Логотип Казан Утлары
Роман

Ана җыры (дәвамы (8))

(Башынннан УКЫГЫЗ)

18
Рахман шул ук көнне Бауман урамында урнашкан ГУМ бинасындагы сәгать төзәтү остаханәсенә барды һәм (күрәсең, Вәсим үз эшенең остасы булгандыр инде – монда эшләүчеләр аны беләләр иде) күптәннән бу һөнәрдән читләшеп башка җирдә хезмәт итүен әйттеләр. Алардан ул аның фамилиясен, атасының исемен белеште.
Казан полициясенең Япеев бүлегендә Рахманның фанаты – язмышын балигъ булмаган балалар белән бәйләгән капитан званиесендәге кыз эшли иде. Икенче көнне Рахман, шуның янына барып, үзенең ни эш белән йөрүен әйтте. Капитан кыз тиз арада үзе генә белә торган элемтәләр аша Вәсимнең хәзерге вакытта нинди адрес буенча яшәвен ачыклады.
Восстание урамындагы «хрущёвка»ның ишеген сап-сары чәчле, какча гәүдәле хатын ачты.
– Исәнмесез.
– Здравствуйте, – диде хатын, төсе уңып беткән озын халатының путасын тыгызлабрак тартып.
– Вәсим абый монда яшиме?
– Да. А вы кто?
– Роман, – дияргә булды Рахман. – Белоярскидан мин. Аны күрергә кушканнар иде.
– Кто просил? У него в Белоярске никого нет.
– Ул кайчан кайта?
– Не знаю.
Рахман саубуллашып, баскычтан аска төшеп китте. Хатын үрелеп-үрелеп карап алды да ишекне шапылдатып япты.
Рахман башта үзенең кем икәнен, нишләп йөрүен бу хатынга ачыктан-ачык әйтергә микән әллә дип уйлаган иде дә, әмма тыелып калды. Әйтүдән ни мәгънә?! Ичмаса Вәсимнең телефонын сорарга иде. Әйтер иде микән соң ул аны?
Урамга чыккач, инде кире керергә дә җыенган иде ул, шул вакытны әкрен генә атлап килүче кеше аның игътибарын җәлеп итте. Караңгы яшел төстәге пәлтә, башындагы колакчынлы кепка, тезләре чыккан кара джинсы чалбар, ноябрь аена бармый торган таушалган җәйге ботинка – бөтен киеме аның бу тормышның «аскы» өлешендә яшәүче икәнен күрсәтеп тора иде. Шактый зур гәүдәле бу абзый, кеше күзенә бигүк чалынырга теләмәүчеләргә хас гомуми тартыну, гаепсез килеш читенсенү һәм гаеп тойгысы кичерүчегә охшаган иде.
Гаҗәеп хәл: Рахманның башында: «Шушы кешене эзлимдер!» – дигән ышанычлы уй йөгереп үтте.
– Гафу итегез, сез Вәсим абый түгелме? – дип эндәште ул аңа.
– Әйе, мин Вәсим, – диде урта яшьләрдәге, шешенгән чырайлы абзый.
– Мин Мәрзиянең улы, – диде Рахман ашыгып, чөнки күңеле инде ярсый башлады – кичектерергә ярамый, эзләнүләргә тизрәк нокта куярга кирәк иде. «Синең улың», – дип әйтергә теле әйләнмәде аның.
– Мәрзиянең улы?.. – Васим хәтта сискәнеп китте. – Кайсы Мәрзиянең?..
– Аның каушавы кыяфәтенә чыкты.
– Сезнең беренче хатыныгыз Мәрзия идеме?
– Әйе.
– Мин – аның улы.
Вәсим беравык телсез торды.
– Исемең ничек соң синең? – диде ул, ниһаять.
– Рахман.
Вәсим бөтенләй котсыз калды.
