Логотип Казан Утлары
Роман

Шамил (дәвамы (2))

Әсәрне башыннан монда басып укырга мөмкин.

Ул чакта үз хисләрен җиңәргә тырышып, күпме генә этләнмәсен, булдыра алмады. Бөтенләй көтмәгәндә, җәйнең бер матур көнендә чәчәкләр алып, Хөсәеннәрнең ишек төбенә килеп басты. Ишек бикле иде. Катырак тукылдаттымы, күрше фатир хуҗабикәсе чыкты. Шамилгә баштанаяк күз йөгертеп алды да елмаеп куйды:
– Өйдә түгел алар. Кунак кызы белән Хәдичә Сабантуйга киттеләр.
Шамил аларның артыннан өлгерердәй булып, урамга атылып чыкты. Килгәндә, аны-моны уйламаса да, әле чәчәк күтәреп йөрүе бик сәер булып тоелды. Таныш-белешләр күреп калса, ни әйтмәс. Һәм ул чәчәкләрен подъездга кереп барган бер хатынга тоттырды. Тегесе аны-моны аңлап өлгергәнче, китеп тә барды. Бу гамәле тагы да мәгънәсезрәк һәм акылсызрак булып чыкты. Ул хатынның ире көнчел булып, күреп калса, ни хәл итәрсең? Хатын-кызлар мәсьәләсе бик җиңел генә түгел икән шул, үзенең нечкәлекләре бар икән. Юк кына урында капкынга эләгүең дә озак түгел.
Шулай да бу гамәле өчен шатланып куйды. Кабан күле буендагы Сабантуй мәйданында чәчәк күтәреп йөрү яхшы булмас иде. Аннан соң монда тантана гөжләп тора, халык күп, Асияне очрату бик җиңел булырга охшамаган. Өстәвенә, Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе егетләре дә килгән, атлар белән тамаша куярга җыеналар. Комиссарларының чәчәк күтәреп йөрүе аларга кызык тоелыр иде.
Сабантуй уздыру елдан-елга матуррак, оешканрак була бара. Катнашучылары да, тамашачылары да арта, матурлана. Быел әнә ат өстендә төрле тамашалар күрсәтүчеләр дә килгән. Көрәш тә бөтен халык игътибарын туплаган, хәтта кечкенә малайлар да келәм уртасына чыгып баскан. Багана башына менүчеләр дә... Тик Шамил бер тамашага да озак тукталып тормады. Карады, сокланды, алкышлады. Ни өчендер бөтен күңелен биреп, онытылып карый алмады. Хәтта танышлары, дуслары очраганда да, тизрәк аерылып китү ягын каерды. Күңеле гел эзләнеп йөрде, күзләре тирә-якны күзәтте. Ахыр чиктә, бөтен кыз да Асия шикелле күренә башлагач, монда эзләнеп йөргәнче, иртәгә Хөсәеннәргә барырмын дип, кайту юлына чыкты. Һәм халык агымына ияреп, шәһәр ягына атлаганда, таныш тавыш ишетелде:
– Шамил!
Борылып караса, мут елмаеп, Хәдичә басып тора иде.
– Кая ашыгасың болай?
Шамил җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Хәдичә янында балкып басып торган Асиядән күзләрен алалмады. Кыз бүген тагы да матуррак иде. Ак бөрчекле зәңгәр күлмәгенең ак якасы өстеннән иңнәренә төшеп бөдрәләнгән чәчләре кояш нурлары белән тоташкандай булып, әкияти бер сурәт тудыра. Ә күзләре – төпсез күк йөзе. Аяз шундый, чиста, саф. Шулай да аларда ниндидер өмет, яшерен чакыру да бар сыман. Әллә кыйгач кашлары гына шундый уйларга этәрәме? Шамилнең карашларыннан кызның йөзендәге алсулык та куера барды. Тик егет күзләрен алалмады. Үзенең болай кылануы инде бераз әрсезлек тә булып тоела башлады. Ярый әле Хәдичә коткарды:
– Патрульдә торган егетләреңне тикшереп йөрисеңдер әле, – диде ул. – Күрдек аларны. Җайдакларыгыз да яхшы чыгыш ясады.
– Рәхмәт, Хәдичә! – Шамил бераз һушына килгәндәй булды, тик шундук тагы бер сантый сүз әйтеп ташлады. – Ә сез монда нишләп йөрисез?
Монысы иң урынсыз сорау иде. Сабантуйда кеше нәрсә эшләп йөри инде? Һәм шундук төзәтергә ашыкты:
– Күптәнме, диюем...
Монысы да бик үк дөрес килеп чыкмады. Шамил үзенең ник авыз ачканына үкенеп куйды. Өстәвенә, алар баядан бирле кешеләрнең юл өстендә катып торалар, узгынчылар ара-тирә килеп бәрелә, кайсы гафу үтенеп, кайсы сукранып китә. Уңайсыз иде, билләһи.
– Иртәннән бирле йөрибез инде, – дип хәлне төзәтте Хәдичә. – Бөтен тамашаларны карап чыктык, аякларым калмады. Хәзер үк кайтып егылыр идем, менә бу баланың барысын да күрәсе килә. Һич аерып алмалы түгел. Бар да яңа аңа, бар да кызык.
– Бәлки, берәр урында чәйләп алырбыз, – диде Шамил, хәлне бераз җиңеләйтү мөмкинлегенә шатланып. – Иртәдән бирле йөргәч, ачыккансыздыр да.
