Логотип Казан Утлары
Хикәя

Вәриснең әтисе кайта (хикәя)

Туган авылымның Сосновая Поляна кырларында ятып калган батырларына багышлыйм.


Вәриснең иртәгә әтисе кайта! Нимесне җиңеп кайта! Кирәген биреп кайта.
Әбисе аңа өсләрен каз мае белән ялтыраткан коймак ашатыр. Әнисе иртәгә чып-чын ипи пешерер! Иртәгә Вәриснең әтисе кайта!
Кипкән кишер чәе эчеп утырган Вәрис мич артында кайнашкан Мәйсәрә әбисенә:
– Мин бүген йокларга ятмыйм. Капка төбендә әтине көтеп утырам да сездән сөенче алам. Ничәдә кайта ул әти? – дип дәште.
Аның өметендә сөенчегә сандык төбендәге тукымадан Сабантуйга күлмәк тектертү вәгъдәсен алу иде.
– И улым, әтиең ничекләр хәзер үк кайтсын соң?
– Әни кичә, сугыш бетте, диде бит! Иртәгә шуңа күрә укымыйбыз. Ногъман абый да, сугыш беткәч, әтиләрегез кайта, дип сөендерде. Салихның әтисе әллә кайчан кайтты инде. Миңнемулла абзый да. Ногъман абый үзе дә.
– Имгәнеп, сугышырга ярамый башлаганнар бит ул, улым. Аллага шөкер, әтиегез менә, сүземә көферлек килмәсен, таза-сау килеш кайтып керер.
– Әби, син миңа иртәгә кызыл эчле галушыңны биреп торырсың әле, яме. Җиңү диманстрацысы була икән. Безнең барыбызга да галуш киеп, күлмәккә кызыл чүпрәк тагып килергә куштылар.
– Урамның кай турылары сазлырак. Сиңа минеке зур булыр. Аягыңнан төшеп калыр. Бик искереп тә беткән. Корыда гына киярлек.
– Диманстрацыга бармыйммыни инде? – Вәрис директорның орышуыннан, бәйрәмнән калуыннан куркып, елап ук җибәрде.
– Алай димәдем бит, улым. Кайткач, әниеңнекен сорарсың.
Вәриснең әнисе бүген правлинҗәдә. Кизү тора. Сугышның беткәнен дә мәктәпкә ул килеп әйтте. И, рәхәт булды да инде Вәрискә. Нимес дигәннәрен аның әнисе кырып ташлагандай булды. Мәктәптән күкрәк киереп, сугыш батыры сыман кайтты. Язгы дымлы җирдә чебиләгән аяклары әчеткәнне дә тоймады. Дәрестә шаярганнары өчен орышканнарын да онытты.

Директор абыйсы колагыннан борып, такта янына чыгарганда, сугыш бетмәгән иде әле. Ул чыккач кына, кинәт бетте дә куйды.
Әнисенең дежуры ярый чәршәмбегә туры килгән. Чиратын алмаштырса, авыл, менә-менә дип, сәгате-минуты белән көткән хәбәрне башкалар ирештерәсе иде!
Вәрисне өстерәп такта янына чыгарулары булды, класска, тыны бетеп, әнисе килеп керде. Керде дә катты да калды. Ни сүзен әйтә, ни кузгала алмый. Вәрис әкрен генә урынына барып утырмакчы иде, директор абыйсы җиңеннән тотып туктатты:
– Әниеңнең килүе бигрәкләр дә яхшы булды. Кич өегезгә барып сөйләшермен, дигән идем. Юлга чыгарып куйгандай әле бу, – диде.
Вәриснең әнисе укытучыга төбәлгән дә һаман дәшми тора иде. Инде директор да курыкты бугай. Малаен парта арасыннан өстерәгәнен мәктәп яныннан инешкә юл тоткан Мәрьям тәрәзәдән күргәндер дә кергәндер, менә тынычланыр да Вәрисен якларга ук тотыныр, үзен сүгеп үк ташлар, дидер.
Директор парталар арасыннан аңа таба килгәндә, Вәрис, күрсәткече башына кунып алмагае дип җыерылып, авыртуга әзерләнеп, утыргычына сеңеп үк беткән иде. Инде менә, кысылган бармаклары ачылып, каһәр таяк идәнгә үк төшеп китте. Директорның, алам дип иелүе булды, ватык күзлегенең пыяласы өстәл астына тәгәрәде.
