Логотип Казан Утлары
Мелодрама

Хан кызы (дәвамы (1))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Икенче күренеш

 

Мансур белән Альмиралар квартиры. Зал күренеше. Түрдә – эченә зиннәтле савыт-сабалар, өстенә вазалар тезелгән бер секцияле стенка. Алгы планда, уртадарак –  ике ягына креслолар куелган журнал өстәле. Өстендә – телефон, уң якта – трюмо белән пуф. Сул якта ярым кыйгачлап урнаштырылган диван һәм аның алдында телевизор тора. Юлга чыгу белән бәйле ыгы-зыгы вакыты.

Альмира (Мансурга). Тагын командировкага җыенасың инде. Үзегезнең фирма йомышы, төзелеш эшләре белән авыл-район җиренә йөрүеңә бик исем китми. Бер бөртек хатыныңны ял итәргә күбрәк чит илләргә йөртсәң иде син.

Мансур. Берничә мәртәбә Төркиядә булдык лабаса. Кырымда да булып кайттык.

Альмира. Анда кем азрак акча юнәлтә ала, шул йөри хәзер. Минем менә Испаниядә, Кипрда, Канар утраулары кебек затлы урыннарда буласым килә. (Иренең киемнәрен төреп, чемоданына салыша.)

Мансур. Нәфсе артыннан куып булмый. Ел саен кая да булса барабыз. Кайчакта елына ике урынга. Үзең беләсең, күп вакытым эштә үтә.

Альмира. Елына бер яки әллә нидә бер генә ике урынга бару аз, сөйкемле эшкуарым. Ел саен бик шәп ике урынга бару да таман булачак. Яшь чак бик тиз үтеп китә. Кәттә ирләр әйткәндәй, йөреп, дөньяның артына тибеп калырга кирәк.

Мансур. Кемнәр ул кәттә ирләр дигәнең? Рәхимҗан белән мин кәттә кыланучы, үзләрен дөньяның тоткасы итеп санаучы акча капчыклары түгел. Без – иерархиянең уртадагы, дөресрәге, түбәндәге баскычында торучы бизнесменнар.

Альмира. Эшкуарга зур акча артыннан куу, кәттә итеп яшәргә ашкыну да килешә инде.

Мансур. Юк, Альмира, без акча агып килсен дип кырын, харам эш белән шөгыльләнмибез, диңгез буендагы экстралюкс отельләрдә сөяркәләр белән ял итмибез, хатын алыштырмыйбыз...

Альмира(иренең муенына сарылып, ике яңагыннан, маңгаеннан чат-чат үбә башлый). Менә шуның өчен яратам да мин сине, эшкуар сөйкемлем. Мин бит синең фәрештәң. Хатынын фәрештә итеп күрәсе килгән ир аңа бөтен шартларын тудыра.

Мансур (елмаеп).Сырпаланырга оста инде син, хәйлә фәрештәсе. (Исенә килеп.) Онытып торам икән, бер кызыклы яңалык турында ишетәсең киләме?

Альмира Нишләп килмәсен? Әйт кенә. Колакларым – локатор!

Мансур. Рәхимҗан тиздән буйдаклыгына чик куймакчы була.

Альмира Өйләнергә җыенамыни? Күптән көтә идек. Шалтыратып шатландырыйм әле ахирәтем Камиләне. Рәхимҗанның үзенә тәкъдим ясаячагын белми бит әле.

Мансур. Юк, аны яратса, күптән өйләнгән булыр иде. Өнәп бетерми аны Рәхимҗан.

Альмира.Кай җире кешедән ким аның? Кай җире ошамый, ди?

Мансур. Кияүгә чыкмас борын акыл өйрәтүе, үз кубызына биетергә тырышуы ошамый. Командовать итәргә ярата, ди. Өйләнешсәк, миннән подкаблучник ясамакчы, ди.

Альмира.Кызык икән. Беренче тапкыр ишетәм. Кемгә өйләнмәкче була соң ул?

Мансур. Мамадыш районының үзе яңа гына булып кайткан авылда – мин сиңа ул авыл турында әйткән идем, без анда сөтчелек комплексы төзибез – менә шунда ул күңеленә бик охшаган бер кыз белән танышкан. Китапханәдә эшләүче Гүзәл исемле кыз, ди.

