Өч аяклы кеше. Сүз башы
СҮЗ БАШЫ
Минем «Өч аяклы ат» дигән әсәрем бар. Яралы ат, димәк. Менә миңа –«Өч аяклы кеше» дигән, беренче карашка, хикәя дисәң, хикәя, хикәяләр гөләндәме, повесть, икенче карашка, аллегория, ягъни читләтеп, күпертеп әйтү, әдәби сурәт-образ, кинәя, сатира-юмор чараларын да ят итмәгән публицистик әсәр язарга насыйп әйләде. Шулай булыр дип, ихластан, башыма да китергәнем юк иде. Көтелмәгән нәрсәләргә көтелмәгәнчәрәк исемле кереш сүз дә туды — «Капкадан кергәндә».
Бу һич тә көтелмәгән темага тотыну уе күңелемә кайда һәм ничегрәк килгәнлеген хәтерләмим дә. Иң мөһиме шул: кинәт кенә мин тирә-ягым, әүвәлдә үземне әйләндереп алган дүрт тарафыма, аннан соңра янәшәмдә булган замандашларымның йөзләренә һәм күзләренә карап укталам да, аңыма килгән кебек айныйм һәм аптырыйм: аларның байтагы гүя «өч аяклы», ягъни бер-берсеннән аера алмас дәрәҗәдә аяклы-таяклы бәндәләр иде. Ләхәүлә вә лә куәтә!.. Кайчан гына өлгердек?! «Әнә, тагын!», — дип пышылдадым мин үз-үземә, менә тагын... таяклы!.. Әнә, тагын... Кан тамырларым буйлап жуылдап электрик шаукым уза: бәй, мин үзем дә башкалар өчен “Таяклы әфәндем” икән бит!.. Теге шаукым башта шөбһә, аннан курку белән алышынудан сискәнеп куям: мин үзем таяклылар патшалыгы, таяклылар дәүләте-державасында гомер кичеп ятам икән бит!.. Чынмы бу? Күземә күренеп алмашынмыйммы? Саташмыйммы? Нәрсә, Аллаһыдан ике газиз аяк, хакимияттән өстәмәгә өченче таяк алып, мәңгелеккә сабаклы булдыммы?
Аһ, саташсам икән лә! Юк, кызганычка, саташмый да, адашмый да, алдашмый да идем шул. Инде җырларга җыенган җырымда гына ялгышмасам һәм ялганламасам икән. Булмаганына үкенәсем-кайгырасым юк, булганына шөкер итеп, яшисем генә калган: сабыйлыгымда һәм яшьлегемдә сугыш тарафыннан авызымнан ашар ризыгым, бердәнбер әткәм-әнкәм, нәселем, картлыгымда, гөнаһсыз сабый халәтенә кайтарып, минеке булырга тиешле бар байлыгым-барлыгым энәсеннән җебенә — җиремә, суларыма, укыр китабыма, китапханәмә, мәктәбемә, хәтта туган телемә, сөйләнер әкиятемә, җырланыр җырыма кадәр тартып алынган. Тартып алынмаган нәрсәм калмаган. Гүя анадан тума хәлендәге гөнаһсыз сабый идем мин. Әмма, югарыдан күтәренке боерык белән «Синең бер кайгың да юк һәм булырга да тиеш түгел, син елама, син бары тик җырла гына» дигәч, җырламый кая барасың?! Җитмәсә мин, аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ җитмеш җиденең өстендәге, үз гомерендә беркайчан да «әттә» дип әйтмәгән сугыш ятиме идем бит әле. Йә, көлкенең көлкесе түгелме: җитмеш җиде яшьлек ятим?! Әле бүген дә, янәшәмдә ятимлек, юклык-юксыллык, газаплы фәкыйрьлек арбасыннан төшеп, таякка калган замандашларым — саф күңелле апалар һәм абыйлар, энекәшләр һәм сеңелкәшләр, сабыйлар һәм сабыялар иде... Гүя таяклар ишәеп карайган-картайган саен таяклылар үзләре яшь нисбәтеннән чыгып яшәрүгә таба бара иде! Алар арасында сирәк-саяк кына булса да сакланып кала алган зыялы җәмгыять әгъзалары бер-берсен итагать белән «коллега», ягъни «әхири» дип атый иде. «Шушы җитмеш җиденең ничә елының ничә көнен тынычлыкта, бәхеттә, сугышсыз-даусыз-гаугасыз, ягъни «таяксыз» үткәрдем икән мин? — дип уйландым мин өченче «аягыма» таянып. Тынычлык хакына дип күпме тапкырлар тынычлыкны боздык, кеше гомерен саклыйбыз дип ничәмә миллион гомерләрне кыйдык икән? Үзебезнең бәйсезлек өчен түгел, күбрәк башкалар «азатлыгы һәм бәйсезлеге» өчен кузгатылган канкоешларда, ягъни мәсәлән. Бу хәлне мин генә кичердемме? Башкалар исә гомерләрен ак челтәрле бәллүрләрдә генә бәвелеп, «балда-майда» йөзеп кенә үткәрдеме? Ә тоташ илләр, кыйтгалар? Икенче бөтендөнья, Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң да берәр генә көн тыныч-имин тордымы җир йөзе? Ил белән ил, блок белән блок, үзебезнең тел белән әйткәндә, берләшмә белән берләшмә, ширкәт белән ширкәт, күрше белән күрше, милли азатлык, аеруча «азат итәбез» дип башкаларны басып алу өчен «вакытлы чикләнгән» һәм бөтенләй дә чикләнмәгән кырылышларда?! Корея һәм Вьетнамда, Польшада һәм Венгриядә, Германиянең икегә бүленгән демократик һәм федераль республикаларында һәм Чехословакиядә, Кубада һәм Конгода, Һиндстанда һәм Пакистанда, Непалда һәм Әфганстанда, Мисыр, Гыйрак һәм Израильдә, беренче һәм икенче чечен сугышларында, Сүрия һәм тагын да башка, әллә кайсы илләрдәге чуалышларда... Аларга күпме адәми зат аяклы китеп, таяклы кайтты икән? Санап бетерерлекме?!
