Логотип Казан Утлары
Роман

Ана җыры (ахыры)

(Башынннан УКЫГЫЗ)

20
Аңына килгәндә, Мәрзия «Иевлево» дигән кечкенә шәһәр хастаханәсендә, түшәме саргайган, алты кешелек тынчу палатада ята иде. Күзләрен ачу белән: «Рахман! Улым! Кайда син?» – дип эндәште. Торырга маташып карады, хәле җитмәде.
«У меня сын остался в поезде... Я должна ехать за тем поездом», – дип елады ул.
Ай буе сырхауханәдә яткырдылар аны.
Павлодарга хәбәр биргәч, апасы килеп җитте һәм выпискага кадәр Мәрзия янында булды. Апасы белән Павлодарга барып, малайга розыск игълан иттеләр, барлык булган мөмкинлекләр белән шул тирәдә эзләделәр.
Казанга кайткач, Мәрзия тагын розыскка бирде, ары сугылды, бире сугылды. Беркайдан, беркемнән яхшы хәбәр килмәде. Югалды газиз баласы, гаип булды. Хәле начараеп, тагын хастаханәләрдә ятып чыгарга туры килде. Аның яшисе килми башлады, хәтта үзенә кул салу уйлары белән йөрде. Кичеп чыккысыз кайгысы белән ул Түбән Камага әти-әнисе янына кайтып егылды. Ярый әле ул вакытта алар исән иде.
Бер елдан артык аңгы-миңге йөрде ул, эшкә урнашырлык хәле дә юк иде. Әмма яшәргә кирәк иде. Үзенә кул салса, ата-анасы ничек күтәрсен андый фаҗигане? Юк, юк, дөньядан алай китәргә аның хакы юк. Улын табасы бар бит аның. Газиз баласының язмышын белми торып, ничек китәргә мөмкин бу дөньядан?! Кайларда икән ул хәзер? Исән микән? Берәр кайда чирләп, яисә гарипләнеп ятмый микән?! Бәлки, берәр гаилә уллыкка алгандыр...
Кайгыдан бер ел эчендә аның чәче ап-ак булды, буяп йөрергә туры килде. Ярый әле шәһәр мәктәбенә җыр дәресләре укытучысы булып урнашырга үзендә көч тапты – тормыштан аерылмаска, чынбарлыкны кабул итәргә, үз урыныңны югалтмаска кирәк иде. Язмыш аны горгазда эшләүче бер ир кеше белән таныштырды. Гаилә корып җибәрделәр. Бик яхшы, акыллы кеше иде ул. Моңарчы аның гаиләсе бар иде, аерылганда, элекке хатынына фатирын калдырды һәм алар башта бер бүлмәле фатир «снимать» итеп яшәделәр, аннары Мәрзия фатирына күченделәр. Бу вакытка Мәрзиянең әтисе белән әнисе бер-бер артлы вафат булганнар иде.
Кызлары тугач, Мәрзия тагын яңа сулыш алды кебек. Әмма кайгы тагын озакламады, килеп җитте – ире машинасы белән авариягә эләгеп һәлак булды. Рахман да, әнисеннән җөда булгач, ничек үскәнен, язмышы нинди борылышлар кичергәнне, егерме ел дәвамында ничек яшәгәнен, ниләр күргәнен ашыгып сөйләде.
Һәр икесе кабаланып, мәңге бәян итеп бетергесез хатирәләрнең кайбер мөһимрәк өлешләренә кире кайта-кайта, йә озын, йә өзек-өзек итеп сөйләделәр дә сөйләделәр. Әйтерсең лә, гомер поезды менә-менә кузгалыр һәм тагын икесенең берсе китәр, ә берсе шул поезд артыннан йөгерер. Гүя язмыш аларны тагын аерырга тора кебек иде.
Әнисә инде әллә ничә тапкыр чәйне кайнарлатып килде. Аптырагач, поднос белән залга кертеп, журнал өстәлендә әзерләде.
Бәхет көтмәгәндә, кинәт килеп төшсә, күңел тиз генә моны кабул итеп бетерә алмый, хәтта башта «дөрес» кабул итми. Зур куаныч киеренкелек тудыра, моның өн икәненә ышанасы килми.
Монда да киеренкелек кимесен өчен шактый вакыт кирәк булды.