– И рәхмәт, Шамил! Әле күптән түгел генә чәйләп чыккан идек, – дип, эшне бозды Хәдичә һәм төзәлергә ашыкты. – Асия генә ничектер?
Асия иңнәрен генә сикертеп куйды:
– Юк, рәхмәт.
Кызның тавышы да гүзәл иде. Хәдичә дәвам итте:
– Берәр җирдә ял итеп алганда, яхшы булыр иде дә... – дип, мут елмайды ул. – Тик өйдә эшләрем күп. Хөсәен бүген кунаклар белән кайтырга да мөмкин әле, әзер торырга кирәк. Ә Асиянең һаман йөрисе килә. Үзен генә калдырсам, адашыр дип куркам. Берәр озатучы булса, калдырып кына китәр идем дә...
Шамил шундук балкып китте:
– Аңладым, – дип елмайды ул. – Әгәр Асия туташ каршы булмаса, мин озатып йөрергә әзер.
Кемдер нәрсәдер әйтеп өлгергәнче, Хәдичә кулларын селтәде:
– Каршы килми, каршы килми, – диде ул, кире какмаслык итеп һәм кызга борылды: – Бары тик соңга калмагыз гына. Борчылдырмагыз инде олы кешене.

– Бер дә хафаланмагыз, – диде Шамил, – теләгән җирләрендә йөртеп, билгеләнгән вакытка исән-сау килеш китереп куярмын.
Хәдичә мут елмаеп, Шамилгә карады:
– И рәхмәт, Шамил, зур бәладән котылдырдың!
Өчесе дә көлешеп, мәйдан читенә атладылар. Тик шундук диярлек Хәдичә тагын каршы төште:
– Юк-юк, мине озатып йөрмәгез, үз аягым белән кайтып җитәрмен. Гүләйт итегез рәхәтләнеп.
Шамил белән Асия аны күздән югалганчы карашлары белән озаттылар.
Шамил аңа шулкадәр рәхмәтле иде. Әмма рәхмәттән дә зуррак хис – Асия белән икәүдән-икәү калу шатлыгы иде бугай. Хәзер җебеп торырга ярамый инде. Егет булырга кирәк. Хәдичә күздән югалуга Шамил кызга карады. Кыз да аңа карап көлеп җибәрде. Әлеге халәтләре икесенә дә кызык тоелды. Һәм икесе дә чиксез шат иделәр.
Шамил кызны култыклап алды да, алар Кабан буендагы каенлык ягына юнәлделәр.
Хәдичә апасы янында артык сүз әйтмәсә дә, Асия ачык кыз булып чыкты. Сүзләре ничектер үзеннән-үзе ялганып китте бугай. Баштарак урман читендә әүпән-тәүпән йөргән бер исеректән көлделәр. Аны иптәшләре култыклап алып киткәч, Асия, Сабантуй урынында калып, җырлап-биешеп күңел ачкан яшьләр янына әйдәде. Кай арададыр яшьләр аларны уртага алды да, бию башланды. Моңа кадәр әллә ни ямь табалмый йөргән Шамилнең дә күңеле күтәрелеп китте. Асия белән уртага чыгып, парлашып әйләнделәр. Кыз бик оста бии иде, татарчасын да тыпырдатып кына тора, вальсны да оста йөздерә. Иреннәрендә елмаю, күзләре Шамилгә караган саен балкып-балкып китә. Тыелгысыз дәрт, ярсу хис бар иде аларда.
Бераздан алып баручы егет җырчылар бәйгесе игълан итте. Шамил халык арасында чыгыш ясаудан курыкмаса да, җырдан бик алдыра алмый иде. Шуңа бераз читкәрәк елышты. Ә Асиянең күзләре очкынланды.
– Әйдә, җырлыйбыз, – диде ул, Шамилне алып баручы янынарак тарткалап. – Җырлыйбызмы?
Шамил аңа сәерсенеп һәм сокланып карады:
– Син әле җырлый да беләсеңмени?!.
– Әлбәттә! – дип елмайды Асия. – Мин бит Сембердә спектакльләрдә катнашып йөрдем. Татар драма труппасы бар анда. Кайсыбер спектакльләрне Таҗи Гыйззәт үзе куя иде. Халык җырларын да җырладым. Яраталар иде.
Шамил үзенең теге вакытта Асияне түбәнсетергә маташкан чагын уйлап елмаеп куйды. Кара әле син аны, Казанга яңарак кына килсә дә, төшеп калганнардан түгел бит. Ә син, кайдандыр читтән килгән кыз, янәсе. Үзеңне үзәктә итеп тою чире бар кешедә дә бардыр инде.
– Нәрсә, әллә ышанмыйсыңмы? – диде кыз егетләрчә бер чаялык белән һәм Шамилнең нидер әйтүен дә көтмичә, җырчылар өчен сәхнә шикеллерәк итеп калдырылган мәйданга китте. Алып баручы белән бер-ике сүз алыштылар да тегесе җырчыны игълан итте:
– Бәйгебезнең чираттагы катнашучысы, Сембердән килгән кунагыбыз Асия туташ!
