сания. Баланың буен гына түгел, акылын да үстергә кирәк шул.  

Гаделша. Укып белем, берәр төрле профессия аласы урынга вакытыннан алда өйләнеп ташлады. Ләкин кая инде ул гаилә өчен кайгырту, семьясын киендерү, ашату өчен акча табу?! Бер урында да басылып, күңел биреп эшләргә теләмәде.

Сания. Инде малае, оныгыбыз, бишенчедә укый. Гаиләсе монда, ә үзе Казанда. Гаделша абыең дөрес әйтә, авылга, туган-үскән җиренә кайтарасы, эшкә күнектерәсе килә улыбызны. Үз фермасы булгач, акрынлап тартылыр, эшкә ябышып ятарга өйрәнер дип өметләнәбез. Намазлык өстенә басып, Ходайдан көн дә шуны сорыйм.

Гүзәл. Зур эшкә алынгансыз икән. Ниятегез, улыгызга бәйле өметләрегез тормышка аша күрсен. Миннән теләк шул, авылдашлар.

Ишек шакыйлар. Авылның җирле үзидарәсе башлыгы Зиннур керә. Аны озата кергән кеше ике кулына да күтәргән китап төргәкләрен идәнгә куеп чыгып китә.

 

Зиннур. Сәлам, авылдашларга! Серегезнең уртасында булыйм.

Китапханә бүлмәсендәгеләр, сәламләп, кайсы уң кулын күтәреп,  кайсы башын иеп ала.

Гаделша. Синнән яшергән сер юк. Минем нинди мәшәкать белән йөргәнне беләсең инде, Зиннур. Бүген договор төзергә Казаннан төзелеш фирмасы башлыгы килергә тиеш. Частный секторга карый торган фирма.

Зиннур. Авылның җирле үзидарә башлыгы буларак, нотариус вазифасы минем өстә. Мин урынымда булырмын.

Гаделша. Бу көннәрдә күңелне тетрәндергән бабам язмышы искә төште әле. Сәясәт корбаны. Тыңласагыз, кыскача  әйтеп  алам.

Зиннур. Әйт-әйт, сөйлә, Гаделша агай. Тыңлыйбыз.

Гүзәл. Вакыты белән сәясәт тә кирәкле шәйдер.

Гаделша.  Әни уфтанып сөйли торган иде: аның әтисен, җиргә ябышып яткан бабамны, кулак ясап, төрмәгә утыртканнар. Ни өчен диегез? Бер казык та какмаган ялкау батрак булмаганы өчен. Ике ат тоткан ул, бер төрәнле тимер сабаны булган. Шуның белән Ор сырты буендагы чирәм җирне күтәреп, уңыш бирә торган иген басуына әйләндергән. Менә шуның өчен халык дошманы ясаганнар бабамны...

Гүзәл. Болгавыр заман булган шул. Идеология шулай кушкан. Большевиклар карашынча – мин моны культура институтында укыган вакытта белдем – имеш, аерым кеше кулында җитештерү кораллары булырга тиеш түгел. Имеш, ул хосусый милек хуҗасына, буржуаз милекчегә әйләнә.

Зиннур. Әйе, ат белән сабанны да шуңа керткәннәр. Бәрәңге түгел бит, көрәк белән казып кына иген үстереп буламыни?! Азык-төлек җитештерү белән шөгыльләнүче крестьянны күрәләтә буу булган бу.

Гаделша. Сәясәткә кереп киттек. Ә шулай да танырга, ярып әйтергә кирәк: хәлле крестьян җыеп алган уңыш-ашлыгын һич тә үзенә генә тотмаган, астына да салып утырмаган, ә авызыннан өзеп булса да, базарга да чыгарган.

Гүзәл. Димәк, азык товары җитештерүче, башкаларны да туендыручы булган.

Гаделша. Минем хәзер менә шундый игелекле «кулак» буласым килә.

Зиннур. Ә без синең кебек фермер исәбенә авылыбызның «кулаклашуын» бик теләп хуплыйбыз.

Бүлмәдәгеләр Зиннур әйткәнне хуш күреп елмаешалар.

Заказ буенча китапханәгә кайткан китапларны китереп, сүзегезне бүлдердем бугай. Гафу. Үзидарәдә эш көтә. Киттем.

Саубуллашып чыгып китә.

