Шамил (романнан өзек)
1
Кышкы якты кич. Җилнең әсәре дә юк. Талгын гына кар ява. Кар бөртекләре электр баганаларыннан иңгән яктылыкта төрле төсләргә кереп уйнаклашып, җиргә төшәләр, җиргә төшеп җитәлмәгәннәре агач ботакларына сарыла, перронда ары-бире килгән кешеләрнең фуражкаларына, бүрекләренә, мамык шәлләренә куна. Кышның гамьсез тынлыгын бозып, шомлы дөбердәү авазы якынлаша. Башта ул ерактан сизелер-сизелмәс кенә ишетелә, тора-бара көчәеп, шом тарата, котылгысыз бер афәт вәгъдә итүче дәһшәтле дулкынга әверелә.
Дөпе-дөпе... Дөп-дөп... Рельслар буйлап килгән тәгәрмәчләрнең дөньяда яман үче бардыр сыман тоела. Алар авыр хезмәтнең аяусыз эшчесе шикелле туктаусыз рәвештә җирне селкетәләр, торган саен ныграк көчәнеп, аның бер өлешен уеп төшерергә тырышалар кебек. Дөп-дөп... Тәгәрмәчләр һөҗүменә җир дә түзәлмичә дерелдәп куя. Поезд якынлашкан саен бу калтырау көчәеп, ешаебрак кабатлана, җир тетрәнеп ала һәм ул менә-менә убылып китәр сыман тоела. Янәшәдә торган кызыл кирпеч вокзал бинасының тәрәзә пыялалары коелып төшәрдәй булып зеңләп куя. Тәгәрмәчләр тавышы һәм паровоз ажгыруы перронда юан чемоданнар, олы төенчекләр күтәреп пыр тузышкан халыкның шау-шулы авазларын күмеп китә. Меңнәрчә кешеләрнең язмышын төягән поезд аяусыз бер дәһшәт белән Казан вокзалына якынлаша...
Ниһаять, тәгәрмәчләр тавышы акрынайды һәм бөтенләйгә тынып калды. Түбәсенә капланган ярымай рәвешендә «исТАЛин» дип язылган, астарак кызыл йолдыз сурәте төшерелгән паровоз вокзал бинасын беркадәр узып туктап калды. Үз урыннарын чамалап, анда-монда йөгерешкән чуар киемле пассажирлар, чемоданнарын, зур-зур төенчекләрен иңнәренә күтәреп, вагоннарның ишек төпләренә өелешә башлады.
Паровозга якынрак урнашкан йомшак вагонның ишекләре ачылуга зур гына чемодан күтәргән уртача буйлы, нык гәүдәле кырык яшьләр тирәсендәге ир күренде. Ул киемнәренең пөхтә һәм килешлелеге белән дә перрондагы чуар халыктан беркадәр аерылып тора иде. Олпатлыгына хас булмаган җитезлек белән җиргә төште дә чемоданын һәм кечкенә сандык сыман нәрсәне читкәрәк алып куйгач, артыннан ияргән ундүрт яшьләр тирәсендәге кызны күтәреп алды. Кыз моны көтмәгән иде бугай, карышырга да өлгермичә калды.
– Әти, – дип кыенсынды соңыннан, – мин бәби түгел бит инде.
Әтисе аңа елмаеп, күз сирепеде дә чемоданына үрелде. Тик аның куйган урынында юклыгын аңлап, тирә-ягына караш ташлады һәм ашыгып-ашыгып атлаучы бер ирнең кулында күреп, артыннан ыргылды. Мизгел эчендә куып җитеп, чемоданын эләктерүгә, каракның кулында нәрсәдер ялтырап китте. Пычак! Ир күнегелгән җитез хәрәкәт белән аның пычагын сугып төшерде, икенче мизгелдә сул кулы белән якасыннан алды. Ә уң кулында тиз арада пәйда булган пистолет көпшәсе каракның ияк астына төбәлде.
