Мохтар (дәвамы (4))
Мохтар. Дәүләтсез дә Ил булала, уйласаң,
Милләт дигән “мин”легеңне җуймасаң...
Тинчурин. Ил булала, динең өммәтеңә,
Иман хилафлыгыңа юл куймасаң.
Йә, без кемнәр синең белән? –
Уенчыклар, уенчылар – уйнасаң...
Мохтар. Шик-шөбһәләрең ишәйгән?!
Тинчурин. Күрәләтә күрми торалмыйм...
Килмешәкләр килеп күпме кирәк,
Көлделәр бездән, и кардәшем.
Күзгә карап килерне кистеләр –
Мал, дан җыйдылар хәрамләшеп.
Алар әмере белән кояш чыкты,
Ай тотылды алар кушканга.
Кардәш-ыру берсен-берсе чакты,
Аяк асты тулды куштаннар.
Дәүләтсез ил – канатсыз кош,
Башсыз яу – күрере инкыйраз.
Мохтар. Өметсез – шайтан ул, Кәрим,
Яз, дидем, яз шуларны!..
“Ил” фаҗигаң – башсыз яуга,
Ышанам: баш куярлык!
Тинчурин. Культпросветнарком күмәк хезмәтне
Күтәрергә чакыра...
Массовиклар массаларның
Сыйнфый аңын арттыра...
Илдәге бөек эшләргә
Тик буржуа калдыклары,
Астыртыннан арт бора...
Цензор күзе дүрт тарафтан
Көн-төн күзәтеп тора...
Сизәсезме, Мутин Мохтар,
Икебезнең баш өстендә,
Иблиснең үткен кылычы
Күптән эленеп тора...
Мохтар Шик-шөбһәләрең ишәйгән
Курку белмәс мишәрем...
Тинчурин Искәндәр агаң байларның
Йокысын качыргандыр.
“Зәңгәр шәл”дә ат карагын
Бик тиз таныгансыңдыр...
Куркусыз ат карагының
Һөнәре – олы сәнгать...
Карак сүзе тора “ак”тан
Тора төн “кара”сыннан.
Затлыдан-затлы атларны
Ачып аратасыннан
Урлап качу – каһарманлык,
Дан-шөһрәт казанырлык...
Беләм Мутин, яшермим дә,
Юк миндә андый батырлык...
Мохтар Безнең кулда каләм калебе,
Мөнбәребез – сәхнәдә...
Сүз кодрәтен әлегәчә
Җиңә алмый бер нәрсә дә...
“Ил”не язуың, Тинчурин,
Бел, тиңдәшсез батырлык...
Мәрткә киткән милләтеңне
Чаң сугып уятырлык.
Тинчурин. Безумству храбрых
Поем мы славу...
“Милләтне уятасы юк,
Милләт йокламый, Мохтар,
Синең белән миннән, милләт
Күбрәк белә, мотлак...
Мохтар. Шик-шөһбәләрең ишәйгән –
Уеңда ни, мишәрем?
Тинчурин. Шик-шөһбәләрем ишәйде –
Ишәйде – ишәйттеләр...
Өрекмәстән өрекерсең –
Йә, Шамил Усмановны
Җәлладлар нишләттеләр?
Айлар буе кыйнап-изеп,
Тәгаен имгәттеләр...
Мәҗбүриләп: “ Имзаң куй да,
Дошманлыгыңны таны,” – дип
Кулына каләм тоттыргач,
Ничарасыз бичара
Манган да очлы каләмен
Агулы карасына –
Күзләрен чәнчеп агызган,
Шуннан чумган мәңгелекнең
Үтмәс төн карасына.
...Үз күзен үзе чыгарган –
Яла ягып һичберкемгә
Имзасын салмасынга...
Шулмы, Мохтар, яңа тормыш,
Сыйнфый көрәш асылы?
Мохтар. Көрәш булмый корбансыз...
Сәнгать булмый корбансыз –
Без шуңар хөкем ителгән...
...Милләт йокламый – хак сүз,
Әмма милләт, сәяси аңсыз...
Куып җибәр шөһбәләрең
Без әле тере, әле күзле...
Сәхнә – мөнбәребез барда
Югалтмыйк үзебезне...
Тинчурин. Милләтнең сәяси аңы
Томаланган дисеңме?
Бу да ялгыш карашың...
Милләтнең хәтере, Мохтар,
Мәңгелек моң-зар аның...