Альмира.Һе. Бик гаҗәп икән. Күргән дә капланганмыни?

Мансур. Әйе, бер күрүендә үк гашыйк булган. Бик чибәр, өстәвенә бик тәрбияле, чын татар җанлы кыз, ди. Андый хәлләр булып тора бит дөньяда. Вакыты-вакыты белән андый никах ике-өч ел йөреп никахлашкан гаиләдән уңышлырак та булып чыга. Безнең дустыбызга да шулай язсын иде.

Альмира.Тиздән туйлары булачак инде алайса.

Мансур. Яңа гына танышканлыктан, Рәхимҗан кызга тәкъдим ясамаган әле. Әмма анысы озакка бармас. Рәхимҗан бик тәвәккәл егет бит. (Пауза.)  Менә шул күптән көтелгән яңалык. (Чемоданын кулына ала.) Ярый, мин киттем. Самолётка өлгерергә кирәк.

Альмира (барып иренең муенын коча һәм яңагыннан кат-кат үбә-үбә). Исән-сау йөреп кайт, эшкуар сөйкемлем.

Мансур чыгып китә.

Альмира (үзалдына). Һавадагы торна әле ул кыз. Эрләмәгән-сукмаган киндер ыштан хәлендә. (Мәкерле елмаеп.) Эш тирәнгә киткәнче ничек тә араларын суытырга, бозарга кирәк җанашларның. (Журнал өстәлендә торган телефон янына килә. Трубканы кулына алып, номерлар җыя.) Алло, алло, Камилә, синме? Альмира бу. Тиз генә килеп җит әле, ахирәт. Срочно эш килеп чыкты. Көтәм.

Авыз эченнән генә көйли-көйли, янәшәдә торган телевизорны кабыза.

Диктор сөйләве ишетелә.

О-о, гражданлык флоты диңгезчеләрен күрсәтәләр икән. Иллә бәхетле дә инде моряк хатыннары. Көнләшәм шулардан.  Ирләре елына берничә ай диңгездә булалар. Хатыннарын акчага да тилмертмиләр. Рәхәткә чум гына...

Ишектә звонок. Каударланып, Камилә килеп керә.

Камилә. Исәнме, малайкаем, йә, нәрсә булды? Нәрсә өчен дип эшемнән бүлдереп чакырдың?

Альмира. И-и ахирәтем Камилә...

Камилә (әңгәмәдәшен бүлдереп). Ничә мәртәбә әйтергә була, мин сиңа Камилә түгел, ошамый андый деревенский исем миңа. Мин – Камилла, Камилла. Ишетәсеңме, нинди матур яңгырый. Ка-мил-ла...

Альмира.Эшем кала дип зарланма, Камилла. «Салон красоты»да кәнтәйләргә, модница тәтәйләргә маникюр да педикюр ясап утыру зур эшмени?! Монда әле хәтәр нәрсә килеп чыкты.

Камилә. Нәрсә булды тагы?

Альмира. Егылып китә күрмә. Өмет баглап йөргән Рәхимҗаның башкага өйләнергә җыена, ди.

Камилә (күзләрен шар итеп). Өйләнергә?! Кемгә?

Альмира.Мансур әйтте бу яңалыкны. Рәхимҗан Мамадыш районындагы бер кызга гашыйк булып кайткан. Тәкъдим ясарга җыена, ди.

Камилә. Менә сиңа мә! Женихым, киявем шулдыр дип, шуңа үзеңне ышандырып йөр инде. Баштан ук аны үз җаема көйлим дип азаплан.

Альмира.Үз уңаеңа көйлим дип, булыр-булмас акылың белән акыл өйрәтергә алынып, ачуын гына чыгаргансың син аның, Камилла. Хуҗа Насретдин аты түгел бит ул. Корбан буласы килмәгән.

Камилә. Мине шулай эшләргә үзем барып йөри торган имче карчык өйрәтте ич. Ир кеше ул кулга тиз ияләшә торган хайван белән бер. Көйли-чөйли белсәң, аны ат итеп җиңәргә дә, сыер итеп саварга да була, диде.