Вәрис, олылар алдында әйбәт күренеп, барысын да тынычландырырга уйлады. Пыяланы алып, директор өстәленә куйгач, орышка әзерлеген күрсәтеп, яңадан такта янына басты.
– Бар, утыр! Башка тәртип бозма! – диде аңа укытучы. Аннан әнисенә карап:
– Мәрьям апа, ни йомышың бар? Ник шакымадың? – дип сорады. – Дәресне өздең бит. Гомер буе тыныч кына утырган малаеңны да бүген җен алмаштыргандай.
Әнисе дәшмәде.
Әллә чәче-башы тузгыган, яулыклары җилкәсенә ишелеп төшкән, үзе тораташ каткан Мәрьям апаларыннан куркып, әллә мондый вакытта директорның кызып китүеннән шикләнеп, класс шым булды. Вәрисне такта янына өстерәгәндә, борын астыннан көлеп торганнарының да йөзенә шом-курку чыкты. Һәркайсы кулларын парта өстенә матурлап куеп, алга таба нәрсә булыр икән дип көтте. Бу тынлыкны кайвакыт Вәриснең әнисеннән үзен кызгандырыр өчен еламсыраганга салынып, борын мышкылдатканы гына өзеп-өзеп куйды...
– Әйтсәң әйт, Мәрьям апа, әйтмәсәң, дәрес беткәч сөйләрсең,– диде дә директор, китә аласыз, дигәнне ишарәләп, сыйныф ишеген ачты.
Бу сүзләрдән айнып киткәндәй, әнисе:
– Ррра-йуннн-нннан... диммм-аннн-страцыга чыгарга куштылар! – дип кенә әйтә алды. Аннан тагын бер кат, каушавыннан тотлыгуы бетмәсә дә, инде ап-ачык итеп:
– Райуннан сручны диммм-аннн-страцыга чыгарга куштылар, сссу-гыш беткән! – дип ярып салды.
Әнисенең соңгы сүзеннән Вәрис директорның әле генә колагын ут итеп кыздырганын да, өзелгән теманы да, тамак ачлыгын да онытты. Башка балалар кебек, сикерергә, теленә ни килсә, шуны кычкырырга тотынды. Тавышны ишетеп, бүлмәгә башка класслар да кереп тулды.
Бераздан шайтан туе басылды. Җиңү сүзе алып килгән рәхәтлек Вәриснең бөтен тәне буйлап йөгергәндәй тоелды. Алайса, әтисе кайта! Болай булгач, әтисе исән калган бит аның! Елмаеп, шатлыгын кая куярга белмәгәндәй, ул әнисенә төбәлде. Әнисе нигәдер тын гына елый иде...
Вәрис шулчак әнисенең ни өчен мәктәпкә дөбер-шатыр, егыла-мәтәлә чапканлыгын аңлады. Аның нәрсәгәдер абынып сыдырылган тез башларыннан кан саркый иде. Язга каралып ук чыккан чабаталарыннан мәктәпкә килергә оялыпмы, правлинҗәдә үк калдырган бугай, дип уйлады малай. Эш анда түгел, Мәрьям озак көткән, үзәккә үтеп кенә килгән җиңү хәбәрен алудан, идәнне пычратмыйм дип, ике катлы йортның баскыч төбендә калдырган аяк киемнәрен кияргә дә онытты.
Ногъман абыйлары сугыштан яраланып кайткан фронтовик иде. Ул авыл көтеп алган бәйрәмне көне-сәгате белән дә бер дигән уздыра алгандыр. Алай эшләмәде:
– Җиңү шатлыгы бар кешенең күңелендә калырлык булсын. Демонстрацияне иртәгә ясарбыз. Урам уртасында сазлы урыннар да шактый. Кызыл эчле галушлар киеп, күкрәгегезгә кызыл бантик тегеп килегез, – диде. Шул сүзне ишетүгә, балалар мәктәптән дәррәү чыгып чаптылар.
Вәрис белән Зәминә ашыкмады. Малайның әнисе үзе дә белә, ә Зәминәнеке әле кырда иде.
