Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татарстан дигән Ватаным бар

Гамил Афзал

Татарстан таңнары

Дулкынланып тирбәлә җыр:

«...Сандугач кунмас инде,

Ямьле булса да торган җир,

Туган җир булмас инде».

Сакта тордым ил чигендә,

Басмаган җир калмады.

Кайда йөрсәм дә, күңелдә

Татарстан таңнары.

 

Таныш чәчәкләр җыясың

Болынга чыгасың да,

Әллә ничек үз тоясың

Аен да, кояшын да.

Кошлары сайрый тирәктә,

Сыгылып үсә таллары.

Кайда йөрсәң дә, йөрәктә

Татарстан таңнары.

 

Зәңгәр тәрәзә каршында

Үрмәле гөлләр үсә.

Чишмә юлы тау астында,

Фирүзә җилләр исә.

Кызара җәйләр кичендә

Алмаларның аллары.

Кайда йөрсәм дә, исемдә

Татарстан таңнары.

 

Тургай тавышларында да,

Елга камышларында,

Җанга якын моңнары бар

Сөю сагышларында.

Басуларда эшләп үсә

Кызларның уңганнары.

Сагындырып искә төшә

Татарстан таңнары.

 

Нури Арсланов

Атлантида

 

Атлантида булды микән чынлап?

Тынгы бирми сорау һич кенә:

Әллә кайдан, ерак-ераклардан

Һәлакәтле бер моң ишетелә.

Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга,

Тау-дулкыннар күккә ашканнар:

Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне,

Һәйкәлләрне сулар басканнар.

Океан упкан кебек Атлант җирен,

Дәүләтләрне монда җир упкан:

Дәште-Кыпчак, Болгар, Алтын Урда.

Бер-берсенең тамырын корыткан.

Ничә тапкыр килгән монда яулар,

Кичергәннәр илне кылычтан...

Калдыгын да көлгә дүндерергә

Миссионерлар күпме тырышкан.

Сәхифәләр тузган, юкка чыккан...

Ә без – менә, без – бар, булганбыз!

Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз:

Әллә кыпчак, әллә болгар без?

Кем булгандыр бабам, кыпчакмы ул,

Болгармы ул? Нинди аерма?!

Татар дигән исем йөртәбез без –

Татар каны ага тамырда!

Атлантида! Атлантида баткан.

Эз калмаган бөек халыктан...

Ә без – менә, без – бар, эз бар җирдә, –

Без батырган саен калыккан.

Атлантида язмышы юк безгә,

Оныкларның анык бабасы:

– Нәселең кем? – дип сорасалар әгәр,

Әйтерләр: – Без – татар баласы!

Татарстан дигән ватаным бар,

Татар дигән халкым бар минем.

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.

 

Илдар Юзеев

Сагышлы мирас

Булганбыз без эре халык, тере халык.

Гасырларны кичә-кичә вакланганбыз.

Ваклансак та, без һаман да рухи Алып:

Тукай булып, Сәйдәш булып сакланганбыз.

Ни әйтсәң дә, Алыплардан яралганбыз.

Шул нигездә торасыбыз, корасыбыз.

Чәчелгәнбез, сибелгәнбез, таралганбыз.

Бабайларның бик сагышлы мирасы без.

Алып бабай тубалыннан чәчелгәнбез.

Үсмәсен дип, чирү булып килгән ятлар.

Өзелмәслек тамырдан без, нәселдән без,

Җанга сеңгән моңсу җырлар, риваятьләр.

Ак син, җырым, Әтил сыман дулкынланып,

Тыңла, бала, шул дулкынны, уйга талып.

Бабаң менгән рухи үрдән төшә күрмә,

Төшә күрмә, Алыплардан калган халык!

 

Саҗидә Сөләйманова

Эзләреңне саклый һәр буразна

Әткәй истәлегенә

Урман буе яшел аланлыкта

гөлләр үскән инде кай ара.

Күптәнме соң кулларымнан тотып

өйрәтүең печән чабарга?

«Өздереп чап, чалгың уйнап торсын,

такыр калсын покос арасы». –

Алдан киттең чыклы болын буйлап,

яшел сукмак салып барасың.

Очкынлатып, чалгы янаганда,

хәтерләдең яшьлек елларын.

Кылыч белән ерып үткәнсез сез

покосларга кайту юлларын.

Сүз озайтмый идең үз хакыңда,

әллә вакытың бик аз булдымы;

кара рамда рәсемең төшкән хәбәр

сөйләп бирде тормыш юлыңны.

Яшен кебек сукты һәрбер сүзе,

хәтеремдә мәңге калсын дип –

элек батрак булган,

аннан эшче.

Егермебишмеңче.

Большевик.

Сәнәкчеләр сине кыйнаганнар...

– Үләр диеп, дошман көтмәсен! –

Канлы күлмәгеңне байрак итеп,

колхоз кырларына киткәнсең.

Ак каеннар, әнә, хәйран калып,

шуны сөйли булыр җилләргә.

Эзләреңне саклый һәр буразна,

кырны иңләп, бодай тирбәлә...