Логотип Казан Утлары
Поэма

Качу (поэма)

Язмышны алдарга уйлап, әйләнеп узган юлыңда, язмышың  

сагалап торыр.

Голди Хоун.

Нәрсәне күзалларга теләсәң – шул чынбарлыкка әверелер.

Нәрсә уйлыйсың  –  шул бар.

Пабло Пикассо.

 

 

 

Бу авылның юлы, урамнары

Йөрәгемә тирән уелган.

Балачакта диңгез тубыктандыр,

Истәлекләр хәзер  – муеннан.

Менә бусы без үскән йорт инде,

Монда бакча, монда ашханә...

Ә ятимлек безне тигезләгән,

Исебез дә китми башкага.

Ашау әйбәт. Тик, киемнәр генә

Сәләмә дә кайчак, ертык та.

Тәрбия дә үси-пүси түгел,

Нәсихәт тә түгел, нотык та.

Яшеңә дә монда карамыйлар,

Эшли алган эшкә кушалар.

Кемдә пычкы, көрәк, балта... Кызлар

Савыт-саба, идән юалар.

Тыңламаска теләк тә юк монда,

Теләсәң дә булмый карышып.

Эшләмичә ашап булмаганны

Кечкенәдән аңлый барысы.

Йөзләп бала тигезлектә яши,

Күпме малай, күпме кыз бала...

Кичен тормыш тына. Ләкин иртүк

Ыгы-зыгы тагын кузгала.

Кайда да шул инде. Кемдер усал,

Кемдер көләч, кемдер сагышлы.

Беркем зарланмый, тик. Ничек булган,

Шулай кабул иттек язмышны.

Ятим икән, ятим. Нәрсә булган?

Куелмаган бит баш бүкәнгә.

Безнең алда якты киләчәк бар,

Исебез дә китми бүтәнгә.

Бер җайланган көйгә көн итәбез,

Калган барысы да тубыктан.

Киләчәктән түгел, чорлар буе

Ялгызлыктан адәм курыккан.

Ятим язмыш аянычын уйлап,

Мескенләнеп, жәлләп үзеңне,

Ялгыз булсак, бәлки, елар идек,

Күмәк күчтә күңел түземле.

 

Килер бер көн, кузгалырбыз без дә,

Алда торыр яңа бусага.

Язмышыңнан качып булмый икән,

Балачактан китеп булса да.

Барыбыз да монда бер сәбәптән,

Сорашу юк берни, беркемнән.

Без барыбыз бер тән, бер җан идек,

Таралыштык, ләкин, бер көндә.

Канат җәйгән кош баласы кебек,

Без сикердек тормыш эченә.

Тик, ниндидер терәк җитми икән

Ятимлектә үскән кешегә.

Гамьсез иде күңел без үскәндә,

Барысы да булды тубыктан.

Хәзер бит ул сәер ялгызлыкка,

Чынбарлыкка килеп юлыккан.

Кыен булды терәк-таянычсыз

Җайга салу яңа язмышны.

Барысын да җиңеп чыкты күпләр,

Кайберәүләр, ләкин, ялгышты.

 

Көннәр уза охшап бер берсенә –

Малайларга кирәк маҗара.

Чыгып качтык, беркөн, йортыбыздан,

Аулак сүзгә килеп үзара.

Арча – Казан. Кылтыр-кылтыр вагон.

Ничә тапкыр бу юл үтелгән.

Акча да юк. Өстебездә кием –

Кайсы ертык, кайсы сүтелгән.

Тоталар да, кайчак, тикшерәләр,

Ә син гамьсез басып торасың.

Сорашалар, аннан җибәрәләр,

Бездән нәрсә алып була соң?

Килеп кердек Казан каласына,

Иркен сулыш, татлы хөррият.

Кесә такыр. Тик, бу бәла түгел,

Ә күңелдә бары бер ният:

Туенганчы бер суларга иде,

Озаккарак сузып көннәрне.

Татлы исле бу хөррият хисе

Исертмәгән икән кемнәрне?..

Мин апага киләм. Ә ул эштә.

Анда ыспай, купшы “түтиләр”,

Нидер чутлап, нидер язып-сызып,

“Коммунистик бурыч” үтиләр.

Пәйда булам ишектә мин шулчак,

Арча – Казан юлы үтелгән.

Бераз тузан кунган. Ә киемнәр,

Кайсы ертык, кайсы сүтелгән...

“Абау, энем, ничек килдең монда?”

“Түтиләр” дә кала аптырап.

Мин елмаям. Мин Казанда, димәк.

Монда көн дә бераз яктырак.

Ә апаның тулай торагында

Бер-ике көн кунып була бит.

Бераз акча бирер. Ул үзе дә

Алтмыш тәңкә алып тора бит.

Онытмыйбыз, әле кайтасы бар

Үзебезнең “тулай торакка”.