Гаделша. Йомышымны әйткәнче, үз сүземне очлап бетерим, дим. Ссуда оформить иткәч, җир алып җибәрдем. Заманында бабам күтәргән җир. Колхоз таралганда, списать ителгән ике тракторны ремонтлаттым. Янә килеп, сусыл һәм кыяклы үсемлек орлыклары юнәтеп, быел ук шул җиргә чәчәргә насыйп булды.

Сания. Гаделша абыеңның артына ут капкан кебек хәзер. Көне буе тыз да быз чаба. Оештыру эшләре белән йөри. Сыер фермасы түгел, сөтчелек комплексы, диләр бит.

Гаделша. Әйе, банктан ссуда алу, җир артыннан йөрү йөз мәшәкать булса, комплекс төзетү - мең мәшәкать. Ярый әле җирле үзиадарә башлыгы Зиннур абыең ярдәм итә, килен белән Сания апаңның булышуы турында әйтмим дә. Сания бит - колхозда бухгалтер булып эшләгән кеше.

Гүзәл. Ә мин сезгә ничек, нәрсә белән ярдәм итә алам соң, Гаделша агай?

Гаделша. Мин, сеңелкәем, әле төзелеп яткан мал сарае янәшәсендә силос корылмасы төзетергә җыенам. Баз итеп эшләтергәме аны, әллә тимер бетоннан яки кирпечтән төзетергәме – шуны ачыклыйсым килә. Синдә шул турыда язылган китап күргәнем бар иде.

Гүзәл. Әйе, бар андый китап. «Авыл хуҗалыгы» дигән бүлеккә куелган. (Урыныннан тора башлый.)

Гаделша. Кузгалма, кузгалма, хәзер үзем табып алам. (Күзлеген киеп, китап шкафлары янына юнәлә.)

Гүзәл (беләгенә киелгән култык таягына таянып, моның янына килә). Менә ул китап.

Гаделша. Әйе, нәкъ үзе. «Бишле» билгесе сиңа.

Сания. Берочтан миңа да бер китап карасагыз иде. «Бухгалтерский учёт» дигән китап. Элек алып торганым бар иде.

Гүзәл. Ул китап та шушы тирәдә булырга тиеш. Зәңгәр тышлы иде бугай. (Шүрлектән янә бер китап алып, култык астына кыстыра.) Хәзер язып бирәм.

Урынына утырып, тартмадан алган формуляр карточкаларын тутыра башлый.

Сания (зәңгәр тышлы китапны Гүзәл алдыннан алып). Мин сораган китап түгел бит бу, матурым.

Гүзәл. Ой, гафу итегез, Сания апа. Тышлары охшаш булгач, бутаганмын. (Урыныннан кузгалып, китапны алмаштырырга китә.)

Сания (иренә, шыпырт кына). Менә күрдеңме эшләвенең рәтен, акрын кыймылдавының нәтиҗәсен. Киленебез Халисә монда эшләсә, мондый хаталануга юл куймас иде.

Гаделша. Энәдән дөя ясамасак иде, Сания.

Гүзәл сораган китапны табып китерә һәм карточкаларга язып,  ике китапны да кулларына бирә.

Гүзәл. Бутап китергәнем өчен тагын бер мәртәбә гафу үтенәм.

Сания. Зыян юк. Табылуы хәерле.

Гаделша. Мең-мең рәхмәт сиңа, Гүзәл сеңлем. Бүген Казаннан киләчәк фирма башлыгы белән сөйләшеп, уртак фикергә килербез дип уйлыйм.

Гаделша белән Сания саубуллашып чыгып китәләр.

Пауза.

Гүзәл. Ярый әле күңелемне тынычландыра торган эшем бар. Китап укучыларның, укучы балаларның ихтыяҗын үтәү, аларны канәгатьләндереп җибәрү күңелгә юаныч бирә. (Пауза.) Әгәр таза булып тусам, кем булыр идем икән мин? Кем белә, бәлки, артист, җырчы булган булыр идем. Ходай миңа моң, матур тавыш биргән бит. Бәлки, гарип булып туганым өчен моңлы иткәндер. Хет җырлап юансын, дигәндер. Титаклап, култык таягына таянып, сәхнәгә – халык алдына чыгып булмый. Җырласам да, кеше югында шул үзем өчен генә җырлыйм инде. (Җырлап җибәрә.)