Онытмый, хәтерли милләт
Сатылган морзаларны...
Мохтар. Милләткә шуны күрсәтик
Сәхнәбез мөнбәреннән!
Тинчурин. Милләт, өммәтнең үпкәсе
Хыянәтче морзаларга.
Сизәм, тоям, беләм, Мохтар
Тагын йөз ел үтмәсен...
Мохтар. Нидән шундый өметсезлек...
Әйтсәм әйтим дөресен:
Ышанмыйм сиңа, Тинчурин...
Син писсимист түгелсең?!
Тинчурин. Тарих кабатлана диләр...
Йә, ни бирде түнтәреш...
Иртән җирләр өләштеләр –
Кичен җыеп алып барсын,
Никтер – күмәкләштеләр.
Кандыр буйларына барып
Кайттың Сәйдәшев белән...
Милек – иманасыз калып,
Коллык камытын кигән дә
Көнен ялгап төненә,
Ил йөген тарта халык...
Халык мәшгуль эш белән –
Эшенә – кукиш – менә!
Мохтар. Соң, шул хәленең сәбәбен
Төшендерик миенә:
Тинчурин. Төшендерү – ниемә?!
Төшендерәсе юк, Мохтар...
Яңа тормыш дигәне
Таланганны бер таратып,
Бүлеп алу гынадыр.
Ул анык белә үзенә
Шымытыр башы тиясен.
Яңа байлар, түрәләр
Гөмбәдәй үсеп чыгар.
Әйткән иде диярсең...
Мохтар. Нидән шундый өметсезлек...
Күзеңә күренәме әллә –
Гел кара төсләр генә...
Тинчурин. Күренгәне куе шәфәкъ…
Әнә офык читендә
Болытларга ут капкан...
Әллә кояш баткан,
Әллә таң аткан
Бераздан шәфәкъ кызыллык югалыр эреп.
Көнгәме, төнгәме?
Мохтар. Кем белми шул хакыйкатьне
Туар көн – төн артында...
Тинчурин. Кыйбласызларга, имансызларга
Кай яктан чыкса да кояш
Барыбер:
Аркаларын җылытырга
Борылып яту да җитә...
Күңелемне сискәндерә
Офык читендәге шул шәфәкъ:
Яумасмы кызыл кар җиргә?
Динсезлек, фәхешлек
Чирен йоктырган җиргә?
Мохтар. Милләттәшем – кардәшем,
Мондый төшенке хәлеңне
Күримче соң мәртәбә...
Тинчурин. Милләт, милләт – милләтсезлек.
Өммәт, өммәт – өммәтсезлек.
Искене сүтеп яңаны
Төзибез диеп,
Без динсез, милләтсезме?
Без кемнәр, бу нинди замана?
Мохтар. Сандалына салып таптап
Сытты гына замана...
Мыскалында сатып ваклап
Мыскыл итте замана.
Бөгеп куйды, йә сындырды
Тез чүктерде замана,
Шәрә иманың өстенә
Печ иттерде замана....
Манкорт бүреген кигертеп,
Тилерттерде замана
Имансыз һәм иманасыз
Көн иттерде замана.
Дәүләтсез-Илсез калдырып,
Кол иттерде замана.
Тинчурин. Кайчан җавап тотар заман,
Җитәр сиңа, замана?
Мохтар. Шул сорауларны күтәреп,
Җавабың яздың, Кәрим,
Җәһәт чыгарыйк сәхнәгә,
Бернәрсәгә карама..
Тинчурин. Мәрткә киткән милләтне
Тукаев та уятты...
Уятты да үзе генә
Кабергә кереп ятты.
Милләт йокламый ул, Мохтар.
Милләт – илнең эш аты.
Тоягы тойган чагында
Атны булмый йоклатып...
... Кичен вокзалдан Донбасска
Оркестрлар уйнатып,
Ун мең ирне озаттык –
Милләт йокламый ул, Мутин,
Шахтада күмер чаба,
Тайгада урман кисә,
Тау күчерә, юл сала..
Милләтне атка менгереп
Тагы яуга чыгарыйкмыни?
Мохтар. Елый-елый җырлаганын,
Җырлый-җырлый елаганын
Күреп чыдарлыкмыни?
Тинчурин. Чыдасы калмады инде
Өметне болыт япты...
Тыңла, Мутин, таңнан торып
Син укыган “Ил”не бүген
Мин... утка... яктым!..
Мохтар. Син ни сөйлисең, әзи...