Кайткач, шактый әрләп алырлар бер,

Киткән өчен шулай еракка.

Чаңнар сугып, безне эзләмиләр,

Белмиләр дә, хәтта, кайда без.

Аңлыйлардыр, бик ашыйсы килгәч,

Без барыбер кире кайтабыз...

Беләләрдер, безнең ирек кыска,

Ике-өч көн булыр күп булса.

Качып китү – тиле шуклык кына,

Тормыш бөтен, тамак тук, юкса.

Кем сагаеп, кем көнләшеп карый –

Без азатлык тәмен беләбез.

Көн тәртибе шул ук. Без үзгәрдек.

Түземлелек безгә теләгез.

Билгесез юл – хәтәр сәяхәт ул.

Тик, аяусыз аның ачышы –

Ирек бит ул күңел ачу түгел,

Ә аяныч язмыш ачысы.

Алар эшли, без качабыз, имеш.

Нишлисең бит, бераз юләр без.

Еллар узар. Бу таркаулык өчен,

Без әле бик кыйммәт түләрбез.

 

Бар нәрсәнең үз вакыты була,

Билгеләнгән көне, сәгате.

Тик, ашыга кемдер, көтә белми,

Санга сукмый тәүфыйк-тәкатен.

Җайлап-майлап алып буладыр ул

Исем-бүләкләрнең иң зурын.

Як-ягыңа, алга-артка кара –

Синекеме икән бу урын?

Аклау, яклау артык кыен булыр,

Соңрак бу бәянең хаклыгын.

Гавам-кавем бик шикләнә икән,

Кемгә бар соң аның шатлыгы?

Кабаланма, өстән, читтән кара –

Бардыр синең насыйп бүләгең.

Әйтсен кавем: сиңа тиеш бәя,

Син гомерең белән түләдең.

Синең вакыт – тик синеке генә,

Син бәхәссез лаек дисеннәр.

Балкып торыр шунда тыйнак йөзең,

Тоныкланыр җәһәт исемнәр.

Әле генә чабып йөри идек,

Вакыт узган, инде үләсе.

Ни әйтсәң дә, насыйп бәрәкәтне

Исән чакта килә күрәсе.

Кабаланма чабып. Барыбызның

Билгеләнгән көне, сәгате.

Ашыкканның әҗәле дә бик тиз,

Җитми икән яшәү тәкате.

Була кайчак, юллар дөрес кебек,

Ерагая, ләкин, арабыз.

Ялгыш юлга кереп китәбез дә,

Адашканны сизми барабыз.

Киртәләр юк. Купшы чырай белән,

Көткән кунак булып йөр генә.

Ләкин, барасы бар... син бер үзең анда.

Тик бер генә. Бары бер генә.

 

Йөзе юклар битлек кия белә,

Сүзе юклар күпме сүз яза.

Үзе юклар читтән әйтеп тора,

Алдый белә, бер дә булмаса.

Алай сөйләп, болай эшли белә,

Ә йөзендә битлек эзе бар.

Өметләнмә, ихлас сүз ишетеп,

Бу дөньяның ике йөзе бар.

 

Язмыш юлы – сөйләп бетергесез,

Барысы да артта, үтелгән.

Истәлекләр эзе эзгә түгел,

Җөе буйлап еллар сүтелгән.

Барыбыз да үз гомерен яши,

Төрле төстә язмыш бизәге –

Иксез-чиксез чорлар арасыннан

Иңдерелгән вакыт кисәге.

Иңен-буен, күләм-авырлыгын

Бер чамалап карау файдалы.

Ара түгел, ераклык та түгел,

Ул бары тик тормыш мәйданы.

Соңлыгының аянычы белән,

Тыпырчыныр бозык күңелең.

Котың очып, аңлашылыр шунда,

Бу сынауның уен түгеле.

Котылгысыз хөкем, кайтусыз юл,

Газап тулы тоташ үкенеч.

Тәүбә кылып бәргәләнер җаның,

Юкка булыр соңгы үтенеч.

Буталырсың, абынырсың шунда,

Чыккан чакта соңгы күпердән,

Җан-сөннәтең ертык-ватык булса,

Ә өммәтең булса сүтелгән.

Ишетелми калыр җан авазың,

Телең каткан кебек тоелыр.

Калтыранган тәннән, шыбыр-шыбыр,

Барлык ялганнарың коелыр.

 

Барысы да искә төшә хәзер.

Усаллана Вөҗдан газабы.

Көн дә уйлыйм, көн дә тәүбә итәм,

Хәерлегә булсын азагы.

Күз алдыма килә кылганнарым,

Хаталарым инде күптәнге.

Тәүбә кылып тынычланып булмый,

Кайтарып та булмый үткәнне.

Бүгенге аң үткән көнне айкый,

Күп анда күп капма-каршылык.

Җәбер кылдым, кайчак, уйламыйча,

Ялгыш юлга кердем ашыгып.

