Һәрбер заман үзе тарих яза
Луиза Янсуар
Бәллү
Әйдә, әйдә, әйдә, хыяллардан
Ак сарайлар төзик. Җимерик.
Беркем табалмаган кабиләне
Яулап алыйк. Аннан җиңелик.
Таҗ кидереп, яңа солтан сайлыйк.
Фетнә ясап, бәреп төшерик.
Мәмләкәтнең бөтен оланнарын
Сүз сөйләшмәс телгә күчерик.
Әйдә, яңа канун игълан итик.
Алыштырыйк аннан искегә.
Сурәтләрен танымыйча торсын
Күргән берсе чалыш көзгедә.
Әйдә, яңа җәза уйлап табыйк.
Ә аннары килик иманга.
Кемнәр – безнең белән, кемнәр – түгел.
Кем – уйнап, кем чынлап инана.
Әйдә, әйдә, ягыйк хыялларны...
Калсын торып кара риваять.
– Уянырга иде, уянырга...
Уянырга инде, ниһаять!
«Син кечкенә әле... Бу төш кенә...
Ниләр кермәс сабый төшенә...» –
Күзләреннән үбеп юата да,
Җиргә ап-ак карлар төшерә...
Юылсын дип, хәтереннән корым,
Яңгырларын учтан эчерә.
Кичерә...
– Әйдә, әйдә, әйдә...
Ленар Шәех
Сагынып кайтам
Чит җирләргә әгәр юлым төшсә,
Бик озаклап анда яталмадым...
Күңелемне ачып, сагынып кайтам
Татарстанымның татарларын!
Кай тарафка гына барып чыкмыйм,
Башым әйләндерә уңышларым...
Һаваларны гизеп, зарыгып кайтам
Татарстанымның урысларын!
Яшәү – сәфәр, диләр... Дөньясында
Гел яхшыны күрсен бу башларым!..
Ят җирләрдә мин юксынып йөрим
Татарстанымның чувашларын!
Җир тирәли сәяхәттә йөреп,
Беркайчан да, шөкер, ялыкмамын.
Һәрвакытта сагынып кайтырмын мин
Татарстанымның халыкларын!
Гөлүсә Батталова
Мең ел
Мең ел үткән...
Далаларда – тояк тавышлары.
Гасырларның тоям агышларын.
Мең ел үткән...
Мең ел үткән...
Яулар килгән, яулар киткән.
Милләт көткән –
Мең ел үткән.
Мең ел үткән –
Тарих төшкән кылыч кыннарыннан.
Язмышыбыз – күңел кылларыннан.
Мең ел үткән!
Хөрриятен, нәсел җебен
Хәтерендә горур йөрткән
Татар җаны нидер көткән,
Мең ел үткән.
***
Мең ел үткән.
Сиратларны мең кат кичкән...
Кара козгын чыкмый истән.
Мең ел үткән?!
Гасыр җөен үрәм, сүтәм,
Чулпыларым чыңласа да,
Хәбәр диеп өмет итәм.
Киләчәгем татарына
Динем белән телем илтәм.
Оланнарым йөз чөермәс –
Тамырларда меңәр еллык
Татар кызы канын йөртәм,
Мең ел үткән!
Моң өзелмәс, рух җиңелмәс –
Тарих көтәр: мең ел үтәр!
Йолдыз Миңнуллина
***
Җир белән Күк арасында
Син бүген кемнең колы?
Умай-ана ыңгыраша
Туфрак туңы аркылы.
Син кемгә илләр яулыйсың?
Ике кулың кара кан.
Тәңре сине ат ялыннан
Ир-ат итеп яраткан.
Җир белән Күк арасында
Һава кан кебек куе,
Каш өстенә кулым куям –
Ул анда кемнең туе?
Күтәрелә татлы төтен –
Утлары толым-толым –
Тояк эзе чуарлаган
Табгач-Өтүкән юлын.
Өтүкәндә утлар яна,
Оран сала оланнар.
Әй, сез, ирен читен тешләп,
Тимер тәмен тойганнар!
Ишетегез, ялчы түгел
Табгачка төрки халык!
Котлык алып гаскәр җыя,
Өтүкәндә тукталып.
Котлык алып гаскәр җыя,
Ат сулышыннан җебеп,
Тетри дала, бәйрәм көткән
Үсмер күңеле кебек.
Җир белән Күк арасында
Куе томан аркылы
Орынгандай итә таңда
Йөземә Тәңре кулы.
Лилия Гыйбадуллина
***
Минем канда
дарга асып, данга күмдерелгән,
төрбәләрдән төрмәләргә иңдерелгән
тарих бәргәләнә.
Минем канда
Ураллардан мең кайтаваз уба.
Чал Агыйдел ярларына бәрә.
Минем канда
Һуннар тарих даулый,
Идел-судан ташлар калка, колмак бата.
Минем канда,
җирсү хисен бармаклары белән буып,
чандыр бер карт киез итек баса.