Син, син бүре тиресе ябынган
Аңгыра сарыкмыни?
Кәримне якасыннан алып селки. Музыка.
Хор Без туфрактан яралганбыз –
Үләннәр, гөлләр кебек.
Гомерләр үрмә гөл кебек,
Димәк, яшәү – мэңгелек!
Кушымта:
Тәннең җиргә кайтасы бар,
Җанның күккә китәсе.
Җир белән күк арасында
Гомеркәйләр итәсе.
Без тамчыдан яралганбыз –
Таңның алтын чыгыннан.
Тамчыдан күл, дәрья, диңгез –
Гомер йөзеп чыгылган.
Кушымта.
Без кояштан яралганбыз,
Илаһының нурыннан.
Нур очында мәңгелек сер:
Без мәңгелек юлында...
Кушымта.
Пәрдә.
Сигезенче күренеш
Шул ук сәхнә. Баянгали керә.
Мохтар. Син. Син?
Йолкыш шымчы... шәүлегән?
Бер эшең юкмы әллә,
Койрыгыма тагылып йөрисең?..
Курыкма, йә, бас, каршыма...
Ниләр беләсең килә?
Баянгали. Беләсен беләбез инде.
Хәтта үзең белмәгәнне
Беләбез бүген анык:
Җиде буын тамырыңны
Чыгардык без актарып...
Мөтә бабаңнан башланып –
Сез лакее патшаның...
Старшина, үрәтникләр,
Земскийлар – бар да сез?..
Акмый да, таммый да безгә
Бу дөньяда барда сез.
Мохтар. Сөйлә, сөйлә.
Йә, тыңлыйм мин.
Телисеңме, рөхсәт итәм:
Сугарга яңагыма.
Кил тарсынма тип эчемә:
- Ал, син, йә ал бар үчең!
Килмисең куркасың, димәк,
Чамалыйсың
Яралы бер арсланның
Ун сарыкны ботарлап
Атарга җитәр көчен...
Баянгали. Телең – борыч,
Сүзең – селте –
Үзең – тәккәберләр тәкәсе...
Үзеңә тиң беркемне дә
Күрергә теләмисең?
Яралы арыслан имеш:
Хәлдән таеп, саташып
Кем аунап ята,- дисәм...
Мохтәр. Йә, курыкма, яныма кил,
Бармагымның очын да
Тидермәм маңгаеңа –
Гозерең әйт, кычынма!
Баянгали. Юк гозерем,
Булмасын да...
Мохтар. Хуш!..
Минем бар сиңа гозерем...
Сиңа – синең ишең
Сәлим Туманскийга...
Яшерми әйтче дөресен,
Сәләтсез, хәҗәтсез килеш
Ничек ачып кердегез сез,
Театрның ишеген?
Баянгали. Безне сезгә күчерделәр
Эшчеләр клубыннан.
Сыйнфый, сәяси аңыгыз
Искереп тутыгудан
Саклар өчен...
Театрда төп вазыйфам –
Күз-колак булуымда.
Мохтар. Син моны миңа –
Мохтар Мутинга
Курыйкмыйча әйтәсеңме?
Кил бирегә, якынрак –
Кулым җитми тотарга...
Баянгали. Яралы арыслан имеш –
Ун сарыкны ботарлар...
Ботарламый тор әле –
Йотам дисәң, - сөякләрем
Тамагыңа тыгылыр...
Синнән курыккан туннарны
Салып яндырдык утка..
Сүлең төшкән табаныңа
Инде безне куркытма...
Китәр сәгатең суккан...
Мохтар. Карале, нинди гайрәтле син,
Йә, нидән калдың туктап?
Китәр сәгатемдә белим
Дистә ел аяк астымда
Буталып йөргән шымчы,
Ач күземне, кемнәр мине
Шул хәлгә төшерүче?
Баянгали. Сакланганны саклармын, дип,
Әйткән Аллаһ бабабыз...
Дәүләтне саклаучылар без...
Дәүләтле – өлкән агабыз...
Мохтар. Минем өчен дәүләт – гаиләм...
Синең Баян,
Гаиләң дә юк, юк йортың...
Чынында син бу дәүләтнең
Эшлексез соры корты...
Дәүләтне саклаучы имеш –
Шыр кысыр булган килеш...
Йә, кайчаннан ялчысы син,
Шымчыларның шымчысы...
Калма туктап ярты юлда
Азаккача ачыл соң?