Талга басып бакчаларда

Сайрар идем кош булсам,

Моңлы-зарлы булмас идем,

Мин бәхетле кыз булсам.

Ишекне шакып, Рәхимҗан керә.

Рәхимҗан. Мөмкиндер бит? Хәерле көн, (Авызын ачып, күзләрен шакмакландырып кызга текәлә һәм, чак кына пауза ясап, сүзен тәмамлый.) сылу туташ!

Гүзәл. Хәерле көн!

Рәхимҗан. Әле генә мин кереп килгәндә, моңга төрелгән могҗизага тап булдым. Ишек төбендә әсәрләнеп, мөкиббән китеп тыңлап тордым хәтта. Һай-һай, бик матур җырлыйсыз икән лә. Сезгә, һичшиксез, консерваториягә барырга кирәктер, сылукай. Минемчә, тумыштан килгән кабатланмас сәләтегез бер авыл кысасында гына калырга тиеш түгел. Киң татар дөньясына чыгарга лаеклы сез. Мин шулай уйлыйм.

Гүзәл. Рәхмәт җылы сүзләрегезгә. Әмма сез нык арттырасыз. Гадәттә кешенең күңелен табу өчен әйтелә торган комплимент итеп кабул итәм мин сез әйткәннәрне.

Рәхимҗан. Һич алай түгел, йөз тапкыр, хәтта мең тапкыр алай түгел.

Гүзәл. Әнә бит никадәр арттырасыз, алагаем саннар кушып сөйлисез. Егетләр шулай кызлар күзенә төтен җибәрергә яраталар инде. Мин сезне гаепләмим.

Рәхимҗан. Ышану-ышанмау – сезнең эш. Әмма мин дөресен әйтәм, ышаныгыз. (Пауза.) Исемегез ничек сезнең? Яшермим, сезнең белән якыннанрак танышасым килә.

Гүзәл. Бер дә белмәгән ир-егет алдында беркатлылык күрсәтеп ачылып китү кыз баланы бизәми. Шулай да, сорагач, әйтим: исемем Гүзәл.

Рәхимҗан. Исемегез дә җисемегезгә туры килеп тора икән. Мин генә түгел, күктәге кояш та шаһит: сез килеш-килбәтегез, бөтен җирегез белән дә бик-бик гүзәл, җырларда җырлана торган тулган ай шикелле йөзегез. Сихри нур бөркелеп торган күзләрегездән күзне аласы килми. Валлаһи, дим менә.

Гүзәл. Сез мине уңайсыз хәлгә куясыз. Телегез бик татлы һәм, ялгышмасам, бик төче дә. Сез артист-мазар түгелме? (Пауза.) Әллә инде сез хатын-кызлар белән чуалырга яратучы – гафу итегез – өстерәлчекме, бер бабникмы?

Рәхимҗан. Зинһар, рәнҗетмәгез мине, Гүзәл туташ. Менә шулай кулымны күкрәгемә, йөрәк турына куеп (уң кулын күкрәгенә куя): «Мин сезгә, Гүзәл, бер күрүдән үк гашыйк булдым», – дисәм, ни әйтерсез?

Гүзәл (югалып кала, йөзен кулы белән каплый; бераздан үзен кулга алып). Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да әйтмәскә кушалар. Мин сезнең гашыйк булуыгызга лаек түгел.

Рәхимҗан. Нигә алай дисез?

Гүзәл. Сез бит әле мине якыннан белмисез. Мине юкка үтереп мактыйсыз. Мин бит... (Пауза.) Исемегезне белмим, кем дип әйтим...

Рәхимҗан. Исемем Рәхимҗан.

Гүзәл. Әйе, Рәхимҗан, мин бит гарип кеше. Тумыштан гарип. Ана карынында чакта ДЦП, ягъни “детский церебральный паралич” дигән авыру кичергәнмен. Уң аягымның тубыгы эчкә таба кәкрәеп формалашкан. Ул аягыма ныклап баса алмыйм, аякка көч килә. Шуңа күрә... (Яшьләнгән күзләрен кулъяулыга белән каплый.) аякка җиңел булсын өчен – култык таягы белән йөрим. (Беләгенә кигән култык таягына таянып, урыныннан тора һәм гарип аягын алга таба суза.) Менә карагыз, минем кебек кызга гашыйк булып буламы?