Ниһаять, Рахман фатир эченә күз йөгертте. Ике бүлмәле җыйнак фатирның һәр төшендә пөхтәлек хөкем сөрә, купшылык юк, җиһазлар да гади, әмма монда җылы, якты һәм рәхәт иде.
Мәрзия йокы бүлмәсенә кереп, өстендәге киемен алыштырды – бәйрәмнәрдә генә кия торган озын сары көрән төстәге күлмәген киде, башына матур итеп, ак яулыгын бәйләде.
Бәйрәмчә кыяфәттә чыгып:
– Поездда барганыбызны хәтерлисең инде алайса? – дип күз яшьләре аша елмайды ул.
– Хәтерлим, әлбәттә.
Улын моннан күп еллардагы сыман ныгытып кочаклыйсы килде. Әмма хәзер улы каршында җыйнак кына булып калган икән бит ул. Рахман үзе әнисен кочагына алды һәм алар озак кына шулай тордылар. Әнисе моннан егерме ел элекке кебек йомшак, җылы икән. Тавышы да үзгәрмәгән бугай. Дөнья шау-шулары каплый алмаган, әллә нинди золмәтләр аша үтә торган фәрештәви аваз. «Су буйлап» дигән халык җыры да нарасый чактан ук шушы сихри тавыш белән Рахманның аңына вә күңеленә сеңгән булган.
Ерак Белоярскида Фәйрүзә апаның шул җырны җырлавын ишеткәч, «дөрес сукмакка» басты бит инде ул. Көннәр, айлар, еллар аша, чакрымнарны инкарь итеп, бу якты аваз Рахманны югалудан саклады.
Мәрзия улына карап туймады.
Сөйлисе сүзләр, җиткерәсе хисләр бихисап, аларны аңлатып бетерерлек тә түгел иде. Казан музыка училищесында укуы... Вәсим белән танышу... Дербышкида, баракта яшәгән вакыт... Тормыш авырлыгы... Ире белән аерылу...
Түбән Камага, шушы фатирга Рахманны бер яшендә алып кайткан булганнар икән... Бер-берсен югалту... Кайгы-хәсрәт... Өмет...
– Нинди фамилия белән йөрисең соң син? – дип сорады Мәрзия.
– Вахитов. Паспортны Идрис абыйлар фамилиясе белән алган идем. Детдомда Найденов Роман булып йөрдем.
– Отчество?
– Идрисович дип яздырдык. Хатыны Дания апа бик нык каршы килгән иде. Хәзер инде аңлыйм – гомергә үз гаиләләренә бәйле булуымнан курыккан ул. Әнисә әзерләгән табындагы төрле тәм-том арасында шоколад та, зефир да бар иде. Рахман моңа игътибар итеп, моңсу елмайды:
– Поездга утырыр алдыннан, бер кызның ашаганын күреп, зефир сорап елаганым исемдә. Аннары вагонда бер малай кулында шоколад күреп, синнән шоколад сораганымны хәтерлим...
– Акчам булмагандыр инде... – диде Мәрзия, авыр сулап.
– Ә мин детдомда чакта, баштарак бала акылым белән: «Әнием мине тәмле әйбер сорап йөдәткәнем өчен ташлагандыр», – дип, үземне битәрләп йөргән идем.
Мәрзиянең күз карашыннан ахырына җитеп булмаслык чиксез бәян укырлык иде.
– Инде тәмам өметем өзелгән сыман вакытларда да хыялларымда сине табып, кочагыма алуымны күз алдыма китерә идем, – диде ул, сыктанып. – Ә син кочагыма сыярлык түгел икәнсең бит, балакаем. Бигрәк затлы егет буып үсеп җиткәнсең бит син, улым. Кем уйлаган... Һаман әле тәгаен ышанып җитә алмыйм. Соңгы вакытларда «Төрмәдә түгел микән, бомж түгел микән, гарип-мазар түгел микән...» дип, әллә ниләр уйлап бетердем инде мин. Иң зур теләгем – берүк исән генә була күрсен дигән теләк булды. И Ходаем, төш кенә түгелме соң бу?..
Егерме ел баласының язмышын белергә зар-интизар булып яшәде шул ул. Егерме ел буе аны төшләрендә генә күреп, кайчан да булса бер-беребезне табарбыз дип өметләнеп, хыялланып йөрде.