Вәхши вөҗдан тынгы бирми һаман,

Чыгара да куя алдыма –

Күпме кызлар, үпкә-рәнҗү белән,

Елап миңа карап калдылар.

Беләбез бит, эчендә корт була,

Татлы, йомшак, матур алманың.

Яратканда чынлап яраттым мин,

Яратмасам, алдый алмадым.

Үкенечле тәүбә белән тулган,

Гамьсез, ямьле яшьлек урамы.

Табигатьтән качып булмый икән,

Мәхәббәттән качып буламы?

Инде менә олы яшькә җитәм,

Тиле дәртле хистән аек мин.

Кичерегез, кызлар, барысында

Мин үземне генә гаеплим.

Тәме, яме, төсе озак яши

Ачы, каты, яшел алманың.

Кызыл белән яшел аермасын,

Соңга калып кына аңладым.

“Татлы”, матур, йомшак булгангамы,

Эчтән безне кара корт баса.

Сизелмәс тә, күренмәс тә иде,

Кабыгыңны ертып чыкмаса.

Бәлки, юкка шулай өзгәләнәм,

Аз булмады дөрес юлларым.

Ихлас ялгыш өчен, тәүбә – савап,

Ләкин, беләм, явыз булмадым.

Әйе, беләм, мин залим дә түгел,

Күрәм, жәллим, елыйм, кайвакыт.

Таш шикелле ката хатирәләр,

Булмый хәзер аны таркатып.

Яшәү белән үлем бәйле була,

Нокта түгел, кайчак, өтергә.

Күпер  түгел, артта юллар яна,

Канатлар да инде өтелгән.

Кая илтә мине истәлекләр?

Кая бара хәтер урамы?

Кемнәрдәндер качып буладыр ул,

Үз-үзеңнән качып буламы?

Тапмыйм, күрмим кайбер елларымны,

Бер борылып артка карасам.

Авыр көннәр булды. Тик, барысын

Үземнеке итеп яратам.

Күрмәсәм дә, алар булган, бар бит,

Шул елларның аңы, җаны мин.

Барысын да беләм, таныйм кебек,

Тик, үземне генә танымыйм.

Барысы да тик үземнең йөгем,

Бик кадерле миңа һәр көнем.

Әллә инде кайбер елларымны

Күрсәтмиме миңа хәтерем?

 

Бу качышлы уйнау – заман чире,

Нәфес өянәге йогышлы.

Йә буласың син указлы мулла,

Йә буласың татар – йомышлы.

Без уйныйбыз. Кемдер йөртә безне.

Тел авазсыз хәзер, сүз аулак.

Указ белән бәйләп куеп була,

Йомыш белән була тышаулап.

Безнең нәфес, хак хыялый нәфес,

Иделгәчә килә Уралдан.

Тышаулы ат һаман бер урында,

Казыгына бавы уралган.

Чынбарлыктан кача белгән саен,

Яугир рухы көн дә сүрелә.

Качып беттек. Ләкин, эзләүче юк,

Колагыбыз гына күренә.

Куян кебек качып утырабыз

Ерткыч тулы кара урманда.

Киләчәккә өмет чаткысы да,

Кояш яктысы да юк анда.

Күзгә карап ялган сөйләп була,

Алдап була качып-посып та,

Вөҗдан кебек мәшәкатьтән качып,

Утырып та була ышыкта.

Карамагач, күреп булмый инде,

Тыңламагач, булмый ишетеп.

Тук, битараф, купшы кавем килә,

Ялган белән җанны өшетеп.

Үз нәселен сөйми, мокыт, мөртәт –

“Нинди файда миңа бу телдән?”

Исемсез бу йолкыш килмешәкнең

Күперләре янган, сүтелгән.

 

Сәхнәләрдә каһарманнар түгел,

Бер мизгеллек “йолдыз” кебекләр.

Күрә торып ялган сөйлисез бит,

Нәрсә булды сезгә, егетләр?

Бу бит хәрәм ризык кына түгел,

Зур исәптән, иман бәясе.

Сезгәме соң әрсез җаһилләрнең

Алларына келәм җәясе?

Милләтнең чын әдип-батырлары

Рәнҗетелә көн дә кадерсез.

Ул исемнәр Тарих булып калыр...

Кемгә табынасыз хәзер сез?

Көн-заманга сылтап, йөгереп кенә,

Иман сатып кайтып килешме?

Күнеккәннәр өчен – гадәти эш,

Ә сезгә бит бер дә килешми.

Сез идегез безгә иман-кыйбла,

Чын шагыйрьләр, Тукай кебекләр.

Вакланасыз... Аннан акланасыз...

Нәрсә булды сезгә, егетләр?

Берсе хәрәм. Икенчесе хәләл.

Ике чик бар. Ләкин, уртасыз.

Уртасы юк. Юкка эзләмәгез.

Беләсез бит. Кемнән куркасыз?