Альмира. Син ул карчыкның киңәшен дөрес аңламагансың. Рәхимҗан ул сиңа уҗым бозавы түгел. Чын ирләр кебек үзен баш итеп тоярга ярата. Үзеңне төлке кебек тотып, йон уңаена сыпырырга кирәк иде.

Камилә. Соң хәзер утырып елыйммыни инде?!

Альмира. Мәлҗерәмә, җебергә ашыкма, ахирәт. Эш узмаган. Рәхимҗаныбыз кыз куенына кермәгән әле. (Мәкерле елмаеп.) Мин ничек тә никахларын булдырмый калырга кирәк дигән фикергә килдем.

Камилә (җанланып). Мин ике куллап риза. Мондый ният барып чыксын өчен Иблис чанасына утырырга да әзермен. Нишләргә кирәк соң безгә? Кулай юлы бармы?

Альмира. Бик белдекле имче-ырымчы танышым бар, дисең бит. Алар бозым ясарга, сихергә бик оста кавем. Акчаңны кызганма, бар шуңа. Иң кулай юлны шул өйрәтер.

Камилә. Җен син, малайкаем! Каян башыңа килде?! Иблис үзе булмаса да, шайтан өйрәтеп тора бугай сине. Мин шушы ял көнне үк ул карчык янына барып чыгам.

Альмира. Алайса хуш. (Кул сәгатенә карап ала. Хәйләле елмаеп.) Кунак киләсе бар. Әзерләнергә кирәк.

Камилә китә. Альмира трюмо каршындагы пуфка утырып, үзенә макияж ясарга тотына.

Альмира (үзе туктаусыз сөйләнә). Бая мин моряклар турындагы тапшыруны юкка гына ак көнләшү белән кызыгып карамадым. Хатыннары райда, җәннәттә яши аларның. Айлар буена иректә. Теләгән кешең белән очраша аласың. (Пауза.) Ә без, хатын-кызлар, чыннан да, гүзәл зат, кешелек дөньясының сылудан сылу ярты өлеше. Бер ир өчен генә дөньяга килгәнмени без?! Әнә артистлар, кино, эстрада йолдызлары дөрес эшли: һәркайсы диярлек әллә ничә ир алмаштыра. Бер ир белән яшәгәннәренең дә любовниклары бар. (Көзге каршына басып, боргаланып-сыргаланып сөйләнә.) Йә, кай җирем белән мин алардан ким? Буй-сыным зифа, күл камышы кебек, күкрәкләрем – тулышып торган пар ахак. Шулай торсыннар әле, ирем бала яратса да, пока бала табарга җыенмыйм. (Артка каерылып, башын иеп, карашын арт санына юнәлтә.) Ә ирләр күзен кыздыра торган күпереп торган янбашларым, кочар өчен яратылган зифа билем? Кем әйтер Микеланджело, Рафаэль ясаган гүзәл мадонналарга мин тиң түгел дип?! Үз дәрәҗәсен белгән һәр сөйкемле хатын җае чыккан саен сөеп һәм сөелеп калырга тиеш. Без, гүзәл затлар, шуңа лаекмы – лаек. Мы этого достойны. Ярый әле ирем, озакка булмаса да, вакыт-вакыт командировкага йөри. (Телефон янына килеп, номер җыя.) Алло, ал-ло, Джонни, Җиһангирым, синме? Авылдан күптән килдеңме? Сагындым, җанкисәгем. Аягың җиргә дә тимәсен, хәзер үк килеп җит. Кара аны, кергәндә кеше күзенә чагыла күрмә.

Авыз эченнән көйли-көйли, табын әзерли башлый. Стенкадагы бардан журнал өстәленә коньяк чыгарып куя, булка кисәкләренә май белән икра яга.

Ишектә звонок.

Җиһангир. Мөмкинме?

Альмира. Әйдә, рәхим ит, Джонни сөеклем.

Кочаклашлар. Озак кына аерылмыйча, үбешеп торалар.

Шундый сагындым үзеңне, җанкисәгем.

