Мохтар (дәвамы (3))
Мохтар. Дуслык, тигезлек, туганлык!..
Кешелекнең хыялы...
Тигез яратмаган Ходай...
Чуарлаган дөньяны...
Дусларың шәпләрме, дисәң –
Дуслар шундый төстәрәк:
Берсе суга тез астына,
Берсе үрелә өскәрәк...
Дуслык-туганлыкка килсәк,
Туган туганын рәнҗетә нидән?
Белә чөнки аның кичерәсен...
Ник дус туганнан якын ителә –
Белә торып агу эчерәсең.
Илдархан. Хак сүз... әйе,
Дусның да буладыр –
Туганыннан якыны...
Туганлык – мәңгелек:
Тирәндә тамыры...
Дуслык – ул, әшнәлек,
Сәясәт уены ул, дуслык,
Ни хикмәт – дуслыкның
Хыянәт ахыры?
Туганына туры әйтеп,
Туганына яраса –
Шул булыр имәндәй ныклык!
Туганының малына,
Дәрәҗәсе, данына
Туган күпсенеп караса –
Йогар үтмәслек хаста!..
Мең яшәр имән авар –
Иленә килер коллык?..
Искәндәр. Сез – белемле, аксөякләр,
Сотниклар, үрәтникләр.
Сәясәтнең дә керәсез
Асылы-лөгатенә...
Мин үземчә аңлыйм, тоям:
Сәясәт – һич ни түгел, мал бүлеш...
Алдап-йолдап каптырмакта күп өлеш...
Алып – откан, биреп – оттырмаган юк,
Алмасаң да – бирмәү хәстәрен белеш...
Илдархан. Сәясәтне дөрес аңлыйсың,
Минемчә дә – нәкъ шулай.
Бу дөнья яратылышыннан
Алыш-бирешкә кулай...
Мал гына түгел, базарда
Ирләр, илләр сатыла –
Ахырда – бары да коллар...
Урлап киткән тулпарың да...
Барыбер кол – ирексез.
Сатып алынган малың да,
Түгел ирек билгесе.
Искәндәр. Ничек шулай була соң ул?
Кемгә җитми ни-нәрсә?
Атам – Исхак әйтер иде...
Дөньялыкта бар рәхәтне
Юк һичкемнең күрәсе...
Илдархан. Җир бүләләр, биләмәләр
Җитми бүре-аюга...
Банклары бүселсә дә –
Барысының дөньялыкта
Килә арслан, һичюгы
Юлбарыс булып карасы.
Мохтар. Безне ишәк, дөя хәленә
Төшермәкчеләр алар,
Көне-төне эшләтеп...
Акылы төштән соң кавемгә
Кайчан булса, булырмы
Терсәкләрен тешләтеп?
Уен диләр, уен гына
Түгел шул максатыбыз.
Кояш батты, сүнмәде ич –
Таңнан калкыр, ул балкып...
Кояш – мәңгелек шәмебез.
Шуңар тиң – Иманыбыз.
Ут белән уйнамыйбыз без,
Иманыбыз яктысында
Халкыбызны
Хак юлга чыгарырбыз.
Исхак килеп керә.
Исхак. Искәндәр, Киндер күлендә
Табарсыз дигән идең...
Дөнья бетереп эзләдем,
Күрмисезме әллә Сез,
Таңның атып килгәнен?
Искәндәр. Куырма Әткәй, кайсының
Күкрәгенә сөт тулган?..
Ут йоткандай килеп җиттең,
Әйтерсең җәйләүләреңнән
Атларың кемдер куган.
Кайчан шулай утырырбыз
Без бит бик якын туган...
Исхак. Атларны әгәр кусалар
Син алырсың кайтарып...
Монда токмач куера...
Ике карачкы урамны
Көнозыны саклады...
Фәйрүшәдән сорашканнар
Кемнең кайда торганын.
Илдарханның яраннары
Дип уйлаган Фәйрүшә.
Баксаң – эзләп килгән алар –
Үзләренең корбанын.
Илдархан. Аңлашыла... Аңлашыла,
Озакларга ярамый...