Шамил башта аның тәвәккәллегенә, үзаллыгына аптырап калды. Ул элек аралашкан кызларның берсе дә мондый түгел иде бугай. Хәтта аны бер күз карашы белән әсир иткән Газизә дә бу тиклем үк булдыра алмас иде. Ә Асия... Ут инде бу. Кешенең күзләрендәге очкыннар бер дә юктан гына пәйда буламыни?! Әгәр күңелеңдә ялкын кайнамый икән, күзләрдә дә булмый аның нуры.
Ул арада Асия җырлап та җибәрде. Сирәк очрый торган матур, тыгыз, бер үк вакытта йомшак, ягымлы да һәм көчле дә тавыш иде бу. Шамил һәр авазын йотарга теләгәндәй тынсыз калды. Асиянең тавышы аның бөтен булмышына үтеп керәдер дә назлы һәм тетрәндергеч бер дулкын булып, җанына ягыладыр сыман иде.
Шамил генә түгел, тирә-яктагылар да җырчыга төбәлеп, тын калган, үзара сөйләшүләрен, пышылдашуларын өзеп, моң сеңдерәләр. Моны тоюдан Шамил икеләтә соклану һәм горурлык кичерде. Димәк, аңа гына түгел, ә бүтәннәргә дә көчле тәэсир итә Асиянең җыры.
Җыр тәмамлануга чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты. Икенче мизгелдә халык котырынып алкышларга тотынды. Һәм алкышлар шавы арасыннан төрле тарафлардан яңгыраган соклану авазлары калкып чыкты:
– Афәрин!
– Маладис!
– Браво!
– Тагын җырла!
Ләкин Асия бүтән җырламады. Чын артистлар кебек аз гына кыланчыкланып,
баш иде дә төркемне ерып, читкәрәк китте. Шамил аның артыннан ташланды. Төркем артта калса да, Асия туктамады. Алып баручының кабат сәхнәгә чакыруын да, бүләк алырга кушуын да ишетмәде бугай.
– Асия!
Хәтта Шамилнең эндәшүенә дә игътибар итмәде. Бары тик парк эчендәге аулаграк урынга җиткәч кенә тукталып калды һәм Шамилгә карады:
– Ничек соң? – диде ул чая елмаю белән. – Җырлый беләмме?
Шамил аны кочаклап алырга теләгән иде, тик кыз ничектер оста гына аның куеныннан шуып чыкты.
– Соклангыч! – дип елмайды Шамил. – Дөресен әйткәндә, мин бу тикле үк көтмәгән идем.
Кыз елмайды:
– Рәхмәт!
– Сиңа рәхмәт, Асия! Тын алырга куркып тыңладык.
Кыз дәшмәде, елмаюлы күз карашы белән генә җавап бирде дә ары атлады.
Беркадәр сүзсез бардылар.
– Бәлки, сиңа җырчы булырга кирәктер? – диде Шамил, тынлыкны
уңайсынмыйча. – Шулкадәр моң белән...
Һәм тагы ни әйтергә белмичә тынып калды. Кыз көлеп җибәрде.
– Шулкадәр моң белән әрәм булып ятма, дисеңме... – Һәм җавап ишетмәгәч,
җитдиләнеп дәвам итте. – Үзем дә шундыйрак исәп белән килдем монда. Берәр музыкаль уку йортына кереп булмасмы дип.
– Кереп булыр, – диде Шамил. – Музыкаль уку йортлары бар Казанда. Шартларын белешербез дә документларыңны тапшырырсың.
– Эзлибез инде, – дип, иңнәрен сикертте Асия. – Музыка коралларына барысында да өйрәтәләр, ә менә җыр буенча...
Атлый-атлый, алар күл буена килеп чыктылар. Дулкыннар кояш нурында төрле сурәткә кереп талгын биешә. Монда аз гына җил дә бар, салкынчарак та. Һәм аз гына, хушбуй сипкән шикелле генә булып, балык исе килә.
– Казан ханнары алтыннарын шушында яшергәннәрме? – диде Асия, дулкыннарны бертын күзәтеп торгач. – Эзләп карарга кирәк.
– Тапсак нишлибез?
– Сугышабыз.
– Ник? – дип аптырады егет.
– Алтын өчен. – Кызның карашында шаян очкыннар пәйда булды. – Кем җиңә, алтын шуңа була.
– Яхшы, әйдә, эзлибез.
Шамил кызның биленнән алып, кинәт кенә ярга этте дә төшереп җибәрмичә тотып калды, Асия чыелдап аңа тартылды. Егет аны кабат элекке урынына кайтарды, тик кулын биленнән ычкындырмады.
– Җибәр! – диде Асия аның кулын тиз генә шудырып төшерергә теләп, тик Шамилның беләкләре корыч кебек иде. – Җибәр, юкса кычкырам.
– Кычкырмыйсың... – Шамил аны кочаклап алды. Асия аз гына тыпырчынды да бүтән карышмады. Куенында яраткан кызының җылы тәнен тоюдан Шамил бер мәлгә буынсыз калгандай тоелды. Ә икенче мизгелдә иреннәре кызның муенын, яңакларын назлап үтте дә иреннәрен эзләп тапты. Йомшак, сусыл иреннәр назлылыгын тоюга, дөньяның асты-өскә килгәндәй булды. Тик шундук кыз аны бар көченә читкә этәрде. Һәм шаңлап та җибәрде.
– Юләр! – диде ул хәлсез бер наз белән. – Кешеләр карап тора бит!