Мәрзиянең йөзеннән шатлык урынына кинәт газап саркыды. Сәер уй аны шөбһәләндерде – егерме ел җанда шаулаган хәсрәт диңгезе юкка чыга башлар да, өч яшьлек газиз улының күңелдәге сурәтен үзе белән юдырмасмы, бетермәсме?.. Шул чагында аның бөтенләй югалуы, тәләф булуы ихтимал. Кайгы аның үзәгенә тамыр җәйгән, аны югалтасы да килми шикелле, газап бетмәвенә эчтә ниндидер көчләр каршы тора, ә ул газап аның балакаена бәйле бит... Яңа төрле курку, сәер курку, аек акыл аңлата алмый торган курку вөҗүд буйлап йөгереп үтте.
Ә шулай да, ни гаҗәп, каршысында егерме өч яшьлек улы елмаеп утыра. Менә ул, исән-сау!
– Куркам, – дип пышылдады Мәрзия, күзләрен йомып. – Мондый бәхеттән соң яңа бәла килмәгәе...
Фотолар альбомын карап утырганда, Рахман таң калды – яшь чагында әнисе искиткеч чибәр булган икән. Егерме ел эчендә нык үзгәргән, картайган ул. Бер фотога аеруча озак карап торды ул – анда әнисе свитер кигән, свитерының түшендә ике болан сурәте. Поездда барганда, шул свитер иде аның өстендә. Әнисе белән тугыз айлык чагында да, бер яшендә дә, ике яшендә дә бергә төшкән карточкалар бар икән. Гомумән, әнисен хәтерендә дөрес саклаган икән ул, гел менә шулай күз алдына килә иде. Хәтта төшләренә дә шундый булып керә иде бит. Төскә-биткә Рахман нәкъ әнисе икән. Җан газабы әнисенең йөзендә эзләр калдырса да, ямьсезләтә алмаган. Кысыграк күзләр, дөрес формадагы колаклар, иреннәр... Туры борын йөзне төгәл тота торган элемент кебек. Буй зифалыгына да өсте-өстенә килгән фаҗигаләр зыян китерә алмаган. Йөргәндә генә авыррак атлый әнисе, әйтерсең лә, адымнарын курка-курка гына ясый – бу адымнан соң тагын бәла-каза булмагае диптер инде. Әнисенең моннан егерме ел элекке чагы минут саен ачыграк искә төшә башлады.
– Минем хәзер сеңлем дә бар, – дип, Рахман Әнисәгә елмайды.
Әнисә, бөтенләй көтмәгәндә килеп чыккан абыйсының күз карашыннан уңайсызланып торды да тәрәзәдәге түлләрне рәтләргә кереште. Аның зифа гәүдәсендәге караңгы яшел блузкасы, тезләрендә махсус ертыклар ясалган джинсы, кып-кызыл оекбашлары – бөтен киеме үзенә шулхәтле килешеп тора иде. Бу бит минем туганым, минем сеңлем дип, чын күңелдән сөенеп утырды Рахман. Төскә-биткә әнисенә охшамаган, әмма бик гүзәл кыз.
Зур, тетрәндергеч вакыйга кинәт килеп керде өйләренә – куанычлы, бәхетле үзгәреш булса да, моны тиз генә кабул итәр өчен, бүгенге көннең нинди бәхетле икәнен тәгаен аңлар өчен Әнисәгә дә әле шактый вакыт кирәк булачак.
Бераздан Әнисә кыюланып китте һәм Рахманга:
– Бер дә белмәгән килеш төшләремдә сине күргәнем бар, – диде. – Очрашуга булган икән.
– Әнисә төскә-биткә тач әтисе, – диде Мәрзия, елмаеп. – Бик матур җырлый – анысы миннән инде, – дип өстәде ул, горурланып. Шундук шелтәсен дә белдереп куйды. – Менә джинсы чалбарындагы ертыкларына гына эчем поша.
– Әни, ярар инде... – диде кыз, иреннәрен турсайтып. – Ертык түгел бит ул.
– Модасы шундый бит, модасы, – дип, яңа табылган сеңлесен яклады Рахман. – Ничәнче класста укый?
– Тугызынчыда, – дип, үзе җавап бирде Әнисә.
– Аллага шөкер, әйбәт укый, – диде Мәрзия, канәгать тавыш белән. – Тәкъдиренә нәрсә язылгандыр, Ходай рәхмәтеннән ташламасын инде берүк.