– Син исәнмени?! – диде ул, ни әйтергә белмәгәч. – Сине... урлаганнар иде бугай... Мәрзия шулай дигән иде... Улымны эзләргә ярдәм ит дип килгән иде бит ул минем яныма. – Ул бер адым артка чигеп, Рахманны җентекләп күзәтте. – Син чынлап та Рахманмы соң?
– Так точно! – диде Рахман салкын шаяру белән.
– Туктале... ничек инде... Син каян, кайчан табылдың соң?
– Табылдың дип... Мине беркем дә тапмады. Һәм мин беркайчан да югалмадым.
– Кайда булдың соң син моңарчы? – диде Вәсим калтыравык тавыш белән.
– Без бит аптырадык – кайда син, ничек, исәнме, юкмы – билгеле булмады бит. Рахман кыскача гына кайда үскәнен, моңарчы кайларда яшәгәнен аңлатып
бирде.
Әтисе белән очрашу болай булыр дип уйламаган иде ул. Куанычның әсәре дә күренмәде Вәсимдә. Хәтта гаҗәпләнүе дә көчле түгел иде. Аның чыраенда фәкать курку гына чагылды. Нәрсәдән, кемнән – әлегә аңлашылмады.
– Без аерылышканда сиңа бер яшь кенә иде, – дип, күгәргән иреннәрен кыймылдатты Вәсим. – Чынлап та синме соң бу?
– Мин, – диде Рахман, үзе дә бу мескен кеше әти микәнни дип икеләнеп.
– Их Мәрзия, Мәрзия... – диде Вәсим, чыраен чытып. – Кем кушкан Павлодарга чыгып китәргә! Баласын югалткан өчен аны төрмәгә утыртырга кирәк булган! Менә сиңа мә... Казанга үзең килдең инде алайса?.. Күңелең сизгән... Сәер... Монда что-то не то...
– Нәрсә «не то»?
Шунда гына Рахман аңлап алды – Вәсим ышанмый. Ул, кесәсеннән фотоны алып, Вәсимгә күрсәтте. Ул фотоны калтыранган кулыннан чак кына төшереп җибәрмәде:
– Мондый фото миндә дә бар иде, – диде ул. – Мәрзия миңа төрмәгә хат язган иде, конверт эчендә шушындыйны салган. Югалттым мин ул фотоны, – диде ул акланган сыман һәм кулындагысын Рахманга сузды. – Әйе, Рахман бу. Ике яшь ярым аңа монда. – Ул беравык текәлеп карап торды. – Синме соң бу?
– Мин, – диде Рахман сүлпән тавыш белән.
– Мине ничек вычислил?
– Кадрия ападан белештем.
Вәсим дымлы күзләре белән туры карап торганнан соң: – Мине күрәсең килдемени? – диде.
– Кем инде үз әтисен күрергә теләмәсен? – диде Рахман.
Вәсим теләр-теләмәс кенә өйгә керергә тәкъдим итте.
Асия – төксе чырайлы, бөтенләй татарга охшамаган, әллә тормыш авырлыгыннан, әллә табигый усаллыгыннан үз яшеннән олырак күренгән хатын – боларның бергә керүләрен, әлбәттә, өнәмәде. Вәсимнең каты гына «сала» торган кеше икәнен үзен күрү белән үк аңларлык, ә инде өйдәге тәртипсезлекне, шапшаклыкны, хәерчелекне күргәч һәм хатынының чыраена чыккан газапны абайлагач, бу гаиләдә рәтле тормыш юк икәне тәгаен аңлашыла иде.
Вәсим керү белән үк Рахманны кухняга алып китте дә аннары залга чыгып, аулакта тиз генә хатыны белән ызгышып алды. «Сын нашёлся...» – дигән сүзләре колакка чалынды. Хатыны ямьсез итеп җавап бирде, сүгенү сүзләре генә ишетелде. Шуннан соң алар бер-берсенә җикеренеп алдылар – Вәсимнең хатыныннан аракы даулавы булды, ахрысы.