Перронда шау-шу, кемнәрдер озата, кемнәрдер каршы ала. Анда-монда чабучылар да җитәрлек. Шуңа күрә әлеге икәүнең ни кыланганына артык игътибар бирүче табылмады. Ә ирнең тәҗрибәле кулындагы пистолет бик җайлы ята һәм төбәлеп карамасаң, күзгә ташланырлык түгел иде. Шуңа болар көтмәгәндә очрашкан иске танышлар кебек күренәләр һәм игътибар җәлеп итмиләр. Унтугыз яшьләр тирәсендәге җинаятьченең күзләреннән нәфрәт чәчрәп торса да, пистолет салкынын тоюдан ул чарасыз калган иде.
– Ярамый алай эшләргә, – дип шелтәләде ир.
Егет зур ачылган күзләрен аңа төбәп, баш какты. Хәзер аның чаялыгы да, карашларындагы очкын да юкка чыккан, бөтен кыяфәтен курку биләп алган иде.
– Ычкын моннан!
Көчәнүсез генә читкә этәрүгә, карак җиргә барып төште. Яңа яуган кардан беркадәр шуып, шул уңайга ук кабат аягына басты һәм йөгерә-йөгерә кешеләр арасына кереп югалды. Ир пистолетын кабат үз урынына яшерде дә чемоданын эләктереп, кызы басып калган якка борылды һәм аның юклыгын күреп адымнарын тизләтте:
– Айсылу!
– Шамил Хәйрулла улы!
Көтмәгәндә ишетелгән таныш тавышны ишетеп, ир туктап калды. Бу тавышның бар булмышын яулый барган хәвефне таратучы яктылыгы ихлас елмаю булып йөзенә бәреп чыкты. Ул арада каршысында иң газиз кешесенең елмаюлы йөзе күренде:
– Сез кая ашыгасыз?!.
Шамил бер кулы белән кызын кочып алды да кычкырып көлеп җибәрде: – Мин сине югалттым дип торам...
Шамил күрер күзгә авыр тоелган сандыкны да эләктереп, вокзал ягына атлады. Айсылу аңа иярде. Бер мизгелдән каршысына таза гына ике малай килеп басты:
– Саумысыз! – дип елмайды аларның калкурагы, күптәнге танышларыдай. – Сезгә ярдәм итәргә мөмкинме?
Шамил баш кагып, йөген малайга тоттырды.
– Таксистлар янына кадәр.
– Ямщиклар, – дип төзәтте йөкче малай. Шамил баш какты, тик шундук: – Камера хранениега, – диде.
– Ярый...
Малайлар чемоданны сандык өстенә салдылар да икәүләп күтәреп, ишек ягына атладылар. Әйберләрне калдыру урынында чират зур түгел иде, иң кирәклеләрен үзләре белән алырга дип, аерып куйганчы килеп тә җитте.
– О, кар шундый күп монда, – дип, тирә-ягына каранды кыз, вокзал бинасыннан урам ягына чыккач. – Ә йортлар шундый кечкенә...
Шамил елмаеп куйды. Мәскәүнең ялтыратып куелган асфальтларыннан соң, кар чынлап та күп шикелле тоела иде. Көрткә күмелеп утыручы өйләр дә Мәскәүнең әллә ничәшәр катлы биек йортлары белән чагыштырырлык түгел.
– Кемдә кунабыз инде?
– Абдрахман абыеңнарда.
– О, әбиләрдәмени! – Айсылуның балкып алуы мизгеллек кенә булды. – Аларда гел кеше күп була.
– Бераздан үзебезгә фатир бирәчәкләр.
– Бирмәсәләр?
Шамил кызына сәерсенүле караш ташлап алды. Нәрсә сөйләнеп торасың, янәсе. Әтиеңнең кем икәнен белмисеңме әллә? Кыз, әлбәттә, белә иде. Шуңа ул «ирештерәм генә бит» дигәндәй, иреннәрен бүлтәйтеп, күзләрен акайткандай итте дә көлеп җибәрде.