Балачакта, бик курыксак,әгәр,

Күзне йома идек тиз генә.

Кап-караңгы... Беркем берни күрми...

Димәк, беркем күрми безне дә.

Өскә үрли көн хуҗасы булып,

“Бөек”леге шиксез төркемнәр.

Күзләр йомык. Кап-караңгы дөнья.

Уйлыйсызмы, күрми беркем дә?

Карамагач, күреп булмый инде.

Курку бетә. Ләкин, бу – сыну.

Барысына, димәк, риза булу,

Барысына, димәк, буйсыну.

Ач күзеңне! Бу бит яраклашу,

Койрык болгау бит бу асылда.

Күбесен дә ваклап сата белгән,

Күпләп сата белер азын да.

Үз-үзеңне саткан ярминкәдән,

Кәпрәешеп кайтып килешме?

Күпләр өчен – күнегелгән гадәт,

Егетләргә бер дә килешми.

Тормыш бит ул алгы ярга очу

Артта янып калган күпердән.

Утны кичтек. Ләкин, йөрәк тузган,

Кайда ертык, кайда сүтелгән.

Үз уемнан, кайчак, үзем куркам,

Ни генә юк күңел төбендә.

Монда бикле серләр, аулак эшләр,

Сер түгелдер инде “тегендә”.

Белми кылган ялган түгел бит бу.

Барысын да әйбәт күрәсез.

Балкып йөри идегез бит әле,

Сүнәсез бит, пыскып сүнәсез.

Килер ул көн. Барысын да Вакыт

Ике дөнья итеп бүләчәк.

Бүгенгедән качып буладыр ул,

Котылгысыз, ләкин, күрәчәк.

Килер ул көн. Аннан качып булмый,

Сиңа, миңа, әллә кемгә дә.

Дәүләт бүләкләрең бармы диеп,

Сорамаслар теге дөньяда.

Адәмнең бар башка гомерләре,

Дөньяның бар башка урамы.

Бу кадәрле чуар, чиксез Җиһан

Бер мизгеллек кенә буламы?

Икенче бер кырлар киңлегендә,

“Хуш киләсең, мөслим!” дисеннәр.

Әйтмәсәләр... шыбыр-шыбыр синнән

Коелырлар бүләк-исемнәр.

Качып була, ләкин, басып булмый,

Бер егылгач, нигез югала.

Вөҗдан – нигез. Кыйбла, Алла бар бит,

Мөселманча яшәү үзара.

Берсе нәфес. Икенчесе насыйп.

Ике чик бар. Ләкин уртасыз.

Кыска рәхәт тормыш... Бетмәс газап...

Сез нәрсәдән күбрәк куркасыз?

Илаһың кем? Өммәтең кем синең?

Бармы игелекле гамәлең?

Хәрәм, ялган – яшәү рәвешеңме?

Җитәрлекме савап-хәләлең?

Ләззәт – мизгел. Газап озак икән.

Ул мәңгелек булып тоелыр.

Шактый озын, бозык гомер бит ул.

Коелыр да әле коелыр.

 

Тән ялангач әрвах өммәтендә,

Аңа кара тамга тагылган.

Хак кыйбланы белә, күрә торып,

Рухың ялган потка табынган.

Калганы шул – барысы шул инде,

Алдагысын язу файдасыз.

Ә әлегә көчле, куәтле дә,

Гамьсез битараф та, бай да сез.

Хәләл-хәрәм чиге. Хакыйкать бит

Тайпылышка юлда бик сизгер.

Алда әле безнең Мәңгелек бар,

Ә мондагы гомер – бер мизгел.

Барысы да булган... була... булыр...

Тик бер генә мизгел барысы.

Ары-бире йөри алмый Вакыт,

Биресендә инде арысы.

Бу ямаулык кебек чуар дөнья

Җыелганмы төрле кисәктән?

Кайгы, шатлык, яшәү өчен көрәш,

Үлем-җитем дә шул исәптән.

Әллә чорный йомгагына Галәм,

Киресенчә, әллә, сүтәме?

Узып бара Мизгел гамьсез генә,

Җаным-тәнем аша үтәли.

Бәргәләнә читлектәге җаным,

Тыпырчына ярсу йөрәгем.

Йөрәк туктар... Җан калырга тиеш,

Алда әле булыр кирәге.

Өммәтеңне, сәләт-куәтеңне,

Бер чамалап карау файдалы.

Син белергә тиеш – синекеме,

Кемнеке бу “җиләк мәйданы”?

 

Ялганчылар, оятсызлар ашый

Хәрәм ризык алтын савыттан.

Койрыгы белән – тавис кошы,

Ә чыгышы белән – тавыктан.

Кәпрәешкән җефет-түтәйләрдә

Тук, тәкәббер, купшы кыяфәт.

Уйлыйлардыр, тормыш җайлана дип,

Ялгышалар бик тә – бу афәт.