Әллә кызның яңаклап җибәрүе айнытты, хисләренең нинди генә көчле булып, гайрәте кайнау чигенә җитмәсен, Шамил бу юлы тиз һушына килде һәм барысын да уенга алырга теләп елмайды:
– Менә, сугыша да башладык. Димәк, алтын табылган.
– Табылмаган, – дип үпкәләде Асия. – Егетләргә бары кочаклашу-үбешү генә кирәк.
Аның үпкәләвендә дә ниндидер шаянлык, чакыру чаткысы бар иде. Шуңадырмы, Шамил тимерне кызуында сугарга теләде:
– Миңа син кирәк.
Шушы тиклем җитди сүз барысын да хәл итәргә тиеш сыман иде. Юк, ни генә әйтсәң дә, Шамил мәхәббәт мәсьәләсендә бик сай йөзә инде. Аңлап җитми бугай ул кеше күңелен, хатын-кыз дөньясының ни икәнен дә белми бугай. Аның ихлас күңелдән, кайнар йөрәктән әйтелгән шушы сүзләре Асияне хәйран итәргә тиеш бит инде. Тик кызның исе дә китмәде. Ул бары тик күзләрен шаян очкынландырып, бармакларын Шамилнең ирененә аркылы куйды да:
– Ашыкма, егет, ашыкма, – дип сузды.
Тавышы да, кыланышы да матур иде аның. Шамил инде тәкъдим ясарга әзер булса да, арбалган елан хәлендә калды, берни дип тә бу хакта сүз кузгата алмады. Ә ни дип әйтәсең? Ашыкмаска, димәк, иртәгәне көтәргә.
** *
Икенче көнне очрашырга насыйп булмады. Курсантлар белән эш тыгызрак килеп чыкты. Өченче көнгә Шамил Асияне туп-туры Кабан буена алып килде дә Хәрби мәктәп көймәсен алып, күл буйлап йөртергә алып чыгып китте.
Дежурный урынында түгел иде, шуңа берәүдән дә сорап тормады. Сорасаң, бирәләр, анысына сүз дә юк. Озакка түгел, бер-ике генә сәгатькә. Бәлки, әле ул арага да сузылмас. Бу сәяхәтнең бөтен максаты Асиянең кулын сорау иде. Су уртасында – бер урынга да качып котылмалы түгел...
Ишкәк ишү рәхәт иде. Дулкыннар, сөйгән ярына сарылган парлар кебек, көймә читенә килеп бәрелә. Көймә берчә суга сеңеп, берчә күтәрелеп алга бара. Борынны бераз гына балык исе килеп торган салкынча һава иркәли. Каршыңда берчә бик җитдиләнеп, берчә челтерәтеп көлеп, гүзәл кыз бара. Аның иңнәренә яткан алтынсу чәчләре күл җиленә тибрәлеп-тибрәлеп ала. Күлдән дә саф зәңгәр күзләрендә әле сагыш, әле дәртле ялкын, әле сабыйларча шаянлык пәйда була. Дөньяның барлык мәшәкатьләре, ыгы-зыгылары кайдадыр еракта, ә монда тик бер-берсенә гашыйк пар гына.
Башта Кабан күле легендасын хәтерләп бардылар. Күл уртасында сүзне шуннан башлау уңайлырак тоелдымы, әллә инде Асия теге көнне искә төшерергә теләдеме, кабат шул турыда сүз кузгатты:
– Явыз Иван басып алгач, Казандагы барлык татарлар кырылып беткән. Һәм шәһәр дә дошманнар кулына калырга теләмичә, барлык сарайлары, манаралары, алтын-көмешләре белән су төбенә киткән.
– Юк, әле минем монысын ишеткәнем юк иде, – диде Асия. – Казан ханнары җиңелгәч, бөтен алтын-көмешләрен, мал-мөлкәтләрен җыеп, күл төбенә яшергәннәр икән, дигәнен генә сөйләгәннәр иде.
– Менә шундые да бар, – дип куйды Шамил, ишкәкне көчлерәк кузгатып, тизрәк эчкәрәк керергә дә кияүгә чыгу турында җайлап кына сүз башларга иде.
– Без су төбенә төшсәк, шул шәһәргә килеп чыгабызмы?
– Ул инде үткәннәрдә калган бит, – диде Шамил, аның шаяртырга тырышуын аңламыйча. – Балтам суга төште дигән әйтем бар бит. Димәк, ул югалган. Үткәннәрдә калган нәрсә дә югалган дигән сүз, суга төшкән. Ә без бай һәм матур Казанны җир өстендә яңадан төзербез. Гомумән, матур тормышны.
Ул инде: «Матур тормыш матур гаиләдән башлана», диебрәк әйтергә чамалап тора иде. Асиянең күзләрендә чая очкын балкып китте дә елмая биребрәк сорап куйды:
– Шамил, ә синең бит кызың бар икән. Дөресме шул?
Шамил ишүеннән туктап, аңа текәлде.
– Дөрес, – дип елмайды ул. Кызы турында уйлау да, Асиянең кызыксынуы
да рәхәт иде. Димәк, Асия аның турында кызыксынган, сорашкан. Хәдичә барысын да сөйләп биргәндер инде, аның теле тик тормый. Шулай да мөнәсәбәтләре бик яхшы, начар сүз әйтмәгәндер. Югыйсә әнә бит, теге көнне якыннанрак таныштыру өчен ничек тырышты.
– Ул әле әнисе янында, – диде Шамил, Асиянең сораулы караш төбәп торуын тоеп. – Үзбәкстанда яшиләр, Коканд шәһәрендә.