Җиһангир. Мин дә, голубушка моя. (Альмираның янә яңагыннан үбеп ала. )

Альмира. Өстәл янына уз. Иркенләп, бәйрәм итик. Беркем дә комачауламый. Ирем командировакага китте.

Кресло-кәнәфигә утыралар. Җиһангир рюмкаларга коньяк сала.

Икесе дә рюмкаларын күтәрәләр.

Җиһангир. Нәрсә өчен эчәбез?

Альмира. Шушындый бәйрәм мизгелләре күбрәк булсын өчен. (Залга карап.) Без, гүзәл затлар, моңа лаек бит. Мы этого достойны.

Җиһангир. Я согласен, голубушка. Әйдә, беренчесен төбенә кадәр эчик.

Чәкәштереп эчәләр, закускалардан авыз итәләр.

Альмира. Авылда ял итеп булдымы соң?

Җиһангир. Бигүк ял итә алмадым. Все вот так заняты (кулын муены турында йөртеп күрсәтә). Әти белән әни молочный комплекс төзетеп яталар.

Альмира.Син Мамадыш районының кайсы авылыннан әле?

Җиһангир. Ташъелгадан.

Альмира (җанланып). Ә-ә, шулаймыни?! Алайса бер сорау сиңа: сезнең авылда китапханәче булып кем эшли?

Җиһангир (сагаеп). Бер аксак-туксак кыз шунда. Нигә сорыйсың аны? (Кулын авызы янына куеп, мыштым гына залга дәшә.) Әллә берәрсе аның тирәсендә чуалырга маташканымны китереп тә җиткергәнме?

Альмира. Безнекеләр төзи бит ул комплексны. Шулар ул кыз янында булганнар. Бик чибәр, ир-ат кызыгырлыкмы?

Җиһангир. Чибәрлек белән чиркәү салдырып булмый. Костыльга таянган гарип чибәрлек кемгә кирәк? Ә менә син ичмасам ультрачибәр принцесса. (Яңагынннан үбеп ала.) Әйдә, бу юлы брудершафтка эчәбез. Суз, голубушка, кулыңны.

Рюмка тоткан кулларын бөкләп, беләкләрен бер-берсенә эләктерәләр.

Альмира. Без болай да бик якын парлар бит. Ни өчен брудершафтка эчәбез?

Җиһангир. Үзең беләсең, мин сине бик нык итеп, бик качестволы итеп сөям. Так?

Альмира хуплап, башын ия.

Раз так, то минем гонорарымны да бермә-бер арттырырга бик вакыт. Моңа син бик теләп ризасыңдыр дип уйлыйм. 

Альмира. Риза, риза, җанкисәгем. (Стенка тартмасын ачып, ридикюлен алып килә һәм аннан бер төргәк акча чыгара.) Син сораган сумманы хәзер үк бирә алам. Мә, хәтта арттырып та бирәм.

Җиһангир (кулына кергән акчаларны берәм-берәм санап, кошелёгына сала һәм түш кесәсенә тыга.) Менә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәргә дә була.

Альмира. Йокы бүлмәсендә урын әзер. Зарыгып, безне көтә, җанкисәгем.

Урыннарыннан кузгалалар. Альбина Җиһангирдан артка калып, залга серен тишә:

Аш-суга осталыгым юк. Өй эшен дә юньле-башлы белмим. Иллә мәгәр ирләрне ничек иркәләргә дигәндә, мин – супер. (Баш бармагын күрсәтә.)

Янәшәдәге йокы бүлмәсенә кереп китәләр. Музыка. Ут сүнә.

***

Ут кабат кабына. Бераздан тышкы ишек йозагы ачылган тавыш ишетелә.

Кулына чемодан тотып, Мансур кайтып керә.

Мансур. Уф-ф, юлым уңмады. «По техническим причинам» дип очуны иртәгәгә, иртәнге сәгатькә күчерделәр. Өем бар чакта нишләп аэропортта утырыйм, ди. Кайттым менә. Альмира йоклый торгандыр. Уятмыйм дип, ишекне үзем ачып керергә булдым. (Пиджагын салып кресло башына элә.) Мыштым гена кереп, җефетем кочагына чумыйм әле (Йокы бүлмәсенә кереп китә).