Габделгазиз абыйсының сугышның башында ук үлгән хәбәре килде. Зәминәгә бүген бик читендер, дип уйлады Вәрис, тамак ялгагач, капка төбендә кызның уйнарга чыкканын көтеп утырганда. Малай үзе белән әтисе истәлеккә калдырган кечкенә пәкесен алган иде. Яз көне, җир кипкәнче «пәке кадашлы»дан да кызык нәрсә бармы соң?!
Мәктәптән кәефе киткән кыяфәттә, сөйләшмичә генә кайткан иде Зәминә. Чыкмады.
Икенче көнне демонстрациядә дә Зәминә үзалдына уйланып йөрде. Өстендәге матур күлмәккә дә, матур кызыл бантигына, чәчүргечләренә дә сөенми кебек иде ул.
Мәктәп ишегалдында һәркайсы үз классы янына китте. Вәрис бер кулына печән, икенчесенә салам тотып каршы алган директорны күргәч, башта бик аптыраган иде. Армиядәге кебек, аларның «левый-правый»ны аңлатканын белгәч, эче катканчы көлде.
Директор әфисәр киемнәреннән килгән икән, дип уйлады Вәрис. Күкрәге тулы орден-медаль. Аягында – ялавай итек. Билен буган каешының прәшкәләре елык-елык итеп тора. Малай үзенең аякларына күз салды. Аныкында – әнисенең, төшеп калмасын өчен, киндерә белән бәйләп куйган, әле беркем кимәгән кызыл эчле галушы, бәйрәмгә дип саклаган ап-ак йон оекбашлары.
Кулына кызыл флаг тоткан Вәрисне отрядның иң алдыннан җибәрделәр. Арттагылар да, аларны карап калган бар кеше ишетерлек, шаккатырлык булсын дип, бар көченә кычкырып җырларга тырышты ул:
Кы-зыл фы-лаг күр-сә-тә-без Дош-ман ка-ла-ла-ры-на, Дош-ман ка-ла-ла-рын-да-гы Эш-че ба-ла-ла-ры-на.
Мәктәп кушымтаны җырларга хәзерләнеп, бер тын алганда, директор алга йөгереп чыга да, капка турларындагы утыргычкамы, сузылып яткан бүрәнә өстенәме басып, саламнары-печәннәре белән болганып, тагын аякларны дөресләтә иде:
– Са-лам, пе-чән, са-лам, пе-чән!
Ул да булмый, барысы Вәриснең кушымта башлавына иярә:
Армия, әзер бул! Дошманнар сузалар кул!
– Са-лам, пе-чән, са-лам, пе-чән!
Өстәл өсләрем ямьләнә, Командир шлем куйса.
Безгә дошман кулын сузсын, Якты дөньядан туйса.
– Са-лам, пе-чән, са-лам, пе-чән!
Армия, әзер бул! Дошманнар сузалар кул!
Өченче сыйныфларга Гадения апа «Зәйтүнәкәй»не – «Катюша»ның татарчасын сайлаган. Син матур җырлыйсың дип, Зәминәне иң алга бастырган. Флаг күтәргән килеш, башкалар белән бер аякка атлап, җырлап кара! Вәрис Зәминәне чын-чынлап кызганды. Көче аныкыннан ким булмаса да, кыз кеше бит, аннан кечерәк тә әле ул.
Вәрисләр сыйныфы тәмам арып, тавышлары карлыгып, җырлап туктагач, Зәминәләрнеке алгарак чыкты. Флагын горур күтәргән кыз туп-турыга карап, җырлый-җырлый, Вәрис яныннан узып китте:
Алмагачлар чәчәк аткан чакта Елга өстеннән томаннар акты. Чыгып биек текә яр башына, Зәйтүнәкәй еракка бакты.
Кулларын болгый-болгый, алга йөгергән директор аңа да тын алырга җай бирә иде:
– Са-лам, пе-чән, са-лам, пе-чән!
Чыкты да ул җырларын җырлады Ерактагы бөркет турында. Хатларында – чиксез сөюләре, Сагынулары – йөрәк түрендә.
Демонстрация тәмамланды. Әнисенең әтисен каршы алырга саклап тоткан галушларында ләм чупырдатып, Вәрис тә өйгә кайтып керде.
– Мәте белән кәлүшне харап иткәнсең икән, – диде баскыч төбендә каршы алган әнисе.