Рәхимҗан (телсез кала, башын як-якка чайкап сүзсез утыра; бераздан). Әти-әниегез белгән бит, сезне дәваламадылармыни? Операция ясатырга мөмкин булмаганмы?

Гүзәл. Әнием мине тапканда, өзлегеп үлгән. Гарип икәнемне белгәч, әти мине ташлап, читкә чыгып киткән. Мин балалар йортында үстем. Унсигез яшем тулгач, кайчандыр әти-әни яшәгән шушы авылга кайтып төпләндем. Детдомда үскән ятим бала булганга, элек колхоз салдырган ике катлы йорттан бер бүлмә бирделәр.

Рәхимҗан (пауздан соң). Ә әтиегез турында берәр хәбәр бармы соң? Кайда икәне билгелеме?

Гүзәл. Киткән дә югалган. Бернинди хәбәре юк. Эзләтеп караган идем, җавап булмады. Узган ел гына тагын эзләттем. (Пауза.) Монда килеп урнашырга әниемнең рухы тарткандыр инде. Үземне кая куярга белмәгән чакларда каберенә барам. Менә әле мин ябынып утырган ак шәл – әниемнән калган бердәнбер истәлек. Әнинең ахирәтендә сакланган. Монда килеп урнашкач, шул апа бирде. Гөлфирә исемле. Бу шәлне мин әниемнең төсе итеп тотам. Ябынып утырсам, тәнгә рәхәт булып китә. (Пауза.) Халык та үз итә. Авылдашлар арасында ятимлегемне азрак тоям сыман. Әле быел гына читтән торып, Казанда мәдәният институтын тәмамладым. Яшәргә иң зур көч, дәрт-дәрман биргәне - әлбәттә инде, эш.

Рәхимҗан (башын чайкап). Өлешегезгә авыр язмыш туры килгән икән. Хәлегезгә керүемне, мәрхәмәтле мөнәсәбәтемне белдерәм. (Паузадан соң.) Ләкин сүзләремне дөрес аңласагыз иде, мин сезне, Гүзәл, һич тә мескен итеп күрәсем килми. Бер зәгыйфь мәхлук хәленә куеп, кызганырга да җыенмыйм. Чөнки сез аңа мохтаҗ түгел. Сезне көчле шәхес итеп күз алдына китерәм мин.

Шулчак Рәхимҗанның кесә телефоны шалтырый.

Рәхимҗан. Тыңлыйм. Әйе, мин сезенең авылда, Гаделша Шакирович. Юл уңаенда мал сарае төзелеше белән танышып чыктым. Без килешкән проектта эшләп яталар. (Пауза.) Борчылмагыз, вакытында өлгертербез. Силос корылмасы, дисезме? Анысын да сезгә охшаган проектта төзетербез. (Гүзәлгә борылып һәм телефон трубкасын учы белән каплап.) Авыл үзидарәсендә мине договор төзергә көтәләр. Бик кысынкы вакыт. Минем әле монда кат-кат киләсем бар. Һичшиксез очрашырбыз. (Трубкага.) Хәзер килеп җитәм.

Башын түбәнчелекле иеп, саубуллашып чыгып китә.

Гүзәл (күкрәген тотып). Йөрәгем леп-леп тибә, күңелем парә-парә килә. Әллә инде йөрәгемә нурдан коелган пәрәвез сарды, әллә сихри кояш чаткысы оялады. Гашыйк уты шулай кабына микәнни?! Ой, юк, юк, миңа гашыйк булырга ярамый. Җавапсыз мәхәббәт газабы кичерергәме? Кемгә кирәк мин?! Рәхимҗан дигән азамат егет башта, бәлки, мине ошаткандыр да. Гашыйк булдым дип, ихлас әйтте бит. Шунда «мин дә» дип чак ычкындырмадым. (Паузадан соң, аянычлы тавыш белән.) Ә инде гариплегемне күргәч, телсез калды. Күңеле кайтканы шуннан аңлашыла инде. Телефоннан Гаделша агай белән сөйләшүе белән үк, вакытым кысынкы дип, качу ягын карады. Ялтырап алды да яшен кебек юкка чыкты.

Ут сүнә.

 

Дәвамы бар.