Уены-чыны бергә
Рабит Батулла
Такташ песие
Һади Такташ бер пьесасында шундый аңлатма автор сүзе язып куйган була: сәхнә күренешендә, диванга утырып, койрыгын кыйблага каратып, бер песи битен, колак артларын юа.
Артистлар песине сызып ташларга кушалар. Такташ песине пьесадан алырга теше-тырнагы белән каршы тора. Шулай озак кына тарткалашканнан соң, режиссёр әйтә:
- Һади, кирәк чакта диванга утырып битен юа ала торган песи алып килә алсаң, песине сәхнәгә чыгарабыз! – ди.
Такташ бераз уйланып утыра да кинәт шаркылдап көлә башлый һәм песине пьесадан сызып ташлый.
Эшләпәнең Дәүлигә үпкәләве
Бер елны Нәби Дәүли яңа эшләпә сатып ала. Яңа эшләпәсен киеп, урамнан барганда,
бер дусты очрап аңа әйтә:
– Нәби, салып ташла моны, сиңа эшләпә килешми! – ди.
Өенә кайткач, Дәүли көзге каршысына килеп карый: чыннан да эшләпә аңа бик
үк килешеп бетми төсле.
– Ярар, – ди ул. – Иртәгә көньякка китәсе, мин аны поездда онытып калдырырмын!
Һәм поезддан төшкәндә, Нәби Дәүли эшләпәсен алмый. Перронга чыккач, аны
проводница куып җитеп:
– Сез эшләпәгезне онытып калдыргансыз, алыгыз! – ди. Рәхмәт сүзен әйтеп, Дәүли
үги эшләпәсен алып китә.
– Ярар, хәзер самолётка утырып очасы, мин аны шунда онытып калдырырмын!
Һәм самолёттан төшкәндә, эшләпәсен алмый. Әмма аэропортка кереп киттем
дигәндә генә, аны стюардесса куып җитә:
– Сез эшләпәгезне самолётта калдыргансыз! – ди.
Рәхмәтләр әйтеп, Нәби Дәүли эшләпәне кимичә генә кулына тотып китә һәм аны
аэропорттагы урындыкта калдырып, шәһәргә чыгарга була. Чыккач күрә: тышта коеп
салкын яңгыр ява.
– Әһә, менә кирәгең чыкты, – дип, Нәби Дәүли эшләпәсен калдырган җиргә йөгереп
килә. Килсә, эшләпәдән җилләр искән!
Шамил Әхмәтов
Мин хәзер керермен - көтегез
1937 ел. Шәхес культының чәчәк аткан мәле. Язучылар да бер-бер артлы югала торалар. Кави Нәҗми – 2 июньдә, Галимҗан Ибраһимов – 29 августта, Галимҗан Мөхәммәтшин белән Ибраһим Салахов октябрь аенда кулга алыналар, декабрьдә Мирсәй Әмиргә «чират» җитә.
Кави Нәҗмидән соң Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп Ләбиб Гыйльмине билгелиләр. Ул искиткеч активлык күрсәтә, «халык дошманнарын» фаш итү җыелышлары үткәрә, ялкынлы нотыклар сөйли, язучыларны үз араларындагы «дошманнарны» күрмәүләре, гамьсез булулары өчен гаепли. Шундый җыелышларның берсендә швейцар кереп, Ләбибне чакыра. Ләбиб Гыйльми язучыларга:
– Иптәшләр, мин тиз генә чыгып керәм, сез фикер алыша торыгыз, – дип чыгып китә.
Язучылар сүзсез генә, шомлы уйларга чумып, Ләбибне көтәләр. Шактый озак утырганнан соң, иң өлкән язучы Шәриф Камал:
– Озаклады... Берәр хәл булмадымы икән? Берегез чыгып белешегез әле, – дигәч, кемдер швейцар янына барып килә. Хәрби киемле ике кеше Ләбиб Гыйльмине «кара машина»га утыртып алып киткәннәр икән.
Бу хәл 1937 елның 21 сентябрендә була.
Шәүкәт Галиев
Дусларча шаярулар
Габдрахман Әпсәләмовка
“Ак чәчәкләр” романы басылып чыгу уңае белән.
Бирәм, диде, роман бирде,
Әпсәләм ул алдамый;
Әле бусы – чәчәкләре,
Җимешләре алда! – ди.
Аяз Гыйләҗевкә
Шактый бәхәсләр сәбәпчесе булган “Өч аршын җир” повесте “Дружба народов” журналында басылып, еллык бүләк алды.
Юкка йөрде кайберәүләр:
“Алай язма, болай яз!..”
“Өч аршин җир” өч карышка
Үстерде сине, Аяз!
Илдар Юзеевка
Авторның “Яшь наратлар” исемле яңа китабы чыкты, анда укучылар җылы каршылаган “Язылмаган поэма” да бар.
Кем генә поэма язмый,
Төшенәлми җаена...
Ә сиңа уңыш китерде
“Язылмаган поэма”!
Наҗар Нәҗми
Гариф Ахуновның ике тапкырлыгы
1
Хәсән ага Туфанның 70 яшьлек юбилее. Котлаулар беткәч, аңа сүз бирделәр. Юбиляр трибуна артына басты да сүз башлады:
- Кадерле татарларым!..
Зал гөж килеп кул чапты. Моның сәбәбен аңламый калган, президиумда утырган КПСС өлкә комитеты секретаре Мөҗәһит Вәлиев, рәислек итүче Гариф Ахуновтан:
Что? Что он сказал? – дип сорады. Ахунов шунда ук җавап бирде:
- Кадерле батырларым! – диде.
Татарча бик үк шәп белмәгән М.Вәлиев тынычланды булса кирәк.
2
Мәҗит Гафуриның йөз еллыгы. Шул көннәрдә генә Мәскәүдән миңа “Ветеран 2-ТА” (“ТА” – танк армиясе) дигән медаль җибәргәннәр иде һәм мин шуны тагып алган идем.
Агыйдел буенда оештырылган табын башланыр алдыннан кул чайкап торган бер урыс язучысы: “Что за медаль? Что это значит “ТА”?” – дип сорады миннән. Янәшә торган Гариф Ахунов шунда ук җавап бирде:
- “ТА” – Татарская армия, – диде.
Гамил Афзал
Эпиграммалар
Нәкый Исәнбәткә
Хуҗа Насретдингә шәрик кеше –
Нәкый ага йөри ялан баш,
Үткәннәрдән алган шәриф эше,
Килер заманнарга замандаш.
“Намус”лы авторга
Мин тәүфыйкълы егет, мал да табам,
Кысып кына торам бу кесәмне,
Мин аермам аны, Гомәр агам,
Кияүгә бирчәле Нәфисәңне!
Сибгат Хәкимгә
Туры юлдан чапкан пар атларны
Нинди җеннәр куа торгандыр,
Мактау көтеп яткан братларны
Бер җылы сүз әйтеп куандыр.
Фатих Хөснигә
Корычтан көбәсен кия,
Янына укларын өя,
Тисә тиенгә дә тия,
Тимәсә ботакка тия,
Тимәсә дә үзен сөя.
Шәүкәт Галиевкә
Берәүләр эченнән тынды,
Берәүләр сөйләшерләр
- Шәүкәт тә начальник булды...
- Бар икән күрәселәр...
Зөлфәткә
Юк безнең фамилиябез,
Булмаса, төкер әле.
Гомер дә фамилиясез,
Аллага шөкер әле!