Әти белән кыз шатланыша-шатланыша кичке Казан куенына атладылар. Монда инде перрондагы дәһшәтле авазлар да, күңелгә шом салучы башка күренешләр дә юк иде. Талгын гына кар ява. Ут баганаларыннан төшкән нурларда төрле төскә кереп, кар бөртекләре биешә. Күктә ак болытлар, җирдә саф һава, аяк астында назлы шыгырдый торган якты кар. Бөтен дөнья аклык, сафлык, яктылыктан гына тора сыман. Бернәрсә дә хәвеф-хәтәр вәгъдә итми иде.
** *
Поезддан төшкәндә, көн бик җылы кебек тоелса да, ямщикның арыш саламы өстенә иске кәжән җәелгән арбасында Карл Маркс урамына хәтле килгәнче, кыш икәне бераз сизелде. Айсылу таныш урыннарны барлап, әле анда, әле монда күрсәтеп, үзгәрешләрне искәртеп барса да, бераздан басылыбрак калды, пәлтәсенең өске сәдәфләрен каптырып куйды. Шамил эндәшмәде. Тиздән тар гына итеп көрәлгән сукмактан юл читенә чыгып, йорт алдына килеп туктадылар.
– Ә монда бернәрсә дә үзгәрмәгән! – диде Айсылу чанадан төшү белән. – Юк... Үзгәрмәгән...
Шамил тирә-ягына каранып алды да таныш фатир ягына атлады. Ишек төбенә җиткәч, туктап калды.
Егерменче елларда алар шушында яшәделәр. Ишле гаилә, бөтен туганнары, дуслары җыелышып ятса да, фатир зур иде. Тик хәзер ул шактый кысылган, алты кешелек гаилә бер кечкенә бүлмәдә гомер итә. Энесе Абдрахман, ике баласы һәм хатыны белән, әниләре Гайшә, авылдан килеп, йорт эшләрендә булышучы кыз Әнисә. Хәзер менә тагын ике кеше... Моңсу иде Шамилгә. Яраткан шәһәрендә, менә дигән фатирда яшәп яткан чакта кинәт кенә менә шушылай итеп Казанга кайтып төшү... Нишлисең инде...
Уйларга бирелеп басып торуы озаккарак китте бугай, Айсылуның тавышы ишетелде:
– Керәбезме без, әти?
Шамил кызына елмаюлы караш ташлады да ишек тоткасына үрелде.
– Һо, менә сиңа мә! Шамил! Айсылу! Мәскәүләр! – дип колач җәеп каршылады Абдрахман. – Әйдә, узыгыз! Аш та пешеп кенә чыкты...
– Мактап йөрибез, димәк... – диде Айсылу.
Дәү әнисе аны шатланып кочаклады:
– И балакаем, Мәскәүдә булса да, онытмаган әле үзебезнең гадәтләрне.
Шулай шау-гөр килешеп, шатланышып күрешкән арада Әнисә кибеттән урап килде. Гайшә бүлмә уртасындагы зур өстәлгә табын әзерләргә кереште, кулларын чайкап алгач, Айсылу да аңа ярдәмләшергә тотынды.
** *
Хатын-кызлар аш-су әзерләгән арада, бүлмәнең аргырак почмагында урын табып, Абдрахман белән Шамил хәл-әхвәлләрне белеште. Өлкән абыйлары Гали күптән түгел генә Ашхабадка күчкән икән, агрономия буенча курслар алып бара, дәреслекләр чыгара. Әледән-әле открыткалар җибәреп йә хат язып, хәбәр биреп тора. Ә Хәмзә энекәшләре ул яктан ялкаурак. Хатыны Лида язмаса, уйлап та бирми. Һаман да Үзбәкстанда ул, коммерсант булып киткән. Әле эшләре буенча Коканд шәһәренә барып кайткан. Гөрләп чәчәк ата, ди, сәүдәсе.