Ниһаять, ул бер шешә аракы тотып, кухняга керде. Хатыны болар янына чыкмагач, аның закуска әзерләмәячәген аңлаптыр, Вәсим үзе суыткычтан ризык алырга тотынды – арзан бәяле колбаса кисәге, телемләнеп, ашалмый калган һәм кибә башлаган сыр, яртылаш эчелгән литр ярымлы пластик шешә белән кызгылт төстәге су...
Рахман аракы эчмәде. Вәсим үзе ярты стаканны тотып куйгач, хатынына кычкырып эндәште:
– Ася, чәй куй инде хотя бы!
– Поставь сам! – дигән тавыш ишетелде зал ягыннан.
– Менә шулай эт белән мәче шикелле яшибез инде, – диде Вәсим, авыр сулап.
Рахман Вәсимне җентекләп күзәтте. «Шушы микәнни инде минем әтием?!»
– дип уйлады ул. Бернинди якынлык сизелми бит. Вәсимнең лайлаланып торган кызгылт көрән күзләренең чын төсен билгеләрлек түгел иде, махмырдагы кешенең төс-битен тәмам айныгач кына аермачык күрергә мөмкин. Түгәрәк булып шешенгән чырае буйлап озынча борын сузылып төшкән, майлы кара чәченә чал кергән. Кыл сакал-мыек арасында күгәргән юка иреннәр, маңгаенда буй-буй җыерчыклар, чуаланып торган кашлар, күз төбендә «капчыклар»... Иске свитеры астыннан муен турында пычранып катып беткән күлмәк якасы чыгып тора...
Беркавым сөйләшергә сүз тапмый утырдылар. Вәсим бушлыкны үзенчә тутырды – шешәдән аракыны салды да эчте, салды да эчте.
– Әни кайда, беләсеңме?
– Белмим.
– Исәнме ул?
– Нишләп исән булмаска тиеш, ди ул?! Исәндер.
Асия җил-җил атлап, кухняга кергәч, Вәсим сискәнеп куйды.
– Хватит пить! – дип җикерде Асия.
– Ася, таныш бул, бу – Рахман, мой сын. Һәрхәлдә, үзе шулай ди...
– Если наследство вынюхивает, сразу говорю, здесь ему ловить нечего, – диде хатын кырыс тавыш белән. – Еле концы с концами сводим. А квартира моя!
– Миңа сездән берни дә кирәк түгел, – диде Рахман тыныч кына. – Мин әниемне эзлим.
– А ты чё, думал, твоя мама здесь с нами живет?
Вәсим хатынының беләгенә кагылып:
– Ася, прекрати... тут такое событие... – дия башлаган иде, тегесе:
– Заткнись! – дип ысылдады. – А где этот сынок был раньше?
– Ася! Дай нам поговорить, – диде Вәсим ялварулы тавыш белән.
– Я тебе сейчас поговорю! О чём ты хочешь поговорить? Лучше расскажи ему, как до такой жизни докатился!
– Никуда я не докатился, – дип мыгырдады Вәсим борын төбенә. – Всё
нормально.
Хатын бөтенләй кызып китте:
– Расскажи, как скотской жизнью живём! Как дочери на зиму шубу купить не можем! Как деньги пропиваешь! Рассказывай, рассказывай! Вообще, расскажи как из знаменитого часового мастера превратился в слесаря по изготовлению ключей. Расскажи всё, как есть!
– Да, я ключи делаю, и что?! – дип, кинәт тавышын күтәрде Вәсим. – А ты вахтёршой в музее работаешь! Чучела охраняешь, чтобы, не дай бог, не сп.... ли! Чё ты меня перед молодым человеком позоришь?! Что это тебе даёт?!
– А тебе самому не стыдно приглашать незнакомого человека к нам домой?
– Во-первых, он не посторонний, – диде Вәсим, башын салындырып. – Во- вторых, он сам пришёл...