– Матур җырлагач, мин аны үземнең студиядә яздырам, – диде Рахман. – Җырчы ясарбыз үзеннән. Эстрада йолдызы ясарбыз.
– Мәктәпне тәмамласын әле башта, – диде Мәрзия.
Әнисәгә гүя канатлар үсеп чыкты, шатлыктан әрле-бирле йөрергә тотынды, хәтта бераз иләсләнеп тә китте. Җырчы булырга хыялланып йөри бит ул! Әнисе дә каршы түгел – үзенә насыйп булмады, кызыннан, бәлки, җырчы чыгар. Әнә абыйсы нинди музыкант икән бит. Кинәт килеп төшкән бу бәхеткә йөрәк кенә чыдасын, шатлыктан берүк урталай ярыла күрмәсен. Куанычыннан Әнисә нишләргә белмәде.
– Әни! Мин тиз генә фарш чыгарам! – диде ул, зур ачыш ясагандай.
– Бар, кызым, бар, – диде Мәрзия.
Тышта инде караңгы иде.
Мәрзия белән Әнисә кичке аш әзерләгәндә, Рахман, Фәнисне исенә төшереп, аңа телефоннан шалтыратты. Фәнис «Кама» кунакханәсендә кунарга булган икән.
– Борчылма, тәртип, бик әйбәт кунакханә бу, – диде аңа Фәнис телефоннан. – Иртәгә хәбәрләшербез.
Җир шарының бер өлешендә төн иде. Салкын, дымлы, озын көзге төн. Һәрвакыттагыча тынгысыз төн.
Кайгы беркайчан да йокламый. Кунар урын табалмаган көзге җил, кешеләргә шуны аңлатырга тырышкан сыман, өй тирәли уйнаклап йөрде. Әле йорт нигезенә сарыла-сарыла улап ала, әле электр чыбыкларында уйнап, ниндидер көй чыгарырга маташа – кешеләр моңарчы аңламаган берәр серле җырын әйтмәкче микән әллә?
Төнге авазларда һәрчак шом бар.
Табигатьнең һәр авазында, ишетә белгән кеше өчен, зар була, һәр авазда нотага салып булмый торган тон яңгырый. Аны нота кәгазенә билгеләр белән язам, дисәң, котылгысыз фальш китәчәк. Шартлы билгеләр белән дә башка кешегә җиткерү мөмкин түгел. Ялган килеп чыгарга мөмкин.
Җан авазында гына фальш булмый. Һәм аны ноталарга салуның да кирәге юк. Колак тота алмаган авазны син кабатлый да, җырлап та күрсәтә алмыйсың һәм аны уйнап бирерлек уен коралы да юк. Аны икенче бер җан гына күңеленең иң нечкә кыллары аша «тота» һәм аваздашлыкны тоеп үзенә кабул итә.
Ана белән улы төне буе сөйләшеп утырдылар.
Икенче көнне Фәнис:
– Планнарың нинди? – дип Рахманга үзе шалтыратты.
Рахман хәзер Казанга китеп барыр дип, Мәрзия бик курыккан иде. Улын һичкая җибәрәсе килмәде аның. Инде тагын югалыр төсле... Берүк бүтән җөда була күрмәсен! Аллам сакласын!
Рахман телефоннан Фәнискә:
– Әлегә монда калам, – дип җавап бирде.
– Бик әйбәт. Егерме ел күрмәгән әниең янында бул бераз, – диде аңа Фәнис, ярымшаярып. – Казанга кайтыр алдыннан миңа шалтырат. Мин сиңа йә шофёрымны җибәрермен, йә үзем килеп алырмын.
– Рәхмәт яусын сиңа, Фәнис абый!
 