Моны ишеткәч, Шамил кашларын җыерды:
– Бәлагә тарымасын инде. – Аның тавышында борчылу ишетелде. – Башка да сыярлык хәл түгел. СССРда нинди шәхси эшмәкәрлек булырга мөмкин?!. Яшерен рәвештә эшләмидер бит?
– Юк инде, син нәрсә, – дип елмайды Абдрахман. – Җифәк туку артеле ачкан ул. Кечкенә инде, аннан соң берничә сәүдә ноктасы бар. Эшләре әйбәт бара, дип язалар.
– Вәт, шайтан алгыры! – дип елмайды Шамил. – Ә совет власте кая карый?!. Бертуган энемнең буржуйга әйләнәчәген күз алдыма да китерми идем. Аптыраш!
Абдрахман сизелер-сизелмәс елмаю белән аңа текәлде.
– Нәрсә? – дип җитдиләнде Шамил.
– Үзең дә сәер сөйләшәсең син, – дип кеткелдәде Абдрахман. – Соң, Урта
Азияне аркылыга-буйга айкаган кешесең бит. Бер Ташкентта гына да күпме гомереңне уздырдың... Ә Үзбәкстан турында бала-чага кебек фикер йөртәсең. Нинди совет власте турында әйтәсең син? Урта Азиядә ул мәңге булмады һәм булмаячак та.
Шамил кычкырып көлеп җибәрде:
– Ну, сөйләп тә күрсәтәсең! Бәлки, син Үзбәк Совет Республикасы да юк дип уйлыйсыңдыр?
Абдрахман сер бирмәде:
– Ник булмасын?!. Бар, әлбәттә... – дип, кулларын җәйде ул. – Картада. Кәгазьдә.
Шамил урыныннан ук сикереп торды:
– Ничек кәгазьдә генә булсын, ди! Син нәрсә?!. Безнең анда халык власте урнаштырырга тырышып, ничә еллар буена сугышып йөрүебез... Шунда ятып калган иптәшләр, үзебезнең Габбас энекәш... Алар бер дә юкка гына башын салган дип уйламыйсыңдыр бит?
«Кайдан килеп төштең син? Кайда яшисең? Ник бу тормыш турында бернәрсә дә аңламыйсың? Яки аңларга теләмисеңме?» – дигәндәй, Абдрахман аңа сәерсенеп карады. Карашындагы гаҗәпләнү бераздан кызгану тойгысы сыманрак бер рәвешкә керде. Ул нәрсәдер әйтер, абыйсын наданлык сазлыгыннан тартып алырга тырышыр шикелле иде. Тик көрсенеп кенә куйды:
– Димәк, шулайрак килеп чыга.
Шамил да нәрсәдер әйтергә, аңа каршы төшәргә теләгәндәй, баскан урынында талпынып куйды. Һәм нәрсәнедер исенә төшергәндәй, тынарга мәҗбүр булды. Кабат урынына утырды. Башын иеп тынып калды.
** *
Моннан берничә ел элек Казанга кайтышлый, Хәмзә үзе дә Мәскәүгә кагылып, Шамилләрдә берничә көн торып киткән иде. Шул чакта ук ул үзенең шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүен хәбәр итте.
– Син бит бөтенләй башка дөньяда яшисең, абый, – дигән иде ул, Шамилнең аптыравын күреп. – Син аңлый алмыйсың. Ә анда, Урта Азиядә, барысы да диярлек шәхси эшчәнлек хисабына яши, чөнки зарплата бернәрсәгә дә җитәрлек түгел. Менә мин дә... Банктан ссуда алдым. Зур гына сарай төзеп, корылмалар җыеп, артель ачып җибәрдем.
– Эшчеләр ялладың, димәк? – дип, зәһәр елмайды Шамил ул чакта. – Хуҗага әверелдең?
– Теләсәң, шулай дип әйт. Әмма безнең һәркайсыбызның үз өлеше бар. Килешү төзелгән. Яхшы сыйфатлы җифәк җитештереп сатабыз. Әйбәт үтә. Берничә ел эчендә банкка бурычымны түләп бетердем.