Асия кухнядан чыгып киткәч, Вәсим:
– Син гафу ит... – диде. – Асияне дә аңла... Иренең үсеп җиткән улы әллә каян килеп керсә, любой хатын чәпчер, пожалуй.
– Аның күбрәк син эчкәнгә ачуы килә бугай.
Вәсим башын салындырды:
– Шулай инде...
– Татар түгелме әллә ул? – дип сорады Рахман.
– Татар, – диде Вәсим. Аннары өстәп куйды: – Урыслашкан татар. – Ник аны татарча сөйләшергә өйрәтмисең?
Вәсимның күз алмалары киңәйде:
– Өйрәтеп кара. Ул үзе синең телеңне оныттырырга может. Түзәм инде... Моның белән дә аерылсам, бетәм мин. Ярар, башка нәрсә турында сөйләшик әле... Тема беткәнмени... Син хәзер Казанда бөтенләйгә төпләнмәкче буласыңмы?
– Белмим әле.
– Эшлисеңме, профессияң бармы?
– Музыкант мин. Үзем җырлар да язам. Концертларга йөрмисеңдер, шуңа белмисең мине.
– Какуй кәнсирт монда... Әнә, миңа Асия көн саен кәнсирт-тамаша күрсәтеп тора. Син хаклы, татар була торып, татарча сөйләшми... Это не порядок... Так нельзя! Алай гына да түгел, татарларны вапше күралмый ул.
– Татарга бөтенләй охшамаган бит, мин аны урыс хатыны дип уйлаган идем. Вәсим кул селтәде:
– Әби-бабасы татарлашкан мукшылар булгандыр инде. Андыйлар татарда дачурта бит. Шунысы обидно: әнә шул мукшы хатынының көенә биеп яшим бит. Карале, син үзең ничек татар телендә болай әйбәт сөйләшәсең?
– Моңа барысы да шаккаталар, – диде Рахман, көлемсерәп. – Белоярскида татар гаиләсендә яшәдем. Ә мине Татарстан башкаласында татарча аз сөйләшүләре гаҗәпләндерә. Башта бу хәл хәтта куркыткан иде. Мин татардыр дип үземне ышандырып килдем, ә монда татарча сөйләшкәннәре дә ишетелми. Бераз паника булып алды башта. Хәзер инде күнектем. Хәзер инде мин беләм – бөтенләй ятим-ябага түгелмен. Менә бит, бала чактагы хыялларым, әкренләп кенә булса да, тормышка ашып бара. Ниндидер зур кавемгә, ниндидер нәселгә, ниндидер бер бөек төшенчәгә бәйле булу һәр кешегә кирәктер.
– Детдом аша үтсәң дә, югалып калмагансың, нормаль кеше булып чыкканга охшыйсың. Сөйләшүең дә бик акыллы. Татарча сөйләшүең вапше гаҗәп!
– Туган телем ярдәме белән, шул телдә җырлана торган җырлар аркасында югалып калмаганмындыр мин, бәлки... Фәйрүзә апага рәхмәт инде. Кызганыч, монда татарлар урыслашып бара икән.
– Хәзерге заманда туган тел белән милли хис тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итми шул. Дөнья белән башка кыйммәтләр хакимлек итә. Менә минем татар булуым, үз телемдә сөйләшә алуым бала чакта да, үсә төшкәч тә, хәзер дә ни хрена ярдәм итми...
– Ә миңа, киресенчә, детдомда татар кешесенең очравы, аңардан татарча сөйләшергә өйрәнүем ярдәм итте. Зур бер халыкның бер кечкенә кешесе булуым бу дөньяда ятимлектән саклады, киләчәгемә өмет уятты һәм Казанга килүем миңа көч бирде. Детдомда Фәйрүзә апаның җырлавын ишеткәч, хәтерлим, бөтен гәүдәм буенча җылы дулкын йөгерде. Аның татарча «балакай», «тәтием», «җаныкаем» диюләре каядыр төпсез упкынга төшкәндә эләктереп алып тартып чыгаргандай булды. Әнием белән элемтә шулай өзелмәде – Фәйрүзә апада әниемнең нурлы йөзен, җылы тавышын таптым.