– Нигә аерылыштыгыз?
Шамил бу сораудан бераз курка иде. Ни дип җавап бирсәң дә, дөрес түгел кебек килеп чыга. Гел эш артыннан чабып, игътибары да җитеп бетмәгәндер. Газизә дә ир авызына гына карап торган хатын түгел иде, әрепләшкән чаклары да булды. Бәлки, хисләре дә беркадәр сүрелә төшкәндер. Менә хәзер ни дип кенә җавап бирәсең инде? Ул иңнәрен сикертеп куйды:
– Белмим, шулай килеп чыкты инде.
Тик Асия һөҗүмен дәвам итте:
– Ярата идеңме соң?
– Яратканмындыр, – дип көрсенде Шамил. – Тик ул хәзер башка кешедә кияүдә.
Асия баш кагып куйды да кабат Шамилгә текәлде:
– Димәк, син хәзер буйдак егет?
Шамил баш какты.
– Әлегә...
Менә хәзер Асия: «Ник әлегә?» дип сорар да, Шамил барысын да ярып
салыр. Тик Асия сорамады. Дулкыннарга карап, беркадәр уйланып килде дә сүз башлады.
– Казан зур булса да, сүзләр тиз тарала, – диде, моңсу елмаеп. – Сиңа да күптән җиткергәннәрдер. Мине дә кияүгә биргәннәр иде бит. Әти белән әни кызларының утырып калуыннан курыккандыр инде. Әти белән бер яшьтәге карт ул. Байлыгы бар инде, тормышка яраклаша белүчән кеше. Менә шул бабай сораткач, ризалык биргәннәр. Булган, булган инде, нишлисең. Ә мин елыйм, чыкмыйм аңа үлсәм дә, дим. Бер яклап әни, икенче яклап туганнар үгетли. Йоласы шул бит, борын-борыннан шулай килгән, кызлар рөхсәтен сорап тормаганнар, арурак адәм соратып килсә, биреп җибәргәннәр, диләр. Мин бармыйм дип елыйм, алар йөзебезне каралтма инде, бөтен нәселгә гарьлек була бит, диләр. Шулай тарткалаштык-тарткалаштык та риза булдым. Үгетләделәр.
Кыз бер мәлгә тынып калды. Сүзләремне тыңлыймы, тыңласа нинди тәэсир ала, дигәндәй Шамилгә карап куйды. Һәм дәвам итте:
– Ә мин никах буласы көнне качып киттем. Башта күрше авылдагы ерак туганнарга барып кердем, алар тиргәгәч, Казанга килеп җиттем. Менә шундый хәлләр.
– Ә син маладис кыз, – диде Шамил һәм ни әйтергә белмичә тын калды. Ни дисен инде мондый чакта? Юатасыңмы аны, мактыйсыңмы, заман авырлыгына сылтанасыңмы? Барысы да буш сүз генә булып чыгачак бит.
Шунда ул яр буенда шаулашкан, кычкырышкан кешеләрне күреп калды. Бераздан ике көймә ашыга-ашыга бу якка табан йөзәргә кереште. Шамил тирә-ягын күзәтте, берни дә күрмәде, димәк, көймәләр аның ягына килә. Ул пистолетын барлап куйды да Асиягә текәлде:
– Мин инде башкача беркемгә дә мәхәббәт аңлатмам дигән идем. Әмма сине күргән мизгелдән бар тынгылыгымны югалттым. Чөнки беренче караштан ук гашыйк булуымны аңладым... – Һәм көймәләрнең якынлашуын күреп кистереп куйды. – Асия, чык миңа кияүгә!
Асия зәңгәр күзләрен аңа төбәп бертын карап торды да:
– Юк, – диде.
– Тукта! Кулларыгызны күтәрегез! – дип кычкырдылар бер көймәдән. – Ишкәкне ташла! Кулыңны күтәр!
Ул арада икенче көймә килеп җитте:
– Ашыкмагыз! – дип сөрәнләделәр аннан беренче көймәгә. – Бу бит иптәш комиссар!
– Нәрсә булды? – дип кычкырды Шамил. – Кайдан чыккан ыгы-зыгы бу? – Гафу итегез, иптәш комиссар, – дип акландылар беренче көймәдән. – Без сезне танымадык. Безнең көймәне урлаганнар, ә сезне карак дип уйладык.
– Бирермен мин сезгә каракны! – дип кистерде Шамил. – Дежурный ни өчен урынында түгел иде?
– Гаеплебез, иптәш комиссар! – Көймәләр борынын ярга каратты. – Борчыган өчен гафу итегез, иптәш комиссар!
Шамил кычкырып көлеп җибәрде. Һәм ярга таба ишәргә тотынды.
Ярга чыгуга аларны Хәрби мәктәп курсантлары сырып алды һәм кем
узардан гафу үтенешә башладылар. Нилектәндер, яр буена килеп чыккан офицерлар күрешергә тотынды. Эш буенча да кыскача гына фикер алыштылар. Монда инде аулак халәт җимерелгән иде. Хәтта беркадәр вакытка Асиянең кайда икәнен дә абайламый торды бугай. Кызның моңа беркадәр ачуы килде, ахры, урамга күтәрелгәндә:
– Эш каты сезнең, иптәш комиссар, – дип куйды.
Шамил шунда гына Асия турында чынлап искә төшергәндәй булды:
– Гафу ит, Асия!