– Борчылма, иртәгә әти кайта бит, өр-яңасын алгандыр әле, – дигән булды малай.
– Нинди бетмәгән сүз, иртәгә кайта да иртәгә кайта, – диде әни кеше, бераз кызыбрак. – Малмыжда гына барган сугышмыни?! Бала-чага булып маташмасана! Поезд белән генә дә атна буе кайтыр әле ул! Кукмарадан җәяүләбе никадәр... Сабадан китүчеләрне әле Шәмәрдәндә үк төшереп калдырмасалар.
Вәрисләрнең шау килеп сөйләшкәнен әбиләре ишеткән дә, өй ишеген ачып, кергәннәрен көтеп тора икән.
– Нинди бала булмасын әле ул, – дип, шунда ук Вәрисне якларга тотынды. – Дүртенче сыйныфны да бетермәгән малайны тикмәгә орышасың. Аягына кияр киеме булса, синең бау белән бәйләгән галушларыңда җиңүне бәйрәм итеп йөрмәс иде.
Әнисе:
– Шулай булмый ни. Җәйгә мәктәп тәмамлый, ныклап кул арасына керә башлый, дип көтәм бит мин аны. Мәктәбең дүрт сыйныфлы гына булгач, нишлисең, – дип көлеп куйды. – Әле дә улым син бар, әтиең югында, өйдә ир-ат булып тордың бит.
Дүртенчедән соң күрше авылга йөреп укырмын дип хыяллана иде Вәрис. Болай булгач, хыяллары шул хыял булып кына калачак икән. Туктале, әтисе кайтсын. Менә ул ни дияр? Моннан соң өйдә аның сүзе алдан йөриячәк.
Әнисенең бишенчегә йөртергә ашкынып тормавын малай яратып бетермәсә дә, әбисенең әйткәннәре күңеленә хуш килде. Җитмәсә, Мәйсәрә абыстай, өйгә кергәч, кулларын алъяпкычына сөртте дә, шуның астына яшеренгән кесәсеннән бер шакмак шикәр алып, малайның көн буе нәрсәдер өмет итүдәнме, флаг күтәреп аруданмы, әллә инде болай гына, тирләп чыккан кулына тоттырды:
– Сине бик шәп җырлады, диделәр, бүген. Әтиең кайткач ашарбыз дигән тәмнүшкәләрдән печти генә өлеш чыгарыйм булмаса үзеңә. Әниең әнә алабута янына онны да күбрәк кушты. Өйгә бәйрәм төсе керсен әле, ди.
Әбинең соңгы сүзләреннән күңеле тагын да үсеп киткән кебек булса да, коймак юклыгын аңлаудан, Вәриснең күзенә яшь килде. Сугыш беткәч, әтиең кайткач, коймак пешерербез, дигән иде бит ул. Аны әле көтәсе дә көтәсе икән...
Алабуталы булса да туйганчы икмәк ашау – күп кеше анысына да тилмергән чакта – бер дә начар түгел, ди әнисе. Шулай анысы. Инде дошман җиңелгән! Әтисе бүген булмаса, иртәгә, иртәгә булмаса, аннан соң кайтыр. Шушындый көнне бик тә чын күмәч ашыйсы килгән иде. Коймак булса да пешерә ала иде бит әбисе!..
Исәннәр бер кайта, ди Мәймүдә түти, башлары таза-саулар кайта, улым менә кайта алмас. Вәрис шикәрне, Зәминәгә бирергә уйлап, әниләренә күрсәтмичә генә, мәктәпкә йөри торган чалбар кесәсенә тыкты.
Әле ипинең пешеп бетәсе бар иде. Борыны кытыкланмасын, дип, ишегалдына чыкты. Колмак чүпрәсенә изелгән камырдан икән бүген ипи дип уйлады. Аның әчкелтем-төчкелтем исе, җанын үртәгәндәй, морҗа башыннан чыккан да ирен өсләренә үк кунган иде...
Мунча чоланын җилләтергә ачып куйганнар икән. Әллә чормага менеп төшәсе инде дип уйлады Вәрис. Малайның анда яшерен бер урыны бар. Иң кадерле әйберләрен саклый торган җире. Әле сугыш башлангач ук, әтиләреннән килгән беренче хатны сорап алып, шул төшкә качырган иде ул. Шуны алып төште дә келәт баскычына утырды. Бу хатны әллә ничә укыганы бар иде аның. Зәминәдән башка бер сере юк Вәриснең, тик хатта язылган хәбәрне генә әйтә алмый. Зәминә ул турыда белә микән?