Үзем өчен Сезне һич тә
Хәсрәтләргә салалмыйм.
Сизелмәде дә гапләшеп,
Җәйге кичнең узганы
Әҗәкүлгә – пристаньга
Кичекмәстән кузгалыйк...
Исхак. Ике аягыңның берсен дә
Атлыйсы булма анда
Көткәнең мәгълүм, аларга
Пермь пароходын таңда
Искәндәр. Туктале, Әткәй, куырма,
Ике шымчыдан өркеп.
Куак астына посулар
Мутиннарга хас түгел.
Әҗәкүлдә көтәләрме?
Йә, хуш көтә торсыннар...
Ничек булыр, Агыйделдә
Аларны коендырсам?..
Хәтта калыкмаслар кабат,
Муенына таш ассак?..
Исхак Мутинның куышын
Камап кармалаучылар
Булмады моңарчы –
Моннан соң да булмас та...
Илдархан. Тынычлан, Искәндәр, тынычлан!
Бу – түгел, качыш уены...
Бу – туган, сәясәт – үч алу...
Хәтерлисеңме
Унсигезенче елны
Син безнең гаскәргә өч йөз баш
Аргамаклар куып китердең...
Атларың – лачыннар – очтылар –
Җилләрне урталай кистеләр.
Уралдан – Донбасска җиттеләр.
Үзебезгә алган ирекнең
Хакын түләтәсе иттеләр...
Искәндәр. Турайгырым аран көтә
Тоягы басканын тоярлык...
Канаты куәтле – ул лачын
Юлдашың, кулдашың булырмын,
Әйдә күз күргән якка качыйк!..
Мохтар. ...Күз күргән якка китик:
Теләсәң – Иерусалимга,
Теләсәң – Истамбулга...
Исхак. Кемгә, ни әйттең, Мохтар?
Мохтар. Үзем белән, үзем шулай
Сөйләшәм кайчак, әткәй!
Качып йөрү юлбасарлар,
Каторжаннар гадәте...
Исхак. Качмыйча да калалмассың –
Якаңнаң бер тотсалар...
Искәндәр. Ике уйларга калмаган...
Иярлик тә атларны...
Таң атканчы кузгалыйк.
Шулдыр тәкъдиргә язганы.
Безне көтә чиксез дала –
Дөя талы, кылганнары...
Их, тойдыгызмы, беркайчан –
Иреген иркен даланың.
Илдархан. Атланыйк та атның, һай биленә...
Юлга чыгыйк, агам, уратып.
Уфаларга, җәһәт без кайтыйк.
Мохтар Рәхмәт сиңа, мең рәхмәтләр,
Илдархан туганыбыз.
Син туганлык – дәүләтенең
Күгендә – кояшыбыз!
Бары да сәхнәдән чыгалар.
Пәрдә.
Җиденче күренеш.
Мохтар. Укып чыктым – йокым качты
Көпә-көндез шартлау булыр,
Яшьнәү булыр – ут чәчәр...
Әле татар сәхнәсендә
Булмады мондый әсәр:
“Җырлый-җырлый
Ил елый, - дип,
Чаң сугасың, ич Кәрим,
Елый-елый җырлаталар,
Күпме түзәргә мөмкин?..
Син – даһи Тинчурин,
Йә, башлыйбыз кайчан?
Азакка күчермик
Мин әзер бүгеннән...
“Ил”не бөтен ил көтә!?
Тинчурин. Башларбыз башлавын –
Башлар сау калырмы?
Яшермим – бик өркетә...
Мохтар. Ник калмасын, башкалада
Хуплыйлар яңалыкны..
“Искене төртеп аударып”,
Бастырыйк яңа, ныкны!
Тинчурин. Үзем өчен түгел, Мохтар,
Шикләрем-шөбһәләрем...
Хөрлек-Ирек-Тигезлек
Шигаренә кимеп бара
Ышанычым, өметем...
Ничә гасырлар көттек бит,
Без шушы көн килерен –
Котылгысыз тәкъдирмени:
Дәүләтсезлек, илсезлек?