Минем канда
тешсез сукбай этләр, канга сусап,
Казан эзләп йөри.
Минем канда
дәрвиш Хозыр Ильяс
тын сукмакта «Карурман»ны көйли.
Минем канда,
тырнакларын көн күзенә батырып,
ау бөркете яңа корбан күзли.
Минем канда −
хәнҗәр хакыйкате,
тулпарларның тояк эзе сызлый.
Минем канда −
биләүләргә биләп богауланган
Адәм углы үксеп-үксеп елый.
Минем канда,
карт күзләрен тулган айга текәп,
ана бүре улый.
Минем канда,
күкрәгенә кысып үксез Үтәмешен,
Сөембикә сатлык илен каргый.
Минем канда
бәддогалар бәргәләнә,
тамырлардан ташып тарих кайный.
Минем канда
уклар оча мәңгелекнең үзәгенә,
дала җиле исә...
Минем канда әле хәтер исән!..
Фәнил Гыйләҗев
***
Безнең курку белмәс җайдак кавем
Иярләде байтак атларны.
Тик ахырдан күндәм чаптарларга
Ия булды кулы ятларның.
Бер кавемнәр җиңелеп откан чакта,
Икенчеләр җиңеп оттырды.
Ил өчен дип җанын фида кылды,
Ә тезгенен кемгә тоттырды?!
Җиңелеп тә отмас идек, беләм,
Көрәш бара икән – җиңәргә!
Тик читләрне якын җибәрмәскә
Акбүзеңә, тезген-ияргә!
Яугир дигән ат алгансың икән,
Каралтмаска кирәк ак атың!
И татарым! Атсыз калсаң да син,
«Хөр Ватан!» дип борының канаттың.
И татарым! Син өйрәткән атлар
Ятлар өчен канат булдылар.
Алар безгә яманатлар такты,
Ә үзләре җайдак булдылар.
Кемнәр атта – шулар дөнья көтә,
Кем егылып калган – шул атсыз!
Син өйрәткән атка йөгән салып,
Дәүләтеңне талый һәр затсыз.
Безнең курку белмәс яугир кавем
Ат өстендә җиргә яралган.
Йөгәнлисе, иярлисе иде
Бу җиһанны кабат, яңадан!
Рифат Сәлах
Татар мин!
Мишәр диләр, башкорт, типтәр, кырым...
Кем дип кенә җирдә аталмыйм.
Бөтен дөнья халкын баш идергән,
Мең ел буе горур татар мин!
Болгары да, себер, нугае да,
Кыпчак та мин, диеп вакланмыйм.
Йөрәгендә Алтын Урда йөрткән
Татар атлы горур татар мин!
Киң далалар, урман, таулар, сулар –
Түрк җирендә булыр – Ватаным!
Әнкәм салган газиз туган телем,
Идел-йортын саклыйм атамның.
Хөсетлеләр, әйдә, кара көйсен,
Мин аларга ачу сакламыйм.
Таркатырга теләүчеләр белсен:
Мең ел буе инде татар мин!
Аллаһ безне шулай халикъ кылган,
Кимсенмим дә, ләкин мактанмыйм.
Мин Аллаһның язмышыннан риза,
Татар углы горур татар мин!
Рүзәл Мөхәммәтшин
Бер офыктан бер офыкка кадәр
Матурлыклар – гүя рәшәләр.
Мәңгелеген хәтерендә тотып,
Илем яши, илем яшәрә.
Ата-баба мирас иткән туфрак,
Баш орасы башка җирем юк –
Син табышым минем, җан тавышым,
Син язмышым минем, Идел-йорт!
Йөз ел яшә, илем,
Мең ел яшә!
Һәр дәверең булсын яхшырак! –
Шанлы үткәннәрдән алып сине,
Данлы киләчәккә тапшырам!
Иман нуры, гайрәт, хезмәт яме
Һәр тарафта – кая карасаң,
Син табышым минем, җан тавышым,
Син язмышым минем, Татарстан!
Йөз ел яшә, илем,
Мең ел яшә!
Һәр дәверең булсын яхшырак!
Шанлы үткәннәрдән алып сине
Данлы киләчәккә тапшырам!
Булат Ибраһим
Татар булып
Яулар купса атлар кирәк булган,
Җайдакларын көткән яу атлары.
Һәрбер заман үзе тарих яза,
Һәрбер чорның үзенең татарлары.
Безнең тарих тирән,
Тамырларын эзләп табыйм, дисәң,
Җире каты.
Кайчакларда бер арбада кайта,
Батыр даны белән яманаты.
Шанлы тарих чәнечкеле гөлдәй,
Чәнчеп ала үтеп йөрәкләргә.
Татар дигән кызуканлык гүя
Тумыштан ук безнең күкрәкләрдә.
Тумыштан ук тынгысызлык бездә,
Тумыштан ук бездә ярсу йөрәк.
Мөһим түгел нинди чорда туу,
Татар булып гомер итү кирәк.