Баксаң, мин хакыйкатән, болай да бертуктаусыз «азатлык, территориаль бөтенлек сугышлары» уйлап табып, «санитар яктан тазартылып» торган Ватаныбызны уптым-илаһым таяклы ясаган шәхес культы иленнән титаклап киләм икән. Бетмәс-төкәнмәс туклык вәгъдә иткән черек бәрәңгеле колхоз-совхоз ачлыклары, Комсомольски, Днепрогэс, Магнитка, «Нижнекамскнефтехим», КамАЗ кебек «коммунизм» төзелешләрендә гәүдәләре белән субай булып сугылып, кадактай кадакланып, яланаяк бетон изеп, металл чукмар белән чуен төкреген куптарганда илне күзсез, чулак һәм чатан калдырган миллионнар иленнән киләм икән. «Нижнекамск» дигәннән, форсаты чыкканда, әйтеп калыйм әле. Бәлки сезнең дә бу хакта уйланганыгыз бардыр, ә бәлки мондый уйны башыгызга да китергәнегез юктыр.
Әйткәндәй, безгә Аллаһ үзе хәләл байлыгыбыз итеп тапшырган җир маебыз-нефтебез дә (татарча атамасы «нәфт»), җиде ят кулына калып, чын хуҗаларына карата «чит» булып чыкты. Шулай итеп, ул да «таякка торып калды». Үзебезнең хәләл җир маебыз безне баетмады бары картайтты, имгәтте, сукырайтты гына. Без еш кына Кама түбәнендәге, Чаллы, Алабуга, Әлмәт һәм башка шәһәрләрнең ялтыр төсләргә буялган күп катлы «йокы баракларын» нефтебез алып килгән бөек казаныш дип расларга һәм күкрәк кагарга яратабыз. Ә бит уйлап торсаң, без аларны кара алтын - нәфт түгел, үзебезнең маллы җирдә тәгәрәп үрчегән, ярмалы, нәселле, чын алтынга тиң татар бәрәңгесе, өскә утырган каймагы кашыкка уралып торган татар сөте, татарның шикәр кебек ап-ак сыер ите, хуш исле нарат ылысы-күркәсе, тешеңне сындырырлык салкын чишмә сулары, икмәккә сылап ашарлык кара татар туфрагы, хәтта җанга шифа өстәгән татлы татар һавасы исәбенә дә төзи алган булыр идек. Чынлап та, үзебезнең Ижау, Бәкер атлы татар мәгъдән суларын, саф һавасын шешәләргә бөкеләп, халыкара сәүдәгә чыгара алган булыр идек без! Әнә, соңгы вакытларда ком сатып та байый башлады түгелме күрше Монголияләр?!.
Баксаң, сөекле илебез көеклегә әйләнеп, халкыбызны туп-турыдан өч фронтта — хәрби хезмәттә, сугышта вә үлештә, авылда — черек бәрәңге басуында һәм шәһәр цехлары вә чүплекләрендә гарипли, вата, сындыра, иләгендә или, тамырында өзә, кисмәгендә тугълый, килесендә изә торган агым-конвейер икән.
Имгәнүнең барлык төрләрен атап та, санап та бетереп булмас иде. Биредә таяклыларның чиксез армиясенең дүртенче төркемен телгә алмыйча китү гадел булмас иде. Алар картаю, картлык нәтиҗәсендә таякка калучылар. Сау-сәламәт килеш картайган очракта, кемнәрдер үзләрен бәхетлегә санап, кешелектә «бәхетле картлык» дигән төшенчә кертсәләр дә, мин чирсез-газапсыз картлыкның мөмкин икәненә тырышып кына ышанам, чөнки мондый картлыкның һәркемгә, ул ничек кенә «бәхетле булса да», һәм көтелмәгән халәт, тетрәткеч бурычлар алып килүе көн кебек ачык. Шуңа күрә халыкта «Җитмешкә кадәр - ике аяк, җитмештән соң -өч аяк, өченчесе — таяк» дигән әйтем йөри. Картлар арасында «бәхетле ике аяклылар» күп түгел, бәлки йөз (мең?) кешегә берәрдер. Әмма аларның да күпчелеге гомер азагында барыбер таякка кала, бу сәбәпләрнең һаман да шул физик хезмәт, хәрби хезмәт һәм башка төр хезмәтләрдә өзлегүләренә барып тоташуын әйтми мөмкин түгел.
Хәзерге заман цивилизациясенең кешене гарипләү мөмкинлекләренең чиксезлеге турында том-том тетрәткеч хезмәтләр язып булыр иде. Бу кадәр зур бурычны үтәү минем кулымнан килми. Әмма, төшенәсез, проблема бар, һәм ул мәсьәлә җәйге таң кебек сизгер ачыла. Мин исә шул таңның-теманың өстеннән пәрдәне күтәрә биреп кенә, замандашларымның кайбер үзем белгән-күргән, шаһиты булган гарипләнү-таякка калуның сирәкләрдән-сирәк очракларын, хәлем барынча, сурәтләргә алындым.
Алар кешенең көчлелеге һәм көчсезлеге, үз саулыгы өчен көрәшүенең төпсез кое кебек тирәнлеге, чиксезлеге, авырлыгы һәм берүк вакытта һәркем өчен сагынычлы булуы турында сөйли.