Шул мәлне эчке яктан Альмираның чәрелдәп кычкырганы ишетелә: «Әтекәем, харап булдык. Беттем, беттем!». Альмира белән Җиһангир атылып, залга чыгалар. Альмира – эчке комбинациядән. Җиһангир – трусиктан. Кулында чалбары.

Альмира (еламсырап). Әй Алла, хараплар булдым. Ходаем, коткара күр! (Калтыранган куллары белән ике яклап башын тотып, үксеп елый).

Мансур. Алланы хыянәткә барганчы искә төшерергә иде, тәмуг кисәве. (Бер читтә каушаудан чалбарын кия алмыйча азапланган Җиһангирга таба ымлап.) Кемең бу, ялгыз һәм ирле бозык хатыннар исәбенә яши торган альфонсмы, әллә электән сөйгән, минем артта качып очраша торган мәгъшукаңмы?

Альмира эшдәшми, үксүен дәвам итә.

Ә, бәлки, астыртын гына гашыйк булган кешеңдер. Миннән аерылып, шуңа кияүгә чыгарга җыенасыңдыр?

Альмира (барып, Мансурның алдына тезләнә). Юк, бәгърем, сине беркемгә дә алыштырмыйм. Зинһар, мине гафу ит. (Үкси.) Табаныңны үбеп, ант итәргә дә әзер. Моннан соң бер ир-атны да якын җибәрмәм. Ышанмасаң, Алла белән ант итәм.

Мансур. Җенси бозыклыгыңа, харам шөгылеңә Алланы катнаштырма, фәхеш. Азгын нәфсеңә, тәкатеңә хуҗа булырга кирәк иде. (Чыгып таярга җыенган Җиһангирга борылып.) Ә син, хәсис, качарга ашыкма. Тәпәләргә җыенмыйм. Соравым бар.

Альмира (Җиһангирга күрсәтеп). Мине юлдан яздыручы шул Иблис. Шул коттырты мине.

Җиһангир. Узган елны компьютердан үзең эзләп таптың бит, гадюка. Үзең чыктың миңа. Син котырганга хәзер мин гаеплемени? (Залга карап.) Элек кәнтәй хатын-кыз, үзем дә, бүлмәм дә буш дигәнне аңлатып, имән бармагында ачкыч әйләндереп йөри иде. Хәзер компьютер бар. Теләгенә бик җиңел ирешә ала.

Мансур. Димәк, сез бер ел буена инде очрашасыз?! Һәм, әлбәттә инде, акча исәбенә?

Җиһангир (теләр-теләмәс кенә). Ну-да.

Мансур. Акча эшләү өчен ата-бабаларыбызның төшенә дә кермәгән бик җиңел кәсеп тапкансың. Бик шакшы кәсеп. Кайсы яктан син?

Җиһангир дәшми.

Альмира.Сез сөтчелек комплексы төзи торган авылдан ул.

Мансур. Мин, сукыр, эш белән мавыгып, синең тасма телеңә, фальш кыланышыңа алданып, квартирамны яшерен притонга әверелдерүеңне сизми йөргәнен. Инде барысы да ачык. (Җиһангирга.) Кулымны пычратасым килми. Кабыргаларыңны санаганчы, ычкын моннан, сасыган тәкә, хәшәрәт альфонс.

Альмира Шул гына харап итте мине. И Раббым...

Мансур (хатынына җирәнгеч караш ташлап). Ә сине мин, аягыңнан эләккән асыл кош, маңгаеңны ташка бәрсәң дә, халык әйтмешли, утырып нәҗесеңне ашасаң да, гафу итә алмыйм. (Пауза.) Өйдә эшләмичә ятып, «Салон красоты»ларга, мода ательеләрендә, фигура саклыйм дип престижлы фитнес-клубларда йөреп, азуың җиткән синең. Әзергә бәзер яшәп, маеңа чыдаша алмый башладың. Бар эшең – киенү дә ясану, сәгатьләр буе әшнәләрең белән телефоннан ләчтит сату, махсус магазиннарда антиквар әйбер җыю. Иренең кадерен белмәгән, иренә хыянәт иткән хатын белән мин яши алмыйм. (Чемоданын кулына ала.) Син пычраткан постель – шакшы чүплек башы хәзер, син сулаган бүлмә һавасы – минем өчен агу. Мин гостиницага китеп кунам. Калганын соңыннан хәл итәрбез. (Китәргә җыена.)