21
Юлда Фәниснең күңелен якты сагыш биләде. Ни өчен Рахманны туганы кебек, хәтта үз баласыдай якын итә ул? Үзенең улы Филүскә охшагангамы? Талантлы, әдәпле, акыллы булганы өченме? Чын татар кыяфәтле булгангамы? Сәбәбен тирәннәнрәк эзләргә кирәктер, мөгаен. Рахманның шулай әнисен эзләве аны сокландырды, хәтта тетрәндерде дип әйтергә була. Рахманның үз тамырларын эзләве тәэсирендә Фәнис үзенең әтисен һәм әнисен көн саен искә ала башлады. Рахманның фаҗигасендә, аның газаплануында (ни гаҗәп!) матурлык күрде ул. Үзенең улын яки кызын шулай югалтуны күз алдына китереп сискәнеп куйды. Мәрзия урынына үзенең хатынын куеп карады, Рахман урынында улы Филүсне күзаллап карады. Йөрәк жу итте. Бер-береңне югалту фаҗигасе якында гына йөри ләбаса.
Казанга менә-менә кыш килеп керергә тиеш. Әнә, кар ничек ява. Килсен кышлар, яусын карлар. Салкыннар килсен. Эчтә җылы саклансын. Эчтә ут сүнмәсен.
Йорт янында буш урын табып машинасын куйгач, ул өенә керергә ашыкты. Гаиләсенә кичекмичә әйтәсе бик әһәмиятле сүзләре бар иде аның.
Подъезд ишеге янында кызыл көрән курткадан, ап-ак башлык кигән бер кыз елап тора иде. Оча алмый калган кошны хәтерләткән бу гүзәлне Фәнис таныды.
– Сәлам, туташ! Алсумы әле син?
– Әйе, – диде Алсу, калтыранып. – Исәнмесез.
– Ник елыйсың? Юеш кар яву гына җитмәгән, ишшу син монда дымны арттырасың, – диде Фәнис, шаярып. – Ни булды?
– Рахман абыйның домофоны җавап бирми. Телефонын да алмый.
– Алыр әле. Тапкансың кайгырыр сәбәп, – дип елмайды Фәнис.
– Ул Мәскәүгә китәчәк... – дип шыңшыды кыз, үпкәле һәм зарлы тавыш белән. – Мәскәүгә киткәнче миңа җыр язарга вәгъдә иткән иде...
– Елама, кызым! Вәгъдә биргәч, һичшиксез язачак. Сиңа әллә ничә җыр язачак әле ул. Чөнки син дә ярдәм иттең бит аңа әнисен табарга.
– Ничек? – диде кыз, гаҗәпләнеп.
– Ничек дип... Менә шулай. Рәхмәт сиңа. Сиңа җыр язачак ул. Мин, бәлки, әле үзем дә язармын сиңа берәр матур җыр. – Фәнис киерелеп көлеп куйды. – Ник елыйсың? Әле син аңламыйсың – нинди шәп көн бу!
– Әнисе кайда иде соң аның? – диде Алсу, кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртеп.
– Үзе сиңа сөйләр әле барысын да.
– Ул бит Мәскәүгә китә, – диде кыз, һаман тынычлана алмыйча.
– Китми! – диде Фәнис тавышын күтәреп. – Беркая да китми!
Фәниснең бүген кәефе моңлы да, шатлыклы да иде. Ул беравык бу сөйкемле кызга елмаеп карап торды да аны аталарча әкрен генә кочаклап, битеннән үпте: – Кызым, ышан миңа, беркая да китми. Беркая да югалмаячак. Ул, гомумән, югалмаячак. – Һәм назлы тавыш белән өстәп куйды: – Син дә югала күрмә. Алсу Фәниснең ни әйтергә теләгәнен аңламады, әмма шундук аның күңелендә өмет урын алды. «Рахманны табарга бу абый ярдәм итми калмас», – дигән өмет иде ул.
Кич белән Фәнисләр гаиләсендә җитди әңгәмә булды. Башта Мәскәүдәге улына шалтыратып, аның хәле, эшләре белән кызыксынды ул. «Кайвакыт катырак бәрелгәнем өчен ачуланма, улым. Мин сине бик яратам. Син минем дәвамым...» – диде. Аннары кызы Сәбиләне, янына утыртып, мактады. Бераз битәрләп тә алды һәм нотыгын тәмамлап: «Кызым, әниең белән бәхәсләшмә, аңа каршы әйтмә», – диде. Шуннан соң хатынына кат-кат рәхмәт әйтте – гаиләдәге җылылык өчен, балалар өчен, гомумән, ничә ел инде әйбәт хатын һәм ана булганы өчен.