Шамил ул чакта да нәкъ әлеге кебек, юк, әлегедән күпкә хәтәррәк итеп, кызып киткән иде. Унсигезенче елларда совет власте урнаштырырга тырышып йөрүләрен, шунда һәлак булган иптәшләрен хәтергә төшереп... Советлар Союзында зур адымнар белән социализм төзү бара, ә Үзбәкстан... Үзәк Комитет, коммунистлар кая карый соң?
Энекәше бу сүзләргә кулын гына селтәде:
– Тынычлан, абый, – диде ул, сабый балага сабак аңлаткандай. – Син бигрәк айдан төшкән кебек кыланасың. Нинди Үзәк Комитет? Син анда хәзер кемнәр утырганын беләсеңме? Шул ук байларның нәсел-нәсәбе! Туганнары, балалары. Моны иң караңгы кышлакның иң надан дехканы да белә.
Шамил кинәт кенә нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Хәмзәнең сүзләре адәм ышанырлык түгел, әмма туганыңа ышанмыйча да булмый иде.
– Ничек шулай булсын, ди? Син ни сөйлисең?..
– Хәзер мин сиңа гап-гади итеп аңлатам, – диде Хәмзә. – Әгәр югарыда утыручыларның берәрсе минем Михаил Фрунзе гаскәрләре сафында Үзбәкстанда совет власте урнаштырып йөргән татар бригадасының комиссары Шамил Усмановның бертуган энесе икәнемне белеп алса, икенче көнне үк чәнчеп китәчәкләр. Юк, әйдә, сүзне шушында тәмамлыйбыз. Югыйсә сугышып туктаячакбыз.
Әле дә Шамил башын иеп, тын калырга мәҗбүр булды. Абдрахман белән бу турыда сөйләшергә кирәкми, сүзне өзәргә, башка юнәлешкә күчәргә кирәк иде. Әмма күңеленең бер почмагында үзенең хаклыгына шикләнү ачысы да сизелеп калды. Энеләренең сүзләре хак икән, димәк, чынбарлык ул уйлаганча түгел, аз гына башкачарак.
** *
– Шундый хәлләр, абый, – дип, кулын Шамилның иңенә салды Абдрахман. – Заман үзгәрә, ә кайбер яңалыкларны аңга да сыйдырып бетереп булмый.
Шамил битараф бер кыяфәттә баш кагып кына куйды. Ул арада аш-су өлгерде һәм табынга утырдылар. Ачыктырган иде. Бер арада сөйләшүчеләр бөтенләй тынып калды, бары тик калакларның тәлинкәгә бәрелгән тавышы гына ишетелеп торды.
– Шамил, улым, син Йосыф янына бардым дип язган идең, – диде Гайшә, кашыклар шакылдавы беркадәр тына төшкәч. – Хатың бик кыска иде. Җентекләбрәк сөйлә әле.
– Әйе, – дип эләктереп алды Абдрахман, сүзнең яңа юнәлешенә сөенгәндәй. – Төрмәдә утырамы соң ул? Бер-бер ярамаган нәрсә эшләгәнме?
– Нәрсәдер эшләгән булса, җиңелгәрәк төшәр иде... – диде Шамил, үзе дә аңламастан. – Тик монда эш күпкә җитдирәк шул.