Бу кыланыш – тормыш кабырчыгы,

Агач ерак булмый алмадан.

Тәүбә өчен бераз вөҗдан кирәк,

Хәер, инде вакыт калмаган.

Бу – яңача череп җимерелү,

Бу – заманча сыйнфый бүленеш.

Бу – өметсез, гамьсез буын иле,

Бу – бик хәтәр, ямьсез күренеш.

Үз уемнан, кайчак, үзем куркам,

Табипларга күрен дисеңме?

Әхлак-иман беткән заманмы бу?

Ватык-сынык, зәгыйфь зиһенме?

Ә кайдадыр бәйрәм көн аралаш,

Күрми алар берни түбәндә.

Кемдер елый – миңа көлке кебек,

Моңсу миңа кемдер көлгәндә.

Күрәсем дә килми дөньясын да,

Беләсем дә килми берни дә.

Яшиләр бит бернәрсә дә күрми,

Кирәген дә, хәтта, белми дә.

Бәхәссездер кебек Шәхес, Сәләт.

Арабызда, ләкин, тора чик.

Ил яраткан шиксез кумирлар да,

Бер гаепсез, никтер, миңа чит.

Уңга-сулга, алга-артка, хәтта,

Әдәп-тәүфыйкка да карамый,

Их, язарга иде барысын да,

Ләкин, дөнья бит бу... Ярамый...

Кулны, телне бәйдә тотып тора

Дус-иш, яисә туган-тумача.

Ниләр генә язмас иде кем дә,

Кеше арасында тумаса.

 

Усаллану түгел, бу сайлану.

Халкым бар бит, газиз милләтем.

Сагыш тулы моңлы әнкәм җырын

Яратмыйча тагын нишләтим?

Гомер иткән газиз туганнарым...

Бөртек-бөртек кенә, күп түгел.

Ерак түгел алар, тик сагынып,

Уйламаган көнем юк бүген.

Дусларым шәп. Төрле хәлләр була.

Аерыла, кайчак, юлыбыз.

Кем янымда – бергә булыйк шулай,

Кем югалды – имин булыгыз.

Ә сөйгәнем белән соң кавыштык,

Төрле юлдан китеп, күп йөрдек.

Бусы була, бары тик, бердәнбер,

Бусы була бары бер бөртек.

Минекеләр болар барысы да,

Йөрисе юк башка эзләнеп.

Качып булмый. Алыштырып булмый.

Табынырга ярый, тезләнеп.

Усаллана, имеш... Ишетәм... Тик,

Асып куйсалар да аңламыйм.

Мин шулардан башка беркемгә дә,

Бернигә дә өмет багламыйм.

 

Иптәшләрнең иптәш түгеле бар,

Дошманның бар дошман түгеле.

Көндәшеңә  – хөрмәт, дустыңа җай күрсәт,

Барысының булыр күңеле.

Бер дошманым белән сугыштык та,

Дуслар булып калдык гомергә.

Ә бер дустым, әйбремне урлап,

Читкә чыгып качкан, йөгергән...

Ул онытмый аны, гәрчә, хәзер

Яшәеше балда, майдадыр.

Ләкин, ничек, мин үлгәнче качып

Утырырга була кайдадыр?

Ялган өчен сүзләр кабык кебек,

Әгәр, ватып эчен карасаң –

Сөйгән яр да, дуслар-туганнар да,

Үлеп-үлеп мине ярата...

Бәхет телим газиз халкыбызга,

Насыйп сөйгән ярыгызга да.

Мин яулаган чиксез мәхәббәтне

Теләп калам барыгызга да.

Усалланган, имеш. Ышанмагыз.

Кемдер курка, димәк, сүземнән.

Юк, сүземнән түгел, ахыр чиктә,

Кабырчыксыз калган үзеннән.

Аяусыз мин ялган, яман сүзгә,

Усаллыгым золым-җәбергә.

Куәтем бар, сүзләрем күп әле,

Әйтми торам әле хәзергә.

 

Бу богаудан качып буламы соң?

Йә кемдә дә бармы бу теләк?

Булса, типкәлиләр аны көн дә,

Йә ул ерак йортта утыра.

Тормышта бар катлам-катлам серләр,

Капма-каршы аккан ташкыннар.

Ерак йортка кермәс өчен генә,

Сары йортка кергән “качкыннар”.

Колакларны кысып утырабыз,

Ерткыч тулы кара урманда.

Хакыйкатьнең яктылыгы түгел,

Чаткысы да, хәтта, юк анда.

Талпынабыз. Тагын эләгәбез

Бер җәбердән яңа җәбергә.

Качып була туган-үскән җирдән,

Кереп ятып кына кабергә.

Элеккечә түгел, башка хәзер

Иркен сулыш, татлы хөррият...

Казан хәзер бик үзгәрде инде,

Тик, күңелдә шул ук бер ният:

Туйганчы бер сулап калыр идек,

Озынайтып калган гомерне –

Тик, Хөррият бездән бала чакта,

Ялан аяк чыгып йөгерде...