– Гафу итәм, иптәш комиссар, – дип чатнатты Асия. – Тик сез дә кичерегез,
миңа кайтырга вакыт. Хушыгыз.
Һәм ул узгынчы кучерны туктатты да күздән югалды. Ут-суларны кичкән зур
гына дәрәҗәдәге яугир булса да, ул мәхәббәт һәм хатын-кызлар мәсьәләсендә үсмер егеттән дә беркатлырак икән. Моны инде үзенә әллә ничәнче тапкыр кабатларга мәҗбүр булды. Тик чигенергә ярамый, чөнки ул Асияне ярата һәм аның белән бәхетле тормыш корырга тели иде.
– Шундый хәлләр, иптәш комиссар... – диде ул, моңсу елмаеп. – Киләсе очрашуда тәвәккәлрәк булырга кирәк.
 ** *
Киләсе очрашу өч-дүрт көннән соң гына булды. Бер кичне Хөсәен янына эш белән керде дә Хәдичә чәйгә утыртты:
– Ник әле бер дә күренмисең, безнең кыз көтеп саргая бит, – дип тиргәнгән булып алды, үзе Шамилгә карап күз кысты, һәм көйләп-чөйләп, икесен дә урамга чыгарып җибәрде. – Барыгыз, кичке Казанның матурлыгын күреп керегез, кайтышлый берәр әчмуха чәй дә алырсыз.
Шамил баштарак кыз үпкәләгәндер дип, сүзне нидән башларга да белмичәрәк торды. Урамга чыккач, Асия үзе гафу үтенгәндәй итте:
– Син миңа ачуланма инде, Шамил, – дип култыклап алды ул, – теге көнге өчен. Әллә ничек каушабрак калдым... Тирә-якта гел ир-ат, офицер да солдат. Ә син миңа борылып та карамыйсың. Бер мәлне шулар арасында бөтенләй ялгыз калгандай булдым.
– Ярый, башкача мин сине андый хәлгә төшермәм, – дип елмайды Шамил. – Үзем дә бераз югалып калдым бугай мин.
Шуннан сүз ничектер үзеннән-үзе ялганып китте. Юк-бар сөйләшеп атлый торгач, алар Кабан күле буена барып чыктылар. Сабантуй узган мәйдан да бик ерак түгел иде. Шамил елмаеп куйды:
– Безнең аяклар гел шушы тирәгә тарта да тора, синең белән якыннан танышу урыны булганга микән...
Кыз көлеп җибәрде:
– Чынлап та. Әйтерсең, Казанда башка җирне белмибез. Монда бит синең курсантларың патрульдә йөри, шуларны тикшерергә киләсеңдер әле.
– Кем әйтте?
– Хәдичә апа әйтте бит теге көнне.
– Хәдичә апаның ни дип әйткәнен хәтерлисеңме? – дип мут елмайды егет
һәм кыз баш каккач өстәп куйды: – Ә минекен?
Кыз шаянланып, кашларын җыерды:
– Нәрсәне әле?
Шамил җитдиләнеп, беркадәр аңа текәлеп торды да: – Чык миңа кияүгә! – дип, кызның каршысына басты. Кыз шуны гына көтеп торгандай:
– Ә син минекен хәтерлисеңме? – дип елмайды.
Шамил өнсез калды. Тик шундук хәйләгә салышты:
– Хәтерләмим. Искә төшер.
Тик хәйлә барып чыкмады:
– Юк, Шамил, – дип кистерде кыз. – Син бит мине яратмыйсың. Мин әлегә
ошыйм. Ә соңыннан?
– Ә соңыннан нәрсә?
– Шамил, син теге көнне дә иптәшләрең арасына кереп китү белән шәхси
тормышыңны оныттың, яныңнан атлап барган кызга игътибарың югалды. Аңлыйм, эш синең өчен – һәммәсе дә. Тик кияүдәге хатын-кызга аерым мөнәсәбәт кирәк. Газизә белән аерылышуыгыз да шуннан булган сезнең.
Кыз әле яшь, бер карасаң, ул кадәр үк тирән фикер йөртергә тиеш кебек түгел. Тик Шамилнең үз күңелендә йөргән шикне ачып салды. Хатын-кыз мәсьәләсендә ул, чынлап та, надан, әйе. Газизәгә тиешенчә игътибар җиткерә алмады, дөрес. Әмма кеше үзгәрергә, яхшырырга, остарырга сәләтле.
– Юк, Асия, мин сине яратам... – диде дә ничек дәвам итәргә белмичә тукталып калды. Ниндидер матур сүзләр әйтергә, кызның күңелен эретергә, аны үзеңнеке итәргә кирәк иде. Тик ничек? – Мин синең өчен барысына да әзер. – Барысына да, барысына дамы? – Кызның күзләрендә дәртле очкын кабынды, иреннәренә елмаю кунды. Ул ирештерә иде бугай, тик егет аңламады.
Кайнарланып үзенекен сөйләде:
– Бөтен нәрсәгә дә.
Кызның күзләренә ягымлылык кайтты. Тик Шамил ышандырырлык сүзләр
эзли иде.
– Хәтта үлемгә дә...
Асия аңа карап көлемсерәп куйды:
– Андый ир-егетләр элек кенә булган. Ә хәзергеләр... Бигрәк тә татар
егетләре...