Һәм үзенең болай диюенә үкенеп куйды, әнисе мөлдерәмә күзләрен аңа төбәп тынып калды:
– Сузма, балам, әйт... – Гайшәнең бөтен барлыгы әрнү белән тулы иде. Көндәлектә бик сиздермәскә тырышса да, күңеле тыныч түгелдер инде әнисенең дә, әллә нәрсәләр уйлап өзгәләнәдер. Соңгы чорда сәбәпләре дә күп булды шул: Габбас яуда ятып калды, әтиләре дөньяны ташлап китте. Тормыш та төрле кыяфәткә кереп кенә тора. Әнә бит, Хәмзә – ялчылар тотучы шәхси эшкуар, ә Шамил – ярлы халык та рәхәт күрсен дип тырышучы комиссар. Бер ата балалары. Заманында иңгә-иң терәп, татар азатлыгы, милли республика төзү өчен көрәшкән иптәше Мирсәет Солтангалиевне егерме өченче елдан бирле анда-монда сөйрәп йөртәләр. Һәм менә чебенне дә рәнҗетә белмәгән Йосыф та...
– Борчылма, әни, – диде Шамил, тавышын көррәк чыгарырга тырышып. – Берни дә майтармаган ул, бер гаебе дә юк. Бары тик Кировны үтерүдә шик астына алынучы җиде миллион ленинградлылар арасында булган.
– Инде Йосыфның ниндидер көрәшче икәненә ышанырлык та түгел бит, – дип сулкылдады Гайшә. – Бигрәк йомшак бит ул. Мәмәй! Шундый кешене төрмәгә утырталармыни?!.
– Төрмәдә түгел ул, әни, – дип тынычландырырга ашыкты Шамил. – Горький өлкәсендәге Сейма дип аталган бер посёлокта. Сөрелүчеләр аны үзләре төзегән. Әнә шундагы матур гына баракларның берсендә яшәп ята. Мин анда кичкырын гына килеп төштем. Баракларның берсе янына килүгә, ике кораллы сакчы каршы чыга. Мин кемлегемне аңлаткач, Йосыф Усмановны ничек табарга икәнен сорыйм. Берсе дә белми. Иңнәрен җыерып, җилкәләрен кашып, тик торалар. Мин аңлатам инде, сурәтләп күрсәтәм, кайсы яктан, ничегрәк сөйләшә... Шуннан берсе маңгаена «шап» итеп сугып алды. «Сезгә бит Юлий Харитонович кирәк! – ди. – Сез бер дә борчылмагыз, Юлий Харитонович әлегә монда түгел, ул концерт белән китте», – диләр. Нинди концерт?!. Инженер бит ул, дим. Тегеләр көлә. «Юлий Харитонович мондагы кешеләрдән менә дигән оркестр оештырды, хәзер концертлар биреп йөри», – диләр.
Моны ишетүгә Абдрахман кычкырып көлеп җибәрде. Аның кәефе башкаларга да йокты, иреннәренә елмаю кунды. Ә Айсылу аның исемен кызыкка күреп, көлә-көлә кабатлады:
– Юлий Харитонович!
– Хәтерегездәме, бер мәлне Акчуриннар чүплегеннән ике аяклы рояль күтәреп кайтканнар иде, – диде Абдрахман, көлүеннән һаман туктый алмыйча. – Әни, син әле тиргәп тә алган идең. Тизрәк чыгарып ташлагыз дип...
– Соң, өй кечкенә бит, аны кайда куйсаң да, тыгынлап кына тора, – дип акланды Гайшә. – И балакаем, болай булырын белсәм...
– Сәләте бар Йосыфның. – Шамил табынга күтәренкелек өстәргә тырышты. – Уйнавын яраталар. Посёлок халкы танып тора, хөрмәт итә. Яшәгән җирләре бик әйбәт...
– Ашаулары ничек? Ачыкмыйлармы?
– Юк, әни... Бик яхшы ашаталар...
Гайшә Шамилнең күзләрен күрергә теләгәндәй, бераз төбәлеп торды да авыр сулап куйды:
– И мескен Йосыф, Ходай сабырлык бирсен инде... Бигрәк йомшак бит ул... Түзә алыр микән?..
– Түзәр, – дип күтәреп алды Абдрахман. – Барысы да түзә. Йосыфның үзәге нык аның.