Аның бүгенге халәтеннән Тәслимә белән Сәбилә шомлана башладылар. Фәнис көтмәгәндә:
– Берничә көнгә бергәләп Азнакайга барырбыз. Әти белән әни каберләрендә күптән булган юк, – дигәч, ана белән кыз бөтенләй куркуга калдылар.
– Кышка керәбез бит инде, яз көне барырбыз, – диде Тәслимә, сак кына тавыш белән.
– Юк, шушы арада барырга кирәк, – диде Фәнис, катгый итеп. – Аннары яз көне дә барырбыз.
– Бер-бер хәл булдымы әллә? – диде Тәслимә, шөбһәләнеп.
– Булды, – диде Фәнис, бер ноктага текәлеп. – Бик куанычлы хәл булды.
Рахман әнисен тапты!
Сәбилә беренче тапкыр әтисенең күз яшьләрен күрде.
Дөньяның тотрыксызлыгы турында, вакытның һәр өлешендә бер-береңне югалту да бик ихтимал, бер куанычлы очрашу өчен кеше кайвакыт кайгы диңгезен кичәргә дучар ителә, җан газабыннан хәтта акылдан язучылар бар, дип сөйлисе килгән иде әтисенең. Әмма артык сүзләрнең кирәге юк, аның ни әйтергә теләгәне дымлы күзләреннән күренеп тора иде.
Бу вакытта Казаннан өч йөз чакрым ераклыкта – Иделгә мәңгелеккә кушылыр өчен бертуктамый аккан Кама буендагы бер шәһәрдә ике кеше сөйләшеп туймады.
Ана белән ул.
– Әни, «Идел бит ул, Идел бит ул...» дип еш җырлый идең бугай син...
– «Су буйлап» дигән халык җырынмы?.. Хәтерлисеңмени, улым? – диде ана, елмаеп. – Шул җыр белән йоклата идем бит мин сине.
Әйе, әнисе шул җыр белән йоклата иде аны.
Кайбер җырлар иркәләп йоклата да, җилкетеп уята да. Елата да, елмайта да. Тынычландыра да, тетрәндерә дә. Андый аһәң гүя башка дөньядан килә, икенче планетадан, башка күкләрдән агыла. Искиткеч матур көй, тантаналы моң, акыл белән генә төшенеп булмый торган җыр. Әйтерсең лә, монда түгел, Җиһан тирәнлегендә туган, әмма газап белән шатлык тулы бу Җирдә дә үзенә урын тапкан һәм кешеләрнең күңеленә керү сәләтенә ия бөек җыр.
Әнисе шул җыр белән йоклата иде аны.
Туган яктан еракта, ятим калып, үзенең кем икәнен аңламаган чагында, шул җыр аны Фәйрүзә апа белән таныштырып «уятты», күзләрен ачты. Җыр ярдәмендә ул югалмады. Шул җыр аны туган җиренә алып кайтты.
– Әни, җырла әле шуны.
Идел бит ул, Идел бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул...

Караңгы төн, болытлы көн –
Без аерылган көн бит ул.
Идел бит ул бик мул елга,

Ул бит диңгезгә китә;

Аккан сулар, искән җилләр

Йөрәгемне җилкетә.
Идел буйларына барсам,

Әйтер идем Иделгә:

«Минем кайгыларымны да

Илтеп сал!» дип диңгезгә.
Моңлы татар җыры талгын гына акты.
Бу аһәңнән күңел сәҗдәгә якынайды.
Бу җыр үткәннәргә алып китте. Аннан кире бүгенгегә алып кайтты. Бер мәлне киләчәккә дәште.
Якын, кадерле тавыш кеше язмышын, халык язмышын көйләп сөйләде. Җан авазы фальш җибәрә алмый, җан авазы һич тә ялгышмый.
Затлы тавыш зарлы җыры белән «булачак»ка фатихасын биреп, «бар»ына дога кылып, алда ни буласын да сөйләде кебек.
Ана сулышы белән чыккан бу нәгъмәдә ниһаясез сагыш белән бергә, «иртәгә яңа көн туачак», дигән өмет һәм «киләчәктә бәхеткә дә урын бар», дигән вәгъдә яңгырады.

2020 ел, гыйнвар – апрель.