Соңгы сүзе Шамилнең канын кайнатты. Татарларга кимсетеп карауны
ул беркайчан да кичерә алмады. Сугышта да, тыныч тормышта да. Мондый гаделсезлекне күргән саен бөтен булмышы әллә нишләп китә иде.
– Безне башкалардан ким дип уйлыйсыңмы?!. – дип, пистолетын тартып чыгарды ул. – Менә мин – татар егете. Һәм мин синең өчен үләргә әзер. Чык миңа!
Асия аңа бертын сынап карап торды да:
– Тиле, – дип челтерәтеп көлеп җибәрде. – Үлгәч, бергә булалмыйбыз бит. Шамил пистолетын чигәсенә китерде:
– Миңа синсез гомер кирәкми. Йә чыгасың, йә атам.
Бу сүзләре бераз ахмаклык булып тоелса да, ул әлеге мизгелдә чынлап
та шулай уйлый иде. Асия, бер күрүдән гашыйк иткән гүзәл, талантлы һәм акыллы кыз – аның мәхәббәте, киләчәге, бәхете. Әгәр шул бәхетне дә яулый алмыйсың икән, башкаларны бәхетле итәм дип тырышуыңның мәгънәсе юк. Ә ул тырышты. Ихлас күңелдән. Һәм менә үз бәхете кулдан ычкынырга тора. Соңгы чара шушы пистолет иде.
Әле генә кычкырып көлсә дә, Асия егетнең шаяртмавын аңлады булса кирәк. Предохранителен ычкындыру белән аның кулына асылынды:
– Шамил, кирәкми... Зинһар!..
Асия учта күтәреп йөртерлек кенә булса да, көтмәгәндә асылынудан Шамилнең кулы аска төшеп китте. Шартлау тавышы яңгырады. Инде төн иде, тынлыкта ул аеруча нык булып ишетелде.
– Мин риза, сантый! – дип кычкырды кыз, еларга җитешеп. – Риза, Шамил! Мин дә сине яратам бит...
Шамил күнегелгән җитезлек белән пистолетын яшерде дә аны аягына бастырды һәм аяк-кулларын капшарга тотынды:
– Син исән-саумы? Яраланмадыңмы?
– Юк, миңа тимәде ул, – диде Асия. – Әйбәт барысы да.
Шамил аны кочаклап алды. Шунда гына әлеге хәлнең ни дәрәҗәдә куаныч
икәненә төшенде. Төн йокыларын оныттырган гүзәл аңа кияүгә чыгарга ризалык бирде бит! Ул Шамилнең хатыны булачак! Асия!
Егет кызны күтәреп алды. Шул рәвешле өенә кадәр күтәреп кайтачак! Гел күтәреп йөртәчәк. Һәм бер җирдә дә игътибарсыз калдырмаячак.
Әмма бер адым атлау белән аягында чиксез әрнү тойды да җиргә чүгәләде.
– Нәрсә булды? – диде Асия, аның куеныннан арынып. – Син бит яралангансың! Шамил... Кан...
Шамил үләнгә утырып, кан саркылып чыккан итеген салырга маташа иде.
Ул арада төрле почмаклардан патрульләр йөгерешеп килде. Боларның барысы да Шамилнең курсантлары иде. Килү белән ярдәмгә ташландылар.
– Таҗетдинов, синме? – диде Шамил аларның берсенә. – Паника куптармагыз, берни дә юк. Ялгыш аттым... Пычагың бармы, итекне кис әле.
Ул итекне кискән арада кемдер гильзаны табып алды да ату юнәлешен чамалап, тирә-якны тентергә тотындылар. Беркем дә комиссарның үз аягына ялгыш үзе атуына ышанырга теләми иде.
– Бу хакта беркемгә дә әйтмәгез, – дип кисәтте Шамил. – Ә хәзер – санчастька...
Тиз генә бәйләп җибәрерләр дә төзәлер кебек тоелса да, хәтсез генә аксаклап йөрергә туры килде. Тик Шамилнең артык исе китмәде. Аяклары аксак булса да, хәзер аның канатлары бар иде. Асия.
Әнә шулай, данлы дастаннардагыча башланган һәм мәңге үлмәстәй тоелган мәхәббәтнең дә соңы килеп җитте. Шамил бүген Казандагы алты кеше яшәгән кечкенә бүлмәнең идәнендә ята. Заманында зур гына чараларда катнашкан кеше, комдив, язучы... Һәрвакыт гадел, намуслы булырга тырышса да, башкаларга бәхетле тормыш китерү өчен ихлас күңелдән көрәшсә дә, үз тормышы артык барып чыкмады бугай. Болай дип күңелеңне төшерергә, кул кушырып, борын салындырып утырырга ярамый, әлбәттә. Әмма күп нәрсәләрнең үзе теләгәнча барып чыкмавын Шамил хәзер бераз төшенә инде.
Ә Асия начар хатын түгел иде. Һәрбер гаиләнең балкышып яшәгән чаклары да, пыр-тузышып алган вакытлары да бардыр. Берәү дә бертуктаусыз бәхетле генә булып тормый. Берөзлексез бәхетсез дә булмыйдыр.