Вәрис битләреннән әтисе исләре килеп торган кебек хатны кызга яттан да сөйли ала иде, тик, гадәтенчә, борынын тарта-тарта, мең дә беренче мәртәбә үзе ишетерлек итеп укыды:
«...Бераз гына хәлләремне сөйләп үтәм. Мәмәшир авылыннан кырык алты кеше бер көндә армиягә алынганны беләсез. Фәйзрахман, Фазлый, Габделгазизләр... Аз гына учениеләрдән соң август башында Сосновая Поляна дип аталган җирдәге фронт сызыгына да бергәләп барып төштек. Тимер юллардан ерак түгел, Ленинградның кыры дип әйтергә дә буладыр. Эшчеләр яши торган бистәләргә охшап тора. Чиркәве, таш йортлары бар. Бик матур, яшел җирләр дә бит. Фашистлар килеп, сугыш уты ачмаса...
Бу якларга килеп тә төштек, сентябрь башында ук сугышка да кердек. Ни хәлләр итәсең, авылдашлардан уналтыбыз гына исән калдык. Берәүләр Новознаменка дигән бер бай гына утар лазаретында ята. Мин әлегә таза. Алга таба ниләр булыр, беркем белми. Немец борын төбендә генә. Дәһшәтле, аяусыз. Исән чагымда сезгә хат язып салырга тырышам.
Күршекәем Габделгазиз соңгы сугышка керер алдыннан үлә калсам дип, бер әманәтен әйткән иде. Инде мин дә, дөнья хәлен белеп булмый, аны үтәүне башкаларга кушып куярмын. Кайта калсам, әтисенең Зәминәгә дигән дәфтәрен үз кулларым белән тапшырырмын. Исәнлектә күрешергә язмаса, барыгыздан риза-бәхиллек сорыйм. Дәфтәрнең тышына, Габделгазиз, дип язылган булыр.
Язуы бик авыр булса да, Габделгазизнең вафатыннан бер-ике кәлимә сүз теркәми калдыра алмыйм. Исемә төшерсәм, күземә яшьләр килә. Обстрел вакытында барыбыз, ата-ата, кыр буйлап йөгердек. Ул миннән шактый алда чаба.
Берзаман карасам: башы юк. Снаряд алып аткан. Үзе һаман бара да бара. Мылтыгы да – кулында. Котым очты. Тотып алыйм дип чаптым. Ул да булмады, Габделгазиз барган хутыннан гына җиргә авып төште. Мин дә янына мылтыгына абынып егылдым.
Атышның кызган чагы иде. Арттагы бар кеше безнең аркылы алга таба чапты. Сугыш туктагач, эзләп таптым. Башының танырлыгы да калмаган. Габделгазизнең әйткән дәфтәрен күкрәк кесәсеннән алдым. Аның янына егылуым исән калдыргандыр да мине. Инде ничек тә әманәтне үз кулларым белән тапшырырга язсын.
Иртән бар сугышчыны, трактор белән сөздереп, чокырга күмделәр. Безнең авылларны да. Күршем Габделгазизне дә... Исемнәрен, документларын да ачыклап тормадылар.
Боларны сезнең өчен генә язам. Габделгазизнең үлү хәбәреме, «хәбәрсез югалды» дигәнеме, бәлки, бу хаттан да алда килер...»
Шулай булып чыкты да.
Вәрис инде хәзер аның зарыгып көткән әтисе, ничек йөрәге җитеп, Зәминәнең кулына Габделгазиз абыйсының әманәтен тапшырыр дип кайгыра. Ярый әле бүген үк, иртәгә үк кайтмый икән... Зәминәгә дә кечкенә генә булса да, күчтәнәч алып кайтсачы. Үзенә бернәрсә булмаса да, риза ул. Мәктәпкә һаман яланаяк йөрергә дә. Сабантуйга күлмәксез генә төшәргә дә. Җиңү коймагын ашамаска да.
Их! Вәриснең әтисе кайта! Нимесне җиңеп кайта! Кирәген биреп кайта.