Альмира. Китмә, бәгърем, зинһар, кал. Асылыныйммыни инде гафу ит дип? (Ишек төбенә барып, юлга аркылы сузылып ята.) Әллә шушы тупсага ятып, җан биримме? Юк, юк, ничә ел бергә гомер иткән хатының өстеннән атлап чыгарга җөрьәт итмәссең. (Чыгарга җыенган иренең аякларын кочып ала.) Беркая да җибәрмим мин сине. Үтер, җибәрмим. (Үзе үкси).

Мансур. Уйнаш иңгән йорттан кот, бәхет кача дип, дөрес әйтәләр. Тәкатеңә хуҗа булмыйча, тәнеңне, намусыңны син Иблискә саткансың. Инде хыянәтеңә күрә җәза – талак, хурлыклы аерылышу көтә сине, тәти җанашым. (Хатынын аркылы атлап чыгып китә.)

Альмира үксеп елап кала.

Ут сүнә. Сагышлы музыка яңгырый.

 

Өченче күренеш

Шул ук зал күренеше. Журнал өстәленең як-ягында Альмира, Камилә һәм имче-ырымчы Миңлебикә карчык сөйләшеп утырылар.

Камилә. Без, Альмира малайкаем, икебез дә бер үк хәлдә хәзер. Икебезне дә бракка чыгардылар. Беребезне – женихы, икенчебезне ире ташлады.

Альмира (маңгаена тар итеп бөкләнгән ак яулык бәйләгән). Канатларны каерадыр аерылу сәгатьләре дип, бик белеп җырлыйлар икән. Ничәмә көн инде үземә урын таба алмыйм. Ут йотам.

Камилә. Син узган атнада, мәлҗерәмә, ахирәт, эш узмаган әле дип, өметле киңәш биргәң идең. Киңәшеңне тотып, имче-ырымчы әби янына барып чыктым.

Альмира. Нинди юл өйрәтте соң?

Камилә. Таныш бул, каршыңда утырган Миңлебикә әби шул үзе инде. Яныма утыртып алып килдем. Икебез дә аның ярдәменә мохтаҗ бит. Әҗереннән тормабыз дип көчкә ризалаттым.

Альмира (янында утырган ырымчы әбинең аркасыннан кагып). Килүең әйбәт булган, әбекәй. Файдасы тияр микән соң? Батканда, саламга ябышу гына булмасмы?

Миңлебикә. Тияр, тияр. Ак ырым ярдәм итмәсә, име, карасыныкы тияр. Ир бирмәк – җан бирмәк, ди әби-бабайлар. Мужигыгызны сез теләмәгән нисадан, кыз-хатыннан биздерә торган төрле әмәлләр бар.

Камилә. Безгә иң әйбәтен өйрәт, Миңлебикә әби. Үзең әйткәндәй, безнең мужикларыбызны кире кайтару өчен үзең дә куәтле ырым яса.

Миңлебикә. Миннән тормас. Сезнең дә катнашлык итүегез кирәк, балалар, име.

Альмира. Без риза, әбекәй. Өйрәт кенә, нишләргә безгә?

Миңлебикә. Минем әбием дә тирә-якта танылган имче-ырымчы иде, име. (Камзол итәген күтәреп, биленә бәйләгән чүпрәк сумкасыннан, дүрткә бөкләп, кат-кат итеп тезелгән кәгазьләр бәйләме чыгара.) Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Менә, балалар, әбиемнән өйрәнеп калган ырым догасы, сөйдергеч бөтие, име. Гарәп язуы белән икегезгә дә җитәрлек итеп яздым.

Камилә. Нишләтергә аларны?