– Алай икән... – дип уйга калды Вәсим.
– Әнинең кайда булырга мөмкин икәнен әйтә алмыйсыңмы ичмаса?
– Павлодарда, апасы янындадыр ул, – диде Вәсим илтифатсыз кыяфәт белән. – Андагы адресларын, яки телефоннарын белмисеңме?
– Каян белим инде мин, – дип иңнәрен сикертте Вәсим.
– Түбән Камада берәр туганы яки әти-әнисе исән түгел микән?
– Бәлки, берәр кеме бардыр, – диде Вәсим, хәлсезләнеп.
– Шулар аша Павлодардагы адресны белергә мөмкин булыр иде. Түбән Камадагы адресларын хәтерләмисеңме соң?
– Хәтерлим. Яшьлек урамы, 35 нче йорт, 28 нче фатир. Анда булганым бар.
Әти-әнисе яратмады мине... Ә Мәрзияне минекеләр яратмады...
– Ә сез бер-берегезне яраттыгызмы соң? – дип сорап куйды Рахман.
– Башта яраткан булганбыздыр инде. Заманы шундый иде бит... Яшьлек хаталары булды инде, күп булды. Мин сәгать мастеры идем. Танылган часовщик. Мине Казанда белмәгән кеше юк... Төрмәдән чыккач та, әле бер ел чамасы эшләдем. Аннары... – Вәсимнең зиһене чуала башлады. – Асия белән күптән бергә торабыз инде... Кызыбыз үсеп җитте... Мин сине инде исән түгелсеңдер дип уйлаган идем, нишләптер... Һаман ышанып җитә алмыйм әле. Синең килеп чыгуың – төш кебек... Шок ясадың миңа... Шуңа күрә, гафу ит, бәлки, сөйләшүемнең дә рәте юктыр... Син инде бала-чага түгел, аңларга тиеш... Мәрзия гаструльләргә чыгып йөрде туда-сюда... Мин көнләшә идем...
Аннары, ни... Ул вакытта мин бит ярдәм итә алырлык түгел идем... Алимент түләрлек рәтем юк иде дип әйтмәкче булам... Минем әти чирле иде... Дару кирәк, тегесе-монысы... Аннары мине төрмәгә утырттылар...
Вәсимне бу очрашу пошаманга калдырды. Алай гына да түгел, Рахманнан курка башлады ул. Рахманның үзеннән дә түгел, ә кайчандыр: «Минем бала түгел!» – дип баш тарткан улы табылгач, аның белән очрашкач, алга таба яңа проблемалар, яңа төрле авырлыклар башланмагае, дип курыкты ул.
– Минем үз язмышым... – дип мыгырдавын дәвам итте Вәсим. – Нишлисең бит, тормыш шулай инде ул... Кем әйтмешли, тормыш бер битен, бер к..ен күрсәтә. Безнең кызыбыз үсеп җитте менә. Тиздән мәктәпне тәмамлый. Кияүгә бирәсе булачак... Тормыш авыр хәзер. Бөтен нәрсә кыйммәт. Үзең беләсең...
Рахманның каршында «умыртка баганасыз», хәлсез, өметсез бер җан иясе утыра иде. Әтисе булырга тиешле бу кешегә Рахман аз гына да якынлык тоймады, кызгану хисе дә тумады, аңа нәрсәдер аңлатырга тырышу теләге дә юк иде. Әмма, шул ук вакытта, сөенечкә дә урын бар иде – тар гына кухняда сөйләшеп утырганнан соң, әнисен эзләүдә элемтә өзелмәгәнне анык аңлады.