Нәрсә өчен хәзер көрәшәбез,

Килешмичә һаман үзара?

Күзләр йомык. Имеш, качтык без дә...

Менә шундый көлке маҗара.

Кача белдек. Яраклаша белдек.

Ләкин, кайчан кире кайтабыз?

Дөнья тулган качкын татар белән –

Кемнәр соң без? Кайда, кайда без?

 

Тормыш булгач, төрле вакыт була.

Тагын кемдер керә ишектән.

Әллә җавап, әллә кызык эзли,

Йә кемнәндер, нидер ишеткән.

Нәрсә эзләгәнен үзе белми

Кереп чыгучылар күп булды.

Кызык та юк, җавап та юк миндә,

Файда эзләгәннәр юк булды.

Кем чистарып, кем буялып яши

Бу болганчык кара агымда.

Башкалары инде онытылды,

Ә чисталар һаман янымда.

Артта янгын. Борылам да карыйм,

Еллар узган, еллар үтелгән.

Күзләремдә очкын балкый, димәк,

Дөрләп яна артта күперләр.

Түгәрәкләп булмый бу дөньяны.

Күбәләкләр өчен көн кыска.

Тагылабыз ялган коткыларга,

Табынабыз ялган “йолдыз”га.

Бу җан ату, төссез көнкүрештә,

Сай акыллар өчен ташлама.

Ә чын тормыш, ялган кумирларны

Бәреп төшерүдән башлана.

Үз уемнан үзем куркып калам,

Бу нәфесне ничек тыясы?

Барлык ялган беркөн юкка чыкса,

Җимерелер кебек дөньясы.

Тик, җәннәткә әрвахлар аз килә,

Бер-берсенең сирәк эзеннән.

Җәһәннәмнең ачык ишегенә

Иксез-чиксез чират тезелгән...

Мин бит моны уйлап чыгармадым,

Күрәм, беләм, сизәм барысын.

Биресендә тыелгысыз нәфес,

Әйтерлек тә түгел арысын.

Белсәң иде, сиңа тиеш ризык,

Сиңа гына язган юл барын.

Шул берәүнең насыйп хәләленә

Сузылмасын иде кулларың.

Монысына тәүбә кабул булмас,

Бусы инде гөнаһ йөзләтә.

Нинди кара, түбән нәфес безне

Шикле, хәрәм ризык эзләтә?

Өлгерербез дидең. Вакыт беткән...

Без өйләнгәч шулай төн кыска.

Тагылгансыз көннәр чылбырына,

Табынгансыз ялган “йолдыз”га.

Күрәселәр инде күрелгәндер,

Үтеләсе юллар үтелгән.

Ни булса да, башка юл калмаган –

Яна, яна артта күперләр.

Гаеплисе түгел беркемне дә,

Язмыш юлы алдан язылган.

Тумаганбыз әле. Ләкин, безгә

Тиеш кабер инде казылган.

Барысы да булган... була... булыр...

Арысы да, биресе дә шул.

Өлгерербез диеп хаталанма,

Бүген, хәзер, менә монда бул.

 

Ә без тагын качтык йортыбыздан,

Ике көнгә, тагын Казанга.

Тарта иде безне ерак кала,

Әйтерсең ул балдан ясалган.

Ашкыну да, гамь дә, дәрт тә, хәтта,

Акыл да бар үсмер балада.

Акыл аңлый  – тыелырга вакыт,

Ләкин, күңел һаман далада.

Урамнар зур, кибетләр мул анда,

Бер тиен юк, ләкин, кесәдә.

Борып-борып корсак улый башлый,

Ашханәбез искә төшә дә.

Без качканбыз икән, тормыш анда

Начар булды димим, бигайбә.

Киендерү бик үк булмаса да,

Ашаталар иде, бик әйбәт.

“Инде сезгә уналты яшь тулды!

Син дә, син дә белеп торыгыз –

Качыгыз, тик, кире кайтмагыз!” – дип,

Пыр туздыра директорыбыз.

Без аңладык... Качып буладыр ул

Көнкүрештән, торган җиреңнән.

Качып булмый, ләкин, күрәчәктән,

Язмышыңның ачы җиленнән.

Без аңладык... Дәүләт хуҗа безгә,

Хезмәт – безнең тормыш иясе.

Эш күп монда. Көн дә утын ташып,

Кисеп, ярып, кертеп өясе.

Бакча да зур. Ниләр генә үсми.

Чүбен утап, сибеп суларын,

Үзеңне тик үзең туйдырасың,

Юк тормышның башка юллары.

Үсмерләр бит. Инде “өлгерәбез”,

Тыеп булмый куәт ташкынын.

Бер талпынып чыгып качкан кебек,

Эшли идек көн дә ашкынып.

