Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без – исән!

Бердәмлек

Тәрәзәдән төшкән нурга

Чебен-черки җыела.

Миңа алар бар да дус һәм

Бердәм кебек тоела.

 

Безелдиләр үзләренчә,

Җырлары шул күрәсең.

Аннан кушылып уйныйлар,

Урап лампа тирәсен.

 

Нур күреп шатланалармы, –

Гөж килә чебен-черки.

Шушы мәлдә күңелемдә

Өр-яңа уй теркелди.

 

Кешеләр дә алар кебек:

Җыелсалар кичләрен,

Ничек яхшы булыр иде,

Уртаклашса хисләрен...

 

Булмастыр шул, алар никтер

Ялгызлыкны ярата.

Читләшүгә сәбәп әзер:

Дөнья, имеш, тарата.

 

Һәй, яшәсен, чебен-черки,

Үрнәк булып кешегә.

Бәлкем, беркөн ышанырлар

Бердәмлекнең көченә.

 

Татарым

        Авызың тулы кан булса да,

        Дошманың алдында төкермә.

                          Халык мәкале.

 

  

Авыздагы канны күрсәтмик, дип,

Күп чыдадык инде, чыдадык.

Күкрәктәге кайнар ярсуыбыз

Вулкан сыман атылып чыгарлык.

 

Камытың сал инде, әй, татарым,

Эшкә җигеп җиңел акылың,

Дөнья тоткан ата-бабаларның

Саклый-саклый горур асылын.

 

Татар халкы чыгымчы ат түгел,

Очраса да кире яклары;

Булган ласа, хәтта, тарихны да

Мөгезеннән тоткан чаклары.

 

Авыз тулы кан булса да, без бар!

 Юк булмабыз, кемдер юк, дисә.

Хәтердә нык саклыйк, и, татарым,

Без мәңгегә килдек: без – исән!

 

Бер абынгач

Ачысын да, төчесен дә татып,

Яхшы беләм, имеш, дөньяны.

Уңны уңга көйләп йөри торгач,

Килеп чыга, каһәр, сул ягы.

 

Нык абынгач ялган абруйларга,

Таныйм хәзер алар битлеген.

Ничек күрмәгәнмен – таш баскан ич,

Бик күпләрнең күкрәк читлеген.

 

Кояш белән Күләгә

(Мәсәл)

Бервакыт Күләгә Кояшка каныкты,

Имеш, аның башбаштаклыгы арытты.

Һич тә килешми, ни теләсә шуны эшли,

Күк гөмбәзендә аңа ни калган, ни эзли?

 

Күтәрелеп китсә, минем буем кыскара?

Табарга кирәк моңа кичекми бер чара.

Көлемсерәде Кояш ишеткәч бу хәлне,

Болытларга табан юл тотты шул мәлне.

 

Күләгә сыекланды... гүяки сулды,

Масаеп чәпчүе аркасында юк булды.

 

Чын түгел бу мәсәлем, түгел уен да,

Мәгънәсе шул – укучыга сабак уемда.

 

Минем сәгать

(Породия)

Минем сәгать әкрен йөри бугай,

Әкрен яна бугай учагым да.

Гел кичегәм... Миңа насыйп яр да

Күптән инде ятлар кочагында.

                 Г. Морат

 

Минем сәгать әкрен йөри бугай,

Шуңадыр да мин гел соңга калам.

Насыйп яр да ятлар кочагында,

Очрашырга кача-поса барам.

 

Әкрен генә яна учагым да,

Гел кичегәм... Уйлыйм кайбер мәлдә:

“Бу сәгатьне нишләтергә инде,

Л. Леронга сатыйм микән әллә?”  

 

   Тыйнаклык

(Мәсәл)

Сызгырып ук куя Борын

Күзгә ачу тотып.

Күзлек миңа кирәкми, ди,

Ташлыйм хәзер сытып.

 

Борыныма бер йөк булып

Тик атланып йөри,

Матурлыгымны томалый,

Күләгәгә сөйри.

 

Хәзер ни кылырга инде

Нәүмизләнгән башка?

Борын җиңде: төшерде ул

Күзлекне бер ташка.

 

Бәла арты бәла йөри –

Аяклар абынды.

...Борын төбендә кызарып

“Фонарь” да кабыынды.

 

Бу хәлнең бер сабагы бар,

Ул күпләргә гыйбрәт:

Алтын-көмештән дә кыйммәт

Тыйнаклык бик кирәк.