Беренче вакытта, ярату-сөю көчле чагында, алар да сөешеп-сөелешеп кенә яшәделәр, бер-берсен сүзсез дә аңлап тордылар. Язылышкан елны ук Асия Мәскәү Шәрык хезмәтчәннәре коммунистик университетына укырга керде, бер үк вакытта Рубинштейннар исемендәге дәүләт музыкаль техникумында вокал буенча дәресләр алды. Мәскәү үзәк эшчеләр театрын оештыруда катнашты. Ә Шамил Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары вазифасын башкарды. Икесенең дә тормышы тынгысыз, эшләре күп иде. Ләкин сөю хисе эш астына күмелеп калмады, киресенчә, эшләрен дә, үзләрен дә балкытып торды. Аз гына вакытлары табылса да, күрешү җаен эзләделәр, ә очрашкач сөешеп туя алмадылар. Хезмәте буенча да, иҗат эшләре белән дә Шамилнең Мәскәүгә гел юлы төшеп тора иде.
Бер мәлне Мәскәүгә баргач, дәшми-тынмый гына Асия катнашкан концерт залына кереп утырды. Күңелен алгысытып йөрмим, тыныч кына чыгыш ясасын, тамашадан соң күрешербез дип уйлады. Ә Асия ничә йөз кеше арасыннан аны күреп алган да үз чыгышын тәмамлагач, сәхнәдән туп-туры аның янына төште.
– Мин синең сөю тулы күзләреңне меңнәр арасыннан таный алам! – диде Шамилнең гаҗәпләнүенә каршы.
Бераздан Шамил үзе дә Мәскәүгә күченеп, Кызыл Армиянең милли хәрби уку йортлары инспекторы булып урнашты. Бергә яши башлагач, сөю хисе тагы да ныграк кабынып китте. Асия аның дусларына да ачык йөзле, кунакчыл иде. Шулай да Шамил Газизә белән булган хәлләрен искә алып, бөтен танышын җыеп кайтмаска тырышты.
Мәскәүгә килеп урнашкач, Шамил Үзбәкстанга барып, Айсылуны үзләре янына алып кайтты. Асия ризалыгы белән, әлбәттә. Шулай да үги ана белән кыз мөнәсәбәте ничегрәк булыр, дигән шиге таралып бетмәде. Юкка гына булган икән. Асия аларны перроннан кул болгап, якты елмаю белән каршылады.
Очрашу белән Айсылуны күтәреп алды да яныннан да китмәде. Кайтканчы ук инде өч яшьлек балага ярарлык уенчыклар туплап куйган, тәм-томнар әзерләгән иде. Тик бу вакытлыча гына булып чыкмады, Асия аны чынлап та үз кызы шикелле күрде, үз әнисе кебек булды. Тиргәргә тиешле чакта тиргәде, мактарга кирәктә мактады. Ахыр чиктә, Айсылу аны «әни» дип йөртә башлады. Беркем кушмаган килеш.
– Әни, бер тиен акча бир әле.
– Ни өчен ул?
– Двордагы дуслар белән театрга барабыз.
– Чынлап театрга микән, тикшерәм әле башта, – дип сынап карап тора да,
андый-мондый шик тоймагач, акча китереп бирә. – Акыллы гына йөрегез. Ул вакытта Советларның Бишенче йортында зур, иркен бүлмәдә яшиләр иде. Айсылу да Ворошилов, Будённый, Радек ише күршеләрнең балалары белән аралаша. Шуңа күрә бик тәртипсезләнеп йөрерләр дигән курку юк, тик
әнисе кисәтүне барыбер кирәксенә иде. Әни кеше ич!
Кызы белән Асия арасында чын-чынлап якты мөнәсәбәт барлыгын тоеп,
Шамил сөенеп бетә алмый, хатынына булган мәхәббәте тагы да ныграк кабынып китә иде.
Әмма тора-бара сиздермичә генә икесен дә үз эшләре суырып алды. Асия Кызыл Армия Йортындагы музыкаль секцияләрдә шөгыльләнде, һәртөрле концертлардан кайтып кермәде, ә Шамил үз хезмәте буенча чапты, Хәрби академия каршындагы курсларда укыды, аз гына вакыты табылса, иҗат эшенә чумды. Ниһаять, «Памирдан радио» повестен тәмамлады, берничә хикәя язды.
Ул чакта эштән дә мөһимрәк нәрсә юктыр, шундый әһәмиятле нәрсәләр эшләнгән вакытта барысы да көтеп, сабыр итеп торырга тиештер сыман тоела иде. Тик алай түгел икән. Гаилә сабыр итми. Ул һәрвакыт игътибар таләп итә. Бер-берсен өзелеп яраткан ике яр арасына аз гына салкынлык йөгердеме, ул беркайчан да үзлегеннән тукталып калмый, ә тора-бара боз хасил итә икән. Шамилгә дә нәкъ менә шушы вакытта бөтен эшен калдырып, гаиләсе белән шөгыльләнергә кирәк булган, арадагы ялкынны яңадан кабызырга. Ләкин бу уй аның башына кереп тә карамады...
Хәер, әлегә ул сизелерлек тә түгел иде шул. Икесе ике якта чабып өйгә кайталар, мөнәсәбәтләре яхшы, куеннары җылы, йөзләре дә, күңелләре дә бер-берсенә ачык. Әлбәттә, элекке кебек үк кайнарлык юк, тик бу берничә ел никахта яшәгән кешеләр өчен табигыйдер кебек тоела иде. Ә ул сүрелүнең башы булган.
Шамилнең бу хакта махсус уйланганы юк иде, әле менә бергә үткәргән вакытларының кайбер мизгелләре аермачык булып күз алдыннан үтте.

Дәвамы бар.