Күренеп тора – әтисе ихтыярсыз, көчсез кеше. Тумыштанмы ул аның, төрмә шундый иткәнме, яши-яши шундыйланганмы – кем белгән?
Әтисенең битарафлыгыннан коелып иңмәде ул. Булсын. Әлиминт түләмәскә кайчандыр улыннан баш тартканы өчен дә ачу-нәфрәт юк . Иң мөһиме – бер зур сорауга җавап бар – Казанга килеп дөрес эшләгәнен белә ул хәзер. Татар баласы икәнлеге, шушында туганлыгы мәгълүм булды. Әлбәттә, ни кызганыч, ничә сәгать сөйләшеп тә Вәсим аңа бер тапкыр да «улым» дип әйтмәде... Ярар ла, әйтмәсен.
Рахман чыгып китәргә җыенганда, ишек катына Асия дә килеп басты. Рахман аяк киемен киеп маташканда, Асия, көтмәгәндә:
– Ботинки у тебя, похоже, очень дорогие, – диде.
– Әйе, кыйммәт, – диде Рахман, сәер сораудан көлемсерәп.
– Сколько они стоят?
– Белмим. Моны миңа туган көнемә бүләк иттеләр.
– И куртка классная... А где ты работаешь?
– Музыкант ул, – диде Вәсим. – Композитор. Ни... Рахман... Син, ни... гел килеп йөр, яме.
Рахман дәшми генә, беравык әтисенә карап торды, аңа нинди дә булса тынычландырырлык җылы сүзләр әйтәсе килде. Әмма үзе дә сизмәстән:
– Кызыңны ташлый күрмә, – дип куйды.
– Үсеп җитте инде ул, – диде Вәсим. – Хәзер ул үзе мине ташламагае дип куркам.
Урамга чыккач, Рахманның ике як бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Күбрәк сөенечтән иде бу. Көенерлек тә иде, әлбәттә. Төен чишелә башлады – куанырга кирәк, куанырга!
Рахман чыгып киткәч, Вәсим залдагы диванга йөзтүбән капланды. Хатыны шөбһәләнеп, үзенә урын табалмыйча, беркавым ары-бире йөренде дә чалшайган иске креслога барып урнашты.
Вәсим хатирәләргә бирелеп, шулай ята бирде. Асия үз уйларына чумып, тып-тын утырды.
– Он ещё придёт? – диде Асия.
– Не знаю.
Вәсим торып утырды. Кыяфәте газаплы иде. Кухняга юнәлгәч, хатыны аңа иярде.
– Он, наверно, много зарабатывает... – диде Асия.
Вәсим шешә төбендә калган аракыны чынаякка салып эчеп куйды һәм ипи кисәге капты.
– А тебе зачем знать, сколько он зарабатывает?! – диде ул, кинәт хатынына усал караш ташлап.
– Перестань пить! – дип тавышын күтәрде Асия, батыраеп киткән ирен урынына утыртырга ниятләп.
Көтмәгәндә, Вәсим кычкырып җибәрде:
– Пошла вон!
– Что-о-о?! – дип күзләрен акайтты хатыны, артка чигенеп.
– Иди в ж...! С...!
– Ты, что... С ума спятил... – диде Асия, иренең кыҗравыннан кинәт курка башлап.
– Ты мне столько лет житья не даёшь! – дип акырды Вәсим җан ачысы белән. – Ты свободно дышать не даёшь! Меня родной сын нашёл! Пришёл ко мне в гости. А ты даже чай не поставила!
– А что, разве он тебе дорог? – диде Асия, иренең хәле беткәнне күреп һәм үзе тыныч булырга тырышып. – Что же ты его бросил?
– Уйди отсюда, от греха подальше! – диде Вәсим, авыр сулап. – Ненавижу!
Асия кухнядан чыгып киткәч, Вәсим терсәкләре белән өстәлгә таянып, сулкылдап еларга тотынды.

Дәвамы бар.