Еллар үткәч арындыра Вакыт

Бу яшь, юләр “дала” чиреннән.

Качып булмый икән сагынудан,

Туган-үскән, торган җиреңнән.

Туендыра кеше үзен үзе,

Тормышның юк башка юллары.

Барысы да күп эләкте безгә,

Зарланучы гына булмады.

Шул вакытлар искә төшә һаман,

Күңелемнең төбен кузгатып.

Ярты гасыр вакыт узган инде,

Сагындыра никтер шул вакыт.

Гашыйк булдык, үз вакыты җиткәч.

Укыдык та, күп тә эшләдек.

Кыены да булды. Тик, күңелдә

Бары җылы, якты истәлек.

Казан матур, кибетләр мул хәзер.

Акча да бар кебек кесәдә.

Борып-борып ала истәлекләр,

Арча ягы искә төшә дә.

Тәгәрәдек без дә төрле якка,

Агач ерак алган алмадан.

Киттек инде күптән, бөтенләйгә,

Кайтыр юллар гына калмаган.

Күз алдымда барлык кырын эшләр,

Качам диеп күпләр ялгышкан.

Качып булмый вөҗдан газабыннан,

Үз-үзеңнән, язган язмыштан.

Бу йорт, җылы кулы белән бәйләп,

Яраланган ятим йөрәкне,

Курыкмаска безне, еламаска,

Елап сорамаска өйрәтте.

 

Инде безгә алтмыш тулып китте.

Син дә, син дә белеп торыгыз –

Уналтыга кайтып булмый икән,

Дөрес әйткән директорыбыз.

Мул ризыклы сәер заман килде,

Акча да бар, хәтта, кесәдә.

Их, кайтасы килә, бик кайтасы килә,

Барысы да искә төшә дә.

Биресенә кеше үзе хуҗа,

Күрмәсә дә әле арысын.

Кем тәгәри “язылган” юл буйлап,

Кемдер үзе яза барысын.

Без үзебез салдык юлыбызны.

Ятим була торып, ничекме?

Бик беләсең килсә, ачып кара

Тоткасы юк ябык ишекне.

Сорау... сорау... Өндәү билгесе юк.

Өтер... өтер... Ләкин, ноктасыз.

Кеше... кеше... Ләкин, Кеше ялгыз.

Ишек... ишек... Ләкин, тоткасыз!

Барысы да булган... була... булыр...

Биресе дә, арысы да шул.

Буш өметләр белән хаталанма,

Бүген, хәзер, менә монда бул.

Юллар озын, еллар озак кебек,

Вакыт чаткы гына, ара – бер.

Барысы да мизгел кебек уза,

Шул арада балкып кала бел.

Беркем белми, күрми, сизми диеп,

Сакланыгыз тупас ялгыштан,

Мизгел узар, барысы да кайтыр,

Үзең генә язган язмыштан.

Пәһлевандай таза егетләрне

Әкрен-әкрен эчтән корт баса.

Тәмле, хәрәм ризык кызыктыра,

Гамьсез генә Вөҗдан йокласа.

Коела да  төшә бер мизгелдә

Еллап җыйган вөҗдан кабыгы.

Кыяфәте пәһлевандай әле,

Тик, иманы кипкән ябыгып.

Сүреләбез инде. Бушаныпмы,

Җимерелеп төшкән хыялдан.

Кыяфәте-сүзе матур кебек,

Эчтәлеге белән  – чи ялган.

Ә калганын инде әйткән дә юк,

Яна тыйнак, сабыр өметләр.

Вакланам да үзем, газапланам,

Нәрсә булды безгә, егетләр?

Әллә инде, арып-талып юлда,

Тын тормышка кайтып килешме?

Тыелгысыз нәфес азгынлыгы

Олы яшьтә инде килешми.

Яшәп түгел, эшләп туеп була,

Талчыктыра көн дә тырмашу.

Яшь вакытта без дә ярсу идек,

Башка көй иде бит җыр башы...

Киң адымнар белән җиргә басып,

Яшьләр килә безгә алмашка.

Зиһен-белемнәре – сөбханалла!

Ничек безгә төшеп калмаска?

Алар яшьләр, хыялыйлар әле,

Саф күңелле әйбәт шагыйрьләр.

Кайчагында әрсез, үзсүзлеләр,

Кайчагында тыйнак-сабырлар.

Сәләт, өмет чиктән ашкан анда,

Никтер борчый тик бер кимчелек –

Алар әле берни күрмәгәннәр,

Дан-игътибар төшкән ишелеп.

Ике чик бар. Уртасы юк аның.

Бүленергә сезгә ярамый.

Бәлки, сез язарсыз барысын да,

Уңга-сулга куркып карамый.

Ә без сүреләбез. Ялыгыпмы?

Бушанумы соң бу? Нинди чик?

Былтыргы дан ышыгында торып,

Бүген, хәзер балкып булмый бит.