Шамил энесенең юаныч өстәргә тырышуын аңлап дәшми калды. Йосыф чынлап та йомшаграк. Ул кечкенәдән шулай булды. Һәм сөргенлеккә күнегү аның өчен бик авыр, мондый шартлар нечкә күңелле үткен хисле егетне генә түгел, әллә кемнәрне дә сындырырга мөмкин иде. Тик Шамил бу хакта сүз кузгатып, әнисенең күңелен яраларга теләмәде.
** *
– Ә сезнең чемоданнарыгыз кайда? – диде Гайшә табын җыештырып йөргән арада һәм Айсылуның җавабыннан соң, Шамилгә борылды. – Барып алырга кирәк, улым. Шунда калдыралармыни инде? Һич югында, урын җәймәләрен булса да алырга кирәк. Безнең бит монда ни мендәр юк, ни җәймә дигәндәй...
– Җәймәләр безнең дә юк ул, – дип елмайды Айсылу. – Шуңа йомшак поездда килдек. Анда үзләре бирәләр.
Бу Гайшә карчыкны кыздырып кына җибәрде:
– Ничек инде, җәймә дә алмадыгызмыни?!.
– Юк бугай... – Шамил иңнәрен җыерды.
– Кара әле син менә моңа?!. – дип тиргәргә кереште Гайшә. – Кунакка килгән,
диярсең. Ничек яшәгәнне аңлап торасың бит... Кул селтәп йөриләр, диме шулай?! Шамил дәшмәде. Гайшә аңа бер тын текәлеп торды да тынычланып сорап куйды:
– Без синең хатыңны дөрес аңладыкмы соң? Казанга бөтенләйгә күченеп кайтуың дөресме?
– Дөрес! – дип сөрәнләде Айсылу. – Без хәзер Казанда яшәячәкбез.
– Кайтып кермәс борын тирги башламагыз әле кешене, – диде Абдрахман, шаяруга борырга тырышып. – Һич югы берәр кич булса да кунганын көтегез. Тик улын калаклап ашатып утырган хатыны Фатыйма авызын ачып өлгергән иде инде. Ул сорамыйча тыела алмады:
– Туктале, Абдрахман... – диде ул каршы килә алмаслык ягымлылык белән.
– Чынлап та кызык бит... Шамил абый бер дә болай итми торган иде. Берәр көтелмәгән хәл килеп чыктымы әллә? Юньләп җыенмыйча, кинәт кенә йортыннан кубып китми бит инде адәм баласы... Асия кайда соң? Авырмый торгандыр бит?
Шуны гына көтеп торгандай, Гайшә дә улына төбәлде:
– Әйе... Килен кайда? Сәламен дә тапшырмадың.
Шамил карашын түбән кадады. Мондый сорауларга ул әзер түгел бугай.
Тик җавапсыз да калып булмый.
– Асия тәртиптә, – диде ул, үз тавышының мескенлегеннән үзе өркеп. – Һәм без дөрес аңлаган булсак, ул кияүгә чыгарга җыенып йөри.
Бер мәлгә йорт эчендәге бөтен нәрсә катып калгандай тоелды.
Бөтен өй эчен өнсез калдырган бу халәтне ничектер җимерергә кирәк иде.
Шамил үзенең нидер әйтергә тиешлеген аңласа да, тиз генә булдыра алмады, бары тик беркадәр вакыт узгач кына:
– Аерылыштык без, – дип көрсенде. – Шуңа Казанга кайттым.
Һавадагы киеренкелек бераз кимегәндәй булды. Тик беркем дә сүз әйтергә ашыкмады. Гайшә Шамилгә төбәлде. Тик улының башы иелгәнгә, күз карашларын таба алмады һәм башын чайкап куйды:
– Аерылыштыгызмыни, балакайларым?.. – диде ул җан түреннән сыгылып чыккан тавыш белән. – Ә мин җәймә сөйлим... Әй Аллам...
– Без монда озак мәшәкатьләмәбез, – диде Шамил акланган сыман. – Язучылар союзыннан фатир вәгъдә иттеләр. Тиз арада булыр, диделәр.