Миңлебикә. (сумкасыннан янә искереп беткән кулъязма дәфтәр чыгара) Әбиемнән калган дәфтәрдә, име, болай әйтелгән (укый): «Шарты будыр: әүвәле ата-анасының, кыз-хатынның яки ир-егетнең вә үзенең исемен язсын. Доганы өч кәгазьгә күчерсен: берсен ырым тәгаенләнгән кешенең йөри торган җиренә күмгәй, берсен агар суга биргәй, берсен үзе белән тоткай», име.

Альмира. Ә догасында, сөйдергеч бөтиендә нәрсә диелгән? Анысын да укып күрсәт инде, әби.

Миңлебикә.  Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин.

«Багладым башыны, мәндин башкага әйләнмәсен!

Багладым ике күзене, мәндин башкага карамасын!

Багладым ике колагыны, мәндин башканың сүзне тыңламасын!

Багладым телене, мәндин башка берлән сүзләшмәсен!

Багладым йөрәкене, мәндин башканы йылындырмасын!

Багладым барча әгъзаларын, мәндин башка сәүгәне булмасын!

Ай да кайта, көн дә кайта, кире яныма әйләнем кайтсын!

Име-ырымы шул булсын, беркайчан да миннән аерылмасын!»

Һәйбәт дога бит, балалар, име?

Альмира. Әйбәтен әйбәт тә, ничек итеп асфальт җәелгән җиргә күмеп булыр икән аны? Монда Казанда мужикларыбызның йөри торган җире гел асфальт бит, әби.

Миңлебикә. Әгәренки шикләнсәгез, име, кара ырым белән бәйле бә-әк хәтәр бозым әмәле бар. Моның өчен кәфен теккән энә кирәк. Анысын да юнәтеп алып килдем – берәү генә түгел, икәү. Шул энәне мужигың йөргән кыз-хатынның берәр җиренә кадыйсың, имә. Йә киеменә, йә утырган урындыгына, йә кереп-чыгып йөргән ишегенә.

Камилә. Сихер белән бәйле гамәл икән.

Миңлебикә. Әйе, кара сихер бу. Шул икәүсенең араларын боза, мәхәббәтләрен үтерә. Мәет энәсе бит.

Альмира. Ә ул энәне иреңнең берәр җиренә кадарга да ярыймы?

Миңлебикә. Ярамый. Ирнең ирлеген бетерә, диләр.

Камилә. Ирлеге булмаган ир безгә ни пычагыма!

Көлешәләр.

Миңлебикә. Килгәч-килгәч, име, тагын бер бик файдалы ысул өйрәтим дим, балалар. Бусы да сихер ырымы. Тавык тизәге кушылган көлне мужигың белән көндәше очраша торган җиргә cибәргә кирәк. Аларны бергә бәйли торган юлга, име. Көлгә кабер туфрагы кушсаң да ярый. Сипкәндә: «Аралары сүрелсен, өзелсен, төгәнсен», – дип әйтсәң, име, отыры якшы була.

Альмира. Өметсез – шайтан гына. Без – оптимист. Син бу ырым-сихерләрне өйрәтеп, безгә өмет, җан керттең, әбекәй.

Камилә. (ахирәтенә) Теге вакытта иң кулай юлны шул әби өйрәтер дип син бик белеп әйттең. Менә күпме ырым өйрәтте Миңлебикә әбиебез.

Альмира. (акча бирергә дип, ридикюленнән чыгарган кошелегын актара башлый). Дога язылган кәгазьләреңне һәм энәләреңне калдырырсың инде, әбекәй.

Камилә. Син авылда торасың бит, Миңлебикә әби. Акчасыннан тормабыз, тавык тизәге кушылган көлне дә юнәтеп бирерсең инде.

Икесе дә Миңлебикәгә акча бирәләр. Миңлебикә карчык акчаларны камзол астындагы чүпрәк сумкасына салып, дога кыла.

Миңлебикә. Бер хатынның хәйләсе 70 шайтанга тора. Ә кара сихергә шайтан-җеннәр үзләре ярдәм итә, ди. Бар да сез теләгәнчә булыр, балалар.

Ут сүнә. Пәрдә ябыла.

Дәвамы бар.