Даныгызны кысып, качып-посып,

Ялган тулы кара урманда,

Уйлап утырмагыз. Дәрт сүрелер,

Киләчәккә өмет юк анда.

Күпме сүзләр әйтелмичә кала,

Ярар инде, бездән булмады.

Мәңгелекне уйлап, сез языгыз,

Юк шагыйрьнең башка юллары.

Өстән генә көлеп карамагыз,

Бу мәкерле, хәтәр кимчелек.

Нигезсез, тук, ипле, имин сәләт

Килеп төшәр кебек ишелеп.

 

Икеләнү-шикләнүләр аша

Тезелде бу шигырь юллары.

Әле беркайчан да нидер язу

Бу кадәрле авыр булмады.

Таркау кебек, буталчык та кебек...

Төзек, бөтен аның үзәге.

Кайбер сүзләр – шифа. Кайберләре,

Үкенечле хөкем күсәге.

Кемдер узар, минем ният белән,

Сүзләр, еллар, юллар арасын.

Барып җиткәч аңлашылыр әле,

Миннән генә китеп таралсын.

Үз күзеңә үзең туры карап,

Үз каршыңа үзең бастырып,

Айкап кара узган елларыңны  –

Күрәсеңме анда яктылык?

Үз йөзеңне күреп, куркып калма,

Бу ахыры түгел гомернең.

Иң кирәге, соңга калмый гына,

Бүген, хәзер басып өлгердең.

Яшәешнең үле тынлыгында

Сүзләрем дә җайсыз, уңайсыз.

Күрәм, гамьсез, ипле имин яшәп,

Бик түземле түгел бугай сез.

Мондый сорауларны яратмыйлар,

Туры сүздән тизрәк качалар –

Шомарганнар, яисә, соңарганнар,

Йә, йөгәнсез, артык яшь алар.

Шул агымда тыныч гомер итеп,

Бер өметсез башын игәннәр –

Барысы да шушы көндә, монда,

Өлгерербез әле дигәннәр...

Беркайчан да соң булмыйдыр тәүбә,

Исән чакта әле вакыт бар.

Үкенечкә булмасын бу гомер,

Ятып калганчы бер атып кал.

Шыгыр-шыгыр тормыш тәгәрмәче

Чыгып килә тузган чыгырдан.

Көтмәгәндә кемдер китеп барган,

Кем йөрәген тотып егылган.

Өлгермәдек! Өлгермәдек инде!

Барысының анда зары бер.

Кайда гына качып утырсаң да,

Ахыры бер аның, барыбер.

Аралары юктыр араларның,

Яктылыкның юктыр тизлеге.

Бүген, хәзер, менә монда гына

Гомереңнең яшәү мизгеле.

Җан кала ул. Ләкин, алдыбызда

Барыбызга бары бер ишек.

Яшисеңме бүген, монда  – димәк,

Качып булмый аннан берничек.

Җаныбызда безнең мәңгелек бар.

Вакыт мизгел генә. Ара бер.

Гомер кыска. Илһам чаткы гына.

Шул арада балкып кала бел.

 

Озын сүзнең эче, төше була,

Сүзләр – җанның тышкы кабыгы.

Кабык матур була, ә эчендә

Җан бөрешеп ята, ябыгып.

Салкын анда. Үтәли җил өрә.

Җитми ризык, җитми ягулык.

Җан азыгы бигрәк тәмсез хәзер,

Ә кайвакыт, хәтта, агулы.

Бернәрсә дә кызык түгел инде.

Гаҗәпләнә белмим бернигә.

Тәмсез, ямьсез яңа көннәр көе

Кабык аша үтеп керми дә.

Барысын да белдек кебек инде,

Барысын да татып карадык.

Беркем белми. Ләкин, нәрсә соң ул

Чиксез Вакыт, чиксез Аралык?

Акыл җитми шуңа. Йөрисе юк

Баш катырып, нидер эзләнеп.

Буйсынырга кала Олы Рухка,

Баш ияргә кала, тезләнеп.

Безнең зиһен – акыл яралгысы,

Безнең белем – сүзләр кабыгы.

Ач йөзеңне кыйбла җилләренә,

Җан җылыныр, бәлки, савыгып.

Барлык ишекләрне ача торган,

Җиһанның бар Олы Тоткасы.

Җир тетрәгән чакта – нык таяныч,

Егылганда – терәк ноктасы.

Хыялыңда ни бар – барысы бар,

Безнең уйлар – безнең күрәчәк.

Ышансаң бар, ышанмасаң юк ул,

Рух мәңгелек, ә тән үләчәк.

Тоткасы да, ноктасы да булыр,

Биресендә аның арысы.

Эзләмәгән белми, теләми дә,

Эзләгәнгә килә барысы.

Күрәчәктән качып булмый инде,

Шөкер итеп яшик бүгенгә.

Соңгы нокта бер тигезләр безне,

Соңгы Тотка булсын күңелдә.